Мөхлис һәм Иблис (Бәян / 5. Ата һәм бала)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Мөхлис төнге бердә генә кайтып керде.

Бүлмәдә тыныч, салмак блюз уйнап тора. Җылы юрганга төренеп, карават

кырыена авышкан, ерак юллар үтеп, бик нык арыган Фәния шундук йокыга киткән

иде. Гаянны йокы алмады, ул ике кулын аркасына чалыштырып, бертуктаусыз

бүлмә буенча йөренде һәм кайчан да булса улы кайтып керер дип көтте.

Мөхлис (күрәсең, күңелле мәҗлестә булган!) кызмача кыяфәттә иде.

Малай шактый суырылган, яңаклары эчкә баткан, хәлсезләнгән, йончыган

иде. Ул улын танымыйча торды. Ләкин бала да атасының килүенә бик исе

китмәде, хисләнмичә, салкын гына күреште. Әйе, бу бала чын-чынлап юлдан

яза башлаган иде...

– Килдеңме?

– Килдем, улым, сине күрергә дип килдем...

– Иртәрәк килергә иде...

– Нишләп?

– Соңга калмадың микән...

Атасы баласының соңгы сүзләрен аңлап бетермәде, җылы урында

рәхәтләнеп черем итеп яткан хатынын уятмас өчен, ул улын читкәрәк алып

китте һәм алар, этелә-төртелә, балконга чыктылар. Монда һава да җиңелрәк,

дөньясы да киңрәк булып тоелды.

– Атаңны оныттың, улым, акча кирәк чакта гына искә төшерәсең, – дип

шелтә белдерде ул улына.

– Акча бар ла, кесә тулы! – Гаян мондый туры җавапка бик нык гаҗәпсенде.

Чөнки улы, килүгә үк, аңардан акча сорап интектерер дип көткән иде. Шуңа

күрә дә ул аңа дигән тиешле сумманы әзерләп, аерып куйган иде. Ә малай әнә

ничек сөйләнә! Миллионермыни?!

– Каян килеп?

– Сэкономил...

– Ничек?

– Супермаркетта йөкче булып йөрдем...

Җиңел эштә генә сикереп йөрергә яраткан улының ниндидер супермаркетта

йөк ташып йөрүенә ышанырлык түгел иде, әлбәттә. Нәрсәдер яшерә иде улы

аңардан. Йә ул начар компаниягә ияргән, йә бик күп акча оттырган, йә тагын

башка нәрсәдер шунда... Йә инде (бусы иң аянычы!)... җанын шайтанга саткан...

Гаян күңел түрендә кайнаган уйларын улына да җиткерде.

– Каян чыгып әйтәсең? – дип сорады улы аңардан.

– Төсеңә чыккан!

– Чыгып нишләгән?

– Чыраеңда иблис чалымнарын күрәм, күз карашың кеше куркытырлык...

– Каян? Ничек күрәсең син аны?

– Теләсәң, санап китә алам...

– Нәрсәне?

– Ислам динен үз итә башлагач, улым, – дип дәвам итте атасы, – мин

демонология, ягъни мәсәлән, иблисиада фәне белән кызыксына башладым. Аны

фән дип тә әйтеп булмый, кәнишне, фәннең бер тармагы дияргә була. Анда шайтан

коткысына бирелгән адәмнең яшәү рәвеше унбер төрле пункт аша билгеләнә.

Аның барысын да истә калдырып булмый, шуңа күрә дә мин аны иблисиада

китабыннан, студентлар сымак, конспект рәвешендә күчереп алдым. Кызыкмы

сиңа, укыйсыңмы? – Мөхлис, белмим дигәндәй, җилкәсен генә җыерды.

Гаян кесәсеннән өчкә бөкләнгән кәгазь кисәге чыгарды һәм шуны Мөхлискә

сузды. Төн, караңгы... Тик ни хикмәт, кәгазьдә язылган җөмләләр җен күзе

кебек ялтырап тора һәм аларны, бер дә төртелмичә, рәхәтләнеп укырга була.

Иблис коткысына бирелгән адәми зат әлеге кәгазьдә болай дип шәрехләнгән

иде:

1. Иблискә (шайтан) сатылганын кеше үзе үк дәлилләсә, ягъни инкарь

итмәсә.

2. Бозык тормыш алып барса.

3. Ялгыз яшәсә һәм кешеләрдән качса.

4. Йокысызлыктан интексә, зыяндаш авыруы (припадок) белән авырса яки

ашамыйча косса.

5. Һәр сүзендә иблисне искә алса һәм Ходайга тел тидерсә.

6. Иблис белән килешү төзесә.

7. Явыз рухлар газапласа.

8. Чыраенда кешеләрне куркытырлык билгеләр пәйда булса.

9. Өметсезлеккә бирелгәндә, күңелсезлектән, җан бушлыгыннан зарланса.

10. Сугышса, талашса һәм дә ки чыгырыннан чыкса.

11. Кыргый җәнлек, кош яки ерткыч булып тавыш бирсә, акырса һәм

бакырса...

Мөхлис бу конспектны бик теләмичә, үз-үзен көчләп кенә укыды. Атасы

аңа бу опусны махсус китереп тыкканын һәм укытканын сизенде ул...

– Әти, мин сине танымыйм, чамасыз динле кеше булып киткәнсең димме...

– Әйе, улым, синең атаң кайчандыр атеист иде, ә хәзер мин Ходайның

барлыгын таныйм, мәчеткә йөрим...

– Модамы?

– Юк, мода түгел, бу – күңел таләбе. Коръәни Кәримне өйрәнеп, мин бу

дөньяның, яшәешнең серенә төшенә башладым. Ә менә синең өчен мин бик

каты борчылам, улым...

– Нигә?

– Сине юлдан яздырганнар...

– Каян чыгып шундый нәтиҗә ясадың?

– Менә син миңа карап торасың име, ә күзләрең туры карамый. Бер мәртәбә

булса да син үзеңә көзгедән күз салганың бармы? Синең йөзеңә карарга да

куркыныч бит, улым, шайтан чырае бит үзеңдә...

Мөхлис аңар каршы бер сүз дә дәшмәде. Атасы хаклы иде. Ләкин аның

хаклыгыннан Мөхлискә бер дә рәхәт түгел, әле аның иблис белән килешү

төзегәнлеге дә ачылса, сөйләшү бик каты булачак монда, әйтте диярсез!

– Евгений Ваганович кем ул?

– Нинди Евгений Ва...

– Без килгәндә, ул синең бүлмәңдә утыра иде.

– Кая соң ул?

– Каян белим. Тузга язмаган сүзләр сөйләде дә чыгып качты. Качты дип

кенә әйтеп булмый, очты! Аңламадым, кеше булды микән ул?

– Белмим...

– Кем иде ул? Дустыңмы?

– Шайтан белсен...

– Әниеңне үлмәгән, ул әле дә исән, ди. Безне үлем белән куркыта, туктаусыз

сине яманлый. Котырта безне. Дус, имеш! Кем ул?

– Шайтан белсен дим бит!

– Син нидер яшерәсең миннән, улым, әйт, сөйлә барсын да, аңларга

тырышырмын...

– Синнән берни дә яшергәнем юк! – дип котырынды Мөхлис. – Бәйләнмә

миңа! Тимә дустыма! Минем коткаручым ул!

– Коткаручың?!

– Әйе, ул – маг, ул – күрәзәче! Мин аңа гына табынам! Бары тик аңа гына!

Ишеттеңме!?

Гаян улын кабат танымый торды. Табигате белән йомшак холыклы,

яхшы күңелле булган улының шулай бер сәбәпсезгә котырынуы, кисәк кенә

алышынуы, ярсып җикеренүе атасының күңеленә кереп оялаган шикләрен

тагын да көчәйтте генә кебек...

– Сүзләреңдә шайтан каһәре яңгырый, күзләреңдә иблис уты ялтырый! Ни

булды сиңа, улым? Әйт, сөйлә! Бәлкем, аңлашырбыз...

– Җитте! Тимә миңа! Калдыр безне, калдыр!

Җен урынына котырган Мөхлис кинәт кенә балкон кырына менеп басты

һәм кулларын җәеп, парашютчы сыман, аска сикерде...

– Улым!!!

Өч катлы йортның чарлагыннан сикерү шактый хәтәр нәрсә, билгеле, ләкин

җен көченә ия булган егеткә, үзе әйтмешли, «чуртым» да булмады. Җиргә

очып төшүгә үк, ул, ут капкан кеше сымак, урам аша йөгереп чыкты. Гаян

улын багана башыннан төшеп торган фонарь яктысында гына күреп калды...

Коточкыч төн иде бу. Балкон астында кемдер бик каты шаркылдап көлде,

шомлы һәм шактый ямьсез итеп көлде...

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3 (март), 2017

фото:pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: