Тозак (бәянның дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

***

...Төпчек улын шактый олыгаеп, бик авырлык белән тапты Зөлхәбирә.

Тәүлеккә якын тулгак ачысыннан газапланды ул, әмма нарасый дөньяга аваз

салырга ашыкмады. Сабыйның кендек бавы муенына уралганлыктан, инде

карын суы киткәч тә, авырыннан арына алмый тилмергән ананың үз хәле хәл

иде. Дүрт килолы нарасый мең газап белән дөньяга килгән мәлдә күм-күмгәк иде.

Тууга, башка бәбиләр кебек, кычкырып елап аваз салмады, карында кичергән

«кислород ачлыгы» үзенекен эшләгән, күрәсең. Акушерка Фәрдүнә апаның бай

тәҗрибәсе, җитезлеге аркасында гына сабыйга кабаттан җан керде. Абыйларына

караганда көйсезрәк булды төпчек малай. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй,

алты айлык чагында нарасыйның бүсере чыгып теңкәгә тиде. Табибларга

күрсәткәч: «Операциясез булмас. Эчәк кысылса, зур бәла килеп чыгуы мөмкин»,

— диделәр. Район хастаханәсендә пычак астына кертелгән бала, наркоздан

бик авыр айныды. Улы өчен җанын ярып бирергә әзер торган әнисенең үзенә

инәлеп карауларын күрми, өзелеп эндәшүләрен ишетми кебек тоелды. Нарасый

чем-кара күзләрен сәер пыялаландырып ятты. Тешсез авызын җәеп, элеккечә

матур итеп елмаймады. Үзенчә «быты-быты» килүен дә оныткан, ахрысы, ник

бер ым чыксын! Зөлхәбирәнең сизгер йөрәге әлеге хәлгә парә-парә телгәләнде,

йокысы качты. Табибларга ялварып, ярдәм итүләрен сорады. Сәрхушлектән башы

чыкмаган җан көеге — анестезиолог Әнәс кенә, наркоз аппаратының күптән

искергәнен, шунлыктан йоклаткыч даруның дозасын төгәл билгеләп булмавын

башкаларга сиздермәскә тырышты. Үзенең бу саксыз гамәле белән тупырчык

кебек сабыйның киләчәк язмышына ничаклы зыян салуы, аның ата-анасына

күпме борчу, хәсрәт китерүе хакында уйлап та бирмәде.

Баланы баш табибка күрсәттеләр. «Наркоздан соң күзәтелә торган гадәти

хәл, үтәр, барысы да әйбәт булыр!» — дип, ананы тынычландырырга маташты

ул. Эш бүлмәсенә таба атлаганда, күңелен борчулы уйлар өермәсе биләп алды:

«Шул имгәк анестезиологны әллә кайчан эштән куарга вакыт икәнен беләм

дә бит! Тик алмашка кемне куясың? Әллә яшь белгечләр каладан кайтырга

ашкынып торамы? Җәһәннәм читендәге район хастаханәсенә, күке төкереге

чаклы эш хакына, тәүлек әйләнәсе җаваплы, тынгысыз авыр хезмәткә каян,

кемне чакырып китерәсең? Җитмәсә, артта сөйрәлгән районда торагы да

төзелми бит аның!» — дип, чын йөрәктән борчылды хуҗа.

Үтмәде шул бәла. Шәйхи саңгырау гына түгел, аңкый-суңкый булып калды.

Яшьтәшләре мәктәпкә китте, ә ул бичара, әнисенә ияреп, бакчага төшә, сабыйлар

белән идәндә мүкәләп уйный, комда казына. Тик торганнан шыңшып еларга

тотынса, тынычландырыр хәл юк. Көтмәгәндә килгән бәхетсезлек, ананың

сизгер йөрәгенә сары сагыш булып үрмәләде, аны боҗрадай кысып, һәрдаим

сызлатып, гасабилап торды. Ханымның күз тирәләрендә, авыз читләрендә

сизелер-сизелмәс сырлар пәйда булды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, беркөнне

каенанасы, карт карга сыман тавышын каркылдатып:

— Килен, дим, турысын әйтүемә ачуланма! Алма кебек оланыбызны син

генә харап иттең! Әйттем мин сиңа: багучыга алып барыйк, имчегә сылатыйк,

абыстайга өшкертик, дидем. Тыңламадың. Олы кешенең сүзен аяк астына салып

таптадың. Менә изалан инде хәзер гомер буе! Үзең сорап алган чир, — дип,

аның болай да әрнегән ярасына учлап тоз салды.

Каенананың яхшысыннан козгын тавышы килә, дигәннәр. Мөслимә кортка

килененең йөрәк маен яман итеп чукып алды. Зөлхәбирәнең тамагына төер

тыгылды, күзләренә яшь бөялде. Әмма акыллы хатын, сүзне тирәнгә җибәрмәде,

күкрәген тутырып, тирән итеп бер сулады да, бәгырен авырттырып төшкән ачы

дулкынны «Уф-ф-ф!» — иттереп тышка чыгарды. Тиз генә үз-үзен кулга алып:

— Ялгышканмындыр, берүк гафу итә күр инде, әнкәй! Син хаклы

булгансыңдыр. Нихәл итик соң? Үзең дә: «Күрәчәкне күрми, гүргә кереп

булмый, дип әйтәсең ич», — дип, мизгел эчендә ике араны җайлап куйды.

***

Мансур, хуҗалык рәисе итеп сайланганнан бирле, таң әтәчләре белән бергә

уянып, иртүк эшенә чыгып югала, өйгә ярты төн җиткәндә генә арып кайтып

ава. Зур йорттагы тавык чүпләп бетермәслек бөтен эш Зөлхәбирә җилкәсенә

өелеп кала. Каенанасы картайды, акылы көйсез сабый баланыкыннан ким

түгел, җаена тормасаң, эш харап. Терлек-туарсыз да яшәп булмый бит

авылда. Әле ярый, оланнар исәйде, әкренләп кул арасына керә башлады.

Мансурның холкы беркадәр корырак булса да, гадел ул, моңарчы хатынын

юкка рәнҗеткәне булмады. Ходайга шөкер, тормыш арбасын ул җигелеп тарта,

шул яктан Зөлхәбирәнең күңеле тыныч. Үзе дә сынатмый: эшенә өлгерә, кирәк

чагында иренә таянычка иңен куя белә, иркәли-назлый тынычландыра, төпле

киңәшләрен бирә. Еллар үтү белән, Зөлхәбирәнең холкында үзгәрешләр булмый

калмады, билгеле. Ул күз яшьләрен эчкә йотарга, елыйсы урынга көләргә, авыр

сүзләрне йөрәгенә җыймыйча, колак артыннан уздырып җибәрергә өйрәнде.

Авыл халкы тик тормый бит, персидәтелгә чыккан ачуын бичәсеннән алмакчы

булып, хатынына төрле гайбәт сүзләр ишеттерергә атлыгучы озын телләр бар.

Әмма зирәк хатын иренә авырлык китермәскә, аның кәефен төшермәскә, эчендә

ут кайнаганда, парын тышка чыгармаска тырыша. Каенанасының сулышы

өзелгәнче, бәхиллеген алып калырга өлгерде, сиксәнне тутырган кортканы

соңгы юлга бөтен шартын китереп, зурлап озаттылар.

***

...Районга Казаннан табиблар килүен ишеткәч, Зөлхәбирә, кырык җирдә

таралып яткан кырык эшен ташлап, төпчеген алып, шунда элдертте. Карадылар,

тикшерделәр, төрле киңәшләр бирделәр. Күзлекле неврологның сүзләре ананың

күңеленә сары май булып ягылды:

— Медицина чакрымлы адымнар белән алга бара, ханым. Неврология

өлкәсендә зур ачышлар ясалды, үтә заманча, «акыллы» диагностика аппаратлары

барлыкка килде. Сезгә киңәшем шул: шифаханәгә алып барыгыз әле

улыгызны, ышандырып әйтәм, файдасы тими калмас. Анда балагызның хәлен

хастаханәдәгедән үзгәрәк ысуллар кулланып җиңеләйтәчәкләр. Шифаханәләрдә

Көнчыгыш медицинасы алымнарын отышлы файдаланалар, фитотерапия —

үләннәр белән дәвалау киң таралган, кирәксә, гирудотерапия алымы кулланалар

— сөлек салалар. Соңгы елларда массажның нинди генә төрләрен ясамыйлар!

Әйтик, мануаль терапия ярдәмендә сукырларның күзе ачыла, чукракларның

ишетү сәләте кайта, хәтта таякка калганнар терелеп аякка баса. Рефлексотерапия

ысулы белән — энәләр кадап, аеруча апитерапия — бал кортлары, ипотерапия

— атлар ярдәмендә дәваланып, нерв чирләреннән арынучылар бихисап. Ханым,

савыгуга өметне беркайчан өзәргә ярамый, — дип төгәлләде ул сүзен.

Зөлхәбирә эшне тиз тотты, табиблар юлламасының да файдасы тигәндер,

түрәчек ханымнар каршына үзе дә буш кул белән бармады. Ничек итсә итте,

чагыштырмача тиз арада, данлыклы «Әбелхәят чишмәсе» шифаханәсенә, «Ана

белән бала» сменасына юллама алуга иреште. Инвалид бала анасына социаль

иминият фондыннан путёвканы бушлай бирделәр. Әлеге яңалыкка Мансур

да куанды, якыннарын затлы машинасына утыртып, шифаханәгә үзе илтеп

урнаштырып кайтты.

***

«Әбелхәят чишмәсе» шифаханәсе җирнең җәннәт почмагына урнашкан. Чал

Чулманның уң як ярына, әйтерсең лә сигез палубалы ифрат зур ак пароход килеп

туктаган. Гүя аның күпсанлы пассажирлары, биредәге гүзәллеккә сихерләнеп,

йөзьяшәр ак каеннар, киң ябалдашлы көяз юкәләр, гаскәриләр кебек тезелешкән

купшы яшел чыршылар белән уратылып алынган, аллы-гөлле чәчәкле, хуш

исле печәнле, шифалы чишмәле, җиләкле, гөмбәле тугайларга таралышкан. Ак

пароходның биредәге гүзәллектән тәмам башын югалткан чал чәчле капитаны,

якорьне шушында гына салырга, башка беркая кузгалмаска карар кылган,

диярсең. Ә бер айлы төндә сихри көчләр аның биниһая зур корабын күз ачып

йомганчы текә яр өстендәге киң мәйданчыкка меңгереп куйган сыман! Күпсанлы

«каюта»ларның зәңгәр пәрдәләрен ачып куйгач, Чулман өстен ямьләндереп кояш

чыккан чагында, йөзләгән «иллюминатор» пыялаларында сихри нурлар биешә,

әлеге манзарадан күзләр чагыла. Бирегә елның кайсы фасылында килеп төшсәң

дә, хозурлыктан баш әйләнерлек. Язның үз яме, җылы җәй белән алтын көз

турында әйтеп торасы да юк, хәтта салкын кышның үз бизәге, дигәндәй...

Үз гомерендә беренче мәртәбә шифаханәгә килеп эләккән Зөлхәбирәгә ул чын

оҗмахтай булып тоелды. Әйтерсең, хатын бөтенләй башка галәмгә килеп эләккән

иде. Биредә ашыга-кабалана таң төбеннән эшкә чыгып чабасы; көненә йөз төрле

проблема хәл итәсе; кич җитеп, телеңне салындырып, өйгә кайтып кергәч, мал

карыйсы; ризык әзерлисе, тау чаклы табак-савыт, олаулап кер юасы юк. Шифаханә

эчендәге рәхәтлекне сөйләп, аңлатып кына бетерерлекмени?! Монда һәрнәрсә

алдан уйланып, ял итүчеләр мәнфәгатен кайгыртып эшләнгән. Дәвалаучы табиблар,

шәфкать туташлары тарафыннан һәрдаим җылы мөнәсәбәт күрсәтелүе үзе ни тора!

Арыган йөзле, таракан эзе сыман почерк белән адәм танымаслык итеп кәгазь

сырлаудан башы чыкмаганга, күзләрен күтәреп авыруга багарга вакыт тапмый

торган район бүлнисе табиблары түгел шул инде болар. Врачка керергә зар-интизар

булып, су буе чиратларда үзара әрепләшеп, тилмерешеп утыручы усал чырайлы

карчыклар, чирләшкә, елак балаларын тынычландырырга азапланучы, талчыккан

кыяфәтле яшь аналар юк монда. Һәркайда ягымлы елмаю, җылы мөгамәлә, беркем

беркая ашыкмый, кабаланмый, кычкырып сөйләшми.

Түшәменнән зәңгәрсу-фирәзә сталактитлар салынып торган әкияти «тау

куышы»нда ялтыр мәрмәр ташлар арасыннан бәреп чыккан кәүсәр чишмәләре

челтерәп ага. Биредә ял итүче күркәм затлар, кыр казлары кебек тезелешеп, көнгә

өч мәртәбә шунда шифалы су эчәргә төшә. Мең төрле чирдән арындыра торган

сихәтле җылы суны нечкә билле, озын борынлы затлы нәни савытларыннан

ашыкмыйча, тешләренә тидермәскә тырышып, җайлап кына суыралар, вак

йотымнар белән яратып эчәләр. Сауналарда тирләп, бассейннарда йөзеп; дәвалы

җылы ләмнәргә уралып, су асты массажларында тәннең һәр күзәнәген уятып,

минераль сулы ванналарда изрәп, тоз гротларында тынычлап йоклаганда; иркен

кәнәфигә чумып, сандугачлар сайрап, талгын музыка уйнап торган бүлмәләрдә

челтерәгән нәни фонтан җырын тыңлаганда табыла икән ул сихәт дигәннәре!

Кичке аштан соң, теләсәң, йокы симерт, кырын ятып китап укы, йә булмаса,

бакчага чыгып һава сулап кер, серле урман сукмакларында йөреп, җаныңа

рәхәтлек ал, рухыңны савыктыр, илһам чишмәләре челтерәтерлек мая тупла.

Моңарчы шифаханәгә ирен ялгызын гына чыгарып җибәргәненә үкенеп тә

куйды ул. Мансуры чакырса да, бергәләп ял итәргә баруга аяк терәп каршы торды ич

Зөлхәбирә. Исәр димәсәң, нинди рәхәтлектән баш тарткан икән бит! Теләк булганда,

өч атнага йорт-җиргә, балаларга, исән чагында, каенанам күз-колак булмас идемени?

Күчтәнәчен мулдан бирсәң, сыерны күрше хатыны да савып тора.

Шифалы ванналарда, мең төрле дәвалау үзлегенә ия ләмнәрдә, массаж

кабинетларында сихәтләнеп, тәмам арыган Шәйхи кичтән үк изрәп йоклап китте.

Форсат туудан файдаланып, Зөлхәбирә азрак йөреп керергә ниятләп, бүлмәсеннән

чыкты. Түбәнге каттан дәртле музыка авазлары ишетелә иде. Күрше бүлмәдә

яшәүче купшы ханымнар, бизәнеп-төзәнеп, затлы күлмәкләрен, биек үкчәле

түфлиләрен киеп, гөрләшеп бию кичәсенә төшеп бара иде. Ай-ваена карамыйча,

Зөлхәбирәне үзләренә иярттеләр. Зур зал тирәли куелган йомшак утыргычларга

тезелешкән ял итүчеләрне танырлык түгел! Көнозын спорт киемнәреннән,

трико, футболкалардан, гади кроссовкалардан, «чәпәли»ләрдән йөргән кешеләр

пөхтәләнгән, чибәрләнгән, хәтта беркадәр яшәреп киткән кебек.

Дәртле заманча музыка аккордлары залдагыларның күбесен мизгел дигәндә үз

эченә бөтереп алды. Кем ничек булдыра ала, шулай селкенергә, ирекле хәрәкәтләр

ясарга кереште. Зөлхәбирәнең йөрәге җилкенеп куйды. Яшь чагында иллә оста

бии иде бит ул! Егерме яше тулар-тулмас авылга кайтып төпләнеп, баштанаяк

эшкә, катлаулы гаилә тормышына чумгач, табан астыннан ут чыгарулар онытыла

язды, билгеле. Балалар туганчы, авыл клубында оештырылган кичәләрдә

катнашкалады әле ул. Ә соңрак, үзләре кунак җыйгач, яисә берәрсенә мәҗлескә

баргач, башкалар күңелен күрергә теләп, азрак селкенгәләп алуны исәпләмәгәндә,

аның биергә мөмкинлеге булмады, теләге дә сүрелде бугай. Куш учка сыярлык

нечкә билле, җитез хәрәкәтле, ут борчасыдай тере Зөлхәбирә түгел шул инде ул.

Гәүдәсе беркадәр түгәрәкләнде, ни дисәң дә, яше кырыкка якынлаша, җыйнак

сынлы хатынга өч ир бала табу эзсез узгандыр, дисезме?

Ниһаять, «пәри туе» тәмамланды. Музыка алышынды. Диварга сыенып,

биючеләрне читтән генә күзәтеп, елмаеп басып торган мөлаем йөзле ханым

янына ыспай гәүдәле, илле яшьләр тирәсендәге ир якынлашты. Ягымлы гына

эндәшеп, аны биергә чакырды. Бермәл икеләнеп торган ханым, йөрәкләрне

җилкендергеч «Вена вальсы» көен ишеткәч, мизгел эчендә яшьлегенә кайткандай

булды. Озын буйлы, ябыграк гәүдәле ирнең иңнәренә кулын салып, зал буйлап

йөзеп китүен сизми дә калды! Үтә дә назлы авазлар җыелмасыннан тукылган

дәртле матур көй, җаннарга бәлзәм булып тамды, биючеләрне тәмам әсир итте,

үзенең серле дулкыннарында тибрәтте.

— Балерина түгелсездер бит, ханым? Музыканы искиткеч шәп тоемлыйсыз.

Бию тактына дөрес басасыз. Гәүдәгез бик сыгылмалы, төз аякларыгыз нәкъ

биючеләр өчен яратылган, — диде купшы мыеклы ир заты. — Үзегез дә бик

сөйкемле, янып торган роза чәчәгенә охшагансыз! Мин Сезне монда килгән

көнне үк күреп алган идем. Танышырга теләгем зур булса да, ничектер җае

чыкмады. Равис Әһлиевич булам мин. Равис дип кенә эндәшсәгез, тагын да

әйбәтрәк. Бүгенге көндә күктәге ай кебек ялгызмын, янымда балкып торучы

үз йолдызым юк, — дип, үзе белән таныштырып үтәргә өлгерде ул.

Зөлхәбирәнең битенә ут капты, уңайсызланып, өлгергән зәйтүн җимеше төсле

күзләрен читкә борды. Бераздан йөрәге түзмәде, әле генә үзенә мактау сүзләре

яудырган ир затына сынаулы караш ташлап, аны баштанаяк күздән кичерде, эчке

канәгатьлек хисе белән яңа танышына «зыялы адәм» дигән бәя биреп өлгерде.

Төс-кыяфәте тел-теш тидерерлек түгел Рависның. Грек профильле борыны очына

эленгән алтын кысалы күзлегенә тиклем килешеп тора. Коңгыртсу күзләренең

карашы тыныч, ягымлы. Какча яңаклары чиста итеп кырылган. Куе чәчләре

кыска калдырып алынган. Тәрбия күргән йомшак куллары ак, тырнаклары

маникюрлы. Уң кулының атсыз бармагында кыйммәтле «печатка». Өстендә

затлы материалдан тегелгән соргылт костюм. Шуңа ярашлы галстугы зәвык белән

сайланган. Ир кич буе чибәр ханымны күз уңыннан ычкындырмады, биюгә

чакырды. Яңа танышлар аралашып китүне сизми дә калдылар.

— Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшлим мин. Командировкалардан

кайтып кергәнем юк диярлек. Бер караганда, бу минем өчен әйбәт тә әле.

Ялгызлык газабын оныттырып тора. Хатыным вафат булды бит минем, — диде

ул, уфтанып. — Ике кызым да гаиләле. Сирәк кайталар. Үпкәләп булмый,

һәркемнең үз тормышы. Берсе — Мәскәүдә, икенчесе Германиядә көн күрә.

Шалтыратышып, хәл белешеп торабыз.

Зөлхәбирәнең авылда яшәвен, саулыкка туймаган баласы белән бирегә дәва

эзләп килгәнлеген белгәч, ир заты көрсенеп куйды:

— Заманасы әллә нинди бит аның, ханым. Чирле бала бер сездә генә түгел.

Статистика мәгълүматларына күз салсак, вазгыять — чәчләр үрә торырлык. Яңа

туган сабыйларның яртысы гына сәламәт дип язалар. Ә мәктәпне тәмамлап

чыкканда, үсмерләрнең җитмеш-сиксән проценты хроник чирлегә әверелә икән.

Элек армиягә өрлек кебек егетләр китә иде. Ә хәзер хәрби комиссариаттагылар

аптыраштан баш кашырга мәҗбүр. Призывниклар нинди генә чирләрдән

интекми: дистрофия, язва, холецистит, гастрит, аю табаны... Кайсы — наркоман,

кайсы — эчүче, кайберсендә СПИД, ә психик авырулылары ничаклы? Соңгы

елларда онкология чире котырына, йөрәк авырулары елдан-ел яшәрә бара.

— Шулай булмый ни! Туганнан бирле психик тетрәнүдән башлары чыкмый

бит балаларның, — дип сүзгә кушылды Зөлхәбирә. — Зарарлы һава сулап,

пычрак су эчкән, химикатлы ипи, колорадо корты агуы сибелгән бәрәңге ашап

үскән буыннан ни көтәсең? Алар бит урамга чыгып, тау да шумый, компьютерга

терәлеп катканнар. Кигән киемебез — синтетика, өстән салганда, очкыннар

чәчри. Кая карама, сыйфатсыз, ялган тауарга тап булабыз.

— Кая барабыз, диген, ә? Илебез кем кулына калачак? Милли генофонд

күз алдыбызда яраксызга чыгып бара, — дип, Равис Әһлиевич үзенең ихластан

борчылуын сиздерде. — Илкүләм проблема бит бу! Аны хәл итүне гаиләгә генә

кайтарып калдыру дөрес эш түгел. Дәүләт дәрәҗәсендә чаң кагарга, ашыгыч

чаралар күрергә вакыт. Саллы программалар кабул итәргә, шуларны ил белән

күтәрелеп гамәлгә ашырырга кирәк! Бергәләп көрәшсәк, бәлки әле соң түгелдер.

Хастаханәләрне заманча җиһазламый, табиблар белән тулысынча тәэмин итми

торып, сәламәтлек саклау өлкәсендә әллә ни алга китеш булмас, мөгаен.

— Табиблар вазифасына авыруларны китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыклау,

юкка чыгару керми бит. Хастаханә чирләр дәвалый — әлеге вазгыять китереп

чыгарган нәтиҗәләр белән генә көрәшә, — дип әңгәмәне дәвам итте Зөлхәбирә.

— Ә табиб хаталары күпме? Алар өчен кем җавап бирә? Минем дә йөзендә нур

уйнап торган тупырчык кебек нарасыем табиб ялгышы аркасында бер сәгать

эчендә телсез чукракка, ипсез гарипкә әверелде...

Зөлхәбирәнең йөзендә күңелсезләнү билгеләре чагылуын сизеп алган ир

юату сүзләре тезде:

— Алай да, күңелегезне төшермәгез әле, ханым. Өметсез — шайтан гына,

диләр. Бирегә килеп дөрес эшләгәнсез! Мондагы табиблар бик шәп! Улыгызның

хәле яхшырыр! Дөнья булгач, төрле могҗизалар туып тора. Узган килүемдә хәтта

бер ягы параличланып, тораташтай катып калган егетнең интенсив мануаль

терапия курсыннан соң, терелеп аякка басканын күрергә насыйп булды.

Биредә тормыш үз җаена агыла. Гадәттә, процедуралар тәмамланганнан соң,

кичке ашка кадәр берничә сәгать буш вакыт кала. Кемдер караоке бүлмәсендә

сәләтен күрсәтә. Күңелләренә сандугач кергән сөйкемле ханымнарның, ыспай

ир затларының бер төркеме баянчыны сырып алган. Көйне көйгә җиңел генә

ялгап торучы баянчы Николай Фёдоровичка кушылып, халык җырларын

сиптерәләр генә.

 

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: