Итекче

Казан шәһәренең Яңа Бистәсе. Революциягә кадәр бу бистәдә бер генә дә бүтән милләт кешеләре яшәмәгән дисәк тә ялгыш булмас. Аны татарның мөстәкыйль районы дип әйтергә була. Кичен яшьләр, Идел буена җыелышып, уеннар оештыралар.

Яңа Бистәне хәзерге Татарстан урамыннан тимер юл күпере бүлеп тора. Бистәгә бару өчен балчыктан дамба салынып, аннан трамвай, ат юллары уза. Дамба яз сулары ясый торган сай күлне урталайга бүлә.

Җәй көннәрендә күлдә кыр үрдәкләре, акчарлаклар йөзә. Яр буйлары камышка күмелә.

Яңа Бистә кешеләре, бигрәк тә кызлары-егетләре, бер-берен яхшы белеп гашыйк булалар, үзара ярәшеп тормыш коралар.

Бистәнең атаклы гармунчысы, шаян Мөхәррәм дә гел кызлар телендә. Ул буш вакытларында әтисе белән милли чүәкләр тегә. Аларның кулыннан төшкән чүәкләр базардан кире кайтмый, сатылып бетә. Аның шаянлыгыннан, сәләтеннән көнләшүчеләр булмый каламы соң?! Күз атып йөргән бистә кызы, чибәрләрнең чибәре Зөбәйдәгә гашыйк булган көндәшләре дә аз түгел. Бигрәк тә мехкомбинатта эшләүче комсомол Хәйрулла кичке уенда гел Зөбәйдә тирәсендә бөтерелә. Аны күргәч, Мөхәррәм, тырышып-тырышып бию көе уйнаган җиреннән, җиңел генә җыр көенә күчә.

Яңа бистәдә җыр-моңнар сызылып таңнар атканчы яңгырый.

Мөхәррәм белән Хәйрулла Зөбәйдә өчен бәхәскә дә кергәлиләр. Хәйрулла әче телле, Мөхәррәмне «кулак малае», дип кимсетә, итекче малаена Зөбәйдә тәтемәячәк, дип, иптәшләре аркылы гел җиткереп тора. Аңа җавап итеп, Мөхәррәм кичке уеннарда егетләр арасында гына сөйли торган мәзәкләре белән көлдерә.

Мөхәррәм мех комбинатында, ремонтчы-слесарь булып эшли. Бөтен эш җиһазларын вакытында тикшереп, төзәтеп, майлап, чистартып тора.

Хәйрулла һәрвакыт ыспай киенеп йөрер. Комбинатта тегелгән туннарны тикшерү, аларны сатарга җибәрү бүлегендә эшли. Эше белән бик горурлана, «аксөякләр» рәтенә кертә.

Егетләр бер-бере белән еш әйткәләшә торгач, Зөбәйдә кичке уеннарга чыкмый башлый, юкса аның өчен көнләшеп, дәртле егетләр якалашып алырга да күп сорамаслар.

Кичке уенда төрле такмаклар әйтеп җырлау ярышы бар. Кем «әчерәк» итеп, «төрттеребрәк» җырлый, шул җиңүче. Мөхәррәм үзе уйнап, такмаклар әйттергәндә, Хәйрулла эреләнеп, көчкә түзеп тора да читкә китеп күзәтеп утыра.

Мөхәррәм уйный да, җырлый да:

 

Нәгъләт төшсен Николайга,

Ике сыер саудырды.

Рәхмәт төшсен Ысталинга,

Кәҗәмнән дә яздырды.

 

Безнең җырлар төче түгел.

Бераз ачы булса да;

Ысталинга ышаныгыз,

Ышанмаслык булса да.

 

Мөхәррәм булмаган кәҗәсен саткан, дип, яшьләр кызык табып көлешәләр.

Көзгә таба көннәр сүлпәнләнеп, кичке уеннарда киләсе язга кадәр «каникуллар башлана».

Кемдер, Мөхәррәм өйләнә икән, Зөбәйдәнең әти-әнисенә яучы җибәргән, ураза бәйрәменнән соң туйлары була, дигән сүзне Хәйруллага ишеттерә.

Мөхәррәм үзенең өйләнәсен үзе дә белми әле. Бу гайбәтне Хәйруллага үч итеп бистә егетләре таратып, кәмит буласын көтәләр. Тик көткән кәмитләре Мөхәррәм өчен кайгы-хәсрәткә әверелә.

Капка баганасына эленгән почта тартмасыннан Мөхәррәмнең әнисе улын милициягә чакырган кәгазь ала. Сабира апа белән Зиннәтулла абзый куркуга калып, улларын эштән кайтышлый ук каршы алалар. Җитмәсә повесткада фәлән көнне, фәлән сәгатькә паспорт белән килергә кушылган.

Гаилә борчылып төн йокламый, сөйләшеп чыгалар.

– Атасы, әллә синең чүәкләр тегеп сатуыңны берәрсе әләкләп язды микән? Хәзер бит бүтән замана. Юк-бар гаеп табып та төрмәгә ябалар, – дип Сабира апа шик өстенә шик өсти.

Зиннәтулла абзый, борчылып, төне буе ишегалдында йөри һәм бакчада кошлар сайрамавыннан гаҗәпләнеп кала. Җәйнең соңгы көннәре җиткән ич. Сайрар кошлар бала очырта. Аларның гомеркәйләре бик кыска шул. Үзләренә алмашка бала үстереп, очыртып өлгерергә тырышалар. Зиннәтулла абзый да үзен шул кошлар язмышына тиң кебек хис иткәндер.

Мөхәррәм иртүк, милициядән килгән чакыру кәгазен күрсәтеп, эшеннән сорап китә.

Дежур торучы милиционер аны «особый отдел»га чакыруларын әйтеп, башы белән генә ишарәләп, белдерүсез ишеккә күрсәтә. Өстәл артында өлкән лейтенант кабул итә:

– Уз, утыр! Кем буласың? – ди, паспорт белән повесткасын алып укыгач. – Ну, нәрсә, Зиннәтуллин, кайда, кем булып эшлисең?

– Мехкомбинатта, слесарь-ремонтник.

– Комсомолмы, партия членымы?

– Юк, берсе дә түгел.

– Гармунда уйныйсыңмы?

– Әйе, бераз шыгырдатам.

– Такмакларны күп беләсең, диләр, анекдотлар сөйләргә осталыгың да бар икән.

– Оста дип, аны барысы да җырлый, сөйлиләр дә инде.

– Ю-ю-юк, монда синең такмакларың илле сигезенче статьяга тарта! Бөек юлбашчыны хурлап, такмаклар җырлыйсың икән. Совет хөкүмәтеннән көлеп, анекдотлар сөйли, коткы тарата, дигән гариза килде.

Шундый гаепләнүдән Мөхәррәм кинәт каушап, бераз сүзсез торгач:

– Нинди гариза, кем язган?

Өлкән лейтенант гаризаны күрсәтә дә үзе укып чыга. Чынлап та, анда матур почерк белән аның Совет хөкүмәтеннән көлеп мәзәк сөйләгәне, Сталин турында такмак җырлавы язылган.

– Ул бит шаярып, үзара гына сөйләнүләр, – дип акланып караса да, тикшерүче аны «антисоветизмда» гаепләп язылган протоколга кул куярга куша.

– Юк, куймыйм. Мин бит аны шаяртып кына җырладым.

– Ярар алайса, кулыңны куйма. Уйларга бер тәүлек вакыт бирәм, ә хәзергә камерага кереп утырырсың.

– Ничек камерага? Ни өчен?

– Бөек юлбашчыдан көлгәнең, Совет хөкүмәтен хурлаганың өчен. Әгәр кул куйсаң, яшьлегеңә карап, судья бәлкем гафу итәр, – дип, өстәлгә бармаклары белән чирткәләп, астыртын гына, гаепләнүчене күзәтә. Следовательнең тыныч, йомшак сөйләве, җитмәсә татар кешесе булуы Мөхәррәмгә тәэсир итте бугай, имзасын куя.

– Ә хәзер бар, кайт! – дип, аңа китәргә рөхсәт итә.

Җиләс көн булса да, Мөхәррәм борчылудан тирләп-пешеп кайтып керә.

– Улы-ым, нәрсә булды, төсең беткән? – дип, әнисе – Сабира апаның каршы алуына:

– Берни дә булмады. Такмаклар җырлап йөрмәскә куштылар, – дип кенә тынычландыра.

Зиннәтулла абзый иртүк, чүәк тегә торган коралларын, матур бизәкләр салынган «заготовкаларын» җыеп, кечкенә капчыкларга салып, бакчадагы куе үлән арасына күмеп, яшел яфраклы чыбыклар белән каплый.

«Үзеңнеке, үзең дә таба алмаслык» итеп яшерү, ул инде, андый-мондый тентү булса, дип эшләнгән эш. Чөнки совет законнары бик кырыс, штраф салып, әйберләреңне генә алып китмичә, ябып та куюлары ихтимал. Бу хәлләр көн кебек ачык. Иске бистәдәге «коллегасын» итеге-читеге белән бергә алып китеп, алты ай судсыз-нисез дигәндәй, Пләтән төрмәсе шулпасын чөмерттеләр.

Зиннәтулла абзый, улыннан ничек сорау алганнарын җентекләп сорагач, бәлкем, Алланың рәхмәте белән, узып китәр, дип, намазга басып, Ходайдан ярдәм сорап дога кыла. Сабира апа да күңелен бушатып, ялварып, Алладан мәрхәмәтлек сорый.

Тикшерүче өлкән лейтенант Юнысовның шулай «йомшак» сөйләшүе каты урынга утырту өчен булган икән. Мөхәррәмне, бер атна үтүгә, судка чакырып кәгазь килә.

Зиннәтулла абзый белән Сабира апаның борчылуы чиктән ашып, улларын югалту кайгысы басып, хәлдән калдыра. Бердәнбер улларын такмак җырлаган өчен хөкем итәчәкләр...

Мөхәррәм кичләрен Зөбәйдәләр тирәсеннән берничә мәртәбә узып-китеп йөрсә дә, күрешүдән мәхрүм була. Читтән генә торып булса да, бик-бик күрәсе килә. Эчендәге борчылу, ниндидер билгесезлек тынгы бирми, йокысы «кача», тамагыннан ризык үтми... Эшендә аның күңелсез, борчулы йөзен күреп сораштырсалар да, ул серен ачмый.

Билгеләнгән сәгатькә, Идел буе районы судына өчәүләп килүләрен көтеп, тикшерүче Юнысов коридорда әрле-бирле йөренә. Суд билгеләнгән сәгатьтә башлана. Прокурор, гаепләп, дәүләткә куркыныч таратучы, дип, ун елга хөкем итүләрен сорый.

Якларга бернинди дә адвокат юк. Ул чорларда адвокат булып эшләү куркыныч һөнәргә әверелә. Судьяның, гаепләнүеңне таныйсыңмы, дип соравына, эчкерсез, гади эшче егет:

– Бөтен яшьләр дә такмак җырлый инде. Урыслар әллә нинди анекдотлар да сөйли бит әле, – дип, күз яшьләрен сөртә.

Зиннәтулла абзый белән Сабира апа, һушларын югалту дәрәҗәсендә сүзсез калып, суд карарын көтәләр. Судья «киңәшләшү» бүлмәсенә кереп, ике-өч минуттан «бүреге белән киңәшләшеп» чыккач, суд карарын укып, Мөхәррәмнең яшьлеген, әлегә кадәр судка тартылмавын искә алып, «нибары» биш елга төзәтү, тәрбияләү лагерена, дип, хөкемен игълан итә.

Әлегә чаклы күзгә чалынмаган ике конвой Мөхәррәмне култыклап, алып чыгып та китәләр. Менә сиңа советларның иң гадел хөкеме.

Урамда, суд бинасы янында, тартып торучы тикшерүче Юнысовны күреп, Сабира апа ниндидер эчке батырлыгы белән йөрәк әрнүен әйтә:

– Мин сине үлгәнче каргаячакмын! Бердәнбер улыбызга нахак бәла ягып, төрмәгә утырттың. Үзең дә шунда ун елга китсәң иде! – ди.

Кайгыдан бөкрәйгән Зиннәтулла абый белән Сабира апа өйләренә кайткач кына исләренә килә: уллары Мөхәррәмнең өстендә күлмәк белән көн дә кия торган пиджагы гына иде.

– Көз якынлашкан саен, көннәр салкыная, ул мескенем анда нишләр, – дип, икенче көнне улларына эчке кием, ашарына ризык алып, Пләтән төрмәсенә иртә таңнан барсалар, анда чират, алар кебек кайгы-хәсрәткә баткан кешеләр таң атканчы ук килеп басканнар. Һәркем үз зарын чиратта басып торучы күршесенә сөйләп, күңелен юатырга тырыша.

Сөйләүләре буенча, яшьләрне, юк кына гаеп табып, бишәр-унар елга хөкем итеп, Коми якларына урман кисәргә җибәрәләр, ди. Мөхәррәмне гаепләүнең төп сәбәбе – көчле яшьләрне лагерьларда бушлай эшләтеп, дәүләтнең экономикасын күтәрү икән. Аларның язмышы – дәүләт өчен арзанлы эшче кул. Болары «китсә», яңадан яшьләре үсеп килә бит...

Берничә сәгать аягөсте чиратта торып, улларына бирәсе әйберләрне җентекләп тикшергәч кенә, «передача»ны кабул итеп, кәгазь кисәгенә кул куеп җибәрәләр.

«Фәләненче числода этап китәчәк. Саубуллашасы килгәннәр шул көнне килеп, тимер рәшәткә аша саубуллаша ала», дигән игъланны да укыйлар.

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: