Җилкәнсез диңгезче (ахыры)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

Туксанынчы елларның икенче яртысын хәтергә алса, Рәфикъ карт үзен- үзе күрә алмас хәлгә килеп җитә. Тормыштагы иң зур ялгышлары шул чорда булды бугай.

Шул чор агымына кушылып, сату-алу белән шөгыльләнеп карады. Чыкмады аннан алыпсатар, насыйп булмады баерга. 1998 елның августы барын хәл итте дә куйды. Ярый әле гаиләсенә зыян килмәде. Кайберәүләр кебек башы-аягы белән кереп чуммаган иде ул алып-сату эшенә. Шуңа да күргән зыяны да әллә ни булмады, аяктан екмады. Юк, сәүдәгәр булып тумаган ул. Нәсел-нәсәбендә сәүдәгәрләр юк – ни әтисе ягыннан, ни әнисе ягыннан. Татарча әйткәндә, канында юк, фәнчә әйткәндә, генында юк...

Аның белән бергә милиция академиясендә укыган сабакташ дусты алдырып китте. Артык зур эшкуар булмаса да, урта кулдан югарырак. Менә аның канында бар. Мәрхүм әтисе гомере буе кулланучылар җәмгыятендә эшләгән, күп өлешен рәис булып. Малай вакытта әти сәпит алып бирде. Безнең урамда миндә генә. Барысының да йөреп карыйсы килә. Сәпиттә йөрергә өйрәткән өчен илле тиен ала идем, йөреп килергә сәпит биреп торган өчен – ун тиен. Күрше авылга рус мәктәбенә укырга йөрер өчен, яңа сәпитне үз акчама сатып алдым, дип сөйләгәне хәтердә калган.

Шул дусты сөйрәп кертте дә инде сату-алу шөгыленә. Дефолт чорында дускае ныклап аягына басты. Ничектер җае туры килде. Доллар җыйган булган. Байлыгы дүрт мәртәбә артты. Байлыгы артты, саулыгы китеп барды. Акча түләп табибларга күренгән иде, унике төрле чир таптылар. Акчаны никадәр күбрәк түләсәң, шулкадәр күбрәк чир табалар икән. Иң начары – шикәр чире таптылар. Хәзер менә яраткан ризыкларын да ашый алмый.

Ни эшлисең, саулыкны акчага сатып алып булмый. Хатыны, балалары үзе исән чакта ук байлыгын бүлешә башладылар. Алла сакласын...

Байлык булмагач, тыныч, Рәфикъның бүлешәсе юк. Әлегә дәүләт биргән пенсия очын-очка ялгап барырга җитә. Биш-алты ел саен кабатланып торган кризислар гына эчне пошыра. Тынычлап яшәргә ирек бирми.

Кая калды икән ул яшь чаклар? Берни турында да кайгырасы юк. Чат саен белдерү тактасы. Егермеләп җиргә эшкә чакыралар. Балаларга әйтсәң, ышанмыйлар. Бигрәк тә төпчеге эш эзләп изаланды. Армиядә хезмәт итеп кайтып, җиде ай эшкә урнаша алмый йөрде.

Алда ни буласы анык кына билгеле түгел. Тагын 70-80нче еллардагы кебек

ашкынып кораллану башланырмы икән? Тигезлек саклыйбыз дигән булып, тагын бөтен акча кораллануга китеп бетәрме? Алай булса, эш харап. Союз вакытында кораллануны гади халык әллә ни сизмәде. Бары тик акча тотып йөреп, кирәк әйбереңне генә алып булмый иде. Алган очракта да зур танышлык белән, итәк астыннан гына... Хәзер начаррак булачак. Союз таркалган. Аннан бүленеп чыккан биш-алты дәүләт Рәсәйгә каршы. НАТО гаскәрләре ишек төбенә килеп җитте. Калининград өлкәсе чолганышта калды. Сатучысы күп булса да, алучысы юк. Монысы бигрәк тә начар! Сатучыдан дәүләткә өлеш керми. Әйбер сатылмагач, җитештерү туктала. Тагын дәүләткә зыян. Эшсезләр саны артачак.

Юк, тарта алмаячак Рәсәй бу йөкне. Тиз генә нидер кылмасалар, эшләр харап. Корал көчләре тигезлеге элек тә булмады, хәзер бигрәк тә булмаячак.

Юклы-барлы корал белән Урта диңгездә Американың туксанышар очкыч төягән, йөзмә күк аланнары (авианосецлар) артыннан чабып йөрделәр. Бозау кадәрле эт артыннан бияләй кадәрле көчек чәңгелдәп йөргән кебек. Сугыш хәрәкәтләре була калганда, ул Урта диңгездәге безнең дистәләгән корабларның минут эчендә юк ителәчәге билгеле иде. Нигә кирәк булды икән ул корабларны анда тоту?

Рәфикълар корабы ай буе Американың «Энденпенденс» авианосецы артыннан йөрде. Ягарга – ягулык, эчәргә су бетте. Авианосецны ике яктан ике танкер 25 узел тизлек белән барган көйгә ягулык белән тутыралар. Ә Рәфикълар корабын туктатып, ягулык һәм төче су белән ярты көн буе тутырырга кирәк. Аннан соң инде берничә тәүлек буе туктаусыз, иң зур тизлек белән артыннан куаларга кирәк. Ә бервакыт, никадәр кусалар да, куып җитә алмадылар, югалттылар. Италиянең бер портына тукталган икән. Нейтраль суларда атна буе көттеләр аның порттан чыкканын. Телевизордан атна буе Италия киноларын карадылар, тавышын ябып куеп. Ачканга карап барыбер берни аңлап булмый. Рәфикълар корабында итальянча белүче юк. Киноларның иң кызык җирендә реклама күрсәтеп алалар, аннан тагын кино дәвам итә. Сәер, бик тә сәер булды ияләнгәнче. Дөньяда «кока-кола», «пепси-кола» дигән эчемлекләр, дистәләгән төрдә шоколад һәм сагыз барын, хатын-кызлар гына куллана торган төрле кирәк-яракларны, бизәнү әйберләрен беренче мәртәбә шул рекламалардан күрделәр. Рәфикълар тукталган Югославиянең Риекка, Дубровник шәһәрләрендә, Мисырның Портсәет, Александрия портларында андый әйберләрне сатмыйлар иде әле.

Бигрәк тә Александрия порты хәтердә нык уелып калган.

Портка якын килә торган түгел иде... Нинди илләрнең нинди генә кораблары юк анда. Безнең илнекеләр дә дистәдән артык – әле күренгәннәре генә. Күренмәгәннәре никадәр булгандыр. Архангельск пароходчылыгының кораблары такта бушатканны көтәләр. Такталарны шулкадәр күп төягәннәр – салам йөге диеп белерсең! Мурманск пароходчылыгының суыткычлы кораблары күренә. Одесса, Новороссийск танкерлары рейдта чират көтә. Ашлык ташучы кораб стенкага ук баскан. Кайсы пароходчылыкныкыдыр – язуын күреп булмый. Мачтасында җилфердәгән байрагыннан гына танып була. Янәшәдән бик акрын тизлек белән «МАЗ» машиналары төягән Ленинград пароходчылыгы корабы стенкага таба йөзеп китте. Арада берничә «Волга» машинасы да күренә. Трюмында ниләр бардыр? Күп йөк төягәнлеге әллә кайдан күренеп тора, ватерлиния сызыгы суга баткан. Борынындагы ак сызык кына су астыннан күренеп-күренеп китә. Калининград пароходчылыгының бөтен йөге җәймә белән капланган. Текәлеп карасаң, танклар икәнлеген шәйләргә була. Бүтән төрле корал да булырга бик мөмкин. Мачталарда нинди

генә илләрнең байраклары җилфердәми. Хәтта японнарныкы да бар. Япония кая да Мисыр кая? Америка кораблары затлылыгы белән мактанырлык – без кем дип, әллә каян кычкырып торалар. Диңгезчеләрнең күбесе негрлар.

Рәфикълар корабына стенкага килү мәҗбүри түгел. Әйбер төйисе, бушатасы юк. Ике якорьны да төшереп рейдка бастылар. Сигнальщиклар бертуктаусыз кемнәр беләндер сөйләшәләр, йә ут белән, йә флаглар белән. Янәшәләрендә кораб командирлары басып тора.

Килеп урнашуга бер сәгать вакыт үттеме икән, кораб янына бер кечкенә генә көймә йөзеп килде. Көймәдә кара бөдрә чәчле, йөзе, беләкләре кояшта нык янып каралган бер яшүсмер утыра. Негр түгел, гарәп булса кирәк. Көймәсе шулкадәр кечкенә. Тагын берәр кеше утырса, батып китәр кебек. Ишкәкләре дә уенчык кебек, метрдан артык булмас. Кораб бортына якынрак килгәч, ишкәкләрен, судан алып, көймәсенә урнаштырды. Көймәнең нәкъ уртасында булган зур гына агач сандыгын ачып куйды. Сандык капкачына әйберләр тезә башлады. Ниләр генә юк. Шәрә хатын-кыз сурәте төшкән открыткалар, зажигалкалар, значоклар, уенчыклар, тагын әллә ниләр. Рәфикълар корабының боцманы: «Әссәламегаләйкүм, Ибраһим», – дип, көймәдәге егетне сәламләде. Егетнең бик тә күңеле булып, бөтен эшен калдырып, торып басып, уң кулын күкрәгенә куеп, берничә кат гәүдәсен билдән бөкте. Аның бу хәрәкәтләреннән көймә чайкалып-чайкалып куйды. Егет-малай тиз генә урынына утырды, ап- ак тешләрен ялтыратып елмайды. Кулы белән ишарәләп, товарларын тәкъдим итте. Боцманга: «Шпашибо, командир!» – диде. Әллә каян замполит килеп чыкты. Уң кулында пистолет. Ул пистолетлы кулын болгый-болгый кычкырды:

– Хинде хох! Прочь отсюда! – Аннан инглизчә дә берничә сүз әйтте. Ибраһим ике кулын да күтәрде, уч төпләрен корабка каратты.

– Не ругай, командир! Ибрахим хороший. Ибрахим любит русских!

Ибраһимның йөзеннән елмаю качты, ләкин курку юк, ялыну да юк. Ишкәкләрен кулына алып, берәр мәртәбә кирегә иште. Көймә шул ишкәнгә корабтан бер ун метр чамасы ераклашты. Бик тә җиңел, хәрәкәтчән көймә иде.

Замполит уң як шкафутка җыйналган матрос, старшиналарны куалый башлады. Ходовой мостиктан командир карап тора икән. Ул замполитны үз янына чакырып алды. Замполитның киткәнен күргәч, Ибраһим тагын бортка якынайды. Корабта күптән түгел генә хезмәт итә башлаган бер дагыстанлы егет Ибраһимга нидер әйтте. Әллә үз телендә, әллә гарәп телендә. Ибраһимның тагын авызы ерылды. Сандык капкачына тезгән әйберләрнең берәм-берәм бәяләрен әйтә башлады. Гарәпчә дә әйтә, русча да кабатлый. Инглизчә дә сүзләр кыстыра. Аның гарәпчә әйткән сүзләрен дагыстанлы аңлый. Үзара байтак сөйләшеп алдылар.

Ибраһимга рус акчасы кирәк түгел икән. Ленин башы төшкән, кызыл унлыкларны берәрне алырга мөмкин. Аның чүп-чарына кем унлык чыгарып тоттырсын. Доллар алам, ди. Долларга әйберләрне арзанга бирергә вәгъдә итә. Ләкин Рәфикъларга доллар каян килсен...

* * *

Иртән бер төркем диңгезчеләргә портка чыгарга мөмкин булуын әйттеләр. Чыгасы килмәгән кеше, Севастопольгә кайткач, Мисыр акчасы урынына чит илләр белән сәүдә итү банкының чегын алачагын белгерттеләр. Севастопольдәге «Берёзка» кибетендә юньлерәк әйбер алырмын дип, Рәфикъ шәһәргә чыкмады. Гомумән, шәһәргә чыгарга ашкынучылар бик юк иде. Кичтән «БЧ – 2» мичманы,

ике матрос белән ютка ике тартма граната чыгарып куйды. Беренче гранатаны диңгезгә ул үзе ыргытты, дүрт секундтан соң «Р5Д-1» гранатасы суда шартлады, су өстенә зур булмаган өермә бәреп чыкты. Тагын егерме минуттан соң юттагы вахтенный икенчесен ыргытты. Шул рәвешле, вахтенныйлар, алмаш-тилмәш, төне буе граната шартлатып чыктылар. Ул граната шартлавы палубада әллә ни тәэсир ясамаса да, кубрикта яңгырап ишетелә, йокыдан уята.

Рәхәтләнделәр инде граната шартлатып... Җамыяк өеп макарон китергәннәр иде. Макаронына караганда ите күбрәк. Ашыйлар да граната ыргыталар, ашыйлар да граната ыргыталар. Дежур офицер, килеп, берәрне ыргытып китте. Әле ераккарак ыргыту буенча ярышып та алдылар.

* * *

Александрия портын калдырып, диңгезгә чыкканда, ком бураны күтәрелде. Вак ком өермәсе күкне тоташ каплап алды. Җил чүлдән диңгезгә исә. Үзе белән күзгә күренми торган ком тузаны алып килә. Бу ком күзләргә, авыз-борынга тула. Кием белән тән арасына кереп кычыттыра. Давыл сәгатькә якын корабка ияреп барды. Вакыты-вакыты белән кояшны каплый, көн караңгыланып китә. Ком бураны ничек башланган булса, шулай бетте дә. Менә бер заман судан балыклар чыгып, һавада оча башладылар. Зур балыклар түгел. Рәфикълар авылы инешендәге такта чабакка охшаганнар. Вак тәңкәләре кояшта елык-елык килә. Биш-алты метр чамасы һавада очып баралар да кабат диңгезгә чумалар. Дистәләгән балык берьюлы оча, төрлесе төрле җирдә. Кайберләре икешәр метрга кадәр күтәрелә. Рәфикъның инештә такта чабакның судан чыгып черки аулаганын күргәне бар. Монда да шундый хәл ахры. Ләкин черки диңгезгә кайдан килгән? Давыл куып китергәнме?

Корабтагы бөтен кеше диңгездә балык очканны карарга палубага чыкты. Кораб белән командир үзе идарә итә икән. Балыкчы буларак, ул да бу күренешне күзәтә. Корабны акрынайтты. Балыклар кораб янәшәсеннән үк оча башладылар. Берсе очкан көйгә кораб бортына бәрелә язды, ләкин бәрелмәде, суга чумып өлгерде. Дөрестән дә, диңгездә черки бар икән. Кайберләре диңгезчеләрнең ялангач ботларына, беләкләренә куна башладылар. Табигатьтә һәр җан иясе ничек тә булса яшәргә, җан асрарга маташа. Черкигә дә ризык кирәк, аны аулаган балыкка да.

Кояш баеп, көн караңгылангач, бар да юкка чыкты. Корабның зур тизлек белән кая барганын командир да бер Ходай гына белә. Шул рәвешчә, тәүлектән артык йөзгәч, еракта Американың бер авианосецы күренде. Бу – Рәфикъларга таныш булганы түгел, бүтәне. Урта диңгезгә Америка ярларыннан яңарак кына килгән. Якынрак килгәч, ни өчен бу корабны эзләп йөзгәннәре билгеле булды.

Александриядән Рәфикълар корабына утырып чыккан ике кеше Америка авианосецын бертуктаусыз сурәткә төшерә. Очкычларның палубага төшеп кунганын кинокамера белән язалар. Алар янында КГБшник Хомяков кайнаша. Ярты көнгә якын авианосец янәшәсендә йөзделәр. Бер алдына чыктылар, бер артына. Шулкадәр төшерүгә ничек тасмалары җиткәндер. Көн кичкә авышкач, авианосецтан ерагаеп, көнчыгышка таба йөзделәр. Икенче көнне Крит утравы янында аларны кечерәк кенә бер кораб көтеп тора иде. Бу корабта корал-фәлән юк. Диңгезчеләр дә гади киемнән. Бортына «Фәнни тикшеренү корабы» дип язылган. Одесса пароходчылыгыннан икән.

Күптән су күрмәгән командир катерын диңгезгә төшерделәр. Моторы байтакка кадәр кабынмыйча маташты. Чых-пых килә дә сүнә. Кай җирендер актаргач, эшләп китте тагын. Зур-зур тартмаларын күтәреп, теге ике кеше катерга төшеп утырдылар. Новиков белән Хомяков озата килделәр.

* * *

Яңадан ике мәртәбә ерак йөзүгә барса да, ничектер, беренче мәртәбәсе Рәфикъ картның хәтерендә ныграк сеңеп калган. Хәтер йомгагын ныклабрак сүтсәң, соңгылары да берәм-берәм искә төшәр иде дә...

Гибралтар бугазын узып, Атлантик океанга чыкканда, бер алюмин кружка диңгез суы эчкәнен дә хәтерли. Суны бер ул гына эчмәде. Бар да эчтеләр. Беренче мәртәбә зур сәяхәткә чыкканда, йоласы шундый...

Ерак йөзүгә китүгә караганда, аннан әйләнеп кайтуы күңеллерәк. Бик тә тантаналы итеп каршы алалар. Бөтен кеше елмая, кайтучылары да, каршы алучылары да. Бигрәк тә бала-чага шатлана – ничә айлар күрмәгән әтиләре кайта, буш кул белән генә түгел – моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән әйберләр алып кайта. Ярты шәһәргә ишетелерлек итеп музыка уйнап тора. Флот штабыннан да каршы алырга килгәннәр. Араларында адмирал погоны такканы да бар. Бу күренешне язып һәм сөйләп кенә аңлатып булмый. Үз башыңнан уздырырга кирәк.

Менә шундыйрак итеп яшәде Советлар Союзының хәрби диңгез флоты узган гасырның җитмешенче елларында. Кораблар йөзде. Ерак диңгезләргә, океаннарга чыктылар. «Ерак йөзгән өчен» дип бирелә торган күкрәк тамгасын ясап, өлгертеп, өләшеп бетерә алмадылар. Дөрес булса, орден-медальләр эшләнә торган урында ясыйлар икән. Ул тамга орден-медальләргә тиң иде.

Ә туксанынчы еллар?! Ходай күрсәтмәсен, бүтән кабатланмасын. Чирек гасыр узгач, тагын булды Рәфикъ карт хезмәт иткән данлыклы Севастополь каласында. Шәһәр тоныкланган. Күп йортлар сипләү сорый. Машиналар, автобус-троллейбуслар – һәммәсе дә совет чорыннан калган. Юллар ватылып бара.

Ә корабларның барысы да бухтада. Зурлары – уртада, кечерәкләре – яр буенда. Сәгатьләр буе утсыз утыралар икән. Ягарга ягулык юк. Дистә елга якын яңа буяу күрмәгән бортларында, өс корылмаларында күгәрек тибеп чыккан. Коралларны каплап торган җәймәләре төсен югалтып, искереп сүсәргән.

Диңгезчеләрнең йөзендә елмаю күренми. Үзләре әлегә ач булмасалар да, ничек итеп гаиләне асрарга дигән кайгылары бар. Биш-алты ай түләнмәгән хезмәт хакын, Мәскәүгә барып, капчыклар белән алып кайталар. Җыйналган әҗәтләрне түләгәннән соң, очын-очка ялгарга чак җитә. Ярты халык эшсез. Җир читенә барып эшләргә ризалар. Тик эш кенә булсын.

Сирәк-мирәк Украина диңгезчесе киемен кигән хәрбиләрне дә күрде. Аларның хәле тагын да мөшкелрәк. Хезмәт хаклары Рәсәй диңгезчеләренекенә караганда өч-дүрт мәртәбә ким. Аны да әле көне-сәгате белән көчен югалта барган гривнялата түлиләр.

Бик тә, бик тә күңеле төшеп кайтты Рәфикъ картның ул шәһәргә баруыннан.

Яңа Россия үлә барган флотны терелтте. Кораблар йөзә башлады. Аз булса да яңалары төзелә. Диңгезче йөзәргә тиеш. Чери барган корабта, бухтада якорьдә утырырга тиеш түгел. Флотка ул диңгез-океаннарда йөзү, ил-җирләр күрү хыялы белән килә.

Рәфикъ картның инде Кырымга барып, терелә барган флотны күреп кайтасы килә. Барыр, Алла теләсә! Күпер генә төзелеп бетсен дә, Ходай гомерне генә бирсен!

Тәмам.

"КУ" 9, 2017

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: