Төш (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Институтта бергә укыган бүлмәдәш кызы кияүгә дә китмәгән, бала да

тапмаган булып чыкты. Шаталак холыклы Раечка күптән Рәйсә Галиевнага

әйләнгән, шәһәр районнарының берсендә мәгариф бүлегендә эшли иде. Аның

җиңел кулы белән Сөмбел балалар бакчасына мөдир булып урнашты да куйды.

Шулай да була икән...

Камилнең дә эше муеннан иде. Район үзәгендә еллар дәвамында корган

бай дөньяларын сатудан кергән акча шәһәр читеннән бәләкәй генә бер йорт

сатып алырга җитте. Камил аны үзенең күңеленә хуш килгәнче төзәтеп, төзеп,

бизәп беткәнче бер ел узды. Агач эше белән бик яратып шөгыльләнгән ирен

Сөмбел үзе дә тик тотмаска тырышты: балалар бакчасына әле чәчәле-бизәкле

гөл савыты, әле кечкенә урындыклар, әле эскәмияләр «кирәк булып» кына

торды. Дустының гаилә хәлләреннән хәбәрдар булган Рәйсә Галиевна исә

азмы-күпме түләүне оештырды. Иренең тынычлануын, тормышының акрынлап

җайлануын күреп сөенгән Сөмбел Камилгә клиентларны табып кына торды. Үзе

җитәкләгән коллективта эшләүчеләр аның үтенечен кире какмадылар, башка

балалар бакчасының мөдирләре Рәйсә Галиевнаның якын дустына мөрәҗәгать

итүне хәтта кирәк дип таптылар. Камил боларның берсен дә белмәде, әлбәттә.

Кызыксынмады да. Бары кулы яткан хезмәт җимешләренең кемгә булса да

кирәге чыгуына куанып эшләде дә эшләде.

Ә Сөмбел үзен читлектән иреккә очып чыккан кош кебек хис итте. Бу

заман, бу дөнья нәкъ аның өчен корылган иде, ахры... Шәһәрдә балаларны

бакчага урнаштыру бик кыйммәткә төшә икән. Бер урын — егерме мең сум.

Сабыйларын кая куяр җир тапмаган, эшкә чыкмый булдыра алмаган әниләр

шул акчаларны бирер кешегә тап булсалар, чиксез шатланалар. Бу хәлләр авыл

җирендәге тормышка күнеккән Сөмбелне баштарак аптырашта калдырса да, ул

бик тиз эшенең җаена төшенде. Бакчага урын өмет итеп килгән әти-әниләрдән

башкалар кебек ришвәт сорамады, ә бары тик Камил ясаган җиһазларны

гына саттырып алдырды. Рәйсә Галиевнаны да буш калдырмады. Бүре дә тук,

сарыклар да исән дигәндәй... Өстәвенә, халыкка үзе дә ак һәм пакь булып

күренде. Сүз тыңлаган әти-әниләрнең балаларын җае чыккан саен мактарга,

бәйрәмнәрдә күбрәк рольләр, шигырьләр бүлдерергә онытмады. Үзенең абруе

көннән-көн үсте, тормышы тынычланды. Арткан акчага алар гаилә белән ел

саен бер шәһәргә, аннары чит илгә сәяхәткә бардылар... Камилнең йөзенә нур

кунган кебек булды… Шулай булмый ни, хатын-кызның иң беренче, иң олы

бурычы — ирен, гаиләсен саклау бит ул.

Уйларына бирелеп йокы вакыты җиткәнен сизми дә калган хатын, эшләп

утырган телевизорын сүндереп, Камил янына ашыкты. Халатын чишеп, җылы

юрган астына чумды. Канәгать елмаеп иренең күкрәгенә башын салды...

***

— Аквариум! Әни аквариум алып кайткан! Әти, әти, ишетәсеңме? Бар әле күтәреп

алып керергә булыш. Ура! — Шатлыгыннан нишләргә белмәгән Дамирасы җиңеннән

килеп тарткалап, ишеккә таба сөйрәгәч, буйсынмый булдыра алмады — кызыннан

да ныграк сөенеп, Сөмбелен каршы алды Камил. Бүлмәләреннән уллары чыкты.

Үсеп, олыгаеп киткән Динар, әллә ни игътибар бирмәгәндәй, читтәнрәк күзәтте.

Линар, сеңлесе артыннан килеп, пыяла аша балыкларны карый башлады.

— Ууу! Менә бу озын койрыклысы матур. Монысының күзе зур, күрәсеңме,

Дамира? Әй, син бер нәрсә дә аңламыйсың. Ул вакларының бер кызыгы да

юк, боларына кара! — Линар белән Дамира төрткәләшергә, чыелдашырга

тотындылар. Сөмбелнең кулыннан аквариумны алган Камил дә ихтыярсыз

гаилә шау-шуына кушылырга, балалар белән бергә куанырга мәҗбүр булды.

Гел шулай — үзенең очсыз-кырыйсыз уйларына баткан ирен юк кына яңалык

белән җәлеп итеп, уртак тормышларына алып кереп китә белә Сөмбел.

Аквариумны кичләрен гаилә белән бергә җыелышып телевизор карый торган

зур бүлмәгә урнаштырдылар. Линар йөгертеп чиста су китереп салды. Дамира

матур вак ташларны, үләннәрне куеп маташты. Балыкларны суга җибәрергә

вакыт җиткәч, тагын бер сугышып алдылар.

— Кит! Син бәләкәйсең әле. Кысып тотып барысын да үтереп бетерерсең.

Кит, үзем салам. Әни, әйт әле шуңа! — Линар, балыклы банкага кулларын

тыгып өлгергән Дамираны җиңә алмагач, әнисенә ялвара башлады.

— Тимә! Ул минем балыкларым, әнидән мин сорадым. Ул минем сүзне тыңлап

алып кайтты, беләсең килсә! Сине тыңламый да әле ул. Вәт, әллә кайчаннан эт

сорап йөдәтәсең, барыбер алып бирмиләр! Кит! Минем балыкларым! — Усал

кызчык банканы кочаклап, авызын турсайтып утырды.

— Бирмәсәң, үлсеннәр. Кирәкләре бар иде әле. — Тиргәшүдән йөзе кызарып-

бүртенеп чыккан Линар ачуланып бүлмәсенә кереп бикләнде.

Һава өрдергечне куеп, кызы белән бергәләп балыкларны суга җибәреп,

эшне тәмамлаганчы Сөмбел улының көен тапты. Аквариум хуҗаларына азык

бирергә Линар да, компьютерыннан аерылып Динар да килде. Олысының да,

кечесенең дә игътибарын үзләренә җәлеп иткән җан ияләре койрыкларын

болгый-болгый, канатларын җилпи-җилпи яңа дөньяларын өйрәнеп, бер

яктан икенче якка туктаусыз йөзделәр дә йөзделәр. Балаларның кызык табып

кычкырышуын, юк-бар сөйләп, бер-берсеннән уздырырга теләп җиңешүен

тыңлау да, балыкларны күзәтү дә рәхәт иде.

— Үзебезгә дә файдалы булыр дип уйладым. Шуларга карап утырсаң, күңел

тынычлана, имеш. Үзем дә эштән бигрәк арып кайтам…

Үтә дә белемле психолог шул Сөмбеле. Камилнең тыныч булуына үзе дә

ышанып бетми, ахры. Ир берни дә эндәшмәде.

Тотып та карап булмаган балыклар, матурлык өчен генә алынган аквариум

бәләкәй Дамираны кызыксындырмады. Бер файдасыз яңа уенчыктан ул икенче

көнне үк бизеп, курчакларын киендереп чишендерә башлады. Линарның

түземлеге дә озакка бармады. Әнисенең сүзен тыңлап, ашарга салып йөрде

дә, берничә көннән алтын койрыклар турында бөтенләй онытты. Балалар

бакчасыннан кайтып, өй мәшәкатьләре белән булашып йөгергән Сөмбелнең

аквариум турысында тукталып торырга бер минут та вакыты калмый. Аны

гаепләп булмый, эш кешесе бит…

Ә Камил, хатыны — эшкә, уллары — мәктәпкә, кызы бакчага ашыга-ашыга

киенеп чыгып киткәч, өендә колакларда зыңлап торырлык тынлык урнашкач,

бахыр балыкларны озак күзәтте. Тик күңеленә тынычлык кына таба алмады,

киресенчә, булганын да югалтты гына. Пыяла читлекнең әле бер ягына, әле

икенче ягына килеп бәрелгән мескенкәйләргә карап, җаныңны борчыган

нәрсәләрне ничек онытып булсын инде? Кая барырга белми иза чигүләренә

карап сокланып буламы тагын? Гаҗәп бу кешеләрнең кыланышы… Тузга

язмаган нәрсәләрне уйлап табып кына торалар.

Балыклар да Камилне күзәтәләр төсле. Алтын койрыкның күз карашы

ирнең үзәгенә үтеп кергән сыман. Бөтен халәтен аңлаган кебек, әйләнеп килә

дә ирнең йөзенә текәлеп карап тора.

— Нәрсә, икебезнең дә язмыш бер дисеңме әллә? Синең дә ашарга җимең

әзер, йөзәргә суың бар… Минем дә дөньям җитеш кебек… Су өстенә менеп,

авызыңны зур ачып, һава сулыйсың. Миңа гына киң итеп тын алырга урын юк.

Дүрт стена… Тормыш сулышын тоясы иде… Шелтәлисең кебек, Алтын койрык.

Хәзер ясалма һава да өрдереп җибәрәм. Син, бәлки, тынычланып та куярсың.

Син ничектер, ә мин бу тормышка үзем теләп ризалаштым бит. Котылыр юлны

да үземә табарга кирәк… — Камилнең сүзләрен ишеткәндәй пыялага елышкан

Алтын койрык тагын ирнең күзенә карады. Вак балыкларның гына аларда уе

юк. Өерләре белән үлән арасында куышып уйныйлар. Су пычратудан башка

эшләре юк. Камилне заказлары көтә. Идән астындагы остаханәдә беразга гына

онытылыр дөньясы бар…

***

«Хәзер Сөмбел кайта. Аһ, эшлекле хатынга әйләнеп китте соңгы вакытта!

Берлинны алган кебек, куптарган эшләрен сөйли-сөйли килеп керер дә, өй

эчендә әмер арты әмер яудырып ишекле-түрле йөренә башлар. Килешә тагын

үзенә. Дөнья тоткасы булуы белән нинди горур ул! Булдыклылыгыннан канәгать.

Эчә генә күрмәсен, ди инде. Тыныч кына эшләп өйдә ята, дөреслек эзләп

чапмый дип куанадыр. Ул турыда сүз дә кузгатмый… Вакыт-вакыт күзләрендә

һаман куркуы чагыла, ялгыз сүз ычкындырсаң да сагаерга гына тора…

Уйларымны белмисең дә, белергә дә теләмисең шул, их, Сөмбелем! Агач юнып

кына тынычланып булса икән дә, син минем «иҗат җимешләремне» мең бәлагә

төшеп сатып алып кайткан акча гына басса икән күңелем сызлавын! Тормышка

яраксызлыгым өчен бер әрнесәм, үзем теләгәнчә яшәрлек көч табалмавыма,

өньяны аз гына да үзгәртә алмавыма мең сызам. Миңа да бит гомер дигәнең

бер генә кат бирелгән! Болай дүрт стенага бикләнеп, кеше арасына чыкмый

күпме түзеп булыр…»

Кунагын капка төбенә чыгып каршы алды Камил. Сөйләшүне озакка

сузмаска тырышты. Алыш-биреш итте, яңа гына эшләп бетергән түгәрәк өстәлне

заказчыга тапшырды, тиешле акчасын алды. Ашыгып өенә керде, шифоньердан

костюмын алып, хатынына күрсәтми торган байлыгын барлады. Акчаны

санаган саен хыялына якыная сыман Камил. Бүгенге табышын өстәп, кадерләп

төрде дә, кире яшерен кесәсенә салып куйды. Хуҗасының киеп чыгар, барыр

җире, мәҗлесләрне күрер форсаты булмаганга еллар әйләнәсенә шифоньердан

алынмый торган костюм яңадан урынына эленде. «Мине бәйрәм табыннарына

ияртеп йөрү куркыныч шул…» Камил көрсенеп куйды. Чәйнүгенә су тутырып,

газ өстенә утыртты, утын кабызып җибәрде. Телевизор пультын кулына алып,

сәгатькә карый-карый, креслога чумды.

Үзалдына бию көе көйләп кайтып кергән Сөмбелнең эшсез утырган ирен

күргәч тә кәефе кырылды. Эш киемен дә алыштырып тормады. Томанлы

күзләре белән телевизорга текәлеп, үз уйларына баткан Камилнең каршысына

килеп утырды.

— Ками-ил! Син әллә ничегрәксең… Дәвалану вакытың җитә бит… Көнен

көтеп тормыйк әле, ә? Шкафларга акча иртәгә түлибез диделәр.

— Мин дәваланырга бармыйм, Сөмбел. — Камилнең карлыккан тавышы

әллә каян, ерактан ишетелгән кебек тоелды.

Хатын аптырап сүзсез калды. Кинәт йөрәгенә үткән куркуыннан тотлыга-

тотлыга:

— Ничек… инде… бармыйм? — диде, калтыравын басарга тырышып.

— Курыкма. Эчмим. Шуңа бармыйм.

— Сөйләмә әкиятеңне. Ышанды ди! — Сөмбелнең тыеп йөргән куркулары

минут эчендә тышка ургылды, хисләрен авызлыклый алырлыгы, акылына

таянып эш итәрлеге юк иде, ахры. — Барабыз, Камил! Болай булгач, иртәгә

үк кузгалабыз! Хәзер акча табам!

Хатын, утырган җиреннән сикереп торып, киенә үк башлады. Соңгы

айларда иренең салмаклануына, бер сүзенә дә каршы килми, нәрсә әйтсә,

шуңа буйсынып торуына күнегеп киткәнме, Камилнең дә кинәт кузгалып,

беләкләреннән авырттырырлык итеп тотып, үзен җилтерәтеп кире утыртуына

шаккатты. Йөрәге бөтенләй шашынып типте, куркулары, чарасызлыгы белән

бергә үткәндәге коточкыч авыр халәте бар булмышын биләп алды. Эчке

тынычлыгы да, канәгать йөзе дә үзен-үзе алдау гына булган, ахры, бизәнеп

яшерелгән җыерчыклар шул арада пәйда булып, хатынны картайттылар. Бер

мизгел эчендә бәхетле Сөмбелне үзгәртәлмәгән тормышыннан, очсыз-кырыйсыз

көрәшүдән, айныталмаган иреннән арыган хатын алыштырды.

— Ками-ил! Бигрәк рәхәт яшәп ятабыз бит! Мин күпме тырыштым, бозма

инде дөньяны. Үзеңне уйламасаң, мине уйламасаң, балаларның киләчәген уйла.

Аларга син айнык килеш кирәк бит. Башлары югары күтәрелгән иде бит, кеше

балаларыдай тынычлап укып йөриләр иде. Хәзер Дамира да бар нәрсәне аңлый

башлады. Ул белмәсен әле. Бәхетле генә булып, иркәләнеп үссен әле, Ками-

ил! — Сөмбел, ире алдына тезләнеп, кулларына чатырдап ябышып, елый-елый

ялварырга кереште.

— Тукта әле, Сөмбел. Балалар ишетә хәзер… — Аптыраган ир хатынының

авызын учы белән каплады. — Тукта. Эчмим дип әйттем, ишетмәдең дә…

Куркуларың күзеңне томалаган синең. Кара миңа — запойга китәргә уйлаган

кешегә охшаганмынмы соң, ә? Миңа аракы кирәкми, кеше арасына чыгарга

кирәк. Яшисем килә минем!!! Үземчә яшисем, дөньяны аз гына булса да үзем

теләгәнчә үзгәртәсем килә! Тырышып кына карасам да, үземне кеше итеп хис

итәр идем…Аңлыйсыңмы?! Эчмим. Кодироваться итәргә бармыйм. Кайтып

китәм мин авылга. Үзебезгә.

— Ә-ә-ә? — Хатын, ачылган авызын ябарга да онытып, тынып калды. Бөтен

кичерешләре, авыл белән бәйле хатирәләре бер мизгел эчендә күз алдыннан

үтте. Карашында чагылган әйтелмәгән тойгыларын сүзсез дә аңлаган ир, чиксез

өзгәләнү белән, әллә үзен, әллә хатынын битәрләп:

— Ышанмыйсың?!! — диде дә, итәгенә сарылган Сөмбелне этәреп, торып

чыгып китте. Хатын идәндә тезләнеп озак утырмады. Кинәт кенә аңына килеп,

сикереп үк торды, чемоданнарны алып кереп, иренең әйберләре белән бергә

үзенекен, балаларыныкын да тутыра башлады.

«Юк! Кыенсынмыйм да, үпкәләмим дә, рәнҗемим дә. Корган дөньям да

жәл түгел. Авылга икән — авылга! Артыңнан барам. Ышансам да, ышанмасам

да… Син булган урынга, ул җирнең чите дисәләр дә, очып кына барып җитәргә

дә ризамын…»

Чынбарлык

...Сөмбел, йокыдан уянган балаларының түр якта нидер бүлешәлми

кычкырышкан тавышларына сискәнеп, уйларыннан аерылды. Битендәге

кипкән яшь эзләрен сөрткәндәй итте дә, тәлинкәләргә итле шулпа салды.

Балаларын чакырды. Үзе, йокы бүлмәсенә үтеп, иренең өстәлдәге рәсеме

алдына, урындыкка килеп утырды. Ул елый алмый иде инде. Йөрәге катып

киткәндәй булды.

— Болар барысы да нәкъ шулай булыр иде… Бәлки, яхшырактыр да әле…

Минем баш уйлап җитмәслек… Минем үҗәтлегем, дөньяда яши белүем белән,

синең уңганлыгың белән нинди үрләр яуламас идек тә нинди генә хыялларны

чын итмәс идек икән?! Шәһәренә дә китәр идем, кирәк дисәң, кире авылына

да кайтыр идем. Артларыңнан җәһәннәмгә китәргә дә риза булыр идем! Шул

катлаулы күңелеңне, тынгы тапмас йөрәгеңне, буталчык уйларыңны аңласам да,

аңламасам да иярер идем. Син янымда булсаң, исән булсаң… Тик болар берсе

дә булмый. Булмаячак. Болар барысы да ялгыз хатынның сантый хыяллары

гына. Төш вакытын уздырып җибәрергә булыша торган… Чөнки син…

боларның барысын да элмәккә алыштырдың… Бер нечкә генә ефәк җепкә…

Котылдың… Менә хыянәт нинди була ул! Безне яратсаң, үзең теләп рәхәт

дөньяңны калдырып китәр идеңмени? Белмим. Башыма сыймый да, сыймас

та. Ни өчен? Гомер буе шул сорауга җавап таба алмый җәфаланырмын төсле…

Мин — көчсез хатын-кыз — нишләргә тиешмен? Бәлки, миңа да балалар өчен

җаваплылыктан шулай җиңел генә котылыргадыр? Синең кебек… Бер генә

нәрсәне аңлый алмыйм: нәрсә дип миннән бала артыннан бала таптырдың

соң?! — Сөмбел рәнҗүле карашын Камилнең күзенә төбәде...

Сөмбел яшәлмәгән, әмма бик бәхетле тагын бер гомере белән мәңгегә

хушлашты.

 

Тәмам.

 

“КУ” 1, 2015

Фото: pixabay

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: