Күрәсен күрде (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Чибәр кызның исеме дә үзе шикелле матур иде – Лиана! Тропик урманнарда колмак шикелле үрмәләп-уралып үсә торган үсемлек. Кинога чакыргансың икән, аны озатып куярга да кирәк. Камил анысын белә белүен. Ә менә бу чибәр кызның да алар белән бер йортта яшәвен уена да китермәгән иде. Миләүшәләрнең фатиры йортның бер башында, Камилләрнеке икенче башында булса, Лиана, Камил белән Миләүшә арасына килеп кергән чөй шикелле, уртадагы подъездларның берсендә яшәп ята икән! Гәрдәле кызы булса, егет аны, һичшиксез, белер иде. Ул хезмәт иткән арада кыз булып җитешсә дә, үсмер чагын хәтерләр, һич югы, чамалар иде. Ә Лиананы юк, хәтерләми!

– Лиана, сер булмаса, әйт әле, ничек килеп эләктең син бу йортка? Монда яшәүчеләрнең барысы да бер авыл кешеләре. Кул чугының биш бармагы кебек бер-берсен белә. Бары да таныш. Ә мин сезне, нишләптер, хәтерләмим.

– Ә син Гыйльмеямал әбине беләсеңме?

– Ә-ә, беләм. Ире сугышта һәлак булган ялгыз карчык иде ул. Мин солдатка киткәндә исән иде әле.

– Менә шул Гыйльмеямал әбинең Фәрхиямал дигән сеңлесенең оныгы булам инде мин.

– Ул апа, ялгышмасам, кайдадыр Урал якларында яши иде түгелме соң?

– Өстенә бастың – туры китердең! Башлы егет икәнсең!

Камил, ихтыярсыздан, ай-һай теле, тел очында безе, дип уйлап алды.

– Ярар, аңлат инде алайса бу «башлы егет»кә, син монда ничек килеп чыктың соң?

– Менә шул Гыйльмеямал әби үлгәч, хосусыйлаштырылган фатир кемгә калырга тиеш?

– Балалары булмагач, дәүләткәдер инде.

– Түгел шул! – кыз, башыңны эшләт, дигән шикелле, җиңелчә генә Камилнең маңгаена чиртеп алды. – Наследство мирас буларак якын туганнарының берсенә күчәргә тиеш. Димәк, Пермь өлкәсендә яшәп ятучы Фәрхиямал әбигә. Ә ул әбинең бер аягы җирдә булса, икенчесе инде гүрдә. Әби ул фатирны менә миңа – оныгына подарить итте. Төшендеңме инде?

Камил, әйе, дигәнне аңлатып, җиңелчә генә баш кагып алды.

– Юкәдә икән чикләвек!

– Ә син ничәнче фатирда торасың?

Курчак кебек чибәр кыз сорагач, ничек әйтмисең инде. Подъездына, этажына кадәр әйтте Камил.

– Ә кем белән яшисең?

– Әни белән икәү генә.

– Фатирыгыз зурмы соң?

– Зур.

– Ничә бүлмәле?

– Өч.

– Бай яшисез икән.

– Ә безнең авылдагы йорт та иркен иде...

***

Лиана тәвәккәл кыз булып чыкты, икенче көнне Камилләрнең ишеген шакыды. Әнисе белән итагатьле генә исәнләшкәннән соң, аптырабрак калган егеткә дәште:

– Камил, син электричествоны әйбәт беләсеңме?

Шундый чибәр, кем әйтмешли, бер кашык су белән йотардай кыз алдында ничек белмим дип торасың инде.

– Трансформаторга керергә булса, минем доступ юк... Ну, вак-төяген, хуҗалыкта кирәген генә беләм инде.

Лиана керәч кебек ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды.

– Юк, солдат хезмәтеннән исән-сау кайткан егетне алты мең көчәнешле трансформатор будкасына илтеп тыгарга минем башыма тай типмәгән. Аны гына беләм инде. Гыйльмеямал әбинең саргаеп беткән, хан заманыннан калган бер рожоклы люстрасын алыштырмакчы идем. Миңа ярдәм итә алмассыңмы икән? Бәхилләтер идем.

Камил анысын гына булдыра, билгеле. Әллә ни катлаулы эш түгел. Люстрадагы чыбык очларын ялгап, изолента белән урыйсың да түшәмгә элеп куясың.

– Ә ничә куыклы люстра куймакчы соң?

– Биш.

Егет, күңеленнән генә, бераз катлаулырак икән, дип уйлап алды. Шулай да үзләрендә өч куыклы шәмдәл куйганын исенә төшереп ризалашты.

– Отвёртка, пассатижы кебек инструментларың бармы соң? Изолента...

– Нинди инструмент? Гыйльмеямал әбинең дисбесеннән башка нәрсәсе булсын инде?!

Нишлисең, юк икән юк алайса. Үз коралларыңны алырга туры килә.

Көтмәгәндә Лиананың килеп керүе егетнең әнисен дә аптырашта калдырган иде. Шулай да караңгы чырай күрсәтмәде.

– Ишек төбендә генә торма, кызым. Әйдә, түрдән уз! Синең безгә беренче мәртәбә генә керүең бит әле.

Ул арада кухня ягыннан чәйнекнең ярсып сызгырганы ишетелде.

– Әнә, ишетәсеңме, кунак кергәнен сизгәндәй, «самавырым» да кайнап чыкты.

Камил, кирәкле эш коралларын табып, бүлмәгә кергәндә, Лиана белән әнисе чөкердәшеп, чәйләп утыралар иде инде.

Ә биш куыклы шәмдәл бер куыклы кебек җайлы түгел икән шул. Камил тегеләй дә, болай да тоташтырып карады. Кабызгач, йә икесе, йә өчесе генә яна. Калган икесе юк. Егет эченнән генә, ялгыз башына нигә кирәк булгандыр биш куыклы люстра, дип, кызны битәрләп тә алды. Биш тапкыр сүтеп, биш тапкыр җыйды, калган икесендә барыбер лампочкалар кабынмады. Ахыр чиктә кыз да кулын селтәде. Ул монысына да риза иде. Чөнки ике көн элек кенә люстра куярга егете Андрейны чакырган иде, ул хәтта ике куыгын да кабыза алмады. Фазаларны бутап бетерде, ахыр чиктә сыңар куыкны гына эшләтеп җибәрә алды. Егет кеше бит, шулай да сер бирәсе килмичә, ул:

– А зачем нам свет? Я и в темноте тебя хорошо вижу, – дип, Лиананы кочмакчы булган иде дә, кыз аны якын җибәрмәде.

Ни дисәң дә, Камил шәмдәлнең өч куыгын кабызды бит әле. Болары да җитеп торыр. Әлегә...

***

Аралаша-сөйләшә торгач, Камил Лиананың шәһәрдәге затлы салоннарның берсендә парикмахер булып эшләвен белде. Алар, билгеле, клиентлар өчен тырышалар, әмма үзләренең кыяфәтләре турында да онытмыйлар инде. Егеткә кызның һәрчак курчак кебек пөхтә күренүенең сере ачыкланды. Нишләтәсең, хатын-кызның һәрчак матур буласы килә. Сөйкемле затлар өчен бу табигый хәл. Ир-ат халкы беренче чиратта хатын-кызның тышкы кыяфәтенә игътибар итә, аның холкы-фигыле, эчке дөньясы турында уйлап та карамый.

Камил, эш коралларын култык астына кыстырып, Лианаларның подъездыннан чыгуга, кулына ярыйсы гына авыр сумка күтәргән Миләүшә очрады. Кыз кибеттәнме, каяндыр кайтып килә иде булса кирәк, сумка авырлыгыннан аның гәүдәсе дә бер якка янтайган иде. Камил, йөгереп диярлек, аның каршына килеп басты.

– Кая, бир әле сумкаңны!

Кыз егетнең култык астындагы инструментларына күз сирпеп алды.

– Ә син каяндыр шабашкадан кайтып киләсең бугай. Арыгансыңдыр. Рәхмәт!

Миләүшә сумкасын икенче кулына күчерде һәм (әйтерсең, кемдер аны куып килә) адымын кызулатты.

Кызның төртмә телләнеп әйткән сүзләре Камилнең йөрәгенә ук булып кадалды. Ул, нишләргә белмәгән кешедәй, нәүмизләнеп, берара баскан урынында таптанып алды. Аннары, каккан казык кебек ялгызың серәеп торуның ярамаганын аңлап, фатирларына таба атлады.

Бу минутларда егетнең күңелендә давыл купты. Димәк, аның Лиана белән кинога баруы турында кемдер Миләүшәгә җиткергән! Башын иеп, уйланып бара торгач, ул үз подъездларын үтеп киткән икән, таныш түгел ишек төбенә җиткәч кенә, ялгышуын аңлап алды.

***

Камил, берара тегендә барып, монда сугылып йөрде дә армиягә алынганчы эшләгән төзү-монтаж идарәсенә барып урнашты. Бригадада ГПТУ тәмамлап килгән берничә яшь җилкенчәктән кала күбесе элек бергә эшләгән кешеләр иде. Алар:

– Вәт, солдат шулпасы килешкән сиңа, Камил! – дип, ирләрчә үз итеп, аның җилкәләренә шапылдатып сугып алдылар. Бригадирлары Петрович (өлкән яшьтәге агай) хәтта:

– Һо, Камильчик, бөркет булгансың бит! Когда обмоем? – дип, аны үз улыдай күреп, кочаклап ук алды. Ни хикмәттер, агайның авызыннан аракы исе аңкый иде. Шәһәр төзелешендә данлыклы үрләр яулаган бригада җитәкчесе (уңышлардан башы әйләндеме?) соңгы вакытта шайтан суы белән дуслашкан.

Җитәкчеләр, инде атказанган төзүче исеменә кәгазьләр әзерләнгән агайның яман гадәтен сизеп, тиз арада лаеклы ялга озаттылар да аның урынына солдаттан кайткан Камилне куйдылар. Аның:

– Мин бит әле генә... Миннән башка да... – дигән ай-ваена да колак салмадылар.

***

Лиана вак-төяк йомыш белән дә күршеләренә түгел, Камилләргә керә башлады. Хәзер егет аны ишек шакуыннан ук таный. Бүген дә. көтмәгәндә, ишектәге кыңгырау кискен генә өч тапкыр чылтырап куйды. Егет бу кызның тагын миңа берәр йомышы төшкәндер дип уйлап алды. Чөнки ул әле күптән түгел генә аның фатирындагы идәнгә җәйгән линолеумны яңага алыштырган иде. Әмма кыз бу юлы Камилгә түгел, әнисе янына кергән:

– Хатирә апа, мине бәлеш пешерергә өйрәтегез әле?

Өйрәтегез әле дип әйтү, гәрчә, таләп итү кебегрәк тоелса да, барыбер үтенеч бит. Гозер белән кергән кешене ничек кире борасың инде. Кешесе ул түгел. Үзенең авызыннан өзеп булса да, йомыш белән килгән кешенең хәленә керми калганы юк әнисенең. Ул фәкать:

– Нәрсә, кунак көтәсеңме әллә, кызым? – дип кенә куйды.

– Гыйльмеямал әбинең вафатына бер ел тула бит. Әбиләр җыеп, елын үткәрмәкче идем.

Кызның сүзләре хатынның йөрәгенә сары май булып ятты. Ул, күңеленнән генә: «И-и, Алланың рәхмәте! Яшь булса да, тәүфыйклы, мәнле икән бу бала», – дип уйлап алды. Ул, соклану катыш:

– Ай-һай, кызым! Бик изге эшкә тотынгансың икән бит. Гүр иясе булганнарның рухына дога ирештерү – саваплы гамәл. Әбиеңнең елы икәнен онытмавың өчен рәхмәт! Тик, балам, алай кешеләр җыеп аш үткәргәндә, бер бәлеш белән генә булмас шул. Анда аш-су да, чәй ризыклары да, башка тәгамнәр дә кирәк булачак бит әле. Аларын йә үзеңә пешерергә, йә сатып алырга кирәк була инде. Барыбер дә бу мәшәкатьле эшне башкарып чыгарга үзеңә генә авыр булыр, берәр аш-суга оста ярдәмче кирәк булачак сиңа, кызым.

Моңа кадәр хатын-кызларның әңгәмәсен тыныч кына тыңлап торган Камил, елмаебрак:

– Якын-тирәдә аш-суга синнән дә остарак кеше юк инде ул, әнкәй, – дип сүз кыстырды. Аның бу ат дагалаганда бака ботын кыстырган кебегрәк тоелган сүзләре Лианага ярап куйды.

– Хатирә апа, алайса миңа ярдәмләшергә вакытыгыз юкмы соң? Бәхилләтер идем.

– Һи кызым, андый изге эшкә акча алу гөнаһ булыр. Алай үтенеч белән кергәнсең икән инде, башка кешегә әйтмәгән булсаң, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын, Алла боерса.

Шуннан соң алар, килен белән каенана шикелле, берничә көн рәттән Гыйльмеямал карчыкның елын үткәрү мәшәкате белән мәш килделәр: ике фатир арасын таптадылар. Пәнҗешәмбе – әрвахлар дога өмет итеп кайта торган көн, дип, якын-тирәдәге карчыкларны җыеп, Коръән укыттылар.

Гыйльмеямал әбинең елын бергәләп үткәрү Лиананы Камилләр гаиләсенә тагын да якынайтты.

***

Миләүшә Лиананың Камилләрдә үз кеше булып китүен күреп-белеп торды. Тышка чыгармаса да, күңеленнән ут йотты. Үзенә урын таба алмаган көннәре дә, мендәрен күз яшьләре белән юган төннәре дә аз булмады. Хәзер аның бар шөгыле – эш тә уку. Бар юанычы: уку әсбаплары, дәреслекләр, китаплар... Гыйлем эстәүне энә белән кое казуга тиң дип белеп әйткәннәр икән. Ул «Высшая математика», «Начертательная геометрия» фәннәрен Миләүшәнең җене сөйми. Тормышта аларның бер кирәге дә юк югыйсә. «Сопротивление материалов» дигәне дә катлаулы. Математика белән физиканы белмәсәң, тешең үтмәячәк. Студентлар җор халык бит. Алар арасында, уенын-чынын кушып, «Сопромат сдал – можно жениться» дигән әйтем-гыйбарә дә таралган. Ә «Начертательная геометрия» фәне турында алар «Ничертательная не понимательная геометрия» дип кенә җиффәрәләр. Шулай булса да, барыбер имтихан яисә зачёт тапшырырга кирәк. Тапшыра алмасаң, көзгә калдыралар. Көзгә кадәр «койрык» сөйрәп йөрисе килми Миләүшәнең. Төн йокыларын калдырып булса да, шул сөймәгән фәннәрне үзләштерә. Зачётын да үз вакытында тапшыра, имтиханда да уңай бәя алып чыга. Шулай бер семестр икенчесенә ялгана. Көннәр аккан су кебек сизелми генә ага да ага. Көннәр айларга, айлар елларга әйләнә...

Утыз көнлек уразаның да бәйрәме булган шикелле, биш елга сузылган укуның бәйрәме Миләүшә өчен кулына диплом алган көн булгандыр. Кыз ул көнне, кош тоткан сабыйдай, әйтеп бетергесез шатлыклы мизгелләр кичерде. Камил-Лианалар турында да уйламаска тырышты. Алар икенче планга күчте. Хәер, уйлаудан ни мәгънә. Буласы булган, туннар тузган. Миләүшә укып йөргән арада инде алар гаилә корып яшиләр. Яннарында тупырдап торган уллары бар. Аларның тормышы түгәрәк. Тормышларына кырау гына төшмәсен – бәхетле яшәсеннәр. Очрашканда да, алар, гаепле кеше сыман, бер-берсенең йөзенә туры карамаска тырышалар. Исәнләшүләренең дә ата-анасы юк. «Исәнмесез!» сүзе дә «Исә...» дигән иҗекләр белән генә төгәлләнә дә һәркем үз юлына китә. Киләчәктә бу «Исә...» торган юллар очрашырмы? Тәгаен генә беркем дә әйтә алмас... Барысы да Кодрәт иясенең ихтыярында...

Тик менә соңгы вакытларда Камилнең әнисе генә авырып тора икән. Урамга да кеше ярдәменнән башка чыга алмый мескенкәй, гел ятып тора, диләр. Авылда ялгызы мал-туар асрап, төзелештә дистә еллар дәвамында соскы көрәк белән бетон ыргыткач, ничек сәламәтлегең какшамасын инде.

 

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 12, 2017
Фото: pixabay
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: