Кендек каным тамган йорт (дәвамы)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Бергәләп ашап-эчкәннән соң, Гафур:

– Мин зиратка барам, – диде.

Әтисе:

– Әйдә, улым, бергә барыйк, – дип караса да, Гафур: – Юк, үзем генә барыйм әле, – дигәч, берәү дә каршы төшмәде. Аның кичерешләрен аңладылар, үзе генә әнисе белән хушлашырга телидер, дип уйладылар.

Зиратта күптән түгел җирләнгәннәр рәтендә яңа кабер аерылып, күзгә бәрелеп тора иде. Әнисе кабере башына утыртылган шомартылган тактага шәмәхә карандаш белән үлгән көне дә язылган. Бу вакытлыча куелган такта иде. 

Гафур кителенең өске төймәләрен чишеп җибәреп, янәшәдәге кабер янына куелган озын урындыкка килеп утырды. Башыннан фуражкасын салды. Кабердә аның иң якын кешесе – кадерле әнисе ята. Ул инде аны беркайчан да тере килеш күрә алмаячак. Әнисе аңа үзен белә башлаганнан бирле акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп килде. Үскәндә аның алдына килеп баскан сорауларга гел әнисе җавап бирә иде. Гафур өчен ул юл күрсәтүче булды. Әнисенең иң еш кабатлаган сүзе: «Улым, менә бу китапны укымаган кеше үзен культуралы кеше дип саный алмый», – иде. Чыннан да, Гафур әнисен үзенең рухи остазы дип кабул итә иде. Менә хәзер кабер янында утырганда аның хәтерендә кайчандыр әнисеннән ишеткән кадерле сүзләр, вакыйгалар калкып чыга, җанлана, алар икенче мәгънә, төсмерләр ала башлады. Шул хатирәләр тәэсирендә аның күңеле тулды, күзләре яшьләнде. Каяндыр төптән, күңел түреннән югалту ачысы күтәрелде, Гафур, хисләренә ирек биреп, елап алды. Бу – әнисе белән мәңгегә хушлашу яшьләре иде. Кояшның ялан башны кыздыруын да сизмичә, ул кабер өеменә төбәлгән килеш утыра бирде. Ул үзен япа-ялгызы калгандай хис итте. Әнисе исән чакта дөнья тулы, аhәңле, мәгънәле, матур иде. Менә ул кинәт бушап калды. Моннан соң Гафур ничек яшәр, тормышын ничек корыр... Ул бу хакта уйламый, уйлыйсы да килми иде. Бу халәтендә ул күңелендә бары тик бушлык – тирән бушлык кына сизде. 

Аннан соң әтисе турында уйланып алды. Әтисе тормышта үз урынын таба алмады. Кайчандыр, әнисе кебек, педагогия институтын тәмамлаган, берничә ел мәктәптә тарих укытып караган, аннан колхозда парторг булып эшләгән, хәзер авыл советы рәисе вазифаларын башкара. Йомшак характерлы, фикерен тиз үзгәртүчән, кеше сүзеннән куркып яши торган бер адәм иде аның әтисе. Шуңа күрә халык арасында ныклы абруе да юк. Ул гомер буе нык характерлы, гаделсезлек күрсә, көрәшкә ташланучы хатыны күләгәсендә яшәде. Гомере үз өстенә җаваплылык алудан куркып узды дисәң дә ярыйдыр. Менә энекәше Илдар киләсе елда мәктәпне тәмамлый. Ул кайсы юлдан китәр, Гафур өчен анысы әле ачык түгел... 

Гафур туган йортында өч көн торгач, Бурятиягә, хезмәт иткән частена әйләнеп кайтты. Көндәлек мәшәкатьләр аңа күңелендә хасил булган бушлыктан акрынлап арынырга ярдәм итте. Ләкин ул барыбер ялгыз иде. Уйлары белән Дилбәргә әйләнеп кайтты. Аның белән үткән гүзәл көннәрне исенә төшерде. Көтмәгәндә өстенә килеп төшкән кара кайгы турында кызга сөйләп бирәсе, эчен бушатасы килде. Үзе дә аңлап җиткермәстән, ул кыздан кайгысын уртаклашуны өмет итә иде. Дилбәр аның нинди хәлдә калуын, авыр кичерешләрен дөрес аңлар кебек тоелды. Ул аңа хат язып җибәрде. Бу алар арасында беренче хат иде.

Исәнме, кадерлем Дилбәр! 

Бу хатны сиңа бик авыр рухи халәттә язам. Безнең семьяга зур фаҗига, кара кайгы килде. Син киткәннән соң, ике атна вакыт үтүгә, өйдән мине тәмам аяктан еккан телеграмма алдым. Анда газиз әниемнең вафат булуы хәбәр ителгән иде. Дилбәр, аңлыйсыңмы, мин әнисез калдым. Иң кадерле кешемне югалттым. Мин авылга кайтып җиткәнче әнием инде җирләнгән иде. Бары аның каберен генә күрергә туры килде.

Әнием минем өчен дөньядагы бар гүзәллекнең мисалы иде. Әти исән-сау булса да, мин хәзер рухи яктан ялгыз. Япа-ялгыз. Әнием мине тудырган, тәрбияләп үстергән ана гына булмыйча, тормышымда бердәнбер киңәшче, рухи остаз ролен үтәп килде. Аның үлеме минем өчен коточкыч зур югалту, аны язып кына аңлатып бетереп булмый. 

Армиядән соң авылда калырга җыенмыйм. Әлегә кая китү, нинди эшкә тотыну турында анык кына фикерем юк. Әнинең вафаты йөрәгемдә тирән яра булып калды, гел аның турында уйлыйм. Син беләсең, ярты елдан солдат хезмәтем төгәлләнә. Шулвакыт эчендә нинди дә булса анык фикергә килергә кирәк дип уйлыйм. Без синең белән ул хакта бераз сөйләшкән идек. Укыйсым килә, әмма миңа инде эшләп укырга туры киләчәк. Үземдә барысына да өлгерермен дигән ышаныч сизәм.

Син, сөеклем Дилбәр, минем өчен бик кадерле кешегә әверелдең. Синең белән бергә үткәргән көннәрне гел искә төшерәм, сине сагынып яшим, сөйләшүләребезне оныта алмыйм. Әниемнең вафатыннан соң, син минем өчен иң якын, ышанычлы, бердәнбер кешегә әверелдең. Без бер-беребезне югалтырга тиеш түгел. Хуш, кадерлем, синнән түземсезлек белән хат көтеп калам... 

 Кыз озак көттермәде, ун көннән Гафурга җавап хаты килде.  

Исәнме, Гафур! 

Әниеңнең вафат булуы мине тетрәндерде, аны үз кайгым кебек кабул иттем. 

Ихлас күңелдән кайгыңны уртаклашам. Хәлеңне, нинди хисләр кичерүеңне аңлыйм. Синең өчен борчылам. Гафур, шуны белеп тор – син ялгыз түгел, сине якын иткән мин барын онытма. Бу hәрвакыт шулай булачак. Өметеңне өзмә, тормыш әле башлана гына. Алда безне зур сынаулар көтә. Кызганыч, әмма якыннарыбыз безне ташлап китә. Югалтулар ничек кенә авыр булмасын, монда без берни эшли алмыйбыз. Тормышны дәвам итәргә кирәк. Әтиең белән рухи яктан чит кешеләр булуыгыз бик кызганыч. Шундый кайгы килгәндә якыннарың арасында таяныр кешең булмау бик авыр хәл. Тагын бер кабатлыйм – син ялгыз түгелсең, мин барын онытма!

Мин хәзер өйдә ялгызым калдым. Әти белән әни Пятигорскига ял итәргә киттеләр. Көннәрем, игезәкләр кебек, бер-берсенә охшаганнар. Укулар башланды, лекцияләргә йөрим. Шулай да буш вакытта тарихчы С.М.Соловьёв хезмәтләрен өйрәнәм, кирәк булуы мөмкин урыннарын калын дәфтәремә теркәп барам. Бу тарихчының хезмәтләре миңа бик ошый. Ул үзе турында турыдан-туры: «Я родился историком», – дип яза. Аның хезмәтләрендә тарихи тәнкыйть бик көчле, ягъни ул бернәрсәне дә яшереп калдырмыйча, ничек бар шулай – дөресен язарга омтыла. Аның төп стихиясе – тарихилык. Ул тарихи процессны табигый hәм конкрет вакыйгалар аша күрсәтүне өстен куя. Аның күптомлы «История России с древнейших времён» дигән хезмәтен рус тарихы энциклопедиясе дип атап булыр иде. Әле кичә генә бер фикерен язып куйдым. Бер җирдә ул: «Государство есть необходимая форма для народа, который немыслим без государства», – дип яза. Ә без, татарлар, хокуклары бик тар булган автономияле республикада яшәргә мәҗбүрбез. Ә бит кайчандыр мөстәкыйль дәүләтебез булган... Бу хәл мине үзебезнең тарихны ныклап торып өйрәнергә мәҗбүр итә. Соңгы вакытта башым тарихи вакыйгалар, төрле сюжетлар белән тулды. Мәсәлән, күптән түгел кулыма Иван Грозный заманында яшәгән, 1552 елда Казанны яулап алуда катнашкан воевода Андрей Курбский язмалары килеп керде. Искиткеч кыйммәтле чыганак! Ул анда Казан ханлыгы башкаласының ничек яулап алынуы турында бик кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Шушы вакыйганың шаhиты буларак яза. Бу язмаларны Андрей Курбский Иван Грозныйдан Литвага качып киткәннән соң язган, курыкмыйча барысын да сөйләп чыккан. Алар белән танышканнан соң минем күп нәрсәгә күзләрем ачылды. Мине иң гаҗәпкә калдырганы – Иван Грозный исеме белән тарихка кереп калган явыз патшаның Казанны алганда үзен куркакларча тотуы, башкалар кулында курчак булуы, Казанга русларның хәлиткеч hөҗүме вакытында патшаның, татарлар hөҗүменнән куркып, үзен саклар өчен чатыры янында егерме меңлек гаскәр тоту факты булды. 

Башым тарих белән шыплап тулгач, бераз ял итү өчен кинога баргалыйм яки классик музыка тыңлыйм. Синең белән булган көннәрне еш искә төшерәм. Чыннан да, бәхетле көннәр иде... Гафур, синең хәзер нинди авыр кичерешләр белән яшәвеңне аңлыйм, бирешмә, үзеңдә рухи көч тап. Мин беләм, син көчле рухлы шәхес. Хатыңны көтеп калам... Дилбәр. 

Дилбәрнең хаты Гафурга нык тәэсир итте. Хатны укыганнан соң кыз яңа яклары белән ачылды. Аның турында уйлаганда ул, Дилбәр белән горурланып, сокланып, хәтта аннан көнләшеп тә куйгалады. Дилбәр үз юлын тапкан, илhамланып шул юлдан бара. Ул тарихны белем туплар өчен генә өйрәнми, аның вакыйгаларга үз карашы формалашып килә. Бозып язылган, яшерелгән тарихта ул үз халкының эзен табарга тырыша. Кызда татар рухы уянып килә. Нинди гаҗәп кыз белән танышты бит ул! Бәлки, Дилбәр аның бәхетедер?.. Гафур да моннан соң тарихи хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә, аларны укырга кирәк, дигән карарга килде. Тарихны белмәү, бер яктан, фикер тарлыгына китерсә, икенче яктан, кыз алдында оят иде. 

Әнисе аны матур әдәбият аша тәрбияләргә тырышты. Гафур, аның киңәшен тотып, үсмер елларында бик күп әдәби әсәрләр укып чыкты. Белгеч буларак, әнисе аңа рус әдәбиятының иң атаклы әсәрләрен тәкъдим итеп торды, шулай ук татар әдәбияты, чит илләр әдәбиятының иң мәшhүр әсәрләрен дә укыды. Гафур бу яктан гаять белемле, әдәби әсәрләрне күп уку нәтиҗәсендә күңел дөньясы баеган, карашлары киңәйгән, хисләре тәрбияләнгән, уйлау, тормыш күренешләренә анализ ясау сәләте үскән егет иде. Шуңа күрә Дилбәр белән аралашканда ул үзен бик иркен тота, белем ягыннан үзен аңардан бер дә түбән хис итми, хәтта дөнья мәдәниятенә кагылган мәсьәләләрдә кызга караганда киңрәк фикер йөртә иде. Ни әйтсәң дә, тарих ул, бик әhәмиятле фән булса да, таррак өлкә. Шуңа күрә Гафур өченче курсны тәмамлаган Дилбәр белән аралашканда үзендә бернинди кыенсыну сизми иде. Шул хакта уйлый башлагач, ул гомерендә беренче тапкыр мәрхүмә әнисенең аңа нинди зур рухи байлык бүләк итеп калдыруын искәреп алды. Әнисе үзенә генә билгеле план буенча эш иткән булса кирәк. Менә хәзер Гафур шуның нәтиҗәсен күрә, үзен ирекле фикер йөртүче шәхес итеп тоя.

Гафур белән Дилбәр хат язышуларын дәвам  иттеләр. Килгән бер хат аларның яңа сыйфатларын ача, егет белән кызны тагын да якынайта иде. Укулар башланып, мәшәкатьләре арта төшсә дә, Дилбәр хат язуын сирәгәйтмәде. Гафурның hәр хатына көттермичә җавап биреп торды. Егетнең хезмәт срогы төгәлләнеп килгәндә Дилбәр тагын бер кат Гафурны, кайтышлый Чиләбедә тукталып, үзләрендә кунак булып китәргә чакырды. Тик Гафурның туры үз авылына кайтасы килә иде. Ул Чиләбедә яшәсә, Дилбәр янына килеп-китеп йөрү табигый кабул ителер иде. Тик ул бит кызның ата-анасы өчен бөтенләй ят кеше, армиядән кайтышлый, хәрби киемнән аларга килеп керүне Гафур әдәп кагыйдәләренә сыеп бетми торган эш дип саный, шуңа күрә ул, Дилбәрнең күңелен төшерми генә, кызның тәкъдименнән баш тартты. Хатында: «Башта өйгә кайтыйм әле, андагы хәлләрне белим, соңыннан хәбәрләшербез. Мин сине бик яратам, hич тә югалтасым килми», – дип язды. 

Гафурның хезмәт срогы төгәлләнүен белеп торган Закирҗан абыйсы өендә аны озату мәҗлесе оештырырга булды. Бу гаиләдә Гафур белән Дилбәрнең даими хат алышып торуын беләләр, егет белән кызның мөнәсәбәтләре шактый тирәнгә керүен дә чамалыйлар иде. Шуңа күрә Гафурны үз туганнары кебек якын күрәләр, киләчәктә ике яшь йөрәкнең кушылачагына чын күңелдән ышаналар, кайвакытта ярым шаяртып, Дилбәр анда нишләп ята, дип тә сорап куйгалыйлар. Андый сорауга Гафур, елмаеп: «Студент нишләсен, укып йөри...» – дип җавап бирү белән чикләнә иде. 

Гадәттәгечә, Кадрия ханым бай табын әзерләгән. Озату мәҗлесе бик күңелле узды. Андый чакта саф татарча сөйләшеп утыру бигрәк тә Закирҗан абыйның күңеленә хуш килә иде. Сүз иярә сүз чыгып, Гафур төзек әдәби телдә Муса Җәлил hәм җәлилчеләрнең фаҗигале язмышы турында сөйләп чыккач: 

– И батыр да соң безнең халык... Телебез дә нинди матур, – дип, Закирҗан абый күтәренке хис белән әйтеп куйды. – Тик телебез акрынлап кысыла бара шул. Киләчәктә телебезне ниләр көткәнен бер Ходай белә...

– Үз телеңә җитми инде, – дип өстәде Кадрия ханым.

– Татар бөтен илгә таралып яши шул... Гомер үз халкыбыздан аерылган килеш уза, – дип, көрсенеп алды Закирҗан абый. – Өйдә балаларга күпме тукып торсак та, барыбер урысча сөйләшергә тырышалар. Хәер, алар әле татарча аңлыйлар, авыррак булса да, татарча сөйләшәләр. Киләчәккә күз салсак, оныкларыбыз кем булып үсәр? Алар бит инде өйдә дә русча сөйләшәчәкләр. Менә бит мәсьәлә ничек тора... Туган телен белмәгән кеше халкыннан аерылган кеше инде ул. Үз халкың белән яшәү зур бәхет икән ул. Аны картая башлагач кына аңлыйсың икән... – Аның соңгы сүзләрендә үз тәҗрибәсе аша ачылган хакыйкать ята иде.

– Сез хәзер өйдә өч  ир-ат кына калдыгыз бит инде... Ничек яшәрсез икән? – дип сорады Закирҗан абый, Гафурның әнисез калуына ишарәләп.

– Анысын тормыш үзе күрсәтер... – диде Гафур, аның бу хакта сөйләшәсе килми иде. Закирҗан абый да бу сүзне кузгатуына үкенеп куйды. 

Шулай шактый озак утырдылар. Балалар каядыр чыгып киткәннәр иде. Бераздан мәҗлеснең сүрелә башлаганын сизеп алган Кадрия ханым:

– Әйдәгез, бергәләп җырлап алыйк, – диде.

– Нинди җырны? – дип сорады Закирҗан абый.

– Син бит «Ай былбылым»ны яратасың, әйдә шуны җырлыйбыз.

Закирҗан абый белән Гафур да Кадрия ханымга кушылды. Җыр табындагыларны берләштереп яңгырый иде. Аннан соң Кадрия ханым ялгызы берничә җыр башкарды. Күңелләр күтәрелде, күзләр шатлык чаткылары белән тулды. 

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 2 (февраль), 2018
фото: parnasse
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: