Шамкай (бәян)

Аны белмәгән кеше юк

Әгәр Шамкаев Рәшит булмаса —

Шамкай да булмас иде.

Минтимер Шәймиев

 

Кем соң ул? Каян чыккан исем? Исемме ул, кушаматмы?

Үзе турында чыгыш ясаганда, ул: «Шамакайдан ерак китә алмаган Шамкай!»

— дип җиффәрә. Мишәрлеге белән исә тәбәнәк, юан, килбәтсез гәүдәсе

белән мактана, калын кашы белән горурлана, һич көтмәгәндә җырлап-биеп

тамашачыны мөкиббән китерә. Мәзәк сөйләве үзе бер тамаша.

Исемдә түгел хикмәт — җисемдә!

Бу җисемгә соңгы вакытта байтак тел-теш тигезәләр. Үзе әйтмешли, «авыз

чайкыйлар». Көнләшәләр дә инде... Әйе шул: ул бик актив, аны концертларда,

юбилейларда, мәҗлесләрдә катнашырга чакыралар, ничә карама телеэкраннарда

балкый, сабантуйлар түрендә дә Шамкай. «Кайвакытта үтүк табасында да шәйлим

мин аны», — ди Шәрәфи. Шамкайны белмәгән кеше юк. Әйбәтме, начармы

— анысы башка мәсьәлә. Шунысы ачык: ул — милли мөлкәт. Милләт кочагында

барлыкка килгән, аның хозурында канатланган, алкышларында үсенгән. Шамкай

— татарның көзгедәге чагылышы. Ләкин милләтнең хәзергесе һәм киләчәге

Шамкайда булсын диясем килми, дөресрәге, Шамкай тасвирлаганча, Шамкай

сөйләгәнчә... Аның мәзәкләрендә безнең яшәешкә, тормышка каһкаһә ята.

Вазгыятьне, гамәлләрне ул уч төбенә куеп, «менә без шушындый» дип кенә

бирә. Инде шул билгеләмәдән соң үзебез нәтиҗә ясарга тиеш. Без бит үзебез

дә Шамкай көлдергәндә, бот чабып, күз сөртеп, коелган тешләрне күрсәтмәс

өчен авыз каплап кына утырабыз. Анда-монда «ай-яй оятсыз анекдот сөйләде»

дип, өйгә кайткач, оялып, нәтиҗә ясыйбыз. Күп тә үтми, яңадан өелешеп, хәтта

балалар белән, концертына ыргылабыз. Кем кушкан безгә анда балаларны йә

булмаса әниләрне, әбиләрне алып барырга? Кем тәрбияли ул балаларны? Без

— үзебез бит. Шамкай мәзәкләреннән начарлык кына эзләп утырырга кирәкми.

Әйтик, оятсызрак сөйләнә торган җирендә кешенең әдәпсезлеге, түбән культурасы

чагыла, әхлакка төреп сөйләнә торган урыннарында безнең кайбер җитәкчеләрнең

булдыксызлыгы, наданлыгы күрсәтелә, исерекләр булып кылануы бу социаль

төркемгә мыскыллы көлү аша көчле нәфрәт уята.

Менә шушы нечкәлекләрне галәмәт оста чагылдыра белүенә сатылабыз

без Шамкайга! Юкка әйтелми: «Дөньяда да, урыста да мондый артист юк,

татарда да ул берәү генә!» — дип. Ничек шулай ургылып популяр булды соң

әле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының ким-хур

булмаган элеккеге артисты Рәшит Шамкаев? Аны хәзер белмәгән татар кешесе

юк. Театрдан китсә дә, танылуы һаман үсә. Юкка китте бугай, дип уфтанып та

куябыз кайчакта. Нинди рольләр уйнады, нинди образлар тудырды бит! Галимҗан

Ибраһимовның «Тирән тамырлар»ында Григри — керәшен татары образын гына

исегезгә төшерегез. Әле ул — Шамкайның чын артист түгел, сәхнә эшчесе булып

йөргән чагы. Ну уйнап та күрсәтте инде бу рольне. Хәтта Мәскәүдән килгән

комиссиянең бер яһүде, спектакльне тикшергәнче үк, урыныннан торып:

«Товарищи, прежде чем обсуждать спектакль, покажите, пожалуйста, того артиста,

который играл Григри — крещённого татарина», — дип сораган. Безнекеләр: «Он

у нас рабочий сцены», — дип әйткәннәр. «Как, у вас и рабочие так играют?!»

— дип гаҗәпләнгән теге яһүд. Икенче көнне үк Шамкайны 62 сум 40 тиенлек

окладка утыртып, «ярдәмче артист» дип, театрда приказ чәпәгәннәр.

Шамкайга нинди генә рольләр бирелсә дә, ул аларны күпертеп уйный.

Менә, күз алдына китерегез: «Портфельле кияү» спектакле бара. Шунда ул чыга

да, самогонның гайрәтен күрсәтү өчен, авызыннан керосин бөркеп, ут төртә.

Билгеле, халык шакката инде бу могҗизага.

Артистлар арасында, гадәттә, «отсебятина» дигән тискәре нәрсә бар, ягъни

үзеңнән кушу. Бу нәрсәне куллануны режиссёрлар тыялар. Әгәр дә мәгәр,

кайберсе бик отышлы була икән, режиссер кайчакта килешергә дә мөмкин,

«Зәңгәр шәл»дә бер күренеш бар — урмандагы качкыннар. Соңгы өлеш

тәмамланганда, Илдар Хәйруллин белән Хәлим Җәләл «сальто» ясыйлар.

Менә шунда Шамкай өстәл өстенә утырган җиреннән, кызып китеп, ике

кулына сикереп төшә дә музыкага тыпыр-тыпыр биергә тотына. Шамкай уйлап

чыгарган бу алымны Марсель Сәлимҗанов үзе дә хуп күрә һәм әлеге күренешне

шушының белән тәмамлап, пәрдәне ябып куя торган итә.

Шамкайның мутлыгына таянып, кайчагында Сәлимҗанов аңа шаян эпизодлар

тәкъдим иткәли. Комсомолец Пүләнне уйнаганда, Марсель Хәкимович аңа:

өстәлдә йөргән чебенне тот та ботын йолкып утыр, ди. Бер-ике репетициядә

Шамкай ул әйткәнне эшләп утыра, ләкин соңыннан булмаган чебен тунауны

оныта. Марсель дә бу мәсьәләне кузгатмый. Берзаман, байтак спектакльләр

уйналгач, искә төшә бит бу нәрсә. Шамкай, өстәлдә йөргән чебенне күз алдына

китереп, учына себереп ала да менә утыра ботын умырып. Янындагы Дунаев

телсез кала, Хәлим Җәләл нишләргә белми, бөтенесе — өнсез. Менә-менә

спектакль өзелә дигәндә, көчкә ерып чыгалар. Шунда сәхнә артына Марсель

Сәлимҗанов йөгереп керә дә, бик каты ачуы килеп: «Нигә син анда чебен ботын

йолкып утырасың?» — ди. «Соң, үзегез кушкан идегез бит», — дип җавап кайтара

Шамкай. Сәлимҗанов кулын селтәп китеп бара. Исенә төшкән бугай.

Шамкай театрда характерлы рольләрне уйнау остасы булды. Үзе әйтмешли,

ул беркайчан да зур-зур рольләргә дәгъва кылмый һәм бервакытта да рольсез

утырмый. Бу яктан ул Марсель Сәлимҗановны зур хөрмәт белән искә ала

һәм аңа рәхмәтле. Ләкин пенсия яшенә җитеп, башкалар шикелле театр

кырыендарак урамнан фатирлы була алмавына күңеле кителә. Театрга тамашачы

Шәүкәтне, Шәрәфине, Таҗине, Нәҗибәне, аны һәм тагын берничә шундый

яраткан артистын күрергә дип килә иде бит. «Директорыбыз Шамил Зиннурович

та минем гозер буенча йөрмәде түгел, йөрде», — ди ул. Ләкин бездә бит, бөек

шәхеснең язмышын ниндидер билгесез бер «винтик» хәл итә дә куя. Парадокс

— бөтен халыкка ошый Шамкай — тик «берәүгә» генә ошамый. Китте Шамкай

театрдан, үпкәләп түгел, пенсиягә чыгып, ләкин югалып калмады.

...Без инде сугыш балалары, дип башлады ул бервакыт үзенең тормыш юлы

турында сөйләүне, биш яшькә хәтле сугыш эчендә үстек. Тамак туя торган чак

түгел, ачлык-ялангачлык, юклык... Шуңа чыныккан да инде без.

Бервакыт безнең Ярмәккә Минзәлә театры килде. Мин артистларның

уйнаганнарын исем-акылым китеп карап тордым. Ул Хәй Вахитның «Беренче

мәхәббәт» дигән пьесасы иде. Артист буласы килү теләге йөрәгемне яндырып

алды. Шуларга ияреп Минзәләгә үк киттем. Андагы бер артист, исемен әйтмим

инде, мине «йөрмә монда күз алдымда буталып» дип этеп кенә җибәрде. Миңа

ул йолкыш песи баласын куып җибәргән кебек булды. Ләкин анда Сабир абый

Өметбаев бар иде. Аның киңәшләре минем алдагы тормышымда, иҗатымда

маяк булып барды. «Улым, — диде ул, — сез бит мишәр, телегез мишәрчә, театр

өлкәсендә чиста татарча сөйләшергә кирәк». Мин әйтәм: «Өйрәнермен, Рәшит

Ваһапов егерме ел җырлап та һаман мишәр булып калган», — дим. Шулай итеп,

мин елый-елый трактор «дустым» янына кайтып киттем.

Вакыт үтә торды. Минем «чи-пи» килә торган приёмнигым бар иде, шуннан

Казанны тоттым. Казан каласында театр училищесы эшли, үзенә сәләтле

яшьләрне чакыра, дигән белдерү ишеттем. Сөхәриләремне киптердем дә вагон

тамбурына сикердем. Казанга сыпырдым. Килеп җиттем дә, училищега бардым.

Алмаска булдылар: кыяфәт юк, авыл малае, буй кыска — Ходай бирмәгән.

Ширияздан Сарымсаков, моннан нинди артист чыксын, дигән... Ләкин Празат

абый аңа каршы төшкән, без укытабыз аны, син укытмыйсың, дигән.

Бар чүтеки әйбәт кешеләр!

Театр училищесында уку миңа, ни дип әйтим, инешне йөзеп чыккан кебек

кенә булды: мәтәлчек атарга кушсалар, ике кул белән йөгерә идем.

Минзәләдәге сөйләшүдән соң татар теленә нык игътибар итә башладым.

Чиста итеп татарча сөйләшергә өйрәндем. Училищены тәмамлагач, Минзәләгә

барырга максат куйдым, мин шул театрда эшләячәкмен, дидем. Минзәләдә

яхшы эшләдем, әйбәт рольләр уйнадым, җибәрмәскә иттеләр. Ике елдан соң

Казанга әйләнеп кайттым. Театрга алмыйлар, һаман шул: кыяфәтем юк, буй...

Ләкин йөрәк зур, белеп торам, мин бит Гамлетлар уйнарга дәгъва кылмыйм,

миңа бәләкәй рольләр дә бик җиткән. Барыбер, мәйтәм, мин кирәк булачакмын!

Барыбер, барыбер...

 

Ярмәккә сәфәр

Ярмәкләргә кайтыр идем

Алмачуар ат җигеп.

Әгәр кулда атым булса,

Йөрмәс идем дә чыгып.

Рәшит Шамкай

 

Хәмзәнең «Биш татар» юмор төркеме белән концертлар куеп, акча эшләп

алган яңа «буханка»сы ипләп кенә Самара өлкәсенә юл тотты.

Җәйге көннәрнең иң матур чагы. Машина әле урман кырыйларына, әле

су буйларында тукталып, юлчыларын табигать белән хозурландырып бара.

Кырда игеннәр баш чыгарган, юл кырыендагы чирәмлекләрдә тузганаклар

пумалаланып, чәчләрен акка мандырган, һавада серкәләре кайный. Гомере буе

бал корты чагудан куркып яшәгән Сабир машинаның чираттагы туктавында

ян ишеген ачты да куаклыкка йөгерде.

— Мине ташлап китмәгез тагын! Теге вакытта да хур иттегез, — дип,

агачларның куерак җиренә кереп югалды.

— Тагын мунча себеркесе җыя торгандыр инде. Өченче мәртәбә туктата бит.

Әйдәгез, без дә бераз һава сулап алыйк!

Шәрәфинең табигатькә мөкиббәнлеген кем генә белми. Аңа ияреп Җәләл

дә баскычтан төште.

— Шәп бит, егетләр, һавасы, ә!

Тирәнрәк сулау өчен, Шәрәфи кулларын күккә чөйде.

— Аяклар оеган, — дигән булып Җәләй чүгәләргә кереште, гимнастика

ясый, янәсе.

— Кичә, Сабирның Балык Бистәсендә, глава мунчасының себеркеләренә

сокланып, гомер күрмәгәндәй чабынуына игътибар иткәнсездер. Иренми егет,

вакытны әрәм итми, җаен таба белә, — дип, Шәрәфи куаклыктагы Сабирны

мактап алды.

— Күрәсең, каен себеркесенең авырткан буыннарына шифасы тигән.

— Безгә дә комачауламас иде Ярмәктәге абыйга бер-ике бәйләм, — дип, әлегә

хәтле тавышы чыкмаган Рәшит алда утырып барган утыргычыннан төште.

— Ярый, Сабир җыйганнардан сайлап бирербез әле. Менә син, Рәшит, безне

алып кайтып авыл халкына изге гамәл кылырга уйлагансың. Ягъни мәсәлән,

авылдашларыңа олы хөрмәтеңне белдерәсең, рәхмәтеңне әйтәсең, истәлекләр,

хатирәләр аша үткән гомерләрен искә төшерәсең. Бергә-бергә үткән гомердә

кыенлыклар булгандыр... Җиңүләр, җиңелүләр... рәнҗешләр... Тормыш булгач,

бар да була. Ләкин менә шуларны лаеклы кичеп, берәүгә дә үпкә белдермичә,

ирешкән уңышларыңа, дәрәҗәләреңә таянып, аларга рәхмәтле була алу

— шәхеснең бөеклеген аңлата. Син бүген шуларның берседер!

— Шулай шул, тизрәк кайтып җитәргә иде, Искәндәр абый борчыла

торгандыр.

Рәшит сүзенә ияреп, барысы да машинага кереп утырдылар.

— Менә хәзер Сабир кулына берәр чәчәк тотып киләчәк. Карап торыгыз,

— дип сүзен дәвам итте Шәрәфи. — Отвлекающий манёвр...

Чыннан да, машинага таба каен себеркесе бәйләме белән кечкенә генә

зәңгәр чәчәк тотып Сабирның килүе күренде. Җырлаган була.

...Зәңгәр чәчәк минем төс ул,

Ал да түшеңә када!

– дип, Шәрәфинең түш кесәсенә кадап куйды.

Көлештеләр.

— Әй, егетләр, кичәге мәҗлесне әйтәм әле. Сәнгать җанлы, әдәбиятны,

артистны хөрмәтли белгән район башлыклары да байтак бит, ә! — дип Хәлим

Җәләл Балык Бистәсендәге әлеге сыйлауны яңадан искә төшерде. — Табын,

мин сиңа әйтим!.. Урман!.. Һава!.. Мунча!.. Бер дә «Мин глава!» дип кәпрәеп

йөрмәде Хатыйп туган! Безне мунчага алып кереп ләүкәсендә бишебезне бер

итеп чапты. Ләүкәдә хуш исле печән ястыгы! Ну, малай, таза да кеше икән!

Мин үзем эссегә әллә ни түзем түгел, ул кадәр мактана алмыйм, ә бит ул, бер

тапкыр да парнойдан чыкмыйча, барыбызны җиренә җиткереп, тәмләп, тәнгә

бал ышкып дәвалады. Вәт аны врач дисәң дә ярый. Инде үләм, җитте дип

уйлыйсың, ул тагын таш өстенә су чыжлата. Карале, Рәшит, син ничек чыдадың

шул галәмәткә? Син бит утыз градуслы җәйге эсседә дә үләм дип ятасың?

— Түзәсең инде, артист хуҗаның ишәге бит.

— Һай, егетләр, андый җәннәтне бүтән җирдә күреп булмастыр инде.

— Булыр, булыр, безгә бердәмлек кенә кирәк. Сездәй-бездәй егетләр татарда

бишәү генә! Шулаймы, Сабир?

— Шулай, Хәмзә!

— Ә парнойдан соң, егетләр, мунча ишегалдындагы яңа чапкан җиләкле

печән түшәге! Шәп-шәрә килеш, әле яңа туган бала сыман ауныйбызмы —

ауныйбыз. Зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга карап, бу дөньяның үзе җәннәт

икәненә инанасың!

— Шулаймы, Шәрәфи, Сабир, Рәшит, Хәмзә!

— Шулай, әйдә, «бахбай», алга — Ярмәккә!

Хәмзә машинасын алга ыргыды. Шул мизгелдә җырлап та җибәрде.

Кама буе — туган як ла,

Гөлләр үсә торган як.

Гүзәллеге күңелләрдән

Җырга күчә торган як!

— Их, дусларым, ямьле дә соң безнең яклар! Бөтен Татарстанны әйтәм. Әнә,

карагыз, Чулманның теге ярында Балык Бистәсе җәелеп ята. Глава — молодец!

Инде күргәнегезчә, эш кешесен дә, артистны да хөрмәт итә белә. Шуның өчен

үзен дә яраталар. Эшләре дә гөрләп бара. Район күрсәткечләре дә мактанырлык.

— Сезнең кебек бөек артистларны ничек хөрмәтләмисең инде, Равил абый.

Сез бит Хәлим абый белән бөтен татар дөньясына мәгълүм кешеләр. Шулай

булгач, районның да горурлыгы.

— Рәхмәт, Хәмзә, татлы сүзләрең өчен. Глава әле миңа аерым рәхмәтен

әйтте, сезне алып килгәнгә. Югыйсә мин алып килүче дә түгел идем — син

идең, Хәмзә.

— Хәмзә — безнең шеф, күз генә тимәсен, — дип Хәлим Хәмзәнең салпы

ягына бер көлтә салам кыстырып куйды.

Шулчак Рәшит тә:

— Безне бу сәфәргә дә Хәмзә котыртты, — дип өстәде.

Мактауларга көчкә түзеп баручы Хәмзә рульдән каерылып артына борылды

да:

— Ну, ничек анда хәлләр, Сабир? — дип, теманы икенчегә күчереп алды.

— Рәтләнәсеңме?

— Нәрсә рәтләнә?

— Тынычланамы, ди? — дип Хәлим Сабирның эченә төртте.

— Балык бик майлы иде.

— Котыртма әле, Равил абый, үзең дә бик яхшы состың чөгәләрне. Карагыз

әле, ни... сезне әйтәм: бер Солтан авылыннан күпме бөек шәхес чыккан! Син

— Равил абый, Хәлим абый, син дә Солтанныкы, тагын кемнәр соң әле?..

— Саный китсәң, күп инде ул безнең якта язучылар: Вакыйф Нуруллин,

Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Мидхәт Миншин, Әхәт Сафиуллин,

Гаффарлар... Бармагың җитмәс, — дип Хәлим Җәләл горурлыгына чумды.

Соңыннан: — Ник, сезнең авылдан шәхесләр аз чыккан мәллә? Разил Вәлиев,

Рафаэль Сәхәбиев, Зөлфәт Хәким, үзең — Хәмзә!

— Суыгыз шифалы, чишмәләрегез, инешләрегез күптер, урман-күлләр,

елгалар бардыр. Тауларыгыз биектер, үзәннәрегез киңдер...

— Әйе, Сабир дус, чыннан да, матур бездә табигать! Кешеләр искиткеч әйбәт.

Килгәнең бар бит инде Түбән Камага, беләсең безнең якларны!..

Хәмзә кырыенда оеп барган Рәшит телгә килде:

— Беләбез, Хәмзә, күрдек, кунак та булдык. Менә рисковать итеп үзебезгә

алып кайтам, эчем поша, сездәге кебек каршы алырлармы? Бездәге халык

саранрак бит.

— Үзең төсле, — дип шундук мөһер сукты Шәрәфи.

Рәхәтләнеп көлештеләр. Көлү җырга күчте:

...Чирмешән буйлары ямьле,

Ял итәргә килегез.

Эштә уңган яшь кызларны

Безгә килеп күрегез!

Машина тәрәзәсеннән «Чирмешән районы» дип язылган матур аншлаг

күренде. Зур башак рәсеме ясалган бу район чигенең билгесе әлеге төбәкнең

игенчелек белән генә шөгыльләнүенә ишарә ясый, күрәсең.

— Шәп тә инде, егетләр, районнарга багышлап язылган элеккеге җырлар:

«Арча»ны әйтәсеңме, «Минзәлә», «Сарман», «Кукмара», «Әтнә»ме? Тыңлагыз

әле тагын, — дип, Хәмзә «Чирмешән»не сузып җибәрде.

...Чирмешән буйлары ямьле...

— Әйбәт барабыз, егетләр, шофёрыбыз — лётчик! — дип, Рәшит Хәмзәне мактап

алды. — Сөйләшкән, килешкән вакытка Ярмәктә булырбыз, Аллаһу боерса.

Рәшитнең күңеле һаман тыныч түгел. Борчыла. Туганнары, авылдашлары

ничек каршы алыр. Күңел дигәнең икеләнә шул, ләкин юкка. Хәмзә аның

җанында ни кайнаганын сизеп кайта. Шуны белеп Рәшитнең колагына үрелде

дә:

— Бер дә хафаланма, Рәшит, авылыңа күренекле дусларыңны алып кайтасың,

урыс әйтмешли: «Всё будет окей!» Не хала-бала Рәсәйнең һәм Татарстанның

халык артисты — Равил Шәрәфи! Хәлим Җәләл — шундый ук дәрәҗәдәге шәхес,

Сабирны әйтәм — эстрада йолдызы, аның кебек нәфис сүз осталыгына җитә

алганнары юк әле, шулай ук халык артисты, үзең — планета исеме куярлык

танылган даһи, дөньяда бердәнбер татар мәзәкчесе, актёр, халык артисты — дер

селкетәбез Ярмәкне, менә күрерсең!

— Үзеңне калдырма, Хәмзә! Син — безнең җитәкче, татарда белмәгән кеше

юк үзеңне. Хәзерге көндә син арада иң популярыбыз!

— Соң, шулай булгач, ник боегып кайтасың. Күтәр борыныңны!

Рәшит җырлап җибәрде:

...Широка страна моя родная,

Много в ней лесов, полей и рек.

Шәрәфи җырны икенче төрлерәккә борып алып китте:

Широка страна моя родная,

Много в ней подушек, простыней.

Приходи ко мне, моя родная,

Будем делать маленьких детей.

Киң Самара өлкәсенең кырларына татар егетләренең гайрәтле тавышы

таралды. Тыңласыннар, ишетсеннәр — Ярмәккә бер «буханка» шатлык кайта.

Эче тулы җимеш — сатира!

 

Мондадыр безнең бабайлар...

Гомер итү бик җиңел дип әйтмим,

Гомер итү түгел авыр да.

Гомер буе кылсаң гел изгелек,

Мәгърур исмең калыр халыкта!

 

Ниһаять, машина, җыр гөрләтеп, Рәшитнең туган ягы Камышлыга килеп

керде. Рәшит горурланып үз төбәгенең тарихын сөйли башлады.

— Монда, мин сезгә бәян итәсе вакыйгаларга кадәр дә, гадәти тормыш кайнаган,

авыр хезмәт куеп гомер иткән тырыш халкы әледән-әле килеп чыккан ил газапларын

үз җилкәсенә салып, Ходай шулай язгандыр, дип утка-суга кергән. Ни генә күрмәгән

бу төбәк, ниләр генә кичермәгән газизкәйләр, сабыркайлар? Нәрсә кирәк соң, ни

җитми комсыз патшаларга? Җирме? Сумы? Канмы? Мең елның унында тыныч

тормыш була алды микән бу илдә? Әйтегез? Йә төрек, йә поляк, йә француз, йә

немец, япон, кытай, фин, әфган, чечен сугышлары — барысы да «изгелек» белән,

Ходай Тәгалә «ният»е белән дип башлана. Аллабыз югыйсә бар халыкка да берәү:

нишләп соң Ул җиңүчедән әүлия ясый, ә әфган, татар, чеченнән — дошман китереп

чыгара? Гаделсезлеккә баш җитмәслек дәлилләр. И, Ходаем, кичер, Синең исем

белән искә алынган кансыз гамәлләр безнең мәмләкәттә дә санап бетергесез.

Егетләр, әнә теге урман артында, тау төшкәч, Самарадан бире, Бөгелмәдән ары,

Камышлыдан унике чакрымнарда, Суыксу елгасының ярымутрау ясап аккан җирендә,

Юкәтау ышыгында безнең Иске Ярмәк авылы җәелеп ята. Казан ханлыгында

Мөхәммәдәмин һәм Сафагәрәйләр хан булып торганда, Ярмөхәммәт исемле кешенең

бабаларын ил каршындагы зур хезмәтләре һәм батырлыклары өчен ханнар күп сандагы

җир, өстәп тарханлык дәрәҗәсе белән бүләклиләр. Казан ханлыгы җимерелгәч,

илбасарлар бу җирдәге халыкны да буйсындыра. Заманалар узу белән, патша хөкүмәте

әлеге төбәкне ышанычлы токым вәкиле Туйгилде оныгы Ярмөхәммәткә бүләк итә.

— Әллә ниләр беләсең син, — дип, Шәрәфи бик тәмләп сөйләп баручы

Рәшитнең сүзен бүлде.

— Оят белмәскә!.. Үз туган ягының тарихын, кешеләренең язмышын, әби-

бабаларының кемлеген һәркем өйрәнергә тиеш!

Менә алга таба тыңлагыз. Рәсәй империясе бу елларда көчләп чукындыру

сәясәте алып бара башлый. Бертуктаусыз барган бу вазгыять Иске Ярмәккә

дә килеп җитә. Чукынмаган өчен Ярмөхәммәтнең бөтен җирләрен тартып

алалар һәм ул моннан китеп бара. Авыл халкы тирән төшенкелектә кала.

Чөнки аларның моңа кадәрле шактый нык тормыш хәлләре Ярмөхәммәтнең

булдыклылыгы, халкын ярата белүе, эш-хезмәт нигезләрен яхшыртуыннан

килгән була. Ярдәмчел, киңәшчел, тирән акыллы, зирәк бу кешенең китүе

әйтеп бетермәслек фаҗига сыман кабул ителә. Киләчәктә ничек яшәргә икәнен

аңлатып, үзенең бөтен йорт-җирләрен, утарларын халыкка калдыра ул.

— Элек байлар мәрхәмәтле булган, әйеме, Хәмзә? — дип куйды Сабир,

Ярмөхәммәткә соклануын яшермичә. — Хәзер андыйларны аяз көнне шырпы

кабызып эзләсәң дә очрата алмыйсың.

— Алар, Сабир, укымышлы да, зиһенле дә, тапкыр да булган. Хәзергеләре

караклыктан, комсызлыктан туган әтрәк-әләмнәр генә. Мондый юл белән

байлык туплаган кешегә зыя-тәрбиянең кирәге шуның кадәр генә. Укымышлы,

белемле булсаң — урларга ярамаганны аңлыйсың бит ул.

— Димәк, безнең белән наданнар хакимлек итә.

— Шулай килеп чыга, Хәлим абый. Талантлы кеше хакимияткә

үрмәләми.

— Җә, ярый, мин сөйләп бетерим әле, — дип, Рәшит тирән үзләштергән

туган як тарихын бәян итүен дәвам итте. — Халык Ярмөхәммәтне онытмый,

яратып, ихтирам йөзеннән авылны «Ярмәк» дип йөртә башлый.

— Ә-ә, имәндә икән чикләвек. Мин кайдан шулай «Ярмәк» дигән атама

килеп чыккан икән дип баш вата идем.

— Уйланырлык хәлләр бар безнең якларда, Хәлим туган. Менә тыңла. Авыл

халкы Ярмөхәммәт васыятьләре белән яшәвен дәвам итә. Авыл ныгый, зурая.

— Мин үзем Ярмәкне теге Себерне яулап алучы юлбасар Ермактан дип йөрдем.

— Бер син генә түгел аны, Хәмзә, шулай уйлаучылар. Урыслар да шул

теориягә бора. Алай түгел. Мин сезгә чын тарихны үзем сөйлим.

Иске Ярмәк турындагы мәгълүматларны Шәмкәй ыруыннан, Хөснетдин бабай язып

калдырган истәлекләрдән дәвам итәм. Минем бабам — Ходайбирдин Сәйфелмөлек,

икенче чукындыру дулкыны башлангач, бөтен мал-туарын, ишле гаиләсен төяп,

Алатыр якларыннан Казанга килә. Көчләп чукындыруга түзәрлек булмагач,

Башкортстан ягына юл ала. Ул якларга барганда, Ярмәк җирләре аша уза, Уфага

китә. Анда да шундый ук хәлләр икән, бабай кире борыла. Күрәсез, бабай кеше

бик сәламәт, таза, фикерле кеше булган. Мескен, юаш кеше булса, андый ерак,

хәтәр юлга бөтен йорт-җирләрен, мал-туарларын төяп, бала-чагаларын калдырмый

чыга алмас иде. 1740 елда Ходайбирдин Сәйфелмөлек хәзерге Иске Ярмәк урынына

килеп төпләнә.

Миңа кагылышлы шәҗәрәнең мәгълүм тәртибе түбәндәгечә килеп чыга.

Мин белгән иң беренче бабай Туканай исемле була.

— Тукай, дисеңме?

— Туканай, дим. Колак аппаратыңны көйлә, Шәрәфи. Аннан соң мин искә алган

Сәйфелмөлек бабай, аның улы — Шәмсетдин, китә — Хөснетдин, аның нәселен

дәвам итә — Борһанетдин, улы — Шиһабетдин, Шиһабетдиннең улы Мирзаҗан

минем әти була, аннан мин туган, минекеләр — Айдар улым, Гөлнара кызым.

Шәмсетдин бабайдан сез яратып әйтә торган «Шамкай», үзебезчә әйткәндә,

«Шәмкәй» ыруы башлана. Шәмсетдиннең уллары күп була, алар җиргә һәм кул

көченә интекми, шуңа да һәрвакыт урта хәллеләр рәтендә яшиләр.

Менә хәзер әнием Шәймәрдән кызы Бәдрикамал ягыннан бабаларымны

саныйм. Миңа мәгълүмнәре: Ядъкәр, Ваһап, Ширияздан, Шәймәрдән.

— Ай-яй, малай, никадәр эш, хезмәт башкаргансың. Афәрин! Мин үз-

үземнән оялып утырам. Өч буын бабамны да белмим бит.

— Эзләнергә кирәк, Сабир, эзләнергә, архивларны актарырга. Үзеңнең

нинди токымнан икәнеңне белмәү — оят та, гөнаһ та... Шигырь, хикәя ятлап йә

булмаса роль текстлары өйрәнеп кенә ятсагыз, нәселегезне онытырсыз әле.

Туймадыгызмы әле минем сөйләүдән, ялыктырмадыммы?

— Юк, әйдә сөйлә. Барыбер бүтән эшебез юк. Юл озын.

— Менә шул: Рәсәй дәүләтенең тотрыксыз сәясәте нәтиҗәсендә килеп чыккан

фаҗигаләр Иске Ярмәкне дә читләтеп узмый. Беренче Бөтендөнья сугышыннан

калган гарип-гораба, аяк-кулсыз бабайлар әле дә күз алдында. Ә инде 1917

елгы революция Ярмәкне дер селкетә. Шуннан ата — улны, ана кызны белми

торган Гражданнар сугышы. Шамкаевлар нәселенә кагылган бер өлешенең русча

чыганаклары бар: «Колчаковские банды заняли в 1919 году село Ярмекеево.

Зверски замучили и расстреляли активных членов бедноты. Галиуллина Хайруллу

— в селе, а Вагапова Батыргалия увели в Седяково, где находился их штаб, зверски

расправлялись. После нескольких выстрелов раненый Батыргали продолжал

стоять, тогда бандиты обезглавили его клином».

— Шуны яттан беләсеңме? — дип аптырап сорап куйды Хәмзә.

— Минем йөрәгемне сыкраткан, аңа кан саудырган вакыйгаларны ничек

күңелдән белмисең ди инде. Батыргали — безнең якын туган. Ширияздан белән

Батыргали баласы Шәймәрдән бабай сөйләгәнне сезгә җиткерәм: «Хәйрулла

бабайны әфисирләр атып үтергәч, Батыргали абыйга әйттем: «Бар, печән

чүмәләсенә кереп кач, синең арттан да киләчәкләр, дип, ә ул «күкәй тавыкны

өйрәтә», диде». Бабайны башын чабып үтергәч, якыннары төнлә кача-поса

килеп Сидяково авылы янындагы тау битенә күмгәннәр. Менә без бәйрәмнәрдә,

мәктәп балалары белән барып, бабайның каберенә чәчәкләр куеп кайта идек.

Ишле гаиләнең әтиләрен эт аткандай атып, алай гына түгел, башын чабып

үтерерлек нинди гөнаһлар эшләгән соң ул Батыргали бабай?..

Рәшит сөйләп бетергәч, барысы да дога кылып куйды. Тынлыкны:

— Әй-йе-е, — дип сузып Сабир гына бозды. Аңа ияреп:

— Булган хәлләр!.. — дип ухылдады Җәләл. — Рәхимсез заман. Шул чакларда

яшәгән булсак безне нишләтерләр иде икән?

— Ике дә уйлап тормыйча атып үтерерләр иде, белдегезме? — диде Рәшит.

— Шәрәфине — беренче, мине — икенче, Сабирны — өченче, Хәмзәне —

дүртенче, Җәләлне — бишенче итеп. Хәзер менә мәктәп балалары каберебезгә

чәчәкләр куярлар иде. Һәйкәлебезгә: «Монда атаклы «Биш татар» күмелгән»,

— дип язылган булыр иде.

Шәрәфи:

— Куйсалар әле ул һәйкәлне...

Җәләл:

— Куймаслар шул.

Сабир:

— Әле рәхмәт тә әйткәннәре юк.

Хәмзә:

— Менә кичәге Балык Бистәсендә куйган концерт өчен бишәр мең акча

бирделәр. Мәгез!

Рәшит:

— О-һо! Яшибез икән! Җырлыйбыз, әйдә!

...Яшәгән саен яшисе килә,

Яшәреп яшиек, чын дуслар белән!

Җәләл җырның икенчесенә күчте:

...Хәмзә безнең командарм,

Дошманнарның җиңдек барын

Данлы елларда!

Җырны Рәшит бозды:

— Җәмәгать, тынычланыгыз! Авыл күренә! — Барысы да тәрәзәгә ябырылды.

Без керәсе авыл башына кешеләр җыелган сыман. Рәшит пошаманга төште.

Авылда берәр хәл булды микән әллә? Нишлиләр анда?

Куркып кына машинаны туктаттылар. Бәйрәм сыман кебек тә тоела. Әйе

шул, кемнедер каршы алырга җыелганнар.

— Әйдә, без дә төшик әле, — дип, Рәшит машина ишеген ачты. Башкалар

да урамга аяк басты. Шулчак ак каеннар төсле киенгән чибәр кызлар,

тастымалларына бавырсаклы таба тотып, килеп тә терәлделәр. Болар аптырашта

калды. Араларындагы иң чибәр кыз, тагын да алгарак чыгып:

— Хуш киләсез, кадерле кунаклар! — дип каршылаганнан соң, кыстый-кыстый

тәм-томнары белән сыйлый да башладылар. Шундук кунакларны авыл халкы

сырып алды. Кул биреп исәнләшүләр, итагатьле итеп кочаклашулар китте. Әйтерсең

лә һәммәсе дә шушы авылда туып үскән! Читләшү, кыенсынуларның әсәре дә юк.

Шәрәфи, Шамкай, Җәләл, Сабир, Хәмзә халык арасында эреп югалдылар дисәң

дә дөрес булыр, чөнки аларның гадилеге туганлык хисләренә якын иде.

Беркавымнан каршылаучылар арасыннан җитдирәк кыяфәтле, әмма бик

канәгатьлелек тойгысы белән бер ир-зат уртага чыгып, ялкынлы сүзләрен тезә

башлады:

— Кадерле авылдашыбыз Рәшит туган! Сине һәм синең якын дусларың,

иҗатташларыңны, туган ягыңа, туган туфрагыңа басуың белән котлыйбыз

һәм дә сөенәбез. Син безнең данлы Ярмәгебезнең шөһрәтен тагын да ныграк

арттыручы. Рәхмәт Сиңа! Сине һәм дусларыңны телевизордан гел караштырабыз.

Тик бу якларда ул начаррак күрсәтә. Әллә биек тауларыбыз каплый, ләкин синең

исемеңне, кылган хезмәтләреңне бернинди таулар да, киртәләр дә каплый алмый.

Иҗатың безнең йөрәкләргә сеңгән, үзебез дә син булып беттек: шаярабыз, көләбез,

җырлыйбыз. Ягез әле, егетләр, кунаклар хөрмәтенә «Ярмәк вагын» типтерик!

Яшьләр биюенә тузан купты. Купсын, күтәрелсен! Яшәгәч яшәргә кирәк! Тузан

гына түгел, Рәшит сөйләп сагыш салган батыр Ярмәк бабайлары рухы күтәрелсен!

Кунаклар кайтуга авыл ашханәсендә мәҗлес оештырылган иде. Ашап-эчеп

алганда артистларны атналык кунак булырлык программа белән таныштырдылар.

Ләкин Рәшит дусларының кайтуын ике көнлек кенә дип аңлатты. Шуңа күрә

көн тәртибе тамырдан үзгәреп, ике көнгә җайлашты. Димәк: бүгенгесенең

өч сәгате — Рәшитнең Искәндәр абыйларына кайту; аннан кичен клубта зур

концерт кую, иртәгесен — «Ак каен» ансамбле белән очрашу мәҗлесе.

Рәшитнең абыйсы белән җиңгәсе искиткеч ягымлы кешеләр булып чыкты.

Шулкадәр зур әзерлек белән табын корганнар. Аш-су, пилмән, бәлеш, табак-табак

ит, каклаган каз, кош теле — ризыкның чуты юк. Искәндәр абыйсы тәкъдим иткән

«шешәле нәрсәне» шундук читкә алып куйдырттылар. Ярамый, кичен эш көтә,

халык каршына чыгасы бар. Сөйләштеләр, көлештеләр, җырлаштылар, елаштылар...

Хәмзә шкаф өстеннән карап торган гармунны алып уйнап та җибәрде.

...Үскән чакта үскән идек

Тал тамырлары кебек...

Озак җырладылар. Җырлап арыгач, Шәрәфи авыл табигате белән танышырга

чыгып китте. Җәләл шкафтагы китапларны актара. Сабир җиңгәчәй белән уртак

тел тапкан. Рәшит белән абыйсы, иңнәренә кул куешып, һаман өстәл артында

сөйләшәләр. Хәмзә стенага эленгән фоторәсемнәрне карый. Искергәннәр,

саргайганнар инде. Бар булганы, сакланганы пыяла астына тезеп куелган. Монысы

бабасы микән, әнә тегесе әтиседер, мөгаен, әнисенең рәсеме дә бар бугай...

Балаларның кайсысы Равил, кайсысы Искәндәр, Рәшит икәнен аерып булмый.

Әнә тегесе, бик тә моңсу күзлесе, сагыш баскан йөзлесе — Рәшит, ахрысы...

Шулдыр. Рәшит, синме бу? Ник дәшмисең? Сөйлә сагышларыңны?..

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 11, 2015

Фото: shahrikazan.ru

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: