Моңнар булып кайтырмын (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Өч яктан урман белән уратылган авыл уртасыннан болынга, көтүгә чыгып

барган малайны күз алдына китерергә тырышам. Кояш ялкау гына күтәрелеп

килә, авыл урамын каплаган чирәм өстенә мул булып чык төшкән. Иртәнге

салкыннан җилкәләрен җыергалап, әледән-әле иснәнеп куя. Авыл очына чыгып

җитүгә, маллар як-якка сибелеп, ябырылып ашый башлыйлар. Малай туктала,

борылып өйләр ягына карый. Яшьтәшләре әле йоклыйлар. Их, җылы юрган

асты, иске генә булса да йомшак мендәр… Ул башта авыз эченнән генә көйли,

аннан эчтән чыккан сагышка түзә алмыйча кычкырып җырлый башлый…

Җыр — юата да, жыр — эшкә дә дәртләндерә ул чорда халыкны. Авыл зур

булмаса да, бала-чага күп, мәктәп гөрләп тора. Укытучылар, ирле-хатынлы

Шәйгали абый белән Хәят апа Шәйхрамовлар, мәктәпкә терәп үк салынган

кечкенә генә йортта яшиләр. Гомерләре балалар белән үтә. Беренче-икенче

сыйныфларны — Хәят апа, өченче-дүртенчеләрне Шәйгали абый укыта.

Мәктәптә яратып укыды Фима. Тышта буран сызгырганда, җылы бүлмәдә

серле хәрефләр дөньясында бик рәхәт. Кайчакта гына эссе итеп ягылган мич

изрәтеп җибәрә, ләкин янда утырган тиктормас Минсәгыйть һич йоклап китәргә

ирек бирми. Нәкъ алда утырган кызның умыртка баганасына яки кабыргасына

бөкләнгән бармагы белән төртеп чырыйлатып кычкырту берни тормый аңа.

Фима алай булдыра алмый. Ярыша-ярыша атта чабарга, текә ярдан баш белән

суга чумарга, урманда иң биек агачның очына ук менәргә дигәндә, берәүдән

дә калышмый, ә менә мәктәптә парта арасына кереп утырдымы, ниндидер көч

игътибарын укытучыга юнәлтә дә куя. Мөгаен, зыялылык, буыннан-буынга

килгән эчке тәрбия укуга, белемгә шундый хөрмәт уяткандыр. Һәрнәрсәнең

үз урыны һәм вакыты — шуны генетик дәрәҗәдә аңлау һәм тоемлау тота иде

малайны. Шул нәрсә аны гомере буе озата барды, шуңа күрә нинди генә постта

эшләмәсен, беркайчан да кул астында эшләгәннәргә йөзен ертып кычкырмады…

Ләкин куркалар, хөрмәт катыш буйсыну белән буйсыналар иде аңа.

Сугышлар тынып, халык һәр Ходай бирмеш көнне дәһшәтле кара хәбәрләр

көтеп каршыламый башлаган вакытларда, Мерзоннар гаиләсе өчен дә зур

яңалык булды. Колхозда исәп-хисап эшләрен бер дә ялгышмыйча, төгәл һәм

вакытында үтәп барганын исәпкә алып, идарә аларга гаиләсен ияртеп вербовка

белән читкә чыгып киткән кешенең өен бирергә карар чыгарды.

Кем ныграк сөенгәндер: әнисеме, апасы Лилямы, Ефиммы — әйтүе кыен.

Гайсә бабай белән Җамал апа, балалары Сәкинә белән Мәүлетҗан бик яхшы

кешеләр булсалар да, үз өең — үз өең инде ул. Ефим үзен ир кеше, чын хуҗа

итеп тойды. Өй котлап, Гайсә бабай ике умарта бирде. Бирде дигәч тә инде,

алар үз урыннарында, түр бакчада калдылар, бабай, гадәтенчә, карап торырга,

балын аертып бирергә вәгъдә итте. Шуның өчен Ефим булдыра алганча аңа

булышты, Екатерина да әле тегеләй, әле болай ярдәм итеп торды. Гомумән,

аерым яшәсәләр дә, алар гел бергә булдылар, бары-югы дигәндәй, уртак,

бәйрәмнәрдә бергә табын корып яшәделәр.

Ефим буйга үсте, җилкәләр ныгып, беләкләр калынайды. Монда килгәндә

сабый гына иде, хәзер әнә, төптән таза, һәр эшне сытып эшли торган үсмер

егет булып килә. Уйламыйча сүзен әйтмәс, әйткәне ныклы булыр. Яшьтәшләре,

теләсәләр дә, теләмәсәләр дә, аның сүзенә колак салырга мәҗбүр, чөнки

һәрвакыт диярлек хаклы була, теләсә нинди эшнең нинди дә булса файдалы

ягын күреп сөйли. Чөнки Ефимның табигый акылы авылның һәм крестьянның

практик яктан нигезләнгән фәлсәфәсе белән кушылып, чын мәгънәсендәге

дөньяга тормышчан мөнәсәбәт комплексы формалашып килә иде.

Җиңү тормышка әллә нинди үзгәрешләр алып килде. Тормыш кына түгел,

кешеләрнең күңелләрендә дә әллә нинди үзгәрешләр булды. Ялгыз калган

толларның кайберләре ирләрен көтүләрен дәвам итте, көн эшләде, төн эшләде.

Аларны өмет яшәтте, балаларның киләчәге яшәтте. Кайберәүләр, барысына

да кул селтәп, агым уңаена йөзә башлады. Андыйлар колхоз эшендә дә көн

үтсенгә йөрделәр, балалары да үз көннәрен үзләре күреп, кайда нәрсә тапса,

шуны ашап, игелекле кешеләр мәрхәмәте белән яшәделәр.

Сугыш тәмамлану Катяга да йокысыз төннәр алып килде. Бердән, Хафиз

авылын күрше колхозга кушып куйдылар да ул хисапчы эшеннән китәргә

мәҗбүр булды. Дөрес, эшсез калмады, ул хәзер шәхси хуҗалыклардан сөт җыя,

ләкин элекке дәрәҗәдә түгел инде. Физик хезмәткә күнекмәгән ханымга җәйге

челләдә, карлы-бозлы яңгырда ат җигеп, кырыгар литрлы бидоннар күтәреп

ташу авыр иде. «Балалар» дип тешен кысып эшләде, сер бирмәскә, тормыш

арбасыннан төшеп калмаска тырышты.

Икенчедән, күңелендә өмет яшәсә дә, акыллы хатын буларак, Катерина

иренең исән булуына ышанып бетмәде. Исән булса, хәбәр бирми калмас иде

Дмитрий, андый кеше түгел. Хатыны, улы белән кызы өчен үлеп тора иде.

Аңа бик рәхмәтле Катерина, шуңа күрә дә хушлашканда: «Балаларны сакла!»

— дип әйткән сүзләрен бер генә минутка да истән чыгармады, ул сүзләрне

үтәр өчен барысын да эшләде. Ләкин… «Кечкенә балалар — кечкенә проблема,

олы балалар — олы проблема», диләр бит. Әнә, Ефим, Лиля үсеп килә. Үскән

саен бит аларның таләпләре дә зураячак, укырга, эшкә урнаштырырга кирәк.

Аллага шөкер — шушы урында Катерина эченнән саф татарча «Аллага шөкер»

дигәненә игътибар итеп, үзенә-үзе елмаеп куйды — балаларны саклап кала

алды бугай, иң куркыныч вакытлар артта калып килә. Ә бит алар кебек читтән

килүчеләр күп иде, төрлесенең язмышы төрле. Шушында җир куенында ятып

калучы балалар да булды…

Җилдә, кояшта йөреп, авыр крестьян тормышында гәүдәләре тупасланган

авыл хатыннары арасында Катерина нәфис-нәзакәтле йөз чалымнары,

сылу гәүдәсе белән аерылып тора. Дулкынланып торган кап-кара чәчләре

йөзенең аклыгын, дөрес, тигез сызылган чалымнарын ассызыклап, тагын да

күркәмләтеп җибәрә. Аны күргән ир-ат заты үзе дә сизмәстән тураеп куя,

кепкасын кыеклатып сала, бүген кырынмаган булуына эчтән генә үкенеп ала.

Ләкин хатынының күзләрендәге үз бәясен белү билгеләре һәркемне билгеле бер

дистанциядә тотарга мәҗбүр итә иде. Чибәр хатын-кызның, гадәттә, булганны

да, булмаганны да кушып, гайбәтен чәйнәргә яраталар, ләкин Катерина турында

авылда авыз чайкаучы булмады. Төрле имеш-мимешләргә юл калдырмавы юк-

бар сүзгә азык бирмәде.

Ләкин… аһ, тормышта шул ләкиннәр булмаса икән. Авыл тормышы, ни генә

әйтсәң дә, авыр. Гайсә бабай ярдәм итә, күз-колак булып тора торуын. Яз көне,

бәрәңге утыртыр вакыт җитә башлауга, көн саен кереп чыга: «Кызым, җирегез

әзерме; орлыгыгыз бармы; әгәр утыртырга җитмәсә, бездән кереп алыгыз».

Рәхмәт яугыры, үз балалары кебек кайгырта. Әмма аңа гына салынып та булмый,

һәркемнең үз тормышы. Хуҗалыкта ир-ат җитмәгәнлеге нык сиздерә.

Шактый озак уйлангач, Катерина тәвәккәлләргә булды. Сугышның башында

ук кулын имгәтеп кайткан Хаҗиев Бастам дигән бригадир белән эшлиләр иде.

Авыл зур түгел, көн саен, хәтта көнгә берничә тапкыр аралашырга туры килә.

Очрашкан саен бригадир үзенең битараф түгеллеген сиздерергә җай таба,

бергә тору хакында җитди тәкъдим дә ясады. «Әй, — дип өзгәләнде Катерина,

— нишлисең, синең гаиләң бар, балаларың үсә». «Әгәр бергә булмыйбыз икән,

— дип үз сүзен сөйләде Бастам, — читкә чыгып китәм. Көн саен сине күреп

тыныч йөри алмыйм мин».

Сугыш беткән елны алар бергә тора башладылар. 1946 елны кечкенә өйдә яңа

туган ир баланың тормыш дәгъва иткән тавышы яңгырады. Хуҗалыкка да җан

керде, койма яңартылмаса да, киртәләре алыштырылып, тураеп басты. Өйалды

түбәсеннән дә яңгыр үтми башлады. Шулай да ничектер уңайсыз иде кечкенә

генә авылда мондый катлаулы тормыш. Бастам элекке хуҗалыгын да, балаларын

да онытып бетермәде, печәнен дә алып кайтты, утынын да әзерләште. Үзенә

бер кәлимә сүз әйтүче булмаса да, Катерина аның хатыны белән очрашканда

уңайсызлану хисеннән арына алмады.

— И-и, — дип елмайды тегесе, бер җай белән икәү генә калганда шул хакта

белдергәч, — гел аптырама, Катя. Гаепләмим мин сине. Нишләтәсең, Ходай

биргән чибәрлегең бар, ир-ат җүләр бит ул. Күңеле алгысыган, әллә кайларга

китәм дип сөйләнә иде инде. Анда кайда, нишләп йөргәнен кайлардан беләсең,

монда, ичмасам, күз алдымда, ярдәме дә тия. Гаепләмим мин сине…

Ике хатын озак серләште ул көнне. Шушы көнгә җиткергән сугышны

каһәрләп елашып та алдылар, балалар, аларның бүгенгесе, киләчәге хакында

сөйләштеләр.

Ир белән яши башлагач, Катяны иң гаҗәпләндергәне — Ефимның яңа

туган энесе Әнискә мөнәсәбәте булды. Югыйсә, Бастам белән малай бик

ачылып китмәде, ике арада ниндидер киеренкелек бар иде. Ә менә бишектәге

энесе янында сәгатьләр буе утырырга мөмкин. Катяның сиздермичә генә

күзәткәне бар: сабый янында Фима яктырып китә, болай да көләргә генә торган

күзләреннән очкыннар чәчелә, хәтта кап-кара бөдрәләренә хәтле көлә сыман

тоела. Тегесе дә абыйсын бик тиз таный башлады, ябык арба өстендә таныш

йөз күренүгә, тешсез авызы ерылып китә, очардай булып кулларын, аякларын

болгый башлый, үзе «гы-гы» килеп нидер сөйләнә. Моны күреп торган Катя

әллә шатлык, әллә сагыш яшьләрен сөртеп, ишегалдына ашыга…

1949 елны кызлары Әнисә туды. Бала үз бәхете белән туа, ди халык. Яңа

кеше яңа шатлык алып килсә дә, үсеп килүчеләрен дә кайгыртырга кирәк

— шул уй соңгы вакытларда Катяның күңелендә торган саен ныграк тамыр

җәйде. Белеме, дөньяга карашы киң кеше буларак, ул балаларының тормышта

үз урыннарын табуын тели иде. Әйе, Бастам хуҗалыкны алып бара, Лиля белән

Ефимны җылы сүз белән иркәләмәсә дә, кул күтәреп какканы юк. Дөрес, ул

Әнис белән Әнисәне дә артык төчеләнеп ярата белми, характеры шундый. Ул

эш кешесе, һәрнәрсәгә «файдалы-файдасыз» дигән практик ноктадан чыгып

бәя бирә. Гомумән, авыл халкы шөкер итә белә: дөньялар тынычланганга, көн

саен кара хәбәрләр килүдән туктауга, хезмәт көне өчен азмы-күпме иген бирә

башлауга ул канәгать. Ләкин һәр кечкенә генә нәрсәгә дә канәгать булып яшәсә,

кешелекнең прогрессы тукталып калыр иде. Халык та аска карап шөкер ит,

өскә карап фикер йөрт, ди бит.

Катя күреп тора: Лиля да, Ефим да авыл этикасы кысаларында акыллы,

ярдәмчел булып үсәләр. Ләкин киңлек, олы дөнья җитми. Тар монда, табигый

сәләтне үстерер өчен аралашу даирәсе дә, мөмкинлекләр дә юк. Әхлаклы шәхес

булу әйбәт, әмма дөнья шулай корылган инде, җәмгыятьтә үз урыныңны табар

өчен кешеләр белән тыгыз аралашып яшәргә, кирәк чакта этешә-төртешә

белергә дә, яхшы белем алырга да кирәк. Уку, эшкә урнашу перспективасы

булган җир кирәк…

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2015

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: