Көт син мине

Питрәч халкыннан, аларга таныш авыл исемнәре аталса да, геройларның прототипларын эзләмәүләрен, әсәремә чып-чын тарих дип карамауларын үтенәм.

Әллә нинди шомлы төн булды бу. Зөлфирә бер торды, бер ятты. Ятса, юньләп йокыга китә алмады, торса, башы тәмам айнып бетмичә, исәрләнгән кебек, йокы бүлмәсе белән аш-суныкы арасында арлы-бирле йөренде. Соңгы тапкыр торганында ишек өстендәге сәгатькә караган иде, әле һаман өч икән. Әйтәм җирле, өйдә бик караңгы дип уйлады. Кайда гына соң Лотфулласы?..

Нишләргә белмәгәннәнме, йокысызлыгына сәбәп итепме, баш даруы алып эчте – җан тынгысызлыгы үтмәде. Аптырагач, бер эш булсын әле дигәндәй, тамагына валчык узарлык түгел бер вакытта, олы чәйнеккә тум-тутырык су салып, газ плитәсенә кайнарга утыртты. Утыртты да онытты.

Зөлфирә плитәгә тамган суның чыжылдавыннан гына айныды. Терәкле урындык аркасына ятып, тагын оеган икән. Ашыгып-кабаланып газны сүндерде дә, үзе яратканча, сөтләп чәй ясады. Башка бер чакта ирененә дә тидермәгән әче лимун кәнфитен, тәм китермәсме дигән булып, ябышкан кәгазеннән тырыша-тырыша әрчегән иде, кабып та карамады – яңадан төрде дә бәллүр савытына салды.

Чишмә суында парланган кыйммәтле һинд чәенең бернинди тәмен тоймады Зөлфирә. Бер йотым гына эчеп карады да, касәне өстәл уртасына этте. Аннан, төн уртасында нинди гадәтсезлек бу, дип сөйләнә-сөйләнә, ял бүлмәсенә чыкты. Ут яндырмады. Ире Лотфулла телевизор караган җиреннән генә йокыга киткән икән. Учындагы күзлеген сак кына алды да хатын әле һаман сөйләп торган экранны сүндерде. Туктале, ник болай сак кылана?! Кинәнеп гырларга ук керешкән Лотфулланың яңагына кул аркасын куйды. Ир беравык тын калды, әмма озак та үтмәде, тагын да ныграк – яңа көч белән гырларга тотынды.

– Тор әле, Лотфулла, тор!

Кичтән салып кайткан ирнең йокысы нык иде. Ишетмәде.

– Тор әле, сөйләшик әле.

– Иртәгә, карчык, иртән сөйләшербез, – дип, борын астыннан гына мыгырдады Лотфулла. Зөлфирәнең җилкәсеннән селкетүенә ул инде уянган, кичә эчкәненә бәйләнмәкче, ахры, дип уйлаганга гына, йоклаган булып кылана иде.

– Тор инде, Лотфулла, сөйләшик инде, – диде Зөлфирә кабат. – Әллә нигә эч пошып тора.

– Дару эчеп кара.

– Эчтем, булышмый.

– Бер ягыңда йоклый алмасаң, бисмиллаңны әйтеп, икенче ягыңа әйләнеп ят.

Зөлфирәнең хәтере калды. Кайдан чыккан мулла песие: бисмилла, дигән була, авызыннан махмыр исе килеп тора. Әниләрен күмгәнгә кырык көн дә тулмаган бер чакта. Арба ярылса – утын, үгез үлсә – ит бу Лотфуллага. Тәрәзәдән төшкән ишегалды утында иренең күзләре йомык икәнлеген күрде. Йоклап ятарлык төн идемени бу?! Йөрәген йон баскан нәрсә!

– Торып утырмасаң, хет күзеңне ачып тыңла инде, ә?! Әнине төштә күрдем.

– Уйлагач, керә инде.

– Ул син генә бер нәрсә турында да уйламыйсың.

– Уйламый дип… Бар эшне үз вакытында эшлим мин. Төшеңә керсә, әби сәдака өмет итәдер, таңнан ук Галиябану түтигә сөтенме, йомыркасынмы кертерсең.

– Сәдаканы бу арада аз бирмәгән. Эш андамыни?

– Алайса нәрсәдә? Үзең дә яхшы белгәч, нигә мине төн ката уятасың?!

– Үз урыныңа чыгып ятсаң дип.

– Ул урыннан әле үзең дә минем янга килгәнсең…

– Җан тыныч түгел… Шул төш аркасындадыр инде… Әнине күрдем дим бит. Әти мәрхүм белән Зәйнулла абый да аның янында иде…

– Ну-у…

– Соңгы ятканымда күземне йомуым булды, тагын әни… аның белән, авылдан чыгып, зират юлына борылганбыз, имеш. Ерак булсак та, капкасы янында бер шәүлә күренә. Әтиең ул, кызым, мине көтеп тора, ары барма, кал инде, ди әни, синең яшьтәге хатын-кызга анда керү ярамас.

– Хәерлегә булсын. Соң, кире кайткансыңдыр бит?! – Лотфулланың күңеленә җылы йөгерде. Эчкәнлегенә тавыш чыгасы түгел болай булгач, торсын, тыңласын, Зөлфирәгә күңел бушатырга кирәк. – Алай ук начар төш түгел бит, карчык?! Менә әби артыннан кереп китсәң… ул чагында инде…

– Чү, сүзеңне җил алсын. Ни юрасаң, шул булыр. Начар түгел, диюең яхшы ансы. Иллә дә мәгәр Зәйнулла абый өчен борчылам. Мин сөйләп бетермәдем бит әле. Әни шулай дигәч, борылдым. Борылдым да туктап калдым. Артыбыздан Зәйнулла абзый да ияргән икән. Өстендә – гимнастёрка. Теге, сугыштан кайткан чактагы. Аягында – яхшылап ялтыраткан хром итек.

– Соң?..

– Сау бул, Зөлфирә, әниеңнең үзен генә ерак юлга җибәреп булмас, мин озатып барырга ниятләдем әле, ди.

– Теге Шәле Зәйнулласымы ул?

– Ул булмый кем булсын?! Кеше көлдереп, мәет өстенә килеп кермәсә ярар дигән идем…

– Мәрхүм белән хушлашырга килгәннән кем көләр?..

Зөлфирә Лотфулла әйткәннәрне колагына да элмәде, үз сүзе сүз иде.

– Әтигә читен булыр бит, монда гына кал инде, саубуллаш та, Зәйнулла абзый, дим.

– Ну-у?..

– Үпкәләде. Сания узган капкаларның соңгысы да ябык микәнни миңа, ди. Ни дип әйтергә дә белмәдем шуннан соң. Әни артыннан ашыга-ашыга китеп барды. Торып утырдым. Яңадан ятарга курыктым.

– Әбине озатырга ул да килгән икән, дип карап узган идем үзенә. Эчкә кермичә, басу ягындагы койма буенда моңаеп тора иде. Таякка калган инде. Дәшергә кыймадым.

– Төштә – таяксыз. Барысының да яшь чаклары. Син әйтмәсәң, ул турыда уйламаганмын да.

– Да-а-а. Ул да килгән. Ярты авыл килгән дип шаккаттылар. Кендек әбисенә ярты авылың түгел, бөтен авылың белән килсәң дә ярыйсы. Шәледән алып

Шәледән Зәйнулла абзый килсен дә.

– Килгән, дисең алайса... Зиратка, дисең… Кай арада ишеткән ул бездәге хәлләрне? Кем белән килгән икән? Җанының әллә нинди серләрен алып китте әни…

– Һм…

– Зәйнулла абзый… – дип, ачылып китеп, Зөлфирә нәрсәдер сөйли генә башламакчы иде, туктап калды – артыгы ычкынмагае.

– Зәйнулла абзыйга ни булган? Гомер буе көткән инде ул аны. Көткән. Көтеп ала алмаган…

– Ярар, ят, йокла, мин үз бүлмәбезгә чыгып утырыйм.

Зөлфирә йокы бүлмәсенә чыкты да, торшерны гына яндырып, кәнәфигә барып утырды. Өйдә салкынчарак иде. Җилкәсендәге шәлен рәтләп куйгандай итенде. Эче пошканда, арып киткәндә, бүлмә почмагындагы иске кәнәфидә ял итәргә гадәтләнде. Сугыштан кайткач, өйдә бернинди җиһаз юк, дип, әтисе ясаган иде аны. Соңрак ташланып, инде әллә ничә еллар сарайда муртаеп яткан кәнәфине әтисе вафатыннан соң алып керде дә, төбенә яңа мамык җәеп, чәчәкле гобелен белән тышлады Зөлфирә. Өр-яңа булды да калды. Урын яңа кебек тә, уйлаткан уйлары һаман бер…

Кәнәфигә утыргач, Зөлфирә үзен медпункттан арып кайткан әнисе кебек хис итә. Ул да бит чишенгәндә җилкәсенә ишелеп төшкән шәлен, тузгыган чәчләрен дә рәтләп тормыйча, каракүл якалы пәлтәсен ишек катындагы кадакка элә дә бу бүлмәгә уза – башта утырып хәл ала. Гомер ахырынача диярлек эшләде бәгырь. Мәңге пенсиягә китмәс кебек иде. Китте… Аннан соң нибары биш ел вакыт узгач…

Уйланып утырганында бүлмәсенә керсә, әнисе кызына карар да иреннәрен әкрен генә җәеп елмаер, янына ук килсә, аркасыннан кагып яратып куйган булыр. Аның ачылып киткән вакытларында Зөлфирә идәнгә, нәкъ аяк башларына елышса, хәл-әхвәлләре, күңелендәгесе белән уртаклашыр. Арып кайткан әнисе һәрчак сөйләшергә дә атлыгып тормас. Берни сөйләмәсә дә, ни уйлаганын, шул уенда кайларда йөргәнен, дөньяның кай почмакларын әйләнгәнен, күңеле белән кемнәрне йөреп чыкканын белә иде аның Зөлфирә.

Мең булмаса йөз ишеткән хикәят иде Сания-Зәйнулла тарихы. Ишеткән, әмма башкаларга ачып салмаган тарих. Икәүдән-икәү генә калган көннәрнең сүз башы… Әллә Зәйнулла белән Саниянең башкалардан яшереп тотарга теләгән серләреме? Өч, дүрт, ничә (?) кеше белгән, беләсе татлы-яшьле сер… Әллә соң Ярулла мулла гаиләсенең гыйбрәтле елъязмасыннан коелып төшкән битләр идеме ул?..

Әтисенең бабасы Ярулла турында Зөлфирә ишетеп кенә белә. Карале, үз бабасы Якупны да күрмәгән ләбаса ул! Күн авылының чибәре Җәмилә әбисенең генә рәсемнәрен карап утырганы бар. Әнисе, тузмасыннар дип, сандыкның эчке тартмачыгында гына тота торган иде. Гаилә альбомына алып куясы булыр әле. Әгәр бүген кем дә кем аннан, кара кәнәфигә кыңгыр ятып, ни хакында, кемнәр хакында уйлыйсың, дип сораса, Сания-Зәйнулла тарихын Зөлфирә Якуп бабасы белән Җәмиләбикә әбисе язмышын сөйләүдән башлар иде. Әллә алгарак китепме?..

***

Ярулла мулла ике катлы йортның өс агач бүлмәләренә бик авырлык белән менә башлады. Картая, бөтенләй таякка калмагае. Аягына читек өстеннән кигән галушлары да авыр, мәчеткә кадәр чак өстерәп бара. Өстерәп бара, өстерәп кайта.

Баскычның уртасына җитәрәк, җилән итәкләрен кайтарып куйды да ял итәргә утырды:

– Бисмиллаһиррахман иррахим, Алланың биргәненә шөкер.

Карчыгы Газзәбануның да тез башлары авырта, соңгы вакытларда өске катка бөтенләй күтәрелми башлады. Җегәре, кызулыгы китте, кулыннан эш төште, мич кырында бала-чагага күз-колак булып утырудан ары бернигә ярамый. Бала-чага дигәннән, алары да килүен сирәгәйтте. Ике улын да, советлар эзәрлекләвеннән куркып, үз теләкләре белән сугышка китәргә өндәгән иде Ярулла карт. Ялгышты. Китүен киттеләр, кайтмадылар…

– Аллаhум-магфир лихаййинә, вә мәййитинә, вә шаhидинә, вә гаибинә, вә сагиринә вә кәбиринә, вә закәринә ва унсанә. Аллаhуммә мән ахәйтәhү миннә фаахйиhи ‘аляль-ислям, ва мән таваффәйтәhү миннә фа-тәвәффәhү ‘аляль-иман.

Аш бүлмәсендә Газзәбануының ире артыннан доганың мәгънәсен үзе аңлаганчарак кабатлаганы ишетелде:

– И Ходаем, без исәннәрне һәм үлгәннәрне, яшьләрне, картларны, ирләрне һәм хатыннарны гафу ит. Исәннәребезгә ислам динен тотып, иман белән үләргә язсын.

Ярулла мулланың моңа бик күңеле булды. Йөзе яктырып китте. Торды, тагын бер көч туплап, баскычтан югары катка атлады. Өстә, мулла үз кулы белән ясаган бишектә, төпчек улының беренче кызы Сәлимә ята. Шуңа бер күз салып кына төшәсе иде. Татлы йокысыннан да уятмыйча гына. Сәлимәгә исемен, азан әйтеп, үзе кушты, исән-имин яшәсен, гаиләгә тынычлык алып килсен дип теләде. Алла боерып, икенче балалары да туса, анысын Сания дип йөртерләр. Өченчегә Салисә бик килешле. Үзара охшаганнар да, мәгънәләре дә туры килә.

Олы улларының килене яман зәһәр телле булып чыкты. Шулардан гаҗизләнеп беткән Ярулла, барысын аптыратып, яшь килен кызлар алып кайтсын иде дә, карусыз, иманлы балалар итеп үстерсен иде, дип теләде.

– Ир кеше ул теләмәсме? – дип сораган Якупка:

– Җир өчен малай табу заманнары үтте. Сәвиткә кызың ни дә, улың ни, барысы да тигез, барысы да сугыша, барысына да эшлисе,– дип кенә җавап бирде.

Ярулла мулланың теләгәне кабул булды. Якуп хатыны Җәмиләбикә рәттән ике кыз китерде. Нәрсәне уйда тотсаң, шул килә икән. Әле Сәлимә тәпигә басканчы ук, егерме беренче елның көзендә Ярулла мулла якты дөнья белән саубуллашты. Улы Якуп башта бик кайгырса да, еллар узгач, сөенде, муллаларга рәт бетәр алдыннан үз үлеме белән үлде, Себер сазлыкларында батып калмады, балабызга да хәер-фатихасын бирергә өлгерде, дип уйлады. Әле ярый үзе дә акылсыз булып чыкмады. Ярулла вафатыннан соң ике катлы йортны тиз генә сүтте дә ишегалдының түренә җыйнак матур йорт өлгертте. Мулла-байларга гына түгел, хәллеләргә дә көн бетеп бара иде.

Инде егерме икенең көзендә, Сәлимәгә сеңел алып кайткач, бәби бүләге керткән күрше Гашыйка карчык:

– Әтиегезнең үлеме юкка булмаган, шушы тирәдә бала туасы елны да, туганнан соң ел эчендә дә нәселнең олы кешесе дөньядан китә, – дип әйтеп ташлады.

Урам сазлыкларының төннәрен чирый башлаган чаклары иде. Октябрьнең соңгы көне. Карале, Сәлимәнең яше тулганны гына көткән икән бабасы… Ә менә Сания туганны көтеп алмаган… Сабырлыгы белән шаккатырган гына түгел, кайвакыт эчеңне дә пошырган Якупның һичкем көтмәгәндә карчыкка ачуы чыкты.

– Гомер бакый әти дин сүзе белән агулады, синеке инде бөтенләй башка сыймый, хәзерге заманда кеше көлдереп, булыр-булмас нәрсә сөйләп утырма! – дип, бер гаепсез Гашыйка түтиләрен тиргәп үк ташлады.

Күршесенең хәтере калудан битәр, йөрәген хәвеф басты, ахрысы. Бәбәйне күрсәтерләрме-юкмы дип, бер генә булса да карыйсы килеп кергән иде, арткы чоланнан чыгып, бәрәңге бакчасы аша үз ихаталарына шыпырт кына шылды. Комсомоллар башлыгы булып йөргән улы Заһирга гына әйтмәсә ярар иде Якуп, дип коты алынган, имеш. Бераз тынычлангач, кичке эңгер-меңгердә, иренең чыгып киткәнен күреп калган Гашыйка Җәмиләбикә ахириенә:

– Эш зурга китсә, мин әйтмәдем, син ишетмәдең, – дип керде.

Якуп соңыннан бу кыланышына үзе дә аптыраган, бәби мәҗлесендәге хәлләрне тәмам оныткан да иде. Җәмиләбикәсеннән Гашыйка сүзләрен ишеткәч көлде генә:

– Малае комсомол башлыгы, үзе әле дин, әле сихер, дип йөргәнгә генә әйткән идем. Җитмәсә, ырым-шырымы, күрәзәсе белән йөрәккә шом сала да тора. Башына бер кайгы китергәнмен икән бичараның. Алай да… Үз малаеннан да курыкмаса.

– Куркырсың да: стеналарына: «Комсомоллар ярсына, буржуйлар – өстәл астына!» дигән язу кадаклаган бит.

– Нәрсәсен шаккатасың аның! Авыл советының ишек өстендә: «Төбәргә, атарга!» – дигән плакат тора. Астында капкорсаклы бай белән җитәкләшкән чалмалы мулла рәсеме.

Карчык кичен яңадан тәмле ризыклар пешереп керткән. Җәмиләбикәнең, балалары туып та, сөт имезгәндә дә, теләгәнен түгел, чын-чынлап туйганчы да ашаганы юк иде, карчыкка рәхмәтләр укып, бар сыеннан авыз итте. Якупка да, Саниягә дә өлеш эләкте. Гашыйка тынычланып, күңеле булып чыгып китте.

Якуп карчыктан, аның иркәләп, кешелексез итеп үстергән явыз комсомол малаеннан көлсә дә, үзе дә гел шулар тирәсендә, колхоз төзүчеләр арасында йөрергә тырыша, чөнки бар курыкканы – әтисенең мулла икәнлеген бер дә бер исенә төшерүләре.

Комсомол активы да, партиянеке дә Якупка артык бәйләнмәде. Утызынчы елларда Ярулла мулланың кечкенә авыл мәдрәсәсендә дин сабагы алган яшьләрнең кайсы кая таралып бетте, комсомолда йөргәннәренең күбесе совет мәктәбе укучылары иде инде. Эреләнгән, миһербансызланган Заһир исә Казанга, зур эшләр майтарырга дип китеп барды. Китте дә кайтмады. Гашыйка карчыкның тәрбиясе Якуп гаиләсенә төште. Җитмәсә, Якупның эшләре гел уңга таба китте. Калада курсларда укытып кайтаргач, җир рәтен яхшы белә дип, колхоз рәисе итеп үк куйдылар үзен.

Сания белән Сәлимәне әтиләре бер дә башкалардан аерып куймады, чәчүдән дә, урактан да бер көнгә дә калдырмады. Мулла бабалары олы атлар узарга дип ясаткан капка аслары бик биек иде. Кызлар кысыла-кысыла шуннан чыгып, таң тишегеннән, әле әти-әниләре торганчы – капкалар ачылганчы ук, кырга йөгерергә гадәтләнде. Әтиләре уракта беренче булуларына сөенсен, имеш.

Уңга китте дисәң дә, колхоз төзеп ятканда ничек барысы да шома гына барсын. Һич көтмәгәндә югарыдан, иманнан һаман да ваз кичмәгән авылда дуңгыз фермасы ачарга боерык төшерделәр. Ничә тапкыр халыкны клубка дәшсә дә, эшне белеп алган кешеләр җыелышка килмәде. Кушканнар икән, килсәләр дә ачыласын, килмәсәләр дә ачасын бик яхшы белә иде Якуп. Халык каршында яхшы атлы булып калырга гына теләде. Эштән кайткан чагында туган тиешлеләреннән берәү, каршысына чыгып, мулла малае башың белән нәрсәгә алынасың, әтиең каберендә әйләнеп ятар инде, дип әйтеп ташлагач кына, бу хәлләргә үзенең дә чын-чынлап эче поша башлады. Пошса поша, нишлисең, ферманы төзергә, эшләргә кешесен табарга, тапмаса, мәҗбүр итәргә кирәк иде.

Җыелышка кеше китерә алмаудан югалып калган кебек булса да, Якуп кинәт ныклы карарга килде, икенче көнне үк үз абзарларына дуңгыз алып кайтып япты. Минем үрнәгемдә башкалар да чучка асрамаслармы, дип уйлады. Чучка асраган Якупны яшен дә сукмады, чир дә алмады. Баштарак артында, хәсис, дип әрләгән халык та басылды. Ферма төзелеп беткәч, карарга төшүчеләрне табу авыр булмады. Карчыгы Җәмиләбикә генә йокларга яткан саен, йокы догасы артыннан:

– И Ходаем, белер-белмәстән, куркуданмы, яшәү өченме эшләгән гөнаһларыбызны үзең кичер инде, – дип әйтергә гадәтләнде. Якупның моңа ачуы чыга, карчыгын үзенә төрттерә дип саный, әмма дәшми иде.

* * *

Зөлфирә әнисе яшәгән мичле бүлмәгә чыкты да пыялалы рамнар эчендәге мактау грамоталарына карады. Рамнарның ырмауларыннан сыпырып-сыпырып куйган булды. Әбисенең кул җылысын, агызган яшь татын тоярга теләгән кебек иде ул. Рамнарның берсендә – ап-ак кәгазь бите генә. Бабасы үз куллары белән: «Бу урында Калинин грамотасы торырга тиеш иде», – дип язып куйган. Кызык кеше дә булган инде Якуп. Грамота юк, урыны бар.

Янәшә рамда – саргаеп беткән газета кисәге. 1933 елның 16 маенда Калининның өченче тапкыр Казанга килүе турында хисап-хәбәр язылган анда. Алдынгы татар колхозчыларының съездына килгән икән. Дзержинский һәм Чернышевский урамнары башындагы циркта ачкан ул съездны. Якуп белән Җәмиләбикәне дә чакырганнар әлеге җыелышка. Авыл тегүчесеннән бик матур киемнәр тектереп, парлашып тарантаска җигелгән атларда киткәннәр. Бөтен авыл кул болгап озатып калган.

Якупы урыннарны җайлап Җәмиләбикәне дәшәргә торганда, бакча капкасыннан гына лапас аша ишегалдына әлеге дә баягы Гашыйка карчык килеп кергән.

– Бүген яман начар төш күрдем, зинаһарлап әйтәм, беркая да чыгып китмәгез, йортыгыз өстендә козгын кычкыра иде, – дигән.

Бәянның дәвамын архивыбызда, "Казан утлары" журналының 12 нче санында (декабрь, 2014) укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: