Мөхлис һәм Иблис (Бәян / 4. Гаян гаҗәеп ачыш ясый)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Гаян илле яшен тутырып килгән, озын, төз гәүдәле (фитнес клубтан башы

чыкмый!), ак чырайлы, кара көдрә чәчле, заманча уйларга һәм яшәргә күнеккән

күренекле бер ир заты иде. Акчалы, тормышы җитеш, Бөгелмә шәһәрендә

банк филиалын җитәкли. Туган шәһәрендә аның йөз дә илле квадрат метрлы

өч катлы кирпеч ташпулаты, үзәктә заманча җиһазланган өч бүлмәле зур

фатиры бар, ә ике яруслы гаражында өч яхшы чит ил машинасы тора. Акчалы,

бай кеше булса да, ул тормышта үзен тыйнак тота, бер дә юкка шапырынып

йөрергә яратмый иде. Сак һәм шуның өстенә астыртын кеше иде ул. Шактый

еллар бергә гомер иткән хатыны Гадилә үлеп киткәч, ул бер елдан соң Фәния

исемле яшь һәм чибәр кызга өйләнде. Рәсми төстә түгел, әлегә никах белән

генә яшиләр. Кызның паспортына язылышу мөһерен суктырудан курыкты

банкир, чөнки хәзер яшь кызларга бик ышанып бетеп тә булмый, аерылышып,

байлык бүлешеп, соңыннан адәм хурлыгына калдырырга да мөмкиннәр. Ул

булачак хатыны белән фитнес клубта, тренажёрда мускулларын ныгыткан

чакта танышты. Кызның акылына да, зиһененә дә кызыкмады, иң элек ул

аның сылу тәненә, матур фигурасына, яшьлегенә кызыкты. Акыл ягыннан

аның элеккеге хатыны һәрчак югары булды, алар бергә (Гадилә үлгәнче!)

бер банкта эшләделәр. Табигате белән кызу канлы, тиз үпкәләүчән, югары

амбицияле Гаянны Гадилә яшьтән үк гел күктән җиргә төшерә торды. Ирне,

кеше буларак, хатыны тәрбияләде дисәк тә ялгыш булмас. Шуңар күрә дә ул

хатынын, бик алай үлеп-бетеп яратмаса да, һәрвакыт хөрмәт итте. Бүгенге

көндә Гаян ирешкән дәрәҗәдә, Гаян туплаган байлыкта исә мәрхүмәнең өлеше

әйтеп бетергесез иде.

Мөхлис Гаянның бердәнбер улы һәм ышанычы иде. Анасы улын бик

нык яратты. Баласын иркәләп-назлап, гел аның җаена гына торды. Ананың

артык йомшаклыгы, бала нәрсә теләсә, шуны үтәргә тырышуы, баланың

холкын шактый бозды булса кирәк, ул тора-бара, әзергә бәзер генә яшәүче

«барчук»ка, ягъни иркә угланга әйләнде. Баланы артык яратырга ярамый,

яратсаң да, яратуыңны бик сиздермәскә, аңа мөстәкыйльлек бирергә кирәк.

Гаян да бердәнбер улының бәйсез булуын, бай атасына гына ышанмыйча, үз

проблемаларын үзе хәл итәрлек чын ир-егет булып үсүен теләде. Шуңа күрә

дә ул аны артык иркәләп ятмады, анасы үлгәч, Санкт-Петербургка престижлы

югары уку йортына укырга җибәрде. Кертте, өч бүлмәле яхшы фатирда

урнаштырып калдырды. Яшүсмерне тәрбияләүдә ул американнар ысулын

кулланырга теләде. Янәмәсе, бала үсте, ул инде ата-анасыннан, нинди генә бай

булсалар да, көтеп ятарга түгел, ә үз юлын үзе табарга тиеш. Ләкин яшьтән үк

анасы тарафыннан иркәләп үстерелгән бала укуга, белем алуга битараф калган

һәм хәтта семестрларын да япмаган. Дус ахирләре белән шау-шулы күңел

ачулар оештырып яткан Мөхлисне, ай-ваена да карамыйча, атасы урнаштырып

киткән фатирдан куып ук чыгарганнар һәм ул бичара менә шушында, шушы

караңгы чарлакка, җеннәр оясына килеп елышкан. Бу чарлакның адресын аңар

деканатта очраклы рәвештә генә таптылар...

Улының шушы тәмуг оясында көн күреп ятканына бик нык рәнҗеде Гаян.

Аның хәтта күзеннән яшьләр килде, йөрәге әрнеде, сулышы кысты. Җитмәсә,

үзе әнә өйдә дә юк, аның урынында ниндидер кеше белән исәнләшә дә белми

торган бер сәер кунак утыра. Әрсез, салкын күз карашы һаман да яшь хатында

булды һәм шуның белән ул болай да үз-үзен кая куярга белмәгән Гаянның

нәфрәтен генә уятты...

– Хатыныгыз шундый яшь...

– Әйе, – дип тупас кына эндәште Гаян. – Мөхлис шушында торадыр бит?

– Шушында.

– Кая соң ул?

– Тиздән кайтыр дип өметләник.

– Сез кем буласыз?

– Аның дусты. Евгений Ваганович.

– Узарга ярыймы? – Ләкин узыгыз, дип тә әйтүче булмады. Улы аркасында

ерак юллар аша газап чигеп килгән ир белән хатын, бер мескен кешеләр сымак,

ишек катында басып калдылар...

– Ул сезнең килүегезгә ышанмый.

– Ә без менә килдек әле, – дип йомшарды Гаян, аңар хәзер, ничек тә булса,

килеп туган киеренке хәлдән чыгарга кирәк иде. – Мин – банкир, бер айга ял

алдым. Билгеле, ял йортына барырга да мөмкинлек бар иде, әйтик, Таиландка,

Карловы Варыга, ә без менә, хатын белән уйлаштык та, Питерга, улыбыз

янына килергә булдык. Бер очтан Эрмитажны, Пушкин музеен, Петропавловск

крепостен да карап кайтырга уйладык... Ие... тәк... ярар, болай бусагада басып

торып булмас, эчкә узыйк! Фәния, чәй көйләп җибәр, күчтәнәчләрне чыгар...

әйдә... Малай кайтып җиткәнче, табын әзерләп, капкалап алыйк...

Фәния, көзге каршына басып, башта үзен көйләгәндәй итте – чәчләрен

тарады, өсте-өстенә кершән сылады. Аннан, чыраен ертып, иске чүпрәк

белән шакшы өстәл өстен сөртте. Килгән күчтәнәчләр берәм-берәм өстәлдә

үз урынын алды. Хатын электр чәйнегендә су яңартып, чәйнең яңасын куеп

җибәрде, ул чыж-пыж килеп, әкрен генә кайнарга тотынды...

– Мөхлис авырмый торгандыр бит? Укыйдыр? – дип сорады Гаян.

– Укый...

– Лекцияләргә йөри инде?

– Йөри... – Иблиснең бу коры сүзләрендә киная шактый җитәрлек иде,

билгеле.

– Евгений Ваганович!

– Әйе? – Гаян иблисне Фәниясе маташкан табын яныннан әзрәк читкәрәк

алып китте.

– Сүзем улым Мөхлис турында, билгеле. Бар курыкканым шул: акылына

зәгыйфьлек килмәсен дим, якын кешем буларак, улым өчен борчылам. Соңгы

ике-өч ай эчендә аның белән бөтенләй арабыз суынды...

– Аның телефонын урладылар...

– Исән микән инде? Кая йөри? Евгений Ваганович, сез мине аңлагыз, ул

бит минем бердәнбер якын кешем, газиз балам. Аның да миннән башка якын

кешесе юк...

– Анасы вафат, шулаймы?

– Каян беләсез? Ә... әйе... Аңлыйм... Мөхлис әйткәндер инде...

– Беренче хатыныгыз Гадилә моннан өч ел элек кенә вафат булган.

– Әйе... Авыр туфрагы җиңел булсын. Хатынымны бик нык ярата һәм хөрмәт

итә идем. Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк, диләрме әле?!

– Тик ятмыйсыз...

– Аңламадым?

– Яшь хатын алгансыз.

– Әйе, – диде Гаян, берникадәр уңайсызлану һәм шул ук вакытта горурлык

хисе дә кичереп. – Улымнан биш яшькә генә олы.

– Бәхетле кеше!

– Әйе, мин хатыннардан уңдым.

– Хатыныгыз төшегезгә кермиме?

– Керә, еш керә... Ә нәрсә?

– Беләсезме, – дип серле генә эндәште шайтани зат, – мин, сез уйлаганча, гади

кеше түгел, мин – парапсихолог, маг, күрәзәче. Сезнең өчен яңалык әйтә алам...

– Нинди? – Алар инде, сөйләшә-сөйләшә, Фәния чәй пешереп маташкан

табын каршына килеп үк басканнар иде.

– Сезнең беренче хатыныгыз Гадилә исән.

Бу сүзләрне ишеткәч, Фәниянең кулыннан чәшкәсе төшеп китте, ул бик нык

аптырап, бер иренә, бер Иблискә карап катты. Гаян, хатынын шушы чарлакка

алып керүгә үк, бер сәер нәрсә сизенде: Фәния Евгений Вагановичтан һич кенә

дә күзен ала алмады, аларның күз карашлары бер-берсенә берегеп каткан кебек

тоелды. Яшь хатынының чит ирләргә битараф булмаганын белгән Гаян бу юлы

тагын аптырашта калды. Евгений Ваганович карап торырга күренекле кеше

булса да, инде шулхәтле күз төшәрлек, үзенә бер күрүдә үк гашыйк итәрлек

ир заты түгел иде кебек. Сыек чырайлы, салкын канлы һәм үзеннән йөз чөерә

торганрак адәм иде ул. Шулай да...

– Исән?! – дип кычкырды Гаян.

– Мөхлиснең анасы Гадилә ханым исән.

Ир белән хатын аптырашта калды. Гаян шуны аңлады: Гадиләнең исән

булуы турындагы хәбәр Евгений Вагановичның авызыннан фәкать Фәнияне

котыртыр өчен генә яңгырады кебек. Һәрхәлдә, аңар шулай тоелды. Билгеле

ки, Фәния котырмады, ләкин күңеленә шик корты бәреп керде.

– Гаян! – диде аңа хатын, – син миңа әлегә кадәр хатыным үлде, дип әйтә

килдең! Ялганладыңмы? Кая ул, әйт миңа дөресен?

– Сез нәрсә! – дип чәчрәде ир. – Гадиләм минем күз алдымда үлде. Мин

аны үз кулларым белән җирләдем, ул бит...

– Сез үлемнән куркасызмы? – дип, кинәт кенә сүзне икенчегә борды иблис.

– Курка идем, – диде ир, – ә хәзер юк, курыкмыйм...

– Нишләп?

– Барыбызга да шунда китәсе...

– Табышмак...

– Әйе, табышмак, – дип алып китте ир. – Бу дөньяда ике зур табышмак бар:

кеше үзенең ничек туганын хәтерләми һәм кайчан үләчәген белми...

Хикмәт монда Гаянның үлемнән курку-курыкмавы түгел иде, билгеле, Гаян

яшьтән үк сәламәт булмады, бөер авыруы белән интекте һәм ул гомере буе

вакытсыз үлүдән куркып яшәде. Хатыны үлгәч, ул берникадәр дингә бирелде.

Көнгә биш мәртәбә намаз укымаса да, җомга намазларын үтәп, сәдака бирмичә

калмый иде. Ул шулай итеп күңеленә тынычлык тапты, үлем турындагы

сагышлы уйларын каядыр еракка, читкәрәк этәрә алды...

– Хатыным Гадилә турында сез шаярттыгыз гына, шулай бит?! – дип сорап

куйды аңардан Гаян.

– Шаярттым, – дип төче елмайды иблис һәм серле генә тынып калды...

Фәния аларны табын артына чакырды. Утырыштылар. Ханым башлары

кителгән ике шыксыз бокалга чәй ясап, шуларны ирләрнең каршысына китереп

куйды. Гаян бик тәмләп чәй эчәргә тотынды, ләкин кунак чәйгә кагылмады.

– Евгений Ваганыч, әйдәгез, авыз итегез! Монда менә казылык та бар,

Бөгелмәдән алып килдек! – дип кыстады аны бер катлы хатын.

– Аппетит качты, – диде иблис.

– Үлем турында уйлыйсыз, димәк, шуңар кәефегез дә юк?! – дип төрттерде

Гаян.

– Ә сез юкка газапланасыз, – дип телләнде Фәния ханым. – Әтием әйтә

торган иде, кызым, үлем турында уйларга ярамый, уйлаган саен, ул якыная

гына, дип... Аңардан бик куркырга да кирәкми, үлем ул бары тик караңгылык

кына, шулай бит?!

– Юк, матурым, син дөрес уйламыйсың, – дип бүлде аны ире. – Үлем ул

яшәү дигән сүз. Кеше көнгә бер генә мәртәбә булса да үлем турында уйларга

тиеш. Уйлый икән, димәк, ул – кеше, димәк, ул яши...

– Фәлсәфә коруы җиңел, – дип астыртын гына елмайды кунак. – Үлем

якаңнан тотып алса, бөтенләй икенче төрле сайрый башлыйсың. Юк! Үлемнән

куркырга кирәк, курку хисе – иң бөек вә иң олуг хисләрнең берсе ул. Ха-ха-ха!

Иблиснең шулай кинәттән генә көлеп җибәрә торган гадәте бар иде. Ул

бу юлы иң арттагы теш казналарына хәтле күрсәтеп көлде. Аның бу хайвани

көлүе өйдәгеләрне тетрәндерде. Җан түренә тоташ шом бәреп кергән Гаянның

маңгаена тир бәреп чыкты...

– Мисал, – дип мәкерле уйларын уйнатып алды иблис. – Әйтик, сезнең

улыгыз тиктомалдан гына сезгә мылтыктан атса, ягъни мәсәлән, сезне үтерергә

җыенса...

– Улым? Минеме? – дип, бик нык гаҗәпсенде ата кеше.

– Улыгыз!

– Бу мөмкин хәл түгел!

– Сез аны изге җан иясе дип уйлыйсызмы?

– Белмим, әйтә алмыйм, тик шуны яхшы беләм: минем улым беркайчан да

андый коточкыч һәм мәгънәсез җинаятькә бармас!

– Тормышта моңа мисаллар күп: атасы – улын, улы атасын үтергән очраклар

шактый. Адым саен...

– Тик минем улым...

– Улыгыз сезнең теләсә нинди явызлык кылырга әзер. Явызлык дөньясына

тәүге адымын ясарга өлгерде инде...

– Булмас! Булмас гамәл бу! Сез кем соң?!

Алар, күңел кызулыгы белән, икесе дә берьюлы торып бастылар, менә күз

карашлары очрашты. Гаян имәнеп китте: аның каршында җан һәм тән җылысы

саркып торган адәми зат түгел, ә ниндидер бер үзгә зат, иссез-төссез җансыз

курчак басып тора иде.

– Кем... сез?

– Явызлык вә яманлык илчесе.

Шулчак Гаян иблиснең аягына күз төшерде. Ялтыравыклы ботинканың башбашлары ярылып, ачылып киткән һәм аннан дуңгыз тояклары күренеп тора иде...

– Фәния! Укы! Укы белгәнеңне! – дип кычкырды ул бар көченә. Ир һәм

хатын, бер-берсе белән ярышкандай, бар белгән сүрәләрне укырга керештеләр.

Үзен Мөхлиснең дусты дип таныткан һәм Евгений Ваганович дип таныштырган

шайтани зат кинәт, зилзилә сымак, бөтерелергә, зырылдап әйләнергә тотынды.

Үкерде, акырды, чинады (рок-н-роллның куркыныч дәвамы иде бу!)...

– О-о-о! Уху-ху! Ха-ха-ха! У-ху!

Бу шайтани биюдән, иләмсез көлүдән өй ду купты, чарлакның тәрәзәсе

ачылып китте, черек рамнары дер селкенде. Тирә-якка төрле төстәге зәһәр утлар

чәчрәде, кыска ялганышка дучар булган абажур, вак-вак очкыннар чәчкәләп,

гөпелдәп сүнде. Иблис югалды – очып юкка чыкты, чарлак эче күз күрмәслек тирән караңгылыкка чумды...

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3 (март), 2017

фото:pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: