Тәрәзәләр (дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

 

...Кызлар бар бит әле дөньяда. Классташы Фәния Зөлфәткә карый да

катып кала. Зөлфәт борылуга ялт итеп икенче якка карый. Шул гына

җитмәгән иде. Тугызынчыда укыганда аңа өлкән сыйныфта укучы кыз

гашыйк булды. Үзе чибәр, үзе җырчы. Сәхнәгә чыгып балан турындагы

җырны башкарганда күзе гел Зөлфәттә генә. Янәшә утыручылар егеткә

төртәләр дә төртәләр. Әле мәхәббәтнең гүзәллеген шигырьләрендә генә

язучы үсмер үзеннән олы яшьтәге кызның мәхәббәтенә ничек итеп җавап

бирсен соң?! Ләкин вакыт үткән саен ул бу кызның исемен, йөз-кыяфәтен,

үзенчәлекле тавышын юксыначак. Ә хәзергә, иптәшләре төрткәләгән саен

үртәлеп, кызарганнан-кызара бара, башы һаман да аска иелә.

Ә шулай да Зөлфәтнең дә йөрәге дертләде берчакны. Спортзалда күңел

ачу кичәсе булды. Татар һәм рус классларында укучылар да бергә җыелды.

Параллель сыйныфлар гына да алтышар – «а», «б», «в», «г», «д», «е» иде.

Шәһәргә терәлеп торучы Чура Тау авылында районда нефть эзләүче

геологлар яши икән. Менә шул авылның рус сыйныфында укучы кызына

күзе төште егетебезнең. Кызның әтисе татар, әнисе рус икән. Мәхәббәтнең

нәрсә икәнен шактый сиздерде Ходай. Бик оялчан да итә, бик кыюлата да

икән ул әкәмәт. Чәчәк-чук булып балкып торган, спортзал түренә җыелган

рус кызлары янына барып биергә чакырды теге алма битне. Кызның

буй-сыны бик килешле, көлгәндә чокыраеп китә торган бит алмаларына

сандугач ояларлык иде. Икенче тапкыр чакырырга килгәндә бер рус малае

ыржая башлаган иде дә, Зөлфәт: «Еще хочешь валяться в грязи, как тогда?!»,

— дигәч, агарды, күгәрде теге, ләкин чалырга сузган аягын тартып алды.

Иске Комазан көрәшчеләре, Хөрмәт белән Рифкатьтән акча сораган

өчен, суга манчый-манчый кыйнаган теләнчеләрнең берсе иде ул.

Эшнең кая таба барганын күрсә дә, Зөлфәт үтенгәч, кыз биергә

чыкмыйча кала алмады. Алар кебек пар килгән егет белән кыз спортзалда

булмагандыр да!

Класс җитәкчесе Асия апасы барысын да күзәтеп торган икән. Килде

дә: «Зөлфәт, безнең кызлар бик үпкәли, әйдә, Фәния белән бие әле»,

— дип, иркәләп-сыйпап зал уртасына икесен чыгарып та җибәрде. Шуннан

соң егет үзе белән нәрсә булганын да хәтерләми. Зал уртасында берничә

генә пар биегәнлектән, халык барысын да күреп торган: Зөлфәт Фәнияне

зал уртасында ташлап калдырган да, Фаягөлне биергә алырга киткән.

Фәния елап чыгып йөгергән. Боларны үзенә әйткәч, Зөлфәт: «Китегез

әле, булмаганны», — ди. Асия апасы янына килгәнне генә белә. Их ул

Фаягөлне!

Чура Тау авылына Фаягөлләргә төшә иде Зөлфәт. Капка төпләрендә

көнбагыш чиртеп утырган урыс малайларын аралап кереп китә. Әтисе Рәхим

абыйдан сорап кызны урамда йөрергә алып чыга. Әнисе Наташа: «Нишләп

миннән дә рөхсәт сорамый соң ул бу әдәпле егет», — дигәч, «шәригать

буенча эшли», — дигән кызның әтисе.

Их, ул Фаягөл! Аның кулына тотынуга ук ток суга. Аның чәченнән

килгән хуш ис тә торакка кайтып ауганчы бетми.

Ләкин Фаягөлләр геологлар белән күчтеләр дә киттеләр, уку елы беткәнне

дә көтмәделәр. Их, ул Фаягөлне...

Бу аерылудан дөньялыкка кайту озак дәвам итте. Кыз яшәгән өй

тирәләреннән дә урап менде егет, тик Фаягөл генә очрамады. Ә, югыйсә,

Зөлфәт аның үзен яратуын назланып куенына сыенуыннан ук сизгән иде.

Аны күрүгә кызның йөзеннән елмаю китми, өйдән ашкынып йөгереп чыга.

Зифа, сыгылмалы гәүдәсен өрфиядәй очыртып кына Зөлфәткә ашкына һәм

алар җитәкләшеп йөгереп китәләр иде.

***

Унынчы класста укуын тәмамлап каникулга кайтты Зөлфәт. Әле шәһәрдә

тагын бер ел укыйсы бар. Иртән унике чакрымны йөгереп кайтып килә иде,

әле сәгать иртәнге җиде генә. Трайт чишмәсендә юка, җилфердәвек күлмәк

кигән кыз су алып маташа, эшен бик булдыра алмый. Кәефе искиткеч

күтәренке булган Зөлфәт йөгереп тә килде, чиләкне кыз кулыннан тартып

та алды. Кыз курыкты, каушады. Зөлфәт су алып биргәннән соң йөзенә

алсулык йөгерде тагын. «Рәхмәт!» – диде. Аның сүзе дә «ряхмат» булып

ишетелде. Шәһәр кызы, ахры. «Исән бул», — дип йөгереп китмәкче дә

булган иде, теге зәңгәр күз:

– Кая барасың, мин тагын килям бит әле, – дип шаркылдап көлеп

җибәрде. Кыз Фаягөлгә шулкадәр охшаган иде.

– Син караңгы төшкәч менә бу имән төбенә кил, сөйләшербез, – диде

дә Зөлфәт, йөгереп китеп барды.

Көне буе нинди генә авыр эш майтармады Зөлфәт, ләкин ару тоймады.

«Нәрсә булды әле минем белән?!» — дип, үзе дә аптырады.

Нинди кыз микән ул, әллә инде күземә генә күрендеме? Фаягөлне югалту

ачысын киметү өчен Ходай чүлдәге шикелле мираж гына күрсәттеме?

Алай дисәң, Трайт чишмәсендәге басмада янәшә басып тордылар бит. Ул

кызыкайның сәгать тагылган нәни кулының матурлыгын кара син!

Әнисе майда кетердәтеп пешергән ап-ак кабартма инде менә! Бизәнмәгән-

нитмәгән, ләкин инде һәр нәрсәсе үз урынында–нечкә билле, омтылышлы

күкрәкле, алсу йөзле, зәп-зәңгәр күзле гаҗәп чибәр кызыкай икән лә Трайт

чишмәсе фәрештәсе, әле кыю да:

– Кая барасын, мин тагын килям бит әле! — дип чәчрәп тора.

Килер микән ул кичен Трайт чишмәсе янында үскән имән төбенә?!

***

Кичен Чегән бөгәсендә юынды, тәненә шап-шоп бәрә-бәрә, муеннарын

сузып, түшләренә су йөгерткән ата каз шикелле, озак мыштырдады Зөлфәт.

Белә инде: тән зыңгылдап торырга тиеш, әле генә ун чакрымны йөгереп

кайтты. Күңел күтәренкелеге өйләре каршындагы куш каен биеклеген

күптән узган, хәтта Казыган тау түбәсе дә шактый тәбәнәк күренә, игенче

күңеленә сайраган саен бер чүмеч бал агызучы тургай биеклегендә. Сез

ышанмыйсыз мәллә?! Аны бит, әгәр дә бәхетен Куян Хөсәеннәре үгезе

сөзмәсә, Хәбыйк Хөсәеннәренең мамык тәкәсе бәреп екмаса, яки Чүлмәк

Гамиләсе чәлмәсә, Точка Хуҗасы үзенең гаҗәеп матур җырлавы белән

ияртеп алып китмәсә, тальянчы Зөфәр абыйсы борынгы Кирмән көенең

борылмаларына чорнап гармун күрегенә ябып куймаса, Трайт чишмәсе

янында, анда гынамы соң, бөтен Кирмән буеның иң күркәм агачы булган

серле имән ышыгында зәңгәр күзле, елмайганда алма битендә күбәләк

канат җилпи торган, бар булганы йөрәк шикелле талпынып, бер кысылып,

бер очынып торган җан иясе, исемен дә белмәгән кызыкай көтеп торачак!

Ләкин килер микән?

Тик... кызыкай киләсе чишмә янына барырга бераз гына иртәрәк

икән. Әле имән дә ерактан күренеп тора. Авылда сөю-яратышуны, урысча

әйткәндә – «на показ», шәрә килеш күрсәтүне өнәмиләр. Хәзер генә ул...

Кендегеннән бер чирек астагы җирен дә күрсәтергә азапланалар. Әйтерсең,

белмиләр инде анда нәрсә барын. Серлелек тота бит дөньяны, ачылмаган

фәнни серләр һәм ул кысаларга мәңге сыймаячак мәхәббәт һәм алиһә

хатын-кызларыбызның бөек сере тота! Галимнәр мәхәббәткә тарихи, физик,

биологик, химик, математик, астрономик, медицина һәм башкача миллион

яктан килеп карыйлар, серен ача алмыйлар. Аны һәркем үзе генә ача һәм

аның нәрсә икәнен аңламаган килеш үлеп тә китә. Рәхәтен, михнәтен тоя,

ә эчке хасиятен аңлата алмый. Менә үбештек, ди, менә бала туды, ди. Менә

икенче берәүгә күз төште, ди, аерылыштык, ди. Һаман мәхәббәт эзли үзе,

вакыт уфаллага салып картлыкка илтеп мәтәлткәч, караңгы урманда төнлә

йөргән шикелле, хисләре арасында буталып йөри. Ерактан эзли. Үзен

чәчәк-чук итеп яшәтәчәк, табын түрендә утыртачак, ничә кирәк шулкадәр

тупырдаган бала апкайтачак авыл кызын кулдан ычкындыра.

Ниһаять, каршыга килгән кешене биш-алты адымнан гына абайларлык

караңгы төште. Китте Зөлфәт кырыйлары яшел чирәм белән чигелгән

дымлы сукмактан.

Авыл кичләренең моңы үзе бер кабатланмас симфония, бер

композиторның, шагыйрьнең дә әле аны тасвирлап бирә алганы юк.

Анда-санда су буе моңының берәр «Ах!»ын эләктергән җырлар җемелдәп

китә. Анысы да ярый. Зөлфәт Трайт чишмәсенә куйган ак бетон боҗраны

абайлады, су челтерәгәнен ишетте һәм тау итәгендәге имән кәүсәсенә

сөялде.

***

Әтисе үлгәндә аңа дүрт яшь иде. Эшләп үсте. Әнисенә бик авырга туры

килде. Ирен югалту хәсрәтеннән урынга егылды, көн-төн дару эчте. Йөрәк

авазы кычкыртып идәнгә авып китә торган булды. Болай яшәп булмасын

үзе дә аңлый. Ике улы бар. Берсенә яшь ярым, икенчесенә дүрт яшь. Авыл

Советында секретарь булып эшләп маташа. Ярый әле гел авылдашлары

арасында.

Әнисенең энесе Сөнгатулла терәмәсә, ауган булыр иде аларның тормыш

агачы. Сыерга печән дә әзерли алмадылар. Әбисе Шәмсурый белән

Сөнгатулла абыйсы сыерны үзләренә алып төштеләр. Җәй буе ике сыерлык

печән хәстәрләделәр. Үсмер Сөнгатулланың беләкләре өзелеп чыгарлык

булгандыр. Аның урман хуҗалыгында атлы эштә йөргән чагы. Җиккән

аты «Орлик» иде. Чөнки ул елларда авыл клубына күчмә кино килде һәм

шунда немец поездын куып җитә торган «Орлик» исемле атны күрсәттеләр.

Колхозның ярты атына «Орлик» исеме ябыша язды. Ә колыннар, тайлар

барысы да «Буян» исеме белән туды.

Өйләрендә ат булмагач, күрше малае Рәфәгать әтәчләренә дә «Орлик»

исеме кушты, чөнки тавык куганда кызыл кикрик тә әйбәт чаба иде.

Әтисен күмгәндә Сөнгатулла абыйсы Зөлфәтнең кулын балчык өеменә

батырып туфрак йомарлатты да ак такталар өстенә сиптерде. Шулай итеп,

дүрт яшьлек улы әтисен күмде. Аңламыйдыр әле ул, бигрәк бәләкәй, дип

сөйләнгәләделәр берничә ир-ат. Күбесе эндәшмәде, чөнки дүрт яшьлек

малайның маңгаенда беренче җыерчык ятканын күрделәр ахрысы алар...

«Җитез малай булдың син, җиде айдан тәпи йөреп киттең!» — ди иде

аңа әтисе Мамадыштан алып кайткан прәннекләрне биргәндә. Аннан гел

әтисенең муенында үсте ул, аның җырлаганын тыңлап.

Әтисе аны сәкегә салып әвәли, эченә авызын куеп өрә дә, әллә нинди

шартлаган тавышлар чыгара. Сакал-мыегы малайның битенә кадала, ә

шулай да рәхәт. Түшәмгә чөя, ишегалдына чыккач күккә чөя.

Аңламый ул, бәләкәй дигән булалар...

Сугыштан алып кайткан медальләрен, алтын сәгатьләрен чүкеч белән

төйгәч тә әтисе аңа бер сүз әйтмәде. Йөзе агарды, анысы. Әй, әнисе орышты,

йомшак җиренә түбәтәе белән бәргәләп тә алды.

Әтисенең танкта янганын белә Зөлфәт, пешкән урыннарын да күрсәткәне

бар. Танк рәсеме ясый-ясый күпме кәгазь бетерде. Кызыл йолдызлысы

малайныкы, кара тәрелесе әтисенеке була да, әй сөзештерәләр, әй

сөзештерәләр! Кызыл йолдызлысы җиңгәнчегә кадәр инде.

Әтисе үлгәнннән соң байтак газаплар кичерергә туры килде шул.

Тугыз яшендә өй салган малай ул, әнисе үзенчә төзеде, акчасын, ризыгын

кайгыртты, төзү материаллары тапты. Сөнгатулла абыйсы белән урманга

йөрде малай. Атны бүрәнә ташый торган арбага җигәләр дә иртә таңнан

кузгалалар. Усакны кисеп аударалар. Әй мактый инде аны Сөнгатулла

абыйсы. Тартыпмы-тарткан була Зөлфәт ике саплы пычкыны. Авыш

күсәкләр куеп арбага тәгәрәтеп меңгезергә дә булыша. Чи усакларның да

төрлесе бар, кайберсе шулкадәр авыр икән. Кызыл эчле усак бу, энекәш,

ныклыкка нык, ләкин әбечеңә тия инде, ди абыйсы. Әбечнең нәрсә икәнен

Зөлфәт белми. Бәйлиләр берничә бүрәнәне. Агач очларын чистартып,

ботакларын дүрт казык кагылган урынга өяләр, утынга ярарлыкларын

өйгә ташырга әзерләп куялар да кайтырга кузгалалар. Урманда абыйсы

дилбегәне үзе тота, Зөлфәт арба артыннан теркелди. Их, усак агачыннан

чыккан иснең тәмлелекләре! Әллә алар өен сипләргә алып кайтканга хуш

ис тарата микән соң бу бүрәнәләр?!

Бер минут буш вакыты булмаган әнисенең яшәү рәвеше, теше-тырнагы

белән ир-атлы гаиләләрдән ким-хур яшәмәскә тырышуы, күршедәге алтын

куллы, олы йөрәкле тимерче Гәбделбарый абыйларының бар эшкә дә

ияртеп, өйрәтеп йөрүе шәп булды. Өйләрендә мантырга тырышучы апалар

яшәве, ир-ат эшенә бик иртә җигелү дә Зөлфәтне зиһенле итте. Авылдагы

тавык чүпләп бетермәслек эшләрнең барысын да башкарырга, балта, чалгы

кайрарга, койма тотарга, таш чыгарырга һәм тагын, егет булып үскәч тә,

көянтә белән су ташырга өйрәтте. Эшкә батыр булу михнәттән дә киләдер,

башыңа төшкәч башмакчы буласың.

Иң кимсеткәне, ат сараендагы тиресне сәнәк белән иләп, салам ташу

иде.Син мәктәптә яхшы укучы, менә дигән спортчы, әле шигырь дә язасың,

инде кызлар озаткалыйсың. Авылның карап торган ипле егетләреннән, ә

үзең идарә урамыннан мескен чана белән ат шаралары арасыннан иләгән

салам апкайтасың. Баш иелгән, өскә иске кием киелгән. Нечкә күңелле

малайны бу үтерә иде. Әле син күз атып йөргән кыз очрый, теләмәсә дә, аның

йөзенә кызгану галәмәте чыга. Менә бу–горур хәерчене ату белән бер икән.

Башкаларның әтиләре ат җигә. Акмаса да тама хуҗалыкларына печәндер,

саламдыр, утындыр. Ул малайлар рәхәттә, кайсы гомер буе эш рәте дә белми,

теле булмаса карга күптән күтәреп алып киткән булыр иде.

Теге Зәңгәр Күз Зөлфәтнең ачык түшен кайнар сулышы белән өтәгәндә

яшен тизлегендә хәтердән үтте бу күзаллаулар. Рәхәтлектән оеп торган

егетнең әллә ниләр исенә төште, борчыды. Нишләп хәтергә киләләрдер?

Шушы кызны кочаклап торудан да зур бәхет юк бит инде, югыйсә.

Бер елны Галия апасының улы Рәүф абый Кытайдан ефәк яулыклар

апкайтты. Балдак аша да чыгарып карадылар. Чыга, малай! Юа торгач

уңсалар да озак еллар сакланды яулыклар. Ә Галия апаның кече улы

Кәнәфи абыйлары, аларга менә дә, бәйрәм ясый. Тальянда үзе уйный, үзе

җырлый.

Өйләрендә гел кеше булыр иде. Домино уйныйлар, шәл бәйлиләр, дөнья

хәлләре, укыган китаплары турында гәпләшәләр. Бу кичләр малайларга

тирән белем бирүче мәктәп булган икән. Менә Габделбарый абыйсы

немецчаны шәп сукалый, сугышта үзлегеннән өйрәнгән, шуңа Мамадыш

урта мәктәбендә немец теле дәресендә Зөлфәткә тиңнәр юк. Шартлатып

җавап бирә. Гомер буе урманга, елгаларга печәнгә йөргәндә, тимерче

алачыгында эшләгәндә немецча сөйләшкән Барый абыйсы мәктәбен үткән

шәкерт ич ул!

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2014

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: