Моңнар булып кайтырмын (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

***

Яшен шаукымыннан тиз тернәкләнде Ефим.

— Атны бәргән, — диделәр. — Дилбегә буйлап ат тотучыга да эләккән.

Яшь организм, яшәүгә омтылыш, көчле рух аны тиз аякка бастырды.

Берничә көннән ул инде иптәшләре арасында иде. Бу вакыйганы көлеп кенә

искә ала башладылар. Дөньяны ал төсләрдә генә күрүче, гел биеклеккә, алга омтылучы яшьлек ерак киләчәктә бу күңелсез вакыйганың авыр нәтиҗәләр китереп чыгарачагын белми һәм уйлап та карамый иде әле.

1958 ел Ефим өчен истәлекле булды. Беренчедән, аны тимерче итеп

күчерделәр. Авыл хуҗалыгы өчен аеруча җаваплы май аенда булды бу хәл. Бу инде ни кушсалар, шуны үтәп йөрүче чүкеч сугучы гына түгел, ә мөстәкыйль эш алып, аның башкарылуы өчен җавап бирүче дигән сүз. Кырларда эшләүче һәр техника — чәчкечме, ургычмы — барысының да төзеклеге, кирәкле детальләр белән тәэмин ителеше тимерчеләр өстендә. Һәр тырманың һәр теше тимерче кулын таләп итә.

Янып, яратып эшләде Ефим. Тимерчелек цехының шау-шуы, мазут, солярка

исе, механизаторларның тупас-самими шаярулары — барысы да яшәешнең

аерылмас өлешенә әверелде.

Бервакыт, кар инде күренеп алган, ләкин әле ныклап катырырга өлгермәгән

ноябрь аенда, авылдагы берничә егетне конторага җыеп алдылар да болай

диделәр:

— Илебез зур эшләр башкара. Авыл хуҗалыгына партиябез аеруча

зур игътибар бирә. Техниканы белгән яшьләр кирәк. Кемнәр Бөгелмәгә

механизаторлар курсына барырга тели?

Беренче булып Ефим кулын күтәрде. Аңа ышанырга, иярергә күнеккән

егетләр, бер-берсенә карашып алдылар да шулай ук ризалык белдерделәр.

Совхоз директоры белән партоешма секретаре бер-берсенә карап куйдылар.

Мерзонның лидерлык сыйфатларын күрәләр, беләләр, бүген җибәреләчәк

группага аны кертүләре дә юкка түгел иде. Авылда туып-үскән егетләрнең

юк сәбәпне бар итеп курсларга барудан баш тарту мөмкинлеген дә уйладылар да, алдынгы карашлы, кыю, башкаларны үз артыннан ияртергә сәләтле Мерзонны укырга китәргә тиешле группа исемлегенә кертергә карар иттеләр.

Ышанычларын аклады егет, димәк, аңа зуррак эшләр дә ышанып тапшырырга була.

Күңелдәге мондый ышанычның материаль гәүдәләнеше 1963 елның соңгы

аенда Ефим Мерзонны бүген Азнакай районына караган М.Вахитов исемендәге совхозга ВЛКСМ секретаре итеп билгеләүдә чагылыш тапты.

***

Ефим халык телендә кыскартылып Вахит дип йөртелгән совхозга декабрь

аенда, Яңа ел алдыннан килеп төште.

— Шушындадыр инде комсомоллар, — дип, маңгаена «Клуб» дип язылган

бинага ымлады «ГАЗ-51» машинасы шофёры, — чак кына тегендәрәк —

идарәләре.

— Рәхмәт, абый! — Ефим фанера чемоданын кар өстенә куеп, зәңгәр төтен

бөркеп кузгалып киткән агач әрҗәле машинага кулын болгады да тирә-якка

карана башлады. Калкулыклар уртасына урнашкан Җиңү посёлогы кар юрганы ябынган. Ләкин юллар, монда төзелеш барлыгын сиздереп, ком, кирпеч тузаны белән капланган. Көн уртасы булып, халык төшке ашка таралгандыр, ахрысы, урамда йөрүчеләр юк диярлек. Тимер чыңына, машина-трактор гөрелтесенә күнеккән колакларга мондагы тынлык сәер тоела иде. Моңсулана башлавын сизгән егет, уйларыннан арынырга теләгәндәй башын чайкап куйды да, чемоданын кулына алып, клубка таба атлады. Эчтә шау-шу, яшьлек авазы…

Кергән мәлгә Ефим кемгә мөрәҗәгать итәргә белми аптырап тора иде, янына чуар күлмәк кигән, җилкәсенә шәл салган кыз килеп туктады.

— Сез Ефим Мерзонмы? Мин совхоз үзәк усадьбасының беренчел

комсомол оешмасы секретаре Дания булам, Әхмәдиева, — дип танышуны

да, таныштыруны да бергә кушып тезеп китте ул. — Сезне күптән көтә идек,

әйткәннәр иде. Кызлар, — Дания бинаның түренә, сәхнә ягына борылып

кычкырды, — килегез монда, бер егет белән таныштырам.

Рәсмилеккә әзерләнеп килгән һәм мондый өлгерлектән, темптан югалып калган Ефим нәрсәдер әйтергә өлгергәнче, бер төркем егетләр, кызлар арасында калды.

— Нәкъ вакытында…

— Егетләр артмас…

— Чибәр үзе! — Моны әйткән кыз пырхылдап көлеп җибәрде дә иптәшләре

артына качты.

Тагы да чаярагы биленә таянды:

— Өйләнгәнме?

Маңгайга бәреп әйтелгән бу сораудан кызлар тагын бер кат чыркылдашып

алдылар.

Шул арада ияләшеп өлгергән Ефим бүлмәне яктыртып елмаеп җибәрде:

— Өйләнмәгән. Чыгасыңмы?

Бүрәнә ярыгыннан да көләргә торган кызлар бөтенләй тезгеннән

ычкындылар:

— Мине ал, үкенмәссең.

— Юк, юк, жирәбә салабыз, кемгә чыга, шуңа өйләнә…

Яңа ел концертына әзерлекнең бүтән юлга кереп киткәнлеген сизгән Дания

ике кулын да югары чөйде:

— Стоп! — Тавышы хәтәр икән, Ефим йөзенә усаллык төсмерләре чыккан

кызга карап алды. — Стоп! Нәрсә монда кияү бүләсез?! Нигә җыелганны

оныттыгызмыни?

Әкренләп тына башлаган кызлар төркемен ерып, берничә егет килеп

исәнләште:

— Рәшит.

— Талибулла…

Дания дилбегәне кулдан ычкындырмаска булды:

— Хәзер, әйдә, мин сине башта фатирга урнаштырыйм.

Җитез генә барып плюш бишмәтен киде, шәлен урады.

Ефимны Дусаева Миңнесорур апаларга урнаштырдылар. Эшкә уңганлыгы

белән күпмедер дәрәҗәдә Җамал апаны хәтерләткән бу хатынның Сәлимә һәм Марс исемле кызы белән улы бар икән. Сәлимә әле мәктәп баласы, Марс исә армиядә, җәйгә кайтырга тиеш, ди. Миңнесорур апаның аны сөйләмәгән көне юк. Әнисенең сүзләре буенча Ефим аны дөньядагы бар эшне дә булдыра алучы, гаять уңган һәм тәртипле егет итеп күз алдына китерә башлады. Солдат улының фотосын күрсәтә-күрсәтә, бөтен йөзен балкытып сөйләгән Миңнесорур апага карап, кайчакта әнисен исенә төшерә дә йөрәге кысылып куя. Ул да шулай түгел идемени? Әйе, Екатерина Семёновна Ефимның уңышларына сөенгәнлеген тышына чыгармады, ләкин карашында, искиткеч ихтирамлы мөнәсәбәтендә улына ышанганлыгы һәм аның белән чиксез горурланганлыгы ярылып ята иде. Мондый вакытларда Ефим тәрәзәгә карап бераз сүзсез утыра да әкрен генә җырлый башлый:

Сөекле әниемнең

Борчыгандыр җанын

Күңелемнең көйсез һәр чагы.

Еласам — юаткан,

Иркәләп уйнаткан

Әниемнең җылы кочагы.

Тавышланмаска тырышып аяк очына гына басып йөрүче Миңнесорур апа

сыгылып төшә.

Уйнаудан туйганда,

Талчыгып калганда,

Ял сорагач керфек очларым,

Җыр көйләп, тирбәтеп,

Йоклаткан изрәтеп

Әниемнең җылы кочагы.

Ефим үзенең кайдалыгын оныткан, кар баскан тауларга караган күзләре

берни дә күрми. Сәлимә белән Миңнесорур апа инде яшереп тормыйча

кочаклашып үксиләр.

Давыллы көннәрдә,

Ышыклап җилләрдән

Күкрәгенә кыскан кем тагы?

Кадерләп үстергән,

Яшәргә көч биргән

Әниемнең җылы кочагы.

— Үтерә бу бала, — дип сөйли Миңнесорур апа икенче көнне эшкә баргач,

— бәгырьләрне өзә. Бигрәкләр юксына инәсен. Ул тавышы, ул моңы…

Килгән уңайга Ефим эшкә чумды. Яңа елга концерт әзерләделәр, бөтен

оештыру, программасын төзү кебек эшләрне Ефим үз кулына алды. Берәү дә атап тапшырмады моны, ләкин үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, сорау туган саен аңа мөрәҗәгать итә башладылар. Ул тиз арада лидерга әверелде, һәркем белән уртак тел тапты. Мәдәни-агарту эшләре генә түгел, администрация белән элемтәләрне дә җайга салды, комсомол оешмасының документациясен, утырыш протоколларын тел-теш тимәслек дәрәҗәгә җиткереп тәртипкә китерде.

Элегрәк эленке-салынкы уза торган җыелышлар, яңа секретарь белән

эшлекле, проблемаларны — рәсмиме, шәхсиме — уртага салып сөйләшә,

ситуациядән чыгу юлларын бергәләп, киңәшеп эзли торган күренешкә

әйләнделәр. Ефим беркемгә дә боерык яки күрсәтмә бирми иде, башта барысын да тыңлап чыга, һәркемгә фикерен әйтергә мөмкинлек тудыра, аннан соң гына үзенең мөнәсәбәтен белдерә, нәкъ шулай кирәклеген кире каккысыз дәлилләр белән нигезли һәм тавышка куя. Аның тимер логикасы, ышандырып сөйләве теләсә нинди үз киресенә беткәннәрне дә фикереннән кайтырга мәҗбүр итә һәм, гадәттә, карарлар бертавыштан кабул ителә иде. Партоешма да, совхоз администрациясе дә егетнең үткенлеген, эшлекле сыйфатларын тиз күреп алдылар, әледән-әле яшьләрне оештыру, югарыдан төшерелгән күрсәтмәләрне тормышка ашыруны аңа тапшыра торган булдылар. Ефим берсеннән дә баш тартмады. Гадәтенчә ашыкмыйча гына, барысын да төптән уйлап, җиренә җиткереп башкарды.

Аңа өзлексез мөрәҗәгать итәргә шулхәтле ияләшкәннәр ки, бервакыт

сәхнәдә «Галиябану» спектаклен уйнаганда, бер егет «Хәлил, нишлисең син?» дип мөрәҗәгать итәсе урында, «Ефим, нишлисең син?» дип ычкындырды һәм бөтен залның көлүенә сәбәпче булды.

Җәйләр җитеп, бөтен дөнья яшеллеккә төренгән матур көннәрнең берсендә

фатир хуҗабикәсе Миңнесорур апаның улы Марс кайтты. Солдат формасындагы төз гәүдәле егет бөтен урамны балкытып елмайган хәлдә капканы ачуга, ишектән әнисе каударланып килеп чыкты да кулын сузып улына таба атламакчы булды, ләкин аяк астында сөенче бүләге өмет итеп буталган бала-чагага уралып, тукталып калды.

— Һай, рәхмәт төшкерләре, — дип сукранган булды ул, кесәсеннән

кемгәдер урман чикләвеге, кемгәдер конфет өләшә-өләшә, — калмас дип

куркасызмыни!

Өй тиз арада күрше-күлән, туган-тумача белән тулды. Олы һәм көтелгән

кунак төшкәч һәр өйдә була торган ыгы-зыгы башланды. Тиз арада аш салып җибәрделәр, Сәлимә күбәләктәй очып кына кибеткә барып кайтты.

Солдат кайту хәбәрен Ефим идарәдә ишетте. Миннән башка да мәшәкатьләре җитәрлектер, борчымыйм дип, ашыкмады, төшке ашны совхоз ашханәсендә генә ашады да, кичкә таба кырга китешли, өйгә сугылды.

Чыннан да, йортта халык бераз кимегән, иң беренче килгән кунаклар инде

таралышкан. Солдат өстен салып, майкадан гына болдырда утыра иде.

— Марс.

— Ефим, — дип егетләр кул кысыштылар.

— Әйдә, бәбкәм, нишләп бик озакладың, — дип каршы алды Миңнесорур

апа, — утыр әйдә. Сәлимә, Сәлимә дим, аш бүл Ефим абыеңа…

Ул сүзен әйтеп бетергәнче, Сәлимә коштабак белән аш күтәреп чыкты, тоз-

борыч тезде, калын итеп ипи турап куйды.

Марс та өстәл артына утырды. Кашы белән генә ымлап Ефимнан сорап

куйды.

— Әйдә берәрне…

— Юк, рәхмәт, әле басуга, фермага барасы бар. Аннан, ул акбашлы малай

әллә ни дус итми мине.

— Кирәк тә түгел. — Марс елмаеп куйды. Күренеп тора, ул бүген аракысыз да бәхеттән исерек иде. Почмактагы чаршау артыннан Сәлимәнең абыйсына сөеп-яратып күз сирпеп алганлыгы күренеп кала. Әйтмәсә дә сизелә — горурлана кызый абыйсы белән.

Кич белән Ефим капка төбендә озак кына уйланып утырды. Кайчандыр

Хафизда әнисе белән шулай утырганнар иде. Аның әйткәннәре бүгенгедәй

исендә, һәрбер сүзен үтәп барырга тырыша Ефим. Апасы Лиля, кечкенәләр

Әнис һәм Әнисә белән калды алар хәзер. Барысы өчен дә Ефим җаваплы, аңа карап торалар. Шөкер, ул үзен күрсәтә алды, яхшы аты бар, аңа ышаналар.

Һөнәре дә бар. Дөрес, укырга кирәк булачак, ләкин анысы качмас. Гаилә,

үз оясын корырга кирәк аңа хәзер. Нәрсә әйтсәң дә, яшь бара, 28 ел гомер

үтелгән. Бу хакта инде Миңнесорур апа берничә тапкыр читләтеп-читләтеп

кенә сүз кузгаткалады, кызлы гаиләләрне сөйләп, уңай сыйфатларын мактап-мактап алгалады.

Ефим үзе дә уйлана ул хакта. Ләкин күңелгә хуш килеп, язмышын бәйләрдәй кеше генә күренми. Юк, бар матурлар да, бар эшчәннәр дә, акыллылар да… Әмма, әмма… Нидер тота, нидер сабыр итәргә куша егеткә. Җамал апа әйтмешли, вакыты җитмәгәндер.

Җәйләр үтеп, көзләр дә җитте, урак өсте башланды. Әле җәяү, әле ат белән

комсомол секретаре кырдан кырга чапты. Игеннәр уңган, күзләрне сөендереп дулкынланып утыралар. Төннәр салкынча була башлады, ерак офыкта, комбайн утлары белән ярышып, әледән-әле аҗаган уйнаганы күренгәли. Авыл өстендә көнен дә, төнен дә ашлык ташучы машиналарның гөрелтесе, ындыр табагында молотилка шавы яңгырап тора. Тузанга баткан, йокыны оныткан кешеләр ябыгып калдылар, гасабилы, ачулы сөйләшә башладылар. Совхоз директорыннан алып быел гына комбайнчы ярдәмчесе булып чыккан яшүсмер малайга кадәр һәркем икмәк язмышы өчен борчылып, көннәр аяз торган вакытта уңышны җыеп калырга ашыктылар.

***

Вәсилә гаиләдә дүртенче бала иде. Апа-абыйлары белән чоры өчен гади генә булган өйдә, башта аяк астында буталып, аннан өлкәннәрнең йомыш-юлына йөгереп, өй эшләренә катнашып үсте.

Әтисе Гайнелгыйлем абзый Габделхаков искиткеч тәртипле, классик

татар зыялыларының — Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә

тасвирланган татар зыялыларының тормыштагы гәүдәләнеше иде. Беркайчан да сүгенмәс, сүгенү түгел, хәтта беркемгә дә тамак ярып кычкырып ямьсезләнмәс иде. Революциягә кадәр алар нәселе тирә-юньдә мәгърифәтчеләр буларак таныла, Азнакай районының Уразай авылы мәдрәсәсендә хәлфәлек итәләр.

Өстәвенә бөтен авылга бер сепараторның да бары тик аларда гына булып,

бар халыкның сөт аертырга аларга йөрүе бу гаиләне авылның үзенчәлекле бер үзәгенә әверелдерә.

1917 елгы революция үз артыннан ил өстенә тагын да канлырак зилзилә,

тугандашлар сугышы алып килә. Илнең астын-өскә актарып ташлый бу

вакыйгалар, язгы ташкын бөтен чүп-чарны өскә күтәргән кебек, җәмгыятьтәге җыен әтрәк-әләм дә калкып чыга, шәһәрдә дә, авылда да җитәкче урыннарга үрмәли. Гайнелгыйлем абыйларның да мәдрәсә эшчәнлеге туктатылып, сепараторлары тартып алына.

Төшенчәләр үзгәрә. Аллага ышану — Ленин-Сталин идеясенә ышану

белән, ата-анага хөрмәт партиягә хөрмәт белән алыштырыла. Гомер-гомергә булдыклылык билгесе булган байлык инкарь ителә, ярлылык, хәерчелек мактала, сүздә генә түгел, чынлыкта да чабата түргә менә. Гарәп хәрефләре белән язылган китапларны — диниме ул, дөньявимы, мөһим түгел — өй борынча җыеп алып, яндыра башладылар.

Гайнелгыйлемнәр өеннән дә олавы белән төяп чыгып киттеләр аларны.

Әтисе, бичара, гомер буе җыйган рухи байлыкны алып китүче ат артыннан

ишегалды уртасына басып карап калды. Чал керә башлаган сакалы дер-дер

калтырый, иреннәре тавышсыз гына әллә дога, әллә бәддога укый. Күкрәктә

янган ачуы чытырдап кысылган йодрыкларында гына күренә. Гаиләдәгеләрнең берсүзсез буйсынып эшләвенә, авылдашларының һәрвакыт хөрмәт белән карауларына күнеккән әтисен җилкәләре салынган, башы бөгелгән хәлдә күрү кыен иде Гайнелгыйлемгә.

Әтисе кабул итә һәм аңлый алмаса да, Гайнелгыйлем яңа тәртипләрнең

озакка икәнен аңлады. Артың белән киртә җимереп булмый, аерым шәхеснең генә каршы булуы бөтен ил буйлап дәүләт дәрәҗәсендә барган процессларны туктата алмый. Дәүләт ул — көч, ул — армия, чиновниклар өере, җәзалау органнары булган көч. Иң яхшысы — килешү, бөтенесе чәршәмбе дип кычкырганда, пәнҗешәмбе булса да, исән калу өчен бөтенесе белән бергә чәршәмбе дип кычкыру. Денем өчен түгел, көнем өчен, ала карга булып йөреп әллә ни кырып булмаячак. Шулай фикер йөртте Гайнелгыйлем һәм эчтән белгәннәрен укый-укый комсомол булды.

Ул көнне атасы каядыр барган җиреннән кайтып кергәндә, кашлары

җимерелгән, йөзе караңгы иде. Абзар тирәсендә нидер эшләп йөргән

Гайнелгыйлемгә карап та тормыйча, бик җилләнеп өйгә кереп китте. Егет

давыл буласын сизеп, куырылып куйды. Балтасын баз өстенә кертеп ташлады да, булачак вакыйгаларны көтеп, бүкәнгә утырган килеш Чатыр тау янындагы тау тезмәләрен күзли башлады.

Чыннан да, озак көттермәделәр. Болдырга чыгып баскан әнисе, кулын каш

өстенә куйган килеш, егеткә эндәште:

— Улым, Гайнелгыйлем, кер әле, әтиең чакыра.

Гайнелгыйлем кергәндә әтисе түр сәкедә, күзләрен йомган хәлдә, стенага

сөялеп утыра иде. Әллә арып хәлсезләнгән, әллә йокымсырап ук киткән.

Егет эндәшми генә бусага буена чүмәште. Бераздан әти кеше күзләрен

ачып, хатынына карап сүз башлады. Тыныч кына сөйләшсә дә, эчтән ярсуы

тавышының зыңлап торган киеренкелегенә бәреп чыккан:

— Менә, баланы үстерәсең-үстерәсең дә, ул синең башыңа кәкәй итә икән.

Хәзер безнең кирәк юк аңа. — Әти кеше, ниһаять, улы ягына башын борды.

— Каян барып чыктың син ул эт өере янына? — Тавышы ачудан кысылып,

сүзләре ысылдап чыкты.

— Әти, хәзер заманы шуларныкы. Эт дисеңме син аларны, әллә кем дисеңме, эш башында комсомоллар, коммунистлар, авылны…

— Бәтелдәмә әле, җил тегермәне кебек куалама, — карт үз гомерендә беренче тапкыр улының кызу сөйләшүен кимчелек итеп күрсәтеп, аңа кисәтү ясады.

— Кая чабасың, ашыкма. Авылны… Бер көнлек аларның гомере. Мондый

имансызлык белән яшәп була димени?

Гайнелгыйлем исә тагы да кызулап, әтисе туктатканчы дигән кебек, ашыгып-

кабаланып сүзен дәвам итте:

— Ай-һай, бер көнлек микән? Бик каты тоталар халыкны. Халык бит ул,

әти, үзең беләсең, көчне генә аңлый. Бөтен ил буйлап бит ул, бөтен ил буйлап. Әнә, гәҗитләрне кара…

«Гәҗит» сүзе әтисен котыртып кына җибәрде:

— Төкердем мин аларның гәҗитләренә, — дип урыныннан сикереп торды

соң чиккә җитеп ярсыган карт. — Гәҗит! Гәҗитмени бу?! Менә элек гәҗит

иде ул! Дин турында, мөселман дөньясы турында язалар иде. Боларның бар

белгәне ярлы-ябагай, революция… Ул көтүче Шәмсиләр, үзенә өй дә салып керә алмаган, хатын алып хатын белән дә тора алмаган Гайфиләрне белмиммени мин!

Кыскасы, шул, — әтисе Гайнелгыйлемгә таба бала башы чаклы йодрыгын болгап алды, — бүтән күрмим сине ул ат караклары — комсомоллар, коммунистлар янында.

Өлкәннәргә буйсыну, ата-ананы хөрмәт итү кебек гасырлар дәвамында

калыплашып килгән халык традицияләрендә тәрбияләнгән егеткә кыен булды ул вакытларда. Ләкин ул заманаларның тиз генә кире кайтмаслык булып үзгәргәнен күрә, сизә иде, шуңа күрә үз дигәнен итте. Әтисе йокыга киткәнче өйгә керә алмый йөргән вакытлары да булды. Мондый вакытларда әнисе өйдән шыпырт кына йә пешкән бәрәңге, йә ипи кыерчыгы алып чыгып, Гайнелгыйлемгә бирер иде дә чыштыр-чыштыр өйгә кереп китәр иде...

 

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2015

фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: