Мәхәббәт талисманы (дәвамы)

Форумга җыелган эшмәкәрләр арасында шәхси очкычлары булганнар да бар, билгеле. Кайберләрен Азамат та белә иде. Шуңа күрә ул, әле форум төгәлләнгәнче үк, күптәнге танышы Николайның Свердловск шәһәренә илтеп куюын үтенде. Кайчандыр Азаматка үз үрнәгендә «Як» самолёты алырга киңәш иткән Николай – киң күңелле, башкалар хәленә керә белә торган кеше. Азамат әйтү белән күнде. Николайның самолёты торган аэропортка Динар машинасында бардылар.

2010 елга кадәр Россиядә шәхси самолётлар сатып алырга яисә алардан файдаланырга рөхсәт булмады. Акчалы кешеләргә дә бу мөмкин эш түгел иде. Хәзер кече авиация очышлары рөхсәт ителә һәм алар алдан хәбәр итү юлы белән гамәлгә ашырылганлыктан, һәр аэропортта да шәхси самолётлар өчен түләүле урыннар бүленгән. «Россия Федерациясендә һава хәрәкәтен оештыру буенча дәүләт корпорациясе» берләштерелгән предприятиесендә, күп каналлы телефон һәм Интернет челтәрләре ярдәмендә, шәхси самолётларның системалы очышлар планы булдырылган. Баштарак шәхси самолёт хуҗасы очышка кадәр өч көн алдан махсус рөхсәт сорарга тиеш булса, хәзер һава хәрәкәте белән идарә итү органнарына очыш алдыннан гына мөрәҗәгать итәргә дә була. Җиңел самолётлар «G» классындагы очышларга кертелә. Һәвәскәр очучы, моңа рөхсәт алу өчен, кече һәм җиңел авиациядә очарга өйрәнү буенча тулы уку курсы үтәргә тиеш. Николайның очучылык стажы ике ел. Ул да укып пилот таныклыгы алган. Самолёты белән үзе идарә итә. Бизнес өчен кирәкле техника, ди ул аны...

Аэродромга килеп, ангарга кергәч, авиатехник самолётны очышка әзерләгән арада, Николай Россия Федерациясендә һава хәрәкәтен оештыру үзәгенә Интернет аша заявка җибәрде. Метеорология һәм аэронавигация мәгълүматлары белән дә җентекләп танышып чыкты. Очышка рөхсәт алынгач, самолётлар күтәрелү һәм төшү полосалары турында да өстәмә мәгълүмат бирделәр. Ангардан чыгар алдыннан, Николай техниктан күпме күләмдә ягулык һәм май салынуы һәм аларның сортлары турында җентекләп сорашты, гомумән, самолётның очышка әзерлеге турында белеште. Уңай җаваплар гына ишетсә дә, үзе дә самолётын әйләнеп, тышкы яктан бер кат карап чыкты: бәрелгән урыннары юкмы, капот һәм люклар дөрес ябылганмы, ягулык-май аккан урыннар күренмиме, янәсе. Шассиларга да тибеп-тибеп алды. Хәтта кабина тәрәзәләренең чисталыгын да игътибар белән карады. Шуннан соң гына Азаматны кабинага чакырды. Әле моның белән дә эш бетмәгән икән. Кабинада Николай төп узелларны һәм приборларны бер кат күздән кичерде, штурвалның һәм идарә педальләренең торышын тикшерде. Очыш югарылыгын күрсәтә торган приборның укларын башлангыч сызыкка куйды, барометрның хәзерге вакытта һава басымына туры килүен, элемтәне барлады. Азамат, самолётны очышка әзерләү бигрәк мәшәкатьле эш икән, дип уйлана-уйлана, элемтә наушникларын колагына беркетте. Анда җиңелчә генә гөжләү һәм радио аша хәбәрләшү тавышлары ишетелә. Менә Николай диспетчерлардан очышка рөхсәт сорады. Уңай җавап ишеткәч, самолётын акрын гына старт юлыннан борды да, алда берничә йөз метрга сузылган очыш юлыннан күзен алмыйча гына, идарәне очу режимына күчерде. Тигез бетон өслектән берникадәр баргач, очкыч сәгатькә 120-130 километр тизлек алды һәм җирдән күтәрелеп китте. «Менә бит, шәхси һава транспортыннан файдалану бездә дә гадәти бер нәрсәгә әверелеп бара», – дип уйлап куйды Азамат. Чыннан да, очышка рөхсәт алганга ярты сәгатьләп уздымы-юкмы, алар инде күктә. Менә, самолёт 50 метрга, аннан соң әкренләп 1000 метрга кадәр күтәрелде. Һава торышы шәп, күз күреме яхшы. Аста кечерәк шәһәрләр, авыллар кала. Тасма булып сузылган елгалар, яшел урманнар, болыннар, күлләр уч төбендәге кебек кенә. Күз алдындагы бу манзарага сокланып карап туймаслык та бит... Тик Азамат мондый хәлендә бу матурлыкка хозурлана алмый шул. Күптән түгел генә Сөмбелә дә шушыннан очып узган бит инде. Югарыдан җир өслеген күзәтергә бик ярата иде хатыны. Җилдән җитез очкычка утырып, кошлар белән узыша-узыша күктә очу турында хыялланды ул. Һичшиксез, мондагы матурлыкка сокланмыйча калмагандыр. Азамат хатынының бәхетле елмаюын күз алдына китерде. Татлы хыяллар дөньясына кереп киткәнен үзе дә сизмичә калды. Бергә булган бәхетле көннәрен генә түгел, һәрбер мизгелне аерым-аерым барлап чыкты ул. Вакыт тиз узды. Менә самолёт кирәкле аэродромга якынлаша. 15 километрлап калгач, Николай, диспетчерлар белән элемтәгә кереп, очыш полосасына төшү өчен рөхсәт сорады, төшү шартлары турында белеште.

Самолёт аэродромга якынлашкан саен, биредә һава хәрәкәте киеренкелеге ныграк сиздерә. Диспетчерлар якындагы самолётлар белән туктаусыз хәбәрләшеп торалар. Элемтәдә бер үк вакытта биш-алты самолёт булгалый. Кемдер очарга әзерләнә, кемдер төшә, кайберләре үз чиратын көтеп, аэропорт өстеннән әйләнә. Әнә төшү полосасы да күренде. Диспетчер күрсәтмәләр бирүдән туктамый. Навигаторда тайпылышлар юк. Берничә минуттан очкычның шассилары җиргә кагылды. Полоса буенча берникадәр баргач, самолёт, борылып, янәшәдә шушындый ук кече класслы өч самолёт һәм вертолёт торган урынга килеп туктады. Аэродромның кече класслы самолётларга хезмәт күрсәтә торган бу өлеше шәхси эшмәкәр карамагында икән. Килгән самолёт хуҗаларына һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бизнесы да җәелә башлаган. Шушында ук кунакханә, ресторан, балалар бүлмәләре, мунча, бассейн һәм уеннар өчен тиешенчә уңайлыклар булдырылган. Азаматлар килеп төшеп, самолётны урнаштыруга, әлеге халык киң күңеллелек күрсәтеп, үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итә башлады. Тик Азаматның, нәкъ менә хәзер, аларны тыңлап торырга вакыты бик тар иде. Ул тизрәк аэропорт җитәкчелеге һәм диспетчерлар белән сөйләшергә, әгәр кирәк икән, югалган очкычны эзләү эшләрен тизләтү өчен, бөтен мөмкинлекләрне дә эшкә җигәргә тели иде. Аэропорт начальнигы Александр Петрович – беренче карашка ук киң күңелле адәм – аны дустанә каршылады. Азамат сөйли башлауга ук, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алды. – Әйе, мин хәбәрдар. Мондый гадәттән тыш хәлләрнең инде күптән булганы юк иде, – диде ул, хәлгә керергә тырышкандай. Аннан соң Азаматның кем булуын ачыклауны кирәк санап: – Сез очкычтагыларның берәрсенең туганымы? Белүемчә, самолётта икәү булганнар, – дип сорады. – Әйе, минем хатыным белән авиаинструктор иде анда. Авыр тынлык урнашты. Бераздан Азамат: – Эзләү эшләре башландымы? Ничегрәк бара? – дип кызыксынды. – Элемтә югалып, ярты сәгатьләп кабат бернинди хәбәр дә булмагач, эзләү-коткару төркеме оештырылды. Биш кешедән торган төркем, «Ми» вертолёт белән самолёт югалган квадратка очты. – Аларның кирәкле җиһазлары бардыр инде? – Әйе, вертолёт гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан. Коткару эшләре өчен махсус җиһазландырылган. Төркемдәгеләр барысы да тәҗрибәле...Шулчак телефон чылтырады. Александр Петрович кем беләндер биш минутлап сөйләште. Трубканы куйгач, өзелгән әңгәмәне дәвам итте: – Сезнең Казан да тикшерү өчен төркем оештырган икән. Менә, яңа гына, телефоннан шул төркемнең җитәкчесе Фоат Хәмитович Хәбиров дигән кеше белән сөйләштем. Мондагы хәлләр белән кызыксынды. Аның белән алга таба да элемтәдә торачакбыз. Тик әлегә кадәр берни дә ачыкланганы юк... Александр Петрович, чарасызлыктан нишләргә белмәгәндәй, кулларын як-якка җәйде, иңбашларын сикерткәләде. – Гаҗә-ә-әп, фән-техника алгарышы заманында яшибез, һәр җирдә компьютерлаштыру... Шул ук вакытта көпә-көндез самолёт кадәр самолёт югала һәм, инде менә ничә сәгать шуның эзен дә таба алмыйлар. Самолёт печән кибәнендәге энә түгел ләбаса... Азамат бу сүзләрне бераз гына тавышын күтәребрәк әйтте. Ләкин Александр Петрович анысына игътибар итмәскә тырышты. Ни дисәң дә, аның каршысында бәхетсезлеккә тарыган кеше утыра. Кадерле кешесен югалту ачысын никадәр генә сиздермәскә тырышса да, беркемнең дә нервлары тимер түгел. Җитәкче бу очракта шуны яхшы аңлады. Монда инде үзара кычкырышып утырудан мәгънә юк. Ничек тә булса Азаматны юату иде уенда. – Әлегә барысы да бетте, дип уйларга нигез юк. Самолётта нинди дә булса төзексезлек килеп чыгып, ул мәҗбүри рәвештә җиргә төшкән булырга мөмкин. Ни генә дисәк тә, яхшыга юрыйк... – Самолёт төзек булмагандыр, дип уйларга нигез юк. Барлык сынаулар да, техник хезмәт күрсәтүләр дә төгәл үтәлгән. Экспертлар тарафыннан уңай бәяләнгән. Ышанычлы очкыч икәнлеге расланган. Мин аны шуңа да хатыныма сатып алдым инде. Теле белән шулай сөйләнсә дә, Азамат үзе Александр Петрович әйткән фаразны хуп күрә иде – самолётта аз гына төзексезлек килеп чыккандыр да, ул җиргә төшәргә мәҗбүр булгандыр. Бу тирәләрдә авыл-бистәләр бик күп. Әгәр очкыч һавада шартлаган булса, берәр кеше күреп калып, әллә кайчан хәбәр итәрләр иде инде. Гомумән, Азаматның шартлау турында башына да кертәсе килми. Аның өчен Сөмбеләсе исән. Тик, һич тынгылык бирмичә, күңелен борчып торган бер нәрсә бар: әгәр исән икән, ни өчен Сөмбелә кесә телефоныннан хәбәр бирми соң? Бәлки... Бәлки, аңсыз хәлдәдер?.. Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Сөмбелә аңсыз хәлдә?.. Азамат, караңгы уйларын куарга теләгәндәй, башын чайкаштырды. Аның нәрсә уйлаганын сизгән диярсең, Алекандр Петрович: – Бездә кесә телефоннары өчен антенналар челтәре тиешле дәрәҗәдә урнаштырылмаган. Күп урында элемтә юк, – дип, үз фикерен белдерергә ашыкты. Менә монысын Азамат аңлый. Сүз дә юк, хәзер сөеклесе нәкъ менә шул сәбәпле телефон аша элемтәгә керә алмыйдыр. Бәлки, ул тиздән кесә телефоннары тота торган зонага килеп җитәр. Хәбәр бирер. Ул чакта барысы да җиңел сулар. Бөтен борчулар артта калыр һәм алар элеккедән дә бәхетле гомер итә башларлар. Азамат, үзе дә сизмәстән, татлы уйларга бирелә баруын тойды. Ләкин мондый чакта йомшарырга ярамый. – Гафу итегез, техника бик нык алга китте дип аталган хәзерге заманда самолётларның очышын локаторлар ярдәмендә күзәтеп булмыймыни? Александр Петровичның маңгай җыерчыклары тагын да тирәнәйгән кебек булды.

Каршысында утырган бу кешене рәнҗетмәслек, шулай ук хәзерге авиатехниканы да бөтенләй юкка чыгарып ташламаслык итеп нинди җавап табарга соң? – Беләсезме, хәзерге вакытта Россиядә коткару хезмәте тирән кризис кичерә. Кече авиация визуаль очыш кагыйдәләренә генә буйсынганлыктан, очыш барышында радиоэлемтә аша гына хәбәрләшеп була дигән сүз. Кече классларга керүче шәхси самолётлар хәрәкәте, гомумән, радиолокаторлар аша күзәтелми. Чөнки радиолокаторлар түбәннән очучы очкычларны күрерлек диапазонда эшләми. Сезнең хатыныгыз утырып очкан «Як» кебек самолётларны радар экраны аша күрү мөмкин түгел. – Ә менә хәзерге самолётларда, һәлакәткә тарган очракларда, сигнал бирү өчен радиомаяк кебек нәрсә дә юкмыни? Мин бу өлкәдән бик ерак кеше, әлбәттә. Ләкин... Сүз дә юк, сорау бик урынлы иде. Андый радиомаяк булса, һәлакәткә очраган самолёт бик җиңел генә табылыр иде дә бит... Ләкин бу мәсьәлә Александр Петровичның үзен дә борчый иде булса кирәк. Диспетчерларның әйтүенә караганда, «Як» самолёты белән элемтә югалырга берничә секунд кала, штурвал артында утыручы очучы өзек-өзек сүзләр белән: «Шайтан алгыры... Берни дә аңламыйм... Юнәлешне билгеләү...» – дип, ашыгып нидер сөйләнгән. Шуннан соң алар бүтән элемтәгә кермәгәннәр. Гадәттә, очкычлар һәлакәткә тарса, һава торышына сылтау дигән нәрсә бар: җил-давыл, явым-төшем, яшен, томан... Һәлакәтләрнең күпчелеге, чыннан да, нәкъ менә һава торышының начарлыгыннан килеп чыга. Бу очракта да шулай уйларга мөмкин. Өстәвенә пилотның «юнәлешне билгеләү...» дигән соңгы сүзе дә шуңа ишарә кебек. Ләкин «Як» самолёты хәбәрсез югалган көндә явым-төшем дә, болыт та күзәтелмәгән. Һава торышы хакында алынган мәгълүматлар да ул сәгатьләрдә күк йөзенең аяз булуы турында сөйли. Азамат сораган радиомаяк, чыннан да, самолётларда булырга мөмкин. Фаҗигагә тарган очракта, эзләү эшләрен җиңеләйтү өчен, махсус сигналлар бирә торган радиостанция куела икән. Коткару вертолёты, шул сигналларны тотып, тиз генә эзләп таба ала. Тик әлеге җиһазларны ток белән тәэмин итү элементлары инде күптән тузган, аларның эшләвенә гарантия юк. Ә Җир орбитасындагы иярченнәр аша хәбәрләшә торган аппаратуралар Россиядә мондый җиңел очкычларда, гомумән, юк икән...

Аэропорт директоры сөйләгән һәр сүзен Азаматка аңлаешлы итеп җиткерергә тырышты. Аэрофлот эшчәнлегеннән бик ерак торган кеше өчен монысы да әһәмиятле, әлбәттә. Аның белән әңгәмә корганнан соң, Азамат берникадәр тынычлангандай булды һәм шул ук көне кабат Казанга очты.

* * *

Билгесезлек кешене бичара хәлендә калдыра. Азамат та шундый хәлдә иде. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, бу авыр хәлдән ничек чыгарга?.. Аның баш миен әнә шундый сораулар туктаусыз бораулый. Теләсә нинди кыен хәлдән дә чыгу юллары бар, диләр. Шулай икән, Азамат очрагы өчен нинди юллар эзләргә соң?.. Бәлки, нәкъ шушы вакытта аның сөеклесенә ярдәм кирәктер? Шушы минутларда ул да кыен хәлдән чыгу юлларын таба алмыйча гаҗизләнәдер, бәгырькәй. Әйе, әйе, ул исән. Теләсә нинди шартларда да берничә атнага тәнендә җан сакларга көч таба алачак аның хатыны. Яраткан ире – Азаматы, туачак балалары – бәгырь җимешләре хакына ул андый көчкә ия. Азамат моңа чын күңеленнән ышана. Әнә шуңа да Сөмбеләне табып, аны бәладән йолып кала алырына өмете зур. Шуның өчен ул бөтен мөмкинлекләрдән, хәтта беренче карашка өметсез булып тоелганнарыннан да файдаланырга тырышты. Әнә шуларны истә тотып, күрәзәчегә мөрәҗәгать итәргә ниятләде дә инде. Шушы яшенә җитеп, беркайчан да багучылар белән аралашканы, нәрсә дә булса юратырга теләп, аларга барганы булмады югыйсә. Теге яки бу мәсьәләдә күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итеп, алардан уңай яки тискәре җаваплар ишеткән танышларының сөйләгәннәренә дә көлемсерәп кенә карады, шундыйларның күпчелеге кебек, багучыларны шарлатаннар, алдакчылар дип уйлый иде. Табигатьтән өстен көчләргә ышану – Азамат өчен, гомумән, ят нәрсә. Ул – аяк терәп җирдә басып тора торган Җир кешесе. Чынга ашмас хыяллар, гайре табигый хәлләр белән кызыксынмый. Аның алга куйган максаты бер – матди яктан уңышка ирешү. Шуны тормышка ашыру өчен, як-якка карамыйча гына, армый-талмый алга атлый ул. Нишләргә белмәгән үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, Азамат та күрәзәче юравыннан юаныч табарга уйлады. Беркөнне, Динарны үз янына чакырып: «Миңа шәһәрдәге иң яхшы күрәзәчене тап», – диде ул. Ярдәмчесе бу сүзләргә бераз сәерсенеп караса да, хуҗасының теләгенә каршы килмәде, «баш өсте, әфәндем», дигәндәй, кушканны үтәү хәстәренә керешер өчен, тизрәк борылып чыгып китү ягын карады. Нинди юллар, нинди элемтәләре аша тапкандыр, бер тәүлек дигәндә, Азаматның эш өстәлендә адреслары күрсәтелгән исемлек ята иде инде. – Оһо, дистәдән артык болар монда. Безнең шәһәрдә шулкадәр багучы барлыгы башыма да килеп карамаган иде, – диде Азамат, исемлеккә күз төшерүгә. – Саный китсәң, алар шәһәрдә тагын да күбрәк әле. Тик кайберләрен язып та тормадым. Күрәләтә кеше алдаучылар, акча өчен теләсә нинди ялганга баручылар. Бу хакта, аларга мөрәҗәгать итеп, авызлары пешкән кешеләр әйтте. – Ә шушыларның иң көчлесе кайсысы соң, белешә алмадыңмы? Динар икеләнеп калды. Ул, өстәлдә яткан исемлекне кулына алып, кабат игътибар белән карады. – Кайсысы, дип... Менә, Госманова Зәрия яхшы юрый, диделәр. Әйткәннәре күп очракта туры килә, имеш. Тагын Луиза Әкбәрова дигәне дә көчле икән. Сөйләүләреннән аңлавымча, иң көчлесе дә шулдыр әле. Исемлектә мин аның фамилиясе астына сызып та куйдым. Тик ул хәзерге вакытта беркемне дә кабул итми ди бугай. Кемнәрдер шикаять язган да җирле хакимият белән аралары бозылган, дип ишеттем. Шул сәбәпле, хөкем, кеше хокуларын саклау органнарына да күп йөргән. – Без нәкъ менә шул Луиза дигәненә мөрәҗәгать итәрбез, мөгаен... Түләрбез, акчасыннан тормабыз... – Тик ул бушка да, акчага да беркемне дә кабул итми, диделәр. Тәмам ваз кичтергәннәр бичараны. – Шулай инде, көндәшләр күп булганда, үзара көрәш шикаятькә бата. Һәм бу очракта, гадәттә, иң гадел кеше зыян күрә. Астыртын көндәшләренең Луизадан нәкъ шундый юл белән үч алган булулары бик ихтимал. Хәер... Безгә аларның үзара ничек аңлашулары мөһим түгел. Әүлиябыз шарлатан булмаса, дөресен әйтеп бирә ала икән, безгә кайсысы да ярый. Эчке сиземләвемчә, әгәр күрәзә дигән нәрсә чыннан да бар икән, Луиза нәкъ менә без эзләгән кеше булырга тиеш. Шуңа барыйк. Аннан соң тагын берәрсенә кереп чыгарбыз. Әйтик, Зәрия дигәненә... – Бу эшне кайчан башлыйбыз?..

Азаматның уйлаган эшен шунда ук тормышка ашырырга яратканын белсә дә, Динар бу сорауны бирмичә кала алмады. Һәм, чыннан да, үзе фаразлаган җавапны ишетте. Азамат, озак уйлап тормастан: – Ә нишләп кичектерергә, адреслары бар бит, хәзер үк кузгалыйк, – диде дә, бераз тынып торганнан соң: Вакыт югалту, акча югалту белән бер, – дип, үзе яратып әйтә торган сүзне дә өстәде. – Хатыныгызның фотосурәте яки берәр шәхси әйбере кирәк булыр. Икесе дә булса, тагын да яхшы, – диде Динар. Азамат ярдәмчесенә текәлеп карады: – Ә алары нәрсәгә? – Кешенең кайдалыгын, исәнме-түгелме икәнлеген күрәзәчеләр шуннан беләләр, имеш. Азаматның да бу хакта ишеткәне бар иде, тик оныткан гына. Кайчандыр бер танышы, сугыш вакытында хәбәрсез югалган бабасының кайда күмелгәнлеген ачыклау өчен, фотосурәтен тотып, күрәзәчегә барган. Хикмәт димә, күрәзәче шуңа карап, бабасының кайсы шәһәрне азат иткәндә һәлак булуын да, хәтта кайсы туганнар каберлегенә җирләнүен дә дөп-дөрес әйтеп биргән. Соңыннан хәрби архивларда казынып табылган документлардан, чыннан да, бабасының шул шәһәрне алган чакта һәлак булуы, шундагы туганнар каберлегенә күмелүе ачыкланган. Менә шул күрәзәчене тапсаң иде хәзер! Тик моның өчен башта әлеге танышын табарга кирәк, аннан соң теге күрәзәчене. Ә вакыт ашыктыра. Кем белә, ул күрәзәче нәкъ менә шушы Луиза үзедер әле...

Азамат, уйларыннан арынып, әле һаман да янәшәсендә сүзсез генә басып торган ярдәмчесенә эндәште: – Син машинага чыгып утыра тор, мин озак көттермәм, кирәкле әйберләрне генә алам. Эш өстәлендә, асылташлар белән бизәлгән кечкенә генә рамда Сөмбеләнең фотосы тора. Азамат шуны алды. Әле туйларына кадәр төшкән фото. Сөеклесенең балкып елмаеп торган бу сурәтен бик ярата ул. Сызылып киткән кара каш, самимилеге бөркелгән зур күзләр, бераз гына иннек сөртелгән кызгылт алсу иреннәр, килешле генә түгәрәкләнеп килгән ияк – барысы да шулкадәр якын, газиз һәм кадерле. «Бу минутларда кайда икән син, җанкисәк? Шушы матур йөзеңне нинди кайгылар сарды икән? Синең исән булуыңа чын күңелдән ышанам. Син дә минем хакта уйлыйсыңдыр», – дип үзалдына сөйләнде Азамат. Күзеннән кайнар яшь тамчысы тәгәрәп, фотосурәткә тамды. Үзенең шушы йомшаклыгыннан оялгандай, Азамат рәсем өстендәге пыяланы учы белән ышкып сөртергә ашыкты. Сурәтне иреннәренә якын китереп үпте дә барсеткасына салды. Ә менә Сөмбеләнең шәхси әйберсен каян алырга? Һәрхәлдә, хатынының монда нәрсәдер булса алып килеп калдырганын хәтерләми ул. Азамат өстәл тартмасын ачты. Менә берничә ручка, карандаш очлагыч, блокнот, кемдер кайчандыр бүләк итеп биргән аудиоплеер, кайчы, хәтта затлы гына зажигалка да бар. Тарау-торау яткан вак-төяк әйберләрне бармак очлары белән этеп күчергәләде. Әнә бер читтә дистәләп фоторәсем ята. Анда Сөмбеләнең сурәте дә бар. Тик алар шәхси әйберләр рәтенә керми шул. Әле туйга кадәр үк сөеклесе белән бергәләшеп тә, аерым да фоторәсемгә төшкәннәр иде. Фотолар, ни өчендер, шушы көнгәчә өстәл тартмасында ята. Дөрес, Азамат, кайчак аларны кулына алып, сокланып карарга ярата. Әнә Сөмбеләсе тирбәнгечтә утыра, бусында канәфер чәчәге өзә, ә менә монда... Тукта, бу сурәттә Сөмбелә түгел бит. Азамат рәсемне йөзенә якынрак китерде. Күзләреннән ирексез җылы нур бөркелгәндәй булды. Бу – Азаматның Сөмбеләгә туй бүләге итеп биргән кыйммәтле асылташ сурәте иде. «Ул безнең мәхәббәт талисманы булыр. Аннан беркайчан да аерылмам, һәрвакыт үзем белән йөртермен», – дип, Сөмбелә аны алтын чылбырга эләктереп, муенына асып йөри башлаган иде. Бу асылташны мәхәббәт символы итеп, йөрәк формасында эшләтте Азамат. Асылташның тагын бер үзенчәлеге бар – билгеле бер торышта аннан Азамат белән Сөмбелә исемнәренең баш хәрефләрен укырга була. Иң оста зәркән ясаучы яллап, зур акчага эшләтте бу асылташны. Хәер, яраткан кешесе, сөекле Сөмбеләсе өчен бернәрсә дә җәл түгел. Асылташ сурәтенә Азамат озаклап һәм сокланып карап торды. Бу фото Сөмбеләнең шәхси әйбере түгел-түгелен. Ләкин хатынының тәнендә йөргән, аның тән җылысын һәрчак үзендә саклаучы асылташ рәсемен дә алырга булды Азамат. Кем белә, бәлки файдасы тиеп куяр, дип, аны да барсеткасына салып куйды да, соңга калмагаем дигәндәй, ашыгып ишеккә юнәлде.

***

Башка йортлар кебек үк гадәти бер йортның дүртенче катына менеп, пластик материал белән тышланган ишек янындагы кыңгырау төймәсенә шактый басып торганнан соң, эчке якта хәрәкәт сизелде һәм тонык кына: «Кем бар?» – дигән аваз ишетелде. – Безгә Луиза Әкбәрова кирәк иде, – диде Азамат, сабырсызланып.

Үзе керергә теләгән ишекләрнең һәрчак ачык булуына һәм аларга бер каршылыксыз керә алуына чын күңелдән ышанган Азамат өчен бу ишек тә киртә булыр кебек түгел иде. Ул инде күңеле белән аннан әллә кайчан кергән һәм фатирның түрендә утыра. Тик эчтәгеләр тиз генә ачарга ашыкмадылар. Ишек артында бер генә кеше түгел, күрәсең, өзек-өзек сөйләшкәннәре колакка керә. Ниһаять, аннан: – Нәрсәгә кирәк ул сезгә? – дигән тавыш ишетелде.

Монысы инде беренче сораган кеше түгел, тавышы өлкәнрәк кешенекенә охшаган. – Сөйләшәсе бар, – диде Азамат. Фатир эчендә тагын тынлык урнашты. Һәм ул шактыйга сузылды. Көтеп-көтеп тә бернинди хәрәкәт сизелмәгәч, Азамат тагын кыңгырау төймәсенә үрелде, шулчак эчтән, катгый итеп: – Ул кабул итми! – диделәр. Ишекне ачтырып, күзгә-күз карашып сөйләшүдән әле дә өметен өзмәгән Азамат: – Аңлагыз, монда кеше язмышы турында сүз бара. Акчасыннан тормыйм, зинһар өчен, үтенечемне аяк астына салмагыз, – дип кычкырды. Әлеге сүзләрнең тәэсире булдымы, бераздан ишекнең теге ягында «шалт-шолт» ачкыч борган тавыш ишетелде. Ишек ачылып, башта урта яшьләрдәге бер ханымның башы, аннан 13-14 яшьлек кыз баланың кызыксынучан йөзе күренде. Бу кыңгырау тавышына беренче эндәшкән кыз иде булса кирәк. Алар кунакларны баштанаяк күздән кичерделәр. – Мин – Азамат Таһиров, бер якын кешемнең бүгенге язмышы турында кызыксынмакчы идем. Без аны өч көн элек югалттык. Зинһар, ярдәм итегез, – диде Азамат, ишекне япканчы әйтеп калыйм дигәндәй, ашыгып. Кыз ишектән башын алды, ханым Азаматка сөзеп кенә карады да эчкә керергә ишарәләде.

Фатирның зал ягына үтешли, ханым үзалдына мыгырданды: – Кабул итәргә исәбем булмаса да, яхшы ният белән йөргәнегез өчен генә керттем. Начар күңелле кеше түгел икәнлегегезне беләм, аңладым. Юкса, килүчеләрнең төрлесе була. Барысын да күрергә туры килде. Ханым шулай сукрана-сукрана залга үтте. Юл уңаенда, Динар белән кызына күрше бүлмәгә чыгып торырга кушты. Чәйләп утырырга, кунакка чакырылган кеше түгел лә, эшне шунда ук башладылар. Азамат барсеткасыннан теге ике фоторәсемне алды. Башта ул күрәзәче алдына Сөмбеләнең портретын шудырды.

Луиза ханым, йә нәрсә сорыйсың, ни әйтергә телисең, дигән кебек Азаматка текәлде. Шунда гына Азамат әңгәмәне ничек башларга, сорауны ничек бирергә әзер түгеллеген аңлап алды. Ык-мык итте, ләкин башына, каршысында тишәрдәй булып карап утыручы шушы хатынга, тел әйләндереп сүз әйтерлек бер акыллы фикер дә килмәде. Хәер, мондый уңайсызлык өчен күңеленнән үзен битәрләргә дә ашыкмады. Күрәзәче булгач, барысын да үзе белергә тиеш, сорауны әңгәмәдәшенең баш миендә барлыкка килүгә үк аңларга тиеш, дигән уй күңеленә береккән иде аның. Чыннан да, иң катлаулы сорауларга да җавап алырмын, дип ышанып килгән күрәзәче, синең башыңны бораулап торган сорауны да белмәгәч, нинди күрәзәче була соң инде ул?! Азаматның фикер сөреше әнә шундыйрак иде. Сүзсез генә карашып утыру вакыты көтелгәннән озаккарак сузыла башлагач, Азамат түзмәде: «Мине менә бу сурәттәге хатынның бүгенге язмышы кызыксындыра», – диде. Луиза ханым портретны кулына алды, җентекләп карый, өйрәнә башлады. Шактый шулай утыргач, ул: «Чибәр ханым!» – дип куйды. Менә сиңа ачыш! Аның чибәрлеген күрү өчен күрәзәче булу кирәк тә түгел, югыйсә. Азамат аннан мондый сүз көтмәгән иде. Шулай да ул, күңел хакы өчен дигәндәй, аның сүзен хуплап, баш селкегәндәй итте. Ханым портретны өстәлгә куеп, анда бармакларын йөрткәләде. Бераздан соң, шактый көттереп кенә, аның авызыннан: «Ул сезнең хатыныгызмы?» – дигән сорау чыкты. Күрәзәченең шулай озак мыштырдавыннан Азаматның сабыры төкәнгән иде инде. Ул: «Әйе», – диде дә шунда ук хәлне төшендереп бирергә ашыкты: – Әйе, ул минем хатыным, Сөмбелә. Моннан өч көн элек ул утырып очкан самолёт... Азамат туктап калды. «Фаҗигагә очрады», – дип әйтәсе килмәде. Фаҗигагә очрау, димәк, үлем-китем дә булган, дигән сүз. Ә Азаматның күңеле Сөмбеләнең үлүенә ышанмый. Башкалар теләсә нәрсә уйласыннар, ләкин Азамат өчен ул исән, ул яши. Шуңа күрә, җөмләсен: «...радар экраннарыннан югалган. Элемтә дә юк. Мине аның кайда һәм нинди хәлдә булуы кызыксындыра», – дип төгәлләде. Күрәзәче аны, берәр сүзен колак читеннән уздырмагаем дигәндәй, дикъкать белән тыңлады. Һәр сүздән вакыйгаларга бәйләнеш табарга тырышканы әллә каян күренеп тора. «Күрәзәчеләрнең күбесе, күрәзәлек итүдән бигрәк, оста психолог. Алар кеше әйткән сүзләрдән чыгып, вакыйгалар агышына анализ ясарга сәләтле», дип ишеткәне бар иде Азаматның. Бу да шул үзенә кирәкле мәгълүматны көтә иде кебек. Ниһаять, ул телгә килде: – Сабыр, сабыр... Мин хәзер хатыныгызның самолёт белән элемтә югалган чактагы халәтен күрергә тырышам... Хатын бармакларын кабат фотосурәт өстендә шудыра башлады. Ә үзе аңа бөтенләй карамый да: башы күтәрелгән, күзләре йомык. Күз кабагының һәм керфекләренең ара-тирә калтыранып куюы һәм кашлары арасында тирән җыерчыклар хасил булу, аның бик киеренке уйда икәнлеген күрсәтә. Менә хатынның бераз ачылган иреннәре арасыннан: «Берни дә күренми... Томан... Ниндидер аңлашылмаучанлык... Юнәлешне югалту... Аңлашылмый торган тирәлек...» – дигән сүзләр кысылып чыкты. Хатын кинәт кенә сөйләвеннән туктап, күзләрен ачты. Ике учы белән кат-кат битләрен сыпырды. Ул бу халәттә, яңа гына ниндидер киеренке эш башкарып, бик нык арган кешене хәтерләтә иде. Луиза, аны яңа гына күргәндәй, Азаматка текәлеп карады. Һәм әлерәк транс хәлендә әйткән сүзләрен дәвам иткәндәй: «Мин томан күрәм. Бәлки ул чакта көн томанлы яисә болытлы булгандыр? Болыт эченә килеп кергәч, тирәлектәге урынны һәм юнәлешне билгеләү кыенлаша. Очкыч, нык түбәнәеп, биек агачка яисә тауга килеп бәрелгән булуы да ихтимал», – дип тезеп китте. – Бөтен гаҗәпләндергәне дә шул: ул көнне күк йөзе чалт аяз булган. Томан да күзәтелмәгән. Ул өлкәнең метереология мәгълүматлары аяз һава торышы күрсәтә. Аэродром диспетчерлары да бертавыштан шуны раслый.

Күрәзәче хатын, «белмим инде» дигәндәй, иңбашларын сикертте. Хәлгә ачыклык кертердәй бүтән нәрсә әйтә алмады. Инде китәргә дип, урыныннан кузгалырга җыенган Азаматның өстәлдә яткан икенче фоторәсемгә күзе төште. «Ә монысы турында нәрсә әйтерсез?» – дип, аны да ханым алдына этәрде. Луиза янә күзләрен йомып, бармакларын фото өстендә йөртә башлады. – Бик кыйммәтле асылташ... Каяндыр тапканнар... җир астыннан, димме... Ниндидер пыяла калпак эчендә... Табылдыклар саклана торган урында... Ханым күзләрен ачты. Башын селкеткәләде. Янә битләрен сыпырды. – Сез нәрсә, бу асылташны берәр ювелир кибетеннән алынган, дип әйтмәкче буласызмы? – Әйе, шундыйрак урында. Ювелир кибетендәме, музейдамы шунда... Азамат урыныннан сикереп торды. Аның йөзендә мыскыллы зәһәр елмаю чагылып узды. Ханымның ялганын тотып, оялтырга теләү, шуның белән тантана итәргә җыену аның кыяфәтенә чыккан иде. – Бу асылташ... бу асылташ, бик беләсегез килсә... минем хатында. Зәркәнчедән ясатып, аңа мин бүләк иттем. Ул аны уртак мәхәббәтебез хакына, талисман итеп үзендә йөртә... Музей, имеш... Әһә, бүтән селкенер урының калмадымы, ялганың тотылдымы дигәндәй, Азамат хатынга тагын да мыскыллы караш ташлады. Ләкин Луиза бер дә читенсенмәде кебек. Һәрхәлдә, аның үз сүзләренә ышанычы зур иде. Һәм ул шуны сиздереп калырга ашыкты: – Әйе, әйе! Музейда! Ул әле дә шунда саклана. Анда шундый әйберләр бик күп. Мин хәтта аның якынча кайсы тирәдә, кайсы шәһәрдә икәнлеген дә күрсәтә алам. Ханым, урыныннан торып, стенага эленгән карта янына килде һәм бармак очы белән бер урынны әйләндереп күрсәтте. Бу Мәскәү тирәсе иде. – Мәскәүдә, димәкче буласызмы? – Бик мөмкин!.. Сүз дә юк, күрәзәче хатын әйткән җаваплар Азаматны канәгатьләндермәде. Шулай булса да, чыгып киткәндә, ул, илтифат саклап, ханымга бер яшел кәгазь акча сузды. Ханым аны алырга ашыкмады: «Кирәкмәс. Мин ул кадәр файдалы мәгълүмат бирмәдем кебек», – дип уңайсызлангандай итте. Тик Азамат акчаны барыбер өстәлгә куйды да, кырт борылып, чыгу ягына атлады. Юл уңаеннан, күрше бүлмәдә күрәзәченең кызы белән бик күңелле әңгәмә корып җибәргән Динарны да үзе белән әйдәде... Алар шактый вакыт сөйләшмичә бардылар. Азамат уйларына бирелгән иде. Ә Динар башлап сүз әйтергә кыенсынды. Офиска кайтып җитәрәк, Азамат үзе сүз башлады: – Шарлатан! Томан, болытлы көн, имеш! Очкычларның күп очракта начар һава шартларында һәлакәткә очравына тәңгәл китерергә тырышып әйтүе инде бу хатынның. Аның өчен артык белем кирәк түгел. Асылташ турындагысы да охшатырга тырышып сөйләшү генә. Сүз дә юк, кыйммәтле асылташ. Аның затлы икәнлеген хәтта фотодан да чамаларга була. Асылташларның җир астыннан табылуы да гаҗәп түгел. Мин теләсә нинди асылташ турында үзем дә шундый фикерләр әйтә алам... Динар хуҗаның зарларын сабырлык белән тыңлый бирде. Азаматның мондый кызып киткән чаклары сирәк була. Гадәттә, ул теләсә кайсы мәсьәләне салкын канлылык һәм үтә тынычлык белән хәл итә. Кем белә, бусында кызып китүе үзләрен күрәзәче дип атаучы ниндидер надан хатыннарга ышанып йөрүен аклау өчендер. Хәер, суга батучы соңгы чиктә саламга ябыша дигәндәй, Азаматның бүтән юлы да калмады. Бер караганда, бу хәл аның әлеге сантыйлыгын аклый кебек. Динар аның зарларын ахырынача тыңлап бетерде дә: – Әле безнең тагын бер күрәзәчебез бар бит, – дип әйтеп куйды. Азамат, аңышмыйчарак, ярдәмчесенә текәлде. Аның күз карашында, әле шушы хәлдән соң да син күрәзәчеләргә ышанасыңмы дигәндәй, гаҗәпләнү катыш аптырау галәмәте дә бар иде. – Ник, Луизадан соң Зәрия Госмановага да кереп чыгарбыз, дип үзең әйттең түгелме? Бәлки, аннан берәр төпле сүз ишетербез. Җитмәсә, ул Зәрия дигәннәре менә шушы тирәдәрәк кенә яши икән. Азаматны беләсез, ул – сүз кешесе. Әйткән сүзеннән чыкмый, вәгъдәләрен үтәргә ярата. Әйтеп тә аны үтәмәгән кешене көчсезләр рәтенә кертә иде. Шуңа да, инде башында, күрәзәчеләргә карата ышаныч юк, дигән фикер ояласа да, ул сүзен сүз итәр өчен булса да, Зәрия атлы күрәзәчегә дә керергә булды. – Алай бик якында гына яши дигәч, әйдә соң, аңа да сугылып чыгыйк, – диде.


Ахырын алдагы көннәрдә "Казан утлары" журналының сайтында укырга мөмкин булачак.

Фото: mynamedppix.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: