Шәрәфи – «хи-хи» түгел... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Шәрәфи яңадан мәңгелек двигателен искә төшерде. Төшерде, дип, аның

онытылганы да юк инде... Шулай фатирының караңгы бүлмәсендә гомер

буе бер файдасызга эшләп утырыр микәнни ул? Акыллы башлар табып

булмасмыни соң, шуны кешелеккә хезмәт иттерер өчен.

Бу серне кемгә ачарга?.. Әнә бит күпме фаҗигаләр булып тора Җирдә...

Ачлыктан, сугышлардан, гарасатлардан, шартлаулардан, янгыннардан

миллионлаган җаннар кырыла. Ярдәме тимәс иде микәнни ул двигательнең?..

Аның, Африкадагы коры сөяккә калган, күз яшьләре кипкән, эчләре эчкә

баткан, кабыргалары коелырга торган балалар, апалар күз алдына килде. Әйе,

алар елый да алмыйлар.

Сүриядәге шәһәрләрнең хәрабәләре астыннан кояш күрергә теләп баш

калкыткан, тузанга баткан битле сабыйлар, бер телем икмәк, бер йотым су

бирмәсләр микән дип күтәрелгән нәни куллар... Донбасс мәктәбенә төшеп

шартлаган бомбаның вәхшилеге – идәндәге бала гәүдәсе...

Нишләргә? Атом энергиясен куллану максаты да изге булган лабаса...

Нәтиҗәсе – Хиросима, Нагасаки... йөзәр мең корбаннар... гарипләр... ятимнәр...

Ә гафу үтенүче юк...

Инде менә яңа куркыныч яный... һәр ике бер-берсенә баш бирмәс як – сәяси

көч сынаша... һәм корал туплыйлар... гайрәт күрсәтәләр... Алга таба ни килеп

чыкмас?.. Аллам сакласын!. Халык куркуда...

«Юк, мин әле «теге»не чыгармый торачакмын», – дип, үз-үзенә ант итеп

куйды ул эченнән генә. Шулай тынычрак булыр...

Ләкин... Ләкин һаман шул сорау кала бирә:

Нишләргә?

Бу сорауларга җавапның әле табылганы юк. Шәрәфи билгесезлектән

җиңелчәрәк сорау белән чыкты:

– Хөрмәтле тамашачылар! Кайда йөри икән анда безнең режиссёр Зирәк

Мудриевич белән Җәмгыять Иваныч?

Шулчакны залның арткы ишегеннән, югалганнар килеп керделәр. Режиссёр

зур эш кылгандай сүзен башлады:

– Менә Җәмгыять Иванычны буфеттан эзләп таптым. Спектакль карамыйча

кәеф-сафа корып утыра.

– Чәй эчәме? – дип сорап куйды Шәрәфи, аларга карамыйча.

– Исертә торган чәй икән шул.

– Җәмгыять үз ролендә, – дип әйтеп куйды Хәмзә дә.

– Безнең җәмгыять белән бу Җәмгыять Иванычның бернинди аермасы юк,

монысы беренчесенең продукты гына!

Сәхнә артыннан подноска коньяк шешәсе кырыйлап чәркәләр тезгән Наный

ханым килеп чыкты. Аны күрүгә Шәрәфи:

– Кире керт! – дияргә мәҗбүр булды.

– Хәмзәнең күчтәнәче. Тәкъдим итмәсәк, уңайсыз, диюем.

– Кирәкмәс, әнә Җәмгыять Иваныч нинди булган?

Җәмгыять Иваныч, бераз кәпрәебрәк, соңгы елларда сүздә ирешелгән

уңышлар турында фикерләр ыргыта башлады.

– Икътисад үсә!

Хәмзә аның һәр әйткән сүзенә җавап биреп бара:

– Аның үсү күрсәткече – безнең буш кесә!

– Тормыш яхшыра! – Синеке!..

– Байлар арта.

– Бомжлар да...

– Миллиардерлар күбәю – горурлык!

– Минемчә – хурлык. Миллиардерларның үрчүе – җәмгыятьнең череп

таркалуы ул!

– Нәрсә, миңа ябыштыгыз?! Аңламый дип беләсез мәллә минем белән нәрсә

эшләргә маташуыгызны? Теге дөньяга олактырмакчы буласызмы?

Сез – журналистлар, минем беренче дошманым, – дип, ул Хәмзәнең якасына

барып ябышты.

Режиссёр Зирәк Мудриевич белән Шәрәфи аларны аерып ыргыттылар.

Хәмзә һаман тынмый:

– Әйе, иптәш Җәмгыять Иваныч, журналист һәм язучы буларак, мин әле

сезгә дошман гына түгел, пенсионер буларак нагрузка да. Без сезнең турыда

язабыз, ләкин сез аны бастыртмыйсыз, чөнки анда дөреслек бөрки. Ә пенсияне

безгә эткә сөяк ыргыткан кебек кенә ташлыйсыз, анысын да бирәсе килмичә

генә. Әмма, бер шагыйрь язганча, шуны белегез:

Сез очарсыз биек болытларга,

Һаваланып күктә йөрерсез;

Ни кыланып йөрсәгез дә өстә,

Барыбер кайтып, гүргә керерсез!

Менә шулай, Җәмгыять Иваныч, сез халкыбызның каргышында. Кешеләр

сезгә бәддога укый. Барыгыз, бар, тагын берәр затлы нәрсә чөмерегез дә,

диңгезләр, дәрьялар буйлап сәяхәткә ычкыныгыз. Йөрмәгез монда, ачу китереп,

халык арасында нәфрәт тудырып. Имеш сез – гади, үз кеше. Гади түгел сез –

халык бавырына төшкән яман шеш! Вәт шул!..

– Бу сүзләреңне чамалап әйттеңме?

– Әйе, салкын баш, аек акыл белән. Миңа һәрвакыт уяу булырга кирәк.

Югыйсә, сезнең ялчыларыгыз һәр почмакта бәреп китәргә чамалап торалар.

– Үкенерсең бит?!

– Күп тукмадылар инде. Бар кит, юлыңда бул!

Җәмгыять Иваныч, йодрыгын төйнәп боларга усал караш ташлады да,

аумаклап, сәхнәдән чыгып китте.

Шәрәфи, аны тыңлап алҗыганлыктан, янәшәсендәге кәнәфигә утырды.

– Уф, Хәмзә, син дә ярсырсың икән...

– Соң үзең күреп торасың ич, җанбиздергеч бәндә.

– Туфан Миңнуллин әйтмешли, халкы нинди – депутаты шундый инде.

– Халыкның шундыйлыгы җәмгыять торышына бәйле, Шәрәфи дус.

Җәмгыяте нинди – халкы шундый, дип өстәсәк дөресрәк булыр.

– Фикереңне бүлмим, сөйлә, кәнәфидә ятып тыңлыйм. Синең фәлсәфә –

минем уйларым кайтавазы.

– Тыңла, алай булгач. Театр ул – тормыш, дибез. Әйе! Гаяз Исхакый да

барлык әсәрләрен тормыштан алып язган. Әйдәгез, без дә бүгенге тормыштан

театр ясап карыйк әле. Әлбәттә, дөреслекне чагылдырып. Әгәр театр чын

сәнгать жанры икән, ул нәкъ шул принципка таянып эшләргә, иҗат итәргә

тиеш. Театрга хезмәт итүчеләрнең вазифалары да шушы нигездә гамәл кылырга

хаклылар. Шулаймы?

– Шулай.

– Әмма бүгенге театр – чордан, аның максатлы юнәлешеннән читтә кайнаша.

– Мин бүген нәкъ шул фикерләр белән тулган башымның чатнавын тыя

алмыйча чәчрәп чыктым бит инде сәхнәдә.

Шәрәфи яткан җиреннән сикереп үк торды.

– Без һаман, классикага таянган булып, халыкка киләчәктә нишләргә

тиешлегебезне аңлатырга тырышабыз янәмәсе, югыйсә әле бүгенгесен дә

аңламыйбыз. Йә, кайсыбыз әйтә ала, без бүген нинди җәмгыятьтә яшибез?

Капитализмдамы?.. Әйтүче юк бит!.. Капитализм шикелле... Чөнки безне

талыйлар... Байлар бар, ярлылар күп, дөресрәге, ил тулы хәерче. Минемчә

без әле төзелеп тә, укмашып та бетмәгән җәмгыятьле илдә яшәгән булып

маташабыз. Күмәк һәм төп максатыбыз юк. Һәр кешенең күңелендә ничек кенә

булса да бераз юньлерәк яшәү өчен акча табу. Акча – король! Акча – патша!

Акча – император!

Кая әле безнең режиссёр! Керсен әле монда! Эчтәлекле, мәгънәле сөйләшү

барганда иң беренче ул булырга тиеш бәхәс эчендә. Алга таба ничек яшәргә,

эшләргә, иҗат итәргә кирәклеген ачыклыйбыз бит.

Шул арада Зирәк Мудриевич пәйда булды. Якында гына йөргәндер. Аның

эленке-салынкы кыяфәтен күреп, Шәрәфи:

– Нәрсә, үпкәләдең мәллә, борыныңны салындыргансың? – дип сорап,

шелтәле сүзләренә күчмәкче иде, тегесе бүлдерде:

– Бүгенге җәнҗалдан соң мине һичшиксез эштән куачаклар! – диде,

еламсырап.

– Кем кусын сине? Синең бит дөньяда бар икәнеңне дә белмиләр. Кайчан

түрәләрнең спектакльләргә йөргәнен күргәнең бар, бер шагыйрь-депутат

белән спикердан башка һәм менә бүгенге әтрәк-әләм Җәмгыять Иванычтан

кала.

– Монысының әле беренче генә килүе, – дип, җөмләгә дөреслек кертте

режиссёр. – Театр карый белмәгән башы белән.

Шәрәфи кире өзелеп калган фикеренә кайтты:

– Кумыйлар. Алар сине түгел, мине дә белмиләр инде. Элеккеләре эштән

китте, ә балалары татарча белми, гәрчә әтиләре үз кәнәфиләренә аларны

утыртып калсалар да.

Бөек артист, нәрсә уйлаптыр, Зирәк Мудриевичның башыннан сыйпап утыра

башлады. Алда әйткән сүзләренең дөреслеген сюжетка сала, күрәсең. Шуны

сизепме, режиссёр уңайсызланып әйтеп куйды:

– Шәрәфи Шиһапович, ичмасам, халык алдында мине юатып башымны

сыйпап утырма инде, бала-чага диярләр, тагын... әллә ниләр уйларлар.

– Хөрмәт итеп, яратып шулай эшлим мин сине, театрга бөтен көчеңне,

күңелеңне бирәсең бит. Татарның бөтен классикасын куеп чыктың, яңа

авторларны куандырып торасың. Җәмгыятебездәге җитешсезлекләрне

ара-тирә тамашачыларыбызга күрсәткәлисең. Эчүчелек, аерылышулар,

наркомания... һәм төрле шырдый-бырдыйлар... Андыйлары да кирәк әлбәттә,

менә аларның хәзер килеп чыгуында кем гаепле һәм нишләргә кирәк икәнлеген

кыегайтып кына булса да күрсәткән спектакльләребез аз. Менә син, хөрмәтле

режиссёрыбыз Зирәк Мудриевич, мең спектакль куярсың, исемеңне дә отып

калмаслар. Ә менә, мин әйткәнчә, берәгәйле берне чыгарырсың – мәңге

онытылмаслык булыр. Бәлки бер генә көн куярга өлгереп тә! Белдеңме?!

– Белдем, ди. Шәрәфи Шиһапович, андый әсәрне башта кем яза әле –

билгесез, бу бер мәсьәлә; икенчедән аны бер куеп данлыклы да булдым ди,

шуннан соң ничек яшәрмен? Беркая да эшкә алмаячаклар, гаиләне ничек

туендырыйм. Дурак, син, диярләр! Менә шул.

– Димәсләр!

– Синең үзеңне бер куганнар иде түгелме соң?

– Булды андый хәл. Театрдан китәргә туры килсә дә, югалып калмадым.

Илһам Шакиров белән гастрольләрдә йөрдем. Театрдагыга караганда акчам

күбрәк иде.

– Ярый да синең шундый талантың бар: юмор сөйлисең, монологлар,

скетчлар уйныйсың... Пушкиннарның, Лермонтовларның «тегенди-мондый»

шигырьләрен тәрҗемә итеп көлдерәсең.

– Шундый булырга сиңа да беркем комачауламый. Талант болай гына килми

ул, аны гомерең буе тупларга, баетырга кирәк.

– Ә менә минем кебек кеше ни кыра ала?

– Әй, дустым, беткәнмени балтага сап?.. Барасың да бер театрга, куясың

шундый спектакльләр! Билгеле, тормыш таләпләрен күтәрә торган пьесалар

тапсаң. Агылачак халык, агылачак! Монда, министрлык кендегенә бәйләнеп

театр тоту, бик җиңел нәрсә түгел ул?.. Аңлыйм. Ярый, икебезне дә театрдан

куу өчен җитәрлек контрсүзләр сөйләдем.

Шәрәфи Шиһапович, әйдә, теге тәрҗемәләреңнең берәрсен сөйлә халыкка,

сине дә эштән куачакларына шигем калмасын.

– Ярамый, сәхнә нәфислекне ярата. Мин түрәләрнең банкетларында күп

сөйләдем инде аларны. Анда сөйләгәннәрем дә миннән үч алырга җитәрлек

инде.

Шәрәфи җырга күчте:

Элек ачык сөйли идек,

Кыенлашты тик быел.

Себер китәсең килмәсә,

Күп сөйләвеңнән тыел.

Эх, алма кортлады.

Бу дөньяга бер туып та

Рәхәт яшәп булмады.

Бу җыр күңелләрен канәгатьләндереп бетермәде, ахрысы, Зирәк Мудриевич:

– Әлеге җырың шәп синең, әйдә, тагын бер көйгә, – дип, җырлый-җырлый

биюгә күчтеләр.

Мин, Шәрәфи, шаян кеше,

Шаяннар аз мин ише.

Шаяру, көлү, төрттерү –

Абзагызның төп эше.

Шәр-шәр, шәр-шәр,

Шәрәфи, хи-хи... шәрә.

Шәрәфидән көлә-көлә,

Каласыз бит шәп-шәрә!..

Шәрәфинең сулышы капса да күңеле күтәренке, ул режиссёрга баш

бармагын күрсәтеп:

– Мудриевич, без әле синең белән байтак әһәмиятле эшләр майтарачакбыз,

– дип, кәнәфиенә ауды.

Җаныеның хәле беткәнне тоеп, су һәм тастымал тотып, Наные килеп чыкты.

– Җаный, нигә шул хәтле сикерәсең инде. Бала-чага түгел бит шул хәтле

котырырга. Сине дә әйтер идем инде, Зирәк Мудриевич, сиксән яшьлек

әртисеңне үрле-кырлы сикертмәсәң.

– Без уртаклык таптык, Наный ханым!

– Минем өчен Шәрәфи Шиһапович уртак түгел шул, ул – бердәнбер!

– Бүген спектакль бик авыр бара, бераз күңелне күтәреп, җырлап-биеп

алдык.

Шәрәфи урыныннан күтәрелеп:

– Нишләп авыр барсын, бик әйбәт бара!

– Әйбәт бара, Җаный, әйбәт бара...

***

Шәрәфинең хатыны алтын аның. «Җаный», дип кенә тора, «борчылма!» –

ди бит. Булса иде бар хатыннар да шундый. Карл Марксның хәләл җефетенә

охшаган ул. Марксны гел көйләп, җайлап, кадерләп кенә торган хатыны. Җиде ел

аерым торганнар ди өйләнешкәч. Җиде ел Алманиядә укыганын көткән ялгызы,

һич хыянәт итмичә, сагынып, сагышланып, өтәләнеп, хатлар язып көткән. Үзе

капиталист кызы, югыйсә. Кайткач менә дигән итеп тормыш корганнар, ике кыз

үстергәннәр. Шәрәфинеке – «Җаный», – дип эндәшсә, Марксныкы – «Женни»

икән. Бар инде ул бәхетле парлар. Шәрәфи бит аны ике кыз арасыннан сайлап

алган. Үзе сөйләве буенча, беренчесе – бик талантлы, киләчәктә атаклы театр

артисткасы булачак чибәр кыз. Икенчесе – гади авыл кызы, үзенә караганда күпкә

яшь, әмма сылу, чибәрлеккә дә беренчесеннән калышмый торган нәфис зат –

шушы «Җаный» дип эндәшүчесе. Тегесе «өйләнешүне берәр елга кичектереп

торыйк» дигән. Шәрәфи әйтүенчә, күрәсең, берәр баерак кияүне күздә тотып

йөргәндер – шундый шарт куйган. Әле «Наный» булырга өлгермәгәненнән:

«Ашарга пешерә беләсеңме?» – дип сорагач, анысы: «Өйрәнермен!» – дип җавап

бирүен Шәрәфи бик яраткан. Менә шуннан соң матур гына итеп яшәп киткәннәр

һәм хәзергә хәтле сокланып туймаслык гомер кичерәләр. Күзләр генә тимәсен

инде, ярабби Ходаем! Кулларына гел дару белән йотып җибәрергә су шешәсе

тотып йөри бит ул Шәрәфи өчен. Койган да куйган Женни менә – үзенең бөтен

тормышын ире белән бергә, кулга-кул тотышып революцион эшкә багышлаган

шул Ауропа кызы. Наный да ире өчен җанын кызганмый торган чын Шәрык

алиһәсе! Фани дөнья Фәрештәсе!

Әнә, сәхнәгә башын тыгып, тагын бер мәртәбә Җаныен барлап алды.

Ире тагын режиссёр белән гәпләшә. Кызып-кызып нәрсә турындадыр

сөйләшкәндә, Шәрәфи кинәт хатынына:

– Наный, мин бераз һавага чыгып керәм, югалтма! Озак тормыйм, – дип

әйтеп куйды.

Ялт итеп атылып чыккан Наные кунакка гына киеп йөри торган казакиен

Җаныеның иңенә салды.

– Матур итеп йөр! Кайтуыңа нәрсә пешерим соң?

– Өчпочмакларың тәмле була синең? Хәер, нәрсә кылансаң да яратып

ашыйм бит инде, Наныем!

– Ярар, берәр нәрсә әмәлләрмен. Озак йөрмә! Бу тирәләрне генә әйлән!

Телефоныңны алдыңмы?

– Әйдә, киттек! – дип, Шәрәфи Зирәк Мудриевичкә кул изәде.

***

Шуларның эзенә үк басып диярдәй, залдан сөйләшә-сөйләшә Хәмзә белән

Җәмгыять Иваныч сәхнәгә күтәрелделәр.

– Сиңа нәрсә җитми, Хәмзә, жить надоела что-ли в конце концов? Ә?

Әйт?.. Эшлибез! Безнең өстән язасың да язасың... Җитте!.. Түземлекнең чиге

була. Мондый чакта синдәйләргә ике төрле генә чара кулланалар: җә телеңне

кисәләр, җә – психбольница!

– Беләм. Бик каты кыланасыз. Бер тапкыр инде шулай булды. Синдәй

берәүгә: үзе язучы, үзе композитор, үзе биюче дигәндәй, алай гынамы соң –

депутат, җирле олигархка эләктем мин. Бөтен артистларны сатып алган кеше

ул. Кая артистларны гына, композиторларны, язучыларны, сәнгать өлкәсендә

эшләүче байтак куштаннарны кармакка эләктерде. Кармакның очында дефицит

колбасалар, сыр һәм башка фәлән-төгән, күбрәк акча инде, әлбәттә, кая алай

гына булсын – машиналар өләшә хәтта!.. Минем белән дә байтак сөйләшүләр

алып барды ул, ләкин тәкъдим иткән шартларына күнмәдем. Тик шулай да

бер каптым.

– Ә-ә, майлы калҗа кызыктырдымы? Барыбызның да тәмле ашыйсы килә!

– Тукта әле! Сөйләп бетермәдем бит. Ул сабантуйлар үткәрергә ярата иде,

үзең беләсең.

– Кемне сөйлисең син?

– Үзең дип белдең мәллә?

– Төрттереп, ачуны китереп әйтәсең бит. Астыртын итеп.

– Сез бөтенегез бертөсле, бу син түгел, ләкин нәкъ синең төсле. Тыңла!

– Әйдә, әйдә, түзәм, сайра! Тик авызыңны чамалап ач!

– Куркытам, дип уйлыйсың инде син мине, уйлап чыгарган хәл түгел –

булган вакыйга. Янама!

Сабантуй үткәрә бу. Сценарий язарга кирәк. Шәһәр читендәге бер офисына

мине чакыра. Машина җибәргән. Иномарка. Җаным кыелып, ачуым килеп

барды. Кем инде ул? Ит комбинаты директоры Мөнирович әйтмешли: «Бер

«Кояш» сүзендә биш хата ясый. Миндә шофёр булып эшләгән надан бит ул».

– Ничек инде «Кояш» сүзендә биш ялгыш ясап була?

– Үзең санап кара. Менә син ул сүзне ничек язар идең? Хәрефләп әйт.

– «К», «Ы», «Я», «Ш».

– Молодец, синеке берәү генә икән әле ялгышың. «К» хәрефеннән соң «О»

языла.

– Аңа карап, Кояш үзенең яктыртуыннан туктамый бит.

– Туктамый туктавын, ләкин ул сездәй наданнар...

– Чамалап ач дидемме авызыңны?..

– ...Безграмотныйлар җир йөзендә күбрәк булган саен Кояш тизрәк сүнәргә

мөмкин. Чөнки сез дөньядан күбрәк алырга күнеккән, ә үзегездән бирергә

кирәген белмисез. Чөнки сезнең каныгызда – Акча дигән вирус.

– Карале, бу керпеләр ничек «нитешәләр» дигәннән...

– Сезнең уегызда акча белән шул «нитешү» генә бугай...

– «Кояш» сүзендә ничек итеп биш ялгыш ясап була соң, гел шуны уйлап

утырам.

– Ул «К» хәрефеннән соң «катылык билгесе» куйган, аннан соң «ы» хәрефе,

«кыска И», «А» язган да «ш» дан соң «нечкәлек билгесе» өстәгән.

– Анасын сатыйм!..

– Менә шундый сезнең братлар!

Ярый, сценарий язарга чакырган дидем бит. Килдем. Колагыннан телефоны

төшми. Әле берсе шалтырата, әле икенчесе, аннан соң үзе тотына. Миңа вакыты

юк. Кайттым дә киттем җәяүләп, шәһәргә хәтле ике чакрым бар. Атлыйм, артка

карамыйм да. Инде автобус тукталышына җиттем дигәндә шофёры куып җитте.

– Нишләп киттең? Шеф чакыра – ди.

– Соң, – мәйтәм, – инде ике сәгать көттем бит.

– Зинһар өчен, әйдә, утыр, сине алып кайтмасам эшеңнән куам, диде.

Шофёрны кызганып кире киттем. «Эш, вакыт тыгыз, тегеләй-болай, гафу

ит?!» – дигән була.

Кыскасы, яздым мин моңа егерме биш битлек сценарий. Шалтырата бу:

– Булдымы?

– Булды.

– Кил, машина җибәрәм.

Бардым. Миннән гафу үтенә-үтенә һаман телефоннан сөйләшә. Ай, шул

хәтле кирәкле кишер яфрагы булып кылана инде. Әйтерсең лә ансыз дөнья

тәгәрмәче әйләнми. Аякларын атландырып киң кәнәфиенә чумып утыра, эш

өстәлендә ятып сөйләшә, ревматизм дигән була, тәмәке төтеннәрен боҗралатып

очыра, Ленин кебек подтяшкасын чиерттергәләп йөри, ә өстәлендә кемдер язып

биргән калын җырлар китабы ята. Бары бер китап... Аныкы! Композиторларга

сызгырып язган җырлар алар!

Карале, син яздырдыңмы әле үзең турында берәр эпопеялы бестселлер?

– дим.

– Нәрсә соң ул?– ди.

– Иң күп басыла һәм укыла торган китап. Рәсем тулы альбом булса да

ярый. Хәзер байлар үзләрен мактатып шундый китаплар чыгаралар. Менә ул

президент белән төшкән, менә аның океан дулкыннары өстендә тибрәлгән

лайнер палубасында төшкән рәсеме, менә ул Маркиз утрауларында, Таиландта,

космоста... Анда булганмы ул, юкмы, анысы мөһим түгел, шунысы факт –

фотосы бар. Кайберләрегезнең бит Айда, Марста төшкән кеше ышанмаслык

сурәтләре кергән ул фотоальбомнарга. Янәшәгездә хатыныгызмы ул – җен

белсен... Әмма ләкин, күз явын алырдай чибәркәйләр. Ну типтереп тә карыйсыз

инде, малай!

– Ә, кәк же! Бер генә яшибез дөньяда! Кояш кайда, без шунда!

– Сүзен дөрес язмасагыз да...

– Дөрес язылмаган законнар да бар бит әле, «Кояш» сүзе генә түгел.

– Ә менә монысын син хак әйтәсең. Беләсең, шуларны үзеңә яратып

кулланасың, файдаланасың, кабахәт!

– Үпкәләмим, әйт! Шулай итмәсәк без байый да алмаган булыр идек.

– Менә синең кебек кабахәт турында сөйләп бетермәдем бит әле.

– Дәвам ит, ихтыярың...

– Бушады, ниһаять. Телефонын тәхетенә ыргытты. Сценарий укыганымны

тыңлый.

«...Сабантуй – халкыбызның бик ерак гасырлардан бүгенге көнгә хәтле

сакланып килгән иң зур бәйрәме. Аны борынгы болгар бабаларыбыз ислам

динен кабул иткәнгә чаклы дәверләрдә үк үткәргәннәр. Гадәттә, Сабантуй

язгы кыр эшләре ...»

Ул мине бүлдерде.

– Иртәгә кил, мин сиңа үзем сценарий язып бирәм, – диде.

Менә сиңа мә! Үзе яза икән бит! Нигә мине аптыратып йөртә. Үзем дә

җүләр! Никләр риза булдым соң? Ярар. Кызык бит, нәрсә язар икән, белермен.

Икенче көнне төш вакытында тагын мине килеп алдылар. Бардым. Утырам

карап. Кайда икән соң моның сценариесы? Әллә берәрсе язып бирде микән?

Бик җитди кыяфәт чыгарып, эндәшми генә өстәле янында йөренгәннән соң,

шакмаклы дәфтәр битенә язылган бер кәгазьне алды кулына.

– Мә, – ди.

Укыйм. Биш-алты җөмлә генә. «Сапан туйы сәгыәт ун икедә башлана.

Перизидинт киләсе пулгач Хамзә калхусчылар утырган арбада гармун уйнатып

бара. Фылак күтәрелә».

– Әйбәт бит инде. Кыска һәм җайлы.

– Шәп, синең сценарий буенча үткәрербез, – дидем. Миңа ул Сабантуй

мәйданына каратып ясалган сәхнәдә концерт алып баруны да йөкләгәннәр иде.

– Ну, ничек үтте бәйрәм?

– Әйбәт. Хәбәр иреште, президент килә, дип. Мин, гармун күтәреп, арбага

менеп бастым. Колхозчылар җырлап җибәрде. Ат шәп! Куркуыннан атылып

китте, мин чак кына арбадан очып төшмәдем. Дилбегә тотучы атның муенын

шатырдатып тәртәгә кыскач, тизлек җайланды. Түрәләр утыра торган тирмәнең

балконына күз төште. Президент елмая. Шеф канәгать! Мәйдан эчен яңгыратып

өч әйләндек тә, читкә чыгып, арбадан коелдык. Мин сәхнәгә менеп киттем.

Дөңгердәтәбез генә җырларны. Шеф борчулы йөз чыгарып килеп җиткән.

– Сабантуй флагын күтәрергә кирәк, флаг юк, – ди.

– Кирәктер шул, – мәйтәм. – Табыгыз, күтәрегез!

– Кемнәр күтәрергә тиеш?

– Үткән елгы батырлар.

– Кемнәр соң алар?

– Анысын син беләсең инде. Синең сценарий буенча бара бит бәйрәм.

Мине тыңлап утырган Җәмгыять Иваныч сүгенеп үк куйды:

– Анасын сатыйм. Президент алдында хур булган бит бу.

– Минем анда ни эшем бар! Аның сценариесы буенча бара ич бәйрәм. Үзең

дә хупладың, шәп язылган, кыска һәм җайлы, дидең.

– Мин каян белим аны...

– Кеше кесәсенә керә беләсез, ә шуны белмисез, мелочына хәтле кырыпсебереп аласыз. Сәнгатьтә мелочь юк. Шуңа күрә сез язучы, җырчы, рәссам,

биюче, композитор эшен вакка саныйсыз. Сәнгать шалапайлар эше дип уйлыйсыз.

Ярый, флагын да, күтәрүчеләрен дә тапканнар...

– Шуннан?

– Шуннан нәрсә кирәк?.. Әйт әле үзең?..

– Мин каян белим.

– Белмисез шул. Гимн кирәк күтәргәндә уйнатырга!..

– Анасын сатыйм! Ул да юкмы?..

– Юк. Аның сценарие буенча бара бит.

– Бетергәнсең син моны.

– Мин бетермәдем. Син һәм синең кебекләр, сез тудырган вазгыять, мохит,

җәмгыять галәмәте бу. Сез ахмаклар, сез кабахәтләр ясаган тормыш бу,

Җәмгыять Иванычлар! Белдеңме? Сезнең сценарий буенча яшибез... Рәсәйне

нинди ил диләр әле – Ахмаклар иле, диләрме?! Сез шуның вируслары!

– Җитте! Авызыңны тегеп куярга да күп сорамабыз, һәм үзеңне дә кайда

илтеп тыгарга...

– Юлыңда бул!..

 

Дәвамын монда укыгыз: "Казан утлары" 12 сан, 2018 ел.

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: