Үлмәс (повестьның ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

17

 ...Энә бармагын чәнчеде, җеп чуалды... Икенче көн күлмәк тарайта, тик

берсенең дә җүнләп очына чыга алмый, чөнки хуҗалыкта аның өчен генә

«балалап» торган эшләрнең исәбе-хисабы юк иде. Утын кистеләр, әрдәнәгә

тезделәр, урак белән кәҗәгә печән урдылар, аны таратып, кояшта киптерделәр.

Бакча кырыендагы яшь куак үсентеләрен тападылар. Капчык-капчык нарат

күркәсе җыеп сарайга ташыдылар. Биш ел самавыр кайнат! Карчык селте суы

белән ызба юдырды. Бүрәнәләрне мунчала белән ышкый-ышкый беләкләр

тала иде. Идән астындагы бәрәңге сабагын түгү, базны чистарту, кәҗә саву,

мич ягу, бакчада чүп утау һәм болардан тыш кортканың кырыкмаса кырык

дәвасы – мунчада тирләтүләре, үлән сулары белән коендыруы, йөзәр тапкыр

бау аша сикертүләре, чирәмдә мәтәлчек аттырулары (хәрәкәт үзенә күрә дару

янәсе), иллешәр сөлек салулары берни дә түгел, иң зур «җәза» чирәмнән борчак

чүпләү иде. Муен ката, бил ката, аяклар дерелди. Аның ничек газаплануыннан

тәм тапкан Миңсылу, белекче әйткән норманы да арттырып, ишегалдына ярты

чиләк борчак сибеп җибәрә дә:

 – Әйдә, тавык, рәхәтлән, – дип авыз ера иде. – Түлке чүмәшмә, тезләнмә,

сыныңны яртылаш кына иеп аша!

 Әлбәттә, әлеге шөгыль файдалы, ул ябыктыра иде. Кортка никадәр генә

кырылса да (дошманы Сәмигулла кызы ла!), чын күңелдән дәвалый иде. Өч

ай элек ишек-капкага сыймаган симезбикәнең гәүдәсе, әйтерсең, кайрысы

юынган агач, нәзегәеп калды. Менә күлмәкләренә берьюлы өч Гөлҗиһан кереп

утыра. Ямау-тегү кебек эшләргә Миңсылуның да осталыгы юк иде ахрысы,

әнә, келәттәге әйберләрне дөбер-шатыр китерә. Кисмәктән борчак соса микән?

Ләкин Миңсылу тартма кочаклаган иде.

 – Уф, безнең җиңгинең келәтендә ат аягын сындыра, билләһи. Тау хәтле

әрбир актарып көчкә таптым, – дип, ул тартмасын каерды. – Яшьлегем истәлеге,

тегү машинасы. Тегә, нибуч. Элгәреләр лутчы чыдам.

 – И рәхмәт яусын, Миңсылу апа!

 – Яумасын әле, яумасын! Күлмәгеңне иртәгә җүләрбез, гөлкәем!

 – Юк, хәзер үк! – диде хатын. Хәлбуки, бу йортта ул карусыз кол гына иде.

 – Хәзер үк?! Кая көязләнәсең син, гөлкәем? Ә-ә, – каенсеңел маңгаена

шыкылдатты, – әү-ү, шөрепләрем, әү-ү, тутыктыгыз мәллә? Безнең чибәркәебез

көн дә урман буйлый. Җиңгидән качып! Димәк ки, шөрепләрем, нәтиҗә

ясыйбыз: Абага аулакта кем беләндер гыйшык боткасы пешерә!

 Гөлҗиһанның чәч бөртекләренә хәтле кызарды.

 – Әһә, каракның бүреге яна! – Миңсылуның кармагына эләксәң, мәңге

ычкындырмый иде. – Әле бит җиңги сине ят ир-аттан ояла, ди. Безгә Фәрит

килсә, сине чаршау артына качыра.

 – Арттырма, Миңсылу апа.

 – Арттырмыйм да, киметмим дә, гөлкәем. Энекәш урман чистарттыра,

инде пычкы чыжлаганы безгә дә ишетелә. Шәт, шундагы берәр мыекбай белән

имән төбендә серләшәсездер, йа? Җиңгигә ләм-мим. Яшь чак – дәртле чак,

мин сине гаепләмим. Мәгъшукаң кем? Ач сереңне, Абага?

 – Андый кешем юк!

 – Һи, күзгә төтен өрмә, симез... Һәй лә, нәзек катын! Сез – байбичәләр ир

өстенә ир тотасыз, ди.

 Нинди сер ачсын икән ул? Озакламый Мәскәүгә китәр... Ә муенсаны урман

бирми! Чөнки хыянәтен кичерми! Әйе, әйе, кайчандыр «Мин – урман кызы»

дип җилкенгән Гөлҗиһанның байлыктан күзе тонды. Ул, ялтыравык кәгазьдән

биек тәхет түшәп: «Мин – дөнья патшабикәсе», – дип очынды. Табигать исә

ни акча, ни элемтәләр белән дәваланмый торган чир җибәреп, тәхеттән бәреп

төшерде. Менә, күр, хатынны биленә киндер алъяпкыч будырып, аягына кызыл

эчле галуш кидертеп, хуҗалыкта эшләтәләр... Берәү дә аңа Джиган Самуиловна

дип төчеләнми. Мәскәүдә ун ателье күлмәк тегәр иде, ә ул монда бармагын

каната-каната үзе җүли. Миңсылуга аклануы да көлке. «Андый кешесе юк»,

имеш. Аны алдасаң да, үзеңне алдама инде, Гөлҗиһан. Дөрес, син муенса

эзлисең, әмма яшертен генә хыялың да янәшәдән бара: бүген килеш-килбәтең

матур, гәүдәң ыспай, каршыңда «очраклы гына» урман егете пәйда булсын иде.

Очраклы гына! Шул вакытта карчыкка «танытмыйм» дигән вәгъдәң дә бозылмас

иде. Фәрит сирәк кенә әбисенең хәлен белешә, ишегалдында йөренгән егетне

тәрәзә пәрдәсенең читен генә шудырып күпме күзәтергә мөмкин!

 – Миңсылу апа, миңа яла якма, яме? Минем ирем берәү генә, – диде хатын.

– Күлмәкне нишләтәбез?

 – Сүтеп тарайтабыз, гөлкәем. Артык тукыма – миңа, куфты тегәм.

 – Мин сиңа чемоданы белән калдырам. Сүт тә тек, сүт тә тек. Тик миңа

тиз генә берсен эшлә инде, зинһар!

 – Ай, әрсез бикә! Үзенә дигәндә – аягы идәндә! Түлке шыпырт, җәме?

Җиңгине уятмыйк.

 – Иртәдән бирле йоклый, Гамбәр әби.

 – Төн ката дога укыды. Җиңги сәерләнде, бакчи. Арый микән? Син дә аңа

җәфа инде, гөлкәем. Кайчан ташкалаңа кыякларсың, ә? Бистәгә кадәр үзем

илтешәм, аннан тимер юл бакзалына абтабуслар йөри. Син бит инде ничауа,

нәп-нәзек катын бүген. Җиңги үз җае, үз көе белән яшәсен картлык көзендә,

айт-двага бастырма инде аны бүтән, гөлкәем!

 – Минем әле шактый борчак чүплисем бар. – Гөлҗиһан уенга бормакчы

иде, Миңсылу:

 – Синең өчен тавык чүпләр! – диде.

 Әй, кадерле ядкаре табылса, йөрәге бик-бик әрнесә дә, авыл белән хушлашыр

иде Гөлҗиһан. Өметнең дә өметсезе була? Урман егете белән очраштырмас

язмыш... Әгәр муенсаны яратмаган кешесе бүләк итсә, бу кадәр өзгәләнер идемени

хатын?! Гамбәр карчыкка ни, кит, югал! Син – каһәрләнгән нәсел баласы...

 Әкрен генә кайнашсалар да, тотылдылар, кортка, уянып, «тегүчеләр» янына

чыкты. Гөлҗиһанның берәм-берәм күлмәкләрен тотып карады. Аның хәрәкәтләре

салмак, гүя ул үзе бәллүр савытка үрелә, үзе аны төшереп ватудан курка иде.

 – Тышкы кабык ни! Ходай каумнең эчке гүзәллеген сүәр! – диде карчык

һәм, каенсеңлесен битәрли-битәрли, көч-гайрәте суырылган карт аю кебек уң

ягына янтаеп, ишеккә атлады. – Син, кем кыз! Телеңә елан чаккыры! Монау

катынны (Гөлҗиһанны, билгеле) куалама, җәме? Аның мосафир капкасы икәү,

әүвәле каюсы ачылыр – ул шуннан җул энәсе саплар. Мәгәр вәгъдәсен бозса

– минем зәһәремә юлыгыр!

Хатынның тәне куырылды. Нинди капка? Нинди юл?

 – Зинһар, шәрехлә, Миңсылу апа! – дип ялынды Гөлҗиһан.

 Теше белән җебен тешләп тарта-тарта күлмәк сүткән Миңсылуга борын

чөяр өчен шул җитә калды.

 – Шәрехләрбез ансы да... Түлке мин, җиңги сымак, бушка тәтелдәмим!

 – Күлмәгемнең барысы да сиңа, дидем ич, Миңсылу апа.

 – Мин инде җиңги белән яши-яши аның ым-кинаясенә төшенеп беттем диярлек.

Ике капка – ике тарафтыр. Берсе тучны Мәскәвегез, икенчесе... Ну син хәйләкәр

икән, гөлкәем. Урман кисүчеләрнең нәчәлниге белән мәхәббәт яңартам, дисәң – ни

инде! Аңа ияреп китүең бик ихтимал. Ансын, бакчи, җиңги хупламый. Нәстә ди,

минем зәһәремә юлыгыр, диме? Сиңа ачулана, гөлкәем, сиңа! Ниткән вәгъдә ул, ә?

 – Борчагыңны сип әле, Миңсылу апа, – диде кәефе кырылган хатын.

Карчыкның һәрдаим кисәтүе аның бәгырен телә иде. Хафаланма, Гамбәр әби!

Очраклы гына күрешсәк иде дигән уй нибарысы хыял гына лабаса. Син мине

шушы нәни генә бәхетемнән дә тыйма, зинһар!

 Миңсылу:

 – Әй, җан күеге бит син, гөлкәем! Борчак кына эч пошуларыңны бастырыр

микән? Бар, урманыңа шыл! Җиңгигә күркәгә җибәрдем, диярмен. Түлке чиләк

ал! – дигәч, аңа канатлар үсте...

 Көннәр көзгә тартым иде. Тиздән рәссам-табигать кылкаләме белән, каенусакларны сагышка төреп, яфракларын сары төскә буяр... Сәйфинең Мәскәүдә

тып-тын гына ятуы сәер иде. Нинди хәйлә кора икән, астыртын бәндә? Берәр

айдан ул бай хатынын алырга килер. Килми ни! Акча колы Сәйфи Гөлҗиһаннан

башка төкергән төкерек кенә!

 Хатын йөз кат эз салган таныш сукмактан урман ешлыгына чумды.

Тәбәнәк куак ботакларына сарган пәрәвез җебе киң итәгенә сыланды. Ул аны

сыпырмады, аулакта кем өчен көязләнәсең ди! Һаман эчкәрәк узды һәм... мең

яшәр имән яныннан үткәндә, беләгенә аскан чиләккә өстән шап итеп каты

әйбер очып төште. Аңа югарыга күтәрелеп карыйсы иде, ә ул, артыннан бүре

кугандай, кире авылга йөгерде.

 – Урман кызы-ы-ы! – Ишетте Гөлҗиһан, ишетте. Карчык йортына хәтле

озаткан кайтаваз һаман колакта зеңгелдәде: – ы-ы-ы...

 Буш чиләк төбендә шылдыраган «имән бүләге» – муенса иде... Ул аны

кесәсенә шудырды. Капка төбендә чүмәшеп сулышын тигезләде. Йөрәк дөп-дөп

кага иде. Агач башына кем кунакласын, әлбәттә, Фәрит иде. Әйтерсең, үсмер

малай, ничек шаяра! Җитәкче ир-егет югыйсә... Килешми дә кебек югыйсә...

Их, Гөлҗиһан, Гөлҗиһан! Нигә син качтың икән? Нигә син дә:

 – Урман егете! – дип кычкырмадың икән?

 Елыйсыңмы? Ела! Бөтен байлыгыңны тау итеп өйсәң дә, ул синең бер тамчы күз

яшеңә тормас иде. Кычкыра алмадың шул, вәгъдәң телеңне йозакка бикләгән иде...

 Келдер-келдер теккән Миңсылу «күркәләр» дип бәйләнмәде, үз почмагында

йоклаган карчык та өн-тын чыгармады. Кич белән ул үзе самавыр кайнатты.

Беренче мәлләрдә күңелсез тоелган авыл тормышы аңа ниндидер рәхәтлек

бирә иде. Карлыган яфрагы, тукран чәчәге белән хуш исле чәй пешерде.

Ә кул әледән-әле кесәсендәге табылдыкны капшады. Түзмәде, келәттә он

иләгәндә, муенсаны бер такты, бер салды. Шатлык-куанычтан җан җылынса,

сагыш-юксынудан бәгырь өтелде. Таныды лабаса Фәрит. Нишләп ул артыннан

чапмады? Димәк, әбисе аны да шәп кенә боргычлаган...

 Кичке аш гадәттәгечә бик саран иде. Миңсылу кара ипигә май ягып

сыйланса, карчык баллы чәй белән хушланды. Гөлҗиһанның менюында да

кәҗә сөте генә иде. Хәер, тамактан ризык үтәр иде микән? Урмандагы хәлләр,

нәкъ кинодагы кадрлар кебек, әйләнә дә кабатлана, әйләнә дә кабатлана иде.

Табынны җыештыргач, ул кортка янына керде. Бөгәрләсәң учка сыярлык өрфия

яулыкны карават тимеренә элде:

 – Гамбәр әби, бу сиңа сәдакам. Әти белән әнинең рухына хәер-дога кыл әле,

китәсе көннәрем дә якынлаша, кызыбыз безне искә алмады, димәсеннәр, – диде.

 Мендәренә аркасын терәгән кортка:

 – Дога укыганда җыелган фирештәләрне качырма, – дип, өрфия

яулыкны аның башына япты. – Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир раҗииим,

бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим...

 Көйләп укыган дога ни аңлатып та аңлап бетермәслек сагыш-юксыну белән

җанны камады. Һәрвакыт боек әнисе, һәрвакыт тупас әтисе күз алдына килеп басты.

 Карчык, укуын тәмамлап, мәрхүмнәр рухына багышлаганда, ул да кулын

кушырды. Учыннан йөзенә кайнар дулкын бәрелде. Догачы «амин» дип битен

сыпыргач, хатын, ике тезенә сугып имгәткәндәй, идәнгә тезләнде:

 – Әби җаным, син бит әтинең исемен атамадың! Син әтине калдырдың! Ник

алай эшлисең инде, Гамбәр әби?! Мәрхүм сине бик рәнҗетсә дә, кичер, Гамбәр әби!

 Аны бүлмәдән Миңсылу куалап чыгарды.

 – Җиңгине җөдәтмәсәнә! Әллә картлык баса, әллә сезнең ише халыктан

чир-зәхмәт йога, әбиебез иллә дә начарайды. Сөрт күз яшьләреңне, гөлкәем,

күлмәгең әзер, ки!

 – Явыз син, Гамбәр әби, илләрендә бер явыз, – дип үкседе Гөлҗиһан.

– Әрвахларны санаганда, әтинең исемен атамадың! Мәрхүм белән һаман

көрәшәсең икән, Гамбәр әби!

 Миңсылу:

 – Һай, гөлкәем, үзеңне савыктырган кешене шулай гаеплиләрмени! – дисә

дә, ул озак тынычланмады.

 Йөрәген кабарткан давыл иртәгесен тагын да көчәйде: һич көтмәгәндә,

Сәйфи Бариевич «борынлады». Ир бәндәсе ялгызы гына иде.

 Җыелган-җыйнакланган хатынны күргәч, аның күзе шакмакланды:

 – Атакайгынам, синме суң, бичә? Ватый ничек нечкәрткәннәр. Әбиҗан,

әллә суң моны пычак белән тунадыңмы?

 Карчык түмәрдә кояшта җылынып утыра иде, ни исәнме димәде, ни хуш

димәде, капыл гына арт бакчага теркелдәде. Миңсылу да җәлт кенә ызбага тайды.

Агач тагаракта тавыкларга ипи телемнәре уган Гөлҗиһан, кулын суда чайкатып:

 – Нишләп йөрисең, Сәйфи? – диде.

 – Ват сорау! Синең хальләреңне белмәк булдым.

 – Ай ярымнан үзем дә кайта идем.

 – Анда тиклем важный эш бар, бичә. Машинаның тәгәрмәче тишелде, башта

шуны хутлыйм, аннары чүкердәшербез. Кая, бер кочаклыйм үзеңне, бичә.

 Авыл һавасын сасытып, ир бәндәсеннән арзан хушбуй исе аңкый иде.

Затлы әйбергә өйрәнмәде Сәйфи, аның өчен яшәү мәгънәсе – лыкынганчы

ашау һәм бармагын төкерек белән юешләтеп акча санау иде. Ир тәгәрмәч белән

кайнашканда, Гөлҗиһан икеләнде: карчыкның сихәт дәресләре төгәлләнә

кебек. Сәйфи белән китәргә мәллә? Белекче ялгыша: юл бер генә, һәм ул

караңгы ташкалага табан сузылган...

 Ире таушалган портфелен култыгына кыстырган иде. Баудагы шадра

сөлгегә пычрак кулын сөрткәч:

– Ардым, – диде. – Җарты сәгәт кенә җокыга түнәм, – диде. Портфелен

ычкындырмады, мөгаен, «важный эш»е шунда иде. Әмма хатын аңа «түнәргә»

ирек бирмәде.

 – Минап абзый кайда, Сәйфи?

 – Кайда, кайда? Айда! Минап белән сугым пычагы кайрыйсыңмы? Сүәркәң

тегелдер, шай! Кудым, күп сүли. Җокы качты, чукынмыш. Колак төбемдә

жуылдыйсың, катын.

 – Ашыгыч эш, дидең бугай, Сәйфи.

 – Да, эш, Джиган Самуиловна, эш. Мона монда кыягазлар, син шуларга

имзаңны сырлале.

 – Нинди кыягазлар? Кая, бир, Сәйфи?

 – Укып вакыт уздырма, юрич Иванов бар да тәртиптә, дир. Закунлы, дир.

 – Юрист Иванов ал да гөл дисә дә, мин документларны үзем тикшерәм,

Сәйфи! – Хатын иренең кулыннан кәгазьләрне тартып алды. – Нәрсә бу, ә?

Ничек бөтен милек синең исемгә теркәлә?

 – Москывада хәлләр хөртиләнде, Джиган Самуиловна. – Ир бәндәсе

күзен дә йоммыйча хәйләләргә кереште. – Рикит дигән бандитлар кыз-катын

җитәкчеләрнең бизнесын талый. Үтерергә дә мужыт алар. Миңа тимәсләр,

патамушты мин – мужик. Син миңа тере килеш кирәк, алтыным, – дип, тигәнәк

төсле сырышкан Сәйфине ул этеп җибәрде:

 – Кочаклама!

 – Укаң коеламы, катын? Җә, канны кыздырма, кушканны эшлә! Иту... –

Ир йодрыгын һавада уйнатты. – ...башыңны сугып җарам. Монда кеше җук,

таптап-таптап күмәрмен, катын!

 – Култамгам гына кирәкме, Сәйфи? Шул гынамы?

 – Шул гына, алтыным! Синең өчен җанам-күәм, штубы бандитлар харап

итмәсен, дим.

 – Кая, каләмең бармы?

 – Да, да, алтыным. Мә! Маладис син, ушлы син! Ватый аңлаштык та.

– Телендә сандугач сайраткан ир бәндәсе имзалар куелгач та, шәбәренеп: –

Хазер дөния минеке! – диде. – Колагыңа киртлә, син хәерче шушы маминттан,

хәерче! Үтүт синең акча-макчаларың! Мин барсына да хуҗа! Мин! Безнең

борынгы бабалар судка җөрмәгән, катыннарына өч кенә кычкырган. Талак

сиңа Сәмигулла кызы, талак, талак! Җәшкә үләнәм, миндәй бай әбзиләрнең

муенына сразы ун кыз асылына!

 Гөлҗиһан кытыклангандай көләргә тотынды. Аңа кушылып чыпчыклар

да чыркылдашты.

 – Сиңа убырлы карчык та бармый, Сәйфи! Син ул менә Мәскәүнең иң

хәерче бәндәсе. Мин март аенда ук паспортымны Гөлҗиһан Сәмигулловна

Насыйрова исеменә алмаштырдым. Ахрысы син минем Радий сеңлесе

икәнемне оныткансыңдыр. Хәйлә чиратына ул мине синнән алдарак бастырган

иде, Сәйфи.

 Бу хәбәрдән соң бая гына канаты белән дөньяны колачлаган «әтәч»нең

кикриге шиңәр дигән иде Гөлҗиһан. Куендагы портфеле җиргә кадалгач, ир

аны тибеп үк җибәрде:

 – Әбзәң белән мактанма, бичә. Беләсеңме кем иде әбзәң? Ата бандит! Алтын

талап сатты, сукыр бәбәк! Кыйбатлы ташлар сатты! Күтенә су керә башлагач,

сандыгы белән сакларга дип, синең атаеңа илттерде. Миңа әммәсен дә җан

сакчылары сүли иде. Атаең, бирән авыл мужигы, мылтыкка акча бирәләр дип,

сандыкны политсага сдавайт итә! Тимер белән энҗе-мәрҗәнне аермаган утын

бүкәне! Арсиныч җегетләре кире алмага килсәләр – үтүт җемелдекләр! Радий

җалчыларына: «Җырты-ние белән бергә үзен дә җандырыгыз», – ди. Так шту,

атаеңны сүекле абзаң Арсиныч үтертә. Җалчылары сине дә дөмектермәкче

була, ну бандит туганың: «Наталия ике тапкыр үлми», – дир. Ватый, аның

кызы аркасында асмыйлар сине, бичә!

 Сулышы киселгәндәй, хатын катып калды. «Сүекле абзаң Арсиныч үтертә...

Арсиныч үтертә...» Яла бу, яла!

 – Алдашма, Сәйфи! Туган абый тимер кисәкләре өчен генә әтине яндырмас!

 – Тимер кисәге? Ул сандыктагы бриллиантлар чит илдә илле җыл типтереп

җәшәргә җитә, дир, җүләр катын! Синең бандит әбзәң җөз кешене аттырдыастырды. Сиңа гына ул фәрештә. Җә, татулашыйк, алтыным. – Сәйфи аяк

астында аунаган портфеленә тагын бер типте дә капканы ачты. – Дабай,

ыспурлашмыйк, үгә катябыз, Джиган Самуиловна, ну, Гөлҗиһан Сәмигулловна.

Ну төлке дә үзең, да-а! Җаңа дәкимүнтләр әтмәлләгәнсең, да-а!

 Ир бәндәсе көлгән итенде, тик бу астыртын көлү иде.

 – Минем әби-бабайларның гореф-гадәтләренә хөрмәтем зур, шуңа күрә

синең талагыңны кабул иттем. Без хәзер чит-ят кешеләр. – Гөлҗиһан, ниһаять,

һаман саен өтер генә төрткән тормышының бер өлешенә «тәмам» дип, нокта

куйды. – Хуш, Сәйфи!

 – Хуш, дирме, ана төлке?! Ватый, чәчбигә – мал-мөлкәт, Сәйфигә –

шымытыр икән!

– Син дә, мин дә хәерче, Сәйфи. Барысын да акчага әйләндереп, авыру

балалар үзәгенә күчертәм.

 – Күчертермен, ватый! – Ир хатынны кулыннан боргычлап капкага сөйрәде.

– Үгә катябыз, үгә! Мин сине дураклар җыртына җаптырам!

 – Кая өстерисең, аждаһа, тимә аңа! Бәбәгеңне тырныйм! – дип өйдән

Миңсылу атылып чыккан иде, Сәйфи аңа аяк чалды.

 – Прәс, мачы! Җаклама! Ватый, симез чагыңда акыллырак идең, бичә!

Маең белән бергә акылың да эрегән, бичә!

 Гөлҗиһанның карышырлык хәле юк, Сәйфидә ат куәте бар иде. Кинәт

гайрәтле тавыш күк гөмбәзен урталай ярды:

 – Җибәр, юкса атам!

 Аңын җуя башлаган хатынны көчле куллар җирдән күтәреп торгызды:

 – Нихәл, урман кызы?

18

 «Әй, кыз олан! Ник син кылганнарны таптыйсың, җүнсез!

 – Үлмә-ә-әс...

 Чү, Анам кемгә эндәшә? Ишетәмсең, кыз олан?

 – Үлмә-ә-әс...

 – Әй, Анам, нишләп болай җиде ятларга инәләсең икән син? Бердәнбер

терек балаң – мин монда кана!

 – Миңа эндәшә, Анам, миңа. Үлмәс мин ул! Ә син – хыянәтче! – Зәңгәр

күлмәкле кыз ачу белән кылганнарны йолкый иде. – Син кардәш-ыруыңны,

ата-анаңны ташлап чит аймакларга качтың. Синең хәсрәтеңнән Анамның

йөзенә көзге дала сарысы сукты...

 Әй, кыз олан! Телең ни әйткәнне колагың ишетәме, йа? Мин аңа хыянәт

итмәдем, мин гомерем буе: «Раббымыз, барча хәер-теләкләремне ахирәттә

ирештереп, җәннәтләреңнән әйлә», – дип, Анама дога кылып яшәдем. Кит,

мөрәвәтсез!

 – Кит, имеш. Үзеңне үзең куасыңмы? Син исемеңә дә хыянәт карасы

тамыздың: әүвәлге атыңны үзгәртеп, Гамбәр дип куштырдың. Бел, мин – Үлмәс

сине соңгы сулышыма тиклем каһәрлим!

 – Әй, кыз олан! Мин бер Аллаһның гына каһәреннән куркам. Өзмә

кылганнарны, алар Анамның ап-ак чәчләрен хәтерләтә...»

 Карчык фанилык белән бакыйлык уртасындагы күпердә адашып-саташып

йөргәнен анык тоя иде. Үсмер чак күренешләре вакыт-вакыт еллар комы аша

саркый да, бөтен халәтен биләп ала иде. Әнә Үлмәс сурәтендәге кыз бала

ничәмә-ничә көн, ничәмә-ничә төн җанын талкый. Үз-үзең белән көрәшүе,

һай, авыр икән. Үлмәс – усал, бер сүзеңне ун чәнечкеле сүз белән каплый.

Усал булмаса, мөгаллим Заретдинга тагылып китәр идемени?! Кичә оныгы:

 – Зур әни, менә төгәл генә әйт әле, син кайсы яклардан соң? Әти каяндыр

– җәһәннәм читендәге даладан, дигән иде.

 Әби кешенең төзәлмәс күңел ярасы иде бу, ул, артык җәелмичә генә:

 – Ерактан, бәбкәчем, ерактан, – диде.

 – Сагынасыңдыр, әйеме? Бүген выж-выж самолётлар оча, поездлар чаба,

әйдә, көнендә генә туган җирләреңне урап кайтабыз, Зур әни.

 Энәнең очын гына да җан ярасына тидерергә ярамый иде, карчык оныгын

ишетмәгән төсле:

 – Кайчан үләнәсең, тискәре малай? – диде.

 – Миңа беркемне дә димләмә, йөрәк үзе сайласын, Зур әни. Менә син

нишләп миннән кунагыңның исемен яшерәсең икән?

 – Ниткән кунак, бәбкәчем?

 – Йә инде, Зур әни! Сездә Гөлҗиһан яши! Син аны тәмам өркеткәнсең

ахры, урманда яфрак селкенсә дә кача.

 – Гөлҗиһан? Кит, куй, бәбкәчем, – диде карчык. – Кемгә охшаттың тагы

ят кала катынын?

 – Мин бит бала-чага түгел, ышандырырга тырышма инде. Оныталмадым

мин аны, аңла инде, Зур әни!

 Әйе, Фәрит бала-чага түгел, аны алдап-йолдап йөртеп булмый, күрәләтә

Сәмигулла кызы белән дә кавыштырып булмый иде.

 – Безгә ул елан нәселе күп чакты, бәбкәчем.

 – Гөлҗиһанның ни гаебе бар, Зур әни?

 Фәрит тә үзсүзле иде шул. Ни хәлләр итәсе, йа Аллаһым? Оныкны гыйшык

тозагыннан араларлык көч-гайрәт көннән-көн сүнә... Әйтерсең, филтәсе янып,

уты сүрәнләнгән сукыр лампа Гамбәр. Менә ятып торудан гайре шөгыле дә

юк. Өч тәүлек элек бистәдән сырхау белән килгәннәр иде, чыгып та бакмады,

бүлмәдән генә:

 – Карт сулыш, – диде.

 – Бабай ул, яше зур, – дип пышылдады каенсеңлесе. – Нәстә дияргә, җиңги?

 – Гумер тәмәке тарткан, үпкәсе бозык, табиблар даруласын!

 Табиб, дигәч, Миңсылу аның үзен дә хастаханәгә барырга кыстаган иде

дә, кортка:

 – Картлыкка дәуа җук, – дип кырт кисте.

 Иң соңгы туеңа әзерлән, Гамбәр... Мәңгелеккә илтәчәк сәфәреңнең

сәгатьләре кыскарган саен кыскара...

 Ишегалдындагы ир-ат тавышы аның уйларын бүлде. «Ни-нәрсә икән?»

– дип гаҗәпләнмәде, ул аны көтә иде. «Катыныңны япраклар коелгач алып

китәрсең», – дисә дә, адәм заты түзмәгән кана. Җә, хәере белән... Сәмигулла

кызы тизрәк ташкаласына озайсын... Онык аңардан араланса, иншә Аллаһ,

иман нуры белән өретелгән берәр кәләштән баш тартмас...

 Шулай дисең дә, кортка... Ә үзең нишләп пошынасың икән соң? Сөенечеңнең

койрыгы өзелде ләса... Бу килбәтсез адәмнең уй-ниятен сизеп тә бер-бер хәл

кылмасаң, кыямәт көнендә кабереңнән кем сыйфатында кубарылырсың икән?

 Карчык ятагыннан кузгалды. «Миңа көч бир, Раббымыз, – диде. – Хәлсез

аяк-кулларыма әз генә җиңеллек өстә», – диде һәм баскычта сарык йоны теткән

каенсеңлесен ым белән генә: «Ызбага кер», – дигәч, арт бакча ягына атлады.

Урман белән җенләнгән оныкны чакрымнарга сузылган биләмәсеннән эзләсәң

– кич җитә иде, ул, капка сакчысының кулындагы кара тартмага төртеп:

 – Улым, монауга әйт, Фәритне чакырсын! – диде.

 «Тартма» сүз тыңлады, оныкны җилтерәтеп китерде.

 – Гөлҗиһан бәлагә тарды, ашык, бәбкәчем! Мин үз җаем белән генә

кайтырмын. – Карчык көчкә генә сулыш алды. «Үз җаем»ның да җае бар: агач

йорт тәрәзәсендә таныш шәүлә селкенә иде. Кортка аңа:

 – Кил, – дип кул изәде.

 Ике аяклы «кисәү»нең кыяфәте мунча җененнән дә куркынычрак иде.

 Гамбәр карчык, беренче тапкыр авыз тутырып:

 – Сәмигулла, – диде. – Бит-йөз – адәмнең көзгесе. Кырын, юын, ару күлмәкыштан ки, сиңа бүген кунак килә.

 – Кем икән суң, күрше апа? Илләрендә бер көтәр кешем җук.

 – Хуш, Сәмигулла! Мин сине бәхилләдем.

 – Гамбәр апа, чынмы? Кичерәсеңме? – дип, алдына тезләнгән ирнең карчык

аркасыннан какты:

 – Кичердем, Сәмигулла, кичердем...

 ...Капка төбендә көлешә-көлешә Фәрит белән Гөлҗиһан сөйләшә, алар

балалар кебек кулга-кул тотынышкан иде. Өлгергән онык, шөкер. «Тагын ун

гына адым атларлык көч өстә, Аллаһым», – дип, кортка бөкрәйгән гәүдәсен

турайтып, иңбашларын төзәтте. Күк дөбердәткән, җир тетрәткән белекче соңгы

мәлдә генә мескен рәвешендә хәтергә уелып калмаска тиеш иде.

 Яшьләр аны ике яктан култыкламакчы иде, ул кырыс кына:

 – Мин бөтәшмәгән кана, – диде. Тик йөрәктә катылык юк, йөрәктәге таш

уалган иде. – Кызым, хәзер үк Фәрит белән утарга барыгыз. Анда, агач ызбада

сине Сәмигулла көтә. Исән атаң, исән, – диде.

 Җилкәне баскан авыр йөк кинәт кенә аска шуды. Рәхәт һәм җиңел иде. Яшь

киленнәр көнләшерлек җитезлек белән ул коедан су ташып мунча якты, каен

себеркесе пешекләде. Әчегән катыкны ярты гына аш кашыгы көнбагар мае

белән туглады. Чәчне киптереп тузгытмый. Юынгач, ак киндер күлмәген киеп,

ак яулыгын бәйләде. Көндез каенсеңлесе черем итәргә ярата иде, аның өстенә

юрганын япты. Җылынып йокласын! Караватка яткач та, пыш-пыш догаларын

укыды. Чү, кай тарафлардан иркә, йомшак җил исә икән? Йа Раббым, дала җиле.

 – Үлмә-ә-әс!

 – Әү, Анам?

 – Кайт, Үлмә-ә-әс!

 – Озак тордым шул, кайтам, Анам, хәзер кайтам...

 

"КУ" 9, 2017
фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: