Итекче (дәвамы)

БӘЯННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Мөхәррәмгә хуҗалык бүлегендә аяк киемнәре төзәтү, аш бүлмәсендә утын кисеп яру, атнага бер мунча ягылганда су, утын ташып тәэмин итү бурычы йөкләнә. «Отбой» булганчы ул үзенең мастерскоенда төрле эш табып вакытын уздыра. Василий да аның янына еш кереп, өйдән килгән хатындагы яңалыклар белән уртаклаша. Почмакта яткан брезент кисәкләренә Мөхәррәмнең күзе төшеп, яхшылап караса, әле кулланырга ярыйсы гына җирләре табыла. Бераз чамалап үлчәгәч, өстен брезент кисәгеннән, табан астына иске, ертык киез итек кунычын кисеп, ыспай гына, өйдә киеп йөрерлек чүәк тегә. Чүәкнең өстенә күн калдыкларыннан лалә чәчәге дә ясап ябыштыра. Карап торырга гади генә әйбердән өйдә кияргә хатын-кыз чүәге әзер була.

Старшина Сидорчук хуҗалык барагына кергәләп йөри. Икесе генә калгач, Мөхәррәм, чүәкләрен сузып: «Гражданин начальник, менә хатыныгызга бүләк булыр», – дип, кулына тоттыра.

Сидорчук, гаҗәпләнеп, бүләкне кабат-кабат әйләндереп карый.

– Молодец, татарин. Спасибо за подарок! – дип, бүләкне култыгына кыстырып чыгып китә.

Берничә көн узгач, старшина тагын керә:

– Ну, как дела, сапожник? – ди.

– Мөхәррәм, «үрә катып», кем булуын һәм кайсы статья буенча хөкем ителгәнен әйтеп бетерми, Сидорчук, аны шундук туктатып:

– Слышь, Зиннатуллин, ты хромовые, офицерские сапоги шить умеешь?

– Мужские, женские ичиги шил, а офицерскиларны юк.

– Ичиги?

– Әйе, җиңел итек. Урамга чыкканда, аңа калуш кигезәләр. Өй эчендә киеп йөрергә җайлы.

– Ярар. Нинди материаллар кирәклеген язып бирерсең, – ди дә чыгып китә.

Мөхәррәм кечкенә кәгазь кисәгенә кирәкле товарларны: эш коралларын, энәсен, җебен, сумала белән балавызын да язып, старшинага тапшыра. Күн итек тегү өчен калып кирәклеген, аны имән йә каен агачыннан гына ясалуын әйтеп, үзенә ярдәмче бирүләрен дә сорый. Калып ясар өчен итекнең кем аягына тегеләсе алдан ук билгеле, старшина үз аягының үлчәвен күрсәтә. Күчермә өчен иске итеген биреп торырга була. Ә ярдәмчене үзегезнең барактан сайлап ал, ди.

Мөхәррәмнең тәкъдиме Василийга ошый-ошавын, тик аның итек тегү түгел, үз гомерендә калуштан башканы кигәне булмаган икән. Теләгең булса өйрәнерсең, дип, Мөхәррәм аңа тайгадан ботаксыз каен түмрәннәре алып кайтырга куша.

Тоткыннар һәркөн эштән соң тайгадан ягарга әзер утын пүләннәре күтәреп кайта. Бараклардагы мичләрне ягып җылыту – анысы истопниклар бурычы. Алар инде үз эшләрен тырышып башкаралар. Бараклар тиз җылына үзе, тик иртәнгә кадәр суынып та өлгерә.

Василийны Мөхәррәмгә хуҗалык эшләренә ярдәмче итеп билгелиләр. Василий тайгага баргач, үзе сайлап алган төз каенны, Мөхәррәм әйткәнчә кисеп, дүрт калыпка җитәрлек итеп әзерләп алып кайта. Агачларны мичтә бераз киптергәч, старшина аягы зурлыгында бер пар калып ясала.

Күн итек тегү читек тегү кебек кенә түгел, ул бик катлаулы, мәшәкатьле эш. Мәгәр, Василий сәләтле өйрәнчек булып чыга, кулы-кулга йокмый, итек тегү һөнәренең серләренә тиз төшенә, Мөхәррәмгә эшне җиңеләйтә. Бер атна эчендә «офицер итеге» тегелә. Старшина, ялтырап торган итекләрне кулында әйләндерә-әйләндерә карагач:

– Ну-у-у татарин, ты настоящий мастер, – дип, аркасыннан кага.

Мөхәррәм күн итек тегү осталыгының киләчәктә нинди хәсрәт китерәчәген уена, күз алдына да китерә алмый...

Сидорчук лагерь начальнигы Хоменкога Мөхәррәм теккән күн итек белән мактана, әгәр теләсәгез, сезгә дә тектерәбез, дип ялагайлана. Лагерь начальнигы аның тәкъдимен хуплагач, Сидорчук тагын берничә парлык кирәк-ярак, фабрикада ясалган калыплар китертә. Атна-ун көн эчендә, лагерь начальнигына да ялтырап торган хром итек тегелә. Начальникка да бу оста кул теккән күн итек бик ошый. Мөхәррәмгә ашханәдән өстәмә ипи, балык-селёдка бирдертә.

Сидорчукның «аппетиты» арта, ул башка офицерларга да күн итек тектереп, үзенә «авторитет» яулый. Ни әйтсәң дә, аның кул астындагы тоткын тегә бит. Яңа ел бүләге итеп лагерь начальнигының хатынына да «ах» итәрлек чүәк тегелә.

Тайгада урман кисүче тоткыннарга киез итеккә охшаган «чабутка» дип аталган аяк киеме бирелә. Ул бераз аяк җылысын сакласа да, бик тиз туза. Мөхәррәм белән Василий кыш буена шул чабуткаларны төзәткәләп, сипләп утыралар. Язга таба, карлар җепшекләнә башлагач, ул чабуткалар тагын да тизрәк туза, җәелеп үк төшә. Уголовниклар бер-ике мәртәбә Мөхәррәмгә «этлек» эшләмәкче булалар. Ләкин «Авторитет-зэк»: «Сапожников не обижать!» – дип «боерык» биргәч, туктыйлар. Ертык ботинка белән берәүнең дә йөрисе килми. Итекчеләргә ел әйләнәсендә эш күп. Тайгада аяк, өс киемнәре тиз туза.

Уголовник-авторитетның әшнәсе, хөкем ителгән вакытын тутырып, иреккә чыгарга әзерләнә, аның өчен Мөхәррәмгә яңарак, төзегрәк ботинка табарга кушалар. Иреккә чыгучы, яңа булмаса да, әле нык кына ботинканы киеп, рәхмәт тә әйтмичә (алар арасында рәхмәт әйтү юк), «пацаны, на свободе сочтёмся», дип, мастерскойдан чыгып китә.

Мөхәррәм белән Василийның «дәрәҗәсе» уголовниклар тарафыннан «неприкосновенныйга» әверелә. Старшина Сидорчукның нәфесе үсә. Ул, шәһәрдәге таныш-белешләреннән дә (билгеле инде, бушлай түгел) заказлар алып, итек тегүчеләрне иртә таңнан отбойга кадәр эшләтә башлый. Василий чүәкләр тегәргә өйрәнгәч, аңа ирләрне дә, хатын-кызларны да чүәкле итү бурычы йөкләнә.

Сидорчукның «эшкуарлыгы» ярыйсы гына керем китерә башлый. Шул исәптән лагерь начальнигына да өлеш чыга.

Хатына Яңа Бистәдән, озак кына җавап килми торса да, Мөхәррәмгә, ниһаять, берьюлы ике хат килеп төшә. Беренче хатта әтисенең каты авырып хастаханәдә ятуын язсалар, икенчесендә кыска вакыт эчендә, тамагыннан ризык үтмичә, бик ябыгып үлүен хәбәр итәләр. Беренче хат айлар буена лагерь канцеляриясендә яткан, һәм ул икенче хат килгәч кенә Мөхәррәмгә тапшырыла. Егерме яшен генә узган егетне лагерь тормышы, кинәт әтисен югалту хәбәре, эчке тойгылары тагы да аз сүзлегә әверелдерә. Күңелендә дөрләгән нәфрәт хисе, дөньяда яшәүнең мәгънәсен, аның киләчәген томалый. Өч елдан артык тайгада черкидән талатып, кандала, беттән кан эчереп, «нара»да аунап яту, кешеләрне җәнлеккә әверелдерә. Иректә яшәүчеләргә карата нәфрәт, көнләшү хисләре тудыра башлый.

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: