Ни хәлең бар, балам?.. (бәянның дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Ул кызны әллә кызганып, әллә шаяртып әйтеп куйды:

— Җитәр инде, күрше, турникны сындырасың бит. 

Шушы мизгелдә җир тишегенә кереп китәрдәй булган Фәһимә койма тишегенә кереп чумды. Факилнең исә келәттә, төн буена йокламыйча, имтиханга әзерләнеп ятуы булган.

Шул көннән күрше кызы Факилнең күзенә чалынмаска тырышты.

Факилгә насыйп яр исә күршедә дә түгел, еракта да түгел, үзләренең өендә үк булган икән. Рәкыя педагогия училищесын тәмамлап, «өстенә бетле тун кигән» кыз. Үзе шулай ди. Институтта читтән торып укуны бетле тун кию белән чагыштыра ул. Солыда мәктәптә укыта. Факилләрдә фатирда тора. Иртән чыгып чаба. Укытып кайткач, өй җыештыра, чишмәдән су ташый. Аннары — фермага. Агитатор буларак, монда күпме тамак ерта. Төнлә киләсе дәрескә план төзи, дәфтәр тикшерә. Рәкыя эшне тиз эшли үзе, җиңел эшли. Чәчен дә кешенеке төсле генә итеп үрми бит ул. Озын, куе, коңгырт чәчләрен әүвәл «фәс» иттереп алга ата. Башы чәч чүмәләсенә күмелеп кала. «Көлтә»не озын агач тарак белән җәт-җәт тарый, тарап чыккач, тасылдатып артка ата. Чәч аркасына, биленә килеп ябыша. Аннары шушы муллыкны уң як җилкәсе аша алга төшереп кызу-кызу үрә. Үрелгән толым кызның баш түбәсенә түгәрәк таҗ булып куна. Юк, чәч үрү генә түгел бу. Бу — тылсымлы сәнгать. Бу — моҗизави тантана!!. Яшьлек, матурлык, илаһилык тантанасы! Моны күргән саен, кызның үзенә сиздерми генә карап-күзәтеп йөргән Факилнең күңелендәге бер кылы зеңгелдәп куя. 

Рәкыя атна буена чатыр чабып эшләп йөри-йөри дә, шимбә кичкә таба Солыдан биш чакрымдагы Карлыган Сазы авылына әтисе белән әнисе янына кайтып китә. Бер шимбә үтә шулай, ике, өч... Факил шунысын искәреп ала: Рәкыя кайтып киткәч, күңелсез кала, өйнең яме бетә икән ич. Бер шимбәдә егет квартирантканы калырга үгетләде. «Кич клубка вечерга алып чыгам мин сине», — диде. Кыз баштарак карышты. Факил тәки күндерде үзен. Бер малайны ат менгереп Карлыган Сазына чаптырды. Ат белән бергә күрше авылга Рәкыя исеменнән «Әти-әни, бу атнада кайта алмыйм. Эш күп. Борчылмагыз», дигән хәбәр очты. 

Кич. Аскы ниргәләре чергән, кайбер бүрәнәләре бүселеп чыккан, идән такталары калҗайган клуб. Яшьләр ду килә. Танцы-манцы, уеннар: «Наза», «Шыгырдавык», «Тәңкә салыш», «Түгәрәк уен»...  Факил Рәкыяне кулыннан ычкындырмады. Клубка бергә керделәр, бергә биеделәр-уйнадылар, бергә кайтып киттеләр. Тора-бара Рәкыянең «эше күп» шимбәләр үзләре дә күбәеп китте.

Көннәрдән бер көнне Факил Карлыган Сазына кәләшнең әти-әнисеннән кыз сорарга төште. Мәсьәлә тиз хәл ителде. Ике авылда яшәсәләр дә, бер-берсенә кунакка йөрешеп, аралашып гомер кичергән бу ике гаилә, ике нәсел элекэлектән бер-берсен яхшы белә иде. Шуңа күрә эшне озакка сузып тормадылар, кул бирештеләр дә, баста. Хәер, Рәкыя авылына кайтмый калган шимбәләрнең беренчесендә үк атлы малай-җайдак килеп, хәбәрне ирештергәч, кызның әтиәнисе эшнең кая таба барганын чамалаганнар иде инде. 

...Үлчәүне эшләгәндә, Факилнең күңеле алгысып, дәрте ташып торды. Туган авылың, авылдашларың өчен тир түгүеңне тою, яраткан хатынының ара-тирә килгәләп хәл белешеп китүе аны рухландырды, иңнәренә канатлар куйды. Сызымнарның очына чыгып, үлчәүне җиренә җиткереп монтажлады ул. Чокырын да казыды, измәсен дә изде, бетонын да түшәде. 

Тиздән урак башланды. Үлчәү беренче олауларны кабул итте. Председатель Галимҗан да егетнең эшеннән мәмнүн.

— Институтта исән-сау укып, катыргыңны алгач, туры үзебезгә, яме. Көтәбез.

 

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

«КУ» 5 (май), 2016

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: