Үлмәс (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

11

...Гөлҗиһан, төчкерә-төчкерә, чуен казандагы тузанлы солыны кәндигә тутырды. Бу аллергиясе җитмәде тагы! – Өч тапкыр су белән чайкатып түк, – дип баш очында кагынган Миңсылуга: – Фу, мондый катнашма укшытмас микән соң? – диде. – Бәлки, әбигә эчте диярсең, апа бәгърем.

– Җитезрәк кыймылда, ташбака! Эчәрсең, нибуч! Газ балуны кечкенә, расхутланмыйк, сад-бакчада кайнат төнәтмәне.

Кирпечтән өеп, учак ягар өчен уентык ясалган һәм өстенә казан утыртылган җәйге мичләрне авыл халкы ызбасын корым-көлдән саклар өчен куллана иде. Гөлҗиһаннарда да бар иде ул. Әтисе шунда поши аягы өтә, һәм аның исе күрше урамнарга хәтле тарала иде. Хайван каргышы аны тиз тотты: үзе дә утта янган әнә...

Миңсылу уентыкка чыбык-чабык тутыргач, шырпы сызды.

– Боламыгыңны куертма, гел бута да бута. Кайнагач бик суытма, җылымса килеш эч. Бу сыеклык бөер хастасыннан, ди җиңги. Коссаң – үзеңә үпкәлә. Мин мәлгунь кәҗәне тышаулыйм әле.

Әтисе, утта янган әтисе... Балага җаһил ата да якын. Әгәр ул исән булса, Гөлҗиһан аңардан йөз чөерер иде микән? Бәлки, олыгая-олыгая, Сәмигулла ата тәүбә итәр һәм егерме-утыз адымдагы мәчеткә йөрер, намазга басар, бәлки, малга хирыслыгы да бетәр иде. Башкаладагы туган акча белән бергә аларга хәсрәт тә китереп аударды...

...Күршеләрнең нигезендә көле дә тузгып өлгермәде, әтисе, чүп-чарларны эттереп, яңа йортка урын әзерләргә кереште. Аның мәчеткә эче поша иде. Әлеге мәсьәләдә алар авыл советы рәисе белән эләгешеп тә алдылар.

– Матри, аңа тимә, – диде Мирхәйдәр абзый.

– Нәстә дисең, блач?

– Бәбәгеңне акайтма, тоз күз! Ни ишетсәң – шул. Мәчет сиңа мишәйтләми, ул агачлар артында ук.

– Вәт сатлык сәвит хуҗасы! Әллә тиле катын өстеңә әфсен укып өрдеме? Кара, ничек бытылдый! Ә-ә, син бит әле мәэзин нәселе белән туганлашкан адәм! Урындыгыңнан очыртам, ала карга!

– Очсам да, ерак очмам! Баш түбәңә кунып, тавык миеңне чукырмын, кабан дуңгызы! Заретдин катыны – сыйнфый дошман, мин – камунис, нишләп аңардан әфсенләтим, ди. Аны биш чакрым урап үтүең хәерле. Кабат кисәтәм, Сәмигулла энем, мәчеткә кагылма! Үз хуты белән чересен шунда. Без, сезнең нәсел сымак, иманын көмешкәгә кушып чөмермәгән, бездә вөҗдан дигән нәстә исән әле. Мона мин төбенә төшеп казынсам – сине «төрмә чыпчыгы» итеп очыртам да! Гамбәр ызбасына син «кызыл әтәч» җибәрмәдең микән?

Атасының мыек очы да селкенмәде. Ул, ишегалдында агач тукмак белән тавыкларга бәрәңге изгән Гөлҗиһанны җилтерәтеп торгызып:

– Мона кыз, блач! Аның белән ант итәм, ул төндә мин урманда идем, – диде.

Икәү якалашсалар да, әтисе белән Мирхәйдәр абзый бер табактан «ашады»: бай туганның акчасы төлке белән бүрене дә дуслаштырыр иде. Туган дигәннән, ул үзе авылда, гомумән, күренмәде. Кара костюмлы, галстуклы әзмәверләр дә төзелеш тирәсендә буталмады, ә менә кабак йоткандай түгәрәк корсаклы абзый еш килә, һәм аны һәрвакыт Мирхәйдәр абзый озатып йөри иде. Әтисе мактанды:

– Чикритар үзе миңа ызба төзешә, – диде. Кайчакта мактану сүгенү белән «бизәлде»: – Арчинычның памушниклары капчык тутырук биргән акча белән капкорсак чикритар командуат итә икән. Бугазлыйм ул этне! Акчага мин хуҗа!

Андый чакта авыл советы рәисе Сәмигулланы бик тиз «суыта» иде:

– Райунның камунислар башлыгына янасаң, авылдан сөрерләр. Ул – намуслы иптәш. Башта ук синең белән килешмәдекмени, миңгерәү?! Сиңа энәдән-җептән ызбасын, каралты-курасын салабыз. Ат, сыер һәм үзең ише аңгыра сарыклар белән шыплап абзарыңны тутырабыз. Берочтан елга аша күпер җәябез, калхуз фермасының түбәсен ябабыз. Так ышты, халыкка да туганыңның игелеге тисен, энем.

Нарат бүрәнәләрне Алташ урманыннан ташыдылар. Ялланган унбиш чуваш ирләре кара төнгә кадәр эшләде. Атасы барыбер риза түгел иде.

– Пәтичтинный гына төзеттерәләр, хайваннар! Урлыйлар, хайваннар. Акай күз чикритар акчамны җонлады. Арчинычка серне тишсәм – ыштанына кәкәй иттерә, кайтсын гына, энекәш.

Осталар йорт-җирне әкияттәге кебек күз ачып йомган арада «аякка бастырды». Авыл гөжләде. Иртән берәүнең тешсез авызыннан сызгырган сүзе, гайбәткә чорнала-чорнала, йомгак кадәр зурая иде. «Сәмигулла элгәреге байларның урманда күмгән алтын-көмешенә юлыккан», имеш. «Сәмигулла бандитлар белән банк талаган да, азактан барсын да атып үтереп, акчасын урлаган», имеш. И беркатлы халыкның беркатлы әкиятләре! «Ил аузына иләк каплап булмый», – диде әнисе, ул су сипмичә шиңгән гөл сыман көннән-көн сула иде.

Берсендә кызның үтереп теше сызлады. Салкын һавада басылыр дип, алар әнисе белән ишегалдына чыктылар. Күктәге йолдызлардан нур чәчелгән айлы төн иде... Баскычка чүгәләгән аналы-кызлы шымайды: якында гына кемдер үксеп-үксеп елый, әмма нур белән тишкәләнгән кара пәрдә эчендә ул ачык кына күренми иде.

– Ярабби, фирештә җылый ахры? Атаң бер гөнаһсыз кешенең нигезен тузгытты бит, – дип сыкранды әнисе.

– Әнә-ә! – Куркуыннан тешенең сызлавын да оныткан кыз анасына елышты. – Әнә-ә, селкенә! Карак, әни, карак! Әтине уятыйк!

Гәүдәсен яртылаш бөгеп, бакча артыннан гына китеп барган шәүләне әнисе таныды:

– Шаулама, Гамбәр апаң бу, кызым. Ярабби, аның сызлануларын миңа күчер! Атаң бигрәк каты бәгырьле, урам яктан юлны япты, арттан гына качып килә, бахырым.

– Ник безнең әти шултиклем комсыз икән, әни?

– Эчендә оялаган шайтаны туймый, кызым.

Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, кунак төшерү хәстәре башланды. Район хуҗасы артык вакчыл идеме, әллә, чынлап та, капчыктагы акча күзен кыздырдымы, табак-савыт, урын-җир тикшерелде. Борыны кителгән ямаулы чәйнек, ямьшәйгән калай тәлинкә, каралган алюмин кашык, кыршылган иске кәстрүл, әнисе корама тышлык белән сырган юрган, каз мамыгы тутырып күперткән мендәр, юа-юа күгәргән шадра сөлге, диварга кадакланган чигүле тукымалар Сәмигулла йортына яраксыз дип табылды. Үзәк кибетеннән алмашка яңаларын китерделәр. Тик нигезгә бәрәкәт кенә кайтмады. Кунак көткән көнне, иртән, морҗа ярылды. Атасы мич остасы Фарукны кыйнап имгәтә иде, Мирхәйдәр абзый үзе менеп «ямады». Барысы да рәтләнгән, барысы да тәртиптә кебек иде. Хуҗага тегәрҗепләре дә төйнәлмәгән (күрше авылның чуваш Микулае текте) күлмәк-чалбар, әнисенә кара итәк белән чуар кофта (муены капланган озын күлмәк совет модасы түгел, янәсе) кигезеп, икесен янәшә капка төбендәге эскәмиягә утырттылар. Кырыйга чәченә ак бант таккан «күбәләк» Гөлҗиһанны бастырдылар. «Примир симия члиннары» тамашага әзер иде. Аю биетәләрмени, урамда сабан туе хәтле халык җыелды. Район башлыгы атасына һаман акыл өйрәтте:

– Үзеңне әдәпле тот, Насыйров! Хөкүмәт кешесе белән иптәш Радий Арсеньевич дип сөйләш! Энекәш дип аңа ябышма! Табында авызыңны чапылдатып ашама. Ризыкны кызлар тәлинкәңә салгач кына чәнечкеңне ал!

– Чикритар ибдәш, камунислар патшасымы әле син, бырат? – Атасы юешләнгән борынын лышкылдатып күлмәк җиңенә сөртте. – Сәнеске телгә кадала минем, анагызны... Агач кашык куегыз миңа. Төкерәм мин сезнең култур-мултурыгызга, анагызны...

Мирхәйдәр абзый аның маңгаена чиртте:

– Иптәш чикритар белән ыспурлашма, дуңгыз!

– Ух, сүгенмәгәч, эчкә кату чыкты. – Сәмигулла муенын кыйшайтты да таш сын кебек утырган хатынына тезе белән төртте: – Әй, син, куфтылы марҗа! Боларга иреңне яклап нидер әйтер иең, хет! Җәки, кызым син? Мәптектә бишкә генә укыйсың, синдә Лилин акылы бар. Ызба, сарай, келәт, мунча, әбрәкәй күпмегә төште икән, чутларсың, кызым. Туганымның акчасын блач күселәре кимерсә, энекәштән, әй ибдәш Арчинычтан арт саннарын каезлатам, тучны!

Ата кеше аек вакытында түрә-мазар янында койрыгын кыса иде. Кыз сизенде: көмешкә лыкынган... Әнә, ике бит алмасы кып-кызыл... Исерсә – борыны да сулана...

Көтә-көтә күзләр күгәргәч кенә, тал чыбыгыннан үрелгән басу капкасы өстендә тузан болыты күтәрелде. Дүрт машина выжылдап алар урамына керде.

– Киләләр, киләләр!

«Беренче» салынган җилкәсен турайтты, Мирхәйдәр абзый исә өчәр-өчәр оешып тәмәке көйрәткән агай-энене читкә куды:

– Чигенегез, чиген! Мәскәүлеләр – кырутуй халык, таптатмасын.

Чабыш атлары сыман елкылдаган күгелҗем машиналардан кайсы фотоаппарат, кайсы камера тоткан кунаклар коелды. Мәлҗерәгән атасын култыклап торгыздылар. Ул:

– Ибдәш, ибдәш энекәш! Чукынмыш, Арчиныч ибдәш, – дип тәтелдәп, төркемгә каршы атлаганда сөрлекте. Мирхәйдәр абзыйның беләгенә ябышмаса, маңгае белән җирне «сөзә» иде. Ак күлмәкле, кара галстуклы озын ир-егет:

– Здрасте? – дип исәнләшкәч: – Кто у нас тут хозяин? – диде.

– Вот он сам! – Авыл хуҗасы әтисен беләгеннән «бушатты» да, уфтанып кына: – Извиняйте, Радий Арсиныч, у хужаена жар путнялся была, уж бульно бальнуй, прастудилися, – диде. Озын буй:

– Я не Радий Арсеньевич, к сожалению. Я его помощник. Шеф не смог приехать в родные места предков, а эти ребята – журналисты, из центральных газет, – дигәч, «беренче» күрешергә дип сузган кулын кире кесәсенә тыкты. Хәер, аңа игътибар итүче дә булмады. Журналистлар «О, экзотика!» диешеп, фотоаппарат чертләтте, камерасын «өч аяк»ка бастырган сакаллы ир җил селкеткән яфрак сыман калтыранган Сәмигуллага сорау биреп маташкан иде, Мирхәйдәр абзый:

– Уж бульно бальнуй хужаин, жар, вот дучкасы гаварит была, – дип, исерекне култыклап күздән үк югалды. Гөлҗиһан урысча әйбәт кенә сукалый иде, каушамады, бер күзле «өч аяк»ка чатнатып үзләренең гаиләсе турында сөйләде. Әтисе – «оста сунарчы», әнисе – «оста тегүче», янәсе. «Радий Арсеньевич нәсел-ыруы белән горурлана ала, без аңа лаек туганнар, без беркайчан да аның йөзен кызартмабыз», янәсе.

Кунаклар әрсез халык икән, хуҗалыкны айкагач, табындагы сый-нигъмәтләрне «урдылар» да, машиналарына төялешеп, Мәскәүләренә сыптырдылар. Бөтенесе дә төштә кебек кенә иде. Әнисе тиз-тиз «марҗа киемнәре»н салып, юа-юа бизәге уңган күлмәген киде, биленә алъяпкыч буды һәм, иркен сулап:

– Раббем, тагын нинди сынаулар белән сынарсың икән, – диде.

Әлеге «уен»да тагын икәү – район хуҗасы белән рәис Мирхәйдәр сыналды. Көрәк белән тау хәтле акча көрәрбез дип хыялланган абзыйлар ярык тагарак янында калган иде. Аларның сарай кырыенда ничек уфырганнарын кыз үз колагы белән ишетте:

– Өметләр акланмады, Гатиятов. Безгә Мәскәү баеннан шымытыр! Адәм көлкесе, бездән дә наив кеше юк! Разве андый очындыклар бер мескен авылга кайта ди.

– Нишләп кире уйлады икән, Гата Садыйкович?

– Үзеннән белеш, Гатиятов! Ярдәмчесе, көнен-сәгатен күрсәтеп, ике тапкыр телеграмма сукты. Без монда зурдан кубып җыендык. Хуш, өстим дигән акчасын җибәрсен иде.

– Бәрәч, Гата Садыйкович, күпер белән фирмыга сәмән калмадымыни?!

– Тиененә кадәр шушы кара мужикның хуҗалыгы суырды. Үтүт акча, Гатиятов!

– Мин тагы... Авылга файдасы булыр дип тагы...

– Зарары күбрәк булды, Гатиятов. Казанга – обком тирәсенә урнаштырмасмы дигән хыял да пыштик хәзер. Шушы хәерче районда мүкләнербез ахрысы.

Менә сарайдан дүртаякланып ярым айнык әтисе чыкты.

– Акча капчыгы кайда, анагызны, – дип сүгенгән иде, секретарь Мирхәдәр абзыйга:

– Син бу имгәктән адәм әвәләп чиләнмә, Гатиятов, эттән – эт, беттән бет туа, тфү, – диде һәм дык иттереп әтисенең арт чүмеченә типте.

Айтуганны гөрләткән шау-шу тынды. Әкияттәге төсле өч мәртәбә бармак шартлатып баеган Сәмигулла «примир симия» хуҗасы исемлегеннән тиз сызылды, ул, элеккеге гадәтен куып, киек-җанвар аулады, аты-юлы белән өйдәгеләрне сүкте. Бай туганына да тел чыбыркысы белән «кизәнде»:

– Ызбулыч син, ибдәш Радий Арчиныч! Чикритар мине акыртып талады. Син, ызбулыч малай, ник капчыкны минем үземә тоттырмадың? Ике көпшәле мылтык кирәк ие миңа, заразы ибдәш Арчиныч. Синең туганлыгыңнан ни файда?!

Кызның тормышында мондый кичерешләр бүтән кабатланмаска тиеш кебек иде. Кабатланды, тик ул әүвәлгесеннән көчлерәк, чөнки олылар уйнап туйгач онытылган уенга охшамаган, монысы – йөрәк белән бәйле иде.

Беркөнне урманда хаста әнкәсенә кара бөрлегән чүпләгәндә, аның башына имән күркәсе «яуды». Авырттырмады, алар әле йомшак иде.

– Кех-кех, – диде «имән», көлеп. – Кех-кех...

Гөлҗиһан аптырады: агачлар да җанлы микәнни? Һи, яшеллек дәрьясында «йөзеп» үскән кыз мондый әкиятләргә ышанамыни инде!

– Кайсыгыз шаяра анда? – диде ул, җитди генә.

– Мин! – диде тавыш һәм тиен төсле аска сикерде. Менә ичмасам бусы чып-чын әкият иде! Аның каршында сурайган малай авылныкы түгел, аның киенүләренә хәтле мәзәк: кыска җиңле шакмаклы күлмәген кыска балаклы ыштан бөрмәсенә кыстырган. Мөгаен, ул аның яшьтәшедер, буй озынлыгы икесенең дә бер чама иде.

– Мин – урман егете! – диде малай. – Ә син кем?

– Урман кызы! – Гөлҗиһан да тапкыр иде. – Нишлисең минем биләмәмдә, малай – күгәргән калай?

– Син дә минем аймакта нишлисең, кыз – эрегән тоз?

– Кара бөрлегән җыям!

– Һи, иренең каралса – үзем генә үбәрмен, урман кызы!

– Кит, затсыз! – диде Гөлҗиһан, тырысы белән малайга селтәнеп. – Әнә, керпене үп!

Җәйге айларда авыл урамнарында телгән чыра төсле ак чырайлы ябык шәһәр малайлары чабыша, ә көзгә табан алар, әби-бабайларының сөт-каймагы белән сыйланып, тазарып-матурая иде. Урманда очраган малай шул арык җаннарның берсе дип уйлады кыз. Зәйтүнә әби үлгәч, әнисе мәет өстенә барган иде:

– Әй Гамбәр ападан оялдым да соң, кызым, – диде ул. – Атаң бигрәк йөзебезне каралтты. Кыз-катынны рәнҗетеп төзелгән ызбаның ни рәхәте дә, ни җылысы.

– Үзеңне табалама инде, әни. Сиңа борчылырга ярамый.

– Мәет җирләгәч, шыр ялгызы күңелсезләнер инде, дисәм, Гамбәр апага җәйлеккә оныгын кайтарганнар икән. Миңа кырылмады үзе. Ачылмады да инде, артымнан гына: «Йөрәгеңнең сүрүе нечкәргән», – дип кенә әйтеп калды.

Әнисенең моңсу тавышы кызны боектырмады. Аның гомер сәгате соңгы минутларын санаганын каян белсен ди ул! Үз хәсрәте көчле иде шул. Моннан ары аңа урман егете белән сукмак кисештермәскә кирәк! Кичә башыңа имән күркәсе яудырсалар, бүген таш белән орырлар! Ул малай, һичшиксез, әбисен йорт-җиреннән сөргән адәмнең кызын дошман күрәчәк!

Кыз юлын үзгәртте. Әрсез кара бөрлегән урманның һәр тарафында үсә иде. Әмма тырысына ике бөртек җимеш салып өлгермәде, абага яфрагы астында яши диярсең, алдында хәерсез малай калыкты.

– Әһә, син рөхсәтсез-нисез генә минем байлыгымны урлыйсыңмы?

– Әй, мактанчык! Син кем соң ул хәтле! – Гөлҗиһан җавап тапса да, каушады һәм тырыстагы бөрлегәннәрне берәм-берәм авызына «озатты».

– Мин – хуҗа!

– Һе, кичә генә әле урман егете иде берәү!

– Шул егет хуҗа дип бел!

– Син дә шуны бел: без – тигез, чөнки мин – урман кызы!

Малай шытырдатып абага яфрагы өзде.

– Әйдә, алайса сиңа таныклык язабыз?

– Абау, нинди таныклык!

– Урман кызы икәнеңне дәлилләгән документ! Йә, исемең ничек?

Исем дигәч, Гөлҗиһан иренен бөрештерде. Мөгаен, Гамбәр апа оныгына дошманнарын исемләп атагандыр.

– Урман кызы, дидем ич!

– Ансы кушамат аның! Чын атың кем? Минеке – Фәрит.

Авылда ул бердәнбер Гөлҗиһан иде. Әкрен генә:

– Оныттым, – диде.

Малай башта көлде, аннары, бармагы белән чигәсен боргычлап:

– Син тегеләйме? – диде. – Акылга сай мәллә?

Мондый мыскыллау уку алдынгысының «мин-минлеге»нә тиде.

– Мин акыллы, мәктәптә гел бишлегә генә укыйм! – дип чәрелдәде кыз. – Исемем дә... Гөлҗиһан әле минем!

Юк, давыл агач-куакларны төбе-тамыры белән йолкып аудармады: малай тыныч, бик тыныч иде.

– Син чукрак мәллә? Мин – Гөлҗиһан, диләр.

Фәрит, абага яфрагын чыбык белән тишкәли-тишкәли:

– Эһе, яздым, – диде. – Син – Гөлҗиһан.

– Әти – Сәмигулла!

Бу исемне өстәгәч, һичшиксез, малайның сырт йоны кабарачак иде. Юк, ул һаман тыныч кына:

– Әтиең – Сәмигулла. Яздым, – диде. – Мә, таныклыгың әзер!

Кыз яфракны дүрткә бөкләп кесәсенә салды. Әгәр бу мизгелдә күктән дөбердөбер таш коелса – ул аларны берәм-берәм яңа танышына тондырып, ачуын кузгатыр, чөнки «урман егете» асылда сабыр түгел, малай махсус Гөлҗиһанның нервысында уйный иде. Нигә ике арада дошманлык уты үрләтергә тырышты соң кыз, нигә? Моның сәбәбе шул гына: беренче күргән мәлдә үк ул Фәритне үз итте. Үз итү генәме икән әле! Йөрәк әле генә бөредән ачылган зәгыйфь яфрак шикелле леперди, Гөлҗиһан гашыйк иде... Мәгәр малай әбисенә була үчләшсә – бала күңелендә бөтерелгән хис өермәсе бик тиз басылыр иде. Беркөнне әнисе аңа:

– Кызым, кара бөрлегәннән туйдым, син урманда йөрмәле, өйдә эш күп. Мин сине иркәләбрәк үстердем ахры, аш-суга өйрәнер идең, – диде. – Хәлем хәл, балам, дөнья көтүләре сиңа калса, нишләрсең? Кычкырып ачтан үләсез бит. Атаң ау дия-дия акылдан шаша, аңа ни йорт, ни урман – барыбер.

«Урманда йөрмәле...» Анасының тел төбе аңлашыла, бичара: «Гамбәр оныгына илекмә!» – дип кисәтә иде. Авыл сукырмыни! Күргәннәр...

– Әни!

– Кызым! Мине иртәрәк кабергә озатмыйм дисәң, урманда чуалма!

Хуш, урман егете! Хуш, беренче гөнаһсыз мәхәббәт! Кесәдәге абага яфрагы чиләнеп каралды. Сулышы белән өреп киптерәсе дә китап битенә кыстырасы иде... Истәлеккә... Сыйныфташ кызлары бәхетле, аларның әтиләрен канэчкеч дип хурламыйлар. Берсендә аучы Сәмигулла ат арбасында поши алып кайтты. Хайванның бот сөяге яраланган иде.

– Хәйләкәр, заразы, оланын ышыклар өчен җүри минем каршымда боргалана. Күз алдап шылмакчы иде, шалт моңа утлы ядрә белән! Абзаңнан ычкынырсың, заразы! – дип, тиңсез батырлык эшләгәндәй мактангач, пошины абзарга япты. – Сез, матри, кыз-катын сәләмәсе, моңа күбенгәнче әпәй ашатыгыз! Көзгә симертеп суям. Тәненә ит кундырмасагыз, җиде кат тирегезне туныйм!

Көчләп әсирлеккә төшерелгән тоткын исә ипи телемнәрен иснәп тә карамады.

– И, аңарда бала хәсрәте шу-ул, – диде әнкәсе. – Атаң, дим, җаһил, никләр аны сабыеннан аерган икә-ән!

Кызның күзе яшьләнде, ана поши да Гөлҗиһанга кушылып елый, озын керфекләрендә эре-эре тамчылар җемелди иде. Киек-җанварларның ни-нәрсә белән тукланганын ишетә иде ул: мәсәлән, поши халкы агач кайрысы кимерә. Урманга берникадәр зарар китерсәләр дә, алар өчен бу иң тәмле, иң сусыл тәгам иде. Кыз, көндез әнисе черем иткәндә, якын урманга йөгерде. Пычак белән элпә кайрысы телгәләп маташканда, кемдер сызгырды:

– Фью, фью!

Аны кош дип уйлаган Гөлҗиһан чаш-чош агач тунавын белде.

– Чур, тоттым!

Кош дигәнең адәм теле белән сөйләшә башлагач, кыз пычак белән әз генә бармагын кисмәде.

12

 ...Карчык аягын чирәмгә сузды. Ул мондагы тормышка битараф иде.

Югыйсә утар нәсел малы, нәсел байлыгы иде. Үпкәләде утарга Гамбәр. Аны

хәтта җанлы итеп күралмады. Әүвәл бу почмак аның хәләл ирен урлады,

аннан соң улы Рәшитне каптырды. Кыскасы, ни мәкерле көндәш тә таркатырга

базмаган гаиләне пыран-заран туздырды. Оныгы да ата-бабасы кебек утар

дип шашына. Тик, Ходайның рәхмәте, монысы ни кырыс Заретдин, ни йомык

Рәшит түгел, монысы белән «ботка пешә», Зур әни дип өзгәләнгән онык,

мөгаен, Аллаһның соңгы бүләге иде. Шөкер, бу бала белән очрашу сәгатьләрен

сабыр гына көткән ана морадына иреште. Кояшлы матур иртә иде, Рәшит җил

капканы ике кеше сыярлык итеп киң ачып керде:

– Әни, менә сиңа малай, – диде. – Җәйге каникулда Зур әнидә яшим, ди.

Онык дип һаман колак итемне ашый идең, тәрбиялә, әйдә!

Малай күптән малай күлмәгенә сыймый, озакламый борын астына мыек

төртерлек үсмер иде, Гамбәр аны яратып кочаклады һәм шунда ук гаҗәеп

җылы тойды. Шулай булмый ни, ялварып-ялварып сораган Аллаһ бүләге ләса!

Аларның серләренә хәтле килеште.

 – Зур әни, миңа шәһәрдә күңелсез, – диде онык. – Минем әти белән утарда

торасым килә, ә ул, мәктәпне тәмамлагач, институтта укыйсың, диплом алгач,

берәр оешмада тәҗрибә туплыйсың, ди. Син түрә өчен яратылган, ди.

– Әнкәң ни ди соң, бәбкәчем?

– Әни безнең белән яшәми, Зур әни. Ул сөяркәсе дядя Коля белән Кырымга китте.

– Шулаймыни? Ай-яй, әтиеңә авыр икән. Син хәзер аның бердәнбер терәге,

бәбкәчем.

– Мин икегезгә дә терәк булам, Зур әни!

Бишектәге бишкә төрләнә, диләр. Гамбәр, билгеле, башта сагайды. Иркә

шәһәр гөле, бәрәкәтле туфракка күчерсәң дә, тамырланмас, диде. И кодрәтле

Зат! Адәм баласының тәне белән җаныннан гайре уй-ниятенә дә син хуҗа.

Су эзен тапса – таш-кыя аша аккан кебек, колларың да, син «әйе» дисәң, мең

киртәне сикереп, үз максатына якыная.

 – Әни, Фәритне утардан биздер, – диде Рәшит, саубуллашканда.

 – Нишләп, углым?

 – Йөз кат тукыдым бит инде, әни! Бүген түрәләр заманы! Мин улымнан

урман шүрәлесе ясамыйм!

 – И углым, бу дәүләтеңне кем өчен төзедең алайса?

 – Әти мирасы ул. Берәр байга сатармын соңрак.

 – Оныкның хуҗасы – Аллаһы Тәгалә, углым.

 – Йә, әни, синең белән рәтле сүз сөйләшәм димә, туры таякны бөгеп кенә

кәкрәйтәсең. – Рәшит кәһ-кәһ йөткерде.

 – Күкрәгеңне тикшерт, үпкәңдә кара тап бар, углым, – дигәч, ир тагын

ачуланды:

 – Син бозык рентген аппараты төсле, дөрес күрсәтмисең, мин таза-сау, әни!

 Газиз бөртеген урман авызына хәтле озатканда, хатын:

 – Углым, чирең әле тамырланмаган, баш кына алган, әйдә, үзем үлән

төнәтмәләре белән имләп дәвалыйм, – дип инәлсә дә, Рәшит кирелеген калкан итте:

 – Әни, зинһар, ырым-шырымнарың белән миемә чүкемә!

 ...Йөзләгән-меңләгән сырхауга догалы шифаңны өләш тә үз балаңны

коткарма! Ана йөрәге ничек әрнемәсен! Рәшите дә җир куенында йоклый...

Ә Гамбәр исән... Кайчакта ул үз-үзен табалый, җитәр, карчык, фанилыктан

кисел, ди. Ә гомер бавы нык, гомер бавы никадәр генә тартсаң да өзелми.

Югыйсә картлык сиздерә, бик сиздерә... Менә бөкләгән аяклар каткан, тезен

уа-уа йомшарткач кына турайды. Онык – эшем кешесе шул, анда Зур әни көтә,

дими. Мәрхүм әтисенең дәүләтен ишәйтә-ишәйтә, ни кылмакчы икән ул? Бүген

бастырып сөйләшәсе булыр... Әйе, сөйләшәсе... Рәшит сыман кирелеге белән

җанны көйдерми, анысы шөкер. Тик үзенекен дә аска батырмый. Әнәгенәк,

тәки галстук дигән муенчак такмады, тәки ташкалада төпләнмәде, аны шушы

урман иле тартты, Рәшит мәрхүм, монда да әнисен гаепләгән иде:

 – Сиңа онык чырае күрсәтмәскә иде, әни! Син Фәритне үз ягыңа аудардың,

син! – диде. Гамбәрдә адәмнең уй-теләген үзгәртерлек нинди кодрәт бар ди!

Туганда ук кан тамырлары буйлап аккан ла оланның теләге, йөрәге белән бергә

типкән лә. Исеңдә тот, углан, ул – Заретдин кыйпылчыгы!

 ...Утар капкасы зеңгелдәде. Озын борынлы кара машина, гүя ярсыган үгез,

ике фара күзен акайтып, эчкә узды. Карчык алдына бөкрәя төшеп күзәтте:

Фәрит, кулындагы кәгазьгә төртә-төртә, сакчы ир-атка нәрсәдер аңлатырга

кереште. Холык-фигыле генә үзгә, килеш-килбәте белән ул тач бабасы:

Заретдин кебек үк аның да җилкәсе киң, аяклары кәкре иде. Менә онык та

әбисен абайлады. Йөзе яктырды, күзеннән шаян очкыннар чәчрәде:

 – Нинди ак гөмбә ул анда, йә? – диде.

 – Саумы, төпчегем? – Карчык тормак булып тезләнмәкче иде, Фәрит:

 – Чү, чү, Зур әни, ашыкма, – дия-дия, аның янәшәсенә утырды. – Мин дә

синең белән һава сулыйм!

 – Бәй, син гелән дә һауада, бәбкәчем.

 – Синең кырыңда ул шифалырак, сулаган саен үсәсең, Зур әни.

 – Үсүең җитеп ашкан, бабаң сымак буйлы үзең, төпчегем.

 – Җә, Зур әни, аяк талдырып ник килдең инде? Атна саен үзем хәлеңне

белешәм юкса.

 – Белешәсең, рәхмәт, төпчегем. Эшеңне эшлә син, безгә бик ешлама. Без

ризыклы, без җитештә. Синең белән фикерләшәсе иде, төпчегем. Әүвәл мин

ятлаткан берәр догаңны укы! Бисмилласыз сүз – буш сүз.

 – Хуш, Зур әни. Тыңла. Йә караңгылыкны һәм Нурны Яралтучы, йә

кояшны һәм айны Яралтучы, йә йомшак Күңелле һәм Хәбәр бирүче, йә

Бердәнбер Барлыкка китерүче, йә Әмер бирүче, йә һәрнәрсәне чагыштыргысыз

Яхшыртучы, йә Сиңа җитәкче булмаган Зат, йә Көн белән төнне Алмаштыручы...

 Карчык әкрен генә оныгына кушылды:

 – ...дан сиңа, йә Аллаһ! Синнән башка Илаһ юк. Безне кайгыдан, борчудан

һәм җәһәннәмнән сакла, йа Раббым! Фәрит, болар – Аллаһының гүзәл

исемнәре, аларның саны туксан тугыздыр, син кечтеки чагыңда ялкауландың,

күңелең гелән урман сәйранында иде.

 – Орыш, орыш, Зур әни! Синең тиргәвеңдә дә бер-бер хикмәт бар. Әти бит

мине беренче тапкыр кайтарганда:

 – Зур әниең җенле, тыңламасаң, кычыткан белән пешекли, – дигән иде, мин ул

җеннәрең белән тиз дуслаштым, шулаймы, Зур әни? Кызык кеше идең син, әйеме?

Кайсыбер апа-абыйларны капкаңнан ук битәрләп каршылый идең. Теге мескеннең

мескене инде, башы түбәнәйгән, борыны кендегенә тиклем салынган. Зур әни моңа

ник каныга, ник жәлләми, дисәм, гөнаһлары өчен тетмәсен тетәсең икән, шулаймы?

 – Шулай, бәбкәчем. Синең дә телеңә шайтан төкергән ахры, Фәрит! Артык

кыткылдама, ир-атка килешми! – дисә дә, карчык сөеп оныгына бакты. Яраса

ул аны баштанаяк күз нуры белән коендырыр иде. Ни Заретдин, ни Рәшит

аның белән болай гәпләшмәде, ата белән ул аны ким санады.

 – Тфү, шайтан төкермәсен инде, Зур әни. Минем бит әле бер хыялым бар:

халык йотлыгып укырлык бөек китап язасы иде.

 Карчык оныгына текәлде. Шаяртамы, җүнсез? Колагы әрекмән хәтле, каты

гына борсаң шукланмас иде. Эчтән ташкын ургылдымыни, ул «ташыды»:

 – Соңардыгыз, адәмнәр, соңардыгыз! Илаһи китап язылгандыр, аның

исеме – Коръән Кәримдер!

 – Йа, Зур әни, үзең бәләкәй генә, ә үзеңнең тавышың нинди гайрәтле, –

дип, Фәрит әбисенең иңеннән сыйпады. – Борчылма, мин бит дөньяви китап

турында әйтәм.

 – Ахырзаманга табан шайтан гаскәре котырык таратыр: «Яз, синеке дөрес,

синеке мактаулы», – дияр. Шуннан азгын күгәрек каләм күп сүз сарыф итәр,

вәләкин аларның мәгънәсе сай булыр. Алар Бөек Останың хакыйкый җөмләсен

күммәк теләр, гавам боларныкына ышаныр, боларныкы чын, дияр, ә алар

ялган кәлимә белән күз генә буяр. Азактан барыбер дә хурлыкка дучар ителер:

иҗатлары чүп-чар өеменә әйләнер.

 – Мин алдашмам, Зур әни. Язар өчен җим чүплисе юк, менә синең

хикмәтләрең генә дә озын-озын хикәят.

 «Әй Аллаһым! Ник бу нәсел бөртегем хисләнә? Хис ир-атны хәлсезләтеп,

юашландыра. Моның күңелен чистарт, Аллаһым!» – дип пышылдаган

карчыкны онык тагын да «кытыклап»:

 – Гасырлар үткәч тә, синең хакта: «Айтуганда нинди хикмәт иясе яшәгән

икән», – диярләр, Зур әни.

 – Син хикмәтне изгеләрдән эзлә, бәбкәчем. Даут пәйгамбәрнең бармагына

чорнаган тимер кадагы эрегән. Зур әниеңә чәнти бармагына урарлык та

могҗиза бирмәс, Раббым!

 – Ул дәвалаган кешеләреңне кая куясың, Зур әни? Алар исәпсез-хисапсыз,

безнең капка төбендә гел су буе чират иде. Хәтерлисеңме?

– Хәтерлим, бәбкәчем. Аллаһ ярдәме белән байтак адәм баласы чиреннән

котылды.

 – Соңгы вакытта әлеге кәсебеңне ташладың дигән идем, яңадан өшкерәсең

бугай, Зур әни? Сиңа кемне китерделәр ул, ә?

 – Сиңа монысы каян ишетелде, Фәрит?

 – Урманда очрадылар, Зур әни.

 – Бәбкәчем! – карчык үзәге өзелеп әйтте: – Алтатарлы шайтан-иблис

киек-җанвар аулар өчен әллә кайсы кыйтгалардан җыела! Ражун барма! Алар

– кансыз, алар – миһербансыз. Былтыр берәүсен үтереп, чыбык-чабык белән

күмделәр.

 – Мин күрәләтә өсләренә бармыйм, Зур әни! Синең кунакларыңны да

чикләвек куагы артыннан гына күзәттем. Әгәр дә мәгәр... – Егет йодрыгын

йомарлады. – ...законсыз ау оештырсалар, пәрмә-пәр сугыша идем. Нинди

кыз-кыркын синдә? Берәр танышыңмы, Зур әни?

 – Кем дә җук миндә, бәбкәчем.

 – Шаян син, Зур әни! Машиналарында Җир шары кебек түм-түгәрәк шар

иде бугай.

 – Сырхаудан көлмиләр, җүнсез малай!

 – Көлмим, Зур әни. Синең өчен борчылам. Кеше көе көйләр яшьтә түгел

инде син.

 – Син дә минем җанымны күдермә, кыйтаб язу уеңнан биз! Чын ир-ат,

кулына балта-чүкеч тотып, дәүләт төзи.

 – Төзим мин, Зур әни. Син утар капкасыннан ары узмыйсың. Ике чакрым

эчкәрәк кер әле, анда агач эшкәртү заводы. Заказлар күп, тиздән безнең

продукция чит илләргә таралачак.

 – Ходай кушса, Фәрит!

 – Әйе, Ходай кушса, Зур әни. Син юкка гына могҗизаларыңны яшерәсең.

Әйтик, сукыр Сабирҗан бабай белән Кизләү мәдрәсәсенә кара ат җигеп китәсез

дә ак ат белән кайтасыз. Сөйлә әле, ничек малкайның төсе үзгәрде соң?

 – Безнең әкиятләрдән дә куәтлерәк эшебез бар, бәбкәм. – Карчык авырлык

белән генә сулады. Тыгыз дымсу һавадан борын тишекләре кысыла иде. – Син

үләнсәң, мин тынычланып китәр идем.

 – Кая, Зур әни?

 – Үз йортыма...

 – Далагамы, Зур әни?

 Карчык, урлап тотылгандай кызарып:

 – Әстәгыфирулла, – диде. – Ниткән сүз инде бу?

 – Бабай әтигә: «Әниең тумышы белән дала ягыннан», – дигән. Дөресме,

Зур әни? Әллә бабай алдашканмы?

 ...Урман артка чигенә-чигенә, күз алдына гаҗәеп манзара ачылды. Зәңгәр

күлмәкле кыз бала тагын кылганнар белән куыша иде. Тагын, тагын... Әлеге

күренешкә җан өреп, офык читенә элгәннәр бугай... Әй ул даладагы киңлек,

әй ул даладагы иркенлек!

 – Үлмә-ә-әс! Кайт!

 – Чакырма, Анам, чакырма!

 – Зур әни! – Онык оеган кортканың җиңеннән тартты. – Зур әни, йоклыйсың

мәллә?

 – Әү, бәбкәм! Үз уемнан үзем уелам кайчакта. Син миннән берни сорашма,

бәбкәчем. Минеке – үткәндә, тузан белән күмелгән, синеке – бүгенге ап-аяз

көн. Үлән, Фәрит! Миңсылу апаңның бистәдә таныш катыны оста яучы, ди.

Аллаһы боерса, аңа гозеребезне җиткерербез дә сиңа тиңеңне сайлашырбыз.

 Онык туп кебек чирәмгә тәгәрәде. Кулы белән берничә тапкыр һаваны

бутагач:

 – Их, Зур әни, Зур әни, – диде. – Кемдер куша дип кенә өйләнәләрмени!

Сине дә бабайга ирексезләп бирделәрме соң?

 Карчык җиргә таянып торып басты. «Синең бу эшең уңмас, башланмас борын

хәерсез тәмамланыр», – дип күңеле искәртте кана. Ике яктан ике ташкын ургыла...

Берсе – аның оныгы, берсе – Ярулла оныгы... Йа Бөек Аллаһ, йа җиһан патшасы!

Аларны бергә кушу-кушмау бары тик синең генә кодрәтеңнән килә! Маңгаен ташка

ора-ора ялвара кол Гамбәр: каргыштан тетелгән нәсел белән кан катыштырма!

 – Бабаң Заретдин белән сүеп кавыштым мин, бәбкәчем, – диде ул,

киребеткән оныкка вәгазь укуның мәгънәсе юк иде. – Кузгалам, яңгырга көйли.

Әнәгенәк, кырмыскалар иләвенә кача.

 – Ат белән илтәм, Зур әни.

 – Илтмә, җәйләрен турыдан гына юл якын. Безнең ише карт сөяккә җәяү

тәпиләүләре файдалы, буыннарга тоз укмашмый, – дип, кортка тимер капкага

юнәлгәндә: – Сәмүш абзаң тугарылмасын, аңа якты көн әсәре хәрәм, төн аның

дөнҗасы, төн, – диде.

 Онык әбисенең коры-коры гына сөйләшүләренә ияләшкән иде:

 – Баш өсте, Зур әни, синең әмер үтәлер, – дип елмайды.

 Яшь вакыттагы кебек аякларга «үзйөрешле» галуш кимәгән иде шул,

карчык арык алашамыни, әкрен генә «юыртты». Уй, күләгә сыман, үзеннән

алда «йөгерде». Ул беләк буе озын теле белән хуҗасын «камчылады»:

 – Син, дим, туганнан бирле әрләштә. Башта дала албастысы Сайрәби белән көч

сынаштың. Җиңдең, шөкер. Аннан ары кызыл камунис Заретдин белән көрәштең.

Ул сине кяферләр сукмагында адаштыра алмады. Аны җиңдем дип кәперәймә. Бу

җиңүең өчен, ай-һай, кыйбат түләдең. Хәләл ирең белән газиз улыңны үзеңнән

биздердең, и горур бикә! Ә Ярулла нәселенә тешең үтмиме, җә? Алар белән салкын

гүрләреңә тиклем сугышырсың микән? Орлыклары әле дә корымаган икән, әнә

берсе – туфрак ертып баш күтәрә. Син аңа нишләп терек суы сибәсең икән, нишләп

шырпы хәтле генә зәһәр тамызып, тамырын киптермисең икән?

 Күк күкрәде, урман эчен яктыртып яшен яшьнәде. «Кичер, Аллаһым!» – диде

карчык, тезенә чүгәләп алды. Юк, аны «күк камчысы» өркетми, аны шайтан

калтырата, әнә бит ул – мөртәт, күңелен яман уйлар белән каралта иде. Бу четерекле

хәлдән ничек чыгарлар, бер Аллаһым. Әйе, Гамбәр кортка ташкынга каршы

тау өяр, тау... Ни йөрәгең белән газиз оныгыңның куенына җиз елан баласын

елыштырасың ди?! Имансыз нәсел белән туганлашасы түгел! Тик кулыңдагы

хәйлә бавын кыскарт: Фәрит сизенмәсен! Сизенсә – эш харап, газизең белән

арагыз суыначак. Малай бит үзе сиңа тартылды, кортка. Рәшит әнисен килен белән

куандырмады: улының хатынын ул ике тапкыр гына күрде. Тәкәббер бистә кызы

ирен яратмагандыр, югыйсә сөяркәсе белән Кырым якларына таймас иде. Берсендә

килен кеше Фәритне юллап Айтуганга кайтты. Тимер саплы пычак белән кәҗәгә

чөгендер тураган үсмер әни дип егылмады, ә хатын «егылды».

 – Ай, ай, баламны коллыкка сатканнар! Кара эш эшләтеп үтерәләр!

 Малай:

 – Әни, мин кол түгел, мин Зур әнидә кунакта, – дигән иде, шәһәр бичәсе

дөнья «сасытты»:

 – Аһ, син кунактамыни?! Чүплектә тирес корты гына казына, мәнсез! Тапканнар

басымчак «кунак!» Баламны авыл мужигына әйләндергәннәр. Уф, өйләре дә

шапшак, таракан мыжлыйдыр, зараза ияртер әле балам. Ирнис! – Ул сөяркәсенә

кычкырды. – Давай, Фәритне җитәклә! Аңгырайтканнар аны, күзе тоныкланган!

 Гамбәр килене белән әрләшмәде. Самавырның суы кайнар иде, аңа күмер

өстәп үрләтте, мич куышындагы бер таба коймакны табынга куйды. Муклашка

шикәрне ваклады. Ел саен Ташкенттан килеп дәваланган татар хатыны аңа

алты данә үзбәк касәсе биргән, һәм Гамбәр аларны комодта гына саклап тота

иде, шуларны өстәлгә тезде. Чәй дигәч, ярсыган килен җирәнеп борынын

җыерган иде, ире әдәплерәк икән:

 – Аштан олы булмыйлар, Садыйка, – диде.

 – Тартынмагыз, ни бары белән сыйланыгыз. – Хуҗабикә ачык ишектән

генә оныгына эндәште: – Улым, әниең белән син дә чәйләп ал.

 Фәрит җавап кайтармагач, ул аптырады. Баксаң, малайдан җилләр искән иде.

 Киленнең сөяркәсе бик сусаган иде бугай, коймак бөкләп чәй шыпыра-шыпыра:

 – Садыйка, игътибар ит, мондагы чисталыкка шаккатырлык, – диде. – Кул

сөлгесе ап-ак, эскәтер ап-ак! Идән сап-сары юылган. Син Фәритең зараза

ияртер, дисең. Бездәге пычракка ни диярсең икән, җанкаем? Кругом тузан,

кругом пәрәвез оясы! – диде. – Ялкау син, Садыйка. Алай да кеше хурлыйсың.

 – Сайрама, койрыксыз карга! Зато без Кырымда яшибез, тозлы диңгез

суында коенабыз. Фу, монда чиста, имеш. Әбиеңә җен-пәриләре булыша.

Минем каенанам кем? Әйтимме?

 Гамбәргә килененең «ачышы» кызык түгел, чөнки нинди генә кушамат

таксалар да, ул үзенең Аллаһ мәхлугы икәнен белә иде. Фәрит урманга шылган,

ул хәзер оясындагы йомран кебек кичкә кадәр баш калкытмас, менә монысы

килен өчен фаҗига иде. Бабасы Заретдин төсле киреләнсә – ни үгетләсәң дә,

тәртәгә кермәс.

 Фәрит, чынлап та, кич белән генә кайтты. Ярты табак кабыклы бәрәңге

ашагач, күзен хәйләкәр кысып:

 – Тегеләр кайда, Зур әни? – диде.

 – Анаң сине эзләде, бәбкәчем. Кычкыра-кычкыра тамагы карлыкты.

 – Ишеттем, Зур әни.

 – Ник хәбәр бирмәдең, җүнсез малай?

 – Биек агач башында идем шул, Зур әни.

 – Алай ярамый, бәбкәчем. Анасын хөрмәтләмәгән бала, тәмуг кисәве булыр.

 – Аңа ярыймы, Зур әни? Ул мине Кырымга өстери. Анда нәрсә югалттым ди!

Миңа әти белән утарда рәхәт иде, анысы да ташкалага куа хәзер. Чистый үтерәләр!

 Гамбәр ана белән бала арасына чөй какмады. Үсә-үсә Фәрит әнкәсенә карата

мөгамәләсен үзгәртер, болай ук нәфрәтләнмәс, диде. Ул, Рәшитне мыскыллап,

чит ирләр белән типтергән килененә эченнән генә әрнесә дә, гел аны яклады.

«Ана – изге зат», дип бик еш кабатлаган сүзләрне, мөгаен, онык күңеленә

сеңдергәндер, бүген егет ай саен Кырымга акча сала. Дүртенче ире ташлаган

Садыйка бер бәйләм чир белән ялгыз гына яши. Диңгез генә исәнлегеңне

арттырса, адәм баласы көн-төн суда чупырдар иде. Берсендә Фәрит: «Әнине

утарга чакырыйм микән әллә? Саф һавада тизрәк савыгыр иде», – дигәч,

әбисе: «Ул синең әнкәң, тәрбияләрлек рәтең бар, акча эшлисең, түр башына

утыртып ашат-эчерт, бәбкәм!» – диде. «Оятсыз оялса – каты оялыр», – ди.

Килен хатында: «Ни йөзем белән синең яныңа кайтыйм инде? – дигән. – Әбиең

мине кичерер микән?» – дигән. Аллаһ гафу кылсын, Аллаһ!

 Гаилә тәрбиясе тимәсә дә, сөбеханалла, онык тәүфыйклы булды. Кайчакта

бала-чага кебек шаяра үзе. Кыйтап яза, янәсе. Әй, беркатлы җан! Бәгъзе

адәмнәр, бияләй хәтле авызын ерып: «Уйдырма!» – дип көлсен дисеңмени?

Ак ат белән кара ат кыйссасы – чынбарлык иде ул, аның хикмәте юк иде.

Остазы Сабирҗан карт яшьлегендә гыйлем өстәгән Кизләү мәдрәсәсен күрергә

хыялланды. Күршесе: «Син сукыр бит, бабай», – дигәч: «Күңел күзем исән», –

диде. Элегрәк, Гамбәр ни талпынса да, аның гозерен үти алмас, чөнки Заретдин

артык «кызыл», сизсә – син мулла-мунтагай белән сәяхәт иткәнсең дип, бәгырь

итен кимерәчәк иде. Соңра, ир урманына аугач, улы Рәшит исәйгәч, Гамбәр

тәвәккәлләде: Сабирҗан остазны Кизләү якларыннан әйләндерергә кирәк!

Ире утарда кунасы кичтә ул Зәйнетдиннән ат сорады:

 – Хәтерлисеңме, абзый, кызыңны бизгәк чиреннән аралагач: «Гамбәр, мин

инде сиңа мәңге бурычлы», дигән идең? Бурычыңны түлә! – диде.

– Бурыч дип... Истә ансы, Гамбәр сеңел. Ике пот арыш орлыгына ризамы син?

– Калхузда кырым җук, ишегалдына чәчәлмим. Ат бир, Зәйнетдин. Ай

яктысында Кизләүгә барып киләм. Зәрә таңда малкайны кире кайтарып

тугарырмын.

 – Тазалары белән урман ташыйлар, Гамбәр сеңел. Абзарда чирләшкә кара

айгыр гына. Мал духтыры бүген-иртәгә суябыз, хутланасы юк, ди. Әгәр син

аны апкитсәң – биш адымнан тәгәрәп үлә. Шуннан перси Алпамша мине агач

мылтыктан ата, валлаһи!

 – Айгыр үлмәс, Зәйнетдин абзый.

 – Юмаларга мачтыр син, Гамбәр. Заретдинның аты нишләгән ди!

 – Заретдин түгел, син миңа бурычлы!

 – Түлке иртән исән айгыр кайтарып куй миңа, матри, катын! Ай-яй, синең

белән яшәгән ир жәлке, – дип зарланып, ат караучы абзар ишегенә аркылы

терәгән тактаны шудырды. Малкай көчкә генә җан асрый, аның кабыргасы

тырпаеп, корсагы эчкә баткан иде.

 – Синдә, хайванкаем, Сабирҗан бабай белән нәни улым Рәшитне тартырлык

кына көч бар әле, – диде Гамбәр. – Мин җәяү генә атлармын.

 Айгыр аны ишеткән төсле өч тапкыр пошкырды. Күрше авылга хәтле

юыртты ул, ләкин картның капка төбенә җиткәч, алгы аягына тезләнде. Сукыр

Сабирҗан, аны капшап-капшап карагач:

 – Яшь икән бахбай, моның эче эчкә ябышкан, ачлыктан ябыккан бу, – диде.

– Тугар, кызым. Тугар да безнең сарайга куала. Аранда ак айгыр ирек даулап

тибенә, шуны җик, ят сахралар буйласын малкаем, – диде.

 Рәхмәт төшкере, каравылчының атасы заманында Сабирҗан шәкерт белән

бер төркемдә укыган икән, шуңа күрә ул төн димәде, ишекне ачты, куыклы

лампасын кабызды һәм бабайны култыклап бүлмәдән-бүлмәгә йөртте. Тик

әлеге сәфәр аксакалның ничә еллар «мәдрәсә, мәдрәсә» дип кагынган хыял

канатларын утта гына көйдерде.

 – Үзгә ис килә, үзгә ис, – диде карт.

 – Хәзер мәктәп бит инде монда, бабай, – диде каравылчы.

 – Дога исе беткән, оланнар.

 – Һи, бабай, доганың исе буламыни?

 – Болын чәчәкләреннән дә хушлырак аның исе, улым.

 Карт кичергән хисләр Гамбәрнең җанына сарылды. Нәкъ шул вакытта күз

алдында мәчет сурәте чайкалды. Ул яна, дөрләп яна иде. Киләчәк – күрәчәк!

Ерак димә, син якын, бик-бик якын икән шул.

 Сәяхәтнең могҗиза дигән өлеше шуннан гыйбарәт: Сабирҗан остаз аларны

арбадан төшермәде, ак ат белән озатты. Ул кара айгырның колхоз милке икәнен

уена да китерми иде.

 – Бахбаеңны тәрбияләп тернәкләндергәч, кире алмаштырырбыз, бүгенгә

сиңа минеке хезмәт итсен, кызым, – диде.

 Вәгъдә – иман, Гамбәр елак Зәйнетдинне күрәләтә аттырмас иде, авыл

изрәп йоклаганда, ул ак айгырны ферма абзарына илтеп япты. Ә Зәйнетдин

өчен ат кадәр ат алмашыну табышмак иде. Ул аптырады:

 – Гамбәр сеңел, ничек бер төндә кара айгыр агарды соң? Мин бит персигә

син җиккән идең, димәдем. Кичтән үз төсендә иде, иртән акка әверелгән,

мәйтәм. Синең исемне атасам, җиде буын бабамны кабереннән уята иде.

 Сер Сабирҗан остаз белән бәйләнгән, әгәр аның төенен чишсәң – эш

харап: картны ат урлауда гаепләп, хөкемгә тартачаклар, ул чорда хуҗалык

рәисе – сәвит ялчысы үтә дә миһербансыз бәндә иде. Хәер, колхоз хуҗасы

Алпамша мондый әверелештән бик разый иде. Ул Зәйнетдиннән берни дә

төпченмәде: читәннән үргән тарантасына ак айгырны җиккәч, бәләкәй түрәнең

каз муены нечкәреп тагын да озынайды. Айгыр гына камунис иптәшнең

сүгенүен яратмады: тарантасы-ние белән күпердән очыртып, гаип булды.

Сабыр Зәйнетдин бу юлысы тузынды:

 – Ат кайда, Гамбәр катын?! – диде. – Чын хәлне персигә белгертсәм – үзеңне

себерке белән Себергә сөрә!

 – Мәйлең, абзый, Себердә сиңа да, миңа да урын җитәр, – дигәч, куркак

пыжымлады:

 – Җә, җә, Заретдин катыны! Икәү турадык, икәү чәйнәдек, дигәндәй...

Куркыныч кеше син, сеңел. Абзарга ат кыяфәтендә җен япкансың, иту айгыр

табылыр иде. Эзләмәгән әрәмәлек, эзләмәгән болын калмады бит!

 Көннәрдән бер көнне без капчыкны тиште. Авыл шаулады, гайбәтчеләр

күперткән хәбәр зурая-зурая авызга сыймаганда гына, Алпамша үлде. Кан

елаткан рәисне халык кызганды микән? Шулай итеп, бәла Гамбәрне читләтеп

үтте, югыйсә ат караучы Зәйнетдин белән икесен Себер салкыннары аямас иде...

13

 – Әй, син, калын катын? Ызбага кер, яшен суга! – Миңсылу әледән-әле

тәрәзәдән башын тыгып аңа кычкырды. – Саңгырау мәллә син?! Яшен суга, дим!

 – Сукмас, мин агач түгел, – диде Гөлҗиһан, ә үзе «бисмилла» дип култык

астын сыпырды. Балачакта әбиләр: «Җен-пәри шунда поса да, яшен ата», – дип

өркетәләр иде. – Мин Гамбәр әбине көтәм. Кайда икән ул?

 – Әбиең сиңа ни пычагыма? Жалу бирәсеңме? Эшләп талчыктыңмы,

мескенкәй. Кәҗә савалмаган имгәк син.

 – Яңгыр көчәя, Гамбәр әби чыланыр инде.

 – Аның өчен хәсрәтләнмә, Абага. Син – Абага бит әле, иеме? Безнең

кортка, җан кисәгем, яшен шарын учында шартлаткан бервакыт. Идән юа икән,

тәрәзәдән очып кергән ут йомгагы бала бишегенә бәреләм дигәндә генә, җиңги,

шалт, шарны эләктергән. Ичмасам чүт кенә дә кулы пешмәгән!

 Гөлҗиһан карчык белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк дигән уй кора иде.

Әйе, ул – күршесен җәберләгән Ярулла оныгы! Әйе, ул аны йорт-җиреннән

сөргән Сәмигулла кызы! Атасы да, баласы да – гүрдә ята. Фани дөньядан

бакыйлыкка күчкән әрвахлар белән булашу килешәмени инде, ә? Гөлҗиһан алар

түгел, Гөлҗиһан – аерым, аның берәүгә дә аяк чалганы яисә хәйлә-мәкер ятмәсе

үргәне юк! Әгәр дәвалыйсың икән, гафу итеп, кичереп дәвала, Гамбәр әби!

Яшен камчысы белән өч тапкыр күкнең йөзенә сыдырды да, урман өстеннән

ташларын дөбердәтеп, китеп барды.

 Карчык кайтты, аның өс-башы юешләнмәгән, коры иде. Хатын:

 – Гамбәр әби, – дип, аңа таба кузгалган гына иде, тегесе күзе белән

шундый чәнчеде ки, гәүдәсе токка эләкте. Болай яндырып-көйдереп көндәшеңә

генә карап була иде. Шигеңне тарат, белекче, тарат! Оныгыңа ярты сүәм дә

якынаймас Гөлҗиһан! Әмма син аның күңел йозагын җимереп, хатирәләрен

сыза алмассың. Чөнки барысы да истә, барысы да...

 ...Артында «фью, фью» сызгырган «сандугач» – Фәрит иде. Кыз, оялып,

кулы белән шәрә ботын каплады. Күлмәге кыска иде.

 – Нишләп озак күренмәдең? Мин сине сагындым, урман кызы, – диде малай.

 Дәрестә сыйныфташлары «яратам» дигән «канатлы хатлар»ны беркайчан да

Гөлҗиһанның партасына очырмады, чөнки ул «явыз Сәмигулла чәчбие» иде.

 «Сагындым...» Әлеге «дәһшәтле» сүздән баш исәнкерәде.

 – Ник агач бозасың, урман кызы?

 Бәй, агач кызгана! Моның сагынуы шулхәтле генә микәнни?

 – Пошига ашатам...

 – Һи, алар үзләре дә шәп кимерә!

 – Ул яраланган шул...

 – Ничек яраланган? Бүре тешләгәнмени?

 Дәрестә тарих укытучысы пионер Павлик Морозовны мактагач, ахырдан:

 – Атасын саткан малай сезнең берегезгә дә үрнәк түгел, балалар, сез алай

эшләмәгез! – дигән иде.

 – Бүре ахры, бүре. – Гөлҗиһан алдады. Әти аткан, димәс лә.

 – Кайда ул, урман кызы?

 – Безнең... безнең сарайда.

 – Кайры ашап кына ярасы төзәлмәс, – диде Фәрит, олылар кебек җитди

генә. – Әйдә, без аны Зур әнигә илтик. Аның кулы шифалы, момент төзәтә.

 Аучы ата өйдә түгел иде, алар артбакча ишегеннән генә хайванны өстерәп

чыктылар. Башта поши урыныннан кузгалмады, аягын терәп карышты,

үзенең авызыннан күбекләнеп селәгәй акты, ниһаять, ул биреште. Күрәсең,

балаларның нияте изге икәнен аңлады. Тел юк та, җан бар шул!

 Фәритнең әбисе ишегалдында кер чайкый иде, табылдыкка шаккатмады, ә

менә кыз белән малайны янәшә күреп, аның кәефе төште. Әй, Гөлҗиһан да аңгыра

иде инде! Ул үзенең Сәмигулла кызы икәнен онытты бугай! Аны Фәрит тәмам

саташтырды бугай! Күзең терәп атаң рәнҗеткән кеше каршысында басып тор, имеш!

 Өйдә исә әтисе әле әнисенә, әле Гөлҗиһанга җикеренде:

 – Пошины качыргансыз, әрәм тамаклар! Измәгезне изәм хәзер!

 Бу юлысы кыз аның әче теленнән гарьләнеп еламады: ул бәхетле иде.

Гамбәр апа, шешәгә имезлек кигезеп, пошига ниндидер сыеклык эчертте,

ярасына кара мазь сылады һәм Фәриткә:

 – Урманга куала, баласын юксына, бахыр, – диде.

 Кызык, иректә боек хайван җанланды, озын сыйраклары белән куаклыкка

сикерде.

 Фәрит сердәшен:

 – Иртәгә дә күрен, миңа синнән башка күңелсез, – дип озатты.

 Беркөнне атасы, яман сүгенеп, кызының толымыннан каптырды:

 – Син анда кемнәр эте белән иснәшәсең, кәнтәй?!

 Ул Гөлҗиһанны яклап маташкан хатынына да йодрыгы белән тамызды:

– Гамбәр күсәге белән чуала себеркең!

 – Алар бит әле сабый гына, уен уйнап кына йөриләр, – дип якласа да,

әнкәсе соңыннан кызны утлы табада биетте:

 – Нинди башбаштак син, бала? Пошины син генә бавыннан ычкындыргансың!

Мин дә кызганам хайванны, тик бит инде атаң белсә – үтерә иде! Син Гамбәр

апага да кайгы юрыйсың, күргән хәсрәте әзмени аңа? Атаң үчле, аның оныгын

урманда сагалап буып ташлый. Сәмигулланың ерткыч икәне бөтен авылга

мәгълүм бит инде! Ант ит, бүтән ул малай белән күрешмим, диген!

 – Ант, әни, ант...

 Тик Гөлҗиһан антын бозды, әтисе белән әнисе болында печән чапканда,

урманга йөгерде.

 – Мин сине тоташ дүрт көн көтәм, ник син һаман килмисең, урман кызы?

– диде малай һәм күлмәк изүеннән тыгылып муенса алды. – Мә, сиңа бүләк.

Кыздырган камыт энәсе белән каштан чикләвеген тишеп, ат кылына тездем.

Тагасыңмы, урман кызы?

 – Тагам...

 – Мәңге сакларсыңмы?

 – Саклармын...

 – Нигә син моңсу, урман кызы?

 – Болай гына... Әниләр мине ерак әбиләргә җибәрә. Әби чирләгән...

 Әнисе өйрәткән гөнаһсыз ялган иде бу.

 – Кайсы авылга? Әйт. Мин сине эзләп табам! – дип кайнарланган малайны

Гөлҗиһан, үзеннән дә ялган өстәп, тиз сүрелдерде:

 – Әби кала бүлнисендә аңсыз ята, ди. Миңа көн-төн кизү торасы, ди.

 – Кайту белән хәбәр бир, урман кызы, яме?

 Беренче егетләр бүләге... Кадерле бүләк... Аны өйдәгеләрдән ерак яшерәсе иде...

Муенса «сата»: Фәрит һәр чикләвеккә «Ф+Г» дип, нәни генә тамга уйган иде...

 «Кайту белән хәбәр бир...» Менә ничәмә елдан соң гына кайтты... Тик озын

толымлы чандыр Гөлҗиһан белән симергән шәһәр бичәсе икесе ике кеше инде.

«Исәнме, мин – урман кызы!» – дисә, мөгаен, Фәрит аның кыяфәтеннән имәнер иде.

 ...Өйдән комган тотып карчык чыкты, яулыгын артка чөеп бәйләде, оегын

салып, буй-буй ыштанының балагын бөкләде һәм пыш-пыш укып тәһарәтләнде.

 Миңсылу, карчыга төсле аның һәр адымын күзәтеп, кирәксә-кирәкмәсә дә

сүз кыстыра иде:

 – Җиңги, аягыңа көч килмәсен, дисәң – таякка ныграк таян.

 – Аксак ничек йөрергә, сукыр ничек күрергә, чулак ничек кул көрәштерергә

үрәтә, – диде кортка, ул баягы кебек ачулы түгел, күзеннән рәхим-шәфкать нуры

сирпелә иде. – Яңгырдан соң күл кабаргандыр, син, кем кыз, өч банкы юып киптер!

 – Бәй, җиңги, шуның кадәр суалчан ниемә сиңа? – дип гаҗәпләнгән

каенсеңлесенә ул җавап биреп вакланмады. – Менә гел шулай! – Миңсылу

намазга ашыккан җиңгәсе артыннан үртәлеп калды. – Нәрсәдер сорыйсың

икән, йә дәшмәс, йә пырылдар! Син дә, Абага, нәстә көләсең әле?

 – Сөлек белән суалчанны бутыйсың ич, апа җаным.

 – Син бутамассың, бәлкем, гөлкәем! Иртәгә синең дә күрәселәрең бар әле!

 «Иртәгә, иртәгә...» Хатын көннең беренче яртысында үзен әйбәт кенә

хис итә, хәле бетми, аяклары да армый, шуңа күрә ул тагын муенсасын

караштырмакчы иде. Фәрит белән очрашу өчен сәбәп эзләмәде Гөлҗиһан.

Юк, һич юк! Балачактагы оялчан-тыенкы хисләр бүгенге көн белән ялганып

дөрләп кабыныр дип өметләнми дә иде.

...Аерылу хәсрәтен иң көчле дару да басалмас иде. Әнисе яңа уку елына

базардан чүәкләр сатып алды. Алар матур иде, җир җиләге төсендә иде.

Шатланмады кыз. Күтәрмә якалы ак кофта да сөендермәде. Гөлҗиһан урман

егетен сагынды. Ә ишек-капкалар бикле... Дөнья ишегалды белән генә

чикләнә... Август азагында авыл урамнары ятимләнде: шәһәр балалары кошлар

сыман туган якларына очты. Фәрит тә киткәндер, бит ул да мәктәп укучысы иде.

Язга табан колхоз рәисе, өлкән сыйныф кызларын директор бүлмәсенә җыеп:

 – Кем җәйге айларда җәйләүдә сыер сава? – дигәч, Гөлҗиһан исемлеккә

беренче язылды. Тик әнисе аның теләгенә каршы иде.

 – Син – нәзберек җан, ничту сыер, кәҗә имчәге дә тарталмыйсың, кызым!

 – Мин үзем акча эшлим!

 Әй, акчада идемени хикмәт! Ул иреккә тиенәчәк! Иреккә! Җәйләүгә юл

урман аша үтә, димәк, Гөлҗиһан көн саен Фәрит белән күрешәчәк.

 Әмма... чираттагы җәйнең бер яме дә булмады. Чөнки урман егете әбисенә

кунакка кайтмады. Кырымда икән быел, әнисе белән ял итә икән... Әгәр

малайны чиратка салсалар, димәк, ул икенче юлысы Айтуганга киләчәк.

 Кыш үтте, яз җитте. Май ахыры иде, авыл юлларының пычрагын изептаптап, ике «УАЗик» Гөлҗиһаннарга табан ыргылды. Әтисе мылтык чистарта

иде, капкага типкән ят әзмәверләргә көпшәсен төбәп:

 – Стуй, ызбулычлар, атам! – диде.

 Әзмәверләр артында чөгендер кебек кып-кызыл Мирхәйдәр абзый сурайды:

 – Тс-с, Сәмигулла! Чапай заманындагы алтатарың белән Мәскәү кешеләрен

көлдермәсәнә, – диде ул. – Бу иптәшләр – сиңа хан сарае салышкан Радий

Арсинычның памушниклары.

Атасы кояштай балкыды:

– Драсти, иптәшләр! Мишук динга апкайттыгызмы, тауаришлар? Миңа

хуруши мылтык нады била.

Әзмәверләр бер-берсенең колагына пышылдашты.

– Акча димәле син, Сәмигулла. – Мирхәйдәр абзый, күрәсең, дулкынлана

– маңгае тирли иде. – Радий Арсиныч кайгыда ди әле. Синең Гөлҗиһаның

чамасындагы кызы абариедә үлгән, ди. Болар ни, энем, – сәвит хуҗасы

«телсез» ярдәмчеләргә ымлады, – Гөлҗиһаныңны апкитәбез, диләр. Арсиныч

аны мәрхүмә кызына охшата ди, вәйт! Карышма, Сәмигулла, боларның

билендә синең ише генә Чапай мылтыгы түгел, боларныкы – чын тимер, берне

гөпелдәтсәләр – башың агач төсле унга чәрдәкләнә.

Бу хәбәрдән әнисе йөрәге белән ауды, әтисе исә попугай кебек:

– Мишук динга нады била, – дип кабатлады.

– Без ашыгабыз, аңгыра мужикка ниятебезне яхшылап төшендерегез, – диде

әзмәверләрнең берсе, тупас кына.

Мирхәйдәр абзый:

– Кунаккамы, иптәшләр? – дигәч, икенчесе:

– Бөтенләйгә, – диде. – Радий Арсеньевич өченче ел сездә төшергән

видеофильмны карагач: «Кыз чая», – дигән иде. Кайгырмагыз, шеф аңардан

леди ясаячак.

 Әнисе Мирхәйдәр абзыйның изүенә ябышты:

 – Мөртәт! Кызымны кемгә сатасың?

 Аны көчкә генә куптардылар. Гөлҗиһан ыспай ир-егетләрнең урысча

такылдавыннан чамалады: чынлап та, бай карендәше сеңлесен башкалага

алдырта... Укыта... Эшкә урнаштыра... Зур дөнья белән таныштыра... Айтуганда

мәктәп директорында гына бердәнбер телевизор бар иде. Аның хатыны, урыс

теле һәм әдәбияты укытучысы, өч уку алдынгысын атна саен үзенә чакырып,

«тартма»сын кабыза, билгеле, андагы сурәтләр тонык, ләкин шәйләнгән хәтлесе

дә Гөлҗиһанның хыялын баета, кызның да кинодагы чибәр артист апалар кебек

матур киенәсе, тешләрен җемелдәтеп елмаясы һәм зур көзге, йомшак диванкәнәфиләр белән җиһазланган зиннәтле бүлмәләрдә яшисе килә иде.

 Гөлҗиһан тиз җыенды. Киндер букчасына ике күлмәк, оек бөгәрләп тыкты.

Гәзитә битенә кат-кат төргән каштан муенсасын төпкә үк яшерде. Машинаның

арткы утыргычында юл буе йоклады ул. Чакрымнарның туган җиреннән

аерганын да тоймады, бары тик таш йортлар белән чуарланган шәһәргә җиткәч

кенә, үзенең бөтенләй чит-ят дөньяга эләккәнен аңлады. Алар тышкы диварына

арыслан рәсеме чәпәгән йортның өченче катына күтәрелделәр. Тупас әзмәвер

кыңгырау төймәсенә баскач, эчтән:

 – Кем? – дип сорадылар.

 – Без, Радий Арсеньевич кешеләре, – диде тупас. – Объектны кабул итегез!

 Ишекне ачкан бөдрә чәчле хатын кызны кадерле кунагыдай якты йөз белән

каршылады.

 Бай туганының ярдәмчеләре сүзне кыска тотты:

 – Шефның күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, Софья Ивановна!

 Башта ташкала тормышы кызны ялыктырды. Монда каядыр ашыгалар да

ашыгалар, көн белән көн бер-берсенә охшамый, вакыйга өстенә вакыйга өелә, ә

авылда, киресенчә, яшәү арбасының тәгәрмәче җай гына үз көенә келтери иде.

 Гөлҗиһан өчен махсус яллаган марҗа Софья Ивановна берьюлы укытучы

да, тәрбияче дә һәм... хезмәтче дә иде. Авылда җитмеш төрле вак эш эшләп

үскән кыздан ул тузан да сөрттермәде, хәтта ки ваннада юынган Гөлҗиһанның

тәнен сөлге белән корытты, йокларга урын җәйде, чәчен тарады.

 – Гүзәлем! – Софья Ивановна, ул һәр иртә дәфтәреннән көн тәртибен укый

иде. – Бүген без әбәткә кадәр үзәк универмагтан сиңа өс киемнәре сайлыйбыз.

Төштән соң ике сәгать дәрес. Русчагыз аксый, диктант язабыз. Кичкә «Победа»

кинотеатрында яңа фильм карыйбыз. Әйдәгез, гүзәлем, меню да төзик. Сез

нинди блюдалар яратасыз? Нәрсә пешерим?

 – Итле бәрәңге, – дигәч, тәрбияче-хезмәтче, җирәнгәндәй:

 – Авыл ашы чтоли? – диде. – Гүзәлем, мин сезне яшелчәдән әзерләнгән

ризыклар белән тукландырырмын. Төрле ярмалар файдалы. Свежий балыкка

заказ бирермен. Алма, кишер соклары эчәрсез.

 Әллә хыял белән чынбарлык игезәкләр микән? Гөлҗиһанның иркен һәм якты

бүлмәсендә күн белән тышланган диван-кәнәфи, идәндә нәкъ яшел чирәм – йомшак

келәм, телевизор да киң экранлы, аны «түбәсе»нә йодрык белән сугып кабызасы

түгел. Ә табында ниләр генә юк! Йөзем, өрек, гомер тәмләмәгән әфлисун...

 – Мәктәптә безгә укытучы метро турында сөйли иде, Софья апа..

 – Гүзәлем, мин – Софья Ивановна, – диде марҗа.

 – ...менә шул, Софья Ивановна, мине җир астында йөрт!

 – Миңа син, димәгез, гүзәлем, авыл гадәтен ташлагыз, зинһар. Метрода

йөртү минем вазифама керми. Сезнең өчен Радий Арсеньевич шәхси машина

билгеләде.

 – Туйдым мин гел машинада селкенеп!

 Гөлҗиһан үзенең нинди урын биләгәнен аңлаган иде инде. Ул – кечкенә генә

патшабикә, аның кечкенә генә тәхете бар. Кулындагы тылсымлы таягы белән

селтәнсә – марҗа хатыны: «Боерыгыз, гүзәлем!» – диячәк. Софья Ивановна

каядыр шылтыратты һәм: «Патшабикәм, кичерегез, теләгегезне кичектереп

кенә үтим», – дигән сыман башын иеп:

 – Гүзәлем, метрода иртәгә көндез сәяхәт итәрбез, диделәр.

 – Абау, безгә рөхсәтсез берни дә эшләргә ярамыймыни?

 – Гүзәлем, Мәскәүдә минут саен кеше югала. Ә сез зур абзыйның сеңлесе,

әгәр адашсагыз, Радий Арсеньевич ботыбыздан аса.

 – Һи, бездә нинди куе урман! Адашмадык әле.

 – Гүзәлем, монда ике аяклы бүреләр күп, – диде марҗа. Кайчакта аның

Гөлҗиһанны балага санап сөйләшүе саруны кайната иде.

 – Мине кайчан туганым абый белән күрештерәсез, Софья Ивановна?

 – Чакырганын көтәбез, гүзәлем, чакырганын!

 – Бигрәк инде сез! Үзебез барыйк.

 – Ярамый, гүзәлем.

 Беркөнне иртән кыз, уяныр-уянмас, караватында иркәләнеп ятканда, аш

бүлмәсендә тәрбияче-хезмәтче хатын ниндидер ир-ат белән чүкердәшә иде.

Алар авызга-авыз куеп сөйләшсә дә, урманда ике чакрымда елан шуышканын

да ишеткән сизгер колак, локатор сыман, авазларны тота иде.

 – Кыргый зат Москвага ияләшәме, Софья?

 «Кыргый зат», әлбәттә, Гөлҗиһан иде.

 – Ой, шәһәрдә туган диярсең! Мин аны аңгыра сарык бәрәнедер дигән

идем, бик акыллы кыз. Уже минем белән командовать итә.

 – Мотор нәселе, точно!

 «Мотор», мөгаен, туганының кушаматы яисә Матуров фамилиясенең

кыскартылган варианты иде.

– Мотор белән кайчан очраштырасың, Сергей Владимирович? Сеңелкәш дулый.

– Шефның кәефсез чагы. Былтыргы сайлауларда тибелгәч, үзгәрде ул.

– Нәрсә икән, акча әз төртте микән, Сергей Владимирович?

– Һо, аңардагы байлык! Эчәгесе-ние белән илеңне сатып ала. Көндәшләре

усал иде, җиңделәр. Кызы Наталья да нык сындырды шефны. Бу кыргый мәңге

Москва чырае күрмәс иде, Наталья үлмәсә. Шундый хәлләр, Софья Ивановна.

Давай, артыгын лыгырдамыйк, без синең белән бәләкәй ялчылар, акчасын

яхшы түли Мотор, тузанлы эш түгел. Гуляй, Васька!

 Көндәлек режим катлауланган саен катлаулана иде. Марҗа:

 – Гүзәлем, балет мәктәбендә биш-алты дәрескә язылдым. Сезгә гәүдәгезне

төз тоту буенча күнекмәләр кирәк, – дигәч, Гөлҗиһан киреләнде:

 – Мин болай да төз! Мине кино артистлары кебек чытыкланырга өйрәтегез!

 – О Боже! – Тәрбияче-хезмәтче, кызу каптымыни, гәзитә белән битен җилләтте.

– Как низко! Алар ведь бозык халык! Алар бер-берсенең ире яки хатыны белән

йоклый. Радий Арсеньевич сезнең бу теләгегезне бер дә хупламас, гүзәлем.

 Ахырдан гына Софья Ивановна күз яше түгеп зарланды: баксаң, аерылган

ире артисткалар белән чуалган икән.

 – Гүзәлем, син ужасно ябык, это не красиво. Врач-диетолог белән киңәшик

әле, – дип, марҗа кызны табибка күрсәтте. Пеләш башлы, юан духтыр өч

рецепт язып тоттырды:

 – Немедленно шушы даруларны эчерегез! Тазармаса, бөерләре сәлперәеп

аска салына.

 Аппетитны ача торган төймәләрне иртә-кич йотасы икән. Ай дигәндә

Гөлҗиһанның йөзе түгәрәкләнде, арык тәненә ит кунды. Нәтиҗәсе дистә

еллардан гына ачыкланды. Табигать үзенең иҗатына тыкшынганны яратмый

шул: әлеге «чудо» төймәләр гормональ препаратлар булган, һәм алар матдәләр

алмашын бозган. Киләчәктә кызның тутырган тавыкка әйләнәчәген марҗа

белгәндер. Хәер, ул ник пошынсын ди! Байның туганы аның кулына вакытлыча

гына уйнарга бирелгән курчак кына иде ләбаса!

 Ике айда Гөлҗиһанның урысчасы шактый гына шомарды.

 – Акцент сизелми, – диде Софья Ивановна. – Сез банк мәктәбендә

укыячаксыз, гүзәлем. Сезне сөендерим әле, иртәгә сез Радий Арсеньевич

белән күрешәсез.

 – Абый безгә кунакка киләме?

 – Юк ла, гүзәлем. Ул сезне кунакханәдә көтә.

 Серле туган күптән инде күңелне кытыклый иде. Нинди ул? Сәмигулла

әтисе кебек тупасмы? Йөз-кыяфәте белән аңа тартыммы? Карендәшләр ләса.

 ...Кара машина, арка сыман тар гына аралыктан үтеп, таш бинаның

ишегалдына керде. Марҗа белән кыз агач култыксалы баскычтан өскә

менделәр. Озын коридорның иң түрендә ике ир гәпләшә иде, берсе кулы белән:

«Туктагыз!» – дип ишарәләде.

 Икенчесе Софья Ивановнаның сумкасын капшады.

 – Тәртибе шулай, әнкәсе булса – аны да тентиләр, – диде марҗа хатын.

 Авылда кунак-мазар төшерсәләр, хуҗаларның аягы тыз да быз йөгерә:

«Әйдүк, җәмәгать, әйдүк, сез безнең тансык кешеләребез», – дип, телләре

тегермән төсле зыр-зыр әйләнә, алар кергән номерда исә авыр тынлык, җитмәсә

тәрәзәләргә калын пәрдә корылган иде.

 Софья Ивановна бусага төбендә аның кулыннан тартты:

 – Ашыкмагыз... Исәнмесез, Радий Арсеньевич?!

 Гөлҗиһан аптырады: кем белән исәнләшә апаң? Менә дивар буендагы

кәнәфидән бер гәүдә калыкты, ул болай да кояш төсе күрмәгән караңгы бүлмәдә

кара күзлек кигән иде.

 – Тәртипме, Софья? – дигәч, гәүдә кире кәнәфиенә чумды. Әйтерсең, ул

кыз белән беренче тапкыр гына очрашмый, әйтерсең, алар кичә генә бергә

чәй эчкән иде.

 – Барсы да әйбәт, Радий Арсеньевич. – Марҗа кыска гына «доклад»

сөйләде. – Сеңлегез гаҗәеп акыллы, һәрбер нәрсәне тиз үзләштерә. Белемгә

омтылышы зур.

 Менә монда туган абыйсы, һичшиксез, Гөлҗиһанны кочаклап алачак иде.

Юк, кочакламады. Башын артка ташлап:

 – Яхшы, – диде. – Исемен Джиган Самуиловна Насровская дип үзгәртегез!

Ул Москвада туган. Милләте – яһүдә. Ясно?

 – Ясно, Радий Арсеньевич.

 – Миңа бер дә ясно түгел. – Аждаһа авызыннан көлтә-көлтә ут бөркелдемени,

кызның ирене пеште. – Исемемә тимәгез! Әтинекен дә бозмагыз! Фамилиям

Насыйрова, аңа да әллә ниткән койрык такмагыз!

 – Ну и характер! – диде туган абый һәм яңгыратып тамак кырды. Уң яктагы

диварда идәннән түшәмгә кадәр эленгән картина «аякланды», ул яшерен ишек

икән, хуҗа шунда кереп китте...

 Софья Ивановна юл буе ухылдады:

 – Ой, гүзәлем, үтерәсез, честно? Нигә сез Радий Арсеньевичка каршы

дәшәсез? Ул әнә ничек сезнең хакта кайгырта.

 – Мин – Сәмигулла кызы Гөлҗиһан Насыйрова. Татар мин, татар, ахмак!

 Бүтән әлеге проблеманы кузгатмадылар. «Мин җиңдем», – дигән кыз үзенең

җиңелгәнен беренче сентябрьдә генә таныды. Куратор укучыларны исемлек

буенча барлаганда:

 – Насровская Джиган, – диде. Беркем дә торып басмагач, ул исемфамилиясен тутырып:

 – Джиган Самуиловна Насровская, – диде.

 – Миндер инде андый кеше. – Гөлҗиһан үзенең яңа роленә күнегергә

тиеш иде...

 Ике елдан соң мәгърибтән мәшрикъка кадәр сузылган «киң вә широкий»

ил таркалды. «Хакимияткә бармагын өздергән демократ килде», – диделәр.

Гөлҗиһан-Джиган ушлы иде, җәмгыятьтәге үзгәреш җилләренең кая табан

искәнен бик тиз чамалады. Төптәге «хәшәрәтләр» яктыга үрмәләде, бәйдәге

«этләр» чылбырын чәйнәде. Марҗа хатын гына аны өлгермәгән яшел җимеш

дип саный: һаман өйрәтә, һаман тәрбияли иде. Шул баласытуы нәтиҗәсендә

Софья түти «тәпиен» капкынга кыстырды да инде. Алар Радий Арсеньевичның

ярдәмчесе Сергей белән әшнәләр иде, күрәсең, илдәге түнтәрелеш бу икәүне

«батырлык»ка рухландырган иде.

 – Гүзәлем, безнең сезгә сүзебез бар, – диде Софья Ивановна. – Әйеме,

Серёжа? – Кич иде, кыз дәрес әзерли иде. – Сез әти-әниегезне сагынасызмы?

 – Сагынсам, нишлим? – диде Гөлҗиһан.

 Яңгыр алдыннан кояш бик нык кыздырса, «көнне чеметә», диләр иде, аның

да йөрәген сагыш чеметте.

 – Ай-яй, безнең шеф каты бәгырьле! – дип көлемсерәде Сергей.

 – Ужас! – Марҗа да аны җөпләде. – Аңарда туганлык хисе нуль! Ике ел

да дүрт айда Джиган Самуиловна белән өч кенә күреште!

 – Мин шефны уговорю, шушы көннәрдә сезне авылыгызга алып барып

кайтабыз. – Ярдәмче егет үгезне мөгезеннән эләктерде. – Только баш на баш!

Тиздән Радий Арсеньевич сезне чакыртыр, Джиган. Сез диван астына бер

төргәк куеп калдырыгыз.

 – Нинди «төргәк?»

 Марҗа белән егет бер-берсенә караштылар.

 – Сюрприз. – Сергей көчәнеп кенә көлде. – Да, сюрприз! Шефның туган

көне җитә. Без аны оригиналь рәвештә котламакчы идек.

 Гөлҗиһан башындагы шөрепләрен тиз-тиз «борды». Кем бүләкне диван

астына ташлый инде, йә? Болар авыл баласы дигәч тә, аңгыра, диләр микәнни?

 Соңгы дәрестән ул табан ялтыратты. Һәр адымын тикшергән Софья

Ивановнада шымчы таланты көчле иде. Туганыңны шартлатырга җыенганда,

ничек кисәтмисең ди! Каты бәгырьле, имеш! Гөлҗиһан моны үзе дә белә.

 Радий Арсеньевич кунакханәдә иде. Бу юлысы кызны тентемәделәр. Димәк,

ышаныч яулады. Туган абыйның «яңалык»ка исе китмәде:

 – Тынычлан, Джиган, син яшәгән фатирдагы «жучоклар» секунд эчендә

миңа жуелдый, – диде. – Хыянәтчеләр! Дошманга сатылганнар! Исеңдә тот,

Джиган, бизнес – сугыш кыры, йә көндәшең сине дөмектерә, йә син аны.

Таракан урынына сытам кабахәтләрне!

 Мөгаен, сыткандыр, фатирда бүтән хезмәтче хатын тузан суырта иде. Бу

вакыйгадан соң Гөлҗиһан уйланды. Әйе, Мәскәү аны еш уйлата иде. Туган

абый дигәнең кем икән ул? Ни-нәрсә белән шөгыльләнә икән? Сорасаң, синең

эшең түгел, диячәк. «Мин сине ашатам, киендерәм, укытам, сиңа тагын ни

кирәк?» – диячәк.

 Берсендә Арсеньевич яртылаш ачылды. Нибарысы яртылаш! Гөлҗиһан банк

мәктәбен тәмамлап, сәүдә институтында укый иде. Туган абый аны су өстендәге

көймә-ресторанга чакыртты. Залда биш тән сакчысыннан гайре (алар да ишек

артында!) адәм заты юк иде. Гадәттәгечә, Радий Арсеньевич кара күзлектән иде.

 – Сеңлем, сиңа унсигез яшь тула. Туган көнеңә нинди бүләк әзерлик?

 Кичке аш шулай башланды.

 – Берәр атнага авылга җибәрегез.

 – Авылны онытып тор!

 – Биш ел оныттым инде, абый.

 – Тагын ун ел оныт!

 – Паспортымны алыштырганда, чын исемемне яздырам.

 – Ә син, сеңлем, дядя Радий ни өчен болай эшләде икән дип баш

ватмадыңмы? Яһүд булып яшәве җиңелрәк! Аларга туганда ук шома юл

түшиләр, шуңа алар беркайчан да безнең шикелле абынып борын канатмый!

 Кайнар шулпа буы пыяласын тирләтте ахрысы, туган абый күзлеген салды.

Гөлҗиһан йотлыга язды: Радий Арсеньевичның уң күзе хәрәкәтсез иде. Пыяла!

Ясалма!

 – Сеңлем, үзәктә Сәүдә йортын аукционга куйдылар. Шуны унсигез яшеңә

бүләк итәм.

 Бүләктән битәр сыңар күздән тетрәнгән кыз:

 – Кемгә, кемгә? – диде.

 – Сиңа, Джиган Самуиловна, сиңа, чёрт побери!

 – Миңа?! Мин... мин студент бит әле, абый! Кайчан сатарга вакыт табам, ди.

 – Сатма! Синең өчен урыс негрлары эшләр. Арендага бирсәң дә, акча ул! Банкта

акча яна, ә шәхси милек – тора! Конфет фабрикасын да, шәт, сиңа аткарырмын.

 Кыз бик күп нәрсәләрне ком кебек сеңдерә, әмма монысы – чишелеше

мең кат җеп белән төйнәлгән катлаулы мәсьәлә иде. Туган дигәч тә, җиденче

ботак кына лабаса Гөлҗиһан! Әллә тау-тау мөлкәтен вакытлыча гына аның

исеменә яшерә микән?

 Әнә бит, икътисад фәне укытучысы, профессор Субаров лекция саен: «Хәсрәт

демократлар кода-кодагыйларына, абый-сеңелләренә ярты тиенгә генә заводфабрикаларны өләшә, илнең байлыгын карак байлар бүлгәли», – дип сызлана.

 – Мин тиздән икътисад белгечлеге алам, үзем акча эшлим, – диде Гөлҗиһан.

– Сез милкегезне берәр якын карендәшегезгә күчерегез.

 Шул сыңар күзгә карамас өчен, кыз чәнечкесе белән тәлинкәсендә казынды.

Ул зәңгәр күз океанга охшаган, менә аның төбеннән акула йөзеп чыгар да

кабып йотар төсле иде.

 – Хезмәт хакы белән генә баесалар иде, Джиган! Син минем бердәнбер

туганым. Безнең нәселне коммунистлар Себердә үк корытмакчы иде дә,

бабайлар үзләренә үзе су сибеп терелткән.

 – Ә нишләп алайса сез шулар мөнбәренә үрмәләдегез?

 – Власть – көчле корал, сеңлем. Әгәр ул акча белән дә ныгытылса, син –

корыч гигант! Сине беркем дә аударалмый!

 – Партия дә үлде, абый.

 – Берсе үлә, икенчесе туа, чүп үләне әрсез, тиз үрчи, Джиган.

 – Абый, мин сезнең хакта берни дә белмим. Туган, әйе, туган. Сез кем?

Гаиләгез кайда?

 Селкетсәң – корыч гигант та ава икән. Сыңар күз яшьләнде. Гөлҗиһан

мәгънәсез соравы белән аның йөрәк ярасын кузгатты.

 – Минме? Мин – татардан яралып, рус кабыгына төренгән ир-ат. Син

канәгатьме? Ә гаилә... Гаилә юк. Хатыным белән кызым авариягә эләкте. Син

минем Натальямның күчермәсе. Холкыгызга кадәр бер үк. Ул да акыллы иде.

Банк мәктәбеннән соң Сәүдә институтына керер, киләчәктә үзенең бизнесын

оештырыр дигән идем. Булмады... Кызымның дәвамын синдә күрәм, Джиган.

Давай, өметемне акла, сеңлем!

 Менә бит язмыш! Әгәр Наталья үлмәсә, хәерче Сәмигулла кызы Гөлҗиһан

«Татардан яралып рус кабыгына төренгән» Матуровның ике ятып бер төшенә

кермәс иде.

 Туган абый кузгалгач, ишек төбендәге сакчылар үрә катты. Берсе артыгы

белән ялагай иде, шеф машинага утырганда, кулъяулыгы белән җәлт кенә

аның түфлиләрен сөртеп алды. «Бу ялагай бәндә синең белән уртак табактан

ашар, уртак түшәктә йоклар», – дисәләр, кыз: «Тәүбә, тәүбә», – дияр иде.

«Синдәге байлык ташкын кебек агар, ун елда ул ун тапкыр ишәер», – дисәләр

дә: «Җүләр мәллә сез!» – дияр иде. Ишәйде бит, ишәйде... Ә авыл нишләде? Ул

акча томанына күмелеп ерагайды. Әнисенең үлем хәбәрен аңа ике атнадан соң

гына ирештерделәр... Аның каравы Радий Арсеньевич белән аралар җылынды.

 – Синең папашаң ышанычлы кешеме? – диде туган абый.

 – Әти белән унбиш ел күрешмәдем ич. Йомышыгыз бармы әллә? Мине

җибәрмәдегез!

 – Приказ үтәргә синнән башка да егетләрем буа буарлык! Син лучше

кыяфәтеңне кара, Джиган! Көннән-көн симерәсең, – дип шелтәләде карендәш.

 Ярты елдан соң Матуров үзе офиска килде. Ул хәтта сакчыларын да

ияртмәгән иде.

 – Мин синең белән горурланам, сеңлем, син – талантлы җитәкче. Бизнесың

чәчәк ата, – диде. – Только симерүеңнән тукта. Москвада шәп клиникалар до

черта, тикшерел. Алар булышмаса, Германиягә оч!

 – Радий Арсеньевич, авыл сагындырды...

 – О, авыл! – Туган абый озак кына кулындагы күзлеген әйләндерде.

– Авылыңа төкер, Джиган. Сездә кыргый халык, көнләшеп йортыгызны

яндырганнар. Папашаң да янган. Но тормыш дәвам итә, сеңлем!

 – Нинди тормыш! Әти үлгән, әти-и! – Шундый зур фаҗига турында тыныч

кына сөйләгән «сыңар күз» Гөлҗиһанны чыгырыннан чыгарды. Кансыз!

Җансыз! Чирканчык бәндә!

 – Чырылдама! – диде тимер тавыш. – Минем дә кызым кабердә ята! Однако

яшәргә кирәк! Сиңа егерме сигез яшь, иртәгә киявең белән таныштырам. Так

что, бизән-ясан, Джиган Самуиловна!

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 9, 2017

фото: art-melkov.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: