Күпер (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Камил ятып йоклагач, кердем мин бу серле академик карт янына. Озак сөйләштек. Әтисе детдомнан алып китеп, яңа тормышы башлангач, Мәләвезтамак авыл Советына хат язып караса да, «Сез эзләгән кеше Свердловск өлкәсендә, торф эшендә, бала үстерә», дигәннән тыш җавап килмәгән. Өйләнмәгән, мәхәббәтенә хыянәт итмәгән. Турыдан-туры булмаса да, кинаяләп сөйләшүдән, без кемнәр турында сүз алып баруыбызны да, бер-
беребезне дә аңладык, кемнең кем булуын белдек шикелле.
Әтисе күптән вафат икән аның, туганнары Польша белән Литвада яшәп, кайберләре шунда җирләнеп, исәннәре белән хәбәрләшеп торалар икән. Диннәре төрле булса да, телләре төрки, имеш. Әңгәмәбез озакка сузылса да, аерылышканда, бер-беребезгә ниндидер вәгъдәләр дә бирешмәдек, кунакка да чакырышмадык. Шунысын тану кирәктер: бу кеше минем берәр әсәремнең каһарманы булырга лаек, дигән нәтиҗәгә килдем шикелле.
Минскидан кайтып төшкәч, безне үз машинасында улым каршы алды. Аның шатлыклы йөзе, елмаеп сөйләгәннәре хәзер дә колагымда, күз алдымда. Улым турында шуны гына яза алам: безне каршы алгач, дачасына бәрәңге утыртырга дип китә дә, орлык бәрәңгесен чүпләп тутырырга дип нәүрәпкә төшкәч, метан газы белән агуланып шундук вафат була. Аның фаҗигале үлеме турында без икенче көнне генә ишетеп беләбез. Шул хәбәрдән мин, инсульт бәреп, инфаркт булып, шикәр авыруы башланып, урын өстенә аудым. Хәрәкәтсез, үлем килүенә ышанмыйча, берничә тапкыр больницада ятып, өч ел дигәндә, ниһаять, өйгә чыгарылгач, пенсиягә озатылуымны, озак эшләгән «специалист» буларак, рәхмәт йөзеннән, гади хәбәрче итеп вакытлыча эштә калдырылуымны белдем. Үз хәлем хәл дигәндәй, әллә кайдагы Польша-Литва төркиләренең шәҗәрәсен эзләү түгел, ул хакта уйланырга да теләгем юк иде хәтта.
Дүрт чатлы таякка таянып, даруханәгә һәм кибетләргә чыга башлагач,
ниһаять, беркөнне эшкә барып, күренергә булдым. Һәркемнең үз эше, үз мәшәкатьләре баштан ашканлыгын беләм, тиз-тиз хәл белештем дә документларымны алырга кадрлар бүлегенә кердем. Анда минем исемгә килгән телеграмма көтеп ята икән. Шуны бирделәр. Карчыгым белән икебезне «Бер очрашу – бер гомер» дигән якташлар бәйрәменә чакырганнар. Телеграммага «Рәис» дигән имза куелган.
– Колхоз беткән – дигәннәр иде, нинди «рәис» булыр, – дип, аптырашта калдым да, Камилне табып, сораштырырга булдым. Бәлки, Кәшифә апа аңа хат язадыр, хәбәрләшеп торалардыр, дип уйладым.
Театр оркестры дирижёры Бакировны телефон аша табып сорагач, Камилнең күптән авылына кайтып китүен, хатыны Гәүһәр белән кушылуын белдем. Бу эшкә үземнең дә катнашым бар, дип шатлансам да, минеке ише чирдән котылган кешеләрнең кабат «ычкынулары» ихтималыннан, Кәшифә җиңгәчәй исеменә «Нинди бәйрәм?» ул дип телеграмма «суктым». Рәтләнсә, җавапны Камил бирер, дип уйладым.

Ялгышмаганмын, Камилдән: «Праздник встречи воспитанников детдома, праздник встречи односельчан, праздник открытия моста и других объектов. Камил» дигән хәбәр килде.
Бәйрәм 15 июльдә буласы икән. Аңа кадәр әле егерме көнләп вакыт бар иде. Ничек кайту, күчтәнәчкә ниләр алу, даруларымның кайсылары кирәклерәк булыр, дигән вак-төякне хәл итү белән вакыт узуын сизми дә калганбыз. Китәргә өч көн калды дигәндә, Минскидан Садриев атлы кинооператор килеп төшә. Командировкага. Миңа да шалтыраттылар, ул сине белә, дигәч, бардым. Станислав Говорухин белән Казан телевидениесендә бергә эшләп, Мәскәүдә укыгач, Белоруссиягә практикага җибәргәннәр икән. Шуннан ул «Беларусфильм»га урнашып, кинооператор булып эшләп калган. Аның катнашы белән дөнья күргән «Педагогическая поэма» фильмы республикада бик абруйлы депутат-академикның күңеленә хуш килгән. Садриевның әйтүенчә, «ул үзе авыл детдомында тәрбияләнеп, кеше булганнар турында фильм төшерү кирәклегенә хөкүмәт чиновникларын инандыра алган. Чыгымнарны нефтьчеләр институты да, министрлыгы да үз өстенә алыр», дигән.
– Белоруссиядә андый институт та, министрлык та, нефть тә юк, – диләр аңа. – Юк икән – үзем түлим, үзем күтәрәм, – ди дәүләт премияләре лауреаты. Тәкъдим сүзе, уеннан чынга әверелеп, утыз минутлык документаль фильм
төшерергә режиссёр һәм аның группасын билгелиләр. Татарстаннан килеп, дәрәҗәләргә ирешкән Садриев фильмның операторы була.
...Ул Казан студиясе тарихын оешуының беренче көннәреннән үк белә, мине дә театрда эшләгән чактан телевидениегә күчкән көннәремә кадәр хәтерли икән. Үземне яхшы яктан күрсәтергә теләп, кайчандыр аның белән төшергән туган авылым күренешләрен, дусларым тәрбияләнгән детдом, Агыйдел, Мәләвез кадрларын архивтан табышып бирергә вәгъдә иттем. Садриев андый кадрлар сакланырга тиешлеген белеп килсә дә, табылып, кулына алгач, чиксез шатланды.
Тиешле рәсмилекне үтәп, документлары әзер булуга, кайтып китәргә дә ашыкты. Фильм эшләнеп беткәч, худсоветка тапшырганда хәбәр итәрбез, ничек тә килергә тырыш, диде. Әлбәттә, ярар, барырмын, дидем, бара алмасымны белсәм дә. Дөресен әйткәндә, фильм төшерү өчен мин табып биргән архив материаллары гына җитмәсен аңлый идем.
Иртәгә бәйрәм дигән көнне оныгым машинасында юлга чыктык. Ерак арага... Көтү кайткан чакка туры килгәч, сыер сауганда бүлдермик дип, Кәшифә апаларга кергәнче, әткәй-әнкәй каберләрен зиярәт кылырга бардык. Хәтиф тә мәрхүм булган икән. Гыйният абзый да, Зөлфирә җиңги дә. Һәркайсының рухына белгәнебезчә дога кылдык. Аннан урап кайтуга, безнең килгәнне белгәннәр, табын әзер, чәй кайнаган иде. Татарстан нефтьчеләре эшләп биргән яңа чишмә суыннан икән. Тастымалларны сыкканчы, самавырны екканчы, яңа чишмә суының чәен эчеп, гөбәдия ашап сыйлангач, хатирәләребез белән уртаклаша-уртаклаша, таң атуны да сизмәгәнбез. Күбрәк Камил белән Гәүһәр сөйләве, алар сөйләгәнне Кәшифә җиңгәчәйнең дөресләп, кайчак «арттырмагыз», дип утыруы хәтердә. Кыскасы, һәркайсыбыз шат, бәхетле иде ул кич. Кәшифә җиңгәчәй кызыл кирпечтән салынган йортын мактаса да, коляска белән кереп-чыгып йөрергә баскычларының биеклегеннән канәгать түгел иде. Кияү коймагы белән чәй эчкәч, бәйрәм булачак мәйданга, Мәләвез елгасы аша салынган күпер янына киттек.

Елганың ике ягында да, бәйрәмчә киенгән халык. Учак якканнар. Кайсы шашлык кыздыра, кемнәрдер пылау казаны тирәсендә таптана. Тауны тишеп чыккан кара торбадан мәрмәр улаклар буйлап берсеннән икенчесенә агучы яңа чишмә суында бит-кулларын юып, учлары белән су эчәләр, берсен-берсе фотога төшерәләр, су сибешәләр. Мәләвезнең ике як ярына да кунаклар килгән машиналар тезелгән. Күбесе Татарстанныкы булса да, Башкортстаннан да, Удмуртия белән Пермь өлкәсеннән, Саратовтан, Самарадан да бар иделәр.
– Иң зур машиналар Мәскәү кунакларыныкы, – диде Камил.
Хуҗаларын мәчеттә Рәис хәзрәт кабул итә икән. Сәгать унике тулуга, мәчеттән унҗиде кеше чыгып, ике башы да тарттырып бәйләгән чаршау белән капланган күпер янына ясалган эстрада-сәхнәгә менеп тукталдылар. Танышлар күп булмаса да, әүхәтле кешеләр иде. Халык такта эскәмияләргә утырды. Колхоз бетеп, авыл советы «җирле үзидарә»гә әверелгәч, шуның рәисе булган безгә таныш – Рәис абый, хәзер «по совместительству» мәчеттә халыкка хезмәт итүче мулла – сүзне башлады. Иң әүвәл, килештереп, кыска гына дога укыды. Аннары килгән кунакларның һәркайсын исеме белән атап таныштырып чыкты. Күбесе фән докторлары, кандидатлар, дәрәҗәлеләр иде. Барысына да биргән хәер-сәдакалары, бигрәк тә төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, дога кылды хәзрәт.
Аннары, сүзне кунакларның кайсына бирергә белми, киңәшләшеп алды да, арттарак торган берсенә карап:
– Сүз нефть министрлыгы вәкиле, Мәскәү кунагы профессор Кротовка бирелә, – диде.
Профессор чыгып басуга, бөтен мәйданга күз йөртеп алды да:
– Хөрмәтле авылдашлар, исән-саулармысыз, һәммәгез дә?! – диде, саф татар телендә.
Халык моны көтмәгән, ахры, дулкынлануын сиздерде.
Мин аның беренче сүзеннән үк үзебезнең Вәсил икәнен таныдым. Олыгайган, картайган иде, әлбәттә. Ул детдомда үсүе, Мәләвезтамакта Кәшифә апаның кул астында тәрбияләнүе, анасының кабере шушы авыл зиратында булуы, әтисе килеп алгач, кайларда укып, кем булуы, хәзер кайда һәм кем булып эшләве турында сөйләгәч, абыйсы Вәдим турында сөйләргә күчеп, аның турында чыккан китапларны кызыксынучыларга таратырсыз, дип, Рәис хәзрәткә бирде. Аннары ярдәмчесеннән папкасын сорап алды:
– Хөрмәтле авылдашлар! Якташлар! Кунаклар! Бик авыр булса да, әйтергә тиешмен. Бу бәйрәмгә без абыем белән бергә кайтырга дип сөйләшкән идек. Әмма аның Чернобыль фаҗигасеннән соң эләктергән авыруы теләгебезне үтәтмәде. Абыем шушы авыл, детдомга кагылышлы фильм төшерү мәшәкатьләре белән йөргәндә, көтмәгәндә вафат булды. Үз акылында, васыятьләрен әйтеп үлде. Мәләвезтамак детдомын тулысынча тергезеп булмасын белгәнлектән, ул, кайчандыр аның бер бүлеге булып эшләгән сукырларны музыкага өйрәтү мәктәбен тергезү турында хыялланды. Шуның өчен дип ул дәүләт премиясе, төрле уйлап табулары өчен бирелгәннәрдән җыеп барган акчаларын шул мәктәп төзелешенә бирүне миңа йөкләде. Мин әлеге эшне бик теләп башкарам һәм сертификатны җирле үзидарә рәисе Рәис хәзрәткә тапшырам.
Гадәт буенча, халык бик озак кул чапты, сөйләшүләр булып алды. Шаулашу беткәч, халык тынычлангач, Вәсил тагын сүз алды. Үзенең суга батуы, авылның яшь бер егете, котырып аккан суга ташланып, аны коткаруы, үлемнән алып калуы турында хисләнеп сөйләде дә сүзне Татарстан нефтьчеләре исеменнән килгән вәкилгә бирде.
Бу вәкил бик матур нотык әзерләгән икән. Башта татар-башкорт милләтенең ике тән, бер җан булуы турында, какшамас дус булырга тиешлекләре турында сөйләде. Аннары күпер башларына тарттырып эленгән чаршауларны чишеп алырга боерды. Чаршаулар төшүгә, күпернең ике башында да аркылыга тарттырылган кызыл тасмалар күренде. Вәкилгә ике кайчы китереп бирделәр. Берсен ул үзендә калдырды, икенчесен Рәис хәзрәткә бирде дә тасмага якынлашты. Рәис хәзрәт күпернең тау ягы башына чыкты.
– Мин бүген, тасмаларны кисеп, дуслык, татулык, бердәмлек күпере ачуны игълан итәм. Бу безнең Татарстан нефтьчеләренең Башкортстандагы дусларга бүләге, – диде вәкил. Кул чаптылар.
– Күпер, җирле үзидарә әһелләренең киңәше белән, «Дуслык күпере» дип атала. Гранит тактага язылып, күпернең ике як баганасына да беркетелгән сүзләр озак яшәсен иде. Яшәсен дуслык! – дип сүзен бетерде ул.
Шунда, коляскада утырган Кәшифә җиңгәчәй, дулкынлануыннан: «Без аны «Әүдах күпере» дип йөртәчәкбез», – дип кычкырды. Аңа каршы әйтүче булмады. Шуннан соң тасмалар киселеп, күпер аша башта җәяүлеләр, аннары машиналар чыгып, әзерләнгән нигъмәтләре белән бер-берләрен сыйлашу, бәйрәм итү башланды.
Татарстан вәкиле тагын сүз башлады: «Төзеләчәк сукырлар мәктәбенең утыз кешелек штатын тотуны безнең оешма үз өстенә ала. Әлбәттә, абитуриентлар составының яртысы Татарстаннан булу шарты белән. Тиешле документларны әзерләп, тиз арада җибәрербез. Детдом янындагы комлы чокырдан сузылган яңа чишмәнең суын авыл өйләренә кертү безнең өстә кала.
Рәис хәзрәтнең күзләре яшьләнгән иде.
– Хөрмәтле кунаклар! Мондый бөек эшләрне башкарып чыгарга минем генә көчем җитмәс. Шуңа күрә, халык җыелудан файдаланып, бу эшләрне тормышка ашырыр өчен, мин җаваплы бер кеше билгеләүне сорар идем.
– Андый кеше бармы соң? – диде Вәсил.
– Бар, – диде Рәис, – ул – безнең авылдашыбыз Камил Әүдах улы.
– Гаепләмәгез, авылдашлар, – дип, тагын сүзгә катышты Вәсил. – Улым
сүзен кемнән ишетсә, бала, шуның гына улы була ала.
– Ә ул сүзне әйтер кеше мәрхүм булса? – диде Кәшифә җиңгәчәй, Вәсилне
аңламыйча.
– Мин ул сүзне ишеттем һәм бер генә дә түгел, әнкәй, – диде Камил,
ышаныч белән.
Җыелган халык шаулашып, дулкынланып алды. Өлкәнрәкләр серне беләләр,
белсәләр дә, кычкырып әйтмиләр, яшьрәкләр өчен бу мөһим мәсьәлә түгел, аларга тизрәк концерт-биюләр башлану кирәк иде.
Камил дә шуны көткән булса кирәк:
– Авылның – күперле, минем әтиле булуым хөрмәтенә концерт карагыз! – диде ул.
Калганын язып торуның кирәге юктыр...

Тәмам.

"КУ" 9, 2018
Фото: pixabay
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: