Итекче (дәвамы)

БӘЯННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Унөченче санны «чёртово дюжина», дисәләр дә, Мөхәррәмгә аз гына булса да язмышы мәрхәмәтле булды. Унөченче камерада унбишләп тоткын, барысы да яшьләр. Күбесе – районнардан, авыллардан. Күкрәк кагып утыручы блатнойлар юк. Яшьләр тиз аралашып, бер-беренә нинди «гөнаһлар» тагылганны, ничәнче статья нигезендә утыруларын белешәләр. Аларның статьялары «халык дошманы»на тарта. Ул замандагы канатлы сүз – «кешесе генә булсын, статьясы табылыр» – бик актуаль сәясәткә әйләнә.

«Передача» әйберләре биргәндә, Зиннәтулла абзый: «Улым, өрә белмәгән эт авылга бүре чакыра, авызыңа йозак эл, үзеңне сакла!» – дип язу тыккан була. Әтисенең сүзләре Мөхәррәмнең күңеленә ташка чокып язган кебек сеңеп кала.

Татарстанда хөкем ителгәннәрне, шәһәр төрмәләреннән товар вагоннарына төяп, Коми якларындагы лагерьларга алып китәләр, чөнки яшь кеше – урман кисү өчен бик кирәкле, арзанлы эшче.

Өч көн буена, сохарины салкын суга манып, рәхәтләнеп ял итеп, коры такта сәндерәдә йоклап, ниһаять, төнлә «курортка» килеп җитәләр. Таң атканчы вагон ишекләре ачылмый, чөнки лагерьдан сакчылар көндез генә килеп, егерме чакрымлап юлны этләр белән саклап, җәяү барырга тиешләр. Бер йөк машинасына утырып егермеләп конвой килеп җитә дә, һәр вагонны чорнап ала. Берәмләп тоткыннарны тезеп бастыргач, буш калган вагоннарны кабат тикшереп чыккач, конвой начальнигы кыска гына кисәтү ясый: «Кем дә кем уңга яки сулга тайпылса, ул качарга җыенучы булып санала. Конвой кисәтүсез атачак, эттән талатачак».

Тоткыннар колоннасының башына һәм азагына, икешәр ягына да, овчаркалар белән конвой куела. Колонна уртасында да ике яклап дүртәр солдат, винтовкаларын әзер тотып, юлга чыгалар.

Берничә көн яуган яңгыр, урман юлын җебетеп, урыны белән кечкенә күлдәвекләр хасил иткән. Колонна, бернигә дә игътибар итмичә, чыпырдап торган юлдан, тайга эченнән, егерме чакрымлап юл узып, биш елга сузылачак «тәмуг»ка килеп җитә. Тимер чыбыклар белән чолгап алынган бараклар, лагерьның һәр почмагында сакчы утыра торган вышкалар күңелләргә шом сала, шушы якты дөньяда соңгы юлыңны узасың, дип ишарәли кебек.

Колонна лагерьга кергәч, бер офицер каршы алып, исемлек белән тоткыннарны барларга боерык бирә. Старшина Сидорчук һәр фамилияне тамак ярып барлагач, хөкем ителгән, хокуксыз җан иясе генә булып калган кеше, колонна каршына чыгып басып, үзенең барлыгын раслый. Тоткыннарның барысының да аяклары сазга баткан. Мөхәррәмнең җәйге туфлие җебеп, ертылып ук чыга. Аягы салкын пычрак балчык эчендә. Ачлыктан ашказаны «борып» авырта.

Исемлекне барлагач, отрядларга бүленеп, баракларга тараталар. Яңа килгән тоткыннарга ярым буш торган бараклардан ятак бирелеп, тамгалар яздырып эләләр. Такта сәндерәләрдә – салам-печән тутырган матраслар. Өскә ябынып ятарга юка гына юрган.

 Мөхәррәмгә Чистай егете Василий белән ике катлы сәндерә бирелеп, шобага салгач, Мөхәррәмгә икенче каттан урын эләгә.

Аларның бәхетенә, ял көне туры килеп, чәчләрен алып, мунча кертеп юындыргач, лагерь киемнәре кидерәләр һәм ашханәгә алып баралар. Кәбестә шулпасын ипи кисәге белән чөмергәч, сыек кына борчак боткасы салынган тәлинкәләр дә тиз арада бушап кала.

Бараклар эчендә керосин лампалары гына, чөнки генераторның көче җитми. Сак вышкаларына эленгән прожекторлар ике кат чәнечкеле чыбык арасындагы «мёртовая зона»ны һәм бараклар алдындагы мәйданны гына яктырта. Ул «зона», җәен атна саен йомшартылып, тырма белән тырмалап күпертелә. Качарга ниятләгән кешенең эзе шунда басылып калачак.

Василий – Чистай егете. Ул да такмак әйтергә, анекдотлар сөйләргә яратканы өчен биш елга хөкем ителгән.

Дүшәмбе көн, иртән сәгать алтыда, барлык лагерь халкы аякта. Урамдагы юынгычларда юынып, һәр отряд тезелешеп иртәнге ашка бара. Мөхәррәмнәрнең отряды икенче чиратка кала, чөнки ашханәдә урын җитми. Иртәнге ашны капкаларга унбиш минут вакыт бирелә. Шуның өчен тоткыннар өстәлгә ябырыла. Ул арада: «Выходи строиться!» – боерыгы яңгырый. Иртәнге сәгать сигездә бөтен тоткыннар «плац» дип аталган мәйданга чыгып тезелә. Һәр отрядның старшинасы, исемлекне кычкырып барлагач, лагерь начальнигы каршына барып хәбәр итә. Лагерь начальнигы, майор дәрәҗәсендәге офицер, тоткыннарның исенә төшерә: «Качарга теләүчеләр булса, тотылгач утыру вакыты тагы да артачак. Урман кисүдә норма үтәмәүчеләрнең ашавы кысылачак, каршылык күрсәтүчеләр карцерда ун тәүлек «ял» итеп чыгачак. Һәр отряд, тезелешеп, тайгада бүлеп бирелгән җирләргә юнәлә. Киселәсе, гасырлар яшендәге чыршы-наратлар алдан ук тамгаланган. Күз күреме саен овчаркалы сакчы – куаклар арасында әрле-бирле йөреп күзәтә – аеруча хәтәр тоткыннарны саклый бит...

Киселәсе агачка дүртәр кеше куелып, ике куллы пычкылар, балталар алынгач, эш башлана. Күп тә үтми, «берегись» командасы яңгырый башлый. Ике кеше колачы җитмәслек зифа буйлы чыршы-нарат гөрселдәп җиргә ава. Ботаклары юнылгач, унар метр озынлыгында агач киселә. Соңынтын ул бүрәнәләрне, «ЧТЗ» тракторы белән тарттырып, бер урынга өячәкләр. Кыш җиткәч, трактор чаналарына төяп, тимер юл станциясенә озатачаклар.

Мөхәррәм белән Василийның тайгадагы эш көне шулай башланып, биш ел буена дәвам итәчәк, исән-сау калсалар...

«Блатнойлар» – уголовниклар аерым баракта. Алар үзләрен лагерь элитасы дип атыйлар. Тайгада эшләгәндә: «Эй, вы, частушники», – дип көлеп, кимсетергә төрле сәбәп табып, тавыш-гауга чыгарырга тырышалар. Мөхәррәм белән Василий, бернинди дә провокацияләргә игътибар итмәскә сүз куешалар. Бүтән тоткыннар белән сер алышмаска, әтисе язганча: «Авызыңа йозак эл!» – дигән киңәшне истә тоталар.

Яңгырлы салкын көз дә килеп җитә. Җәйге тайганың канэчкеч озын борыннары кышкы йокыга тала. Чебен-черки югалып, аларны бетләр, кандалалар алмаштыра, тәүлек буена тоткыннарның канын инде алар эчә. Мунчада юынган арада тоткыннарның киемнәре термообработка узса да, бер-ике көннән яңадан шул хәшәрәтләр басып ала.

Ноябрь аенда җир туңып, кар төшә. Тайгада урман кисү тукталырга тиеш түгел. Күбесенең аяк киемнәре тузып ертыла. Чолгаулар тиз чылана. Делянка уртасына учак ягылып, шунда аяк киемнәрен, чолгауларын киптереп алганда, бераз ял итеп, җылынырга да була. Кем ничек булдыра ала, шулай ботинкасын төзәткәли, купкан табанын бау кисәге белән бәйли.

Мөхәррәм үзенең дә, Василийның да ботинкаларын хоздворга алып кереп, мөмкин кадәр төзәтеп, күпмедер вакыт кияргә яраклы итә. Аның оста куллы булуын старшина Сидорчук күреп: «Давай, татарин, возмись, все рваные ботинки моего отряда почини. За это я тебя на лесоповал не возьму», – дип, итекче малаен тәки «сапожник» итә. Мөхәррәм, булган кадәр иске күн, резина итекләрен җыеп, отрядтагы агайларның ботинкаларын төзәтә башлый. Сидорчукның күңеле булып, ул лагерь начальнигына: «Минем отрядта барысының да аяк киемнәре төзек!» – дип рапорт бирә. Ни әйтсәң дә, лагерь өчен экономия, яңа аяк киемнәрен дәүләттән алу бик катлаулы. Тоткыннар кайгысы түгел, армияне киендерү мөһимрәк.

Европа илләрендә сугыш бара. Немецлар Советлар Союзына һөҗүм итәргә мөмкин, дигән куркыныч хәбәрләр йөри.

Лагерь начальнигы майор Хоменко, старшина Сидорчукка Мөхәррәмне хоздворга җибәреп, аяк киемнәре төзәтү урынын билгеләргә, кирәкле кораллар, күн, резина кисәкләре бирергә куша. Хоменконың боерыгы тиз үтәлә, Мөхәррәмгә хоздвор барагының бер почмагында урын, кирәкле эш кораллары да бирелә. Әтисе өйрәткән итекче һөнәренең бик тә кирәге чыга. Мөхәррәмгә өйдән, айга бер мәртәбә булса да, хат килгәли. Әти-әнисе, гадәттәгечә, борчылуларын, юксынуларын язып, исән-сау әйләнеп кайтуын телиләр.

***

Мөхәррәмне «этап» белән лагерьга озатуга, Сабира апа тынычлыгын югалтып йокысыз кала. Улын югалту, сәламәтлеген бик нык какшата – кан басымы күтәрелә, көчле баш авыртуы азаплый. Хәле бетеп, өянәге тәмам урын өстенә яткыза. Зиннәтулла абзый да үзен кинәт картаеп киткән кебек хис итә, сүлпәнләнә төшә. Чүәк тегәргә әзерләгән әйберләрен чормага ук менгезеп, иске сандыгына салып куя. Эшләргә кулы күтәрелми, күңел боеклыгы җиңә. Җитмәсә, гомер иткән җәмәгате, Сабирасының авыруы аны үзенекеннән дә ныграк борчый.

Урын өстендәге хатыны еш кына:

– Атасы, миннән алда гына китә күрмә. Берүзем калып нишләрмен, – дип өзгәләнә.

– И-и-и анасы, кемнең кайчан китүен бер Ходай үзе генә белә. Юкка борчылма. Әле савыгып, улыбыз кайтуын күрергә насыйп булсын! – дип, догалар укып, хатынын юата.

 

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: