Кышлар үткәч кайтырмын... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

3. Серле ярдәмче

Төнлә ишек дөбердәткән тавышка сискәнеп уянды ул. Атылып урамга чыкты. Ишек төбенә бер атлы килеп туктаган иде. Кыска тунының төймәләрен дә каптырмаган 50-60 яшьләрдәге ир тынгысызланып, баскан урынында таптанып тора. Борчулы карашы хастаханә ишегенә юнәлгән, үзе әледән-әле чанасына әйләнеп карый. Ниһаять, ишек ачылды, анда бүген төнге кизүдә торучы шәфкать туташы Гөлшат күренде.

Ир аның каршына атылды:

– Коткарыгыз, сестра! Зинһар коткарыгыз! Тизрәк!

Ләкин йокысыннан айнып бетмәгән Гөлшат тыныч иде:

– Ни булды шул хәтле? Авылыгыз янмыйдыр бит?

– Авыл түгел, йөрәк яна! Зинһар, ярдәм итегез! Улымның хәле бик авыр! Үзе ут кебек яна. Эчем авырта, ди. Косты, эче китте. Ни булган – белмибез. Иванкинодан без. Атны юл буе чаптырдым. Зинһар, ярдәм итегез!

Гөлшат чана янына килде, толыпны ачып, авыруга күз салды. Анда очлы борынлы, киң маңгайлы 14-15 яшьләрдәге малай ята иде. Кыз кулын аның маңгаена куйды, бишмәтен күтәреп, эченә баскалады да:

– Абый, бу безнең авыру түгел бит. Тизрәк районга илтегез, – диде.

Абзый коелып төште:

– Как так? Ничек инде алмыйсыз? Күрәсез бит, кеше үлеп ята. Районга 25 чакрым, ни булмас ул арада? Юлы юл түгел, кар баскан.

– Аңа срочно операция кирәк! Бездә ясамыйлар.

– Элек ясыйлар иде бит! Хатынның үт куыгын сездә алдылар.

– Элек бит ул. Хәзер рөхсәт юк. Вакытны әрәм итмәгез, районга илтегез.

Сәвиянең сабырлыгы бетте. Ул да егетне күрә, хәлен бик яхшы аңлый, авыртудан йөзен чытып, ыңгырашып яткан бу бала шулкадәр кызганыч. Ничек тә ярдәм итәргә кирәк! Ләкин ничек? Гөлшат сүзендә дә хаклык бар, Бүзәр хастаханәсендә хирургия бүлеге күптән ябылды. Ләкин авыруны бу хәлдә ерак юлга чыгару да куркыныч, сукыр эчәгесе, барып җиткәнче шартлавы бар...

– Өлгерә алмыйлар! Күрә торып үлемгә җибәрәбез! – дип кычкыра Сәвия.

 Әлбәттә, аны ишетмиләр.

Шулчак үзеннән сорау алучы сәер затлар, аларның сүзләре исенә төште. Бик авыр булса, ярдәм кирәксә, безне чакыр, диделәр түгелме соң? Әлегәчә аларга эндәшкәне булмады. Ләкин бу очракта ул читтә басып кала алмый. Сәвия йөзен күккә күтәреп, карашын Җидегән йолдызга төбәде дә өч тапкыр:

– Төнге фәрештәләр! – дип аваз салды.

Ни буласын, нинди ярдәм киләсен ул үзе дә белми әле. Ләкин башка чара юк, бу егетнең газапларына чик куярга, аны коткарырга кирәк! Шулчак башы әйләнеп китте, йөзенә кемдер кайнар сулыш өргәндәй булды. Сәвия үзенең кулларын тойды, бармаклары егетнең кайнар тәненә кагылды. Мин тоям, димәк, мине дә күрәләр, ишетәләр. Менә нидә икән Төнге фәрештәләрнең ярдәме!

– Әгәр без алынмасак, районга барып җитүләре шикле, – дип Гөлшатка дәшмәкче иде, әмма аны күрмәде. Кай арада юкка чыкты соң ул?

– Абзый, әйдәгез, ярдәм итегез. Улыгызны алып керик, – диде Сәвия.

Аны ишеттеләр!

Әле генә, кабул итәргә теләмичә, аяк терәп каршы торган кырыс шәфкать туташының кинәт йомшак дәшүенә күңеле булып, абзыйның күзләре яшьләнде. Хисләнеп, дулкынланып:

– Ай рахмат! Дай вам Бог, дай вам Бог... – дип сөйләнде.

Ике яктан култыклап, егетне процедуралар бүлмәсендәге ятакка кертеп салдылар. Ләкин абзый тынычланмады, хафаланып сорады:

– Әллә операцияне үзең ясамакчы буласың? Врачыгыз кайда?

– Мин авыруны операциягә әзерли торам. Ә врачны сез алып килерсез. Ерак түгел, монда гына яши ул. Санитаркабыз юлны күрсәтер, – диде Сәвия.

Аларны озаткач, «Шалтыратып, Мәҗит абыйны уятырга кирәк, җыена торсын», – дип, Сәвия табиб кабинетына юнәлде. Үтеп барганда, карашы шкаф пыяласына төште, үз күзләренә ышанмыйча, сискәнеп-куырылып китте: пыялада аның чагылышы түгел, ә Гөлшат иде! Шул мизгелдә кыз башыннан әллә ничә төрле уй узды: «Менә ничек... Шулай булуы мөмкинме?! Бу бит шаккатмалы хәл! Ул хәзер Гөлшат булып калачакмы?» Ләкин баш ватып, елап утырырга вакыт юк, тизрәк эшкә керешергә, егеткә ярдәм итәргә кирәк! Калганын иртәгә уйлар...

Ун минут та үтмәде, ашыга-кабалана Мәҗит абыйсы килеп керде, кулын юып, халатын, перчаткаларын киеп, авыру янына килеп басты...

«Операция уңышлы үтте!» – Даймасов, канәгать елмаеп, шулай диде. Сүзгә ни саран булса да, кызга мактау яудырды:

– Кеше үлемен өстебезгә алганчы, инструкция бозган өчен хөкем итсеннәр, шулай бит? Ә син молодец, сеңлем! Карап торышка куркак, җебегән сыман, ә кирәк чакта кыю икәнсең. Гомер буе хирург ярдәмчесе булып эшләгән тәҗрибәле ассистент диярсең!

Ни дисен Сәвия? Үзенең медицина институтында укып, хирургия бүлегендә практика үткәнен дә, Төнге фәрештәләр турында да, мизгел эчендә Гөлшатка әйләнеп куюын да ул Мәҗит абыйсына сөйли алмый бит. Таң ату белән барысы да үз урынына кайтачак, Сәвияне беркем күрмәячәк...

Ә иртән операция ясалган авыру янына укол кадарга, температура үлчәргә Гөлшат үзе керер. Егет аңа күзләрен тутырып карар да гаҗәпләнеп әйтер:

– Это были не вы... Вчера была другая...

Ләкин Гөлшат аны аңламас.

 

***

Шулай итеп, Сәвия беренче чирканчык алды. Кешеләргә ярдәм итү серенә төшенде ул. Кирәк булса, чал чәчле игезәк агайларның тылсымы белән башка тәнгә күчеп, тиешле эшне башкара ала икән. Ләкин төнлә, бары төнлә генә! Менә ни икән ул «Төнге фәрештәләр»! Нинди генә хикмәтләр юк бу дөньяда!

Бер көнне җитмеш яшьлек Минҗамал әбине китерделәр. Тиктормас карчык, сарыкларга печән ташлыйм дип, лапас башына менгән. Ә төшкәндә, баскычы-ние белән улак өстенә егылган. Больницага аны улы белән килене китерде.

– Салмагыз, өйгә кайтарыгыз! Әҗәлем җиткәндер, – дип карышты әби. Көчкә үгетләп, алып калдылар. Килене, бу хәлгә үзен гаепле санап, акланды:

– Кем кушкан инде аңа?! Кичен үзем салган булыр идем. Һәр көнне эштән соң кагылып, ярдәм итеп чыгам лабаса. Балалар да һәр йомышын үтәп тора. Ни дип менәргә иде инде...

Акланмаса да, беләләр, Минҗамал әбине биш баласы биш якка тарта, үзләренә яшәргә чакыра, әмма карчык: «Үз өемдә – үз көем, берегездә дә торасым килми!» – дип, тәки ялгызы яшәп ята.

«Башым нык шаулый, поезд тавышы ишетәм», – дип зарлангач, Минҗамалны бер кешелек палатага салдылар: «Бер үзенә – бер бүлмә, тынычлап ятсын!» Йөдәтүче, борчучы юк, тәрәзәләр бакча ягына карый, тып-тын. Әмма Минҗамал абыстайга тыныч ятарга язмаган, күрәсең. Ул саташа башлады. Һәр иртәдә обход вакытында эчкә баткан күзләрен кабат тәгәрәтеп чыгарырдай булып, бик гасабиланып зарлана:

– Мәҗит энем, яныма киләләр бит... Әйтәм инде, алып китегез, тик зинһар, күземә күренмәгез, куркытып йөрмәгез, дим.

– Кемнәр килә, Минҗамал апа? – ди Мәҗит.

– Ак бөркәнчек ябынган бер яшь кенә хатын килә. Килә дә, балам дип, чәчемнән сыйпый. Бөтен тәнем чымырдап китә шул чакта. Юрганымны рәтләп яба. Мин аның адымнарын, җилен сизәм хәтта. Чын мәгәр, ышаныгыз. Чәчләрем үрә тора. Тын алырга да куркып бастырылам. Ни кычкыра, ни урыннан кузгала алмыйм. Үлеш инде, балалар... Нишләргә хәзер миңа? Һәр төндә килә бит... Йокым йокы түгел. Кайтарыгыз, зинһар, өемә. Ялгыз яшәсәм дә, өйдә болай саташканым булмады. Төннең үткәнен дә сизми кала идем...

– Сотрясение, баш мие селкенү нәтиҗәсе, саташу гына бу, – дип тынычландыра Мәҗит карчыкны.

– Юк-юк, саташу түгел. Валлаһи дим, ап-ачык күрәм мин аны! Зинһар, башка бүлмәгә, кешеләр янына күчерегез! Ялгызым куркам, тилерәм мин монда.

– Ярый, шулай итәрбез, – ди Мәҗит.

Сәвия дә бу вакытта палатада, боларның сөйләшкәнен ишетеп тора. Бу сәер хәлләргә ул аптырамый, хастаханә коридорында буталып йөрүче затларның берсен үзе дә күрде. Төнлә түгел, әле яп-якты иртәдә. Бер күрүдә котын алды, һәр төндә килә башласалар, акылдан да язарсың. Минҗамал әбине бик кызганды кыз. «Миңа зыян сала алмаслар», – дип, төнне карчык янында үткәрергә булды.

Ак бөркәнчек ябынган хатын төн уртасында килеп керде. Сәвияне күргәч, туктап калды. Чебиләрнекедәй чыелдавык нечкә тавыш белән:

– Ник син монда? – дип сорады.

– Ә син ник монда? Ник кеше куркытып йөрисең?

– Иркәлисем килә бит...

– Башкаларны иркәлә. Нигә бу әбине борчыйсың?

– Сиңа әби, ә миңа бала. Мин бит аны туйганчы сөя дә алмадым. Ул шундый елак бала иде, минем куенымда гына тынычлана иде. Ә мин аны ятлар кулына калдырып киттем. Их, балам-багалмам... – Өрәк Минҗамал әбинең аяк очына килеп утырды да арык куллары белән аны сыпыра башлады.

– Уятма, борчыма аны, – диде Сәвия.

– Аның мәңгелек йокысы якынлаша. Ул үзе дә сизә. Шуңа мине күрә, курка. Моңарчы аның янына килергә ярамый иде. Хәзер генә рөхсәт булды. Аны алырга җибәрделәр мине. Әнисе икәнемне белми ул. Каян хәтерләсен, өч яше дә тулмаган иде бит. Син соң беләсеңме: ачлык елында күпме халык кырылды монда! Шул каберлек хастаханә бакчасында калды хәзер. Җәен дә, кышын да, чаганнарны сырып алып, каркылдаган каргалар каян килә дип беләсең? Авыруларны борчучы мин генә түгел. Нечкә җаннар сизә, тик таныйсылары килми. Үзләрен төш күрдем, саташтым дип тынычландыралар. Бик катлаулы шул дөньялар. Анда да, монда да...

– Каргалар күп шул, бик шомлы кычкыралар, – диде Сәвия.

– Киткәннәргә дога кирәк. Мондагылар догасыз ята, – дип җаваплады Өрәк.

– Ә син алай куркыныч түгел икәнсең... – диде Сәвия. – Гомере беткәч, әҗәле җиткәч, әбине монда яткырудан, дәвалаудан файда да юктыр инде... Әйт, нишлик?

– Әби түгел, минем кызым ул! Кызымны өенә кайтарыгыз! – диде Өрәк. – Үз нигезендә җан бирсен. Син ярдәм итә аласың, шулай бит?

– Белмим... Рөхсәт булырмы?

– Хуш, килештек! Сүз бетте! – диде хатын һәм шундук юк булды...

Ул китте дә барды, ә Сәвиягә баш ватарга калды. Кем белән, ничек башкарырга бу эшне?..

– Йә, бүген ничек хәлләр? Йоклап булдымы? – дип сорады Даймасов обход вакытында.

Минҗамал елмайды:

– Сөбханалла, бик тыныч йокладым! Беркем борчымады, килүче булмады.

– Башка палатага күчәсеңме?

– Юк, Мәҗит энем, өйгә генә кайтарыгыз мине. Әйтәм ич, хәлем бик яхшы, бер җирем дә авыртмый! Башым да шауламый. Йокысызлык аркасында гына авыртынганмын икән.

Мәҗит карчыкны тыңлап, кан басымын тикшереп карады да шаккатып, баш чайкады:

– Төн эчендә күпме үзгәреш! Әйтерсең, бүген кияүгә бирерлек япь-яшь кыз!

– Әйтәм бит, авырмыйм, терелдем мин. Чыгарыгыз мине.

– Ашыкмагыз әле, апа. Кан анализларын да тикшереп карыйк. Барысы да яхшы булса, чыгарырбыз. Өеңә тынычлап кайтырсың.

Әмма Минҗамал карчык икенче көнне көтеп тормады. Баш табиб эшен бетереп, өенә кайтып китүгә, ул да әйберләрен җыеп, арткы ишектән бакча ягына чыкты. Йөгерә-атлый капкага юнәлде. Урамга чыккач, аның адымнары салмакланды, картларча бөкрәя төшеп, аягын көчкә сөйрәп, ава-түнә атлап китте...

Сәвия аны капка төбендә озатып калды.

Икенче көнне Минҗамал абыстайның дөнья куйганын ишеттеләр...

 

***

 Авыруның язмышы дөрес диагноз куюга бәйле. Саулыкка юл шуннан башлана. Кичке якка әнисе җитәкләп килгән Фоатка Даймасов нинди диагноз куярга белми аптырады. Чөнки егет баш авыртудан, күңел болганудан зарланды. Ә баш авыртуның да, күңел болгануның да йөз төрле сәбәбе бар, кул белән капшап кына белешле түгел. Даймасов авыруның бүген кайда, нишләп йөрүе, ни ашау-эчүе белән кызыксынды. Ләкин Фоат урынына әнисе җавап бирде:

– Эштән кайтты да тирләп-пешеп кар көрәде... Кичен башын тотып егылды. Аптырап килдек инде, Мәҗит. Зинһар, ярдәм итегез! Бигрәк интегә бит бала.

Колхозда төрле эштә эшләп, әле һаман буйдаклар сафында йөрүче утыз яшьлек «бала» дәшмәде, башын учлап, йөзен чытып, чайкалып утыруында булды. Мәҗит аның кан басымын, температурасын үлчәп карады.

– Косасың килмиме?

– Килә... – диде егет, ыңгырашып.

– Алайса бар, бармагыңны авызыңа тыгып, косып кил, – дип киңәш бирде Мәҗит аптыраганнан. Егет әйләнеп килгәч:

– Йә, җиңеләйдеме бераз?

– Юк... – диде Фоат. – Башым ярылырдай булып авырта...

– Кан басымың түбән, температураң югары. Бу килеш кайтарып җибәрә алмыйм, ятарга туры килер. Иртән иртүк анализлар тапшырырсың.

Табибның бу сүзләрен ишеткәч, ана кеше гасабиланырга тотынды:

– Ни булган соң улыма? Нинди зәхмәт бу? Үтә торган чирме?

– Әлегә төгәл диагноз куя алмыйм. Иртәгә, анализларны карагач, ачыкларбыз, – диде Даймасов.

Өлкән шәфкать туташы Хәкимә Вәкиловна төнге кизүдә үзе калырга булды. Авыруга температураны төшерә, авыртуны басып тынычландыра торган уколлар ясалды. Улы йокыга талгач кына, әнисе өенә кайтып китте...

Ә Сәвия ул төнне коридорда радио тыңлап утырды. Аны, кичке концерт тыңлыйм дип, бер агай кабызып куйган иде. Концертын тыңлады да палатасына кереп китте. Ә радиода кичке яңалыклар башланды. Элек Сәвия ил хәбәрләре, дөнья хәлләре белән әллә ни кызыксынмый иде. Бүген йотлыгып, бирелеп тыңлап утыра. Чыбыклар, дулкыннар буйлап агылган сүзләр аны гүя чын тормыш белән бәйли.

Ни битараф кеше булсаң да, үзең яшәгән ил вакыйгаларыннан читтә калалмыйсың. Ике еллар элек ил башлыгы вафат булгач, студентларны институтның актлар залына җыйганнар иде. Сәхнә түренә күкрәген бихисап орден-медальләр бизәгән «Генсек»ның олы портреты куелды. Башта ялкынлы чыгышлар булды, аннары тын калып ил башлыгы белән хушлаштылар. Сәвия яхшы хәтерли, ул көннәрдә илдә матәм булды, байраклар төшерелде. Радиодан да, телевизордан гел матәм көе агылды, экранда кара кайгыга баткан бик җитди кыяфәтле кешеләр бер-берсен алыштыра торды. «Бу олы кайгы безне тагы да ныграк берләштерер. Ленин сызган юлдан тайпылмабыз! Кадерле Леонид Ильич Брежневның исеме хәтерләрдә мәңге сакланыр! Яшәсен Коммунистлар партиясе!» – дигән купшы сүзләр күп яңгырады. Аннары Андропов дигән бик кырыс карашлы ир дәүләт башлыгы булып куйды. Инде ул да вафат икән... Шулай инде, һәр ел кемнедер алып китә, кемнедер алып килә. Картлар ярар инде, алар яшисен яшәгән. Вакытсыз өзелгән гомерләр жәл... Кем уйлаган, Гаяз белән Сәвиянең гомере шул тиклем кыска булыр дип?!

Шулай уйланып-моңланып утырганда, Сәвия каршында кинәт кенә Фоат пәйда булды. Кызга шаккатып карап торды да:

– Бәрәч, Сәвия! Син дә мондамыни? Кайчан кайттың? – дип сорады.

Сәвия сискәнеп китте. Ничек әле Фоат урыныннан кузгалган? Ул бит шул кадәр көчсез, хәлсез иде. Шул арада уколның тәэсире беткәнме? Ә Сәвияне, чынлап та, күрәме ул?! Исеме белән эндәште бит. Монда башка Сәвия юк лабаса! Нинди могҗиза булды бу?!

Кыз күңелендәге давылны егеткә сиздермәскә тырышып:

– Мин хәзер монда эшлим бит, – дигән булды.

Фоат аны ишетте.

– Шулаймыни? – дип кайтарып сорады. – Врач булсаң, шуны әйт: нинди хикмәтле укол кададыгыз сез миңа? Шаккатмалы хәл бит! Уянып киттем, тордым... Карасам, үзем караватта ятам, үзем басып торам. Ике мингә әйләндем, аңлыйсыңмы? Иң гаҗәбе шул: бер җирем авыртмый! Валлаһи, Сәвия, шундый рәхәт! Очып йөрим менә, тәнем шундый җиңел! Кайтып китәм мин, нишләп ятыйм монда?! Әнине шатландырыйм әле.

– Юк, китмә! Бар үз урыныңа! – дип кычкырды Сәвия.

Үзе тизрәк ул яткан палатага юнәлде. Фоат, шабыр тиргә батып, дер-дер калтырап, урынында ята иде. Көчкә тын ала, сулышы өзек-өзек. Сәвия ярдәмчеләренә аваз салырга ниятләп, ишеккә атылган иде, Хәкимә апасына килеп бәрелә язды. Аның артында ук «икенче Фоат» күренде. Ул шәүлә сыман шуып, койкасы янына килде, башын иеп, аяк очында бераз басып торды да кинәт һавада эреп юкка чыкты...

Хәкимә Вәкиловна, авыруның билгеләре буенча тычкан бизгәге түгелме икән, дип шикләнгән, шуңа бу вируска каршы препарат биргән. Анализ нәтиҗәләре дә әлеге диагнозны раслагач, Фоатны ашыгыч рәвештә район хастаханәсенең инфекция бүлегенә озаттылар. Савыгып кайткач, бәхетле егет авыл табибларына рәхмәт әйтергә килде. Ә Сәвия, адым да калмый, аның артыннан ияреп йөрде. Кызның шуны бик беләсе килә иде: ул төндә аны күргәнен, ниләр сөйләгәнен хәтерлиме икән Фоат? Ләкин егет бу хакта ләм-мим сүз әйтмәде. Күрәсең, хәтерләмидер. Яки ярамыйдыр, шулай булырга тиештер...

 

***

Сәвия балалар ярата. Үзе гаиләдә төпчек булгач, аңа эне-сеңелләр җитмәде. Иптәш кызлары, апа булып, кечкенә туганнарын ияртеп йөргәндә, аларга гел кызыгып-көнләшеп карый иде. Кунакка нәни балалы туганнары килсә, Сәвиягә бәйрәм, ул аларны үзе белән ияртеп, урамга чыгып китә, таган атындыра, су коендыра, сәпиттә йөртә. Әнисе көлеп: «Сиңа нәнке генә буласы икән», – ди иде. «Нәнке» түгел, күп балалы әни буласы килә иде Сәвиянең. Гаязына да ныклап ышандырды: «Безнең биш балабыз булачак! Ике малай һәм өч кыз!»

– Ә нигә кызлар күбрәк? – дип аптыраган иде Гаяз.

– Малайларда өмет юк. Алар оча да китә. Картайгач, әти-әнине килен түгел, кызлар карый. Кызлар мәрхәмәтлерәк.

– Ялгышасың, малайлар түгел, кызлар очып китә.

– Элек шулай булган, ә хәзер алай түгел! Малайлар хатыннан артмый, – дип, күңеленә сеңеп калган олылар сүзен кабатлый Сәвия.

– Син дә мине әнидән тартып алмакчы буласыңмы? Чамала, бездә кызлар юк. Әнинең бөтен өмете миндә, – диде Гаяз.

Егетеннән шундый сүзләр ишеткәч, Сәвия уңайсызланган иде.

– Синең әниең миңа да бик якын. Нурсинә апа зыянсыз кеше бит ул. Ант итәм, ташламыйбыз аны! – дип акланды.

– Мин сиңа ышанам, – дигән иде Гаяз.

Нурсинә теге чакта район хастаханәсеннән терелеп кайтты кайтуын. Ләкин авыр кайгы аңа ныгырга бирмәде, хәсрәтле уйлары җанын кимерә, тормышын кояшсыз итә иде. Ул яшәүдән туйган сыман йөри, улы турында ялгыш сүз чыкса да, үксеп елый башлый. Баласын, әле җитмәсә бердәнберен җуйган анадан да бәхетсез җан бармы бу дөньяда, аны юатырлык сүзләр, көчләр бармы?!

Беркөнне хастаханәдә Нурсинәнең күршесе Нәгыймә пәйда булды. Ашказаны авыртып килгән, Һинд иленнән кайткан иң яхшы дарулар белән дәваланып ята хәзер. Авырса да, теле тик тормый үзенең. Палатада иртәдән төнгә кадәр аның көр тавышы яңгырап тора. Шуны белгән Сәвия бу палатага еш сугыла, Гаязның әнисе турында сүз чыкмасмы дип өметләнә. Көтүе бушка булмады, күршесен телгә алды Нәгыймә:

 – И туганнар, безгәме соң зарланырга? Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә дигәндәй. Менә Нурсинә: «Мин үлсәм, Гаязым нишләр?!» – дип йөри иде. Үзе исән калды, ә Гаязы китеп барды. Мескенкәем, дөнья яктысын күрми хәзер... Шул чакта әйттем бит мин ул тискәре малайга, йөрмә төнлә матайга атланып, дидем. Күңелләрем сизгән икән. Юк бит, тыңламады сүземне. Анасына күпме хәсрәт салды. Үзе дә юк, кеше баласын да харап иткән. Ул бәрдергән кыз шул атнада кияүгә чыгасы булган икән. Туй күлмәгендә күмгәннәр мескенне...

Сүзгә түбән оч Оркыясы кушылды:

– Анда да канат өзелгән, монда да... Казанда бырачка укып йөрүче Сәвия белән кушыласы иделәр бит. Камил кызын әйтәм.

– Ул кыз кияүсез калмас анысы. Әнисенә охшаган, бик чая, үзенә дигәнне өзеп ала. Кызларга кияү булыр, анага ул табылмас... – дип уфтанды Нәгыймә. – Нурсинә мескенкәем, яшәвемнең бер яме калмады, дип елый. Гаязының үлеменә әле һаман ышанмый бит ул. «Күрдем мин аны, каршымда басып торды», – ди. Күзенә күренгән, саташкан инде. Өч көн һушсыз ят та... Гаязын үзеннән башка озаттылар. Артык зур хәсрәт шул. Аллам сакласын! Балаларыбыз исән булсын!

Сәвия хатыннарның һәр сүзен ишетеп торды. Сәер, аның үлеме турында бер сүз булмады. Кияү табылыр, диделәр. Әллә соң авылда аның исән түгеллеген белмиләр дәме? Казанда укуда дип кенә уйлыйлармы?!

 

***

Бер төндә төтен исенә тончыгып уянды ул. Үлгәннән бирле ис тойганы юк иде. Бу юлы ап-ачык тойды, төтен исе күзләренә, борынына кереп әчеттерде. Айнып китсә, бернинди ут-төтен юк. Ләкин ис бар, ни хикмәт, тоя бит ул аны!

Сәвия коридорга чыкты. Анда да шикләнерлек әйбер сизмәде. Барча бүлмәләрне айкап чыкты, ут юк, төтен юк, ә янган ис бар! Бу хәлгә аптырап, кабул итү бүлмәсендәге диванга килеп утырды. Көтәргә, күзәтергә кирәк, ниндидер билге, кисәтү булырга тиеш бу. Бераз утыргач, тәрәзә янына килеп, урамга күз салды. Чү, инешнең теге ягында, алар урамында ниндидер яктылык шәйләнә түгелме соң? Кыз урамга атылып чыкты. Яктылык түгел, ут ич бу, ут ялкыны! Кемнеңдер йорты яна... Алар тирәсендә. Бәлки... Кызның бөтен җанын шом, курку ялмап алды.

– Төнге фәрештәләр! – дип ачыргаланып кычкырды ул. – Миңа сезнең ярдәм кирәк!

Бу юлы ул беренче тапкыр ир-ат кодрәтен тойды, ләкин башта моны аңламады-тоймады әле, бар көченә өйләренә таба йөгерде. Бары тик, урам буйлап чапкан уңайга: «Пожар! Коткарыгыз! Янабыз!» – дип кычкыргач кына, тавышының ирләрчә нык, көчле икәнен чамалап алды. Хәер, аңа барыбер иде, өлгерергә, тизрәк әнисен, әтисен коткарырга кирәк! Күңеле сизгән, янгын чынлап та, аларда булып чыкты, чоланнарын ялкын ялмап алган иде. Тәрәзәләр караңгы, димәк, берни сизми йоклыйлар. Ә ишеккә якын килмәле түгел, ут дөрли, бердәнбер юл – тәрәзә аша. Сәвия карга батырып куйган көрәк белән бар көченә кизәнеп, тәрәзә пыяласын коеп төшерде дә:

– Әти!!! Әни!!! Янасыз бит! Уяныгыз! Тизрәк чыгыгыз!!! – дип кычкырды.

Тәрәзә уемыннан эчкә керергә ниятләгән иде, өлгермәде. Каршында әтисе үзе пәйда булды. Йокы аралаш:

– Закир, ни булды? Ник тәрәзәне ваттың? – дип сорады.

– Янасыз! Пожар! Тизрәк чыгыгыз. Әнине уят!

Шунда гына әтисе ялкын шәүләсен күреп алды, куркудан ярсып кычкырды:

– Фәрдия! Тор тизрәк! Фәрдия! Янабыз!

Ул төнне Сәвия төне буе авылдашларына булышып йөрде. Салкынны да, арганны да сизмәде. Районнан янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут инде бастырылган, халык тарала башлаган иде. Шунда гына әтисенең яланаяк икәнен күреп алды Сәвия. Үзенең кем икәнен онытып:

– Әти, салкын тидерәсең бит! Мә, минем киез итекне ки, – дигән иде...

– Закир, әллә саташасың инде, – дип, әтисе читкә китеп барды.

Ялгышын аңлап алган Сәвия аның артыннан иярде:

– Камил абый... Камил дим! Аяксыз каласың бит! Биргәндә ал, ки аягыңа! – дип ялынды.

Ләкин әтисе салкынны тоймый иде булса кирәк. Кисәк кенә борылды да:

– Әй, Закир! Һаман мине кайгыртасың. Сиңа нинди рәхмәтләр әйтим икән?! Син булмасаң, янып үләсе идек бит! Аллага шөкер, чоланга гына зыян булды. Үзебез дә исән, йорт та! Аллага шөкер! – дип хисләнеп, Сәвияне кочып алды.

Икенче көнне хастаханәгә килде ул. Аягы өшеп, салкын тидереп түгел, яланаяк тәрәзә аша сикергәндә, табанына пыяла кадалган икән. Янгын вакытында берни сизми чапкан, иртән генә сизеп-күреп алган. «Зыян юк», – дисә дә, Мәҗит аны дәваланырга салды, зыян булгач, соң була инде ул, диде.

Сәвия барысын күреп-ишетеп торды, әтисенең исән-сау булуына шатланды. Шул чакта баш табиб янына ниндидер йомыш белән хастаханәнең хуҗалык мөдире Закир килеп керде. Аны күрүгә, бинтка уралган аягы турында онытып, әтисе урыныннан сикереп торды, тегенең иңеннән кочты, кулларын кысты:

– Менә кем коткарды безне! Каян, ничек күреп алдың, Закир туган? Төн уртасы иде бит. Сине һичшиксез бәхилләтербез, рәхмәт яугыры!

Ни гаҗәп, Закир бер дә аптырап калмады:

– Күрдем инде... Бөтен халык күрде бит... – дип мыгырданды.

Әмма үзе, йомышын әйтергә онытып, тиз генә чыгып та китте. Чынлыкта ул бу төндә шыр исерек булып, хатыны өйгә кертмәгәнлектән, мунчада кунган иде...

Әтисе хастаханәдә ике атналап ятып чыкты. Бу көннәр Сәвия өчен бәйрәмгә әйләнде. Ул гел газиз кешесе янында булды, аның йокысын саклады. Һәр көнне әнисен күрү бәхетенә дә иреште. Рәхәтләнеп, сөенеп, аларның чөкердәшүен тыңлады. Бер көнне әтисе әйтеп куйды:

– Фәрдия, әйтсәм, ышанырсыңмы икән? Ул төндә бит «Әти!» дип кычкырдылар. Шаккаттым инде бу хәлгә. Аннары Закир тагы «Әти» дип эндәште. Әллә мин саташтым, әллә ул...

– Булгандыр инде. Куркудан әллә ниләр ишетерсең... – дип җаваплады әнисе.

– Малайлардан хәбәр бармы соң? Син бу хәлләр турында аларга язып торма инде, борчылмасыннар. Солдат хезмәте болай да тынгысыз.

– Язаммы соң?! Ниемә кирәк? Икесеннән дә хат килде. Сәвиябез генә онытты безне...

– Борчылма, җае юктыр. Укый да, эшли дә, ничек өлгерсен? «Кышлар үткәч, кайтырмын», – диде түгелме соң?

– Исән-имин йөрсен инде. Әллә нигә күңел бер дә тыныч түгел... – дип көрсенде әнисе.

Ә кызлары, бер чарасыз калып, яннарында басып тора иде...

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: