Меңнәрнең берсе (бәянның дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

...Кырык өчнең урталарында, Зиннурдан хатлар килү тукталгач, Зөбәрҗәт ут эчендә калды. «Бәлки әнисенә хәбәре бардыр» дигән өмет белән, сәбәп тапкан булып, мәктәп тирәсен әллә ничә кат урады. Әмма укытучысы янына барып керергә кызның кыюлыгы җитмәде, оялчан яшь күңеле, горурлыгын җиңеп, егет турында сорашып йөрергә батырчылык итмәде.

Җәвәһирә кыз янына үзе килде. Күзләр очрашуга, бар да аңлашылды: Зиннурдан аңа да  хәбәр юк иде.

Өч айлап вакыт шулай билгесезлектә узды. Арча военкоматыннан хәрби киемле бер кеше килеп төшкәндә, Җәвәһирәнең беренче сыйныфларда әлифба дәресе бара иде. Ягылмаган бүлмәдә бишмәт-шәлләргә төренеп утырган балаларга да игътибар итмичә, хәрби түргә үк узды. Җәвәһирәнең йөрәге «жу» итте, бөтен эче куырылып килде. Улы Зарифның кара хәбәре килүгә атна-ун көн дә тулмас борын, ире турында да җан өшеткеч хат алган хатын әле яңа гына һушына килеп маташа иде. Зиннурның немецка плен төшкәнен ишеткәч, яшерен-батырын түгел, ул хәтта сөенеп тә куйды.

«Исән! Исән икән бит! Исәнлеге хак булсын! Түбән очның Лотфи картны да Герман сугышында әсирлектә булган дип сөйлиләр иде. Кайткан бит. Гомере авылда үтте. Сугышы булгач, әсирлеге дә булмый калмас инде! Минеке дә кайтыр, кайтыр, Алла боерса».

Курку-борчуга уралган шөбһәле шатлыгы озакка бармады: атна да үтмәгәндер, районга — мәгариф бүлегенә чакыртып алдылар үзен. Анда исә бик яхшылап аңлаттылар: «Улы сатлыкҗан булган кешенең совет балаларына белем бирергә хакы юк!» икән. Нәкъ менә шулай әйттеләр: «Сатлыкҗан!» — дип.

Җәвәһирә ышанмады. «Аның улы, аның Зиннуры сатлыкҗан була алмый! Монда ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Бераз көтәргә генә кирәк. Зиннурның да сатлык түгеллеге ачыкланыр».

Һәм ул көтә башлады. Бер атна, ике, өч атна көтте. Йокысыз төннәре белән айлар да үтеп китте. Алары исә елларга барып тоташты...

Мәктәптән үк кумадылар үзен. Педучилищеның соңгы курсында укып йөргән Зөбәрҗәтне укытучы итеп кайтардылар да Җәвәһирәне җыештыручы итеп калдырдылар. Кара төннән торып, мичкә ягарга дип, мәктәпкә йөгергәндә дә, буялмаган идәннәрне мунчалалап ышкый-ышкый юганда да ул бәхетсез түгел иде.

«Исән! Исән! Зиннур исән!» — дип ышкыды ул һәр сайгакны. «Килер бер көн — сугыш бетәр, аның улы да исән-сау кайтыр. Кайтыр, кайтмый калмас! Ул сатлыкҗан түгел!»

Бераздан ул мәктәптән дә артты: җыештыручы итеп башка хатынны билгеләделәр, Җәвәһирә исә колхоз эшенә йөри башлады...

Таныш-белешнең, күрше-күләннең куркуы көчле булды ахры: Җәвәһирәдән читләштеләр. «Улың сатлыкҗан!» — дип каһәрләүче, җанын телгәләүче булмады анысы, әмма элекке эчкерсез аралашулар бетте. Хатын үзенең хәвефле уйлары белән ялгыз калды. Дөрес, Зөбәрҗәт аны ташламады. Әле монысын, әле тегесен сорашкан булып, кичләрен Җәвәһирәгә еш килде ул. Аралар якынайды, ана белән кыздай, икесе бербөтен булып, Зиннурдан хәбәр көтте.

 ...Бер очрак бу якынлыкка да балта чапты. Шундый итеп чапты! Зөбәрҗәт калтырамый искә дә төшерә алмый аны.

— Кит! Бүтән килмә!

Шулай диде дә Җәвәһирә, кисәк борылып,  өйалдына атлады ул чакта.

— Җәвәһирә апа! Син мине дөрес аңламадың! — дип инәлгән кызның борын төбендә үк ишеген ябып, эчке яктан келәсен элде.

Зөбәрҗәт өнсез калды, елый-елый тәрәзәсен күпме шакыса да, Җәвәһирә аңа бүтән ишек ачмады. Ана күңеле кызның сүзләрен гафу итмәде.  Кичерә алмады... Юкса, Җәвәһирәгә яхшылык теләп әйтелгән сүзләр иде бит...

— Рәбига апаны үз эшенә педучилищега кире алганнар... Башта «сатлыкҗаннан ваз кичәм», дип райкомга хат язарга мәҗбүр иткәннәр... Ул чын күңелдән түгел, болай гына язган, билгеле... Бәлки, сез дә...

Зөбәрҗәт җөмләсен дә тәмамлый алмады, Җәвәһирә аны кисәк бүлде:

— Кит! Бүтән килмә!

Ишек кызның борын төбендә үк «дык» итеп ябылды...

Ике көн буе күзгә-башка күренмәгәч, Җәвәһирә янына күршеләре ишеген ватып керде. Катып үлмәле булып суынган өй тагын бер үлем  турында җан өшеткеч хәбәр җиткерде...

...Соңгы курсны Зөбәрҗәт педучилищеда читтән торып укыды диярлек. Үз  мәктәбенә эшкә кайтуга укытучылары каршы килмәде аның. Педсоветта шулай сөйләшенде: һәр дүшәмбедә, дәресләрен иртәрәк төгәлләп, училищега килергә, атналык зачётын биреп кайтырга килешенде. Шул көннәрдә, җитмәсә, педучилище бинасында госпиталь ясап, училищены тагын да ераккарак — Үрнәккә үк күчереп куйдылар. Басу юлы буйлап Үрнәккә кадәр барып кайтулар — ай-һай! Бу инде сиңа Арча белән Наласа арасы гына түгел, егерме чакрымнан да артып китә! Ярый да, бәхетеңә, берәр атлы очрап утыртып куйса. Гел җәяүгә калган чакларда бигрәк яман. Мондый көннәрдә Зөбәрҗәт ничек кайтып егылганын үзе дә сизми иде. Әмма һәр дүшәмбедә, чаңгыларын киеп юлга чыкканда, аның кебек ашкынган берәү булды микән Наласада. Мөгаен, юктыр... Ничек ашкынмаска ди: кызны Үрнәктә атналык ипи паёгы көтә бит! Училищеда (рәхмәт төшкереләре!) аны шул паёктан сызмаганнар иде. Иң җайсыз ачлы-туклы көннәрдә әнә шул «кәртечке»гә тигән ипи эне-сеңелләренә никадәр юаныч булды. Ашханәгә кереп, үзенә тиешле ипине юл капчыгына салганда да, Зөбәрҗәт авызына бер валчык та капмый иде.

«Түзәргә, ничек тә түзәргә! Ипи ул шундый әйбер, бер кабасың икән, отыры ашыйсыны китереп кенә тора. Өйгә кайткач... бергәләп...» Ә өйдә аны дүрт пар күз көтә.

Бер баруында: «Инде эшләрем бетте, кайтырга чыксам да була», — дип торганда, завуч Ханипова аны беләгеннән тотты:

— Кая ашыгасың? Актлар залына — марш! Җыелышка, барыгыз да — җыелышка!

Җыелыш инде башланган, зал шыгрым тулы иде. Никтер, башка чактагы кебек яшьләрчә ыгы-зыгыны да сизмәде ул, никтер бар да үтә шыпырт булып, нәрсәдәндер уңайсызлангандай, башларын түбән иеп тынып калган иде. Инде көн дә  кичкә авышып, бүлмәгә караңгылык иңеп өлгергәнгә, сәхнәдәге өстәл артына тезелешеп утыручыларның да йөзе-бите юньләп шәйләнми иде. 

— ...Совет солдатлары гомерләрен аямыйча кан койганда... тылдагылар көнне төнгә ялгап, бөек җиңү өчен тир түккәндә...

Ниндидер хатын-кыз, кулын болгый-болгый, ачы тавыш белән шактый озак сөйләде.

Зөбәрҗәт бермәл сүзнең ни турында барганын төшенмичәрәк торды.

— ...Ватанга хыянәт иткән ул сатлыкҗаннарны җир өстеннән себереп түгәрбез... Бер-берегезгә ныгытып карагыз... Арагызда хыянәтчеләр юкмы?.. Ул да бит укытучы булып йөрде... Сизеп алып, шул чакта ук тотып атарга кирәк булган үзен!

Зөбәрҗәт кисәк калтыранып куырылып килде.

 «Кем турында сөйли ул?» 

Хатын шактый озак сөйләде,  сүзләре, кызның тынын буып,  бөтен гәүдәсен изде.

Кемдер өстәлгә лампа чыгарып куйды. Саргылт яктылык, шомлы күләгә булып, өстәл читендә утыручыларның  да йөзенә кунды. Директор янәшәсенә таныш түгел тагын ике ир урнашкан икән.Хатын сүзен тәмамлауга, сәхнәдәгеләр башлап кул чапты, соңрак аларга залдагылар да сүлпән генә кушылды.

Өстәл янында күләгәдәй басып торган Рәбиганы Зөбәрҗәт шунда гына шәйләп алды. Күрүе булды, бөтен эче «жу» итеп китте. Рәбиганың төсе качкан, әле кайчан гына сокландыргыч төз булган зифа гәүдәсе бөтенләй бөкрәеп гарипләнеп калган, үзе, «менә авам-менә авам» дигәндәй, чайкалып-чайкалып куя иде.

Зөбәрҗәт дерт итте. Башында барысы да буталды, Зиннур, Җәвәһирә, Рәбига турындагы уйлар, барысы да бергә чуалып, чигәләрен дөмбәсләде.

— Нәрсә булган?

Янәшәдәге кыз аның колагына пышылдап өлгерде:

— Ире пленга бирелгән!

«Ире? Салих Гарифовичмы?!»

Зөбәрҗәтнең башына балта түтәсе белән китереп тондырдылармыни. «Теге ямьсез тавышлы хатын Салих Гарифовичны пычраткан булып чыга түгелме соң? Кемне диген? Салих абыйны! Салих абый сатлыкҗанмы?»

Рәбига белән Салихтан да матуррак пар дөньяда булды микән?! Икесе дә яшь, чибәр, югары белемле! Сугыш алдыннан гына институт бетереп укытырга кайтканнар иде. Училище яшьләренең гадәти тормышы үзгәрде дә куйды ул чакта. Ярты төнгә кадәр гөр килде училище. Рәбига оештырган драма түгәрәге «Беренче театр» белән башлады да  ай саен бер спектакльне табадан төшереп кенә торды. Хан заманыннан калган киемнәр сандык төпләреннән актарылды, мунчала, сүс, ат кылларыннан сакал-мыек, чәчпариклар ясалды, грим өчен әллә никадәр буяу, майлар табылды. Әй күңелле чаклар! Тагын бер  яңалык барысын да шаккатырды: Салих абыйлары шагыйрь дә икән бит! Юка гына шигырь җыентыгы кулдан-кулга йөрде. Салихтан  күреп, бөтен егет-кыз шигырь язарга тотынды. Әдәби кичәләр атна саен шаулап үтә, һәркем узыша-узыша шигырь, хикәя укый. Әле, җитмәсә, кайберәүләрнең язмалары өлкә газетасында да басылып чыккан! Ул Салих абыйлары ничек өлгерә диген, һәрберсен тикшерергә вакытын таба, киңәшен бирә, ярдәмен кызганмый.

— Безнең Салих абый...

— Безнең Рәбига апа!

Кызлар, Рәбигага охшарга тырышып, аныңча итеп чәч үрергә, билләренә тар гына күн каеш буып йөрергә күнекте, ә малайлыктан чыгып җитмәгән үсмерләр, тарак күрмәгән тыңлаусыз чәчләрен Салих абыйларыныкы кебек артка чөеп җибәрергә гадәтләнделәр. 

...«Училище күрке булган Салих абый пленга төшкән ди! Нәкъ Зиннур кебек!»

Зөбәрҗәтнең бөтен башы шаулады, йөрәге күкрәктән чыгарлык булып дөпелдәде. Аңа кинәт эссе, бик эссе булып китте. Кыз, изүен чишмәкче булып, бишмәт якасына ябышты, сәдәфләренең әле берсен, әле икенчесен тарткалады.

«Рәбига апасы да шуны ук кичергән икән! Нәкъ Җәвәһирә апа кебек!»

Бермәл залдагылар бар да  тып-тын калды. Ниндидер куркыныч, шомлы тынлык иде бу. Шулчак  сәхнә ягыннан кемнеңдер ишетелер-ишетелмәс хәлсез авазы килеп иреште:

— Мин аннан... Мин аннан... ваз кичәм...

Зөбәрҗәт дерт итте.

«Кем тавышы соң бу? Бик таныш та, шул ук вакытта ят та аваз!»

Активист хатынның яшелле-кызыллы итеп кычкыруы  кызның шикләрен дә, залдагы тынлыкны да чәлпәрәмә китерде:

 — Кычкырып әйт! Бөтен кеше ишетерлек булсын! «Мин хыянәтчедән ваз кичәм!» — диген! Йә! Ник дәшмисең? Кабатла! Ваз кичәм, диген! Әйт! Кычкырып әйт!

Теге мескен авазның Рәбига апаныкы булу мөмкинлегеннән өркеп, Зөбәрҗәт калтырап куйды, күзләре белән укытучысының сәхнәдәге шәүләсен эзләп тапты.

Шәүлә дә, тавыш та, сүзләре дә Рәбиганыкына охшамаган, чит-ят иде:

— Ваз кичәм...

...Зал тынсыз-өнсез генә тарала башлады. Сәхнәдәге лампаны да кайсыдыр үзе белән алды ахры, бөтен дөньяны шыксыз караңгылык басты. Залдагылар, шуннан  качарга теләгәндәй, коридорның теге башында шәйләнгән яктылыкка ашыкты. Берәү дә көлми, сөйләшми, аяк тавышлары гына:

— Шшыш-чышш... Шшыш-чышш...

Бишмәт сәдәфе өзелүен хәтерендә яңарып, Зөбәрҗәт идәнгә чүкте. Тизрәк сәдәфен табып аласы да бу куркыныч бүлмәдән котыласы, караңгылыгыннан арынасы килеп китте, ашыга-кабалана идән сайгагын кармалады. Бармаклары

 ниндидер юеш лайлага тигәч кенә, кызый, чирканып, кулын тартып алды. «Кирәге юк сәдәфенең дә!»

Зал ишегенә килеп җитәм дигәндә, бик якында, янәшәдә генә ишетелгән сәер ым Зөбәрҗәтне кисәк туктарга мәҗбүр итте. Юк, ул бу ымны ишетмәде, ә тәэсирләнүчән вөҗүде, барлык күзәнәкләре белән сизеп алып, сәхнә чаршавына сыенган күләгәгә таба омтылды.

— Рәбига апа...

Күләгә үксү катыш ыңгырашып җавап кайтарды.

— А-а-а-һһһ!

Зөбәрҗәт укытучысының калтыравык хәлсез гәүдәсен кочып алды...

 

Гүзәл Әдһәм

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10 (октябрь), 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: