Күрәсен күрде (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Камил ике кулына ике сумка күтәреп кибеттән кайтып килә иде, көтмәгәндә аңа Миләүшә очрады. Гадәтенчә исәнләшергә дә китәргә иде исәбе. Әмма бүген Миләүшә аның юлына үзе аркылы төште.

– Тукта, Камил, тукта! Яулыкка йөгергән апалар кебек кая шулкадәр ашыгасың?

Камил эченнән генә, апалар хәленә калгач, нишлисең, йөгерәсең инде, дип сыкрап алды. Шулай да туктарга мәҗбүр булды. Сумкаларын җиргә куйды.

– Хатирә апаның хәле ничек соң? Әз генә булса да алга китеш юкмы?

Камил җиңелчә генә башын чайкап алды.

– Юк. Шул элеккечә инде. Ятып кына тора.

– Камил, бәлки сиңа берәр төрле ярдәм кирәктер? Кер юаргамы йә башкачамы? Тарсынып, уңайсызланып торма, әйт. Мин кереп ярдәмләшермен.

– Рәхмәт! Хатын-кыз эшенә өйрәнеп беттем инде мин. Керләнгән киемнәрне машинада гына юабыз бит хәзер. – Ул бер тын гына туктап алды. – Аннары, ни... киявең бик көнче, диләр. Безнең сөйләшеп торганны күрсә, сүзе булыр. Ярар, мин китим инде.

Миләүшә кайбер кешеләр сыман «юк, юк, гайбәт кенә ул» дип, акланып тормады, чарасыз калган кешедәй, кулларын җиңелчә генә як-якка җәеп алды.

– Нишләтәсең инде, ярып карарга кеше карбыз түгел шул. Өйләнешкәндә, күтәреп кенә йөртермен, өрмәгән җиргә дә утыртмам, дип ант иткән иде югыйсә. Миләүшә үкенечле, теләсә кемгә сөйләргә ярамаган күңел серләрен нәкъ менә аңа чишкәч, Камил моңа кадәр битараф күзләрен Миләүшәгә төбәде һәм... хатынның күз төпләре күгәргәнен абайлап алды. Дөрес, ул сөрмә тартып аларны капларга тырышкан. Әмма иннек-кершән генә явызлык эзләрен яшереп бетерә алмаган. Әле бит аның зур гына предприятиенең бүлек җитәкчесе буларак кеше арасында йөрисе бар?!

Камил – тормышның ачысын-төчесен татыган кеше, ул белә: көнче ир белән гомер итүче хатыннарның күбесе балалары хакына иренең җәберләүләренә түзеп яши, түзәр хәле калмаса гына аерыла. Миләүшә шул икенең кайсын сайлар?

Камил ихтыярсыздан тагын беренче мәхәббәтенең күзләренә карады. Ул күзләрдән якты нур, әйтеп кенә аңлатып булмый торган җылы хисләр бөркелә иде... Камилнең күптән инде мондый ихлас караш күргәне юк. Ир-ат дигәч тә... аның да йөрәге таш түгел. Ул да хатын-кызның җылы карашына мохтаҗ.

Миләүшә саубуллашканда тагын бер кат: «Камил, ярдәм кирәк булса, уңайсызланып торма, әйт», – дип өстәде.

***

Әнисен өч елга якын авырыксынмыйча тәрбияләгәннән соң булды бу көтелмәгән хәл.

...Камилне эшендә эшчеләр дә, җитәкчеләр дә яратты, хөрмәт итте. Аның бригадасы алдынгы булды, һәрчак телдән төшмәде. Советлар чоры булса, күчмә Кызыл Байрак озак еллар аларның бытовкасын бизәп торыр иде. Шулай булгач, традициягә кергән төзүчеләр көнен ничек бәйрәм итмисең инде? Алдынгы бригада ич! Эш сәгате беткән иде инде. Билгеле, алар кәттә ресторанга барып тормадылар, юлда очраган беренче «мәйханә»гә кереп тулдылар. Камилнең берничә эшчесе генә, «уважительный сәбәп» табып, өйләренә кайтып китте. Егетләр ипле генә сөйләшеп утырдылар: бригаданың оешу тарихын, вафат булган ветераннарны искә алдылар. Шулай матур гына таралышмакчы булып, сыраханәдән чыктылар. Арада «тәмәшникләр» була бит инде:

– Таралышканчы, әйдә, бер көйрәтеп алыйк әле, – дип, бер як читкәрәк чыгып басканнар гына иде, көтмәгәндә (сагалап торганнар диярсең), әллә каян гына әзмәвердәй биш-алты милиционер килеп чыкты. Арадан берсе:

– Әһә, пивнушка завсегдатайлары! Повеселились, да?! – дип, егетләргә бәйләнә дә башлады.

Төзүче егетләр, бу ни хәл, дип, ни әйтергә белми торган арада, төркем янына айныткыч машинасы килеп туктады. Шуны гына көтеп, әзерләнеп торганнар икән, милиционерлар эшчеләрне берәм-берәм төрткәләп, каршы торганнарның кулларына сугып, машинага кертеп тутырдылар.

– Сез нишлисез? Без бит – төзүчеләр! Бүген безнең бәйрәм! – дип, эшчеләрен яклап, арага кергән Камилне дә аяп тормадылар, кулларын каерып төрткәләделәр. Эшчеләрне яклап, нидер әйтеп калган агайга да эләкте.

– Абзый, күп сөйләшсәң, хәзер үзеңне дә алып китәбез!

– Ничек алып китәсез? Мин тамчы да аракы капкан кеше түгел. Егетләр дә буталып, болагайланып йөрмәделәр, сөйләшеп кенә тордылар.

– Кычкырып сөйләшәләр. Авызларыннан аракы исе килә. Тагын ни кирәк?

– Нәрсә, сөйләшергә дә ярамыймыни? Сталин заманы түгел ич.

Чандыр гәүдәле сержант, абзый янына якын килде дә, кызыл каймалы фуражка козырёгын, кисеп керердәй итеп, аның маңгаена терәп, елан ысылдаган шикелле, теш арасыннан берничә сүз сыгып чыгарды: – Абзый, сез эштә план артыннан куасызмы? Куасыз. Безгә дә план үтәргә кирәк. Белдеңме? – Һәм саубуллашу билгесе итеп, агайның маңгаена чиртеп алды.

Ә икенче көнне... икенче көнне подъезд төбендә Камилне Сәфәргали абзасы көтеп тора иде.

– Нихәл, энекәш? Эшләр барамы?

– Бара гына түгел, чаба. Артыннан куып җитәр хәл юк.

– Алдынгы булгач, шулай тиештер инде ул. Төзүчеләр көне ничек, әйбәт үттеме?

– Әйбәтнең теге ягында булды... (Бригадабыз белән айныткычта булдык, димәс бит инде!)

– Мин дә элегрәк төзелештә эшләп алган кеше бит. Шул искә төште дә, тукта, мин әйтәм, энекәшне бәйрәмнәре белән котлап кайтыйм әле дип килдем.

– Рәхмәт!

Камил, абыйсының кыяфәтенә күз төшереп алу белән, килүенең сәбәбен аңлап алды.

– Сәфәргали абый, тукта, мин әнинең хәлен белеп чыгыйм инде. Аннан соң...

– Мин әле генә апаны карап чыктым. (Сәфәргалинең сәфәре ешайгач, Камил фатир ачкычының берсен аңа биргән иде.) Ул тыныч кына йоклап ята. Уятмыйк инде. Йокласын.

Абый кешенең сүзенә ничек ышанмыйсың?! Алдашкан, хәйләләгән, дип уеңа да китермисең... Камил кибеткә китте. Ял көн, бәйрәм көн булгач, кибеттә халык күп иде. Кассасына да су буе чират.

Подъезд төбендә түземсезләнеп, таптанып торган Сәфәргали (эскәмия буш югыйсә):

– Әллә заводына барып килдең инде. Озакладың! – дип, Камилне шелтәләп алды.

– Бер генә касса эшли. Ял көне югыйсә, – диде Камил, аңа каршы.

Ул, абыйсына кирәк «әҗәл даруы» – ике шешә шайтан суын, ризыклар белән тулы сумкасын кухняга илтеп куйды да тизрәк әнисе яткан бүлмәгә керде һәм... тораташ кебек катып калды! Бер кулы караваттан салынып төшкән, күзләре ярымйомык, авызы ачык халәттә әнисе тынсыз калган иде...

Әнисенә әзерләп киткән чәй шул килеш тора. Кайнаган су салган банка идәндә аунап ята. Суы идәнгә түгелгән. Әнисе, калтыраган куллары белән үрелгәндә, ялгыш аударганмы, кулыннан төшереп җибәргәнме – хәзер аны каян беләсең?..

Бүлмәгә Сәфәргали килеп керде. Ул бу хәлгә әллә ни борчылмады бугай. Камилнең әнисенең салынып төшкән кулларын күкрәгенә күтәреп куйганын, мәетнең өстен ак җәймә белән каплаганын тавышсыз гына күзәтеп торды. Аннары, нәрсәдер әйтергә әзерләнгәндәй, тамак кырып алды. Камил, абыйсы кайгы уртаклашып, нәрсәдер әйтмәкче бугай, сүз генә таба алмый, ахры, дип уйлап алды.

– Камил, энем... ни... апаның алтын алкалары, көмеш беләзекләре бар иде бугай. Хәзер алар аңа кирәк түгел бит инде...

Әнисен югалтудан тетрәнеп исәнгерәгән Камил, бер мизгелгә ни әйтергә белми, телсез калды.

– Ә?! Ни дидең?!

Бер урында таптанып торган Сәфәргали тагын телгә килде:

– Хатын-кызның бизәнү әйберләре сиңа да кирәк түгел бит инде...

Ничек кенә булмасын, моңа кадәр Камил Сәфәргалине (әнисенең бертуган энесе бит) һәрчак кунак итте. Бервакытта да караңгы чырай күрсәтмәде, жәлләде. Әмма бүген аның сабыр савыты тулып ташты. Шулай да мәет өстендә кычкырырга, тавыш күтәрергә ярамаганын абайлап өлгерде.

– Бар, чыгып кит! – диде ул абыйсына, тыенкы гына.

Сәфәргали (әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә), берни булмагандай, каккан казык кебек, һаман бер урында басып тора бирде. Әле җитмәсә, бур кешедәй, астыртын гына, як-ягына каранып та алды. Аның бу кадәр сөмсез кыланышына ахыр чиктә Камилнең сабырлыгы тәмам төкәнде. Ул түзмәде, авызыннан аракы исе аңкып торган абзасын якасыннан эләктереп алды да, ачу белән, җилтерәтеп, ишектән төртеп чыгарды.

– Моннан соң эзең дә булмасын! Ишеттеңме? Тагын килсәң, баскычтан тәгәрәтәм!..

***

Без Камил белән «чәйханә»дә хәйран озак утырдык. Ул әнисенең кырыгын үткәрергә җыена. Әле һаман аны югалту кайгысыннан арына алмый интегә. Тора-тора да:

– Э-эх, үкенечкә калды. Соңгы минутларда әнием янында була алмадым, – дип, күкрәген төя.

Мин аны тынычландырырга тырышам. Ул инде байтак кына сыраның «башына җитте», һаман тынычлана алмый изалана.

– Э-эх, әнкәем, бәгърем! Ул, бәлки, бер йотым суга тилмереп яткандыр... Э-эх!..

Әнисен югалту кайгысына тора-бара сыра сөреме дә өстәлгәч, ул бөтенләй йомшарды. Кесәсеннән кулъяулык алып, күз яшьләрен сөртте.

– Э-эх, әнкәй! Әнкәй! Бәхиллеген дә ала алмадым. Ул, мөгаен, миңа рәнҗеп киткәндер. Абзыкаем, мине эт итеп сүк! Тукма! Бәлки, миңа җиңелрәк булыр...

Мин аны тагын тынычландырырга тырышам:

– Энем, син үзеңне алай артык битәрләмә инде. Син болай да әниеңне тәрбияләгәнсең. Кайбер сансызлар шикелле инвалидлар йортына да, акылга зәгыйфьләр йортына да тапшырмагансың. Ул сиңа рәнҗемәс.

Камил беразга тынычлангандай була.

– Абый, сез мине сыраханә корты – алкаш дип уйламагыз тагын. Мин монда шул янган йөрәгемнең ялкыны басылмасмы дип кенә кердем.

– Юк, энем, нишләп алай уйлыйм ди. Май чүлмәге тышыннан ук билгеле дигәндәй, синең тәртипле егет икәнлегең болай да күренеп тора, – дим, аннары сүзне икенчегә бормакчы булып өстим, – улыгыз белән очрашып торасызмы соң?

Мин уйлаганча түгел икән шул. Мин аның авырткан сөяленә басканмын икән. Камилнең кыяфәте тагын кырысланды.

– Лиана, мондагы фатирын сатып, Пермь якларына китте. – Ул йодрыгы белән җиңелчә генә өстәлгә сугып алды. – Ә мин улымны Пермьгә түгел, Каф тау артына алып китсәләр дә, барыбер эзләп табачакмын!

Без аның белән мәйханәдә күпме утырганбыздыр, хәтерләмим. Ахыр чиктә иске дуслар шикелле куллар биреп саубуллаштык. Ул үз юлына, мин үз юлыма китеп бардык.

***

Көннәр көзгә авышкач, без Камил белән тагын очраштык. Дөресрәге, ул үзе мине, башымны иеп, уйланып барган кешене, танып эндәште.

– Исәнмесез, абый! Әллә берәр кайгы килдеме, башыгызны иеп, уйланып барасыз?

Аның кәефе күтәренке, йөзе май кояшыдай балкый иде.

– Юк, килмәде. Кайгыны көтеп торган кеше юк әле монда. Килсә дә, качып калырга исәп. Болай гына уйланып бара идем. Гадәтем шулай. Җәмәгатем дә, башыңны күтәр, дип ачулана. Чир китә, гадәт кала, диләр бит. Ә мин һаман шул гадәтемнән арына алмыйм. Йә, энем, үзеңнең хәлләрең ничек соң?

– Әйбәт! Аллага шөкер, әйбәт. Әле шушы арада гына әнкәйне төшемдә күрдем бит, абый.

– Ничегрәк итеп күрдең соң әниеңне, энем?

– Нәрсәгәдер шатланган. Миңа ягымлы гына карап, нәрсәләрдер әйтте. Аркамнан сөйде. Уянгач, сүзләрен исемә төшерергә тырышып караган идем дә, булмады. Нәрсәгә юрарга микән?

– Яхшыга. Әйбәт төш күргәнсең бит, энем. Димәк, әниең сиңа рәнҗеми, бәхиллеген бирә. Авыр чакта аны каядыр илтеп ташламаган, тәрбияләгән улы булуына сөенә.

Камилнең май кояшыдай балкыган йөзе тагын да яктырды.

– Шулай дисең инде алайса, абый...

– Әйе, нәкъ шулай. Киләчәктә атнага бер тапкыр булса да догадан ташлама. Үзең укый белмәсәң, әниеңә атап, хәер бир.

– «Әлхәм» белән «колһуалла»ны гына беләм шул. Ә-ә, әнкәй өйрәткән «аятелкөрси»дә бар бит әле.

– Ихлас күңелдән укысаң, алары да әйбәт, энем, укы гына...

***

Күпмедер вакыттан соң без Камил белән янә бер тапкыр очраштык. Хәер, аны очрашу дип әйтеп тә булмый торгандыр. Ул сөйкемле генә бер хатын-кыз белән култыклашып бара. Егет шулкадәр сүзгә мавыккан иде, мине күрмәдеме, танымадымы – сәлам дә бирми үтеп китте. Мин аңа үпкәләмәдем, тамчы да рәнҗемәдем. Киресенчә, аларның пар аккошлардай атлауларына чиксез шат идем. Җырдагыча «җан яраткан, күңел тарткан» кешең белән генә шулай илегеп сөйләшеп була торгандыр. Камилгә сыена төшеп атлаучы ул ханым кем иде? Миләүшәме, башка берәүме?.. Анысы ул кадәр әһәмиятле дә түгелдер. Иң мөһиме: янәшәңдә сине ярты сүздән аңлый торган парың булу...

Аллаһы Тәгалә барча җан ияләрен дә парлы итеп яраткан. Шул исәптән Камилне дә...

Минем үз гомеремдә ялгыз канат кагып сәфәр чыккан торна да күргәнем юк. Аяз күктә алар һәрчак: «Тор-рыйк! Тор-рыйк! Бер-гә тор-рыйк!» – дип күмәкләшеп очалар. Оя корган, бала чыгарган җирләрен ташлап киткәнгәме, тавышлары гына бераз моңсу, ямансу...

Тәмам.

"КУ" 12, 2017
Фото: pixabay
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: