Мөхлис һәм Иблис (Бәян / 7. Тәмле су; 8. Гаҗәеп очыш)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Сәяхәтчеләр төнлә генә кайтып керде. Ике шешә шампан шәрабын бушаткан

Мөхлис бу вакытта изрәп йоклап ята иде инде. Аны уятырга теләмәделәр,

ләкин ул үзе уянды. Бәдрәфкә чыгып йөгерде. Фәния, гадәттәгечә, табын

әзерләде, чәй кайнатты.

– Улым, кәефең юк, ахрысы, агарынып киткәнсең, – диде аңа атасы. – Ни

булды?

– Көне буе укыдым, конспект ятладым, – дип ялганлап котылды улы. –

Тиздән имтиханнар башлана... Җә, сәфәрләр ничек узды?

– И-и! Безгә шундый ошады! – дип тел шартлатты Фәния.

– Пушкин укыган лицейда булдык, – дип сокланып сөйләнде Гаян, –

бөегебезнең йоклаган бүлмәсен, утырган урындыгын, язу өстәлен күрү

бәхетенә ирештек. Пушкинны урыс шагыйре дигән булалар, урысча язгач, урыс

халкын данлагач, шулайдыр шул... Тик фотосурәтенә карасаң, чын африкан

инде, әле мөселман ук булмаса?! Нинди генә милләт хезмәт итмәгән бу урыс

халкына, ә! Саный китсәң... Бу нәрсә?

Гаян өстәл өстендә торган иероглифлы савытка төртеп күрсәтте. Мөхлис

телсез калды, берни дә әйтә алмады. Гаян савытны алып, аны кулында

әйләндергәләде...

– Нәрсә бу?

– Сок... – Мөхлиснең тавышы калтыранып чыкты, ул чак кына үз-үзен

сатмады.

– Ә нишләп мондый савытта?

– Кибеттән сок алып кердем... Пакетның төбе тишелде... Шуңар... шушы

савытка салып куйдым...

– Сәер... Эчсәң ярыймы?

– Ярый...

Мөхлис аңар: «Ярамый!» – дип кычкырырга теләсә дә, атасының теләгенә

каршы килә алмады. Аңарда хәзер ике кеше яши иде, ике сыйфат, ике төс:

берсе – ак, икенчесе – кара. Беренчесе икенчесеннән никтер өстенлек итә,

акны томалап, аны гел каралтырга гына тора. Ике якка авышып, ике якны

да тотып торырга теләгән Мөхлис шушы минутта атасын коткарып калуына

ышанмый иде. Җанын шайтанга саткан адәмгә хәзер инде барыбер, диңгез

тубыктан иде, ягъни...

Ә Гаян эчте, йотылып эчте. Эчкән әйберсе аның ирен кырыннан ияк

асларына тиклем агып төште...

– Шулхәтле эчәсең килдемени соң, әти?

– Әйе... Тирләтеп җибәрде... натуральныймы бу? Чынмы?

– Чын... Натуральный... сок...

– Әйе, – дип сокланды Гаян, – бигрәк тәмле су булды бу...

Атасының шундук егылып үләсен көткән Мөхлис ялгышты, Гаянның бер

кылы да селкенмәде, киресенчә, аның кәефе күтәрелеп киткән сыман тоелды.

Атасының шайтан салган агулы суны шулай йотылып эчүе аңлашылып бетми.

Әнисенең абыйсы, начар авырудан үлеп ятканда, Мөхлистән эчәргә су алып

килүен сораган иде. Шулчак ул аңа кибеттән гел лимонад ташыды. Инде соңгы

сулышын алганда да абзыйның: «Тәмле су бу, эликсир!» – дип сөйләнүләрен һәм

шул гади лимонад суын шифалы су урынына эчүен һич кенә дә онытасы юк...

– Ярар, – диде Гаян, – мин әзрәк кенә ятып торыйм әле! – Һәм ул капылт

кына карават кырына барып ятты. Мөхлис шунда уйлап куйды: димәк, бу

агу дигәнең кешегә тиз генә тәэсир итми, ә күпмедер вакыт узгач кына үзен

сиздерәдер. «Йоклаган килеш кенә үлеп китсә ярар иде, торып, акырып кына

йөрмәсен», – дип, «изге» теләкләр теләде аңа егет...

Балконга һава суларга дип чыккан Мөхлисне Иблис эләктереп алды. Ул

кабат нидәндер канәгать түгел иде.

– Салдым, эчердем, – дип акланды егет.

– Эчердең, тик атаң исән калды. Ул нәрсә, үлемсез мәллә?

– Ятты бит... бәлкем... дөмегер...

– Ничек?

– Үз вакыты белән...

– Юк, – дип кырт кисте шайтан. – Ул агулы суны эчүгә үк дөмегергә тиеш

иде. Аңар кара чия ингредиенты белән буташтырып цианистый калий матдәсе

салынган. Нигә үлмәде ул? Кеше үлемсез була алмый. Үлемсез – бер мин

генә! – дип аптырады һәм күкрәк какты шайтан.

– Ә мин үземне үзем күрә алмыйм, син ул агуны миңа гына бирәсең калган!

– Әгәр шушы вакыт эчендә атаң үлмәсә, үзеңә үпкәлә!

– Куркытма, иблис токымы!!!

8. Гаҗәеп очыш

Мөхлис шайтанга катырак кычкырып җибәрде булса кирәк, шулчак балконга

Фәния атылып чыкты. Гаянның улы яшәгән чарлакка кунакка килгәннән

бирле бу яшь, чибәр ханым һич кенә дә күңеленә тынычлык табалмады. Үзен

Мөхлиснең дусты дип, Евгений Ваганович дип таныткан бу сәер, салкын канлы

адәмне кабул итеп бетермәсә дә, нигәдер ул да аның ихтыярына буйсынырга

әзер тора иде...

Бераздан алар балконда икәү генә торып калдылар. Мөхлис барысына да

кул селтәп, бүлмәгә кереп китте.

– Исәнмесез! – дип, кыюсыз гына сәлам бирде хатын кунакка. – Сез

балкондамыни соң? Нишләп монда качып ятасыз?

Евгений Ваганович аңа бер сүз дә дәшмәде, хәтта сәлам дә бирмәде.

Аның кулында кинәт кенә чәчәк бәйләме барлыкка килде, унөч данә кызыл

роза төрелгән букет булып чыкты ул. Каян барлыкка килде ул розалар, Ходай

белсен? Иблис букетны чибәр ханымга сузды...

– Сезгә! Чын күңелдән!

– Миңа? – дип шаккатты ханым.

– Сезгә!

– Рәхмәт... – Фәния, чәчәкне күкрәгенә кысып, бүләк итүченең күзенә турып

карап, елмаерга ярата торган иде. Бу юлы чәчәк бүләк иткән джентльменның

күзенә туры карарга да курыкты һәм хәтта елмаймады да. Сөйкемсез, җансыз

адәм иде ул Фәния өчен. Җитмәсә, кулын үпкән була тагын! Фу!

– Мине ошатмадыгыз?!

– Әйталмыйм...

– Ошарга тырышмадым да... Сез мине бик каты гаҗәпләндердегез!

– Ни белән?

– Сез ирегездән егерме биш яшькә кече. Сезгә ул атагыз кебек. Аңламыйм,

нишләп сез шундый олы кешегә кияүгә чыктыгыз?

– Мин иремне яратам, ул – акыллы, төпле кеше.

– Акчасына, байлыгына кызыккансыздыр инде, – дип сорау алуын дәвам итте

шайтан. – Юк, моның өчен мин сезне гаепләмим, киресенчә, хуплыйм, сезнең кебек

яшь, чибәр кызлар дөнья яратылганнан бирле шулай яши. Шулай булырга тиеш

тә. Мәхәббәт, сөю кебек җүләр хисләр мәңгелек түгел. Мәхәббәт дип җенләнүдән

бернинди дә мәгънә юк, акча һәм байлык гел кирәк. Сөю хисе ул язгы кар кебек, эри

дә юкка чыга, ә байлык кала. Мәхәббәтсез яшәп була, тик бер генә көн ашамыйча

кара! Ачлык күргән буын түгел шул сез. Килер ул көн, килер һәм китерербез. Гасырга

бер-ике мәртәбә кабатланмыйча калмый ул... цикл... ягъни мәсәлән...

Иблис шактый озак сөйләде. Фәния аны тыңласа тыңлады, тыңламаса юк.

Чибәр ханым шайтан такылдаган вакытта үз уйларында йөзде. Ул күп балалы

гаиләдә үсте. Биш кыз, бер ир бала. Аталары якты дөньядан иртә китеп барды,

ул атасын бөтенләй хәтерләми. Атасыз үсте, ата назына сусап үсте һәм шуны

ул Гаянда тапты кебек. Гаян аңар берьюлы әти дә, ир дә иде. Танышканда

читенсенеп, теләмичә генә танышты ул булачак ире белән, ләкин Гаянның

кайгыртучанлыгы, аңа булышуы үз эшен эшләде булса кирәк, бер-ике ай эчендә

ул аның ягына авышты да куйды. Әйе, ул аны бик нык күтәрде, хәтта уку белән

дә ярдәм итте, профессорларны да җайлады, затлы итеп киендерде, туган көненә

өр-яңа чит ил машинасына хәтле бүләк итте. Тик шунысы бар: бер алырга

өйрәнгән хатын-кыз һаман шуны гына көтеп тора, яраткан кешесе тагын берәр

затлы нәрсә бүләк итәр дип уйлый. Тик беркадәр вакыт узгач, Гаян аңа бушлай

әйбер бирүдән туктады, хатыны акчаны үзе эшләп алуын теләде. Шулай итеп,

ул хатынын эшмәкәрләр дөньясына кертеп җибәрде, акча биреп, бизнес ачты,

ләкин, ни кызганыч, чибәр ханымның эшмәкәрлеге ташка үлчим генә булып

чыкты. Бизнес туктады, биргән, салган акча суга акты. Хатынының бернигә дә

ярамаганлыгын аңлап алган ир аның урынын бик тиз тапты – ул өй җыештыручы,

өй караучы гади бер домохозяйка гына булып калды. Туган көнендә аңа ире

кабат затлы әйбер (алтын, көмеш, бриллиант) бүләк итәр дип өметләнгән хатын

ялгышты, Гаян аңа өр-яңа тузан суырткыч бүләк итте. Пылесос, чынлап та,

кыйммәтле иде, идәнне су белән генә юдырып чистарта торганы...

– Ялгышасыз бугай! – дип кисәтте аны Ваганыч.

– Нәрсәдә?

– Ирең үлгән очракта аның байлыгы барыбер сезгә калмаячак, калса да

бик аз өлеше генә калырга мөмкин. Мизер. Гаян үзенең бөтен байлыгын һәм

йорт-җирен шушы җүнсез малае исеменә яздырган һәм, ул үлгәч, барысы да

аңа калачак...

– Мөхлискәме?

– Аңа. Син әле яшь. Гаян озак яшәмәячәк. Аңарда нәселдән килә торган чир

таптылар, ул аны сиңа әйтмичә, яшереп йөри. Тиздән үләчәк, сезнең балагыз

да булмаячак. Син тол хатын булып калачаксың.

– Нишлим соң инде? – Фәния бу сүзләрдән соң бөтенләй коелып төште.

– Тәкъдимем бар...

– Нинди?

– Мөхлисне үзегезгә каратырга, үз ягыгызга аударырга кирәк. Ул сезне

бәхетле итәчәк, син аңардан бала табачаксың, матур ир бала, сабый бала...

Йә, ничек?

– Юк, сез нәрсә! – дип каршы төште хатын. – Мин мондый юлга бара

алмыйм, юк! Иремә хыянәт итә алмыйм, мин ансыз яши алмыйм. Мин...

– Ашыкмагыз... – Кунак кисәк кенә аның муенына бриллиант муенса тагып

куйды. Ул аны шулхәтле тиз такты ки, Фәния сизми дә калды. – Матурмы?

– Би-и-ик!

– Сөенмә, бушка түгел! – дип көлде шайтан. – Мин кушканны эшләсәң,

бу матурлык синеке булачак. Бу асылташларны сатып кына да син үзеңә шәп

ташпулат, зиннәтле сарай салдыра аласың, аңладыңмы?

– Бу...

– Бриллиант...

– Бриллиант?! – Фәния, өнсез калып, кулы белән муенсаны тотып карамакчы

булды, ләкин Ваганыч аны секунд эчендә хатынның муеныннан салдырып та

атты. Шуңар күрә дә ул бу матурлыкның тәмен һәм ләззәтен тоя алмыйча да

калды. – Соңыннан, аңладыңмы, соңыннан...

– Аң...ладым, – дип баш чайкады әлегә берни дә аңлый алмаган бичә.

– Сиңа эликсир да бүләк итәчәкмен...

– Нәрсә ул?

– Аны эчсәң, мәңге яшь каласың, беркайчан да картаймыйсың.

– Андый эликсир бармыни дөньяда?

– Бар. Яңа туган сабый бала маеннан ясыйлар аны... Уйладыңмы?

– Яхшы... тырышып карармын...

– Афәрин! Бриллиант, һичшиксез, синеке булыр. Хәзер мине тыңла...

– Тыңлыйм... – Хатын аның бу сәер тәкъдимнәреннән тәмам сихерләнеп

өлгергән иде инде.

– Гаян тиз генә урыныннан тора алмас. Мин Мөхлисне чакырып керәм.

Син егетне ничек тә кызыктырырга тиеш...

– Ни белән?

– Ние белән кызыктыра ала ирне хатын-кыз?! Тәнең белән...

– Ничек?

– Салып ат бу итәгеңне!

Иблис бүлмәгә атылып кергәндә, төсе качкан, күзе акайган, бертуктаусыз

учларын уып торган Мөхлис, үз-үзен кая куярга белмичә, әрле-бирле йөренә

иде...

– Ни белән сөендерә аласың? – дип сорады Иблис аңардан.

– Әти исән, исән, ишетәсеңме!

– Исән?!

– Әйе, Аллага шөкер! – дип сөйләнде егет.

– Чү! – дип кычкырды шулчак шайтан һәм каударланып кырыйга сикерде.

– Күпме әйтергә була – минем алда аның исемен атама дип!

Иблис, каты итеп, тоягы белән Мөхлиснең эченә китереп типте. Әче

авырту аның корсак астын кисеп үтте, ләкин сыгылып төшсә дә, ул барыбер

егылмады...

– Әкренрәк... ярамый идеме?..

– Ярамый.

– Ыс...вулыч!

– Уен дәвам итә, дускай! – дип, тантаналы рәвештә дәште шайтан. – Бүген

бөек көн. Төн уртасы җитүгә, бөек тамаша – гыйш-гыйшрәт башланачак,

шабаш!!!

– Нигә... ул?

– Сиңа да кагыла. Сине дә шабашка алам. Син анда анаң Гадилә белән

очрашырсың.

– Ай... Син тагын үзеңнекен тукый башладың...

– Анаң исән, тыңла. Сихерче, убырлы карчыклар җыенында аның белән

очрашу бәхетенә ирешә аласың, ишеттеңме?

– Ишеттем... кайчан башлана ул... туй?

– Тиздән. Тиздән минем сөекле убырлыларым, таякларына атланып, һавада

очып йөри башлаячаклар...

– Карале! – дип, җитди кыяфәт чыгарды егет.

– Тыңлыйм?

– Син милләтең белән кем, ә?

– Аңламадым?

– Урысмы син, татармы?

– Мин урыс та, татар да түгел, – дип, сабыр гына җавап бирде иблис.

– Нишләп алай?

– Мин изге җан, милләтем юк...

Мөхлиснең бар булган уе ничек тә шушы иблис коллыгыннан котылу иде.

Ул бер әйбергә инанды: әгәр дә ул урыс милләтендәге шайтан булса, аңардан

әле котылып булыр төсле иде, чөнки аның милләте дә, дине дә башка, ә менә

татарныкы булса, шактый авырга туры киләчәк – татар бер каптырып алса,

тиз генә котылам димә...

– Туйга Фәния белән бергә барырсың! – дип әмер бирде шайтан.

– Кем? Әтинең хатыны беләнме?

– Атаңның хатыны сиңа бу төндә сөяркә булыр.

– Без синең белән алай сөйләшмәгән идек.

– Мин генә түгел, Фәния үзе дә шуны тели.

– Фәния?! Юк, мин моңа ышанмыйм...

– Күрерсең һәм шуңар инанырсың...

Ул, җилтерәтеп алып, егетне балконга чыгарып бастырды. Аның каршына,

фахишә сымак, киемсез Фәния килеп басты. Итәген салып ыргыткан,

күкрәкләрен ачкан, гомумән, ояты качкан бу яшь хатынның!

– Кем бу? – дип артка чигенде Мөхлис.

– Бу мин – Фәния, – дип назлы итеп эндәште хатын. – Борчылма, Мөхлис,

мин сиңа күптән әйтергә тели идем, бу тәүге адымымны мин кайчан да булса

бер ясарга тиеш идем. Газаплама үзеңне, кил, кочыйм бер...

– Якын килмәгез, китегез! – дип кычкырды аңа егет. – Әгәр әти күрә калса...

Яшь бичә, тыгыз ак күкрәкләрен киереп, егет каршына килде. Куркудан,

оялудан нишләргә дә белмәгән Мөхлис, каушап, артка чигенде, ләкин шулчак

шайтан аны аркасы белән терәргә өлгерде. Егет ни артка, ни алга атлый алмады.

Шундый чибәр хатынның аны кочакларга, үбәргә маташуы егетне берникадәр

куандырса да, намусы аңар бу хатынның ымсындыруларына каршы торырга

өнди иде. Атасының хатыны бит ул! Әйе, ошый иде аңа Фәния, ул үзе дә аңар

битараф түгел иде, аңардан берничә яшь кенә олы булса да, атасын хөрмәт итү

йөзеннән, ул Фәниягә «апа» дип эндәшә иде. Атасының яшь хатынга өйләнүенә

ул сөенмәде, билгеле, ләкин аның теләгенә каршы килергә дә базмады.

Яшь хатын аркасында атасы белән каршылыкка керү, аңар комачаулык ясау

Мөхлиснең уенда вә гамәлендә дә юк иде...

– Оялыр идең... – Мөхлис хатынга бары тик шул сүзне әйтә алды.

– Мөхлис! – дип сайрады бичә. – Йөрәгемдә ташып торган хисләремне

синнән яшерә алмыйм. Кал, китмә янымнан...

– Кирәкми...

– Әй Аллам! – дип буталды Фәния, башын тотып. – Ни сөйлим мин, ә?

Үземне үзем аңламыйм...

Шулчак шайтанның кулында кабат алтын муенса ялтырап алды һәм ул үз

эшен үтәде: гыйшык көенә сайраган чибәр хатын Мөхлисне кочаклап та алды...

Шулчак эчке бүлмәдә нидер чылтырап коелды һәм гөрселдәп ишелде. Теге

каһәр суккан магнитофон кабат үкерергә тотынды. Elvisның атаклы «Jaihouse

Rok» композициясе яңгырады. Күрәсең, үлем исереклеге белән саташкан Гаян,

белештермичә, урыныннан сикереп торган, нәрсәләрнедер аударып, ялгыш

магнитофон төймәсенә баскан. Бераздан, мәтәлә-мәтәлә, Гаян үзе дә балконга

атылып чыкты. Шайтан эчерткән агудан гаҗәеп хәлдә исән калган абзыйның карар

җире дә юк: чырае таш астында үсеп яткан үлән тамыры сыман агарган, башындагы

сирәк чәчләре әтәч кикриге сымак үрә торган, күз бәбәкләре акаеп чыккан иде.

Бертуктаусыз укшый, коса. Күз аллары караңгыланган, күзенә һәрнәрсә ике булып

күренгән ирнең үз хәле хәл иде. Ләкин хатынының улы белән кочаклашып, үбешеп

торганын күреп алгач, ул имәнеп китте. Гаян бар көченә кычкырмакчы булды, ләкин

тавышы аңа буйсынмады, бик нечкә булып, зәгыйфь булып кына чыкты...

– Оят...сыз...лар... Нишлисез... сез...

Гашыйклар, корт чаккандай, кырыйга сикерделәр. Гаянның шулай кинәт

кенә балконга килеп чыгуын беркем дә көтмәгән иде, агу ашаган тычкандай,

әле озак кына караватында тәгәрәп, миңгерәп ятар дип уйлаганнар иде...

– Әти... кичер, – дип акланды улы, – мин моны үзем теләмәдем, мин гаепле

түгел...

– Чурт бутады безне, Гаян, чурт! – дип такылдады хатыны.

– Оят...сызлар... Җир битләр...

Гаян каршында дивар сымак басып торган шайтанны кырыйга этмәкче

булды. Ләкин дивар кымшанмады да. Соңгы көчен җыйнарга өлгергән Гаян,

шайтанны әйләнеп узып, Мөхлискә ташланды. Тик шулчакны егетнең кулында

карабин, ягъни мылтык пәйда булды. Бусы да шайтанның бер могҗизасы

булды, күрәсең...

– Ат! – дип әмер бирде аңа Иблис. – Йә ул, йә син!!!

Мөхлис кулындагы карабинның затворын ачып-ябып, аны атасына төбәде.

«Ат!» – дип кабатлады шайтан. Мөхлис коралның тәтесенә басты, ләкин

мылтык атмады, осечка бирде. «Ат!» – дип җикеренде аңа шайтан. Мөхлис

кабат атты, бу юлы пуля атасының иңбашын ялап, урамдагы багана башына

очты. Гаян, иңбашын тотып, идәнгә тезләнде. Ату-ватулардан коты очып

торган бичә чинап акырырга тотынды. Шулчак бу чинауларга ниндидер бәндә

тавышларына охшамаган яман кыргый авазлар кушылды. Тирән көз айлары

булуга да карамастан, кинәт кенә күк күкрәде, көчле һәм дәһшәтле давыл,

гарасат купты. Мөхлиснең кулындагы карабины кинәт аның ике бот арасына

кереп кысылды, Фәния шундук егетнең аркасына килеп ябышты. Озын булып

үскән тупылларның башларын селкетеп, бөтерелеп искән көчле давыл, зилзилә

Мөхлис белән Фәнияне, шул агым белән күтәреп алып, каядыр еракка, югарыга

очыртып алып китте. Балкон эче бушап калды. Башын күтәрә алмыйча идәнгә

тезләнгән Гаян, хәлсезләнеп, яны белән чарлак диварына ауды. «Өнемме бу,

төшемме? – дип сызланды ул. – Тормышмыни соң бу? Тә-муг. Бердәнбер улы

атасына мылтыктан ата, ә яраткан хатыны ире каршында зина кыла. Нәрсә соң

бу? Ахырзаманмы? Кемнең каргышы төште соң миңа? Әйт, Тәңрем, аңлат, мин

синнән җавап көтәм, җа-а-а-вап...»

Балкон артында кемдер ямьсез итеп кычкырып көлде.


ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 3 (март), 2017

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: