Меңнәрнең берсе (бәян)

 Әлифба авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзовның якты истәлегенә багышлыйм.

Авыр таш җилкәсен изде, иңбашларын сытты. Каш-керфекләр аша үтеп, күзне ярып кергән тозлы тирне сыңар кулы белән сыпырасы, аның тәкатьсез ачыттыруыннан котыласы килеп китте. Маңгаена үрелүе булды, таш, җилкәдән шуышып, әздән генә җиргә капланмады. Зиннур гарип кулы белән ташны тәненә тагын да ныграк кысты. «Юк! Төшерергә ярамый! Бер төшерәсең икән, җирдән алып, яңадан җилкәгә салулары — ай-һай...»

Алда — такыр басу. Ник бер агач, ник бер куак күзгә чалынсын. Зиннур моны болай да яхшы белә. Арча белән Наласа арасы — тугыз чакрым. Шул тугыз чакрымны йөз генә түгел, мең тапкыр җәяүләп үткәндер ул. Ә менә болай — җилкәгә таш салып узулары — монысы беренче тапкыр. Дөрес, таштан аның «бәхет»е мул булды. Башта ике ел буе — немец әсирлегендә, аннан биш ел — үзебезнекендә... Башы шул каһәр суккан таштан арына алмады. Җилкәләре дә инде таш авырлыгына әллә кайчан күнегеп беткән: җәрәхәтләр өсте-өстенә өстәлеп, яралары да әллә ничә рәт төзәлеп тупасланган, сөялләре дә кытыршыланып каткан аның.

Монысы шома, әмма шактый авыр таш. Кабер ташы... Әнисе каберенә...

Юл буенда ялгыз карама күренеп, шунда килеп җиткәч, кабер ташын ипләп кенә җиргә шудырды ул. Карамага сөялеп, ташны яңадан иңбашына салу җаен ничек тә табар әле.

— Карамага кадәр — төгәл ике чакрым, — ди иде әнисе.

Димәк, авылга чаклы тагын җиде чакрым калган.

Зиннур юл читендәге үләнгә тәгәрәде...

...— Әни! Әни дим!

— Әү, балам!

— Бу караманы кем утырткан?

— Кем белсен инде аны. Мин белгәннән бирле үсә ул.

— Ай-яй, юан! Минем кочак кына җитәрлек түгел. Моңа йөз яшь бардыр...

— Йөз генә булса... Өч йөз-дүрт йөз яшьлек карамалар да була.

— Дүрт йөз? Анысына синең кочак та җитмидер, имә?

Әнисе елмаеп куйды.

— Әни, ә ул чакта безнең авыл булган микән?

— Менә анысын төгәл генә әйтә алмыйм, балам... Мөгаен, булгандыр... Булырга тиеш.

— Булгандыр?! Андагы кешеләр дә нәкъ безнең кебек булганмы? Әнисе көлеп җибәрде:

— Безнең кебектер инде: ике куллы, ике аяклы!

— Безнеңчә сөйләшкәнме?

— Безнеңчә, билгеле.

— Ай-яй, кызык...

— Безнең зиратта бик борынгы бер таш бар. Биш гасырлык, диләр... ...Тр-р-р, бахбай!

Әнисенең мөлаем моңсу йөзе эреп юкка чыкты.

Зиннур сискәнеп сикереп торды. Аякларын асылындырып арбада утырган ир белән хатын, танырга тырышып, аңа төбәлгән иде.

Ир сап-сары тешләрен күрсәтеп шаркылдады.

— Әллә йоклап ятачың инде? Ай-яй чәп чир тапканчың. Тиярен бирчәң, Налачага кадәр утыртып кайтам. Кая барыч чуң?

— Наласага...

— Кем булачың чуң? Танымадым... Әйдә, үрмәлә...

Ә Зиннур аны шундук танып алды: «Хөсәен!»

«Ш», «з», «с»ларны әйтеп мәшәкатьләнми торган Хөсәен бар иде алар авылында. Зиннурның әнисе дә сакаулыгын бетерә алмады шуның, уку-язуга җиңел өйрәнсә дә, гомерлек сакау булды да калды.

Зиннур, кабер ташын алырга дип, түбән иелде:

— Минем йөгем дә бар...

— Булча чуң! Чал, әйдә! Арба барыбер буч ла, ат кына тартырлыктыр әле.

Зиннур, җиңел генә күтәреп, ташны арба читенә терәде.

— Рәхмәт, агайне. Ярый әле син очрадың, югыйсә...

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Хөсәен шулчак Зиннурны танып алды. Тануы булды, җен ачуы белән ташка китереп тә типте:

— Әй, чин, придәтел!

Кабер ташы шапылдап юл тузанына капланды.

Ай-һай! Кеше хәтере — тишек иләк, дип, юкка гына әйтмиләр икән. Моннан унбиш еллар элек Балтай тавында чаңгы шуганда аягын имгәткәч, Зиннур Хөсәенне озын кыш буе, чанада тартып, мәктәпкә йөртте, ә язлар җиткәч, Зиннурның әнисе — укытучы: «Бала сыйныфташларыннан калмасын, нәүмиз булмасын!» — дип, аны һәркөн өенә барып укытып йөрде. Хәзер шул хатынның кабер ташы юл тузанында ауный.

— На-а-а, бахбай!

Арбага сыдырылган ярасын учы белән кысып, Зиннур авыртудан җиргә чүкте. Бармак арасыннан сытылып чыккан кан ташка чокып язылган хәрефләргә тамды. Бер тамчы, ике, өч... Башта бер хәрефне, аннан икенчесен кызартып, әнисе исемен кызылга манчыды: «Җ-ә-в-ә-һ-и-р-ә»...

...Әнисе Җәвәһирә исемле иде аның. Мондый матур исемле башка берәүне дә белмәде Зиннур. Тукта, тукта! Белә икән бит! Онытып җибәрүен күрче! 42нең салкын кышында окопларда җырлап, татар егетләрен атакага озаткан җырчы кызның исеме дә Җәвәһирә иде бит! Җәвәһирә Сәләхова!

Инде шактый китеп өлгергән арба шыгырдавын күмеп кычкыручы теге ирнең карлыккан авазы килеп иреште:

— Чатлыкчан! Гитлир көтүчече!

Зиннур дәшмәде. Чөнки ул дәшә алмады. Бер Хөсәен генә түгел, авылдагы тагын бик күпләр аны шулай чит итеп каршы алды... Авыл әле сугыш афәтен онытмаган. Мөгаен, беркайчан онытмас. Мәңгегә... Яралары бик тирән шул авылның. Өч йөз йортлы Наласадан бу сугышта һәлак булучылар саны гына да ике йөзгә якын! Кайгы, афәт — йорт саен диярлек...

Әтисенең һәм Зариф абыйсының гомерләрен дә нәләт төшкән шушы сугыш өзгәнен Зиннур менә хәзер — сугыш бетеп, биш ел узгач кына белде. «Теге» җирләргә хат-хәбәрләр килеп ирешмәде шул... Нинди гаилә иде бит! Әти-әнисе көне-төне мәктәптә булды. Зариф белән Зиннур да шунда үсте диярлек. Соңыннан, мәктәпне бетергәч, ике малай икесе дә бер-бер артлы Арча педучилищесына барып керде. Кырык бердә Зиннурның кулына да диплом тоттырдылар: Наласа мәктәбенә тарих укытучысы итеп билгеләделәр үзен. Тик укытулар гына насыйп булмады. Сугыш башланып, атна-ун көн дә узмагандыр, абыйсына да, үзенә дә военкоматка чакыру килеп төште. Ике туган бергә-бергә чыгып китсәләр дә, юллары Арчада ук аерылды. Станцада, вагоннарга төялергә торганда, әллә кайдан гына Зөбәрҗәт килеп чыкты.

— Зиннур!

Зиннур да, сакчы солдатлар да аның тавышын берьюлы ишетеп алды, барысы да аңа борылды.

— Назад!

Кызны, кысырыклап, егеткә якын җибәрмәделәр, әмма Зиннур аның сүзләрен аермачык ишетте:

— Хат яз, Зиннур! Мин сине көтәрмен!

Зөбәрҗәт ул чакта әле беренче курсны гына бетергән иде... «Зөбәрҗәт! Эх! Зөбәрҗәт!»

Бу карама күпме хатирәләргә шаһит икән лә! ...

— Зөбәрҗәт!

— Ә-ә-ә-ү...

— Зө-бәр-җә-ә-ә-әт!

— «Әү!» дим бит!

— Исемең бигрәк матур инде, гел кабатлап кына торасы килә... Кызның иреннәреннән көмеш кыңгыраулар коелды:

— Ти-ле... кәем...

Егет бәхетеннән күкнең җиденче катында иде. Әйтерсең, кызның сүзләре, кыңгырау чыңнарына уралып, «бәгърем!» дип челтерәде.

— Зөбәрҗәт исеме — авылда бер синдә генә! Педучилищеда да Зөбәрҗәт исемле бер кыз да юк! Син — берүзең!

— Әти Казаннан ишетеп кайткан да шул исемне куштырган... — Зөбәрҗәт — ул «изумруд» дигәнне аңлата. Изумруд — бик кыйммәтле таш...

Кыз сокланып аңа төбәлде:

— Син әллә ниләр беләсең!

— Әллә ни дип инде... Педучилище китапханәсендәге бер сүзлектән карадым... Кыйммәтле асылташ дигән...

— Һе... Ә нинди төстә?

— Менә анысы язылмаган... Мөгаен, зәңгәрдер... Миңа шулай тоела... Синең күзләрең кебек...

Оялудан кызның битләре алсуланды, күзләренең зәңгәрлеге куе керфекләр күләгәсенә яшеренде.

Ялгыз карама төбенә янәшә утырдылар. Икесе дә шундый яшь, саф һәм гөнаһсыз иде: ялгыш кына иңбашлары тиеп киткәч тә, Зөбәрҗәт «дерт» итеп читкә тайпылды. Зиннур да гәүдәсен турайта төште. — Менә бу карамадан безнең авылга чаклы — төп-төгәл җиде чакрым...

Аның әйтүе булды, кыз «ялт» кына сикереп тә торды:

— Сабантуйга соңга калмыйк тагын. Тагын җиде чакрым дисең бит...

— Ашыкма инде... Өлгерәбез лә...

Бераз гына сүзсез утырдылар. Икесенә дә рәхәт, бик рәхәт иде. Бу юлы Зөбәрҗәт сүзне үзе башлады.

— Син быел да көрәшкә чыгасыңмы?

— Чыкмый ни...

— Имгәнә күрмә... яме...

— Һи-и-и! Без күнеккән бит! Кечкенәдән көрәшеп үскән.

— Син шулайдыр да... Менә мин генә бер дә күнегә алмыйм. Узган ел да, син сыртың белән җиргә төшкәндә, кычкырып җибәргәнемне сизми дә калганмын... Кызлар көлде инде үземнән...

Зиннур да шатлыгыннан көлеп җибәргәнен сизми дә калды:

— Алайса... Алайса, сине куркытмас өчен, мин үзем бер дә егылмам! Бүтәннәрне генә чөярмен, яме...

— Мин риза... Сиңа әзерләгән бер бүләгем дә бар иде... Мин аны сиңа иртәгә бирермен, яме...

— Иртәгә тек иртәгә!

Егет белән кыз, сандалиларын селки-селки, янәшә китте. Табан эзләре, җылы юл тузанына бизәк ясап, тәртипсез тезелеп калды. Ул чак — кырык бернең Сабантуй иртәсе иде.

* * *

Шәп көрәште ул көнне Зиннур. Әллә ни көч куймый гына, бер-бер артлы өч егетне чөйде дә атты. «Түбәтәй»гә дә ул беренче булып атлады.

Сабантуй мәйданы читендәге калкулыкны авылда шулай «Түбәтәй» дип йөртәләр иде. Берәр егет турында: «Түбәтәй»дә ял итте», — дисәләр, димәк, ул сиңа тегенди-мондый гына малай-шалай түгел инде: Сабантуйда үзе кебек өчәүне еккан, «каеш тоткан» көрәшче булып чыга. Көрәш кызган саен, «түбәтәй»дәгеләрнең дә саны арта бара. Болар инде үзләренчә бер горурлык һәм дулкынлану белән сабыр гына «каеш тоту»ны көтә.

Кырык бердә «түбәтәй»дә ял итү бәхете Наласаның сигез егетенә тәтегән иде: Шәрифҗан, Габделхак, Шакир, Исмәгыйль, Нәбиулла, Исхак, Нургали... һәм Зиннур... Барысы да ут уйнатып торган егерме-егерме биштәге егетләр. Ул арада, «каеш тоттырып», көрәшчеләрне парлап та куйдылар: Зиннурга Югары оч Шакир белән көрәшү насыйп икән. Шакир Зиннурга караганда өлкәнрәк, көрәш буенча да тәҗрибәлерәк егет иде. Бик күп көч, хәйлә, зирәклек кирәк булачак бу сынауда. Зиннур, шактый дулкынланып, үз чиратын көтте. «Туры килүен күр әле! Кем белән диген, бүген аңа Шакир белән көрәшергә чыкты бит!»

Үзеннән дүрт-биш яшькә өлкәнрәк бу егетне Зиннур бик үк яратып бетерми иде. Сәбәбе, әлеге дә баягы, шул Зөбәрҗәткә барып тоташа. Имеш, Шакир: «Нигә өйләнмисең?» — диючеләргә: «Күңелем төшкән бер генә кыз бар! Зөбәрҗәтнең үсеп җиткәнен көтәм!» — дип җавап биргән ди. Кыз үзе бу сүзләрдән хәбәрдар булганмы, юкмы, ә менә Зиннурга исә аны сәгате-минуты белән китереп җиткергәннәр иде.

«Зөбәрҗәтнең үскәнен көтә, имеш!»

Бөтен йөрәге сулкылдап, җаны-тәне белән үртәлде ул чакта Зиннур.

Шакирның үзенә сиздерми генә, егетнең кояшта янган мускулларына карапкарап алды ул. Яңарак кына сабан эшләре тәмамланган чак, авылның иң шәп тракторчысы Шакирның көн-төн басудан кайтып кермәве берәүгә дә сер түгел: йөзе дә кояшта янып, гел кара чутырга әйләнгән икән бу. Зиннур кебек, баш күтәрми, имтиханга әзерләнеп утырмаган шул.

...Әмма аларга көрәшүләр насыйп булмады. Сугыш хәбәрен ишетеп алган мәйдан, сыкрап-үксеп, елый-елый өйләренә таралышты. Халыкта Сабантуй кайгысы калмаган иде. Колга башындагы сөлгеләр дә, батырларны көтеп алалмый, нәүмиз җилфердәп калды...

...«Зөбәрҗәт» ...«Зөбәрҗәт»...

Йөрәк тагын кысылып куйды. Бугазына ниндидер бер төер бөялеп, бер мәлгә тынын буды. Авылга кайткач та булган очрашу тагын хәтердә яңарды.

...Зөбәрҗәт аны каберлеккә кергәндә куып тотты. Егетнең муенына сарылды да, бөтен гәүдәсе белән сыенып, шактый озак сүзсез торды. Зиннур баштарак аны танымады да, кем булыр бу дигәндәй, каушады да калды. Аннан, танып алгач, кочаргамы, читкә тибәрергәме белми аптырады. Кочаклар иде — ул инде күптән чит кеше хатыныдыр, ә үзеннән этәрергә — ул бит Зөбәрҗәт!

— Мин синең зиратка киткәнеңне күреп калдым...

Зиннур кызның йөзен дә, күзләрен дә күрмәде. Аның кояшта уңган баш яулыгы егетнең нәкъ ияк төбендә иде. Бите белән аның күкрәгенә капланган, аерып алмасыннар дигәндәй, беләкләре белән чытырдатып кысып тынып калган кыз бөтен гәүдәсе белән дерелди иде. Күзне әллә нәрсә әчеттерде. Борынга күптән онытылган таныш ис — Зөбәрҗәтнең чәч исе килеп бәрелде. Юк, бәрелмәде, ә тынына уралды...

Шул ук ис... Әмма барысы да инде бүтән, һәммәсе — үзгә, чит... Зиннур үзе дә башка... Арада — тугыз ел... Арада — сугыш... Бөтен өмет-хыялларны чәлпәрәмә китереп, язмыш юлларын чуалткан әсирлек...

Зөбәрҗәт кисәк бөтен гәүдәсе белән алга томырылды:

— Әйдә!

Зиннур сүзсез генә аңа иярде. Кыз, былтырдан калып кипкән үлән сабакларын ерып, алга атлады, аяк асты баскан саен «чытырт-чытырт» килде. Зиннур көчкә генә аңа ияреп өлгерде. Чардугансыз-ташсыз бер кабер янына җиткәч, Зөбәрҗәт кинәт туктап калды.

— Менә монда...

Кабердәге яшь шомырт шактый күтәрелгән, буйга инде Зиннурның үзен дә узып китеп, ап-ак чәчәккә күмелгән иде. Әчкелтем хуш ис борынга тулды. Икесе дә, кабергә төбәлеп, шактый тын торды.

— Әни ничек...

«Үлде» сүзен әйтә алмый, тотлыгып калды Зиннур.

— ... яшәде?

Зөбәрҗәт бу сорауны көтә иде. Зиннур үзе кайткач, нәрсәләр сөйләячәген инде йөз-мең кат күңелдән исәпләгән иде...

Гүзәл Әдһәм

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10 (октябрь), 2015

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: