Кышлар үткәч кайтырмын...

Мистик бәян

1. Китү

Капка турыларына таныш мотоцикл килеп туктау белән, аны гына көтеп торгандай, Сәвия йөгереп тә чыкты. Елмаеп, Гаязга сәлам бирде дә:

– Бүген кая барабыз? – дип сорады.

– «Ат» үзебезнеке, кая әйтсәң – шунда! Синең боерыкны гына көтәбез! – диде егет.

Аның кәефе шәп иде. Хәер, сөйгәне янына килгән һәр егетнең күңел түрендә бөркетләр оча, ә йөрәгендә былбыл сайрыйдыр.

Кыз бераз уйланып торды:

– Су керәсем килә! Әйдә Усия буасына!

– Шүрләмисеңме? Караңгыдааа... су төбеннән... бичуралар чыгааа... – диде Гаяз, сүзләренә шомлы авазлар кушып.

Сәвия көлеп җибәрде:

– Куркыта да белмисең! Бичура суда түгел, өйдә була бит!

Сәвия Казанда табиблыкка укып йөри. Авылга җәйге ялга кайткан чагы. Гаяз белән мәктәп елларыннан ук дуслашып йөриләр. Укуын тәмамлап, кулына диплом алгач та, Сәвия туган авылына эшкә кайтырга ниятләп тора. Баштарак шәһәр үзенә тартты тартуын, киләчәк язмышын башкала белән бәйлисе иде. Әмма Казанга килеп ай да яшәмәде, авылын өзелеп сагынды, шау-шулы, ыгы-зыгылы бу кала аның өчен түгел икән. Гаяз да шәһәргә китәргә атлыгып тормый. Аңа авылның таллы су буйлары, офыкка тоташкан кыр-басулары, шомырт үскән әрәмәләре, хәтта кычытканлы тыкрыкларына тиклем якын.

– Ышанасыңмы, Сәвия, дөньяда иң күңелле эш – җир сөрү! Күз алдыңа китер: күк читенә тоташкан басуга син хуҗа, артыңда буразналар сызылып кала, баш очында ак болытлар йөзә. Әмма син ялгыз түгел, тракторың артыннан, дымлы, җылы җирдән үз ризыкларын табучы кошлар озатып йөри. Тургай-чыпчыгы гына түгел, каргасы да иптәш. Үзебезнекеләр бит!

Шулай ди Гаяз. Ул да бер хыялый инде.

Егет белән кызның күңеле аяз, юллары туры, киләчәкләре якты әлегә. Икесенең дә исәбе авылда, туган җирдә төпләнеп калу.

Яңгыр яуса да, боз яуса да, боларның очрашмый калган киче юк, бергә чакның кадерен белергә кирәк! Бу юлы, буага барышлый, борчак басуына кереп чыгарга булдылар. Борчакның бик тәмле, сусыл чагы хәзер. Әмма инде караңгы төшеп килә, кайда сабак-яфрак та, кайда кузак – күренми. Кул белән капшанып кына җыйдылар. Гаяз кесәләренә, Сәвия итәгенә тутырды.

– Хатыйп абый кебек без, – дип куйды кыз. – Ул гомер буе шулай, әйберләрен капшанып-кармаланып табадыр, әйеме?

– Сукырларның бармагы сизгер була. Бакча буйларындагы читәнне талчыбыктан үзе үргән бит ул. Йортларын ничек карап тора! Кул кушырып утырмый.

 – Син белгәнне мин дә беләм, – диде Сәвия. – Әлмәттә сукырлар цехында эшли ул. Авылга кайткач, гел әти янына килә, ниләр генә сөйләшмиләр! Әтием әйтә, Хатыйп абыең кебек укымышлы кешеләр сирәк, ди. Сукырлар өчен махсус китаплар бар икән, төрткеле-төрткеле. Бармакларын шул төрткеләр буйлап йөртеп укыйлар. Гаҗәп бит, әйеме?

 – Кеше барыбер җайлаша инде. Сукыр килеш машина йөртүчеләр дә бар әле.

– Булмас! Йөртә ди сиңа! Чамалап алдаш, мине тилегә санама, – дип ачуланган була Сәвия.

– Син артык башлы шул, унны бетереп туган! Казанда укыйсың бит! – дип үрти Гаяз.

Итәк-кесәләренә борчак тутыргач, бу икәү буага юнәлде. Ләкин салкын дип, суга кермәделәр. Бүгенге очрашу урыннары текә ярдагы йөз ботаклы каен төбе булды. Шул каенның кытыршы тәненә аркаларын терәп утырдылар да, сөйләшә-сөйләшә, кузак шартлаттылар.

Һәр көнне очрашкан гашыйклар ни турында сөйләшә?

– Ууу, йолдыз күп бүген! – дип соклана Сәвия.

– Төн аяз, шуңа барысы да күренә. Чүпликме? – ди Гаяз.

– Нәмәрсәмә? Нишлисең аның белән?

– Сиңа бүләк итәм.

– Ә мин аны кая куйыйм? Бакчабызда таш болай да җитәрлек.

– Йолдызны таш белән бутама инде.

– Алар көндез югала бит, төнлә генә балкыйлар.

– Чөнки көндез кояш бар!

– Йолдызлар күктә генә кирәк. Җирдә матурлык болай да күп.

– Һәр кеше аны арттырырга тиеш! – дип, акыл сата егет.

Сәвия бераз уйланып тора да, бала-чага сыман кул чәбәкләп, кычкыра:

– Гаяз, беләсеңме, нишлик? Әйдә без синең белән агач утыртыйк! Пар агач! Яхшы истәлек бит! Әнә Хатыйп абый үзләренең бакчасына күпме нарат утырткан! Авылда яшеллек күп булган саен яхшы, кислород чыганагы бит ул.

Гаяз көлә:

– Сиңа кислород җитмиме әллә?

– Ярар инде, көлмә. Картайгач, шул пар агач янына килеп утырырбыз.

Гаяз тагы көлә:

– Борчак ашарбыз! Борчак ашагач, һава тагы да сафлана инде ул.

– Картайгач, борчак ашарлык тешең калса ярый ла!

– Син врач бит, дәваларсың. Бөтен өмет синдә, Сәвия!

Менә шулай юк-бар сөйләшеп үтә аларның кичләре. Шул арада көлешәләр, үртәшәләр. Өшисең, дигән булып, егет кызны кочагына ала, ялындырып киреләнмәсә, Сәвиясенең алмадай битләреннән, җиләктәй иреннәреннән үбә...

Яшьлек сөяр-сөелер өчен!

Ә төн яшьләр өчен.

Һай, авылда ял көннәре бигрәк тиз үтә... Студент Сәвия тагын шәһәргә китә...

 

***

Гаяз кайтканда, тәрәзәләр караңгы, беркайда ут янмый иде. Хәер, беренче генә тапкыр түгел. Әнисе аны көтеп утырмый, иртә ятып йоклый. Әмма улының аяк тавышларын ишетеп, барыбер уяна: «Улым, синме?» – дип сорый иде.

Бу юлы дәшүче булмады. Өйдә шомлы тынлык иде. Күңеле нидер сизенеп, Гаяз почмак якка күз салды: әнисенең караваты җыелган килеш тора. Егет бөтен җирдән карап-эзләп чыкты, тик әнисен тапмады. Өйдә дә юк, мунчада да, бакчада да... Сәер, бу вакытта кайда булыр ул? Аптырагач, күршеләрнең ишеген шакыды. Йокламаган булган, күрәсең, Нәгыймә апасы ишекне тиз ачты. Гаязны күргәч, еларга җитешеп, мескен тавыш белән такмаклый башлады:

– И бәбкәм, әниеңне район бүлнисенә озаттылар бит. Ярый әле, вакытында кереп-күреп өлгердем. Ярый әле, чүпрәм беткән иде. Чүпрә алырга дип, сезгә сугылган идем... Керсәм, әниең идәндә тәгәрәп ята. Үлгән дип котым очты. Ярый әле, исән! И Аллам... Хәерлегә булсын инде...

Гаяз аны тыңлап та бетерми үзләренә йөгерде. Егетнең ниятен чамалап алган Нәгыймә артыннан өзгәләнеп кычкырып калды:

– Төнлә барып та йөрмә! Барыбер кертмиләр. Иртән, якты күздә барырсың!

Ләкин Гаяз аны ишетмәде, ярсулы хисләрен тыя алмыйча, әле суынырга да өлгермәгән матаен кабат кабызды...

Төнге юл буш иде, шуңа «ат»ын зур тизлек белән, җилләрне дә уздырып куды егет. Әйтерсең, соңга кала, әнисенә ярдәм итәргә өлгерми. Әйтерсең, анда, хастаханәдә, бары тик аны гына көтәләр...

...Аны беркем туктатмады. Ишекләр үзләреннән үзләре ачылды.

Коридорда утырган дежур сестра да берни сизмичә, өстәл өстенә капланып йокымсыравын белде. Гаяз кызу-кызу адымнар белән туп-туры реанимация бүлмәсенә юнәлде.

Ул атылып-бәрелеп палатага килеп кергәндә, әнисе тәрәзә буенда басып тора иде. Аяк тавышын ишетепме, ишек ягына борылып карады, Гаязы каршына килеп басты. Бер тын бик борчылып, кызганып улына карап торды. Күзләреннән яшь тамды. Кулын сузып, улының йөзен сыйпады, иңеннән кочты:

– Әй, улым...

Шулчак палатага кара күлмәкле, дегет кара чәчле бер кыз ярсып килеп керде. Кергән уңайга Гаязның яңагына китереп сукты:

– Что ты наделал, подлец?! Подонок! Ты испортил всю мою жизнь! Гори в аду, несчастный! – дип кычкырды да ничек керсә, шулай ярсып чыгып та китте.

– Әй, улым... – дип кабатлады әнисе.

Бу вакытта сәгать төнге ике иде...

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: