Кендек каным тамган йорт (дәвамы)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Гафур армиягә алынганда хезмәт срогы өч ел иде. Моннан бер ел элек
Оборона министрының махсус приказы чыкты. Шул приказда кыска сроклы
хезмәттәге хәрбиләрне ике ел хезмәт итүгә күчерү каралган иде. Армиядә өч
елдан ике ел хезмәт итүгә күчү процессы башланды. Төрле сәбәпләр аркасында
әлеге күчешне тиз генә гамәлгә кертү мөмкин булмаганга, күчеш чорында өч
елга хезмәткә алынган солдатларны, вазгыятькә карап, өйләренә иртәрәк тә
кайтарып җибәрә башладылар. Гафур да шушы күчеш чорына эләкте, кыш
башында өенә кайтасы урында октябрь уртасында армиядән авылына кайтып
төште.
...Менә Гафур матур капкалы, такта түбәле өйләренә якынлашып килә.
Түбә кыегында элеккечә сыерчык оясы да күренә. Капкага килеп җитеп, Гафур
дулкынланган хәлдә аны ачып җибәрде, ишегалдына керде. Монда барысы да
элеккечә иде. Бары керләр элү өчен сузылган бауда яңа юылган керләр генә
җилфердәми.
Өйдә аны энекәше Илдар каршылады. Өстенә шинель, башына бүрек кигән
абыйсын күреп алуга ул, утырган урындыгын аудара язып, аңа ташланды,
абыйсын кочып алды. Шулай алар кочаклашкан килеш шактый аерыла алмый
тордылар. Гафур өстен салып кительдән генә калгач, абыйсының күкрәгендәге
значокларга, сержант погоннарына сокланып карап торды.
– Абый, син бик нык үзгәргәнсең, прямо танырлык та түгел үзеңне, – дип
куйды ул, соклануын яшермичә.
Гафур бер сүз дәшмәде, бары көлемсерәп кенә куйды. Ул, чемоданын ачып,
аннан кечкенә капчык алды да Илдарга сузды:
– Монысы сиңа Бурятия күчтәнәче, – диде. Самолётка утырыр алдыннан
Улан-Удэ аэропортында эрбет чикләвеге сатып алган иде.
Илдар капчыкны кулына алды да:

– Бу нәрсә? – дип абыйсына карады.
– Авызын чиш, күрерсең...
Энекәше, капчыкның бавын чишеп, кулын эчкә тыкты да аннан бер уч нарат
кайрысы төсендәге вак чикләвекләр алды. Аның эрбет чикләвеген беренче
күрүе иде.
– Бу нәрсә соң, ашый торган әйберме? – дип сорады Илдар.
– Кедр чикләвеге, бик тәмле, файдалы нәрсә, – диде Гафур, аннан
энекәшенең учыннан бер чикләвек алып, теш арасына кыстырды. Ватып,
эченнән ак төшен алды да Илдарга сузды:
– Мә, татып кара.
Илдар икеләнеп кенә чикләвек төшен авызына капты, чәйнәп карады да:
– Тәмле... май тәме килә, – диде.
Аннан алар өй хәлләре турында сөйләшә башладылар.
– Синең укулар ничек бара? Соңгы елың бит.
– Минеке нормально.
– Әти ничек, эшләп йөриме?
Бу сораудан энекәше ничектер уңайсызланып киткәндәй тоелды, күзләрен
абыйсыннан яшерде. Нәрсәдер сизенеп, Гафур төпченә башлады:
– Нәрсә, әллә берәр хәл булдымы? Нигә дәшмисең, күзләремә туры кара
әле. – Гафур аның башын үзенә борды.
Энесе башын абыйсы кулыннан ычкындырды да ачу белән:
– Әти Зәмзәмия янына йөри. Кайбер төнне шунда кунып та кала, – дип
әйтеп салды.
– Нинди Зәмзәмия?
– Беләсең ич инде, әти белән авыл советында эшли. Секретарь.
Гафур аны шундук исенә төшерде. Зәмзәмия, авыл советында әтисе белән
эшләүче, кияүгә чыкмыйча картаеп барган сазаган кыз иде. Ялгызы гына яши.
Халык аның турында зәhәр нәрсә, дорфа холыклы кыз, дип сөйли иде. Авыл
советы рәисе булып эшләгән әтисен дә үз кубызына биетә дигән сүзләрне дә
ишеткәне бар иде Гафурның.
Бу хәбәр Гафурга башына күсәк белән тондыргандай тәэсир итте. Үзе дә
сизмәстән:
– Әнине җирләгәнгә әле ярты ел да юк, – дип әйтеп салды. Әтисенең шундый
эшкә баруы аны бик нык гарьләндерде. Әнисе истәлегенә хыянәт итүе аңарда
нәфрәт уятты.
– Зөлхәбирә апа да әтигә ничә тапкыр әйтте: туктат бу эшеңне, кабып йота
ул сине, харап буласың, ди.
– Ә әти?
– Хатын-кыз башың белән ирләр эшенә кысылма, дип кенә җибәрә.
– Өйгә алып кайтканы юкмы?
– Юк, коммунист бит, курка торгандыр.
– Алайса, кереп капкан икән әти... Күр дә тор, Зәмзәмия аны ЗАГСка барырга
да мәҗбүр итәчәк.
– Шуңа ук барыр микәнни... Ул чакта без нишләрбез?
– Зәмзәмия безнең өйгә керә дә утыра. Үзенеке көчкә басып тора, тәмам
беткән.
– Абый, безгә нишләргә соң?
– Әлегә белмим, әти белән сөйләшеп карармын.
Илдар кичәдән калган ашны керосинкага җылытырга куйды. Гафур аннан:

– Сез ничек яшисез соң? Ашны кем пешерә, керегезне кем юа? – дип сорады.
– Зөлхәбирә апа килеп көн аралаш аш пешереп китә. Кернең вак-төяген
үзем юам. Өйрәндем инде, – дип мактанып алды Илдар. – Аш та пешереп
караганым бар.
– Әни исән чакта өй гөрләп тора иде. Күңелсездер хәзер.
– Күңел-сез... – дип сузды Илдар.
– Син унны бетергәч нишләмәкче буласың соң? Берәр планың бармы?
– Казанга китәрмен дип торам.
– Кая керергә уйлыйсың?
– Химико-технологическига яки авыл хуҗалыгы институтына.
– Яхшы. Керергә тырыш. Зәмзәмия килсә, монда сиңа көн булмаячак.
Шулвакыт ишек ачылды, өйгә әтиләре Кәрим Фатыйхович килеп керде. Ул
башкалардан үзен олылап Кәрим Фатыйхович дип атауларын таләп итә иде.
– Исән-сау гына кайттыңмы, улым? – дип, ул Гафурны кочагына алды,
аркасыннан сөйде. Бераз артка чигенеп, сержант кителен салып өлгермәгән
улына тагын бер күз салды. – Үскәнсең, ныгыгансың, чын гвардеец булгансың.
Гафур ни дип әйтергә дә белмәде, бары тик:
– Кайттым менә... – дип кенә куйды.
Ашарга утырдылар. Кәрим Фатыйхович:
– Урамда түбән очның аю Галиәкбәре очрады да: «Нишләп йөрисең, улың
армиядән кайтты ич!» – ди. Менә йөгереп дигәндәй кайттым. Ну, ничек соң,
юллар бик авыр булмадымы?
– Тагын Мәскәү аша кайтырга туры килде. Бик әйләнеч...
– Бик еракта хезмәт иттең шул. Тугыз мең чакрым. Байкалда. Уйласаң,
исең китәрлек...
– Үзеңдә ни хәлләр, әти?
– Бер килеш, улым. Эшләп йөрим.
Илдар, бу сөйләшү нәрсәгә китерер икән дип, тыңлап кына утырды. Ашап
бетергәч, савыт-сабаны мич ягына чыгарып куйды да киенеп өйдән чыгып
китте. Ул абыйсының әтисе белән сөйләшергә җыенуын онытмаган иде.
Илдар чыгып киткәч, бераз тын гына утырдылар. Сүз ничектер ялганып
китми торды. Кәрим Фатыйхович сүзне үзе дәвам итте:
– Менә, улым, хезмәтеңне тутырып өйгә кайттың. Молодец. Армия сине
теләсә нинди эшкә яраклы итеп тәрбияләгәндер. Инде ничек яшәргә уйлыйсың?
Берәр планың бармы?
– Планнарым әлегә бөтенләй үк ачык түгел. Шуны гына әйтә алам – авылда
калырга җыенмыйм.
– Кая китмәкче, нишләмәкче буласың?
– Шәhәргә китәм.
– Казангамы?
– Белмим әле. Бәлки, Казанга, бәлки, башка җиргә.
– Синең яшьтә конкретрак уйларга кирәк, улым.
Гафур әтисенә җавап бирмәде, бераз тын гына утырдылар. Гафур игътибар
белән әтисенә күз салды. Менә аның алдында урта буйлы, таза гәүдәле, чәчсез
маңгае ялтырап торган, костюмына килешле галстук таккан, алтмыш өч яше
тулган ир-ат утыра. Аның әтисе саналган шушы кеше үзеннән егерме биш
яшькә яшьрәк, ир-ат назы күрмичә картайган, язмышының барып чыкмавына
үчләнеп, дөньяга зәhәрен чәчеп яшәүче карт кызга ияләшкән. Бәлки, аның
белән язмышын да бәйләргә җыенадыр.

Тынлык озакка сузылды. Гафур әтисе белән бу хакта сөйләшеп карарга
булды.
– Әти, мин синең турында кызыклы хәбәр ишеттем, – диде ул, әтисенә
җитди караш ташлап.
Кәрим Фатыйхович, сүз нәрсә турында барачагын аңласа да, белмәмешкә
сабышты:
– Нинди хәбәр, улым?
Гафур сүзен әйткәнче пауза ясады, аннан соң гына әйтеп салды:
– Син, әти, Зәмзәмия янына йөрисең икән. Дөресме шул?
Сорау шактый уңайсыз булса да, әтисенә җавап бирергә туры килде.
– Ул ялгыз, мин ялгыз, күрешкәлибез... Син инде бала-чага түгел, барысын
да аңлыйсың...
– Нәрсә аңлыйм, әти?
– Ир-ат хатын-кызсыз яши алмый. Табигый нәрсә.
– Иртә башладың түгелме, әти? Әнине җирләгәнгә ярты ел да үтмәде бит.
Кешедән оят.
– Шулай килеп чыкты инде. Үлгән артыннан үлеп булмый.
Бу сүзләр Гафурга мәрхүмә әнисе истәлеген пычрату кебек яңгырады.
– Әнине бик иртә оныткансың, әти... Ул бит сиңа гомер буе терәк булып
торды. Ул булмаса, бәлки, күптән аска тәгәрәп, бер алкашка әйләнгән булыр
идең...
– Ярар, ярар... Атаң белән алай сөйләшмә.
– Сөйләшә торган көн җитте, әти. Ул Зәмзәмия сине бик тиз бөгәрләп
кесәсенә салачак. Аның колы булып яшәячәксең. Яшь арагыз да бик зур. Ир-ат
буларак мине аңлыйсыңдыр...
– Мин хәзер ирекле кеше, үз язмышымны үзем хәл итәм...
– Синең язмышың – безнең язмыш, улларың язмышы белән дә бәйле шул.
Анысын оныткансың, ахры.
Әтисе тыныч калырга тырышып җавап бирде:
– Син инде үсеп җиттең, мөстәкыйль кеше. Тем более авылда калмыйм,
дисең. Илдар киләсе елда мәктәпне тәмамлый, укырга китәргә җыена. Укып
чыкса, ул да авылга әйләнеп кайтмаячак. Мин монда ялгыз калачакмын... Син
минем ялгыз калуымны телисеңме?
– Юк, әти, мин синең картаймыш көнеңдә ялгыз калуыңны теләмим. Тик
сайлаганың бик зәhәр, холыксыз хатын бит. Аның белән сиңа тыныч тормыш
булыр микән? Сайлаганда үзеңә тиңрәк кеше сайларга иде. Әнине дә бик тиз
оныттың. Анда җаны рәнҗеп ятмый микән?
Улының шулай акыл өйрәтеп утыруы Кәрим Фатыйховичның горурлыгына
тиде. Ул сүзне тизрәк төгәлләргә тырышты:
– Ярар, улым, солдаттан сержант булып кайттым, дигәч тә, миңа акыл
өйрәтеп утырма. Башың яшь әле атаң белән болай сөйләшергә. Үз язмышыңны
кайгыртсаң яхшырак булыр. Бу турыда башка сүз кузгатасы булма! Ишеттеңме?
– Әтисе капылт урыныннан торды да, бер сүз әйтмичә, ишекне шапылдатып
ябып чыгып китте.
Гафур аңлады: шушы минутта аны әтисе белән бәйләп торган соңгы җеп
өзелде. Ул шунда бөтен ачысы белән әнисенең йөрәк җылысын тоеп үскән
туган йортыннан аерылуын сизде. Хәзер аны монда берни бәйләп тормый
иде. Ул үзенең, ирекле җан сыйфатында, башка җирдә, яңа дөньяга аяк атлап
керергә, анда үзенә лаеклы урын табарга тиеш икәнлеген ап-ачык итеп күрде.

Әтисе белән соңгы сөйләшүдән соң, Гафурның туган-үскән йортта каласы
килмәсә дә, ул аннан капылт кына кузгалып чыгып китә алмады. Кая да булса
китеп бару өчен, башта өс-башны карарга кирәк иде. Ул армиядән буйга үсеп,
җилкәләре киңәеп, таза-чибәр егет булып кайтты. Элекке киемнәре бөтенләй
кечерәеп, тараеп калган иде.
Беркөнне, энекәше Илдар да өйдә вакытта, Гафур әтисе белән шундый сүз
башлады:
– Әти, ялгышмасам, безнең әни кассага акча салып бара иде. Ул акчаны
син алдыңмы? Алган булсаң, алар кайда хәзер?
Әтисе Гафурдан мондый сүзне көтмәгән иде. Шуңа күрә ул аңа гаҗәпләнеп
карап куйды – акчаны үзенчә тотмакчы иде. Зәмзәмия янына да буш кул белән
барып булмый. Пәлтәм искерде, дип зарлангач, туган көненә акча бирергә
туры килде. Кыскасы, Кәрим Фатыйхович олы улының бу хакта сүз кузгатуын
ошатмады, әмма тыныч җавап бирергә тырышты.
– Акчаны алдым, улым, алар миндә. Нигә ул акчалар белән кызыксынып
киттең әле?
– Әти, мин армиядән кайттым. Инде хәрби киемнән йөри алмыйм.
Мактанып йөргән шикелле килеп чыга. Кешедән оят. Ә элеккеләре кечерәеп
беткән. Миңа өс-башымны карарга кирәк.
– Ярар, карарсың, улым...
– Алайса, син миңа шул акчаның бер өлешен бир дә, Казанга барып, үземә
кием-салым алып кайтыйм.
– Кайчан барырга уйлыйсың?
– Иртәгә үк, – дип, кискенрәк итеп әйтеп куйды Гафур.
Улының бу сүзе дә ошамады Кәрим Фатыйховичка, ул, аны үртәгәндәй:
– Тагын нинди сорауларың бар, улым? – диде.
Гафур атасының яңакларында төерләр уйнап алуга әллә ни игътибар итмәде.
– Бер мәсьәлә бар, әти.
– Нинди мәсьәлә?
– Йорт мәсьәләсе... Закон буенча туган-үскән йортыбызда минем дә өлешем
бар. Ләкин мин үз өлешемнән баш тартырга булдым.
– Нишләп андый фикергә килдең әле?
– Шулай дөресрәк булыр, дип уйлыйм.
– Улым, мин сине аңлап бетермим.
– Үз өлешемнән Илдар файдасына баш тартырга булдым, әти. Ул төпчек
малай, йорт тулысынча аңа калырга тиеш.
– Мин дә исән бит әле, улым...
– Яшә, әти, озын гомерле бул. Тик синнән соң йорт тулысынча энемә калырга
тиеш. Башка кешенең монда өлеше юк!
Бу сүзләр турыдан-туры әтиләренең гыйшык-мыйшык эшләренә кагыла
иде. Моны барысы да аңлады.
– Син бит авылда калмыйм, дисең... Нигә болай армиядән кайтып керешкә
үк йорт бүлешергә керештең әле? Мәсьәлә синнән башка да хәл ителер иде.
– Мин бернәрсә дә бүлмим, әти. Илдар үз хокукларын белеп торсын, дип
махсус әйтүем.
– Алайса, махсус әйтүең инде... Бик акыллы булсаң, язу язып калдыр.
– Авылдан чыгып киткәндә язармын.
Җитди сүз шуның белән төгәлләнде. Әтиләре, папкасын кыстырып, өйдән
чыгып китте. Сөйләшүнең Илдар катнашында узуы әйбәт булды әле, дип уйлап

куйды Гафур. Әтисенә ышанып җитмәгәнгә, абый кеше буларак, энекәшенең
мәнфәгатьләрен яклауны ул үзенең бурычы саный иде. Барысын да белеп
торсын, алай-болай булса, төп башына утырып кала күрмәсен.

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 2 (февраль), 2018
картина:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: