Моңнар булып кайтырмын (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Канатлар ныгыганда

1951 елны Мерзоннар Хафиз авылыннан 25-30 чакрым гына ераклыкта

булган икенче авылга — Татарстан автономияле республикасына караган Урыссу совхозына күченделәр.

Урыссуга күченергә үзен-үзе озак әзерләде Катя. Авылдан бик гаярьләр, бик

тәвәккәлләр генә китәргә сәләтле, чөнки гади колхозчының паспорты юк. Ул

мәңгегә җиргә береккән. Шулай да кемдер авыл советы рәисен юмалап белешмә ала, кемдер әллә кайлардан эшче куллар эзләп килгән вербовщикның ялган вәгъдәләренә ышанып чыгып китә, кемдер армиядә хезмәт иткән җирендә төпләнеп кала… Хафиз авылы егете Кәрәмулла, колхоз тормышыннан котылып, Урыссу совхозына эшче булып урнаша алганнарның берсе иде.

Кәрәмулла ял көне авылга кайткан саен, Катя аларга йөгерде, совхоз

тормышы, яшәү шартлары турында сораштырды. Әйтергә кирәк, урман

уртасында утырган Хафиз белән чагыштырганда, Урыссуда олы, интенсив

тормыш кайный иде. Ремонт цехы һәм мастерское, җиләк-җимеш бакчасы,

фермалар гөрләп эшләп тора. Хөкүмәт оешмасы булганга, авыл хуҗалыгы

техникасына да кытлык юк. Читтән килеп урнашкан һәркемгә торыр урын

бирәләр.

Ә бер атнада Кәрәмулла аны үзе эзләп килде.

— Катя апа, — диде ул, бик мөһим хәбәр әйтәсен сиздереп, — совхозда

кара эшкә кеше җитәрлек. Менә анда хәзер как раз бухгалтерлар кирәк дип

ишеттем. Сез бит эшләгән кеше, белемегез дә бар…

Катя кичне, Бастам кайтканны көчкә көтеп җиткерде.

— Китик, — диде ул, иренә хәлне аңлаткач. — Мондагыдан начар булмас.

Миңа эш бар, сиңа тем более.

Бастам эндәшмәде, аска караган килеш ашавын белде. Йөзенә карап ни

уйлаганын белерлек түгел.

— Җидееллык мәктәбе бар, — дип дәвам итте Катя. — Дүрт бала бит безнең, дүрт бала...

— Юк! — Бастам тәлинкәсен этеп куйды. — Китмим. Үзең теләсә нишлә.

Катя үзен теге вакытта, 1941 елны Жмеринка вокзалындагы кебек салкын

кискенлек биләп алганын тойды. Әйе, Бастамны аңлый, ул — теше-тырнагы

белән шушы җиргә береккән кеше. Үзе дә бик яратты бу авылны, кара ачлык

елларында саклап калган халыкка да бик рәхмәтле. Ләкин тормыш дәвам

итә, һәркемнең яхшыракка омтылырга, булган мөмкинлекләрен тормышка

ашырырга тырышырга хокукы бар лабаса.

Икенче көнне таң беленә башлаганда, Катя колхоз идарәсендә иде.

Колхоз рәисе, фронтовик, хатынның гозерен тыңлагач, беркавым эндәшмичә утырды.

— Ярар, Катерина, — диде ул аннан соң, — сине без тота алмыйбыз. Син

ирекле кош, телисең — Урыссуга, телисең — үзеңнең ягыңа кайтып китә аласың.

Әнә, үзең сөт җыеп йөргән атны алырсың, олаучы бирербез, әйберләреңне

җыйна. Илтеп кайтырлар.

Тагын җыену, тагын билгесезлек. Бу юлы берәү дә кумый, дәһшәт булып

өстә каракош та бөтерелми. Ләкин кирәк. Әниләренең җыенганын тавышсыз

гына карап утырган сабыйларның киләчәге өчен кирәк.

— Аллага тапшырдык, — дип пышылдады Катя, арбадагы төенчекләр өстенә балаларны тезеп утырткач.

Бастам эштә калды. Озатырга да кайтмады. Кич белән буш өйгә кайтып

керәчәк. Катя шулай уйланып олау артыннан атлады. Ярар, иренең үз ихтыяры, ул үз язмышын үзе сайлады. Лиляның бик исе китмәде күченүгә. Әллә күрсәтми генә. 

Биш яшьлек Әнискә арбада бару кызык кына. Әнисә әле вакыйгага

бәя бирерлек түгел, кузгалып китүгә, ул кулларын яңагына җайлап куйды да

йокыга талды. Катяның йөрәген иң әрнеткәне Ефим булды. Күренеп тора,

китәсе килми малайның Хафиздан, ай, килми. Боегып, йомылып калды, хәтта буйга да кечерәеп киткән сыман. Ләм-мим бер сүз дәшми, ләкин күзләрендә чайкалган сагышны күрмәс өчен Катя аңа таба карамаска тырыша. Авыр, бик авыр кичерә бу бала күченүне. Еламый да ичмаса, үз эченә бикләнгән дә арбага тотынып тик бара. Үз иркендә булса, мөгаен, кузгалмас иде.

Береккән җирдән аерылу ачысын Ефим Мерзон беренче тапкыр шунда

татыды. Әле алда зуррак давыллар булачагын, ачырак җилләр бәгырьләрне

кисәчәген Ефим да, Катя да белми иде. Киләчәктә тауны тауга бәреп

эш итүче, йөзләгән кешеләрне җитәкләүче Ефим Дмитриевичка җылы

кәнәфиләре өчен җаннарын шайтанга сатарга әзер бюрократлар белән

көрәшәсе, якты кояш астында яшәүгә хаклы икәнен исбат итеп, Минзәлә,

Чаллы кебек шәһәрләргә барып урнашасы, автотранспорт оешмаларын

бөтен республикага үрнәк булырдай дәрәҗәгә күтәрәсе бар. Барысы да алда, барысы да булачак, ә хәзергә әле малай куәт иңеп килүче җилкәләрен салмак кына чайкалдырып, артка борылып карамас өчен күзләрен җиргә төбәгән дә Ык елгасы аръягындагы Урыссу совхозы ягына таба атлый. Кайтачак әле ул монда, зур кеше булып кайтачак… Минсәгыйть, Язкар белән очрашачак әле ул… Ә Татарстан моңсу гына елмаеп, үзенең тарихында матур хатирәләр калдырачак улын көтә иде.

Барысы да уйлаганга карый күпкә җиңел булып чыкты. Катяны бухгалтер

итеп бишкуллап алдылар, атна-ун көн дигәндә, яңа төзелеп беткән, халык

телендә «финский» дип йөртелгән йорт бирделәр. Кечкенәләргә ясле дә, балалар бакчасы да булды. Катя баш-аягы белән эшкә чумды. Бу инде 50 хуҗалыклы «Игенче» колхозы түгел. Совхозның акча әйләнеше генә дә йөзәрләгән мең сумнар белән исәпләнә. Шуның өстенә дистәләгән трактор, машина, комбайн…

Җиләк-җимеш бакчасы дәүләт эчендәге дәүләт кебек яшәп ята. Кыскасы,

күңелсезләнеп утырырга һич вакыт юк.

Халкы да бик чуар, төрле яктан җыелган, төрле язмышлы, төрле характер

һәм менталитетка ия кешеләр. Фронтовиклар җиң сызганып, исән калганнарына шөкер итә-итә, җир җимертеп эшләп йөриләр. Тамак ягы бераз рәтләнеп, якты йолдыз булып өмет җемелди башлаган вакытлар.

Урыссуга күчкәч, Ефимның боегуы озакка бармады. Яшь, сәламәт рух болай

да озак күңелсезләнеп йөри алмый ул. Ефим исә аралашучан, үзен яраттыра да белә. Уйламыйча сүз сөйләми, олыларны олы, кечеләрне кече итә. Яхшы атланып эш сорап, күзгә кереп йөрмәс, кушканнан баш тартмас һәм һәрвакыт җиренә җиткереп башкарыр.

Эш дигәннән, килгән елның декабрендә Ефим терлек азыгы ташучы булып

эшли башлады. Таныш хезмәт, тик хәзер инде, Аллага шөкер, үгез җигүләр юк.

Атлар да көр, уйнаклап торалар, иртән абзарга кереп, малкайларның «кетерт- кетерт» башак ашауларын ишетү үзе бер рәхәт. Йөк ишелсә дә куркыныч түгел, беләктә көч, күкрәктә гайрәтнең ташып торган чагы. Хәер, каты кул бастырыклап төягәч, йөге дә ишелми инде аның. Кырдан олаулар тезелешеп кайтканда, егет-кызлар тавышыннан тирә-як яңгырап тора. Ул да булмый, кемдер үзен-үзе дәртләндереп җыр суза:

… Күбәләк гөлләргә кунса,

Гөлләр тибрәлә микән…

Шул җитә кала, әле тегеннән, әле моннан тавышлар килә башлый:

— Ефим…

— Әйдә, беркөн җырлаганны…

— Ефим, әйдә…

Ефим тәртип өчен генә карышып ала:

— Җырлыйлар бит инде.

Шунда ук «Күбәләк»не туктаталар:

— Әй, сандугач, туктап тор әле.

— Кайткач моңаерсың.

Җыр башлаучы инде туктаган, ул хәтта каршы да әйтеп азапланмый. Аңа

җырлау кирәкми дә бугай, җыр темасын кузгату җитә. Белә: оста барда кулың, мулла барда телең тый. Ә җыр мәсьәләсендә оста да, мулла да бер — Ефим.

Менә хәзер аңа сүз бирделәр, иксез-чиксез күк астындагы карлы басу уртасында табигать сәхнәсе маэстрога — Ефимга бирелгән. Атлар пошкыруы гына бүлгән тынлыкны егетнең әле чынлап торып ныгып та җитмәгән, әмма әллә кайдан, бәгырь төбеннән чыккан тоныграк тавышы ярып җибәрә:

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә

Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.

Йөрәгеңдә нинди утлар яна? –

Уйларыңны килә беләсем.

Кызлар кыеклап та, турылап та җырчы егеткә күз аталар. Һәрберсе кара

бөдрәләре дулкынланып бүрек астыннан чыгып торган, искиткеч итагатьле,

елмаюы белән тирә-якны яктыртып җибәрүче егетнең җырын үзенә кабул

итә:

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә

Яшел болыннардан үтәсең.

Болын чәчәкләрен җыя-җыя,

Кемне болай сагынып көтәсең?

Атларның алдан барганнары инде авылга кереп килә. Ишегалдында йөргән

карт-коры тураеп, кулын каш өстенә куеп, йөкчеләр ягына карый:

— Катя малае инде бу…

— Шул инде. Бигрәкләр белеп җырлый…

— Ие, авылда әрәм булып калмасын иде инде мондый тавышы белән.

Мәктәп букчаларын чана итеп шуучы малайлар бермәлгә туктап кала, хәтта

алардан калмаска тырышып «ләң-ләң» килеп чабулаучы авыл этләренә кадәр, башларын кыйгайта-кыйгайта нидер аңларга тырышып, кыр ягына борылып багалар. Ә аннан авылга җырның соңгы куплеты килеп керә:

Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге

Хәтерләтә аяз күкләрне.

Нинди иркә сүзләр ачар икән

Күңелеңнең серле бикләрен?!

Совхоз зур, маллар күп. Сыеры да, сарыгы да көн саен ашарга сорый, алып

кайтып кына өлгерт. Мал азыгы ташырга, гадәттә, нинди дә булса һөнәре

булмаган яшьләрне куялар. Түләү — тоннадан, ягъни күпме күләмдә ташыйсың — шуңа карап акчасын язалар. Кырдан саламын-печәнен, складлардан онын-көрпәсен китерделәр, барысын да эшләделәр. Ләкин бу эштәгеләр алышынып кына тора. Чөнки яшьләре җитүгә, егетләрне армиягә алып китәләр, кызлар — кияүгә чыга да уңайрак, җайлырак эшне кайгырта башлый, кайберсе фермага сыер савучы булып керә, анда акчасы да күбрәк.

Катя бухгалтериядә үз эшен энәсеннән җебенә хәтле белүе, халыкка ягымлы булуы белән тиз арада үз кеше булып китте. Улы үскән саен, киләчәккә ышанычы ныгый. Тормыш әкрен генә көйләнә, ләкин әле максатларга ирешелмәгән. Ефим авылның күз өстендәге кашы кебек егет, бер генә бәйрәм, бер генә мәдәни чара да аннан башка үтми. Сәхнәгә бер чыгып басса, кабат-кабат чакырып җырлаталар. Җәмәгать эшләренә дә өлгерә, бигрәк тә комсомол булып алгач, өмә, күмәк эш оештыруны аңа тапшыра башладылар. Чөнки моңы белән генә түгел, төпле сүзе, эш рәтен белүе белән дә башкалардан аерылып тора һәм, иң мөһиме, үз артыннан ияртә белә. Хәзер һөнәр, нинди дә булса һөнәр кирәк.

1956 елның май ае иде. Беркөнне төшке ашка Катерина гадәттәгедән ашыгып кайтып керде. Өстәл янына утырышкач, беркавым сүзсез генә ашадылар.

— Ефим, — дип сүз башлады Катя, — ничек эшләр?

— Әйбәт, әни.

— Эштә хәлләр ничек?

Ефим аптыраган кыяфәттә бер апасы Лиляга, бер Катяга карап куйды.

— Анда ни булсын инде? Сыерлар, сарыклар, шулар арасында — без.

— Сыерлар, сарыклар шул. Җитәр, мөгаен. Тимерче цехына молотобоец

булып барасың килмиме?

— Килә, кәнишне…

— Иртәгә үк конторага барып гариза язарсың. Бүген генә сөйләшеп утырдык, урын бар. Эше дә ул хәтле тыгыз түгел, яллары да булыр.

Иртәгәне дә көтмәде Ефим, әнисенә үк ияреп барып, гариза калдырып

кайтты… Һәм икенче көнне үк тимерчелеккә эшкә чыкты.

Дөресен генә әйткәндә, мал азыгы ташып ялыккан иде. Бигрәк үзәккә үтә

торган, миләрне киптерә торган бертөрлелек туйдырган иде. Көн дә бер юл,

көн дә бер үк эш, бер үк хәрәкәтләр. Үзең үк малга әверелерсең, билләһи.

Тимерчелектә исә чын мәгънәсендә иҗатка урын бар. Дөрес, чүкеч бәрүче

— кушканны гына үтәүче, ләкин тимер үзенә ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итә.

Белеп кыздырырга, чамалап сугарга кирәк. Аннары соң, күпме техника монда!

Ефим бик кирәкле нәрсәсен тапкандай булды. Сизде: бу дөнья аныкы. Машина-тракторлар — аныкы. Беренче көнне цехка килеп, куәтле тракторлар, «ЗИС» машиналары арасында калгач та, томан белән өртелгән хәтеренә Жмеринкада калган уенчык йөк машинасы килде. Ләкин хатирәләргә вакыт юк, олы яшьтәге тимерче абзый ниндидер тимер балканың бер башыннан тоткан да, шау-шуны җиңәргә тырышып, аңа кычкыра:

— Тот теге башыннан, идрить-тидрить…

Кичләрен клубка чыкканда, кулларын бик озаклап сабын белән юа Ефим,

тик күзәнәкләренә үк сеңгән машина мае барыбер бетеп җитми. Бетерергә

бик тырышмый да инде, күрсеннәр, пролетариат, эш кешесе. Йөрешләре,

үзен тотышларына хәтле үзгәрде егетнең. Әледән-әле ычкынган шаян сүз,

янып-җемелдәп торган күзләр, тик торганда да кычкырып җырлап җибәрүләре кәефенең күтәренке икәнлеген күрсәтә.

Катя аңа карап сөенеп бетә алмады. Ефим халык теленә кереп бара, гел

уңай яктан үрнәк: әле концертта җырлавын сөйлиләр, әле аның кул астындагы бертөркем яшьләрнең күмәкләп берәр эшне эшләп ташлауларын мактап телгә алалар.

— Каян килеп чыкты бу Мерзон, — дип куйды беркөн партком секретаре,

— аннан башка ике кулсыз булыр идем.

Кәгазьләргә күмелеп утырган Катеринаның йөрәгенә сары май булып ятты

бу сүзләр, ләкин сиздермәде, ишетмәмешкә салышты. Кайткач, каядыр җыенган Ефимга бик озак карап утырды. Әй сөенер иде Дмитрий хәзер улын күрсә.

Шушы сугыш дигән афәт кайларга гына таратмады кешеләрне. Ләкин яшәү

көчен җиңә, канда булган, ана сөте белән кергән күркәмлекне бетерә алмады.

Алтын кайда да алтын булып кала, тутыкмый ул, асыл сыйфатларын җуймый.

Аккан су юлын таба, әнә алар да, бернинди ярдәмсез, үзләре, бары үз көчләре белән, җәмгыятьтә урыннарын таптылар. Тфү-тфү, болай барса, Ефимның да киләчәге зур булырга ошый.

Ефим күрә, сизә иде әнисенең аның белән горурланганын. Өметләрен

акларга, ана горурлыгына лаек булырга тырышты. Гаилә таянычы икәнлеген

аңлау җаваплылыгы да егетне әхлак кысаларында тотарга мәҗбүр итте. Клубка чыкса да, бервакытта да клуб артындагы караңгы почмакларда хәмер чөмерүчеләр арасында булмады. Һәрвакыт бина эчендә, мөдир кабинетында йә концертка әзерләнделәр, йә булачак комсомол җыелышының көн тәртибен тикшерделәр.

Авызларына аракы эләккәч кызучанраклар да Ефим булганда тынычланып

калалар иде. Бердән, егет төптән чыккан, Ходай куәтне кызганмаган, мал азыгы ташыганда, зур-зур капчыкларны уйнатып кына күчерүенә күпләрнең кызыгып карап торганы бар. Икенчедән, ниндидер эчке бер көче дә бар. Тавышын күтәрмәс, үз итеп, шаярып кына эндәшер, ләкин теләсә нинди агрессия, диңгез дулкыны кыяга бәрелеп тынычланган кебек, аның белән сөйләшкәндә үзенең башлангыч импульсын югалтыр.

Советлар илендә бер гадәт яши иде. Дөрес, халыкның матур бер традициясе ул — өмә оештыру. Ләкин халыкны гомер буе бушка эшләтергә хыялланган коммунистлар аны бик еш кулландылар. Урып-җыю, печән өсте, бәрәңге алган чорларда совхоз администрациясе дә еш кына күмәк хезмәткә чакырып халыкка мөрәҗәгать итә иде.

Менә бүген дә совхоз халкы печән өмәсенә чыкты. Көннәр, Аллага шөкер,

аяз, чак кына җиләс җил исеп тора. Комсомол оешмасы, әлбәттә, мондый

чараларның үзәгендә. Өмәгә иң теләп чыкканы һәм сөенгәне, мөгаен,

яшьләрдер. Яшьлек — яшьлек инде ул, һәрнәрсәдән кызык таба белә. Бертөркем егетләр-кызлар җыелган җирдә һәрвакыт уен-көлке, җыр, шаян сүз. Өстәвенә, бер-береңә мөнәсәбәт белдерергә, үзеңне күрсәтергә моннан да уңайлырак форсат була аламы соң?

Ефим иртәдән аяк өсте. Аңа берничә егет белән печән җыюны тапшырдылар. Кемдер тырма белән күбәләп тора, болар шуны ат белән тарттырып яки йөккә төяп, эскерт куючылар янына ташырга тиешләр.

— Мин печәнне ташласам да, печән мине гомергә ташламас, ахры. Әйдә,

егетләр, утырыгыз, — дип, өстенә изүләре ачык иркен ак күлмәк, дулкынланып, ишелеп торган чәчләре өстенә кыеклатып кепка кигән Ефим, йөк ташу өчен җайлаштырып, тирән итеп ясалган, халык телендә «чытыр арба» дип аталган арбаның алдына утырып, дилбегәгә тотынды. Колхозның эре токымлы, сыртлары елкылдап торган аты алты-җиде ир утырган арбаны «эһ» тә итмичә басу түренә алып чапты. Баштагы мәлдә шау-шу килеп, йөкләрне бик тиз төяделәр. Төйи торалар, Ефим эскерт куючылар янына илтеп, аударып тора.

Төшкә таба җегәр кимеде, тавышлар да басыла төште, ләкин көнбатышта

каракучкылланып пәйда булган болыт һәм шул яктан ишетелгән тонык кына

гөрелдәү кешеләрне ашыктыра башлады.

— Иптәшләр, яңгырга эләкмичә генә бетерәсе иде эшне, — дип, партоешма

секретаре дә «Бобиг»ына утырып килеп җитте.

Иркен кырга сибелгән печән кибәннәре күзгә күренеп кимесә дә, җитәрлек

иде әле. Йөкне аударгач, Ефим атны арбага басып куалый, ат та, үзе дә тиргә баткан.

— Өлгерә алмыйбыз, әйдә безгә төяшергә барыгыз, — дип кычкырды ул бер

килүендә. Озын сәнәк белән эскерт өстенә биреп торучы ике ир сәнәкләрен

кыскарак саплыга алыштырдылар да арбага сикерделәр. Ефим атның киң

сыртына дилбегә кагуы булды, туры бия эре адымнар белән басу түренә

ыргылды. Кинәт колакларны ярып чатырдаган тавыш яңгырады, эскерт өстендә торган ике ир, нишләгәннәрен дә аңламастан, аска сикерделәр. Барысы да җиргә чүкте, хатын-кызларның ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Башларын күтәреп карасалар, әле генә юыртып барган ат, башын табигый булмаган хәлдә артка ташлап, җирдә ята. Арба янга ауган, камылга тәгәрәгән ирләр, тузанга буялып, сүгенә-сүгенә җирдән күтәрелеп азапланалар.

Беренче булып якындагы хатыннар аңга килде.

— Ни булды? — диеште алар, йөгереп килеп ирләргә булыша-булыша.

— Әй, хатыннар, — дип кычкырды берсе, — монда килегез әле тизрәк.

Арбаны күтәрегез, Катя малае аста калган.

Ул арада башкалар да килеп җитте, «ә» дигәнче арбаны бастырып куйдылар.

Аркасы белән яткан Ефимның йөзе ап-ак, иреннәреннән кан качкан. Кепкасы әллә кайда читтә ята, чәчләре табигый булмаганча тузган, киемнәреннән җиңелчә генә әллә пар, әллә төтен күтәрелә.

— Әстәгъфирулла, — дип куйды берсе, — әллә яшен сукканмы?

Күпне күргән фронтовик ирләрнең берсе халыкны аралап уртага үтте.

— Шуңа охшый, — диде ул, — көрәк алып килегез, башын гына чыгарып

калдырып, җиргә күмәргә кирәк. Тиз бул! — дип кинәт кычкырып җибәрде

ул янәшәсендә өнсез булып торган малайга — … мать! Кеше үләргә ята, ул

авызын ачкан…

Шулай эшләделәр дә. Бераздан, төбенә мул итеп печән түшәлгән арбага

җигеп, совхозның нәсел айгырын китереп җиткерделәр. Ефимны арбага

күтәреп салулары булды, егет телгә килде. Халык өнсез калды: Ефим кычкырып «Сарман»ны җырлый иде. Фельдшер үзенә-үзе ышанмыйча иелеп авыруның йөзенә карады: юк, аңсыз, әмма җырлый.

— Да, — дип кепкасын салып, маңгаен сөртте әле генә көрәк сорап

кычкырган ир, арба кузгалып киткәч, — да! Безнең белән авылда әрәм булып ята бу егет. Яшен суккач та җырлый алган кешене күргәнем юк иде әле…

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2015

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: