Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

1970 елның чалт аяз август иртәсендә, «Славянканың хушлашуы» көен яңгыратып, Рәфикълар корабы ерак йөзүгә кузгалды. Озата килгән хатын-кызлар, бала-чага, үзәк бухтага борылганчы кул болгап тордылар. Марченконың Наташасы да килгән. Рәфикъ аны Марченко күрсәткән фотодан таныды. Төскә-биткә Марченко кебек үк чибәр булмаса да, гәүдәсе бик күркәм, бар нәрсәсе үз урынында, тел-теш тидерерлек түгел. Кыска итәге, кояшта каралган, төз, матур аяклары гәүдәсенә аерым бер нәфислек биреп тора. Күргән саен күрәсе килә үзен. Ул, офицер, мичман хатыннары төркеменә кушылмыйча, бер читтәрәк басып калды.

Кораб, Акъяр бухтасын ябып торган капканы узгач, бер озынча гудок бирде. Ике-өч мәртәбә өзек-өзек кара төтен бөркеде, тизлеген арттырып, көньяк- көнбатыш юнәлештә, диңгезнең вак дулкыннарын ярып, алга ашкынды. Ярты сәгать чамасы йөзгәннән соң, Кырым ярлары күздән югалды. Иксез-чиксез диңгез. Кояш үзенең иң югары ноктасына таба үрмәли. Болытның әсәре дә юк. Бик биектә, күренер-күренмәс очкан бер самолётның ак юлы сузылып бара. Торпедо аппараты янында кайнашкан Марченко Рәфикъны чакырып алды. Өч-дүрт дельфин кораб белән ярышып йөзәләр икән. Шул дельфиннарны күрсәтергә чакырган. Йөзеп барган көйгә, алмаш-тилмәш су өстенә калкып чыгалар да, берничә метр күренеп барып, кабат суга чумалар. Кайвакыт парлап күренәләр. Байтак вакыт корабка ияреп бардылар да кисәк юк булды үзләре.

Төшке аш вакыты җитте. Бүген камбузда кок Погорелый чираты икән. Тәмле дә пешерә инде украина борщын, ашап туймаслык. Ул әзерләгән тары боткасында аерым тәм бар. Сыер ите белән дуңгыз итен кушып әзерләгән кәтлитләре авызда эри, чәйнәп торасы да юк. Корабка килүенә берничә генә ай, командир приказы белән ике тапкыр макталды инде. Марченконы офицерлар кают-кампаниясенә гарсон итеп куйдылар.

Погорелый ризык пешергән көнне савыт-сабаны юасы да юк. Офицерлар тәлинкәләрен ялап куялар. Борщны өстәп сорыйлар...

Ул беренче, икенче ризыкларны камбуздан ала. Мичман-офицерлар да, матрос-старшиналарга да ризык бер үк казанда пешә. Марченко шуларны өләшеп бирә.

Кораб бер юнәлештә, бер үк тизлек белән йөзә дә йөзә. Дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә вахталар алышына. «БЧ-2» белән «БЧ-3»ләргә рәхәт, аларда вахталар юк, сәяхәтчеләр кебек диңгез күзәтәләр. Коралларның саклагыч җәймәләрен җыештырып куйганнар да, эшләре бетте. Бетмәгән икән шул, кичке аш алдыннан – «Боевая тревога». Дошман самолётлары һөҗүме! Кораб тизлеген йә арттырып, йә киметеп, уңга, сулга кисәк борылып йөзә башлады. БЧ-2нең туплары хәрәкәткә килде. Әлегә атмыйлар һәм атмадылар да.

«Тревога» өйрәнү өчен генә булган икән. Озак та үтми «Отбой» командасы яңгырады. Музыка куйдылар. Кичке ашка белдерү ясадылар.

Төнге сәгать бердә кабат «Боевая тревога». Дошманның су асты көймәсенә һөҗүм ясарга. Монысы инде турыдан-туры Рәфикълар «БЧ»сына кагыла. Акустиклар аларның кубригы белән янәшә. Бүлекчә командиры Рәфикъка башын изәде. – Ягъни, бернинди дә су асты көймәсе юк. Барыбер сугышчан постка басарга кирәк. Ярты сәгать тә узмагандыр, тагын «Отбой» командасы. Йокы ачылды...

Туган як басулары исенә килеп төште. Комбайннар бар куәтенә сугалардыр инде. 8-9нчы классларны бетергәч, ул ике ел рәттән комбайнёр ярдәмчесе булып эшләгән иде. Бигрәк тә 1967 елгы урак өсте истә калган. Икмәк бик уңды. Вакытлы-вакытсыз яңгырлар да яумады. Чык төшмәгән көннәрдә төнге сәгать берләргә кадәр суктырдылар. Ул елны колхоз да икмәкне мул өләште. Илле капчык арыш, илле капчык бодай тутырып алып төштеләр амбардан. Икмәк куярга урын калмады. Унбиш капчык арышны ишегалдында брезент җәймәгә төреп калдырдылар – тегермәнгә алып киткәнче дип. Капчыклары нинди бит әле, ике кеше чак күтәрерлек.

Әтисе горурланды да, мактанды да, аерым хуҗалык булып яшәгәндә дә бу кадәр икмәкнең безнең йортка кергәне булмады, диде.

Читтән генә карап китәргә иде комбайннар эшләгәнен, әтисенең иртән комбайннарга нәрәт биргәнен... Рәфикъ шуларны уйлап ятып йокыга китә язган, «Аврал» сигналы булды. Босфор бугазына килеп җиткәннәр икән. Корабның тизлеге акрынайган. Еракта Төркия ярлары күренә. Ул арада кораб бөтенләй туктап калды. Сул як якорьны диңгезгә чумдырдылар.

– Лоцман килгәнче тик торабыз. Босфорга кергәнче иртәнге ашны ашап өлгерсәк ярар иде.

Берәр сәгатьтән тиз йөрешле катер лоцманны китерде. Ул траптан менде дә тиз-тиз адымнар белән ходовой рубкага атлады. Якорьны күтәрделәр. Кораб акрын гына Босфор бугазына йөзеп кереп китте. Бугазда томан. Урыны-урыны белән бик куе, берни күренми. Анда булган барлык суднолар сигнал бирәләр. Кайсы озын-озын итеп, кайсы кыска гына, ачы итеп кычкырта. Сарылы, кызыллы утлар яна-сүнә. Шул томан аркасында Стамбул шәһәрен күрми калырлар микәнни? Кораб акрын гына баруын дәвам итә. Менә бераздан томан тарала башлады. Инде шәһәргә кергәннәр дә икән. Кояш та күренеп алды. Сул як ярдагы исәпсез-хисапсыз мәчет манараларының айлары кояш яктысында ялык-йолык килә. Уң як ярда әллә чиркәүләр дә бар инде... Машиналар, кешеләр төялгән паром Рәфикълар корабы алдыннан аркылыга йөзеп чыгып китте. Кечкенә генә бер катер алар корабы белән янәшә йөзә башлады. Өстендәге курткасының башлыгын башына каплаган бер кеше Рәфикълар корабын бертуктаусыз фотога төшерә. Фотоаппаратының берсен ала, берсен куя. Берсенең объективы ярты метрлап бардыр. Күп тә үтмәде, корабның уң ягына чыгып төшерә башлады. Акрынлап шәһәр ерагайды. Бугаз киңәйде. Кораб туктады. Боцман командасыннан ике матрос тиз генә трап төшерделәр. Лоцманны калдыралар икән. Каршы алган катерга күчкәч, лоцман, артына борылмый гына уң кулын югары күтәрде.

Үзенчә хушлашуы булгандыр. Катер рубкасына кереп китте.

Кораб тагын кузгалды, тизлеге артты. Алда – Мәрмәр диңгезе. Биредә инде табигатьнең үзгәргәнлеге сизелә. Урманнары куе яшел төстә. Әллә көн кичкә авышканга, шулай караңгыланып торамы? Ул арада кып-кызыл кояш диңгезгә чумды. Кояш баюга, бераз гына эңгер-меңгер булып торды да, бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Дарданель бугазын төнлә уздылар ахрысы. Иртән бернинди ярлар да күренми иде инде. Кораб тизлеген арттырган. Каршыга искән дымлы, җылы җил тәнгә рәхәтлек бирә. Күктә каурыйсыман болытлар. Сундук Глазов тропик киемнәр өләшә башлаган. Күләгәдә температура утыз градустан артса кия торган. Бик җайлы кием.

– Бу кай тирә икән? Ярлар юкка чыккан. Эгей диңгезе булырга тиеш. Озакламас, вак-вак утраулар күренә башлар. Бер-ике көннән Урта диңгезгә җитәрбез, Алла боерса. Анда инде берәр «точкага» куялар, йә Америка корабларына тагылып йөрербез. Ундүртенче ноктага куйсалар, әйбәт булыр иде. Анда давыл бик булмый, күбесенчә штиль генә. Рәхәтләнеп балык тотарга була.

Тагын тревога. Бу юлысы – торпедо атакасы. Өйрәнү торпедосы юк, барысы да сугышчан торпедолар. Әле берсенә яңа уйлап табылган шартлаткыч куелган: «ул уртасынарак туры килсә – ике йөз метрлы крейсерны да минут эчендә диңгез төбенә җибәрергә мөмкин...

Шөкер, өйрәнү тревогасы булган. Озакламый «Отбой» командасы яңгырады.

* * *

Корабка яңа килгәннәргә тиз арада кушамат тагалар, шул исәптән мичманнарга да. Бу мичманга «Чебурашка – 2» дип кушамат такканнар иде, ничектер ябышмады, «Ушастый» ныграк ябышты. Мичманның үзенә дә «Ушастый» дип әйткәлиләр. Ул үпкәләми. Ияләнгән, күрәсең. Мичманнар мәктәбендә дә шулай атап йөрткәннәр үзен. Ул – үз авырлыгында бокс буенча Кара диңгез флоты чемпионы. Флотның иң яхшы акустигы дигән исеме дә бар. Ә турникта күтәрелү буенча аны узган кешене күргәнем юк әле. Менә шулай, егетләр, белеп торыгыз!

Ул балалар йортында үскән. Үзеннән зур малайлар гел җәберләгәч, спорт белән шөгыльләнеп, мускулларын ныгыткан. Аннан соң берәүгә дә үзен җәберләргә ирек бирмәгән.

Бу мичманның сәерлеге тышкы кыяфәтендә генә түгел, акыл-фигылендә дә бар. Тәмәке тартмаса да, башка матрослар янына килеп басып тора. Югославиянең Риекка портына ялга туктагач, бер серб кызына гашыйк булды. Аны яхшы белгән кешеләрнең дә моңа исе китте. Портка урнашуның икенче көнендә дүрт-биш матросны, старшинага яки мичманга ияртеп, шәһәргә чыгара башладылар. Мичман күзәтчелегендә алар бүлекчәсе тулы состав белән шәһәргә чыга. Шәһәр буйлап йөргәндә, аякларын ял иттерергә дип, бер бакчага туктыйлар. Шунда теге мичман урындыкта ялгыз гына утырган бер кыз янына килеп баса. Сөйләшеп китәләр. Русча сөйләшкәннәрдерме, сербчамы, ләкин әңгәмәләре озакка сузыла. Мичманны көтеп утырган матрослар ялыга башлый.

Көтә-көтә туеп беткәч, шыпырт кына, бакча кырыендагы кафега китәләр. Бәяләргә күз төшерсәң, коньяк кызыл аракыдан бераз гына кыйммәт, ә аракыга якын килә торган түгел. Уйлаштылар да берәм-берәм кафега киттеләр. Буш өстәлгә барып утырып, булган динарларны җыйнап, йөз иллешәр грамм шәраб алдылар, кабымлыксыз гына. Коры шәраб кына булды ахрысы, кече телләренә дә йокмады, кая ул «башка китү»!.. Торып китәргә дигәндә генә, яннарына урта яшьләрдәге бер ханым килде. Официантка булса кирәк: бер кулында тәлинкә, икенчесендә чүлмәккә охшаган кара шешә. Кулындагы әйберләрен өстәлгә куйгач, бармен янына барып, рюмкалар алып килде, тәлинкәгә персиклар куйды. Шешәдән рюмкаларга кызгылт сыекча агызды. Коньякка охшаган. Кулы белән барменга таба ымлады. Анда, бөтен йөзе белән елмаеп, карт кына ир басып тора. Уң кулында безнеке кебек рюмка, яртылаш тулы. Рюмка тоткан кулын күтәреп, эчәргә ишарә ясады. Бер-берсенә карашып, рюмкаларны күтәреп куйдылар. Тәлинкәдән персик алып каптылар. Ул арада, теге хатын килеп, рюмкаларга кабат коньяк агызды. Мичман күренмиме икән дип ишеккә карадылар да, рюмкаларны тиз генә күтәреп куеп, теге ханымга да, барменга да рәхмәт әйтеп, кафедан чыгып киттеләр. Ә мичманның матросларда эше юк, кулларын селки-селки теге кызга нидер аңлата. Анысы елмаеп, баш селкеп тора. Пар күгәрченнәр дип белерсең. Ни эшләргә?

Корабка кайтыр вакыт та җитеп килә. Мичман каршынарак килеп, сәгатькә ишарә ясадылар. Ул үзенең сәгатенә карады да урындыктан торды. Теге кыз кунакларны бераз озата барды һәм, «воздушный поцелуй» биреп, үз юлы белән китеп барды. Нәрсәләр сөйләштегез бик озак, нинди телдә дип сораганнар иде. «Рус телендә инде. Мин сербча белмим бит. Кызу сөйләшмәгәндә аңлашып була икән. Мәктәптә азрак русча өйрәткәннәр аларны. Иртәгә корабка киләм, сөйләшәсе сүзләр күп әле аның белән», – дип җавап бирде мичман.

Замполит шәһәргә чыкканнарны трап янында үзе каршы алды.

Мичман «Ушастый»ның мәхәббәт маҗаралары моның белән генә бетмәде. Иртәгесен шәһәргә чыгу булмады. Шәһәр кешеләрен кораб карарга үзләрен керттеләр. Кораб кеше белән тулды. Басып торыр урын юк. Кайберләре балалар җитәкләп килгәннәр. Портта тагын әллә никадәр халык керергә чират тора.

Шәһәр бакчасында очраган кыз корабка беренчеләрдән булып керде. Мичман «Ушастый» аны трап янында ук каршы алды.

Кыз, буйга мичман чамасында, чәчләрен юка тасма белән ураган. Төскә- биткә әллә ни түгел. Киң балаклы чалбар кигән, аякларын яшерә булса кирәк. Гадәттә, матур аяклы кызлар кыска итәк кия. Күкрәкләре калку түгел, тәнен кысып торган кыска җиңле итәксез күлмәгеннән беленер-беленмәс кенә төртеп торалар. Биле нечкә. Шул нечкә биле гәүдәсенә ямь биреп, үзенә җәлеп итеп тора да инде. Рәфикъ алдагы кичтә Волковның кыйссасын ишетмәгән булса, бәлкем, аңа игътибар да итмәгән булыр иде әле.

Мичман кызны җитәкләп палубадан түбән алып төшеп китте, үзләре яшәгән каютага булса кирәк. Артларыннан Сафонов та иярде. Бер каютада яшиләр. Сафонов озак тормады. Каютадан чыгып, Рәфикълар янына килде.

– Хәерлегә булсын, безнең Иванов та хатын-кызларга игътибар итә башлады. Мичманнар мәктәбендә ике ел укып, атна саен диярлек шәһәргә чыгып, бер кыз белән дә танышмады, бер кызга да хат язмады. Туган-тумачасы юк. Физкультура белән физика укытучыларына хат язгалый торган иде. Алары да ирләр.

– Безнең Ушастый «зәңгәрләр» токымыннан түгелдер бит? – Николай, соңгы елын хезмәт иткәч, мичманнардан бик тартынып тормый.

– Юк. Анысы-монысы сизелмәде. Андыйларны флотка кем алсын?! «Зәңгәр» булса, серб кызына гашыйк булмас иде әле. Башаягы белән гашыйк булган. Каютадан мине куып диярлек чыгарды.

– Сәер. Союзда кызлар беткәнме? Монда килеп, серб кызына гашыйк булып йөрмәсә... Әле кызы нәрсә? Үпсәң – үбәр җире юк, тотсаң – тотар җире... Безнең Дон казачкаларына җитми инде, – дип авызын ерды Николай.

Иртәгесен Рәфикъларга да шәһәргә чыгарга рөхсәт булды. Офицерлар үзләреннән бер адым да читкә җибәрмәделәр. Аларның кибеттән-кибеткә йөреп, хатыннарына, балаларына әйбер җыйганнарын карап йөрделәр. Офицерларга динарны мул биргәннәр, күрәсең. Рәфикъларга өләшкән ише илле-алтмыш динар гына түгелдер.

Рәфикъларның шәһәрдә җиңел машиналарның күплегенә исе китте. Урамнарның ике ягына да тоташ машиналар тезелгән. Шәһәрдә трамвай- троллейбуслар бөтенләй юк. Сирәк-мирәк кенә автобуслар күренгәли үзе. Халык күбесенчә җәяү йөри. Бензин бик кыйммәт – Союздагыдан биш мәртәбәгә артыграк ди. Ишегаллары да машина белән тулган. Шәхси гаражлар юк дәрәҗәсендә икән. Гаражлар машинадан ике-өч мәртәбә кыйммәтрәк, дип аңлаттылар. Ирләрнең күбесе чит илләргә чыгып эшли икән. Илгә җиңел машиналарны шулар алып кайта ди. Италия, ФРГ машиналары, сирәк кенә «Волга» белән «Москвич»лар да күренгәли.

Йортларның беренче катында – тоташтан кибетләр, кафелар, төрле салоннар. Шәһәрдәге ярты халык портта, суднолар төзү заводында эшли, ә калганнары

шуларга хезмәт күрсәтә. Бер үк газетта латын шрифты да, кириллица да катнаша. Өч-дүрт тел белмәгән кешеләре сирәк. Аз-маз русча да сукалыйлар. Матур киенәләр. Порттагы эшчеләр бар да махсус киемдә. Шәһәрдә шорты киеп йөрү – гадәти хәл. Төрле сурәтләр төшкән футболкалары – күзең камашырлык.

Чит илгә чыгу һәммәсен дә нык каушата, кайда, нәрсәгә килеп тотынырга белмиләр. Бала уенчыклары, төрле футболкалар җыйдылар. Киоскта шәрә хатын-кызлар төшерелгән журналлар алырга акча кызгандылар. Сатучыдан сорап, актарып карыйлар да, бәясен ишеткәч, кире бирәләр. Рәфикъ барлы-юклы динарларына төрле открыткалар, значоклар, зажигалкалар җыйды.

Рәфикълар корабка кайтканда, трап янында замполит басып тора иде, ә «Ушастый» аннан нидер ялынып сораган сыман күренә. Йөк машинасы ышыгында теге серб кызы басып тора. Күрәсең, мичманның кыз янына чыгасы килгәндер... Кормовой пушка тирәсендә берничә тартма балык тора – тереләр – авызларын ачып-ябып яталар. Бар да бер зурлыкта, сайлап алгандай бер үк төрле. Коклар ул тартмаларны камбузга ташыйлар. «Бар да тәртиптә!» – дип, замполитка рапорт бирделәр. Рәфикълар кубрикка керергә ашыкмадылар. Ул арада серб кызы, һавада үбү ишарәсе ясап, йөк машинасына утырып китеп барды. Бераздан мичман берүзе басып калды. Башындагы уй-фикерләре йөзенә чыккан. Күзеннән яшьләр мөлдерәп тамар төсле...

Ул кичне, караңгы төшкәч, кораб койрыгындагы тупны 90 процентка борып, кино экраны элделәр. Инде бишенчеме, алтынчымы тапкыр «Кавказская пленница» фильмын әйләндерәләр. Экран пирстан да күренә. Порттагы халык кино карарга җыйналды – йөз кешеләп булгандыр. Аягүрә карадылар да, кино беткәч, озак итеп кул чабып таралдылар.

Корабның кабат диңгезгә чыгар вакыты да килеп җитте. Китәр вакытны каян белгәндер, теге серб кызы кораб янына тагын килгән. Мичман Иванов та трап тирәсендә чуала. Ләкин замполит аны бер адым да үзеннән читкә җибәрми, Риекка портында калыр дип куркамы? Менә арканнарны ычкындырдылар, трапны алдылар. Мичман кызга таба нидер ыргытты. Ыргыткан әйберсе кызның аяк астына диярлек килеп төште. Кыз, ул әйберне иелеп алып, кулындагы кечкенә сумкасына салып куйды.

– Нәрсә ыргыттың? Нигә миннән рөхсәт сорамадың? Корабта «аврал» тревогасы, иптәш мичман, нигә сез үз урыныгызда түгел?

– Иптәш өченче рангтагы капитан, Сез дә үз урыныгызда түгел бит. Балдак ыргыттым. Мин ул кызга барыбер өйләнәм.

– Әкият сөйләмә! Сиңа кем рөхсәт бирсен ди чит ил кызына өйләнергә. Марш үз постыңа! Ике секунд вакыт сиңа! – Замполитның сабырлыгы бетә башлады, тавышы катыланды. Рәфикъ ул вакытта вахтада иде, аларның бөтен сөйләшкәнен ишетеп торды.

– Шакиров, әгәр мичман Иванов портта калырга омтылыш ясаса, кисәтүсез- нисез ат! Вәт сиңа, кирәк булса – «Ушастый»... – дип, флотча, биш-алты катлап сүгенеп китеп барды ул.

Замполит та сүгенә белә икән.

Порт белән ике ара ерагайганнан-ерагая. «Аврал» тревогасы бетте. Кулына бинокль тотып, мичман, дикъкать белән портны күзәтә башлады.

– Иптәш мичман, Сез теге кызга нәрсә ыргыттыгыз? Замполит сорады.

– Мин аңа әйттем бит инде, балдак, дип.

– Балдак анда кадәр үзе генә оча алмый. Ул бит каз күкәе кадәр иде.

– Каз күкәен белмим, күргәнем юк. Ә балдакны хатка төрдем дә ипи йомшагы белән әвәләп түгәрәкләдем.

– Ә балдакны каян алдыгыз соң?

– Шакиров, син милиция тикшерүчесе кебек, бертуктаусыз сорау бирәсең. Өлкән матрос Волков бирде. Ул анда икәү-өчәү.

– Вахтаны тапшыргач, замполитның чакырып сорау алуы бар. Мин сорашканга ачуланмагыз инде. Вахтенный ни булганын белеп торырга тиеш бит.

– Балдакны кемнән алганны әйтмә! Алтын кибетеннән алган, диген! Волковны да чакырып башын катырмасын.

– Бәлки, анысын сорамас та. Андый балдаклар корабта ике кешенең берсендә бар.

– Замполит мине чакырып тормас инде, сөйләшүне Севастопольгә кайткач дәвам итәрбез! – диде.

Севастопольгә кайткач, ни сөйләшкәннәрдер, анысы Рәфикъка караңгы. Ә менә базага кайтып, атна-ун көн үтүгә, мичман Иванов, әйберләрен җыйнап, корабтан бөтенләйгә китеп барды.

Балдакны өлкән матрос Петров ясый, Америка бронзасыннан. ГОЙ пастасы белән чистартып җибәрсәң, алтыннан да катырак ялтырый. Тик бармакта озак йөрсә, бармак шәмәхә-кара төскә керә. Сабын белән генә юып бетереп булмый, бензин яки одеколон белән юарга кирәк. Заводта торганда, Петров андый бронзаны күп әзерләгән, шайбалар кырырга дип. Хәзер буш вакытында үз карамагындагы токарь станогында кырып балдак ясый, шомарта, ялтырата, теләгән кешегә сата. Акчасы булмаганнар сигаретка алыштырып ала.

Рәфикъка да бер шөгыль табарга кирәк. Буш вакыты күп. Кораб китапханәсендәге китаплар укылып бетте диярлек. Хатлар айга бер, күп булса ике килә, танкер белән. Ул танкер яңа фильмнар да алып килә. Корабта булганнарын инде күпме кирәк – карадылар. Кайберләрен унар мәртәбә әйләндергәннәрдер, шәт. Артистлар әйткән җөмләләрне ятлап бетерделәр.

Менә Николай әйткән 14нче ноктага бастылар, танкер көтәләр. Күктә болытның әсәре дә юк. Җилсез. Диңгез өсте пыяла кебек тигез. Ара-тирә бик вак, шадра дулкыннар гына пәйда була. Кармагы булганнар балык тота. Коклар ике як шкафутка да кырыгар метрлы алюмин савытлар чыгарып куйдылар. Бер сәгать үттеме икән, икесе тиңентен тулды. Бар да бер зурлыктагы ставрида балыклары. Менә кораб командиры Новиков та, үзенең җыелмалы урындыгын җәеп, борт кырыена килеп утырды. Аның кармак сабы озыная торган, калкавычлы, кылын җыйдыра торган кәтүге бар. Кармагына җим дә кертәсе юк. Калганнарның кармаклары сапсыз. Донка дип атала икән. Кылын гел селкетеп, тартып, җибәреп торырга кирәк. Балык эләккәне бармакка сизелә. Кайберәүләр берьюлы икешәр, өчәр балык тартып ала. Аннан соң, бушаган кармакларга ит кисәге, дуңгыз мае яки тоткан балыкны кисеп киертәләр. Менә Новиков кармагына да балык чиертә. Калкавыч бер уңайга бата-чума йөзеп китте. Командир тырыша-тырыша кармагының кылын җыя. Тарткан уңайга кармак сабы бөгелеп-бөгелеп килә. Ул да булмады, су өстендә кара-кучкылт зур гына бер нәрсә күренеп китте. Аның тыпырчынуыннан як-якка дулкыннар тарала. Рәфикълар авылының инешендә, су уртасына кереп, ата казлары канат кагынгач, шундый дулкыннар тарала иде. Новиков кармак сабын корсагына тери-тери тарта, бертуктаусыз кармак кылын җыя. Аның янына Рәфикъ кебек карап торучылар җыйналды. Командир катерын йөртүче өлкән матрос Кравцов та шул тирәдә булган икән. Тиз генә катер чехолы астыннан багор чыгарды. Ләкин багор да суга кадәр җитмәде. Боцман командасыннан ике

матрос тиз генә трап төшерделәр. Кармакка эләккән теге җанвар уңга-сулга йөри, борт янына якын киләсе килми. Траптан багор белән үрелеп, кармак кылын берничә кат чорнаттылар да теге җанварны тартып китерделәр. Һәм багор ыргагына эләктереп, ул җанварны судан алдылар. Эссе тимер палубага килеп төшкәч, ул берәр генә сикерде дә тынып калды. Гадәти камбала. Мин диңгез ташбакасыдыр дип уйлаган идем.

Рәфикъның моңарчы мондый да зур камбала күргәне юк иде әле. Авыл кибетенә кайткан камбалалар уч төбе кадәр генә, ә бу коклар алып чыккан унбиш литрлы чиләккә көчкә сыйды. Ике күзе дә өске якта икән. Аскы ягы аксыл-саргылт, тәңкәсез, ә өске ягы шәмәхә-кара төстә, вак тәңкәле. Камбаланы карарга ярты кораб халкы җыйналды. Балтика диңгезе буенда яшәгән латыш, эстон егетләренең дә , Кара диңгез буенда яшәгән абхаз, аджар егетләренең дә мондый камбала күргәннәре булмаган.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2017

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: