Кендек каным тамган йорт (дәвамы)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Дилбәр апаларында бер атна торам дип әйтсә дә, кунак булуы ун көнгә сузылды. Бәлки, аның Гафур белән аерылышасы килмәгәндер. Алар хәзер көн дә очрашалар иде. Гафур частьтагы эшләрен көйләп, көненә бер Дилбәр янына килми калмый. Дилбәр биредә башка барыр җир булмаганга, егетне гел өйдә көтеп утыра, ул килгәч, балалар кебек шатлана. Хуҗалар эштә чакта ялгыз да очрашалар иде. Бу хәл аларны бик якынайтты. Дилбәр инде Гафурны үз итеп каршылый, аның килүенә сөенүен яшерми, егетнең кочагына керүгә дә күнегеп китте. Бу көннәрдә алар бик күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Шушы сөйләшүләр аларның тормышка карашлары да бик якын икәнне күрсәтте. Берәр нәрсә турында сүз чыкса, алар тиз аңлашалар, бик тиз бер фикергә киләләр иде. Яшьләрнең шулай якынаеп китүенә Закирҗан абый белән Кадрия ханым бик сөенәләр иде. Гафур белән Дилбәрнең шулай якынаеп китүенә бигрәк тә Кадрия ханым өмет белән карый, ул аларны бер-берсенә тиң парлар дип саный. Дилбәр бик ачылып сөйләмәсә дә, Чиләбедәге Хафиз абыйсына бу хакта хат та язып җибәрергә уйлап куйды.

Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Дилбәрнең кайтып китү көне дә килеп җитте. Яшьләр соңгы тапкыр күрешкәндә адресларын алыштылар, бер-берсенә хат язышып торырга сүз куештылар. Дилбәр Гафурның ярты елдан армиядән кайтасын белә, шуны истә тотып, ул:

– Гафур, армиядән кайтышлый бездә, Чиләбедә тукталсаң, тагын бер күрешер идек. Әтием-әнием белән дә танышыр идең, – дигән тәкъдим ясады.

Кыз ягыннан бу шактый тәвәккәл адым иде. Гафур беренче минутта хәтта ни дип җавап бирергә дә белмәде. Ул шуны аңлады – әтисе-әнисе белән таныштырырга әзер булгач, Дилбәр аны чыннан да үз итә, югалтасы килми икән.

– Белмим шул, Дилбәр. Алар мине бөтенләй белми, уңайсыз булмасмы?

– Нигә уңайсыз булсын инде... Ул турыда уйлама. Мин аларны әзерләп куярмын. Үз уллары кебек кабул итәрләр.

– Барыбер уңайсыз... Аннан соң самолёт Улан-Удэдан Чиләбегә оча микән? Анысы да билгеле түгел.

– Анысын ачыклау кыен түгел. Самолёт булмаса, минем шикелле, поезд белән кайтырсың. Солдатка билет бушлай ич!

– Ярар, аңа хәтле әле ярты ел бар. Уйлашырбыз, – диде Гафур, кызның йомшак кулын учына алып. – Ә чакыруың өчен рәхмәт. Кыю кыз син, сөеклем.

Сөйләшү шуның белән төгәлләнде. Иртәгесен Закирҗан абый, каяндыр машина юнәтеп, Дилбәрне Улан-Удэдан Мәскәүгә китүче поездга алып китте. Озатырга Гафур да килде. Кеше янында әллә ни сөйләшеп булмады. Дилбәрнең күңеле күтәренке түгел иде. Гафурга хәтта кызның күңеле тулгандай тоелды. Аның соңгы сүзе: «Хат язып тор!» – булды. Гафур үзе дә, аерылышу моңсулыгын яшерергә теләп, Дилбәрне елмаеп озатырга тырышты. Дилбәр китте, ул китү белән Гафур үзе өчен бик кадерле бер асыл заттан аерылганын, аның белән кичергән бәхеттән мәхрүм булып калуын сизде. Кыз аның күңеленә бик тирән кереп урнашырга өлгерде шул. Шушы санаулы көннәрдә Дилбәр аның бик кадерле кешесенә әверелде. Киләчәктә ул аңардан башка ничек яшәр? Язмышы нинди юллардан китәр? Ул әле боларның берсен дә күз алдына китерми иде.

Дилбәр китеп, ике атна үтүгә, Гафур өйдән җан өшеткеч телеграмма алды. Телеграмманы әтисе салган. Анда: «Улым, бездә зур кайгы. Әниең вафат булды. Сине көтәбез», – диелгән иде. Телеграмманы укыгач, Гафур егылып китә язды. Аның җаны бу хәбәрне кабул итмәде. Башында мизгел эчендә уннарча сорау туды. Аның моңа ышанасы килмәде. Телеграмманы кат-кат укыды. Күз алдына сары чәчләрен матур итеп тараган, ак якалы тыйнак укытучылар күлмәге кигән әнисе килеп басты... Ничек инде аның әнисе үлеп китә алсын... Йөрәге кысылып-кысылып, авыртып типте. Бу мөмкин түгел... Әмма кулындагы телеграмма хәлнең башка икәнен тәкърарлый иде. Гафур телеграмманың салынган көненә игътибар итте. Ул кичә салынган булып чыкты. Ара ерак, Гафур кулына килеп кергәнче бер тәүлек узган. Татарда мәетне тиз күмәләр. Бәлки, инде әнисе җир куенына кереп, гүр иясе дә булгандыр, дип ачынып уйлап куйды ул. Эссе җәй уртасы, аның кайтканын көтеп тормаслар...

Гафур штабка йөгерде. Андагы Строевой отдел дип аталган бүлеккә керде. Бәхеткә, капитан Беляев урынында булып чыкты. Гафур килеп керүгә, капитан, өстәлендәге кәгазьләрдән башын күтәреп, аңа текәлде. Гафур дулкынланган тавыш белән:

– Иптәш капитан, мин өйдән телеграмма алдым, – диде hәм аны капитан Беляевка сузды.

Такыр башлы капитан телеграмманы укып чыкты, Гафурга күтәрелеп карады да текстка тагын бер күз салды:

– Кайгыңны уртаклашам, Нигматуллин. Әнисез калгансың икән... Әниләр бер генә була шул...

Гафур эндәшмәде. Аның йөзе агарынган, йөрәге ярсып тибә иде. Капитан тагын аңа карады:

– Нишләмәкче буласың?

– Миңа срочно өйгә кайтырга кирәк, иптәш капитан.

– Аңлыйм, тик ара бик ерак бит, Нигматуллин. Күмәргә барыбер кайтып җитә алмассың.

– Анысы шулай. Барыбер кайтырга кирәк. Юл документларын әзерләп бирсәгезче.

– Син Татариядән бит әле.

– Әйе.

– Казанга туры рейс юк бит, Нигматуллин. Мәскәү аша кайтырга туры киләчәк. – Барыбер кайтам.

– Үтенечеңне кире кага алмыйм. Очрагы шундый. Бер сәгатьтән керерсең, барысы да әзер булыр.

– Рәхмәт, иптәш капитан.
– Әниеңә ничә яшь иде?

– Быел җәен алтмыш тула иде.

– Иртә киткән. Тагын бер кат кайгыңны уртаклашам, штаб начальнигына әйтеп кит. Капитан Никифоровтан белеш, берәр машина Улан-Удэга бармый микән.

– Яхшы. Рәхмәт сезгә, иптәш капитан.

Гафур, чыгып киткәнче, штаб начальнигы подполковник Горохов кабинетына сугылды. Тик ул урынында юк иде. «Әй, капитан Беляев үзе әйтер әле», – дип, КППдагы егетләре янына ашыкты. Аларга хәлне кыска гына сөйләп бирде, графикны бозмыйча дежур торырга боерып, үзе урынына кече сержант Морозовны калдырды. Морозов әле яңа гына кече сержант дәрәҗәсен алган иде. Ул, ризалыгын белдереп, баш кагып куйды. Аннан Гафур ротага ашыкты, тик анда барып җитмәде, автохуҗалык белән идарә итүче капитан Никифоровны эзләп китте. Бәхеткә, аны гаражлар янында очратты. Аңа да үз хәлен сөйләп бирде.

– Улан-Удэга баручы берәр машина юкмы? – дип сорады.

Капитан Никифоров:

– Менә төштән соң ипи алырга машина җибәрәбез. Бүген чәршәмбе бит, – диде.

– Ах, башка, – дип, Гафур маңгаена сугып алды. – Бөтенләй хәтердән чыккан. Чәршәмбе шул, рәхмәт, иптәш капитан.

– Кайгыңны уртаклашам. Хәерле юл сиңа, – дип капитан аның артыннан карап калды.

Гафур, ротага кереп, тиз-тиз җыенды да штабка йөгерде. Анда документлар әзер булганны бераз көтәргә туры килде. Ниhаять, ул, тиешле документларны алып, КППга ашыкты. Ипи машинасы КПП капкасы аша уза, аны шунда тотарга иде исәбе. Төштән соң шул машинага утырып Улан-Удэга чыгып китте. Аның йөрәге ашкына, тизрәк калага барып җитеп, аэродромда билет алып, самолётка кереп утырасы, туган ягына очасы килә иде аның. Кызганычка, әнисен инде җирләгәннәр, Гафурны анда яңа кабер генә көтәдер. Тик Гафур әле моны күз алдына да китерә алмый, алтын чәчле әнисе тере килеш гел аңа карап елмаеп тора кебек иде.

Улан-Удэдан Мәскәүгә очкан самолёт, ярты юлны үткәч, Омскида туктап, өстәмә ягулык, яңа пассажирлар алды да юлын дәвам итте. Мәскәүгә ул, тугыз мең чакрым араны узып, кичен генә килеп җитте. Самолёт башкала аэропортына төшкәч, Гафур шуннан туры Казанга очмакчы иде, тик аннан Казанга очучы рейслар ачыкланды. Аңа икенче аэропортка барырга киңәш иттеләр. Күпме вакыт сарыф итеп, башкаланы аркылы кичеп дигәндәй, икенче аэропортка ул төн җиткәндә генә барып иреште. Төнне аэропортның зур залында йокламыйча урындыкта бөгәрләнеп утырып чыкты. Иртәгесен Казанга очты. Казанда тимер юл вокзалында Арча поездына утырды. Арчадан алар ягына автобуслар йөрми иде. Юл читендә шул якка кайтучы берәр транспорт ауларга туры килде. Көтә торгач, ниhаять, бер машинага эләкте, анысы да алар авылына барып җитми иде. Гафурга кыздырган кояш астында бәйрәмнәрдә генә кия торган калын кительдән, күн итектән тагын җиде чакрым җәяү кайтырга туры килде. Шулай итеп, төн йокламыйча, арып-талып, шабыр тиргә батып, аңа икенче көнне төштән соң гына авылына кайтып җитәргә насыйп булды.

Авылга якынлашып килгәндә, Гафурга әнисе үлмәгән, аны өйдә көтеп торадыр сыман тоелды. Аның вафат булуына hаман ышанасы килми иде. Менә  Гафур капканы ачып керер дә ишегалдында бауга керләр элеп йөргән әнисен күреп алыр. Әнисе көтелмәгән очрашудан кычкырып куяр, йөгереп килеп аны кочагына алыр, шатлыктан зәңгәр күзләре яшьләнер... 

Гафур үзенең авылга солдат киемендә кайтып килүен искәреп алды. Гади рядовой да түгел, сержант бит. Авылга керер алдыннан күперне чыккач, ул инеш ярына төште, салкын су белән битен, муенын юды. Кайтуының сәбәбе зур кайгы булса да, туган авылы урамына юлда өшәнгән килеш, арыган кыяфәт белән килеп керәсе килмәде. Клубка җитәрәк аңа колхозда егерме ел буе бухгалтер булып эшләгән, хәзер инде пенсиягә чыккан Госман абый очрады. Гафур белән беренче булып үзе исәнләште дә: 

– Кайтып киләсеңме, улым... Өлгермәдең шул, әниеңне инде илтеп тапшырдык. Нишләмәк кирәк... – диде.

Ул кайтып кергәндә, әтисе белән Зөлхәбирә апасы (әтисенең сеңлесе) өйдә иделәр. Аны күргәч, нык сөенештеләр. Ничек кайтуын сораштыра башладылар. Гафур сорауларга теләр-теләмәс кенә җавап бирде, бу минутта мондый сораулар аңа урынсыз тоелды. Зөлхәбирә апасы чәй куеп җибәрде. Әтисе үз уйларына кереп чумган, бик боек күренә иде. 

– Менә, улым, ятим калдык, – диде ул. Гафурга ул бөтенләй югалып калгандай тоелды.

– Ничек болай булды соң? Авырып та йөрми иде? – дип сорады Гафур, гаҗиз булып.

Әтисе җавап бирмәде, күзен челт-мелт йомгалап, бер ноктага төбәлде. Аның урынына Зөлхәбирә апасы сөйләп китте. Ул мәктәптә башлангыч классларны укыта. Ул көнне мәктәптә нәрсә булганны яхшы белә иде. 

 Асылда исә хәл болай була. Мәктәпкә районнан роно мөдире килеп төшкәч, директор укытучыларны ашыгыч рәвештә педсоветка җыя. Август башы булганга, укытучыларның күпчелеге авылда була. Директор роно мөдире Зөhрә Камиловнаның җитди мәсьәлә белән килүен искәртеп, беренче итеп сүзне аңа бирә. Роно мөдире укытучыларга шактый кырыс холыклы, үз сүзен бирми торган ханым буларак билгеле иде. Ул, аягына торып басып, җыелган укытучыларга күз йөртеп чыкканнан соң, мәсьәләне кабыргасы белән куя:

– Быелгы уку елыннан сезнең мәктәптә кайбер класслар русча укуга күчәргә тиешләр, – дип башлый ул сүзен. – Бу – безнең алга министрлык куйган таләп, без моны үтәми кала алмыйбыз. Укулар башланырга вакыт аз калды, шуңа күрә әзерлек чараларын күреп өлгерергә кирәк. – Ул, озын өстәл артына тезелешеп утырган укытучыларга күз йөртеп чыкканнан соң: – Бәлки, параллель рус hәм татар класслары булдыру турында да уйлап карарга кирәктер... 

Сүзгә, әле өч ел гына директор вазифаларын башкаручы, яшь директор Рөстәм Хәмитович та кушыла:

– Кем чыгыш ясарга тели, иптәшләр? Бәлки, эшлекле тәкъдимнәр бардыр?

– Дәреслекләр вакытында кайтып җитәчәкме? – дип кызыксына физика укытучысы. – Юкса бит балаларга татарчадан русчага күчү, яңа төшенчәләрне, терминнарны үзләштерү авырга туры киләчәк.

– Дәреслекләр вакытында кайтып җитәр. Монысын мин үз өстемә алам, – дип җавап бирә роно мөдире.

Педсоветны алып баручы Рөстәм Хәмитович:

Тагын кемдә нинди сораулар бар? – дип кызыксына, укытучыларга күз йөртеп чыга.

Шулвакыт Суфия ханым урыныннан күтәрелә:

– Миңа укыту барышындагы бу үзгәрешләр кыенлык тудырмаячак. Мин болай да балаларга рус теле белән әдәбиятын укытам. Әмма ләкин миңа бер нәрсә аңлашылып җитми... Гомер-гомергә саф татар мәктәбе булып килгән мәктәптә ни сәбәпле укытуны рус теленә күчерергә кирәк булды? Моңа нинди ихтыяҗ бар? Минем шуны аңлыйсым килә... 

Маңгайга бәреп әйтелгән бу сораулар роно мөдиренә ошамый, тик ул тыныч калырга тырыша:

– Беренчедән, югары уку йортларына керүче балаларга рус телендә имтихан бирү җиңел булачак. Икенчедән, совет кешесе, нинди милләттән булуына карамастан, беренче чиратта, рус телен әйбәт белергә тиеш. Министрлык безнең алга шундый таләп куя. Бу – хәзер гомуми тенденция. 

– Белүемчә, моңа хәтле милли мәктәп тәмамлаган укучыларга имтиханнарны үз телендә тапшыру рөхсәт ителә иде. Бу закон хәзер гамәлдән чыгарылмый торгандыр бит? – дип сорый Суфия ханым.

– Юк, әлегә ул гамәлдә. Әмма сынауларны рус телендә бирү уңайлырак, хәтта ул престижныйрак дип саныйм. Милли мәктәптә рус телен үзләштерүгә хәзер игътибар арта бара. Гомумән, хәзерге вакытта рус теле совет халкының төп теленә әверелә барганны үзегез дә сизәсездер. Бу – заман таләбе. 

– Сезнең сүзләрегездән чыгып фикер йөртсәк, киләчәктә милли телләрнең акрынлап кысылуы, яшәү сферасыннан төшеп калып, юкка чыга баруы күздә тотыла икән. Шулай түгелме?

Сөйләшүнең хәтәр юнәлешкә кереп баруын сизеп алган роно мөдире аны тизрәк йомып куярга тырыша:

– Юк, мин алай димәдем, – дип баш тарта ул.

Мәктәп директоры роно мөдиренә ярдәмгә килергә ашыга:

– Суфия Әнвәровна, сез юкка борчыласыз. Мәсьәлә сезнең предметка бөтенләй кагылмый бит.

– Мин үз предметым турында сөйләмим. Сүз монда, Зөhрә Камиловна әйткәнчә, безнең күз алдында барган гомуми тенденция хакында бара. Әгәр дә шушы тенденция шулай дәвам итсә, ә ул дәвам итәчәк hәм көчәя барачак, безнең туган телебез ни хәлдә калачак соң? Классларны рус телендә укытуга күчерү балаларны туган телдән аермасмы? Русча укып чыккан бала төрле фәннәр турында үз телендә сөйли дә, яза да алмаячак. Бу киләчәктә татар техник интеллигенциясенең фәкать рус телендә генә фикер йөртүенә китерәчәк. Бик хәтәр тенденция дип әйтер идем мин моны. Кыскасы, мин мәктәптә рус класслары булдыруга каршы. 

Суфия ханымның кискен сүзләре педсоветта бомба шартлагандай яңгырый. Роно мөдире белән директор, куркынышып, бер-берсенә карашып алалар. Барлыкка килгән киеренке вазгыятькә ашыгыч бәя бирергә кирәк була. Мәктәп директоры, педсоветны алып баручы буларак, үзе дә сизмәстән урыныннан күтәрелә дә:

– Суфия Әнвәровна, сезнең бу чыгышыгызны мин милләтче чыгышы дип саныйм. Сез бу чыгышыгыз белән бөек рус телендә укытуга каршы чыктыгыз. Милләтчелеккә бирелгән кеше буларак, үз йөзегезне тулысынча ачып салдыгыз. Утырыгыз. Алда әле сезнең белән сүз булачак,– дип, Суфия ханымга төртеп күрсәтә. Аннан хуплау өмет итеп, роно мөдиренә карый. Тегесе, дөрес эшләдең дигәндәй, баш кагып куя.

Әмма Суфия ханым куркып та, югалып та калмый. Ул элеккечә басып тора, тик йөзенә кызыл тимгелләр генә бәреп чыга.

– Мине беркем дә милләтчелектә гаепли алмый. Юкка тырышасыз, Рөстәм Хәмитович. Мин гомерем буе татар балаларына бөек рус теле белән бөек рус әдәбияты укыттым. Мин укыткан балалар рус теле, рус әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларда җиңеп чыгалар, дипломнар алалар. Гомумән, безнең илдә рус телен белми калу мөмкин түгел. Ул – СССР халыкларының үзара аралашу теле. Ул безнең мәктәптә дә дәрәҗәле урында. Без, татарлар, рус телен яхшы белгән хәлдә, үз телебезне дә сакларга, үстерергә тиешбез. СССР – күпмилләтле бөек дәүләт, hәм hәр милләт вәкиле шушы дус халыклар гаиләсендә яшәве белән горурлана. – Суфия ханым тирән итеп сулыш ала, тик сүзен тәмамларга җыенмый. Ул, директорның куркынган йөзенә туры карап: – Менә сез, Рөстәм Хәмитович, миңа милләтче мөhере суктыгыз. Әйтегез әле, зинhар, сез саф татар мәктәбендә укытуны рус теленә күчерүне уңай күренеш, дип саныйсызмы? Болай без үз телебезне саклый алырбызмы? 

Директор бөтенләй каушап кала, ярдәм сорап роно мөдиренә карый. Ә тегесе, кара коелып, дәшмичә утыруын белә. Ул педсовет, башка мәктәпләрдәге кебек, шома гына үтәр дип уйлаган иде. Тик алай булып чыкмады. Күп еллар шушы мәктәптә укыткан, мәктәпнең горурлыгы саналган, дистәләгән мактау грамоталары алган бу абруйлы укытучының авызын томалау алай җиңел эш түгел иде. Әйдә, сөйләсен, барысы да беркетмәгә язылып бара, соңыннан чарасын күрербез, дип уйлап утыра ул. Ә директор ык-мык итә, тик кайтарып Суфия Әнвәровнага дәлилле сүз әйтә алмый. 

Суфия ханым исә үз соравына үзе җавап бирергә керешә:

– Беләсегез килсә, Рөстәм Хәмитович, үз халкыңны ярату, аны милләт буларак саклап калырга тырышу, үсешенә бөтен көчеңне биреп ярдәм итүне патриотизм дип атыйлар. Ә безнең халкыбыз – татар халкы. Димәк, без, үз халкыбызга хезмәт итүчеләр, барыбыз да патриотлар булып чыгабыз. Менә мин, рус теле, рус әдәбиятын укытучы педагог буларак, хәлемнән килгәнчә үз халкымны рус халкы белән якынайтырга тырыштым. Сезнеңчә ничек, милләтчеме мин, әллә патриотмы? 

Шушы сүзләрдән соң Суфия ханым урынына утыра. Аның йөзе кызарган, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан.

Суфия ханым сүзен тәмамлауга, Зөhрә Камиловна вазгыятьне үз кулына алырга ашыга. Урыныннан торып, көчәнеп елмая да:

– Тагын сөйләүчеләр бармы? – дип сорый. Педсовет барган бүлмәдә тирән тынлык хөкем сөрә. Мондый ялкынлы чыгыштан соң ни әйтергә мөмкин. – Димәк, башка сүз алучы юк. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә тиешмен: Суфия Әнвәровнаның чыгышы ул – бер педагогның гына фикере. Ә мәктәп коллективының фикере уңай булуда шигем юк. Шулай итеп, быелгы уку елыннан кайбер класслар русча укуга күчәчәк. Кабатлап әйтәм, бу – без уйлап чыгарган нәрсә түгел, ә министрлык таләбе. Без аны, hичшиксез, тормышка ашырырга тиеш. Кайсы классларны русча укытуга күчерү турында киңәшкәч, һәммәбезгә хәбәр итәрсез. Ә дәреслекләр тиздән кайтып җитәчәк.

Ул, директорга күз салып, урынына утыра. Директор дилбегәне үз кулына алырга ашыга: 

– Тиздән август киңәшмәләре башлана, барлык педагогларның да актив катнашуын үтенәм. Шушының белән бүгенге педсовет утырышы тәмам, дип белдерәм. – Шулай педсовет утырышына нокта куела.

 Халык тиз-тиз тарала башлагач, Рөстәм Хәмитович роно мөдирен үз кабинетына алып кереп китә. Мәктәптә бит барысын да белеп торалар. Директорның анда Зөhрә Камиловна өчен әзерләп куйган сый өстәле булуы да сер булып калмый. Авыр педсоветтан соң ял итеп утырганда, Суфия Әнвәровнаның чыгышы турында да киңәшеп аласы бар. Бик уңайсыз ханым. Аннан тизрәк котылу җаен табарга кирәк. Яше күптән җиткән, пенсиягә озатмыйча булмас, дип эчтән генә үзенчә уйлап йөри иде инде директор. Бу мәсьәләне бары тик роно мөдире белән килештерәсе генә калган иде. 

Педсоветтан соң әнисенең кан басымы күтәрелүен, төне буе йөрәгенә зарланып чыгуын hәм иртәнге якта кинәт өзелеп китүен Гафурга кыска гына итеп әтисе әйтте. Дөрес, ул хатыны белән кичен ике арада булып алган кискен бәхәс турында бер сүз дә әйтмәде. Суфиясы кайбер классларны русча укытуга күчерүгә каршы чыгуы турында сөйләгәч, Кәрим Фатыйхович аны сүгеп ташлаган иде. «Сиңа нигә кысылырга кирәк иде. Гомер буе тыныч яшәргә өйрәнә алмадың инде. Син чыгыш ясаганга карап, әллә берәр нәрсә үзгәрер, дип уйлыйсыңмы...» – дип, бик нык ачуы чыгып, хатынын гаепләде. Бәлки, бу сөйләшү аның хәлен тагын да авырайткандыр. Шуңа күрә Кәрим Фатыйхович бу хакта сүз кузгатмады. Ул кичтә алар аерым урыннарда яттылар. Гафур исә әнисен яхшы белсә дә, апасының педсоветта булган хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп чыгуы аңа әнисен яңа яктан ачып җибәрде. Ул моңарчы да әнисенең батыр йөрәкле шәхес булуын белә иде. Ә бу очракта ул, гомумән, аның күз алдына чын көрәшче сыйфатында килеп басты. Кеше тик торганда педсовет утырышыннан соң дөньядан китми шул. Димәк, әнисе анда күп еллар уйлап йөргән сүзләрен әйткән, үзен аямыйча, барысын да әйтеп салган. 

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ"  2 (февраль), 2018
фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: