Кышлар үткәч кайтырмын... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

«Мәхәббәт – яраткан кешеңне кайгырту ул», – диде Хатыйп абыйсы.

Бәлки, чынлап та, шулайдыр? Гаяз аны кайгыртмадымыни? Беренче сыйныфтан бирле фәрештә урынына сакламадымы? Ысылдап өстенә килгән казларны куды, каршысына усал эт чыкса, аны үзе белән каплап, ике арага гел ул килеп басты. Берәр юньсез малай этеп җибәрсә, Сәвияне яклап, тегенең өстенә ташланды. Таеп егылса, кулын сузды. Өшесә, курткасын салып бирде...

Мәктәпкә укырга кергәнче авылларында шундый кыю, акыллы малай бар икәнен Сәвия белми дә яши иде. Гаяз аны үзе сайлады. Беренче сыйныфта укыганда ук, малайлар кызларны бүлешкән. Сәвия өчен Сакау Мансур белән Гаяз арасында сугыш та булган, имеш. Әлбәттә, Гаяз җиңгән, улмы соң инде аста калучы?! Шуннан соң Сәвиягә «Гаяз кәләше» дигән кушамат тагылды. Хәер, аңа гына түгел, сайланган кызларның һәммәсе кемнеңдер кәләше булып куйды.

Яңа ел бәйрәменә парлап бию әзерләгәндә, Сәвияне күрше малае Булат белән бастырганнар иде. Ләкин шунда ук аның кулыннан Гаяз килеп тотты һәм кычкырып, кистереп әйтте:

– Сәвия белән мин биим!

Алар сыйныфында кызлар күбрәк булып, барысы да алгы рәттәге парталарда утыра иде. Ә малайлар, кызлар артына качып, укытучы Мәйсәрә апа әйтмешли, «Камчатка»га елышкан, дәрестә гамьнәре юк. Бераз игә кермәсләрме дип, кызларны малайлар белән аралаштырып утыртырга булдылар. Сәвиягә партадаш булып, әлеге дә баягы Сакау Мансур эләкте. Тик бер генә дәрес утырды ул кыз янында. Тәнәфестән соң, Мансур икенче рәткә күчкән, ә Сәвия кырында авызын ерып Гаяз утыра иде.

Менә шундый иде Гаяз. Сәвиянең һәр сүзен, боерыгын үтәргә әзер торган җан-тән сакчысы иде ул. Казаннан кайтканда да, олы юлга чыгып, әтисе түгел, гел Гаяз каршы алды. Яз-җәйләрен мотоциклы белән, ә көз-кышларын тракторы белән чатка чыгып басар иде. Озатты, каршы алды... Сөйгәненең җылы ышыгында, җил-салкын тоймый, чәчәк атасы гөл иде Сәвия. Әллә соң артык бәхетле булырга да ярамыймы икән?!

Теге иртәдә Гаяз турында коточкыч хәбәрне ишеткәч, Сәвия моңа ышана алмады. Әле кичен генә янында көлеп, шаярып йөргән кешенең мәңгелеккә югалуы һич тә мөмкин түгел иде. Тормыш бу кадәр гаделсез була алмый! Ни өчен әле шундый яхшы, япь-яшь кеше үләргә тиеш, ди?! Булмас, дөрес хәбәр түгел бу. Сәвия әнисенә дә шулай диде: «Ышанмыйм!!! Ялгышканнар... Бутаганнар... Башка кеше үлгән, Гаяз түгел. Менә күрерсез, ул исән!»

Нурсинә бу вакытта хастаханәдә аңсыз ятса да, Гаязны туган йортыннан озаттылар. Әмма никтер йөзен карарга рөхсәт булмады. «Нык имгәнгән, танырлык түгел икән, шуңа күрсәтмиләр», – диеште халык. Бүзәр авылында шатлыгы да, кайгысы да уртак. Гаяз белән хушлашырга халык күп килде. Укытучылар, җитәкчеләр дә килгән иде. Сөйләүчеләр күп булды. Сәвиянең колагына:

– Тырыш, уңган егетебез, безнең өметебез... Үкенечле үлем... Җаны тынычлык тапсын... Урыны җәннәттә булсын... – дигән сүзләр килеп иреште.

Егетне кызгандылар, апа-әбиләр, йөзләрен яулык очы белән каплап, үкседеләр. Бик авыр көн булды ул Бүзәрләр өчен. Ә көн чалт аяз, кояшлы иде. Кем инде мондый көнне җир астына кереп ята?!

Юк, ышанмады Сәвия бу хәлгә, Гаязны башка беркайчан да күрә алмасына ышанмады. Шуңа күзеннән бер тамчы яшь тә таммады. Ниндидер тамаша карагандай катып басып торды: «Кайтыр ул, менә күрерсез, кайтыр... Андый кеше югала алмый. Бүген кемнедер күмәләр, тик Гаязны түгел... Ялгышлык бу, бик зур ялгышлык...»

Казанга китәр көннәре якынлашкач, шулай да егетнең кабере каршына килеп басты үзе. Чардуган да, таш та куелмаган туфрак өеменә, шунда кадап куелган ап-ак шома тактага, анда язылган кадерле исемгә гаҗәпләнеп карап торды.

– Гаяз... Син, чынлап та, мондамы? – дип сорады.

Үзе үк җавап бирде:

– Юк бит, әйеме? Син монда юк... Кайда соң син? Кайчан кайтасың? Мин сине көтәм...

Шундый сәер иде ул көннәрдә кызның күңел халәте.

Ләкин шул ялган, «Гаяз үлмәде, ул кайтачак» дигән буш өмет Сәвиягә яшәү көче бирде. Шул өмет белән ул пар-пар агачлар утыртты. Шул өмет белән Казанга китеп барды. Әнисеннән: «Кызым, Гаяз исән! Ялгыш башка кешене күмгәннәр», – дигән сөенечле хәбәр көтте. Көннәр, атналар үтә торды, тик ул көткән сөенечле хәбәр килмәде. Әмма Сәвия өметен өзмәде, иләс хыяллар белән үз ялганына үзен ышандырырга маташты...

Инде менә үзе дә үлде... Үлгәч, теге дөньядагы якыннарың белән очрашасың, дип сөйләнәләр иде. Ләкин Гаяз монда да юк бит... Бәлки ул да кайдадыр, ниндидер сынау үтеп йөридер... Бу дөньяның кеше аңламастай канунары да бар икән.

 

***

Сәвия бу халәттә яшәешкә дә күнекте. Һәр көнне Мәҗит абыйсына ияреп йөри, авырулар тарихын, табиб билгеләгән дәваларны өйрәнә. Һәр көнне чал чәчле, аз сүзле, тыныч холыклы бу кешенең сабырлыгына, олы җанлы, кече күңелле булуына соклана. Авыруның кемлегенә, яшенә карамастан, табиб һәркемгә елмаеп, үз итеп дәшә, олыларга «апа-абый», ди, кечеләргә «энем-сеңлем» яки «улым-кызым», ди. Ул килеп керү белән авырулар җанланып китә, артыгын зарланмаска, көр күренергә тырыша. Беркемнең дә, аксакал, мөхтәрәм табиб каршында көчсезләнеп, мескенләнәсе килми. Күреп тора Сәвия, Мәҗит абыйсының үз саулыгы да чамалы, ул еш кына әле кан басымыннан, әле бил-аяк сызлаудан укол кадата, әле тел астына тиз генә ниндидер дару-төймә салып куя. Чигәсен уып, йөзен газаплы җыерып утырган мизгелләрен дә күрде Сәвия. Ләкин кабинетына берәрсе килеп керү белән, башын күтәрә, сыгылып төшкән иңнәрен калкыта, берни булмагандай көр тавыш белән сөйләшә башлый...

Сәвия Мөнәвәрә Исламовна биләмәсенә дә еш кагыла, аның эшен дә читтән генә күзәтеп тора. Кайчакта бик ярдәм итәсе килә дә, юк шул, куллары тоймый. Төнлә килүчеләр янында, Мөнәвәрә апасын алыштыра алмый, чөнки авыл акушеры һәрвакыт уяу, чакыруга йөгереп килеп җитә. Ләкин тормыш бит бу, гел бер эздән генә бармый. Түбән Кама шәһәрендә төзелештә эшләп йөрүче улы, өченче каттан егылып зәгыйфьләнгәч, хәсрәткә баткан ана, ял алып, аны тәрбияләргә китеп барды. Бәби табарга җыенган әниләрне районга юлларга булдылар. Ләкин бу хакта белмәгән-ишетмәгән хатыннар барыбер Бүзәр хастаханәсе каршына килеп басты. Менә шундый чакларда Сәвия тагын серле игезәкләргә мөрәҗәгать итте:

– Төнге фәрештәләр! Сезнең ярдәм кирәк!

Шуннан соң сменада кайсы шәфкать туташы булса да: «Мин булдырам, мин эшлим!» – дип, җиң сызганып, килгән хатыннарны бала таптырырга кереште. Бары тик катлаулы хәлләр булганда гына, районнан «Ашыгыч ярдәм» чакырдылар. Нинди сере бардыр, күпчелек сабый бу дөньяга килү өчен, гадәттә, төнне сайлый. Ләкин якты вакытта аваз салырга теләүчеләр дә җитәрлек. Ә Сәвия, үзегез беләсез, ярдәмчеләрен төнлә генә чакыра ала, көндезен, бик теләсә дә, берни кыла алмый.

Иртәнге уннар тирәсендә, хастаханәгә, инде тулгагы башланган бер хатынны китергәч, шәфкать туташы коелып төште. Тизрәк баш табиб янына атылып керде:

– Мәҗит Ногманович! Бала табарга килделәр! Нишләтик?

– Кабул итәргә кирәк! Ник шул кадәр курыктың? Кулыңнан килә бит, – диде Даймасов.

Әминә ни дияргә белми, башын иде.

– Миннән булмас, Мәҗит Ногманович... Сез ярдәм итсәгез генә... – дип мыгырданды.

– Сәер... Бер була, бер юк. Ничек аңларга моны?!

Даймасовның карашы да, тавышы да бик кырыс иде. Төнге вакыйгаларны ничек аңлатырга да белмәгән Әминә алдашырга, хәйләләргә мәҗбүр булды:

– Бүген... бүген минем хәлем юк, Мәҗит Ногманович... Башым әйләнә, кулым калтырый...

Соңгы чигенә җиткәч кенә хастаханәгә килеп, баласын бусагада таба башлаган хатынны районга озату түгел, туп-туры кушеткага кертеп салырга туры килде. Әмма сабыйны Әминә түгел, Даймасов кабул итте...

Үзе шулай да киңәшмәләрдә горурланып күкрәк какты:

– Бездә универсаль кадрлар эшли! Безнекеләр барысын да булдыра!

 

***

Барысын да булдырабыз дип, белеменә, зур тәҗрибәсенә таянып, үз көченә ышанып эшләп йөрүче табибның үзенә дә ярдәм кирәгер дип кем уйлаган?!

Төн уртасы иде ул.

Сәвия ул төндә йокламады, палатадан-палатага кереп, авыруларның хәлен белешеп йөрде. Алай-болай ярдәм кирәксә, ул әзер торырга тиеш. Урамда көчле җил-буран, шуңадырмы, олы яшьтәге кешеләр йокысызлыктан интегә, аяк-куллары да ныграк сызлый. Үч иткәндәй, төнге дежурда көн үтсенгә генә йөрүче бер пошмас практикант кыз иде. Кичке уколларны ясап, даруларны өләште дә «Уф, арыдым!» дип диванга тәгәрәде. Имеш, кичә йокламаган, егете белән очрашкан. Төн уртасында чырылдап кычкырган телефон тавышын да ишетмәде хәтта. Трубканы санитарка Зөлфия алды. Ә Сәвия ишетеп торды:

– Кызлар! Мәҗит абыегызның хәле бик начар! Нишлик? Районга шалтыратыйкмы?

Бу Фәһимә апа тавышы иде.

Зөлфия бер мәл аптырап, югалып калды. Аннары, трубканы ташлап, Венера янына йөгерде. «Булмас... – дип икеләнде Сәвия. – Бу кызда өмет юк...»

Барысы да һәрвакыттагыча тиз арада хәл ителде... Венера берни сизми йоклап калды, ә Сәвия, җәһәт кенә беренче ярдәм өчен кирәкле медикаментларны алып, урамга атылды. Ни хикмәт: бу юлы аны капка төбендә туктатучы булмады. Хәер, бу төндә ул «Венера» бит...

Мәҗит абыйсы аңсыз ята иде. Тәне ут кебек кайнар, йөзе, муеннары шешенгән. Сәвия аның йөзен үзенә борып, авызын ачты. Авыз эче лайлаланган, теле зурайган иде. «Аллергиягә охшаган» дип уйлады кыз. Борчылып, ни кылырга белми ире янында таптанган Фәһимәгә шунда ук боерык бирде:

– Тизрәк «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз! Шок булмагае.

– Хәзер, хәзер... – дип угаланды Фәһимә. – Ни булганын да аңламый калдым бит.

Сәвия авыруның авыз эчен чистартып, теленә басты. Ирнең сулыш алуы иркенәеп киткәндәй булды. Шуннан соң гына кан басымын үлчәде, ул артык түбән, ә пульс ешайган булып чыкты. Ярый әле, үзе белән адреналин, супрастин инъекцияләрен алган иде, тизрәк шуны кадады.

Район табиблары килгәндә, Мәҗит аңында иде инде, хәле шактый җиңеләйгән. Ул Сәвиянең кулын кысып, көчсез тавыш белән булса да:

– Рәхмәт, кызым… – дип әйтә алды.

Аны озаткач, Фәһимә Сәвияне чәй эчәргә кыстый башлады. Тамагы кипкән иде, бер сүзсез ризалашты кыз. Бик тәмләп эчте чәйне. Күптән инде ризык тәме тойганы юк бит.

– Бигрәк тәмле хәлвә, – диде ул. – Әллә чикләвек белән инде.

Шулай диюе булды, Фәһимә урыныннан сикереп тә торды:

– Ай Аллам! Белмәдем бит! Чикләвек беләнмени ул?!

– Әйе, – диде Сәвия аптырап. – Ә ни булды?

– Соң бит абыеңа чикләвек ярамый! Белмәдем бит! Үз кулым белән иркәемне үтерә яздым. Балаларына ни дияр идем?! Әле дә син килеп өлгердең, балам! Әле дә син коткардың! Яшь кенә булсаң да, булдыклы икәнсең, кулларың шифалы. Мең рәхмәт, балам, игелегеңне мәңге онытмабыз!

Баш табиб район хастаханәсендә ике атна ятып чыкты. Эшкә килү белән бөтен коллектив алдында Венерага рәхмәтен әйтте. Тегесе бу хәлләрне белсә дә, берни хәтерләми иде. Күзләрен челт-челт йомып, кыенсынып елмаеп басып торды. Әйтер сүз тапмады...

Хастаханәдәге сәер хәлләр турында алар үзара сөйләшәләр, баш ваталар, ләкин серенә төшенә алмыйлар иде. Шуңа күрә баш табиб алдында телләрен генә тешлиләр…

 

Әсәрнең ахырын "Казан утлары" журналының 11 санында (2019) укыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: