Мөхлис һәм Иблис (бәянның ахыры)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

10. Имансызлар

Имансызлыкның чиге юк, дигән бер акыл иясе. Гаянны да шундый авыр

уйлар биләп алды. Дөньяда бар нәрсәне дә кичереп була кебек, ләкин якын вә

газиз кешеңнең сатылуын кичерү мөмкин нәрсә түгелдер...

Дөньясына кул селтәп, яраланган иңбашын ак простыня кисәге белән

кысып бәйләгән Гаян түрдә боргаланып-сыргаланып биегән һәм кәмит ясап

торган сәләмә киемле хатынны шәйләп алгач та, аның бу кыланышларына

артык исе китмәде, битараф калды. Төнге фаҗига, төнге хыянәт аның дөньяга

күзен ачкан иде инде. «Кем бу? Кешеме бу? Кеше дип әйтеп буламы моны?»

Аның әлеге кыланчык хатынга әйткән тәүге сүзе шул булды. Сихер кочагында

маймыраган хатын тыпырдап бии-бии Гаян каршына килеп басты, тезен чүгеп,

ире алдында башын иде: «Кадерлем, ал мине кочагыңа! Кил, кочакла мине,

үп! Ай... җаным минем... ай... кадерлем!»

Алышынган хатын бер Мөхлискә, бер Гаянга ташланды. Гаян, косардай

булып, күз карашын читкә алды, Мөхлис ачу белән аны этеп җибәрде. Карап

торышка ул чын-чынлап исерек хатынга охшаган иде.

– Әти, бу бит синең хатының Фәния!

– Фәния? Ә сез кем? – Әллә дөресен әйтә, әллә белмәмешкә генә сабыша

Гаян.

– Улың Мөхлис.

– Юк...

– Ничек?

– Минем улым да, хатыным да юк.

– Бар... Менә алар синең каршыңда! Мин – улың, ә бу – синең хатының,

никахлы хатының...

– Бар иде кайчандыр алар, ә хәзер юк...

– Нишләп юк?

– Мин аларның икесен дә күңел түремнән сызып аттым.

– Бәхетем... кил... ах... уй... уй... – Песи кебек сырпаланган Фәния бераздан

гөпелдәп идәнгә ауды. Аның инде сикерер, хәтта селкенер хәле дә калмаган,

ләкин ниндидер үзгә сихри көч аны һаман да шушы сәер гамәлләргә этәрә

сымак иде...

– Тере кешене сызып ташлап булмый, әти! – дип үгетләде аны улы. – Син

безне аңларга тиеш...

– Аңларга? Ничек? – Дөньяның, кешеләрнең әшәкелеген үз күңеле аша

уздырган кешене инандыру мөмкин нәрсә түгел иде, күрәсең. – Улы атасының

чәенә агу салса, аңар үлем теләсә? Никахлы хатының, якын кешең каршыңда

ук зина кылса? Моны ничек аңларга була?

– Әти, син барысын да аңлыйсың...

– Кемдер миңа әти дип эндәште түгелме? Кем ул? Синме? Син дәштеңме?

– Әти, җүләр сатма инде! – дип кычкырды аңар Мөхлис. – Иң элек Фәниянең

бу сәләмә киемнәрен салдырып ягарга кирәк. Әти, аңарда җен киеме! Салдыр!

– Ә бу кеше... тфү... Каян кайткан соң?

– Гыйш-гыйшрәттән, әти, җеннәр туеннан!

– Каян?

– Шабаштан!!!

– Мин шуңар ярдәм итәргә тиешме?

Мескен хатын, шуыша-шуыша, иренең аяк очына килеп сарылды, аягын

кочып, аның тезеннән үпте. Гаян аны аягы белән этеп җибәрде, җен хатын

арты белән идәнгә мәтәлде. Ләкин кылануыннан туктамады: кабат үрмәләп

килеп, иренең аягына бәрелде, куллары белән аның күкрәгенә ябышып, акрын

гына өскә күтәрелде. Шулчак Гаян, үз-үзен белештермичә, хатынның күкрәген

каплап торган пычрак, сәләмә киемнәрне бар көченә ертып төшерде дә, башын

аска иеп, кырыйга кагылды. Сәләмәләр берьюлы идәнгә коелды: хатын шәрә

калды. Мөхлис, сүз дә дәшә алмастай, өнсез иде. Аның үз гомерендә мондый

да сылу тәнле, мондый да матур мөчәле хатын-кызны күргәне булмады һәм ул,

ирексездән, шундый гүзәллеккә ия булган газиз атасыннан көнләшеп куйды.

Ә бит чынлап та көнләшерлек!

Хурлыклы киемнәреннән арынган һәм әле һаман да үз хәленә кайта алмыйча

интеккән Фәния кинәт кенә тынычланып калды: куркып суырылды, җыерылды

һәм үксеп еларга тотынды.

– Гаян... кичер мине... шайтан бутады мине, шайтан! – дип үкседе хатын.

– Оятсыз! – дип акырды ир һәм хатынына карават өстендә аунап яткан

киемнәрен ташлады. – Бар! Киен! Җан көеге булып торма монда! Бүген үк

өйгә кайтабыз һәм кайтуга ук аерылышабыз.

Фәния, үз киемнәрен эләктереп, коридорга чыгып чапты. Бөтен нәрсәсе

асты-өскә килгән шыксыз чарлакта ата белән улы гына утырып калды.

– Фәния дөрес әйтә, – дип телгә килде Мөхлис. – Безне чынлап та иблис

бутады, әткәй, шайтан бутады. Ул котыртты безне, ул...

– Акланыр чарагыз калмагач, хәзер ниндидер шайтанга, иблискә сылтарга

гына кала инде. Җиңел бит, ансат...

– Әти, син шуны аңла: һәр кешенең күңел түрендә ике «мин» утыра. Ул

«мин» менә миндә дә бар...

– Анысы нәрсә тагын?

– Менә шул «мин» минем исемнән коточкыч җинаятьләр ясый, ә мин шул

җинаятьләр өчен җавап бирергә тиеш. Тик ул свулыч үзе һаман да читтә кала.

Ул минем уң канатым, дус-төстәшем генә түгел, ул әле минем зур дошманым

да, көндәшем дә, беләсең килсә...

– Нидер бутыйсың син, башымны катырасың?!

– Аңла, әлеге җинаятьләрнең берсен дә мин кылмадым...

– Ә кем кылды?

– Минем икенче ягым, икенче яртым...

– Кайсы ягың?

– Шайтан ягым...

– Да-а! Син үз-үзеңә хуҗа түгел, димәк?!

– Мин аны тыя алмыйм, әти...

– Кемне?

– Икенче яртымны...

– Аңардан качып булмыймыни соң?

– Юк... Качтың исә, шундук...

– Нишли?

– ...аркага сикерә...

Яшәү дәверендә күп нәрсәләр күреп, күп читенлекләр кичергән һәм гаҗәеп

зур кешеләр белән аралашкан Гаян өчен улы сөйләгән ошбу хикмәтләр кыргый

һәм шул ук вакытта артык самими булып тоелды. Акча, бизнес һәм банк

операцияләре тирәсендә чуалган банкир Мөхлиснең әлеге сафсатасын, тузга

язмаган мәгънәсез, буш сүзләрен иң элек ул яшьлек җүләрлегенә сылтады.

Ләкин үзен Мөхлиснең дусты итеп таныткан Евгений Ваганович дигән

бәндәнең (улы сөйләве буенча!) кеше түгеллеге, ә иблис, шайтан булуына

инана башлагач, Гаян да азрак уйлана калды. Моннан бер егерме еллар элек,

«алласызлар» заманы чорында, ул мондый әкияткә ышанмаган булса, хәзерге

чорда, дин көч алган чагында иблиснең, шайтанның барлыгын бөтенләй үк

инкарь итә алмады. Ләкин монда аңлашылмаган нәрсәләр дә бар кебек. Атасы

җибәреп яткан акчаларны укуга һәм фатирга тотасы урынга, улының бозык һәм

азгын тормыш алып баруына бер шайтанны гына гаепләү дөрес булыр микән?

– Ярый, – дип нәтиҗә ясады атасы, – әйтик, сине шайтан котыртты, ди.

Инде котырып алдың, җитәр, бәлкем, туктарга вакыттыр! Нәрсә, котыла

алмыйсыңмы?

– Юк, әти, – дип борынын салындырды улы, – миңа аңардан котылу авыр

булачак...

– Нигә?

– Гөнаһ шомлыгына каршы...

– Әйтеп бетер!

– Мин аның белән килешү төзегән идем.

– Ничегрәк төзедегез?

– Бер нөсхәсен мин аның юк иттем, ләкин икенчесе иблиснең үзендә калды.

– Юрист белән төзедегезме?

– Нәрсәне?

– Килешүне?

– Юк, билгеле!

– Беркайчан да килешүләрне юристтан башка төзергә ярамый дип күпме

әйтәм эштәгеләргә дә, юк, аңламыйлар! Күрә торып үз-үзеңне алдау бит ул,

үз-үзеңә үлем карары чыгару, – дип акыл өйрәтте банкир.

Тын гына, тавышын басып кына сөйләшкән Мөхлис кинәт кенә урыныннан

торып басты һәм туктаусыз йөренә, үз-үзе белән сөйләшә башлады. «Мин ул

иблисне барыбер җиңәм, җи-и-ңәм!!!» – дип акырды ул. Акыруы булды – эчен

тотып, егылуы да булды! Әйтерсең, аның эченә ат китереп типте – авызыннан

кан һәм күбек китте...

– Улым, ни булды сиңа? – дип, ярдәмгә ташланды аңа атасы.

– Иблис... иблис үчен ала, – дип, ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады

егет.

– Сихерләгәннәр сине, улым, сине Бөгелмәгә алып кайтырга кирәк! Сручны!

– Булмый, әти... Кая китеп олаксаң да... таба ул...

– Мулла алып киләм мин сиңа, мулла! Өшкерсен үзеңне...

– Мулла?! – дип, саран гына елмайды егет. – Питердамы?

– Питерда менә дигән мәчет бар. Пушкинодан кайтышлый, шул мәчеткә

кереп, сәдака салып чыктык... хатын белән... Тфү... шул хатынны...

– Әти... – Мөхлиснең инде тыны кысыла башлаган иде.

– Әү?

– Лулу ничек анда?

– Кем ул Лулу?

– Луиза.

– Юк ул...

– Ничек?

– Үлде...

Мөхлис Лулуның нидән үлгәнен сорамады, ул яраткан кызының

наркотиклар кулланганын яхшы белә иде. Наркотикны артык күп кулланудан

үлгәндер, күрәсең. Бөгелмәдә рок-н-ролл җырлый алучы бердәнбер кеше иде

ул, ләкин азгын һәм бозык иде. Улының шушы кыз тәэсирендә начар юлга

басуыннан куркып, атасы юкка гына аны Бөгелмәдән Питерга сөрмәде. Ләкин

бу сөрелүнең нигәдер файдасы булмады, киресенчә, ул аны һәлакәткә китереп

җиткерде...

– Әгәр син мине Бөгелмәдән җибәрмәгән булсаң, – дип ыңгырашты Мөхлис,

– Лулу исән калган булыр иде. Мин аны саклап кала алган булыр идем...

– Син кадерлеме миңа, улым, әллә Лулумы?!

Шулчак аның каршына Фәния чыкты. Киенгән, ясанган, тынычланган,

алдагы юләрлекләреннән инде берни дә калмаган. Үзен бик нык гаепле сизгән

хатын, ире алдында башын иеп, оялып басып торды:

– Кичер... мине...

– Әти... аның чынлап та гаебе юк... Шайтан... бутады аны... шайтан...

Гаян аның сүзләренә карап кына эремәде. Ул әле һаман да, үзен гаепле

сизеп, башын аска иеп торган мескен хатынга: «Хәзер үк! Мәчеткә!» – дип

кычкырды...

11. Варвара һәм акча янчыгы

Мөхлис, атасы белән үги анасы чыгып китүгә, аяк киемен дә салмыйча,

караватка сузылып ятты. Хәлсез калган гәүдәсе каядыр төшеп югалгандай тоелды

һәм ул изрәп йокыга киткәнен сизми дә калды. Йокысыннан уянып, күзен ачканда,

аның каршында бер юан гына хатын басып тора иде. Бу – алыпсатар Варвара иде.

Ул монда Евгений Вагановичны эзләп килгән икән. Хәерчегә җил гел дә каршы.

Хәер, шактый әйбәт башланган ул. Варвара, Ваганычның киңәшен тотып, ул

биргән серле порошокны су белән кушып, шуны сатып бик нык баеп киткән.

Ләкин бер көннәре, Аничков күпереннән чыгып барганда, аның акча тулы янчыгын

ниндидер бер зәхмәти нәрсә кулыннан тартып алып, аны каядыр очыртып киткән.

Бар булган байлыгы әнә шулай җилгә очкан, җүләр хатынның сөялле учында тиен

акчалар гына калган...

– Апай, мин сиңа бер генә киңәш бирә алам, – диде аңа Мөхлис, марҗаның

урланган акча янчыгы турында сөйләгән сүзләрен тыңлап арыгач. – Аллаһы

Тәгалә сезгә кисәтү ясаган...

– Нинди?

– Сиңа сату-алу эше белән шөгыльләнергә ярамый, аңлыйсыңмы?

– Аңлыйм...

– Аңласаң, хәзергә хушып тор!

– Рәхмәт киңәшең өчен, тик...

– Нәрсә тагын?

– Кызыксынуым бик көчәйде. Теге кеше кем иде ул, белсәң әйт әле?!

– Кемне дисең?

– Синең дустыңны... кем иде ул?

– Кеше түгел ул...

– Кем?

– Иблис иде ул, апай!

– Ә!!!

– Иблис...

Мөхлиснең әлеге сүзеннән коты очкан марҗа тиз-тиз генә чукына башлады.

Гадәттә, христиан динендәгеләр иконага карап чукыналар, ә бу бүлмәдә андый

нәрсә табылмагач, Варвара чебен тәрәтләгән саргылт көзгегә карап чукынды...

«Күренми теге, – дип уйлап куйды егет, марҗа чыгып югалгач. – Әллә

Аллаһыны искә алуның файдасы булды микән? Бәлкем, ул мин уйлаган нәрсә

дә булмагандыр, ә?! Ә кем? Кем дип... утопия.

12. Ике яклы килешү

Кая ул... Яман кеше белән бер бәйләнсәң, аңардан котылам димә икән! Әнә

ул... артта... почмакта... кабат сүз алды:

– Вакыт килеп җитте, дускай, санаулы минутлар гына калып бара. Тиздән

син тулысы белән минем карамакта булачаксың, мин синең белән ни телим,

шуны эшләячәкмен. Сиңа җитәрлек хезмәт иттем. Иң элек үчемне акылсыз

анаң, җүнсез атаң өчен алырга теләгән идем. Җәзаның да йомшагын әзерләдем.

Тик син үзеңне бик начар кеше итеп таныттың, мине бик нык ярсыттың,

чыгырымнан чыгардың. Шуның өчен сине җәзалап үтерәчәкләр! – Куркудан

Мөхлиснең тәннәре калтыранды, күз бәбәкләре тартышты һәм тыны кысылды.

– Әнә күрәсеңме!

Шулчак чарлакта озын чәчле ике абзый пәйда булды. Болар шайтанга ияреп

йөрүче, шайтан туенда катнашучы баягы скрипкачылар, безнеңчә әйтсәк,

мәшһүр сәнгать осталары иде. Әнә шул музыкантлар кулындагы скрипка

уйнап җибәрүгә үк, Мөхлиснең гомере кыл сымак өзелеп төшәчәк. Иблис

шулай дип аңлатты.

Менә музыкантлар скрипкаларын ияк белән кысып, смычокларын югары

күтәрделәр һәм кырын күз белән иблискә карап куйдылар. Җәлладның

үлемгә хөкем ителгән корбанын диварга терәп, мылтыктан атарга әзерләнүе

белән бер иде инде бу. Мөхлис үзенең үлемен көтте, ләкин шайтан нигәдер

музыкантларына уйнарга дигән әмерен бирмәде...

– Син минем кулда! Ха-ха! – Караңгы чат шаркылдап көлде.

– Сөенмә, иблис, – диде шулчак Мөхлис (үҗәтлек һәм кирелек җитәрлек

иде аңарда!). – Бу гаделсезлектән, нәгъләттән мин ничек тә котыла алырмын...

– Котыла алмыйсың...

– Нигә?

– Ике яклы килешү төзелгән.

– Килешү? Ә кая ул?

– Оныттыңмы? Үз каның белән яздың син аны.

– Ә миндә юк ул, – дип җүләр сатты егет.

– Бар ул синдә, эзлә...

– Яндырдым мин аны!

– Ялгышкансың. Яндырып кына котылып булмый. Килешү ике нөсхәдә

төзелде, ике экземплярда, ягъни. Менә ул, күрдеңме?! – дип, иблис аңар килешү

нөсхәсен чыгарып күрсәтте. – Күрдеңме?!

– Күрдем... Тик ул дөрес килешү түгел...

– Ничек? Анда син язган килешү һәм синең имзаң тора...

– Анда җитешсезлекләр бик күп, – дип акыл сатты егет. – Ул килешүдә,

шартнамәдә фәкать бер генә якның өстенлекләре каралган, синеке генә, ягъни!

Ә кая ирек? Кая демократия? Мөстәкыйльлек, канса да кансув! Берсе дә юк,

гел алдау, гел ялган, гел ышандыру! Бәдрәфкә чыгарга да ярамый торган бер

әрәм кәгазь бит ул...

– Син!!! – Акыру гына түгел, бу – үкерү иде! Күрәсең, үз дөньясының

иминлеге, бөтенлеге өчен борчылган һәм дә бөек яулау хисләре белән янган

шайтанбаш, милләте булмаса да, Мөхлиснең әлеге фетнәле сүзләрен кимсетү

вә янау кебегрәк кабул итте. – Шулай сөйләшәсеңме минем белән?!

– Ә ничек сөйләшим ди тагын?! Күпме кирәк сиңа ирек – шулхәтле ал, дип

үзең үк вәгъдә бирдең! Алган гына идем, име, син шундук бугазыма ябыштың!

Шушымы ирек? Шулмы демократия?

– Килешү төзегәндә, кая карадың?

– Законлы килешү түгел бу, бер буш кәгазь... Аннан ул...

– Нәрсә тагын? – дип шикләнде шайтан.

– Нотариуста расланмаган... Штампысы бармы?

– Нинди нотариус?! Власть та, нотариус та үз кулымда минем, аңладыңмы?!

– Юк, син нотариус була алмыйсың!

– Яхшы, – дип килеште иблис, – әгәр дә син шуны таләп итәсең икән, мин

сиңа килешүне нотариус аша раслатырмын!

– Юрист аша да! – дип өстәде егет.

– Яхшы! – дип кузгалды шайтан.

– Тукта, иблис токымы! – дип кычкырды аңа Мөхлис. – Сизәм, миңа күп

калмады, бер тотынгач, башыма җитми калмассың инде. Бу ялгышларым өчен

беркем дә гаепле түгел, фәкать үзем генә гаепле. Тик үтенеп сорыйм, әтиемә

һәм аның хатынына орынма, яме! Аларның гаебе юк, гөнаһсыз алар...

– Гөнаһсыз? – дип астыртын елмайды шайтан. – Гөнаһсыз булулары белән

гөнаһлы алар минем алда. Ха-ха!

– Әй, син, иблис токымы!

– Тыңлыйм?!

– Соңгы мәртәбә булса да синең арт сабагыңны бер укытып аласым килә!

– Ничек итеп?

– Мә!

Әйе, инде югалтыр нәрсә калмаган иде. Ишекне каты итеп ябып китәргә

теләгән Мөхлис кул уңында торган бер дәү урындыкны күтәреп алып, иблиснең

аркасына томырды. Шул хәлләрдән соң аның үзендә дә җен көче барлыкка

килгән иде, күрәсең, шайтанга шактый каты эләкте һәм ул ава-түнә кабат

караңгыга кереп югалды. Икенче урындыкны ул музыкантларга күтәрде,

ләкин тегеләре хәлне шундук аңлап, тиз генә юк булдылар. Мөхлис кычкыра-

кычкыра, саташа-саташа көлде:

– Ха-ха-ха! Бетте шайтан... Дөмекте! Ха-ха-ха! Бет-те...

Күтәрелгән урындык дивардагы көзгегә очты. Көзге, челпәрәмә килеп,

коелып төште. «Минме соң бу? Минме?» – дип, сөйләнә-сөйләнә, ул аңын

җуеп идәнгә егылды.

Иблис озак көттермәде: нотариуста расланган килешү кәгазенең икенче

нөсхәсе түшәм ярыгыннан идәндә чалкан яткан Мөхлиснең өстенә очып

төште...

Бу юлы рок-н-ролл яңгырамады, ә тын гына блюз уйнады. Elvis Presley...

«Love Me Tender» ...мәхәббәт вә сөю... мәңгелек...

13. P.S.

Гаян улын Бөгелмәгә алып кайтты, шактый зур акчалар түләп, җирле

институтка укырга кертте. Аны Питерда калдырудан мәгънә юк иде, чөнки ул

анда бөтенләй юлдан язачак. Кайткан шәпкә үк улын кулга алды, дин әһелләре

белән таныштырды, мәчеткә йөртте, үзе белән җомга намазыннан калдырмады.

Мөхлис, баштарак киреләнеп маташса да, соңыннан күнде, чөнки күнмичә

мөмкин дә түгел иде. Теге кәҗә кыяфәтле Люцифер, килешү кәгазен күтәреп,

шактый озак кына аның яныннан китмичә йөрде. Бары тик мәчеткә барып,

белгән сүрәләрен укыштыргач кына, ул шайтани зат күз алдыннан беразга

гына булса да югала торган булды...

Шайтанны чакырырга ярамый, чакырсаң, ул килә дә җитә, диләр. Мөхлиснең

дә соңыннан: «Иблис кайда да бар. Әнә хәзер ул минем артта гына утыра. Әнә,

әнә... теге караңгы почмакта, чакыр, шундук каршыңа килә дә баса!» – дип

сөйләнә торган бер яман гадәте барлыкка килде. Әйе, ул әллә кайда еракта

түгел, ул һәрвакыт якында, янда гына, ләкин Мөхлис тә, Мөхлиснең атасы

Гаян да бу дөньяда шайтанны, иблисне җиңәрлек көч барлыгын яхшы беләләр,

ул – бердәнбер илаһи көч – иман.

"КУ" 3 (март), 2017

фото: ok.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: