Кышлар үткәч кайтырмын... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

4. Элемтә бар!

Бик кызык хәлгә дә очрады әле Сәвия. Аны күрүче, ишетүче табылды бит! Һәм бу тылсымчы зат биш яшьлек Айрат иде. Чана шуганда, таш баганага килеп бәрелеп, кулын сындырган малайны районга озатып тормадылар. Мәҗит ага үзе шәп итеп гипс салып куйды. Әнисе бик үтенгән: «Зинһар, үзебездә калсын», – дигән. Районга барып, хәлен белеп йөрергә вакытым да, җаем да юк, дигән. Гөлүсә фермада сыер сава, буш вакыты булды исә, улы янына йөгереп килә. Кайчакта куна да кала. Янында әнисе булмаса, малай йоклый алмый, уяна да шыңшый. Сәвия һәр төндә шул бала янына кереп утыра башлады. Ни могҗиза, беренче кичтә үк Айрат аңа төбәлеп:

– Син кем? – дип сорады.

Сәвия, сорауның үзенә атап бирелүенә шикләнеп, тирә-якка күз салды, артына борылып карады. Ләкин алар янында башка беркем юк иде. Икеләнеп кенә дәшкән булды:

– Мин... яхшы апа...

Айрат аны ишетте, шунда ук җавап та бирде:

– Ә минем сиңа «Матуг апа» диясем килә. Ягыймы?

– Мин матурмыни? – дип елмайды Сәвия.

Малай баш какты: «Әйе!», янәсе.

Сәвия үзен күрүче, ишетүче булганга сөенеп туялмый. Аның тормыштан, исән кешеләрдән һич тә аерыласы килми. Бу сизгер малайга рәхмәте чиксез, шуңа да һич авырсынмыйча, төннәр буе аңа кызыклы шигырьләр, күңелле әкиятләр сөйли.

– Мин сине ягатам, Матуг апа, – ди Айрат.

– Мин дә сине яратам,– дип кочып ала аны Сәвия.

Айрат, зур күзләрен тутырып, сөенеп елмая:

– Матуг апа, сит китмә, яме!

– Китмим, – дип юата Сәвия. – Тынычлап йокла.

Сәвиягә кайда сөялсә дә барыбер. Ул төне буе малай янында утыра.

Көндез әнисе килгәч, Айрат өзми-куймый, Матур апасы турында сөйли.

– Яхшы төшләр күргәнсең, – дип юата әнисе.

Шул ук палатада тамагына салкын тидергән нәни кызы белән ятучы Наташа аларны аңламый, шулай да аптырап әйтеп куя:

– Странный он у вас. Всю ночь сам с собой разговаривает и смеётся.

– Ысмийутса иты хорошо! – дип сөенә Айратның әнисе.

 

***

Әлмәттә яшәп яткан Хатыйп абыйсын авыл хастаханәсендә очратырмын дип, башына да китермәгән иде Сәвия. Ялга дип кайткан җирдән авырып, шунда ятарга калды ул.

Ике кала арасындагы олы юл Бүзәргә кагылмый үтә. Автобустан төшкәч тә, дүрт-биш чакрым җәяү атлыйсы. Кышларын машина йөри торган юлны трактор чистартып тора. Шул ук вакытта кар тотар өчен басуны да ермаклый. Хатыйп автобустан төшкән дә әнә шул ялгыш юлдан китеп барган. Ярый ла, «КА-700» тракторында эшләүче Фазыл үзенең биек кабинасыннан күреп алган моны. Ярый ла, төн булмаган! Ләкин шул арада Хатыйп өшеп, бик нык салкын тидереп өлгергән. Күзе күрмәгән килеш, кышкы юлга чыгарга ничек тәвәккәлләгәндер.

Өзлегеп китеп, үпкәсенә дә салкын бәрмәсен дип, табиб Даймасов аны ятарга салып куйды. Хатыйп күбрәк палатада утыра, үзе белән алып килгән төрткеле калын китапларын укый. Сәвиягә кызык, керә дә читтән күзәтеп тора. Шаккатарсың, бармаклар китап укысын әле!

Бер керүдә, әрсезләнеп, ул Хатыйпның янына ук килеп басты, китап битенә күз салды. Ир шундук сискәнеп башын күтәрде, йомык күзләре белән як-якка каранып алды:

– Монда кемдер бар... Кем бар монда? Ник дәшмисең? Кем син?

Сәвия курка калды, үзен карак сыман хис итте, әкрен генә кузгалып ишеккә юнәлде.

– Тукта, качма! Башта кем икәнеңне әйт!

– Мин... – диде Сәвия әкрен генә. Үзен ишетмәүләренә өметләнде.

 Ләкин аны ишеттеләр!

– Хатыйп абый, мин... – Ни дияргә дә аптыраш. Кыз алдашырга булды. – Мин күрше авылдан... эээ... туганымны карашырга килгән идем...

– Ярый, кем булсаң да. Әйтәсең килмәсә, әйтмә. Син миңа кайнар чәй ясап алып кил әле. Авызым кипте.

Сәвия тагы аптырашта калды. Чәй ясар өчен дә Төнге фәрештәләрне чакырмас бит. Башына килгән уйдан сөенеп, Айрат янына йөгерде. Малай рәсем ясап утыра иде, «Матуг апа!» дип кычкырып, Сәвия кочагына атылды. Ярый әле бу вакытта палатада беркем юк, юкса баланы саташа дип уйларлар иде. Кечкенә булса да, булдыклы егет икән Айрат, «Матуг апа»сына ияреп, аш-су бүлмәсенә керде, өстәлдә торган чәйнектән кырлы стаканга чәй агызды. Әлбәттә, ул инде суынган иде. Кайнар булмаса да, кеше йомышын аяк астына салу түгел, чәйне Хатыйп кулына кертеп тоттырдылар.

Айрат әдәп кагыйдәләре белән санлашып тормыйча:

– Абый, син нигә күзләгеңне ачмыйсың? – дип, турыга бәреп сорады.

– Ачылмый шул алар, – диде Хатыйп моңсу тавыш белән. – Сукыр бит мин, балам.

– Күзең йомык булгач, син гел йоклыйсың алайса. Көндез дә төш күгәсең, әйе бит?

– Юк, көндез йокламыйм. Кояшны күрәм мин. Күктә кояш булганда, минем дә дөньям якты, – диде Хатыйп. Аннары як-ягына каранып:

– Сеңлем, сулышыңны тоям, син дә монда бит. Ник дәшмисең? – диде.

– Чәй кайнар булмады инде, суынган... – дип акланды кыз.

– Ярый, бусына да рәхмәт. Инде барыгыз, арыдым мин.

Айрат белән тотынышып чыгып барганда, арттан әйтеп калды:

– Сеңлем! Тавышың бик ягымлы, тыңларга рәхәт. Шулай кергәләп йөр. Миңа әңгәмәдәш булырсың.

Икенче кергәндә, Сәвия аннан наратлары турында сорады:

– Хатыйп абый, ник бакчагызга наратлар утырттыгыз сез?

– Ә син каян беләсең?

Кыз үзенең ялгышын аңлап, тамак кырып куйды:

– Эээ... Туганнарыма кунакка килгәч, алар күрсәткән иде...

– Көлделәрме? Гаепләделәрме?

– Юк. Ник гаепләсеннәр? Матур бит. Сезнең төз наратларны күргәч, мин дә үзебезнең бакчага утырттым әле.

– Әйбәт иткәнсең. Наратлар гаскәриләр кебек җил-давылдан ышыклый, җан-тәнгә яшәү көче бирә. Ләкин нәни чакта аларның үзләрен сакларга кирәк. Үзебез утырткан агачлар өчен дә җаваплы без, аңлыйсыңмы шуны? Алар янында һава да икенче, шифалы. Күзем күрмәсә дә, күңелем сөенә шуларга. Иң ышанычлы, көчле агач ул нарат!

– Ә чаган?

– Аларның исе юк. Мин бит ис буенча гына аерам.

– Бүлнис бакчасында күп алар. Шунда каргалар оялаган. Бер агачта әллә ничә оя. Көне-төне кычкыралар. Сез дә ишетәсездер. Шомлы шундый...

– Аларга да каядыр сыенырга кирәк. Каргалар, гадәттә, кортлы агачка оялый, – диде Хатыйп. – Ул чаганнар бик карт инде, сугышка кадәр утыртылган. Минем яшьтәшләр.

– Бу бакчада ачлыктан үлгәннәрнең уртак кабере бар, диләр. Чынлап та шулаймы, Хатыйп абый?

– Шулай, диләр шул...

– Аларның җаннары тыныч түгелдер.

– Сәер сүзләр сөйлисең син, сеңлем. Үлгәч, кайда ятсаң да, барыбер инде ул... Мәетнең җаны юк бит.

– Бәлки, бардыр? – дип сорады Сәвия сукыр килеш тә күрә торган шундый акыллы, зирәк абыйсыннан аңлау көтеп. Сәвияне ишетте бит ул!

– Бәлки, бардыр... – дип кабатлады Хатыйп, уйга калып һәм икеләнеп. – Ник әле миннән сорау аласың?

– Сезнең белән сөйләшергә рәхәт. Сез – бик акыллы, көчле кеше.

– Әй, сеңлем... Көчле булмый ни хәл итәсең?! Тормыш үзе өйрәтә. Күзсезгә бер адым атлар өчен дә күпме көч кирәк! Ярый әле, укырга өйрәттеләр. Француз егетенә рәхмәт.

– Сезне ул укыттымы? Сез французча укыйсызмы? – дип гаҗәпләнде Сәвия.

Хатыйп абыйсы тыйнак кына елмаеп куйды:

– Менә бу нокталы шрифтны әле үткән гасырда гына Луи Брайл исемле француз уйлап тапкан. Унбиш кенә яшьтә булган, ә нинди зур игелек кылып калдырган, күпме кешегә белем юлын ачкан! Итекче малае гына югыйсә. Үзе дә сукыр була ул. Менә бит нинди башлы кешеләр бар!

– Ә сез нинди китаплар укыйсыз, Хатыйп абый? Мөмкин булса, кычкырып укыгыз әле... – диде Сәвия.

Ир, тумбада яткан китабын кулына алып, бер битен ачты. Һәм әкрен генә, салмак тавыш белән укый башлады. Бармаклары ак битләр буйлап йөгерсә дә, карашы читкә, тәрәзәгә төбәлгән иде. Сәвиянең башына сәер уй килде: «Сукырларның күзе гел ял итә, арымый...»

 – «Җир өстен төрле төсләргә күмеп, гөлләр чәчәк ата. Аллы-гөлле күлмәкләрен кигән күбәләкләр, дөньяның гүзәллегенә сокланып, вальс бии. Җир күкрәгеннән ургып чыккан чишмә, зәңгәр күкне күрүенә сөенеп, бар дөньяны яңгыратып көлә. Ерак юллар гизеп, туган якка кайткан кошлар, сайрый-сайрый яр сайлый, оя кора. Бар тереклек хәрәкәттә. Бар тереклек үзенчә яшәешне мактый, матурлыкка мәдхия җырлый. Ләкин күзе ачык булса да, күңеле сукыр кешеләр бу гүзәллекне күрми: «Ник тудым, ник яшим, яшәвемнең мәгънәсе нидә?» – дип баш вата, кемгәдер үпкә-дәгъвасын белдерә. Алар зарланып, йөз җыерып утырганда, шатлык тулы мизгелләрен кочагына кысып, яннарыннан Тормыш үтеп китә. Килер вакыт, кеше гаҗәпләнеп һәм үкенеп әйтер: «Үтте дә китте гомер. Гүя яшәмәдем...» Ә син яшә, күзеңне, күңелеңне ач! Дөньяның төрле авазларын тыңла. Битеңне назлы җилгә куй, кояш балкышын күзәт. Тауларга мен, яланаяк хәтфә чирәмнәрдә йөгер, баллы чишмә суларын эч, диңгездә коен. Яшә син, яшә! Яшәү шундый рәхәт бит!»

Шул җиргә җиткәч, Хатыйп абыйсы тынып калды, Сәвия ягына борылып:

– Килешәсеңме? – дип сорады.

– Матурлыкны бар кеше дә күрәдер инде ул, – диде Сәвия.

– Күңеле сукырлар күрми. Андыйлар да бар, сеңлем...

– Сез күрәсез, әйеме?

– Күрмәсәм дә, дөньяны бик гүзәл итеп тоям мин. Тормыш ямьсез була алмый, тәмле дә ямьле дә ул! Шулай бит?

– Әйе... – диде Сәвия.

Ләкин тавышы үтә дә боек, сагышлы иде. Тормышның ямен-тәмен аңларга, татырга өлгердеме соң ул?! Ярый ла, Хатыйп абыйсы, күрмәсә дә, ишетә аны. Шул да зур юаныч. Юкса, ни тере, ни үле булмыйча, беркем белән сөйләшә алмыйча, саташып бетәр идең...

Сәвия бу палатага икенче көнне дә кагылды. Бүлмәдәшләре чыгып киткәч кенә, Хатыйп абыйсына сәлам бирде. Чал чәчле ир, аны гаҗәпкә калдырып:

– Әйт әле, сеңлем, матурмы син? – дип сорады. – Кызганыч, тавышыңны гына ишетәм, үзеңне күрмим.

– Әллә тагы... – диде Сәвия, каушап.

– Тавышың бик тәмле. Үзең дә матурдыр. Хәер, миңа бар кеше дә бер төсле булып тоела. Аларны күргәнем юк. Барысы да минем кебектер инде.

– Юк, Хатыйп абый, кешеләр төрле-төрле.

– Шулаймыни? Тавышлары төрле, анысын беләм. Тагы кай яклары белән аерыла соң алар? – дип сорады Хатыйп серле елмаеп.

Дөньяда шул гомер яшәгәч, җавапны үзе дә беләдер, юри үртәп сорыйдыр, дип уйлады Сәвия.

– Борын, күз, авыз, чәч... Һәр кешедә үзенчә инде...

– Шул аерма бөтен кешегә җитәме? Ул борын, авыз, күзләр төрле кешедә төрле булсын өчен, бик күп кирәктер бит. Сәер икән.

Сәвия пырхылдап көлеп җибәрде.

– Көлмә, сеңлем, минем үз гомеремдә бер кешене дә күргәнем юк.

– Сез бит укыйсыз. Китапта рәсемнәр дә бардыр?

– Рәсемне тулаем күрү кирәк. Бармак аны булдыра алмый. Күз кирәк. Һай, күз кирәк шул!

– Хатыйп абый, ә сезнең яратканыгыз бармы?

– Ник булмасын?! Әниемне яратам. Әтиемне дә яратыр идем, ул сугыштан кайтмады...

– Мин мәхәббәт турында әйтәм бит... Кызларны ярату турында... – диде Сәвия.

Егетләр күз белән ярата, диләр, ә күзсезләр ничек ярата икән? Менә шуны беләсе килде Сәвиянең. Ләкин Хатыйп абыйсы аның соравын җавапсыз калдырды.

– Кызларны кем яратмый?! – дип елмайды гына.

– Мәхәббәт бик серле ул, әйе бит, Хатыйп абый? – дип сорады Сәвия. Аның Хатыйп абыйсын күбрәк сөйләштерәсе килә иде.

– Бернинди сере юк аның, сеңлем. Гадилектә галилек, диләрме әле? Мәхәббәт – яраткан кешеңне кайгырту ул. Өшемәсен, ач булмасын, борчылмасын, еламасын, бәхетле булсын... Шул гына.

– Шул гынамы?! – Сәвиянең тавышында гаҗәпләнү дә, моңсулык та бар иде. Күрәсең, җавап аңа ошап бетмәде.

– Ник, бу азмыни?! Аналарның мәхәббәте шундый түгелме? – дип сорады да, үз фикерен ныгытып куйды Хатыйп. – Сеңлем, минем дә сиңа бер соравым бар. Синең күңелең җылы, әмма җилең салкын. Синнән кар исе килә. Шуның серенә төшенә алмыйм. Ник алай ул?

– Кхым-кхым... Энем, кем белән сөйләшәсең син? Баядан бирле күзәтеп, тыңлап торам. Яныңда беркемне күрмим. Театр уйныйсыңмы әллә?

Бу тавышны ишетеп, Хатыйп та, Сәвия дә сискәнеп ишек ягына борылып карадылар. Ни чыгарга, ни керергә белмәгәндәй, бусагада бер карт басып тора иде. Сәвия аны танып белми, башка авыл кешесе, Хатыйп абыйсы белән бер палатада дәваланып ята. Сөйләшү белән мавыгып, ишек ачылганын искәрми дә калганнар. Хатыйп кулы белән бушлыкка төртеп:

– Менә ич, сеңел белән гәпләшәбез. Яшьләр белән сөйләшү күңелгә рәхәт бит ул, – диде.

Аның, үз янында кеше булуына тамчы да шикләнмичә ясалган бу хәрәкәте Сәвияне оялырга, үзен гаепле сизәргә мәҗбүр итте. Ни дияргә дә белмичә:

– Әй, онытып та торам... Хатыйп абый, миңа бит ни... Җылы су алып килергә кушканнар иде, – дип ашыгып чыгып китте.

 

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: