Кышлар үткәч кайтырмын... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

5. Кайту

Ике дөнья арасында адашып йөргән көннәрдә байтак кешегә ярдәм итте,

шактый авыруны юатты Сәвия. Ләкин барыбер үзеннән, эшеннән канәгать

түгел иде. Күп көннәре бушка узгандай тоелды, кулларын эшләтә алмаганга

үртәлде. Эчтән генә игезәкләргә үпкә белдерде: «Йә, кем инде өрәккә шундый

бурыч йөкли? Кирәк саен сезне ярдәмгә чакырып, чит кешегә әйләнәсем килми,

үзем буласым килә!»

Колагына кайдандыр: «Иртәгә сынауның соңгы көне!» – дигән өн килеп

ирешкәч тә, шатланмады. Бәлки алда тагы да катлаулырак, куркынычрак сынау

көтәдер. Ни дисәң дә, монда үз авылы, таныш кешеләр... Туган йортына кайтып,

әти-әнисен күрә алмаса да, хәл-хәбәрләрен белеп тора.

Ул кичне Сәвия урамда, баскыч төбендә үткәрде, йолдызларны күзәтте,

авыл тавышын тыңлады. Кайдадыр этләр өрде, клуб ягыннан гармун тавышы

ишетелде... Шулчак каршында әллә кайдан таныш сын, газиз йөз пәйда булды.

Гүя күктән төште. Сәвия сискәнеп, урыныннан сикереп торды:

– Гаяз?! Син?!

– Әйе, мин...

Әйе, бу ул, соңгы кичтә очрашкан Гаяз... Киемнәре дә, кыяфәте дә шул ук.

Ләкин үзе бөтенләй башка. Ул кичтә Гаяз бәхетле иде, гел шаярды, көлде. Ул

кичтә Гаязның киләчәге бар иде, ул иртән уянып, кояшны күрәсенә, өр-яңа

көнен башлаячагына тамчы да шикләнми иде. Ә бу Гаязның җаны үлгән,

күзләре сүнгән...

– Син ничек монда? – дип сорады Сәвия.

– Качып килдем...

– Ярамый бит! Үзең беләсең. Барыбер табачаклар...

– Беләм... Ләкин мин сине шул кадәр сагындым! Бер генә тапкыр булса да

күрәсем килде.

Сөйгәне өчен бик борчылып, Сәвия киңәш бирергә ашыкты:

– Син аларга каршы барма, Гаяз! Кушканнарын үтә!

– Үтим. Ләкин бер генә тапкыр тәртип бозарга да ярыйдыр. Сәвия, иртәгә

син безнең дөньядан китәсең. Юллар озакка аерыла. Мин сине тиз генә

күрмәячәкмен.

Кыз гасабиланып сорады:

– Нишлик соң, Гаяз? Нишлик?!

– Минем өчен бөтен юллар ябык. Мин читлектәге кош хәлендә...

– Бу коллыктан котылу өчен нишләргә кирәк?

– Мин синнән баш тартырга тиеш...

– Баш тарт, рәнҗемәм. Мин синең ирекле булуыңны телим.

– Беләм. Ләкин булдыра алмыйм. Синнән баш тарту гына аз аларга. Мин

үзем таптаткан кызның сөйгәне булырга тиеш. Аның каршында тезләнеп,

кулын үбеп: «Сине генә яратам, синнән башка беркем кирәкми!» – дияргә

тиеш. Аңлыйсыңмы? Ә мин бу сүзләрне сиңа гына әйтә алам. Ул бик әшәке

кыз. Аны ап-ак туй күлмәгеннән җирләгәннәр, күмү белән күлмәге каралган.

Чөнки елата-елата, кеше ярын тартып алган. Мин ул явызны тамчы да

кызганмыйм. Ничек итеп, аңа «яратам» дип әйтим? Синнән башка миңа

беркем кирәкми!

– Гаяз... Сиңа мин кадерлеме, әллә ирекме?

– Син кадерле! Син янымда булсаң, мин кол булырга да риза. Син миңа

түзәргә көч бирәсең.

– Син ирекне сайла! Ирек мөһимрәк! Һәр җан ирекле булырга тиеш! Шунда

гына ул теләгән җиргә бара,теләгән кешене ярата ала!

– Монда ирек башка. Син әлегә аңламыйсың, – диде Гаяз моңсу гына.

Сәвия дә ямансулап башын иде:

– Алайса, сиңа бик авыр икән... Ә мин берничек ярдәм итә алмыйм... Мин

дә бит ирекле түгел.

– Иң авыры: әниемнең хәсрәтле йөзен, күз яшьләрен күрү. Аны миңа һәр

көнне күрсәтәләр... Газапларым тагы да көчәя. Әниемнең яшисе килми, үзенә

үлем тели. Ә бу зур гөнаһ икән. Әй, Сәвия... Үкенечләрем утта яндыра... Менә

шул инде ул тәмуг газабы.

Гаязның карашы әйтеп бетергесез сагышлы, чарасыз иде. Сәвия аны ничек

юатырга белмәде. Янына килеп, иңнәреннән кочып алды. Ике җан бер-берсенә

сыенып, шактый басып торды.

– Син мине тоясыңмы?

– Тоям, – диде Гаяз.

– Мин дә тоям. Сәер, әйеме? Алай булгач, без мәңгелектә бергә була алабыз,

әйе бит?

– Юк шул, Сәвиякәй! Кавышырга өлгерми калдык бит... Никахсызлар

мәңгелектә кушыла алмый! Менә шунда фаҗига!

Шулчак алар янында дегет чәчләрен уйнатып, кара күлмәкле кыз пәйда

булды. Сәвиягә игътибар да итеп тормый, ямьсез итеп кычкырды:

– Вот ты где!!! Кем рөхсәт итте сиңа качарга?! Син гел минем янда булырга,

һәр сүземне, йомышымны үтәргә тиеш! Шулаймы?! Ник рөхсәтсез качтың?!

Син минем колым! Миңа буйсынмасаң, урының тәмугта булачак! Мәңгелек

тәмугта!

– Мин болай да тәмугта инде... Аз гына вакыт бир миңа, бер генә минут!

Ләкин кара күлмәкле кыз Гаязга чат ябышып, аны үзенә тартты. Аңа

буйсынып чигенә-чигенә, егет һаман Сәвиягә карады, бар көченә кычкырды:

– Сәвия! Ике дөнья арасындагы пәрдә бик юка! Ишекләр күп. Онытма мине,

Сәвия! Мин сине яратам! Мин сине беркемгә алыштырмыйм!!!

Сәвия, сөйгәне артыннан атлады, кулларын сузып, аны кочып алмакчы

булды, ләкин куенына җил генә килеп сыенды...

Кара күлмәкле кыз да, Гаяз да мизгел эчендә юкка чыкты...

***

«Исән чакта кавыша аламадык, үлгәч тә юллар аерыла. Ник шулай булды

соң?!» – Сәвиянең кычкырып елыйсы килде, әмма никтер елый да алмый

икән... Аяз күкнең якты йолдызларына карап, озак ямансулап утырды әле ул.

Кем белә, бәлки, иртәгә аларны да күрә алмас... Шулай уйланып-сагышланып

утыра торгач, онытылып киткән...

...Күзен ачканда, ул кабат ак бүлмәдә, ак халатлы игезәкләр каршында басып

тора иде. Аларны күрү белән Сәвия кабаланып сорады:

– Без Гаяз белән кавышабызмы?

– Юк! – дигән өметсез җавап ишетте. – Ул синеке түгел. Син дә аныкы түгел.

Кызның җаны сагыш күленә чумгандай булды, ул яшьсез елый иде:

– Мин аны яратам! Мин аның белән булырга телим!

– Гаязның юлы кыска булды. Ул төнгә ашыкты. Ә сиңа әле бик күп яңа

таңнар каршылыйсы.

– Кайда? Ничек? Сез миңа яңа сынау әзерләдегезме?

Игезәкләр бер-бер артлы җавап бирде:

– Һәр көнең сынау булачак. Кешеләргә игелек кыл! – диде беренчесе.

– Туган җиреңә хезмәт ит! – диде икенчесе.

– Яшәүдән соң үлем, үлемнән соң яшәү бар! – диде өченчесе.

Шулай диделәр дә юкка чыктылар. Ап-ак диварлы бүлмәдә Сәвия ялгызы

басып калды. Ак төс тә, күпкә китсә, ачуны китерә, ярсыта икән. Диварлар да,

идән-түшәмнәр дә ап-ак төстә булгач, үзеңне бушлыкта эленеп торгандай хис

итәсең. Кыз ачу белән идәнгә типте, диварны төя башлады, аяк-кул белән түгел,

әлбәттә, уйлары белән генә. Шулчак тибрәнеп торган ап-ак ефәк пәрдәләр

күреп алды. «Пәрдә булгач, бәлки, монда тәрәзә дә бардыр,» – дип уйлады ул.

Шатлыгыннан очып китәрдәй булды: тәрәзә бар һәм ул ачык иде! Борынына

 дымлы чирәм, шомырт исе килеп ягылды. Ә бит моңарчы ул ни салкынны,

ни җылыны – бернинди ис тоймады! Ни үзгәрде соң? Кыз тәрәзәдән үрелеп

караса, аста әнисе, әтисе басып тора. Алар аңа елмаеп кул болгыйлар.

– Кызым, уян инде! Зинһар, күзеңне ач, безнең янга кайт! – дип ялвара бик

таныш тавыш.

Сәвия тәрәзә төбенә менеп баса да, аска атыла. Барыбер үле ич, ни булсын

ди аңа? Гәүдәсен булса да алып китсеннәр, үз куллары белән җирләсеннәр.

Аны әтисе тотып-күтәреп ала:

– Кайт инде, кызым! Зинһар уян, күзеңне ач! – ди.

Сәвия, тырышып-көчәнеп, күз кабакларын күтәрә, томан эчендә, дымлы

керфекләре арасында басып торган әтисен күрә...

***

Ул тормышка яңадан кайтты. Беренче көннәрдә өн белән төш арасында

буталып йөрде әле. Озак-озак үзенең кулларына, көзгедәге чагылышына карап

торды. Әле бер, әле икенче әйберне тотып карады. Әнисе белән әтисе аны

гаҗәпләнеп күзәтте.

– Миңа онытырга кушканнар иде... Никтер оныта алмыйм... Төнге

фәрештәләр бар икән... Чакырсаң, ярдәмгә киләләр... – дип сөйләнде кыз.

Камил кызы акылдан язган, диючеләр булды. Казанда бик каты кыйнаганнар,

акылын җуеп, айлар буе югалып йөргән икән, диделәр.

Хәер, бу сүзләрдә хаклык та бар иде. Чынлыкта, яман ният белән ияргән

бәндә, тимер кисәге белән кызның башына суга. Сәвия аңсыз егылгач, талый

да куркып кача. Кызны чит кешеләр күреп алып, ашыгыч ярдәм чакыра. Ул

кыш буе хастаханәдә мәрткә китеп ята. Ә өйдәгеләр аны укып, имтиханнар

тапшырып йөри дип уйлый... Һаман-һаман бернинди хәбәр булмагач, эзләргә

керешәләр, Казан кырындагы бер хастаханәдән табып алып кайталар.

– Аңа тынычлык, ял гына кирәк, барысы да үз урынына кайтачак.

Борчылмагыз, кызыгыз сәламәтләнер, – дип юата аны дәвалаучы табиб.

Әлегә шуңа ышанып, өметләнеп яшиләр.

Кайчакта Сәвия үзе дә икеләнә, бәлки, чынлап та, ул саташкан гынадыр?

Бәлки, барысы да төш кенә булгандыр? Вакыт үткәч тә онытылмый торган бик

ачык, эзлекле-эчтәлекле төшләр була бит ул. Гүя йоклаган килеш ниндидер

кино карыйсың. Алай дисәң... Сәвия күргәннәр чыннан да тормышта булган

лабаса! Миңлекамал әбинең кинәт китеп баруы хак, Хатыйп абыйсының авылга

кайтканда, юлда адашуы, авырып, хастаханәдә ятуы да хак! Сәвия җайлап кына

әнисеннән сораша-белешә тора. Хәер, сорашмаса да, аңларлык – чормалары

да чынлап янган бит, ул якта бүрәнәләр кап-кара, әтисе әле һаман аксап йөри...

– Закир килеп коткармаса, янып үләсе идек, – ди әнисе.

Юк, саташмый Сәвия. Барысын да хәтерли ул. Гаяз белән соңгы тапкыр

сөйләшүе дә истә. Сөйгәне күңелдән чыкмый, аны өзелеп юксына. Кызгана

да. Их, никләр генә шул кадәр ашыкты, ашкынды икән ул?! Әллә әҗәл үзе

шулай чакырганмы? Кеше ярын тартып алган кызыйның юлын бүләр өчен

нәкъ менә Гаяз кирәк булганмы?! Кадерле кешесен югалтучылар, теге дөньяда

күрешербез, дип өметләнә. Ә Сәвиянең ул өметен дә өзделәр...

Ни гаҗәп, серле дөньяларны гизеп, ул кабат исәннәр сафына басты. Юкка

гына бирелмәгәндер бу бәхетле билет! Бер көнне дә бушка уздырмаска кирәк!

«Тегеннән» кайткач, ул шыпырт кына шигырьләр яза башлады. Ни хикмәт,

үзеннән-үзе күңелдә туып торалар. Ул серле юлларны онытмас өчен дәфтәргә

төшереп бара Сәвия: «Үлем белән яшәү арасында калган чакта өмет, әҗәлләргә

каршы калкан булып, син басасың килеп...»

Гаязның әнисе Нурсинә апаны ярдәменнән калдырмас ул. Аны караңгы,

өметсез уйлардан араларга тырышыр. Әйе, башкарасы эшләр күп әле! Ачлык

елында вафат булганнарның каберен торгызып, Истәлек тактасы куясы бар.

Мондый изге эшкә беркем дә каршы килмәс, Бүзәрләр игелекле, бердәм халык,

өмә оештырырлар. Минҗамал әбинең әнисе, безгә дога кирәк, диде бит.

Авылда дини картлар җитәрлек, ачлык корбаннары рухына дога кылырлар.

Шуннан соң, бәлки, күңелгә шом салып каркылдаучы каргалар да тынычланыр.

Киләчәктә хастаханә бакчасына, черек чаганнарны кисеп атып, яшь агачлар

утыртасы булыр. Шомырт, алмагач, чия, юкәләр язларын ак чәчәккә, хуш

искә күмелеп, күзләрне, күңелләрне сөендерер, авыруларга көч, өмет бирер.

Гүзәллек һәр җирдә булырга тиеш, ул үзе дәва бит.

Сәвия һәр көнне арт бакчага чыга, үзе утырткан агачлар янына килеп, озак-озак уйланып утыра. Тынгысыз карашы якты дөньяны күзләп, матурлыкка

сокланып туймый. Яр астында җырлый-җырлый Сай инеш ага. Баш очында

кошлар сайрый. Күктә болытлар йөзә, җылы туфракта кырмыскалар йөгерешә.

Табигать яши, сулый, кояшка, язга сөенә. Әнә, аның агачлары, көздән үк җиргә

чытырдап ябышып, карлы-буранлы салкын кышларны исән-имин чыкканнар.

Язгы җилнең назлы сулышын, кояшның җылы нурларын йотып, бөреләре яшел

күзләрен ачкан, сусыл, нәфис яфраклары күккә үрелеп маташа. Килер вакыт,

шаулап үсеп китәрләр, бакчага гына түгел, су буена, авылга ямь бирерләр.

Тормыш гел яңарып, үзгәреп тора. Әле һаман аксап йөрсә дә, әтисе осталар

чакырып, яңа веранда төзергә кереште. Зур, иркен, якты булачак ул. «Бәлки,

януы хәерледер дә, юкса яңартырга тәки кул җитмәс иде», – дигән була әтисе...

Киләсе язларда Сәвия дә укуын тәмамлар, өстенә ак халатын киеп, тормыш

сагында торучы җир фәрештәләре сафына басар. Һәркем бу дөньяга игелек

кылырга килә. Һәркем туган җиренә, үз халкына хезмәт итәргә тиеш.

Тагы... Шигырьләрен китап итеп чыгарыр! Алар да кеше җанын дәвалый,

яшәргә көч бирә бит. Сәвия моны бик яхшы тоя. Бер китабын Мәҗит абыйсына

бүләк итәр. Укысын да сөенсен әле, үзенә багышлап язган шигырь дә булачак

бит анда:

Синең кулда – кеше өметләре, мәрхәмәттә – көчең!

Рәхмәт сиңа изге эшең өчен,

Ак халатлы, пакь күңелле, җылы куллы кешем!

 

Тәмам.

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: