Тозак (бәянның дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

«Шифаханәгә Мәскәүдән танылган сәясәтче Сафиулла Гобәйдуллин килә. Дискуссия өчен сорауларыгызны әзерли торыгыз», дигән белдерү ял итүчеләрне җанландырып җибәрде. Китапханәнең уку залындагы гәҗитләр кулдан-кулга йөреп, таушалып бетте. «Время», «Хәбәрләр» тапшыруларын караучылар күбәйде. Ир затлары бергә җыелганда, һәркайсы үз каланчасыннан чыгып, халыкара хәлләр, базар бәяләре, дәүләт сәясәте хакында сүз кыстырды, хәтта үзара бәхәсләшеп алырга читенсенеп тормады.

Абруйлы кунак белән очрашу кичәсендә залда алма төшәр урын юк иде. Кершәндәй ак кәчтүм-чалбарлы, чал чәчле, юка кылыч борынына затлы күзлек элгән, карсак буйлы, какча гәүдәле мөхтәрәм галим шифаханәнең баш табибы Алмаз Садыйков озатуында сәхнә түренә күтәрелде, башын җиңелчә ия төшеп, залны сәламләде. Дөньяны аркылыга-буйга гизгән, сәяси, икътисадый вазгыятьне биш бармагы кебек белгән галим тиз арада залны үз авызына каратып куйды. Ул әүвәле халыкара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре, четерекле яклары, дөнья базарындагы багланышлар, илебезнең анда тоткан роле, бүгенге икътисадый вазгыять турында тәмләп сөйләде. Сорауларга чират җиткәч, моңарчы сабыр гына тыңлап утырган кешеләр шыбырдаша башлады. Яшьләр өлгеррәк булып чыкты, бер-бер артлы сораулар яудырды:

— Дөньяга нинди афәтләр яный?

— Террорчылыкны авызлыклап булырмы?

— Бүгенге геосәясәт кайсы ягы белән үзенчәлекле?

Тәҗрибәле лектор, рәсми тел кысаларыннан бигүк читләшә алмаса да, гади халыкка аңлаешлырак сүзләр сайларга тырышып, тәфсилле җавап бирде.

 — Эбола чире Африка илләрен тетрәндерде, меңләгән кешенең гомерен өзүен дәвам итә. Гарәп илләрен колачлаган «Ислам террорчылыгы» хәрәкәте, локаль күренеш булудан туктап, көннән-көн киңрәк тамыр җәя. Болардан тыш, наркомания котырына, күп халыкларның милли генофонды тамырына балта чаба. Әфганстан, Таҗикстан аша безнең чикләргә таба үрмәли. Әлеге афәтләрнең һәркайсына аяусызлык хас. Аларның яңа территорияләргә үтеп керүенә юл куймау зарури. Шул җәһәттән уяулыкны арттыру, дәүләтләргә саклык чараларын бергәләп күрү, ил чикләрен үзара килешеп ныгыту мөһим. Ә геосәяси куркыныч исә эбола белән терроризмнан да куркынычрак бәла-каза китереп чыгарырга сәләтле, чөнки ул бөтен дөнья халкының иминлегенә берьюлы яный. Кызганыч, бүген җиһанда тынычлык гаранты саналган БМО Уставын санга сукмаучылар пәйда булды. Астыртын рәвештә кылынучы явызлыкның асылы — үз мәнфәгатеңне, берьяклы карашыңны башкаларга көчләп тагу, теләктәшләрне артык үсендерү, риза булмаучыларны дошман күрү, аларга карата төрле мәҗбүр итү чаралары кулланудан гыйбарәт. Башбаштаклыкка күз йомсак, ахыры хәерле тәмамланмаска мөмкин. Халыкара сәясәттә тотрыклылыкны какшатучы астыртын агымнар шактый, — диде.

Авыл мәктәбенең тарих укытучысы Гали Саматович урыныннан күтәрелде, тамак кырып куйды:

— Лектор иптәш, теләсә кайсы дәүләт, беренче чиратта, үз халкы мәнфәгатен кайгыртырга тиеш дип беләм. Финанс хәлебезнең кинәт түбән тәгәрәвенә тиешсез җирләргә тыгылуыбыз, Украинага бәйле гамәлләребез, әҗәтле илләрнең миллиардлаган бурычын кичерүебез сәбәпче түгелме? — дип сорады.

— Украина — тугандаш ил, кендек җепләребез нык береккән. Тарихи бергәлек ул. Кырымны янәдән үз канат астыбызга алдык. Якын туганы авыр хәлгә калганда, намусын җуймаган кеше, ничек битараф була алсын? Бәлагә тарыган күршебезгә саллы финанс ярдәме күрсәттек. Украинаның көнчыгыш өлкәләренә гуманитар ярдәм йөзеннән, азык-төлек, медикаментлар, киемсалым, төзелеш материаллары озатыла. Сугыш афәтеннән җәфа чиккән, йорт-җирсез калган миллионнан артык качакны үзебезгә сыендырдык.

Сүз дә юк, әлеге гамәлләр океан артындагы кайбер даирәләрнең кытыгын китерде. Көнбатыштан канунсыз чикләүләр кертелүнең икътисадка зыяны сизелерлек. Әмма артка чигенешнең сәбәбе ул гына түгел. Сәүдә өлкәсендә, сәнәгать җитештерүе буенча илләр арасында тыгыз интеграция шартларында дөньякүләм икътисадый кризис шаукымыннан Россия генә читтә кала алмый, — дип җавап бирде.

Үгезнекедәй таза муенына калын алтын чылбыр таккан, пеләш башлы, юан корсаклы АЗС директоры, урыныннан тормыйча гына, гөбедән чыккандай калын тавыш белән:

— Нәрсә анда, Мәскәүдә күмәкләп артка чигенүне битараф кына күзәтеп, кул кушырып утырырга җыенмыйлардыр бит? — дип кычкырды.

Сафиулла Габдуллович:

— Юк, әлбәттә. Хөкүмәт илнең финанс-икътисад системасын савыктыру юлларын эзли. Финанс тармагын тотрыкландыру максатыннан, банкның төп ставкасын күтәрделәр, — дип сөйли башлаган иде, көтмәгәндә арткы рәттән яңгыраган кырыс тавыш лекторга фикерен очларга ирек бирмәде.

— Иште банкирларыгыз ишәк чумарын... Шуның аркасында коммерцияле банкларда кредит ставкасы икеләтә күтәрелде. Эшкуарлар муенына салынган элмәк бит бу! Күрәләтә банкротлыкка этәрү! Үз җитештерүчеңне кычкыртып талап, кризистан чыгып буламыни? — дигән сүзләр күпләрне сискәндереп җибәрде.

Залда киеренке тынлык урнашты, әмма озакка сузылмады. Ниһаять, бәхет капкасы ачылып, ял йортына үтә чыккан көнчелеге аркасында, иренең һәр адымын тикшереп, колак итен ашап тинтерәтүче хатыны Гыйльменисаны ияртми генә килеп урнашуы хөрмәтенә бүлмәдәше Бәчили белән яңарак кына бер яртыны бөкләп кергән Котбетдин, йомшак урындыгында йокымсырап китеп, чебен таеп егылырлык ялтыр башын күршесендә утырган Аннушканың мул күкрәгенә төртүен сизми дә калган иде. Марҗа түтинең көтмәгәндә терсәге белән каты итеп кабыргасына кадап алуына түзә алмыйча, аю чаклы салмыш ир урыныннан сикереп торды. Үзенең кайда икәнлеген, монда нишләп утыруын аңышмаган хәлдә:

— Ата-а-с! На-а-аших бьют! По-мо-гите кто-нибудь! — дип кычкырып җибәрде. Бер тын алгач, үзенең калкандай күкрәгенә бала башы чаклы йодрыгы белән төя-төя: — Абзагыз — не хала-бала! Әфганда душманның котын алган десантник Әюпов мин! Үземне кырерсытырга никому не позволю! — дип өстәде.

Сәясәтчегә дорфа рәвештә бирелгән четрекле сораулар аркасында яңарак кына киеренкелек хисе кичергән зал, әлеге мәзәк хәлнең килеп чыгуын көтеп кенә торган сыман, шунда ук «шартлап ярылды», бар кеше шаркылдап көләргә кереште. Равис Әһлиевич янәшәсендә утырган Зөлхәбирә, тавыш килгән якка борылып карагач, кышын иренең фермасында тирес чыгаручы, җәен сыерлар көтүче күрше авыл агаен танып алды. Беркемгә дан китермәгән ул мәгънәсез сугышта «интернациональ бурычын» үтәгәндә, сыңар күзен югалткан, контузия алуы аркасында башы сызлаудан интеккән, инде олыгаеп килүче, нервылары таушалган якташының, әллә нигә бер эчкән хәмерне буена сеңдерә алмыйча, адәм көлкесенә калуыннан кыенсынып, башын түбән иде.

Халыкны тынычландыру өчен, унбиш минутлык тәнәфес игълан ителде. Ирләр урамга чыгып тәмәке көйрәтте, хатын-кыз холлдагы зур көзге каршында бөтерелде: чәчләрен төзәткәләде, кием-салымын сыпыргалады. Очрашуны оештыручы ханым лектордан түбәнчелек белән гафу үтенде. Кунакны җимешле кайнар чәй, телеңне йотарлык тәмле юкә балы ягылган белен белән сыйладылар. Уймак чаклы бәллүр чәркәгә коелган затлы француз коньягын йотып куйгач, затлы кунак беркадәр тынычлана төште.

Бераздан дискуссия дәвам итте. Лектор, әллә халыкка ярарга тырышып, әллә саклык йөзеннән, илдәге икътисадый хәлнең алай ук өметсез түгеллеге, хөкүмәтнең берәүне дә ярдәменнән ташламаячагы турында кирәгеннән артык күпертелгән төче сүзләр сибә башлагач, иңенә мамык шәл япкан, кечкенә буйлы, җыерчыклы йөзле Һиндия карчык сагаеп калды. Күпне күргән әбекәйнең башыннан: «Әттәгенәсе, күрәләтә күзгә төтен җибәреп маташа, хәерсез. Мәскәүдән килдем дигәч тә, безне чеп-чи томанага саный түгелме соң бу?» — дигән уйлар йөгереп узды. Үзалдына кыбырсынып, гаҗизләнеп, як-ягына каранды, түземе төкәнгәч, йөрәксенеп торып басты. Пенсиягә чыкканчы профком рәисе булып эшләп шомарган, чая телле, туры сүзле кортканың соңгы араларда күңелен бимазалаган борчулы фикерләре, ташкын булып тышка бәреп чыкты...

 Лектор аграр сәясәтне шәрехләүгә керешкәч, авылдан килүчеләргә җан керде. Сарык йоныннан бәйләнгән калын свитер кигән комбайнчы агай:

— Көнбатыш акылына килмәсә, туксанынчы еллардагы кебек, Рәсәй халкы ачка тилмермәсме? — дип сорады.

— Сезнең кебек уңган игенчеләр басу тутырып ашлык үстергәндә, сөт елгаларыбыз агып торганда, ач калмаячакбыз, билгеле, әмма каешларны бераз кысыбрак буарга туры килмәгәе. Һәр начарның яхшы ягы була. Азык-төлекне читтән кертү күләме азайгач, икмәк, ит, сөт, бәрәңге, яшелчә җитештерүче авыл кешесенә эчке базарда көндәшлек кими. Үстергән малыгызны кыйммәтрәк бәягә сату мөмкинлеге туа,— дигән җавап сорау бирүченең күңеленә сары май булып ягылды.

— Басуларыбызны куәтле чит ил техникасы эшкәртә. Соңгы елларда заманча комплексларны, чәчүлек орлыгын, ашламаны Европадан ташыдык. Импортны кысрыклыйбыз дип, югары технологияле «Маккормик», «Ропа», «Нью-Һолланд», «Лексус»лардан ваз кичеп, совет заманыннан калган иске-москыга күчеп утырыйкмы инде? — дип чәпчеде агрохолдингта эшләүче, кызу канлы инженер егет.

 — Ә нигә ваз кичәргә? Заманча технологияләрсез алгарышка юл ябык. Үзебездә модернизацияләнгән яңа җитештерү мәйданчыклары сафка басканчы, кыйммәт бәягә булса да техниканы читтән кертергә туры киләчәк.

Яшь агроном Айрат та форсаттан файдаланып калырга уйлады, кыю гына:

— Фермерлыкка керешергә иде исәп. Кризис аркасында безгә дәүләт ярдәме тукталмасмы?— дип сорады.

— Юлыгыздан тайпылмагыз! Илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен, хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына саллы инвестицияләр кертми чарасы юк. Дәүләт ярдәме гаилә фермаларына, эш башлаучы фермерларга грантлар, лизинглар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы кредитлар, авыл җиренә эшкә кайткан яшь белгечләргә өстәмә түләүләр, яшь гаиләләргә торак төзү өчен субсидияләр рәвешендә күрсәтелә. Бу форсаттан тулысынча файдаланып калырга киңәш итәм. Сезнең кебек асыл егетләр барында, авыл хуҗалыгының ныклап аякка басуына шигем юк! — диде.

Җанлы әңгәмәдән ике як та канәгать калды, зал Мәскәү кунагын алкышлар белән озатты.

***

Cанаулы көннәр тиз узды. Равис Әһлиевичның ял вакыты ахырына якынлашты. Беркөнне ул Зөлхәбирәнең ашханәдән чыкканын көтеп алып, кичен бергәләп чәйләп алырга чакырды.

— Кичерегез, ялгызым ирләр бүлмәсенә керүне әдәпсезлеккә саныйм, — диде Зөлхәбирә.

— Тапкансыз борчылыр нәрсә! Укагызны коймам, үзегезне кабып йотмам. Хәтта бармак очым белән дә кагылмам. Күңелле итеп гәпләшеп кенә утырырбыз. Өемдә шыр ялгызлык көтә бит мине, Зөлхәбирә ханым. Сагыштан үләрлек тынлык. Хәер, Сезгә андый халәт таныш түгелдер шул...

Зөлхәбирә икеләнә калды. Ул Рависны ихластан кызганып куйды. Бу зыялы адәм белән аралашу хатынның үзенә дә ошый башлады түгелме соң? Министрлыкта эшләүче зур түрә димәссең, кече күңелле. Үзе нечкә юмор хисенә ия, ә ул сыйфат акыллы кешеләргә генә хас. Үзе — тәрбияле, фикере — анык, сүзе — мәгънәле. Белмәгән нәрсәсе юк бугай аның, киң карашлы зат. Җитмәсә, нечкә тоемлы психолог та әле. Кайсы темага сүз башласа да, әңгәмәдәшен уңайсыз хәлдә калдырмый. Теләсә кайсы ситуациядән чыгу юлын бик тиз таба.

— Ярый хуш, Сезнеңчә булсын! Минем бүлмәгә ялгыз гына керәсегез килмәсә, җайлыйбыз аны, матурым. Зинһар, ризалашыгыз инде, яме! Хәзер бер парны чакырып киләм. Бүген иртән элеккеге группадашым Әлфисне очраттым. Ялга хатыны белән парлап килгән. Люкска урнашканнар, — дип, ягымлы ир заты җил-җил атлап китеп барды.

Кичке тугызынчы яртыда бала йокыга талды. Улының алсулык йөгергән битеннән үбеп алгач, ана бермәл аңа елмаеп карап торды, юрганын рәтләп япты.

Зөлхәбирә ашыкмыйча гына кием шкафы янына килде. Затлы велюр күлмәген, кадак үкчәле «көймә» туфлиләрен киде. Купшы чәчләрен кабартып өйде. Чамасын белеп кенә иннек, кершән сөртенде, яраткан ислемаен сибенде. Тәвәккәлләп Равислар бүлмәсенә килеп кергәч, көтелмәгән хәлдән артына утыра язды. Угрылык өстендә тотылган карак кебек, куырылып килде. Түр башында, берсе кочагына икенчесе сыенып, үзләренең район советы рәисе Әлфис Кәримович белән... ире Мансурның хисапчысы — яше кырыктан узган сазаган кыз Сәвилә елмаешып утыралар иде. Зөлхәбирәне күргәч, кунаклар йәлт кенә бер-берсенә карашып алса да, сер бирмәде. Бәйрәм өстәле мулдан иде, чәй янына мәе куелды. Бәллүр чәркәләргә кыйммәтле шәрабләр коелды. Табындашлар шактый кызгач, Әлфис Кәримович затлы костюмының куен кесәсеннән планшетын чыгарды. «Истәлеккә бер гүзәл мизгел, чейз!» — дигән булып, бергәләшеп фотога төштеләр. Керсез күңелле Зөлхәбирә бу минутта киләчәктә аның көйле тормышын челпәрәмә китерерлек нинди мәкерле тозак корылганлыгын сизми калды. Аның саф күңелендә һичнинди азгынлык, усал ният юк иде шул...

***

Зөлхәбирә шифаханәдән кайткач, Дәүләт Советына сайлаулар булып узды. Мөгаен, күрәчәккә каршыдыр, Мансур депутатлыкка кандидат итеп Әлфис Кәримович белән бер округтан күрсәтелгән иде. Халык ышанычын районның зур түрәсенә түгел, ә гади хуҗалык җитәкчесенә күрсәтте. Сайлау кампаниясен оештыруда куштаннарын ат урынына җигеп, күпме көч куйган, ничаклы чыгым тоткан район советы рәисе әлеге җиңелүне бик авыр кичерде. Әлфис Кәримовичның йөрәгендә укмашкан кара кан, үч тойгысы, сыйфатлы Буа чүпрәсеннән куелган ачы камыр сыман кабарып, ташып түгелде. Ачуыннан кая барып бәрелергә белми йөргән көннәрнең берсендә, кабинетында юкны бушка аударып, планшетын актарып утырган мәлдә, күзенә шифаханәдә үзе төшергән фотолар чалынды. Аның зиһене ачылып китте. Сөмсере коелган йөзенә кинаяле елмаю кунды. «Карарбыз әле, кем-кемне фәлән итәр...» — дип үзалдына сөйләнде ул. Зөлхәбирә белән Равис Әһлиевичны янәшә куеп, компьютер ярдәмендә фотомонтаж ясауның әллә ни авырлыгы булмады. Ул фотоларны тиз генә төсле принтердан чыгартып алды. Мансурның йөрәгенә хәнҗәр кадалырлык итеп хат кисәге әмәлләргә үзенең хәленнән килмәс иде, мөгаен. Сәвилә ярдәм итте: кайнар мәхәббәткә багышланган бер француз романыннан бик шәп өзек табып бирде. Шуны күчереп яздылар. Әлфис Кәримович, Казанга эш белән баргач, әлеге пасквильне каланың бер почта әрҗәсенә төшереп җибәрде дә, мыек астыннан елмаеп, шыпырт кына шул «бомба»ның шартлавын көтеп йөри башлады. Әлеге калын конверт, ниһаять, хуҗалык идарәсенә килеп иреште. Көндәлек почтаны ачып, хатларны журналга теркәп утырган сәркатип кыз Ләлә, аны-моны уйламыйча, бу конвертны да ачты. Фотоларга күз салуга, көтелмәгән хәлдән зур итеп ачылган уймак авызын ябарга онытты. Ә хатның эчтәлегенә күз йөртеп чыккач, аның чигәләре кызыша башлады: менә ичмасам мәхәббәт! Армиядәге яраткан егете Мөнирдән шундый хат килеп төшсә, шатлыгыннан күккә сикерер иде ул, мөгаен. Конвертны кулында әйләндергәләп, нишләтергә белмичә аптырап торган мәлдә, алгы бүлмәгә Сәвилә ажгырып килеп керде. Яшен ташы җитезлеге белән хатны тартып алды да бүлмәдән чыгып югалды. Биш-ун минут эчендә бөтен бухгалтерия хатыннары «ах-вах» килде, чышын-пышын гайбәт чәйнәргә кереште. Эш сәгате бетүен көчкә көтеп җиткереп, бу чаклы «мөһим» яңалыкны танышларына тәмләп сөйләргә дип, төрле якка чыгып чапты.

Баш хисапчы янәдән әйләнеп керде, мәҗмуганы сәркатипкә сузды. Ләлә, башын башка куеп, чибәр ир янәшәсендә елмаеп утырган Зөлхәбирә апасының фотосына тагын бер мәртәбә күз төшереп алды да телен шартлатып куйды. Хатны фото янына салып, конвертны келәйләп ябыштырды. Сәвилә исә:

— Яши белә ичмасам кешеләр, мин сиңа әйтим! Тыштан әүлия булып кыланалар! Мансур Минһаҗевичның күркәнекедәй кабарынган куыгы шартлый болай булгач! Хи-хи-хи! Шул кирәк аңа! Мөгезле шайтан! Казан кызына өйләнә, имеш! Берни түгел, теге вакытта мине санга сукмаганы өчен, Ходай тоткан аны! Әгәр миңа өйләнгән булса, гомердә болай адәм мәсхәрәсенә калмас иде! Беләсең килсә, шәһәрнекеләрнең барысы да бер чыбыктан сөрелгән... җыенысы сөйрәлчек, — дип, бүлмәне сасытты.

Кемгә-кемгә, нәкъ менә аңа, авылга кайткач серләрен чишмәгәне өчен, Зөлхәбирәгә рәхмәт укып йөрисе кана! Юк шул, Елан Сәвиләсе булсын да, зәһәрен чәчми калсын, имеш. Юкса, үз агуына үзе тончыгып үләчәк бит ул!

 

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: