Күпер (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Аерылышу
Гәүһәр – Арсень «МАЗ»ында, Камил Хәтиф «полуторкасында» паромга юл тоттылар. Шуннан соңгы булганнар турында мин яңа өйне күрә алмый калган әнкәйне мәңгелек йортка озатырга кайткач кына ишеттем... Гөнаһлымын...
...Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, эштәге интригалардан котылып булмау тоткарлады дияргә җыенмыйм. Барысы да булды. Җайлаштык һәммәсенә. Әнкәй килгәләсә дә, үземнең авылга кайта алмавымның сәбәпләрен дә, гамьсезлегемне дә акларлык түгел. Хәтиф сөйләгәннәргә өстәп, Кәшифә җиңгәчәй әйткәннәргә ышанганда, әнкәй мине актык сулышына кадәр кайтыр дип көткән.
Инде, читкә тайпылмаска тырышып, Хәтиф сөйләгәннәргә күчәм:
«Паромга кадәр юл әйбәт булды. Чулманны чыккач, начарланды гына түгел», бетте юл: урман арасы чокыр-чакыр, асфальт күрмәгән, тракторлар боздырган баткаклык.
Камилнең «юкка ризалаштым» дип үзен сүгүдән, хатынын гаепләүдән башка сүзе булмады. Паром чыгып, дүрт сәгатьлек алтмыш чакрым юлны күз алдына китерерсең. Ә менә Чыршылыга җитеп, ашханәдә тамак ялгап чыккач, булганнарны күз алдына китерү дә минем җенемне чыгара...

...Сайланып торырлык түгел – ни тәкъдим итсәләр, шуны ашагач, Арсень тәмәке тартам, дип, алданрак чыкты, Югары Калҗалыдан күчкән Гәүһәр, авылдаш хатыннары белән очрашып, гәпләшеп калды. Мин Камилнең буфетчыга акча түләгәнен көтеп тордым. Янәсе, «чит җир, ни булмас!»
Ашханәдән чыксак, минем «полуторка» янында өч-дүрт ир машина тәгәрмәчемә карап торалар иде.
– Тәгәрмәчең шартлаган ич, нәрсә көтәсең? – диде Арсень.
Төрле яктан киңәшләр башланды. Кемдер гараждан алмаш көпчәк сорауны хупласа, күпчелек «ямарга» дигән фикердә иде. Үзем дә ямау яклы идем.
– Күпме вакыт кирәк? – диде Камил, сәгатенә карап.
– Кимендә 45 минут.
– 45 минут көтеп торганчы, без барып, түбәсен булса да сүтә торабыз, –
диде Гәүһәр.
– Шулай дөрес булыр, – диде Арсень.
Камилнең бу якларга кайтканы булган икән – «юлны беләм», дип, хатынын
Арсеньга утыртып озатты да, почтаның кайдалыгын сорап, шунда китте. Ә мин, камераны сулы мичкәгә салып, тишеген эзләп калдым. Күпме маташсам да, тишек табылмады. Нипельне борып, тынын чыгарганнар иде. Тәҗрибәм булса да, башта ук шул нипельне тикшермәвемә хурланудан, моны беркемгә дә сиздермәдем; насосны алып, «тын кереттем» дә башка көпчәкләрне дә тикшердем. Маташа торгач, ярты сәгатьләп вакыт узган да булып чыкты. Камилне көтеп, ничә минут утырганмындыр, ул күренүгә, тиз-тиз моторны кабыздым.
Акча ваклатып йөргән икән.
– Йөк төяшергә анда кунып ятучы көтүчеләрне ялларбыз, – диде. Без кузгалып киткәндә, 45 минут вакыт узган иде. Урын юлдан турыга гына барырга булдык. «Тегеләр киткән болын юлыннан өч-дүрт чакрымга кыскарак», – диде Камил.
– Югары Калҗалы авылына Калҗалы елгасының күпере аша чыгарга кирәк булганлыктан, зур «МАЗ» машинасының күперне җимерүеннән куркып калдык. Шөкер, күпер исән, «МАЗ» теге якка чыккан иде инде. Тик аның күперне чыккач тукталуы, Арсень белән Гәүһәрнең киемле килеш су керүләре генә гаҗәпләндерде. Судагыларга «Ни булды?» дип кычкырдым.
Арсень: «Күрмисеңмени? Буксуем! Комга утырдык!» – диде, машинасы астында аунап яткан чыбык-чабыкка күрсәтеп.
– Сез бит көнне комга утыртасыз! – диде Камил аңа, «синнән» «сезгә» күчеп. Мин, тросны алып, «МАЗ»ны «полуторкага» тага башладым. Иң гаҗәбе шул: мин тарттырганчы ук «МАЗ» урыныннан купты. Камил аны сиздеме- юкмы, сорамадым да, әйтмәдем дә. Сүтеләсе йортка җитеп тукталдык. Өйне ничек сүтеп төяү турында сөйләү озакка китәр. Кыскасы, шушы авылда үсеп, Ижевскидан ялга кайткан ике егет очрап, безгә бик зур ярдәм күрсәттеләр.
Үпкә дә белдерделәр:
– Аккош күле чокырында тукталып торган чагыгызда никадәр кычкырсак
та ишетмәдегез. Без бит Иж елгасының теге ягыннан чыгарга көймә көтә идек, сез ишетмәгәч, йөзеп чыгарга туры килде.
– Мотор кызган иде. Шуны суытырга тукталган идек.
– Суыттыгызмы соң? – дип көлешү белән сүз бетте.
Бу сөйләшүне дә Камил ишеттеме-юкмы, белмим. Әмма йөзе кып-кызыл Эшне бетереп, көнендә кайтырга никадәр тырышсак та өлгермәдек. Көтүче Вакыйф абзыйның ташландык өендә төн кунарга туры килде.
...Кайту юлын бару юлыннан кыскарак та, шомарак та, диләр. Шулайдыр: унике сәгать килгән юлны җиде сәгатьтә кайтып, йөкне аударгач, Арсень йөгеннән бер бүрәнәнең төшеп калганы беленде. Ул турыда сүз куертмый гына рәхмәт әйтешеп, Кәшифә апа пешергән бәлеш белән «пирәшләгәч», тәнәфескә чыктык. Шунда мин Арсеньнан: «Бүрәнәгез төшеп калганны да сизмәслек сүзегез булдымыни?» – дип сорарга җөрьәт иттем.
– Сүз түгел – күз җитмәгән. Арттан килүчегә ышанылган, – диде Арсень, безгә төрттереп.
Ул хаклы иде. Гаебемне танысам да, Камилгә сиздермәдем. Ә менә аның әйткәннәрен сиңа әйтми кала алмыйм. Чөнки, ...чөнки ул рәнҗетте мине.
– Кем?
– Камил.
– Ничек?
Ашау әйбәт, хуҗалар юмарт, сүз күп – тәнәфес озакка сузылды...
...Икесе дә гарип туган кызларыбызны җитәкләп, мине чакырырга дип
хатыным килгән иде. Балаларны кешегә күрсәтеп, кызганган сүзләр ишетмәс өчен, бик тиз генә кайтып та китте ул. Камил аптырап калды. Беренчедән, аның шундый гарип туган балаларны күргәне булмаган. Икенчедән, «каннарыгыз туры килмәгәнлекне белә торып, икенче бала табуыгыз гаҗәпләндерә», – диде ул миңа.
– Бездән рөхсәт белән тумый ич алар. – Рөхсәтне син бирергә тиеш!
– Кемгә?
– Хатыныңа!
– Минем рөхсәтсез тапкан балабыз юк.
– Димәк, гарип балаларыңның башкадан туган булуы ихтималда юк?
– Ничек?
– Ничек булсын? Бер кичкә – кер мичкә, дип, «үтечкәгә» биреп торасың
да икенче каннан сәламәт бала үстерәсең. Эт тә, бет тә белми. Икегезнең, юк – өчегезнең арада гына кала.
– Син үз инициативаң белән хатыныңны, чит бер егеткә биреп, урманга җибәргән кебекме?
...Шунда мин искәрми калдым: кулында нәрсә булгандыр – ул авызга сугып бер тешемне сындырды. Күрәсеңме – буш урын шуның истәлеге. Авызым тулы канны төкереп тормадым, Арсеньга утырып, үзебезгә кайттым. Ул бездә кунды. Шунда иң кәттә серен сөйләде.
– Гаҗәп тә серле кеше булган икән коллегаң.
Сернең гаҗәбе соңрак әле:
– ...Әрәмәлек юлларын узганда, тизлек рычагын тотып барган кулым, машина
сикергәндә ычкынып, янымдагы ханымның тезенә төшә. Ул, минем кулымны алдыра, ләкин аягын кыймылдатмый. Минем кул һаман, машина сикергән саен, бот буйлап өскә шуыша, – дип дәвам итте ул монолог сөйләгәндәй. – Менә торгач, кулым «мамык күпергә» җитеп тукталды. Бармакларым кайнар «чишмәгә» юлыгып, коена башлауга, машина кабат тирән чокыр аша сикерде. Сикерүгә кинәт сүнде дә. Ә мин үземне-үзем тыя алмаслык хәлдә калдым. Шунда Ижның теге ягында көймә чыгаруны сорап кычкырдылар. Кирәк бит! Ул чак без инде үз көймәбездә тибрәлә идек.

– Ышанмыйм.
– Мин дә ышанмыйм. Әмма дөресе шул. Ушыма килеп, машинаны кабат кабызганда, үзем дә, аунаган утыргычым да кан гына... Тиз-тиз барып, күперне чыккач, суга ташландык. Калганын беләсең. Су кешене батыра да, коткара да икән. Хатын-кызлар кебек...
...Икенче көнне иртә белән иртүк Камил миннән теш өчен гафу үтенергә дип килгән. Арсень, документларына кул куйдырып, кайтып киткән иде инде. Мин Камилгә: «Телемә күрә тешемә эләкте, үзем гаепле, гафу үтенмә, хатыныңны гаепләмә», – дигәч, без аерылыштык. Кич белән мин, янгын машиналарының Камилләр ягына баруын күреп, рәискә сораулы караш
ташласам, ул: «Камил алып кайткан бурасына ут төрткән», – диде.
Шул кичне салынасы йортның бурасы түгел, ә минем Камилгә ышанычым, хөрмәтем, өметем янды. Минеке генә түгелдер, бөтен авыл халкы өчен
көтелмәгән чир килү иде бу.
Камилнең эчүе шул дәрәҗәгә җитә, аңа «белая горячка» булган дип
сөйлиләр, аның белән очрашудан качалар, Кәшифә апаны кызганалар. Күпме вакыт узгандыр, хатыны Гәүһәр, кызын алып, ташлап киткән икән, дип сөйләделәр.
Шул хәбәрдән соң Камилнең үлеп терелүе турында сүз таралды.
– Сүз генәдер шәт?
– Сүз үтерә дә, терелтә дә.
Хатыны ташлап киткәч, матчага кыстырып куелган хат конвертына:
«Ашауның тәме, яшәүнең яме калмады», – дигән язу калдырып, урам коесына сикерә ул. Пинжәген кое чыгырына элеп, түфлиләрен бурага сөяп калдырырга ушы җитә. Иртә белән кое суына дип чыккан Зөлфирә, әүвәл чыгырдагы пинжәкне, аннары затлы түфлиләрнең кемнеке булуын белеп, гаҗәпләнсә дә, тиз генә чиләгенә су алып китмәкче була. Коега караса, анда кеше башы! Камилнеке! Зөлфирә авылны аякка бастырырлык тавыш белән кычкыруын сизми дә кала:
– Камил үлгән, Кәшифә Камиле!
Тавышны ишетеп җыелган халык арасыннан Гыйният абзый, кулындагы дилбегәсен тиз-тиз биленә бәйләтеп, үзен коега төшертә дә, Камилне кочаклап, өскә күтәртә. «Мәетне» җиргә сузып салып, Кәшифә апага әйтергә кемнедер чаптыралар. Кәшифә апа чыга, ә синең әниең – безнең иң кадерле Ак әбиебез, ишеткән хәбәрдән һушсыз калып егыла. Шуннан мантый алмый, дөнья куя. Урыны оҗмахта булсын...
Ә Камил җирдә «ах-ух» килеп бераз аунагач, күзләрен ачып: «Миңа ни булды? Мин кайда?» – дип сорый. Кемдер аңа «тәмугта», ди. Урам коесының суы тирән түгел – ияккә кадәр генә икән... Халык Камилне «үлеп терелде» дип сөйләсә дә, рәисебез, нефтяниклардан таныш начальнигы белән сөйләшеп, аны мәҗбүри дәвалый торган профилакторийга озаттыра. Ак әбине Кәшифә апа безнең зиратта күмелгән Зәнәбирә апа кабере белән янәшә җирләтә. Үзең күрерсең. Шуннан соң күпме гомер узса да, Камилнең исәнлеге турында да, кайдалыгы турында да ишеткәнем булмады. Кызын «садикта икән, хатыны биеп йөри икән, Камил фатирында яши икән», дип, Казанга бал сатарга барган Рамил сөйләде. Малаен артистлыккамы, гитаристкамы укытмакчы булып, белгән кеше эзләп театрга барган икән, Камил эшләгән оркестр җитәкчесе – Бакиров фамилияле композитордан ишетүенчә, аны штаттан чыгарсалар да, күңелләрдән чыгарып ташлый алмаганнар. Башта ул «Туймазынефть»

карамагындагы профилакторийда дәваланган. Аннары, үзара килешеп, «Әлмәтнефть» санаториена күчергәннәр. Шунда ятып, ул пациентлардан ансамбль оештырган, эчүдән туктаган, бакчачы булып хезмәт хакы ала икән.
Кайсы мәгълүматлар хакыйкатькә якындыр – минем өчен ул атасыз үскән баланың имансызлыгына дәлил генә, – диде Хәтиф. Минем өчен дә ул онытылып барган хатирә генә иде. Мин аның турында «онытмадым», дип әйтә-яза алмыйм. Ул минем хәтердә дөньяга килүе дә, югалуы да серле булган, театр артистлары арасында еш очраган фаҗига каһарманы буларак яши иде. Режиссёр буларакмы, сценарист буларакмы – әсәр иҗат итәргә туры килсә, «запас персонажым» буларак, аның миңа зыяны юк иде.
Мөмкинлек булмауданмы, талант җитмәүдәнме, «запасыма» дөньяга чыгарга һаман чират җитмәде. Камилне күрмәвемә, аның оста гитарист булуын онытуыма күпме вакыт узгандыр, бердәнбер көнне эш телефоным шалтырады: «Беларусфильм»нан килгән режиссёр ассистенты шалтырата икән. Аларга Макаренконың «Педагогическая поэма»сы буенча төшерелгән фильмны «озвучивать» итәргә ике татар артисты кирәк икән. «Желательно, музыкант-актёр. Фильм многонациональный», – диде ассистент.
– Театрга мөрәҗәгать иттегезме?
– Ерак гастрольләргә киткәннәр. Бер айсыз кайтмаслар.
Ризалашып, сценарийларын алып калдым да уйга талдым: берсенә үзем
барсам, икенчесенә кем?
– Камил! – диде хәтер.
– Бу юлы үзем Бакировны эзләп киттем. Ташкент гастрольләрендә икән.
Телефон номерларын табып бирделәр. Сөйләшергә заказ биреп, ике көн узуга, ниһаять, Ташкент: «Композитор Бакиров тыңлый. Сез кем?»
– Мин – мин!
Максатымны әйтеп, шаярып сөйләшүдән, «Ташкент ягы» мине аңлап: «Камил хәзер Каменка шифаханәсендә дәвалана ич!» – диде.
– Туберкулёз эләктергәнмени?
– Маскировка өчен. Аны чыгару өчен телевидениедән «опекага алабыз», дигән язу китереп, баш врачка бирергә кирәк. Санаторийга акчаны нефтьчеләр бирә. Язуың алардан булса, абруйлырак. Очрашканга кадәр хуш. «Пип-пип...»
Бакиров кушканнарны аныңча эшләп, дәваланучылардан интервью алырга дигән сәбәп-сылтау табып, оператор Таһир белән Каменкага килсәк, Камил, кеше җыеп, гитара чиртеп утыра. Гаҗәпләнүен дә, шатлануын да сиздермәде, ишек ягына күрсәтеп, «тамашачыларын» чыгаргач: «Монда да килеп таптыгыз. Ни кирәк?» – диде, исе китмәгән кыяфәттә.
– Үзең кирәк?
– Өч борынга керергәме?
Барысы турында да аңларлык итеп сөйләгәч, ул: «Бу гитара белән булмый,
үземнекен китерергә кирәк», – диде.
– Проблема булмас, дидем мин, аның ризалыгына ышангач.
– Мине чыгарырлармы соң? Чыгарсалар күпмегә? Нинди шартларда? –
диде ул, курыккандай.
...Камилнең һәр соравына канәгатьләндерерлек җавап биреп, билетлар
алып, Минскига барып урнашканда, «Беларусфильм»дагы эшләрнең иң кызган чагы иде. Безне, иң «шәп» дигән очсыз гына кунак йортына урнаштырып, килүнең икенче көнендә «озвучка»га чакырдылар. Ун сменалык эшне өч сменада бетергәч, безгә «унбиш смена эшләделәр», дигән ведомостька кул куйдырып, кесә тулырлык акча бирделәр. Кибетләрдә йөреп, күчтәнәчләр алуга, режиссёр ассистенты кайту өчен билетлар китерде. Иртәнге сәгать җиде тулгач китәсе. Төне буе алган бүләк, күчтәнәчләребезне төрештердек. Шунда Камил: «Упаковка – тоже искусство», – диде дә туктап калды.
– Нәрсә булды? – дип сорадым.
– Синең бүләк бирер хатының, күчтәнәч бирер балаларың бар. Ә мин боларны кемгә дип алдым инде? – диде ул.
– Синең дә хатының, кызың бар.
– Алар миннән бернәрсә дә алмыйлар шул.
– Алырлык итеп бир, сез бит аерылышмаган.
– Үземне җиңә алсам ярый ла... Ә җиңә алмасам? Атып бәрергәме?
Сүз җаен китереп, үзем белән булган хәлне сөйләдем.
– Бер елны миңа Казан янындагы Васильево санаториена путёвка бирделәр.
Мин анда барырга хатынны күндердем. Шатланмаса да, ризалашып китте хатын. Мин өч бала белән өйдә калдым. Икенче көндә борылып кайткан бу. Бассейнда коенырга эчке киемнәр кирәк икән. «Су процедуралары билгеләделәр», – ди. Китте дә ун көн кайтмады. Күңелгә корт керде бит. Нигә кайтмый? Өч баланы ияртеп киттем. Регистратурадан аның кайсы палатада ятуын сорасам: «Ул квартирага урнашты, ике бүлмәнең берсендә алар...» – диде марҗа.
– Кем белән?
– Иптәше белән.
– Аның иптәше мин. Менә паспортым.
– Мин бит сезгә «ире белән», димәдем. «Иптәше белән», дидем. Иптәше
аның Рабига атлы. Әнә журналга шулай теркәлгән.
Бераз тынычланып, хатынның фатирын эзләп киттек. Барып керсәк, мич
янындагы эскәмиядә хатыным кер юып маташа.
– Нигә син процедурада түгел?
– Сәгате җитмәгән.
Сәгать карарга дип диварга карасам, мич кырыена сузылган бауда ирләр
күлмәге эленгән.
– Иптәшең кайда?
– Бильярдка китте.
– Палкой күкәй толкать?
– Белмим – нәрсә толкать итәдер. Ул үзе аерым дөнья, күп сөйләшми.
– Сөйләшмәсә дә, керен синнән юдырамы?
– Кем әйтә?
– Әнә ич, юып элгәнсең, – дидем дә тартып алдым күлмәкне баудан.
– Син нәрсә, мине кеше белән дошманлаштырасың киләмени? Элеп куй
урынына!
– Дошманлаштырасым түгел – аерасым килә, балалар хакына! – дидем
дә, берни аңламаган балаларны елатып, пригородный поезд платформасына киттем. Хатыным аптырап, сүзсез карап калды. Кичкә чемоданы белән әйберләрен алып кайткан. Елый да балаларны сөя, миңа бернинди сорау да бирми.
...Соң дип тормадым – кабат Васильевога киттем. Теге йортка барып керсәм, хатынымның ике фатирдашы да аптырашта иде, өченчеләре (ягъни минем хатын) кая китүен әйтмәгәнгә. Фатирдашларының берсе – минем хатын белән бер бүлмәдә яшәгән икән, ирләр киеме киенеп, ирләр булып йөрүче өченчеләре аерым бүлмәдә ялгыз яшәүче «трансвестит» («кыз тәкә») икән! Нихәл итим, ул кичне эш бүлмәмдә генә йоклап, икенче көннең иртәсендә гафу үтенергә кайттым.
– Гафу иттеме соң?
– Итмәсә, минем белән илле ел яшәмәс иде.
– Минеке гафу итмәячәк!
– Ә син аңа багышлап махсус көй яз да, итальянлылар кебек, тәрәзенә килеп,
серенада җырла. Кызың ишетеп, сезне кавыштырыр.
– Минем аңа багышлап язган өч көем бар. Уйнап күрсәтимме?
Уйнады Камил. Аның көйләре сүзсез монолог, тойгылар көлтәсе, хисләр
дулкыны иде. Бераздан ишекне шакып, купебызга проводница килеп керде дә: – Сезгә кунаклар бар, кабул итегез! – диде.
Шунда ук билендәге каешына кобура таккан иргә ияреп, ап-ак сакал-мыеклы
бер карт керде дә:
– Не удивляйтесь, мы не надолго, – дигәч, портупеелысы чыгып, ишекне
япты.
– А вы продолжайте, играйте, – диде карт, Камилгә карап, үзе минем янга
утырды. Күкрәгендәге депутат значогы, кораллы озатучы белән йөрүе аның гади пассажир түгеллеген күрсәтә иде.
Камил уйнавыннан тукталмады. Игътибар белән тыңлаучы «тамашачыбыз», көй алышынган саен, аның исемен атап, сүзләрен хәтерләргә тырышып утырды: «Өй артында шомыртым, серен сөйли миләшкә», «тиз генә кайтырмын дигән идем», дип, һәр көйгә иярергә маташты. Үзеннән-үзе: «Сез татарча беләсезмени?» – дип сорарга мәҗбүр булдым.
– Мин – татар авылы детдомында үскән кеше, – диде значоклы. Яшен тизлегендә күңелемдә төрле хатирәләр уянгандай булды. Мин бу сәер пассажирны таныган кебек тә идем. Тик бу турыда аңа әйтеп, сораулар бирергә базмадым. Ныгымаган ышанычым югалудан курыктым.
Камил чираттагы көен уйнаганда, кунак «Идел бит ул, киң бит ул, Идел өсләрендә йөзгән аккошларга тиң бит ул», дип җырлагач, карт, борылып, күз яшьләрен сөртте дә: «Рәхмәт сиңа, улым!» – диде.
– Улым, дидегезме? – диде Камил.
– Әйе, – диде бабай – шулай тоям.
Мин тагын аның йөзенә карадым. Аның «ул» булуына ышанычым артты
гына түгел, шигем бөтенләй калмады. Ә Камил, уйнаудан туктап, берсеннән икенчесе урынсызрак сорауларын яудыра.
– Иделнең юклыгын беләсезме? Ул бит хәзер җырларда гына калды.
– Җырны онытмавыгыз мактауга лаек.
– Сез татар музыканты идегезме әллә?
– Мин музыкант та, татар да түгел. Әйттем ич, татар авылы детдомында
тәрбияләнеп, Уфада институт, Мәскәүдә аспирантура, Минскида докторлык катыргылары алып, хәзер номерлы объектта, исемемне әйтергә ярамаган субъект булып, радиация үткәрми торган пыяла формуласы өстендә гомер кыскартучы вазифасындагы гади академик мин.
Шунда мин «сушилкада борчак киптерүне хәтерлисезме?» дип чак-чак сорамый калдым. Сорауларны Камил тезде:
– Безнең академик Арбузов нефтьтән аракы ясарга өйрәткән. Сез пыяла формуласы эзлим, дисез.
– Инде таптым!

– Шуның өчен сезгә бу значокны тактылармы?
– Значок – ышаныч символы.
– Символга караганда дәүләт премиясе өстенрәк түгелме?
– Алары миндә икәү.
– Детдомыгызда беләләрме бу хакта?
– Без тәрбияләнгән детдомны япканнар, – дип ишетәбез.
– Япсалар да, анда тәрбияләнгәннәр кайтып йөри, – дип әйтүемне сизми
дә калдым мин. Авыздан ычкынганны кул белән тотып булмый – хәбәремнең тәэсирен көтеп утырам. Кунагыбыз, борылып, миңа карады. Нидер әйтергә теләде. Камилдән гитарасын сорап алды да, «Сагыну» көен уйнады. Аннары кинәт:
– Бу гитараңның тарихын беләсеңме? – дип сорады.
Камил: «Миңа аның тарихы түгел, яңгырашы кирәк», – диде.
– Алты кыллысы да, җиде кыллысы да, гавайныкы да әйбәт яңгырыйлар.
Аермалары нидә?
– Аерма кемнең ничек уйнавында.
– Тапкыр җавап. Шуны раслап Сәйдәшнең «Әдрән диңгез»ен» уйнасаң,
мин канәгать булыр идем.
– Ул көй гавай гитарасында әйбәт чыга.
– Ә мин шушы гитарада да әйбәт яңгыратам. Бир әле...
Чынлап та әйбәт уйнады ул. Гитараны Камилгә кайтарып биргәндә: «Кеше
дә шулай үзгәрми сакланса иде. Кызганыч, бөтен дөнья үзгәрә. Без су коенып үскән Мәләвез елгасы хәзер инеш кенә булып калган, имеш.
– Мәләвез безнең елга ич!..
– Ул безнеке дә. Минем энем шунда икенче тапкыр туган кеше.
Мин тагын, түзә алмый: «Исеме кем аның», дип сораганыма үкенәм.
– Хикмәт исемдәме? Ул хәзер кара алтын чыгарудагы яңа ысулларның төп
авторы.
– Кайда соң ул?
– Мәскәүдә.
– Мәскәүдә дә нефть чыгамыни? – диде Камил, тагын дорфа гына.
– Чыгара белсәң, кайда да чыга ул. Чыгара белүчеләрне Губкин институтында
энем әзерли. Башкортстан, Татарстан нефтьчеләренең күбесе аның шәкертләре. – Мактанучылардан ишеткәнем булды, – диде Камил, сөйләшүне туктатырга
теләгәндәй.
Ә мин исә сүзне башларга да, аннары барысы турында ачыктан-ачык
сораштырырга да инде әзерләнеп беткән идем. Кунагыбыз, урыныннан калкынып, визит карточкасын миңа сузды да: – Вакытыгызны алганым өчен гафу итегез, рәхмәт белән үз купема чыгам. Әле юл озын. Сорауларыгыз булса, әңгәмәне минем купеда дәвам итәрбез, – диде.
Сорауларым күп иде, әлбәттә. Ни өчен әле ул безне танымаганга сабышты, аннары нигә Кәшифә апаның язмышы белән кызыксынмады, баласы бармы, булса, кайда һәм кем ул хәзер? Аның мине тануы шиксез, әлбәттә, әмма Камилне үз улы дигәне шикләндерә. Сәбәпләрне дә табарга була иде.
...Безнең бу очрашуга тиңләшерлек вакыйгаларны әдәби әсәрләрдә дә, кино- спектакльләрдә дә укыганым, күргәнем юк иде. Уйланып, хыялланып күпме ятканбыздыр, ишек шакып тагын керде әрсез кунагыбыз.
– Гафу итегез, зинһар, – диде ул, Камилгә карап, сезнең туган елыгыз кайчан?

Мин карт инде, Сталин үлгән елны, 5 мартта туганмын. – Әтиегез кайда, кайчан вафат?
– Ватан сугышында.
– Кайсы?
– Наполеонга каршы сугышта, – диде Камил, дорфа гына. Урынсыз сорау бирүен аңлаптыр:
– Гафу үтенәм, – диде дә үз купесына чыкты төн кунагы.

Повестьның ахырын сайтыбызда иртәгә укыгыз.

"КУ" 9, 2018
Фото: pixabay
Теги: бәян
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: