Кышлар үткәч кайтырмын... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

2. Ике яр арасында

Көзге төннәр караңгы була. Бигрәк тә ноябрь ае шыксыз. Болай да караңгы көн бик тиз шомлы төн кочагына кереп югала. Мондый төннәрдә болай соңлап йөрисе түгел дә бит, тоткарланды шул Сәвия. Бераз өстәмә акча булыр дип, урында ятучы бер карчыкны карарга алынган иде. Әбинең кызы көндез әнисен карый, ә кичләрен ниндидер оешмада идән юа. Менә шул арада авыруга күз-колак булып утырырга кирәк. Күп дигәндә, дүрт-биш сәгать. Ләкин бүген карчыкның кызы никтер соңлап кайтты. Гаебен аңлап, гафу үтенә-үтенә, Сәвияне тукталышка кадәр озатып куйды үзе тагы.

Трамвайдан төшкәч, әле шактый җәяү барасы иде. Атлаган саен халык кими торды, ә инде үз урамына борылганда, Сәвия япа-ялгызы калды... Шулчак артта дөп-дөп басып килгән аяк тавышы ишетелде. Сәвия борылып караса, ни күрсен – аны кара күлмәкле, дегет кара чәчле бер кыз куа килә! Инде чапса да, әллә кая китә алмас иде. Шүрләвен сиздерергә теләмичә, тиз-тиз атлавын белде. Менә инде тегенең еш-еш тын алганына хәтле ишетелә. Сәвия аны үткәреп җибәрмәкче булып, читкә тайпылган иде... Кинәт башы чыңлап китте дә гөрселдәп җиргә ауды...

 

***

Шул мизгелдә Сәвия өчен сәер хәлләр башланды да инде. Караңгы урам да, шәһәр дә кинәт югалды. Хәтта җир, күк тә күренмәс булды. Кайсы якка караса да, күзләр чагылырлык аклык кына иде. Әйтерсең, кар эчендә басып тора, әйтерсең, үзе дә – кар бөртеге... Күзләре бу аклыкка ияләшә төшкәч, моның ниндидер бүлмә икәнен чамалап алды кыз. Түрдәге ак өстәл артында өч кеше утыра иде. Барысы да көмеш чәчле, ап-ак йөзле, юка иренле. Буйлары да, кигән киемнәре дә бертөсле. Өч ирнең дә өстендә яңа яуган кардай кетердәп, балкып торган ап-ак халат.

– Йә, саумы, яңа кеше! Син сынауга әзерме? – дип сорады беренчесе.

Сәвия аптырап калды. Бар кыюлыгын җыеп, пышылдап кына әйтте:

– Нинди... сынау?

Аңа сөйләшергә бик авыр иде, иреннәре көчкә ачылды. Моңарчы белмәгән-хәтерләмәгән иде, сүз әйтер өчен дә көч кирәк икән.

– Сорауга җавап бир: син әзерме? – дип кабатлады ир.

– Белмим... – диде кыз.

– Иң зур хыялың нинди иде?

– Укуымны уңышлы тәмамлап, диплом алу... Яхшы табиб булу... Кешеләргә ярдәм итү...

– Шул хыялыңны тормышка ашырырга әзерме? – дип сорады икенче ир.

– Әзер, – диде Сәвия. Бу юлы тавышы көчлерәк яңгырады.

– Тагы да хыялларың бармы?

«Гаязны күрәсем килә!» – димәкче иде Сәвия. Ләкин әйтмәде, билгесез затларга йөрәк серен ачарга теләмәде.

– Һәркемнең яшерен сере бар, – диде өченче ир, аның уйларын укыган кебек. – Кешеләргә ярдәм итәсем килә, дисең. Төгәл итеп әйт, нинди кешеләргә? Кемнәргә?

– Кемгә ярдәм кирәк – барысына да, – диде Сәвия җавабының хаклыгына тамчы да шикләнмичә.

– Исереккә, каракка, кеше рәнҗетүчегә, сугыш чукмарына... – сорау бирүче җөмләсен шунда өзде, аннары гына: – дамы?! – дип төгәлләде.

Бик авыр сорау иде бу. Сәвия бер мәл аптырап, уйланып торды.

– Исереккә... каракка... Әйе, барыбер дә ярдәм итәр идем... Мөгаен, калганнарына да... Кемгә ярдәм кирәк, барысына да ярдәм итәр идем...

– Бу синең антыңмы?

– Әйе. Мин ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә булышыр идем. Кем булуына карамастан. Мин бит сугышчы да, тәртип саклаучы да түгел. Мин – табибә.

– Алайса бар! Антыңны үтә!

Сәвия як-ягына каранды, ләкин ап-ак диварлардан башка берни күрмәде.

– Кая барыйм соң?..

– Җирдә сигез миллиардка якын кеше яши. Бар, туташ, һәркемгә дә ярдәм ит! Син табибә бит.

Кыз каушап калды. Бу кырыс ирләр кемнәр соң? Ни кирәк аларга?

– Зинһар, җибәрегез мине, – дип ялварды Сәвия.

– Кая? – дип сорады игезәкләрнең берсе.

– Өйгә, туган авылыма! Минем хыялым үзебезгә кайтып эшләү иде.

– Ниһаять! Бер ачык җавап, хак сүз ишеттек. Исеңдә калдыр, туташ, беркем дә ялгызы бөтен кешегә ярдәм итә алмый. Әүвәл үзең яшәгән җирдә тәртип урнаштырырга, якын-тирәдәгеләргә игелек кылырга кирәк. Килешәсеңме?

– Килешәм, – диде Сәвия. – Гафу итегез. Сез кем соң? Бу нинди имтихан?

– Без – синең ярдәмчеләрең – Төнге фәрештәләр. Ярдәм кирәк булганда, Җидегән йолдызга карап, безгә эндәшерсең.

 Сәвия елмайды:

– Бу бит төш кенә, әйеме? Сез шаяртасыз, әйеме?

 Әмма игезәкләр елмаймады. Йөзләре җитди, карашлары кырыс иде.

– Шуны да онытма: йолдызлар таш түгел, һәрберсенең үз нуры бар! Йә, хәерле юл, туташ! Вакыт җитте, сынавыңа кереш!

 Шулай диделәр дә югалдылар...

 «Сәер, болар минем хакта барысын да белә... Юк, булмас. Төш кенә бу...» – дип уйлады Сәвия.

 Күзен ачканда, ул ниндидер караңгы, тынчу бүлмәдә ята иде...

 

***

Күпмедер вакыттан соң ишек ачылды, бүлмәгә ут яктысы сузылды. Шул яктылыкка ияреп, юантык гәүдәле зәңгәр халатлы бер хатын килеп керде. Почмакта утырган Сәвиягә игътибар да итми, киштәдән нидер алды да чыгып китте. Сәвия әкрен генә басып ишеккә килде, алда озын коридор күрде. Коридор буйлап, ике яклап та ак ишекләр тезелеп киткән, агач идәннәр кызгылт көрән төскә буялган. Бик таныш җир инде бу үзе. Сәвия коридор буйлап китте, юлында чуар халатлы, нурсыз йөзле бер хатынны очратып:

– Нинди йорт бу? – дип сорады.

Хатын аңа күз дә салмыйча, дәшмичә үтеп китте.

Сәвия ишекләрнең берсенә төртте, тик ул ачылмады. Сәер, дип уйлады кыз. Кайда соң мин? Кайсыдыр бүлмәдән, бик кырыс, таләпчән хатын-кыз тавышы ишетелде:

– Бүген санэпидемстанциядән киләләр, бөтен җирне ялап чыгыгыз!

Шул тавыш артыннан ук аның хуҗасы күренде. Бу авыл хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Хәкимә Вәкиловна иде.

«Мин авылда, үзебезнең больницада!» – дип шатланып уйлады Сәвия. Аңа нидер булган, тик үзе белми-сизми калган. Кыз, сөенә-сөенә, баш табиб кабинетына юнәлде. Ул кергәндә, Мәҗит Даймасов бик бирелеп ниндидер журналлар актарып утыра иде, Сәвиягә игътибар да итмәде.

– Исәнмесез! Мин нишләп монда? Миңа ни булды? – дип сорады кыз.

Ләкин аны ишетмәделәр. Бераздан Даймасов кәгазьләреннән арынып, башын күтәрде, Сәвиягә туп-туры карап торды. Әмма кызның кабинет уртасында үзенә төбәлеп басып торуына исе дә китмичә, урыныннан кузгалып, чыкты да китте. Сәвия аның артыннан иярде, соравын кабатлады:

– Миңа ни булды? Мин нишләп монда?

Бу юлы да соравы җавапсыз калды. Кызның күзенә диварда эленеп торган авырулар исемлеге чалынды, ул үзенең фамилиясен эзләде, ләкин тапмады. «Мин йокламыйм, уяу ич! Ни булды соң?!» – дип аптырады ул.

Шулчак диварга сөялеп торган ач яңаклы, сап-сары йөзле бер ябык ирне күреп алды. Бая гына бу кеше монда юк иде, кай арада чыгып баскандыр.

– Эзләмә, син исәннәр арасында юк, – диде ул. Авызын зур ачып, ямьсез итеп көлеп куйды. Аннары Сәвиягә озын, ябык кулын болгап, дивар эченә кереп китте...

Куркынган кыз: «Бу мөмкин түгел! Күземә генә күренде. Ник саташам соң мин?» – дип уйларга өлгермәде, колагына кемдер пышылдады: «Ышанмасаң, көзгегә кара!» Сәвия, ялт итеп, тавыш килгән якка борылды, тик анда беркем юк иде. Шулчак каршыдагы палата ишеге ачылып, аннан таяк белән чиләк күтәргән хатын килеп чыкты да коридор идәнен юарга кереште. Үз күзләре белән күреп торды Сәвия, идән чүпрәге берничә тапкыр аның аяклары аша узды. Бу коточкыч күренеш иде, ул куркып, ачынып кычкырып җибәрде. «Ышандыңмы?» – дип хихылдады кемдер, бәлки, нидер...

«Димәк, мин үлгәнмен... Үлгәнмен?! Ләкин уйлыйм, күрәм, ишетәм бит, йөрим, сөйләшәм... Ничек алай була соң ул? Димәк, үлгәннән соң да яшәү бар... Ләкин ул башка, бөтенләй башка... Мин бар да, юк та. Җаным исән, ә тәнем юк... Кайда ул?!» – Сәвиягә куркыныч булып китте, ул идәнгә чүгәләп, үксеп елап җибәрде. Аны беркем ишетмәде, күрмәде, өстенә басып диярлек, этә-төртә үтә тордылар...

Ул өенә кайтырга булды. Үлеме-тереме, кадерле кешеләре янында яшәр... Хәер, нинди яшәү... торыр. Һәр көнне әнисен, әтисен күрер, тавышларын ишетер. Шунда җанына тынычлык табар. Ничек, ни өчен бу хастаханәгә килеп эләккән ул, шунысы берничек аңлашылмый.

Кыз тышкы ишеккә юнәлде. Урамда буран котыра, җил дулый, ишеп яуган карлар арасыннан берни күренми. Кай арада кыш килгән соң? Кичә генә кара көз иде ләбаса. Гаҗәп халәт, Сәвия ни җилне, ни салкынны тоймый... Капкага килеп җиткәч, аның каршында ап-ак киемле олы гәүдәле таныш түгел бер зат пәйда булды, юлын бүлеп басты. Карашы бик кырыс иде.

– Борыл! – дип боерды ул бик кырыс, көчле тавыш белән. – Син ант бирдең! Сынау урынын үзең сайладың.

Шул чакта Сәвия төшен искә төшерде, әмма төш булмаган икән ул. Менә ничек... Димәк, ул шунда хезмәт итәргә тиеш. Ләкин ничек? Куллары берни тоймый, үзен күрмиләр, сүзен ишетмиләр... Почмакта посып ятмас бит. Бу сынау күпмегә сузылыр? Еларга җитешеп, Сәвия юлыннан кире борылды. Ә теге зат юкка чыкты...

***

Беренче көнен Сәвия баш табиб артыннан йөреп үткәрде. Кыш булгач, хастаханәдә ятучылар шактый, палата саен өч-дүрт кеше. Кайсы салкын тидергән, кайсы таеп егылган, кайсының эче авырта, биле сызлый... Култык таягы белән йөрүчеләрне санамаганда, авыр чирлеләр юк үзе. Алары да тик ятмый, титаклап булса да, әрле-бирле йөренеп торалар. Бүзәр хастаханәсендә телевизор юк, хатыннар гайбәт сөйләп, шәл-оекбаш бәйләп, ир-ат халкы шахмат уйнап, домино сугып, көн үткәрә...

Сәвия баш табиб Мәҗит абыйның сүз-киңәшләрен тыңлап, күңеленә сеңдереп йөрде. Даймасов, иртәнге обходны үткәреп, үз кабинетына кереп киткәч, әниләр һәм бәбиләр палатасына юнәлде. Анда күңелле, анда тормыш гөрли! Бәбиләр елый, әниләр көлә. Беркем уфтанмый, зарланмый. Яшь хатыннар бала сөя, көлешә-көлешә, авырлы чактагы галәмәтләрен, кызык-мәзәк хәлләрне сөйлиләр. Берсе иреннән күгәргән килька балыгы, икенчесе акбур таптырган, өченчесе бензин исе дип саташкан... Буш караватка сузылып ятып, Сәвия шуларның шат тавышын, сабыйларның елавын рәхәтләнеп тыңлады. Акушер Мөнәвәрә Исламовна берничә тапкыр кереп, әниләрнең дә, бәбиләрнең дә хәлен белешеп чыкты. Аның артыннан хатыннар мәдхия яудырып калды:

– Әй бу Мөнәвәрә апа! Алтын да кеше инде. Исән генә булсын! Кулы шул хәтле җиңел! Йомшак тавышы белән дә булыша. Бөтен авыртуларны онытасың.

– Әйе шул, район роддомындагы Тамара түгел инде. Ул бит кешечә сөйләшә дә белми. Әйтерсең, үзе бала тапмаган, ни икәнен белми...

– Безнең авыл Фәридәнең беренче баласы шуның аркасында әрәм булды да инде. Баланың зур икәнен дә белеп торганнар, ярып кына аласы бит! Юк, соңгы чиккә кадәр сузганнар... – дип уфтанды әниләрнең иң олысы.

– Шуннан, тапканмы соң?

– Кая, юк инде. Үзе аңын югалтып егылгач, сабые үлгәч, ярганнар... Кем әйтмешли, после пожар... Шалкан кебек малайны үтерделәр, наданнар! Бер ышаныч юк аларга. Шуңа күрә Бүзәргә килдем дә инде.

Яшь әниләр бишенче бәбиен алып кайткан апаның сүзен хуплап:

– Әйе шул, ярый әле, монда килгәнбез. Мөнәвәрә апа үз эшенең остасы инде! Куллары шифалы! – диештеләр.

Сәвия хатыннарны көнләшеп тыңлап торды. Нинди бәхетле алар!

Ә Сәвиягә карын астында бала йөртергә дә, сабый сөяргә дә насыйп булмаган икән... Ана бәхетләрен татырга өлгермәде шул...

Нигә шулай иртә үлде соң ул?!

Аһ, нинди зур үкенеч, яшәргә дә өлгерми, ямьле тормыш белән хушлашулар...

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: