Күрәсен күрде (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Ә Камил белән Лиананың кавышу тарихы...

Лиананың һич кенә дә сазаган кызлар рәтенә керәсе килми иде. Моңа кадәр дә ул егетләр белән аралашты, дуслашты. Әмма тормыш корырдай җитди ир-егетне генә очрата алмады. Күбесенең максаты: уен-көлке, кәеф-сафа кору... Аннары бик җиңел генә ятакта ауный-тәгәри... кавышу булды. Соңгы вакытта танышкан Андрейның да максаты шул тирәдән артмады. Хәер, рәтләп люстра да куя алмаган ир аңа нигә кирәк? Ә Камилнең, тормыш кору турында сүз кушмаса да, эшкә кулы ятып тора. Ул аның осталыгын линолеум алыштырганда ничек тәфсилләп, һәр җөйне бөртекләп, җеген җеккә китереп эшләвен күзәтеп торганда ук күрде. Кызның күңелендә «Эх, тормыш көткәндә шундый ирең булса...» дигән уй күптән бөреләнгән иде инде. Кешесен генә очрата алмый йөри иде. Ә егеттә өйләнү кайгысы юк: авызыннан өйләнү сүзенең «ө»се дә чыкмый. Бар сөйләгәне эш тә эш...

Дәрт иткән – морадына җиткән ди. Танышканнарына ике ел чамасы үттеме икән, Лиана Камилне туган көнгә кунакка чакырды. Билгеле инде, ул үзе теләгән, җан яраткан, күңел тарткан кешеләрен генә дәшкән. Күбесе – бергә эшләгән, берсеннән-берсе чибәр яшь кенә ханымнар. Арада бер ала карга – Камил генә. Шуңамы, ул көнне бөтен игътибар Лианадан бигрәк Камилгә булды. Җырлаган җырлары да дәртле, ымсындыргыч иде.

Яле, иркәм, карап кара,

Кара күземә генә,

Карасаң күземә генә,

Булам үзеңә генә...

– Безнең арада «для запаха» бердәнбер егет! – дип, ханымнарның кара чәчлесе дә, сары чәчлесе дә Камил белән бокалларын чәкештерде.

Аракы, әллә нинди пәһлеван егетләрне дә тез астына бөкләп сала торган явыз, үз эшен эшләде. Камил исерде... Һәм икенче көнне иртән генә уянып китте! Иң сәере: алар Лиана белән бер түшәктә яталар иде?!!

Лиана, аның уянганын сизеп:

– Әнә, күр, мине елата-елата кичә ниләр кыланганыңны! – диде, ятакка күрсәтеп. Аннары торып, эчке күлмәктән килеш кенә көзге каршында чәчен-башын төзәтергә тотынды.

Камил, юрганны бер якка селтәп, ятакка күз төшереп алды һәм... имәнеп китте!!! Ни дияргә белми, телсез калды.

– Икенең берсен сайла, – диде Лиана, төксе генә. – Йә ЗАГСка барабыз, йә мине көчләде дип, милициягә барам!

Камил шунда гына үзенең капкынга эләгүен аңлап алды. Тик соң иде шул инде. Соң иде...

Ә Лиана – исеменә күрә җисеме! Үсмер чакта ук инде подъезд төбендәге эскәмиядә утыручы мут хатыннарның, ничек итеп айлык вакытына туры китереп, егетләрне кармакка эләктерүләре хакында көлешкәннәрен ишеткәли иде. Дөнья булгач, елгыр хатыннарның хәйләсе Лианага да ярап куйды...

Әмма тормыш – колагыңны бормыш.

***

Камил авыру әнисен төрле табибларга күрсәтеп карады, республика дәваханәсенә алып барды, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, өшкереп-төкереп дәвалаучы әбиләрнең ишеген дә күп шакыды. Нәтиҗәсе генә булмады. Ахыр чиктә әнисенең аяк-куллары йөрми башлады – паралич сукты. Урын-җир өстендә калган, бер хәрәкәтсез яткан кешене тәрбияләү бигрәкләр дә авыр икән. Ул мескен торып утырып ашый алмый, ризыкны кашык белән авызына салсаң гына әвәләп йота. Көндез Лиана белән Камил эштә, уллары Азат балалар бакчасында. Авыру әниләре өйдә ялгызы кала. Ярый әле Камилнең эш урыны ерак түгел. Аларның бригадасы күрше урамда яңа йорт җиткерә. Әбәт вакытында ул тиз-тиз генә капкалый да әнисен карап килә. Тугыз катлы йорт төзелеп беткәч, аларның бригадасын шәһәрнең икенче башына күчерсәләр, нишләр? Ашату-эчертү бер нәрсә. Торып йөри алмагач, ул мескеннең йомышлары да яткан килеш кенә...

Лиана, әниләре янына килгәнче, башта борынына чүпрәк бәйли. Аннары, озын тырнакларына зыян салмаслык итеп, әкрен генә резин перчатка кия. Шуннан соң гына караватка якын килә.

Соңгы вакытларда Лиана каенанасын карарга җирәнә башлады. Ул яткан урын-җирне чистартканнан соң, исе тәнемә сеңгән дип, ванна бүлмәсенә бикләнә дә сәгатьләр буе юына.

Өйдә сүз гел шул турыда бара: Лиана зарланудан башканы белми.

– Беркөн кызлар, синнән ниндидер ис килә, дип аптыраттылар. Хәлне сөйләп биргән идем, «аһ» иттеләр. Безнең сөйләшкәнне мөдир дә тыңлап торган икән. Болай булса, клиентларыбызны бездән биздерәсең бит син. Нигә ул кортканы картлар яисә инвалидлар йортына илтеп тапшырмыйсыз, ди.

Камил хатынының йөзенә текәлде.

– Нәрсә, бу синең миңа киңәшеңме инде?

– Әнә, безнең постоянный клиент – эшмәкәр Сан Санычның хатыны тётя Лизалар да шундый хәлгә тарыганнар икән. Өметсез булгач, инвалидлар йортына урнаштырып котылдык, ди.

– Ә хәзер әниләре яшәгән бүлмә яныннан үткәндә, йөрәкләре әрнеми микән соң аларның?

– Хәзерме?! Ул бүлмәдә бозау кадәр овчарка яши икән. Нәселле, лабрадор токымлы эт, шулкадәр акыллы – хуҗаларының әйткәнен ярты сүздән аңлый, ди.

– Аңлы этләре өй эшендә булышамы икән инде? Идәннәрен себереп чыгарамы, керләрен юамы?

– Идән себерү генәмени? Урамга алып чыккач, таяк ыргыталар да: «Иди, принеси!» дип, команда бирәләр икән. Ушлы овчарка, чабып барып, ыргыткан таякны шундук авызына кабып, хуҗаларына китереп бирә, ди.

Камил, чыраена мыскыллау галәмәте чыгарып, йөзен җыерды.

– Бала-чага уены ич бу. Йә, шуннан кемгә файда?

– Кызык бит.

Бу юлы ирнең чыраенда нәфрәт чалымнары чагылды.

– Нәрсәсе кызык? Кызганыч бу! Алар эт белән мәрәкә килгәндә, вакытлыча, әниләрен онытып та торсыннар ди. Ә ул әрәмтамакны кабат әниләре яткан бүлмәгә кайтарып япканда, нинди хисләр кичерәләр икән? Сорамадыңмы?

– Юк.

– Юк шул менә! Юк!

– Кеше тормышына тыкшынырга минем ни хакым бар?

– Ни кызганыч, хәзер күп кеше «моя хата с краю» дип яши. Үзенә килеп тисәләр генә «Каравыл!» кычкыра...

Лиана – елгыр хатын, беркөнне каяндыр табып, үзе белән ниндидер бер әби ияртеп кайтып керде.

– Менә, әнигә иптәш. Без эштә чакта аңа күз-колак булыр. Ашатыр-эчертер, сораган әйберсен китереп бирер.

Камил хатынының бу гамәленә каршы килмәде. Ни дисәң дә, хатын хаклы иде. Күңеленнән генә ул аңа рәхмәт тә укыды. Башыңа төшмәсә, каян беләсең, «сиделка» дип исем алган замана әбиләре дә хәзер бушка эшләми икән. Ул сораган бәягә килештеләр. Хәзер ир белән хатын тыныч күңел белән икесе ике якка эшкә китә. Эшләр бераз җайланды шикелле. Әмма бу да озакка бармады. Биш ай чамасы үтте микән, тәрбияче әби, кинәт кенә, чыгымчы ат кебек көйсезләнде дә куйды. Әллә башка, кыйммәтрәк түли торган клиент тапты, әллә, чыннан да, сәламәтлеге какшады.

Урын өстендә яткан авыруны карарга атлыгып торучы кешене тиз генә каян табасың. Авыру ана тагын Камилләрнең үзләренә калды.

Адәм баласы барысына да күнегә, диләр. Камил белән Лиана да дистә елга якын бер түбә астында яшәп, бер ятакта йоклагач, бер-берсенә күнеккәннәр иде инде. Мәхәббәт хисе Таһир-Зөһрәнеке кебек булмаса да, хәзер күп нәрсәләр уртак. Җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә, барыбер тәмле телләнә.

Камил дә:

– Лиана, җанкисәгем, әллә вакытлыча эшеңнән китеп торсыңмы? – дип тә карады.

Хатынының бу турыда ишетәсе дә килмәде. Сүзен сүз итәр өчен, кайнарланып, саллы-саллы дәлилләр китерде.

– Камил, башың белән уйлап кара әле син әзрәк. Мин бу эшемнән китсәм, андый төшемле урынны каян табармын соң? Машинаны яңартасы бар. Көзгә улыбыз Азат беренче сыйныфка укырга керә. Киләчәктә аны укытасы, кеше итәсе бар. Хәзер бит уку кая барсаң да түләүле. Хәзердән үк мая тупламасаң, киләчәктә аны ничек укытасың?

– Лиана, җанкисәгем, мин дә эшләп йөрим бит әле. Өйдә йокы симертеп ятканым юк.

– Камил, акыллым, әйтсәм әйтим инде, без бу хәлдән әнине психо- неврологический диспансерга тапшырып кына котыла алабыз, белдеңме?

– Ә нигә картлар йортына яисә инвалидлар йортына түгел, нәкъ менә ахмаклар йортына?

Хатын, картлар йортына – балалары әти-әнисеннән ваз кичсә генә, инвалид- гарипләр йортына – чират белән генә урнаштырганнарын, аларга фәкать бер генә юл – әниләрен психо-неврология диспансерына гына илтеп тапшырырга мөмкин икәнлеген күптән белешкән иде. Билгеле, бу турыда ул Камилгә әйтеп тормады.

– Ә син әнинең үзалдына лыбыр-лыбыр сөйләнә башлаганын сизмисеңмени, Камил?

– Паралич суккан кешегә сөйләшүе авырдыр, теле көрмәкләнә торгандыр. Шуңа күрә әйтәсе килгән сүзләре дә авызыннан тукмалып-имгәнеп чыга торгандыр. Хәзер нәрсә, шуңа карап, без әнине тилеләр йортына илтеп тапшырыйкмыни инде?!

Лиана бүтән сүз куертмады, кухняга кереп китте. Урындыкларның дөбер-шатыр килүеннән, савыт-сабаларның челпәрәмә килердәй булып шылтыравыннан аның эчендә давыл купканын чамаларга була иде. Алар тугыз ел инде бергә яшиләр. Камил әле һаман хатынының холкын аңлый алмый. Лиананың холкы бөтерчек өермә кебек: уйламаганда-көтмәгәндә куба. Кайсы яктан исәсен, кай тарафка илтәсен шайтан белсен!

***

Атна-ун көн үтте микән, Камил эштән кайтуга фатирлары тып-тын. Урын-җир җыештырылмаган, кухня ягыннан пешкән аш исе дә килми, савыт-саба юылмаган килеш өелеп ята. Чәйнектән, әйтерсең, котып салкыны килә. Өстәлдә фәкать бер бит кәгазь ята. Анда бәгырьләрне өтеп алырдай дүрт-биш сүздән торган җөмлә: «Камил, гафу ит, түзәрлегем калмады!»

Камил иртәме-соңмы нидер буласын сизенгән иде инде. Чөнки бу арада өйдә тәртип бетте. Ул, беркавем башын иеп, терсәге белән буш өстәлгә таянган килеш чигәләрен учлап, уйга калды. Хәзер аңа нишләргә? Нишләргә? Шушы сорауга җавап таба алмый күпме утыргандыр, хәтерләми, бераздан торып, бүлмә буйлап йөренде. Ни өчен икәнен үзе дә белмәстән, кием шкафларын ачып япты. Анда Лиананың күлмәкләре юк. Күрәсең, ул барын да алдан ук уйлаган, чарасын күргән иде.

Ир, балтасы суга төшкән кешедәй, чарасыз, диванга барып сеңде. Өй эче мәет чыккан шикелле тып-тын. Сөйләшер-киңәшләшер кеше юк. Хатынының каты-каты басып йөргән аяк тавышлары да, уллары Азатның юк кына әйбердән кызык табып, бүлмә яңгыратып көлгән авазы да юк. Фәкать стенадагы тышкы кыртышына тузан кунган түгәрәк сәгать кенә бернигә дә карамый, секундларны минутларга тезеп, берөзлексез текелди...

Әллә чыннан да, Лиана киңәш иткәнчә, әнисен акылга зәгыйфьләр йортына илтеп тапшырыргамы? Уйласаң, бер алар гынамыни? Машинаң белән фырылдап килеп туктыйсың да, яраксыз әйберне чүплеккә чыгарып ташлаган кебек, илтәсең дә ыргытасың. «Мәгез, карагыз! Шуның өчен дәүләт сезгә акча түли», – дисең. Алай итсәң, авыруны карап мәшәкатьләнәсе юк. Өйдә бернинди ис тә, кос та юк. Рәхәт бит! Алай эшләсәң, улын алып, Лианасы да кайтыр. Элеккечә яшәрләр. Элеккечә?! Ә элеккечә ихлас, элеккечә эчкерсез булырмы соң ул тормыш?.. Күңеленә килгән бу ямьсез уйлардан Камил үзе үк чирканып куйды. Кеше-кара сизмәсен дигәндәй, янында беркем булмаса да, як-ягына каранып алды. Бүлмәдә кеше заты юк. Алар икәү генә: Камил дә сәгать кенә. Сәгать телләре «Ялгыша күрмә!», «Ялгыша күрмә!» дигәндәй, берөзлексез текелдәп, минутларны саный... эчке бүлмәдә газизләрдән газиз әнкәсе!!! Камилне үстергәндә, аңа җиңел булгандыр дисеңме? Башта тугыз ай карынында күтәреп йөрткән, еласа юаткан, төн йокыларын калдырып, бишектә тирбәткән; авызыннан өзеп, иң тәмле, иң татлы ризыкларны аңа биргән, чылаткан чүпрәкләрен юган... Һә-әй! Санап кына бетерерлекмени?!

Ә хәзер аның шул игелекләренә лач итеп төкереп, бик җиңел генә ахмаклар, акылы зәгыйфьләр йортына илтеп тапшыр инде, ә?! Ю-ук! Алай эшләсәң, юлда кайтканда ук үзеңне аяз көнне яшен сугар! Аллам сакласын! Ю-ук! Булмый! Камил үлсә дә алай эшли алмый! Эшләмәячәк тә! Ул бит Ана! Әнкәй! Сине бу якты дөньяга китергән, синең өчен ут йоткан бердәнбер изге зат!!!

...Камилгә өч-дүрт яшь булды микән, әтисе аны үзе белән алачыкка алып барды. Ул тимерче белән сөйләшкән арада шук малай алачыктан чыгып китте. Шулчак ул, бер як читтәрәк, балчык өеменнән сизелер-сизелмәс кенә төтен чыгып торганын күреп алды. Нәрсә бар икән анда? Читтән генә карап торып буламыни? Өемнең түбәсенә менеп карарга кирәк! Тиктормас малай менүен менде... Аягын нидер өтеп алгач, тыпырчынган иде, гөбердәп, ике аягы берьюлы күмер базына чумды! Әтисе аның ачыргаланып кычкыруына алачыктан йөгереп чыкканда, соң иде инде. Мизгел эчендә малайның тездән түбән аяк тиреләре куык кебек кабарып чыкты. Әтисе, аны күтәреп, якындагы Афзал буасына йөгерде. Улын яр буена утыртып, аякларын суга тыкты. Аннары, тиз генә үлән йолкып, Камилнең астына салды да: «Шунда гына утырып тор!» – дип китеп барды.

Улының аяклары пешкәнен ишетеп, әллә кайдагы Кызыл Саз басуыннан йөгереп кайта торгач, чәчәп беткән әнисенең кыяфәте Камилнең әле дә күз алдында...

...Әтисе үлгәч, әнисен кияүгә сорап килгәннәрен дә хәтерли әле Камил. Ярыйсы гына ыспай киенгән мыеклы абзый иде ул.

Ипле генә сөйләшеп утырганда, «кияү егете»:

– Малаеңны детдомга илтеп тапшырсаң да була инде, Хатирә. Анда ятим балаларны әйбәтләп тәрбиялиләр, укыталар, – дип куйган иде. Аннары, өлкәннәрнең сүзен шым гына тыңлап утырган сабыйга борылып. – Детдомга барасыңмы, улым? Анда балаларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, – дип, юмалап, башыннан сыйпап алганын да хәтерли әле Камил.

Улы турында, ятимнәр йорты турында сүз чыккач, әнисенең кыяфәте дә, сүз сөреше дә кискен генә үзгәргән иде.

– Сез ни сөйлисез, Фәтхерахман абзый? Нишләп мин бердәнбер улымны ятимнәр йортына тапшырыйм ди? Булмаганны! Мин нәрсә, бер бала да карап үстермәслекмени?

Ялгыз башына кыен булса да, шул чагында әнисе аны ятимнәр йортына илтмәгән, кияүгә дә чыкмаган. Ә хәзер, нәрсә, шушы әнисен акылы зәгыйфьләр йортына илтеп тапшырсынмы?!

Уйласаң, бәлки әле, әнисен рәнҗеткән, сүзен тыңламаган чаклары да булгандыр. Исән чагында аның бәхиллеген алып калырга кирәк.

...Малай чакта уенга һәвәс булды Камил. Әнисе иртән басуга киткәндә, аңа эш кушып калдыра, ә аның, малайлар белән уенга мавыгып, әнисе әйткәннәре онытыла. Исенә төшсә дә, ярар, малайлар белән тагын азрак уйныйм да кайтам дип күңеленә беркетеп куя. Юк! Көтелмәгән берәр хәл килеп чыга да аның уйларын челпәрәмә китерә.

Бу юлы да шулай килеп чыкты. Малайлар җәйге челләдә урамда уйнап туйгач, коенырга ындыр артындагы буага киттеләр. Өс-башларын чишенеп, суга кергәннәр генә иде, болыннан кайтып килүче Миргаяз абзый күпергә керде. Кулындагы ике җәпле таякка елан уралган. Гади тузбаш кына түгел, агулы кара елан. Гәүдәсенең бер өлеше таякка уралган, койрыгы асылынып торса да, як-якка боргалана: ычкынырга омтыла. Миргаяз абзый җәмки шикелле ике чатлы таягына еланның башын кыстырган: җибәрми! Буада чупырдашкан малайлар, сайрак җиргә басып, тамаша кылырга тотындылар. Тамаша кылуга тиз арада кызыксыну да өстәлде:

– Миргаяз абый, ничек тоттың?

– Ничек эләктердең?

– Ничек чакмады?

Абзыйның әбәткә генә кайткан чагы. Малай-шалай белән сүз куертып торырга арасы юк. Ул кулындагы таягын еланы белән бергә тотты да буага ыргытты.

– Мәгез! Үзе белән сөйләшегез!

Күкрәктән суда басып торган малайлар, куркышып, як-якка сибелделәр. Күбесе тизрәк судан чыгарга ярга ыргылды. Арадан бер Габдрахман гына, нишләптер, каршы як ярга таба йөзәргә тотынды. Коры җирдә камчы кебек яткан елан суда батмады, гәүдәсен бик җайлы гына як-якка боргалап йөзеп китте! Юк, йөзеп түгел, су өстеннән шуып кына бара шайтан! Ул, тизрәк кая да булса качып котылу өченме, Миргаяз абзыйга үч итепме, Габдрахман артыннан куып китте! Ә Габдрахман әле буаның яртысына гына җиткән. Куркудан, каушаудан йөзүенең дә рәте-чираты юк. Куллары белән чәбәләнә, авызына кергән суны бертуктаусыз пошкыра. Болай булса, елан мескен Габдрахманны куып җитәчәк иде. Хәлнең мөшкеллеген абайлап, Миргаяз абзый да кире борылды. Киңәш биреп кычкырышкан малайларны аралап, кабат күпергә керде. Ирләрчә саллы тавыш белән малайга кычкырды.

– Курыкма, Габдрахман, курыкма! Елан куып җитә башласа, суга чум! Суга чум да кире борыл! Курыкма, кабат суга керми ул. Еланның да яшисе килә. Тизрәк ярга чыгып, кая да булса качасы килә. Мин әйткәнчә эшлә!

Шулай да Миргаяз абзый яр буендагы куактан пеше тал чыбыгы (елан өчен Газраил!) сындырып алды, тиз генә чишенеп тә ташлады. Аның тәне шалкан кебек ап-ак иде. (Арка кыздырып ятарга авыл кешесенең вакыты бармыни?) Безнең халык җор телле бит инде ул. Кешенең холык-фигыленә ятышлы яисә берәр кимчелегенә бәйле кушамат чәпи дә куя. Миргаяз абзыйга, шул тәненең аклыгына ишарәләптер инде, «Кыргаяк» кушаматы такканнар. Әмма ул бу минутларда һич кенә дә кыргаяк түгел, ә киек ауларга чыккан сунарчыны хәтерләтә иде. Ул тагын малайга кычкырды:

– Габдрахман, елан чакса да курыкма! Аның агуы синең тәнеңә эләкми, суга ага. Мин әйткәнчә эшлә!

Бар көчен җыеп йөзгән Габдрахман, елан аңа якынлашуга, тирә-якка су тамчылары чәчрәтеп, төпкә чумды. Абзый әйткәнчә, су астыннан кирегә борылды. Елан Габдрахманның башы судан калыкканын көтеп тормады – яр буендагы куаклар арасына кереп, күздән югалды.

Миргаяз абзый шуннан соң гына кулындагы чыбыгын читкә ыргытты. Курку катыш каушаудан хәлсезләнә башлаган Габдрахманны судан сөйрәп чыгаргач, үз юлына китеп барды.

Ул көнне малайларның авызында елан белән булган хәлләр иде.

Камил өйгә кайтып кергәндә, инде кич җиткән. Өйдә бернәрсә дә эшләнмәгән. Табак-савыт юылмаган. Кош-корт каралмаган. Әнисе иртән табакка салып калдырган бәрәңге дә әрчелмәгән килеш кояшта шиңеп ята иде. Эштән кайткан әнисе әле тегендә, әле монда чабып, хуҗалыктагы кичке эшләрне тәртипкә китереп бетергәч, улы Камилне каршысына утыртты. Кычкырмыйча, салмак-сабыр гына (шулай булса да ярыйсы ук үтемле итеп!) сөйләргә кереште: – Улым, син үзеңнең малайлыктан чыгып килгәнеңне сизмисеңмени? Әтиең синең кебек чакта инде ат белән җир сукалаган, җир тырмалаган. Ә син һаман җил куып йөрисең. Безнең хуҗалыктагы эшләрне күрше кереп эшләмәс бит. Күпме әйтергә була сиңа. Колагыңа да элмисең: һаман уен да уен. Аның бер чиге булырга тиештер бит инде. Акыл утыртырга вакыт. Әгәр тагын бер тапкыр шулай кыланасың икән, урманга керәм дә югалам.

Шуннан соң ул, кайнаган чәен дә эчмичә, урынына барып ауды.

Әнисенең рәнҗү катыш инәлеп әйткән сүзләреннән соң гына, «Әнисез калсаң, нишләрсең? Кая барырсың?» кебек куркыныч уйлар Камилнең аңына барып иреште. Әтисез калса да, ул ятим булмады. Әнисе аны һәрчак җил-давылдан саклады. Әгәр ул да үлсә?! Аннары бит аны, чыннан да, ятимнәр йортына илтеп тапшырачаклар! Ю-ук! Ул анда мәңге дә аяк басмаячак!

Икенче көнне әнисе эштән кайтуга, каралты-кура ялт иткән иде инде...

Шушы вакыйга Камилнең исенә төшсә, әле дә тетрәндерә. Әнисе алдында үзен гаепле саный. Уйласаң, ата-ана алдындагы бурычыңны гомерең буе түләсәң дә, түләп бетерә торган түгел. Пәйгамбәребез дә оҗмахка юл – әниләрнең аяк астында, дип, юкка гына әйтмәгән. Исән чагында аның бәхиллеген алып калырга кирәк.

Күрше бүлмәдән әнисенең, нәрсәдер сорап булса кирәк, ыңгырашкан авазы ишетелде. Камил, кабаланып, ул яткан бүлмәгә кереп китте.

***

Кайчагында Камилнең күңелендә әгәр Миләүшә белән тормыш корган булсам, бәлки, бу хәлгә тарымас идем, дигән үкенү хисләре баш калкытып ала. Кем белә... Ә бәлки... Тик үткәнне кайтару – буш хыял гына шул. Ул турыда уйладың ни дә уйламадың ни!.. Ялгышны төзәтергә инде соң. Язмышны үзгәртү дә икеле. Күрәсең, бу аның тәкъдиредер...

Бәянның ахырын сайтыбызда иртәгә укыгыз.
"КУ" 12, 2017
Фото: pixabay
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: