И, карак... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

– Рәхмәт, абый, әнием чит кеше кулыннан әйбер алырга рөхсәт итми.
– Мин сиңа ят кеше түгел.
– Мин сезне белмим.
– Колхоз правлениесендә хисапчы булып эшләүче Мирсәет абыең булам. – Минем анда булганым, сезне күргәнем юк.
Чатан Мирсәет кызга якынаерга икенче яктан омтылыш ясап ала.
– Исемеңне онытып җибәргәнмен.
– Ләйсән булам мин. Сезгә ул нәрсәгә?
– Ләйсән сеңлем, сумкаң да таушалган, күлмәгең дә уңган, Алсу апаңнан
калган булырга охшый. Сиңа акча бирим әле, өс-башыңны яңартып, ялтыравык сумка алырсың, бу чүпрәгеңне ташлап.
– Ят кешедән әйбер алырга әни рөхсәт итми, дип әйттем бит мин сезгә. – Олылар әйтә алмаслык җөмлә белән таныш түгел кешенең авызын томалаган Ләйсән. – Гайнановлар сатылмыйлар. Мине тагын шулай урамда туктатсагыз, Рәфикъ абыема әйтәм. Мин киттем.

Мирсәет, суга батканда теләсә нәрсәгә ябышырга әзер кешедәй, соңгы дәлилен китерергә ашыга.
– Сеңлем, бер генә секундка туктап тыңла инде. Әйтим инде, мин чит-ят кеше түгел, синең әтиең булам.
Боларның барысын да читән кырыена качып тыңлап торган шомран Хәтимәсенең сөйләвенә караганда, Ләйсән тавыш күтәрмәгән, җылап җибәрмәгән, бәйләнчек адәмнекенә охшаган сары-яшькелт күзләрен бәйләнчекнең үзенә баккан да:
– Минем әтием Газиз, ул – Ватан сугышы батыры, шунда алган яраларыннан мин туган елны үлгән, – дип, кистереп әйтеп, өенә юл алган. Акча гына ата назын алыштыра алмый күрәмсең.
Әлбәттә инде, туры сүзлелеккә, бер нәрсәне дә әнисеннән, Рәфикъ, Әсхәт абыйларыннан, Алсу апасыннан яшермәскә өйрәтелгән Ләйсән өйдә барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә.
– Әнием, мине урамда бер абый туктатып, конфет, акча бирәм, диде. Мин берсен дә алмадым.
Ананың йөрәге жу итеп китте. Теге мәлгунь серне чишкән булса, эш харап, аңа гомерлек борчу тудырырга мөмкин.
– Тагын нәрсәләр әйтте теге?
– Мин акчаны алмадым. Әллә саташканрак абзый инде, мин синең әтиең, ди.

– Син ничек җавап бирдең?
– Минем әтием Газиз, ул – сугыш батыры, мин туган елны үлгән, дидем.

Утны-суны кичкән Зәйнәп авыр хәлдә калды. Авылда бер шәйне дә
яшереп булмасын күзаллаган ханымның алдакчы булып каласы да килми, туу турындагы таныклыкта Газиз кызы дип язылган балага дөресен дә әйтеп булмый.
– Кызым, дөньяда сәер, шаян кешеләр очрап тора. Чатан абзыең шундыйларның берсе инде. Сине тагын шулай урамда туктатса, сөйләшеп торма, исәнләш тә яныннан кит, дип Зәйнәп Мирсәет белән вакытында араны өзгәнбез, тәки баланы тартып алыр иде, дип аерылышу мизгелләрен күз алдына китерде.
Гаилә терәге булыр дип үстергән улының артык катгый, ике төрле уйлауга урын калдырмый торган сүзен, кырыслыгын тыштан хупламаса да, эчтән аның нык торуына теләктәш булуын тоеп, Зәйнәп хәлиткеч мизгелдә бәгыреннән өзелеп төшкән улы ягын ала. Ир кисәгенә әйтәсе сүзләрен, сихерле бөти кебек берничә көн кабатлап йөргәннән соң, галәмәт зур авызлы мич янына чакырып, фикерен теленә ышанып тапшыра.
– Мирсәет Гаянович (үз өендә беренче һәм соңгы тапкыр атасының исеме белән әйтүе), зинһарлап сорыйм, үпкәләмә дә, рәнҗемә дә, синең белән гаиләбезгә ярдәмең тияр, балаларга ата булырсың, дип кушылган идем. Барып чыкмады. Гаеплене эзләп, тирәнгә кереп тормыйк. Олы улым якын итмәгәч, башка балаларым да сиңа ачык чырай күрсәтмәде.
Мин – картайган көнемдә алар кулына каласы кеше. Рәфикъның холкы атасыныкы шикелле, кальбе кабул итмәсә, башыңны ташка бәрсәң дә, гөманын үзгәртмәячәк. Үзең дә алдан күрүчән, хәйләкәр булдың, күперләреңне яндырмадың.
– Минем күперләрем юк, – дип сүзгә кысыласы итте Мирсәет.
Тыңлап бетер дигән мәгънә салып, Зәйнәп кулын күтәрде.
– Өеңне саттырмадың, диюем. Син кем, Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде.
Мирсәет, үзенә таяныч ноктасы елмайгандай, Зәйнәпнең соңгы җөмләсен эләктереп ала.
– Ник бу турыда элегрәк әйтмәдең? Уртак сабыебыз хакына без бергә яшәргә тиешбез!
Зәйнәп күперенке иреннәрен елмаюга тартым төстәрәк җәйде дә:
– Күңелең тыныч булсын! Минекеләр белән бергә үсәр. Икесе кул астына кереп баралар инде. Мал-туарны карау алар өстендә.
Улының авызыннан төшкән халык сүзләрен аңлаган хәлдә дә кабатламыйча кала алмады:
– Илдә чыпчык та үлми, диләр. Һәр адәм баласы дөньяга үз ризыгы белән килә, дип тә ишеткән идем.
– Минем балам да ачлы-туклы яшәрме? – дигән Мирсәетнең сүзләрен Зәйнәп колагына да элмәде.
– Сиңа киңәшем шул: җылырак, ягымлырак бул икенче яртыңа, аңа ышанып, ышыкланып яшә, тапканың уртак булсын. Бигайбә!
Мирсәет үзе дә Рәфикъның астан сөзеп каравыннан шиңә барды. Үсмернең көннән-көн ныгый килгән иңбашларын, йодрыкларын күреп, «мин ул маңкадан курыкмыйм», дип үзен ышандырырга тырышса да, очрашканда куырылып төште, начар төш кебек борчып торып гел күңеленә килде. Авылда тол хатыннар, кияүгә чыга алмыйча утырып калган кызлар буа буарлык, дип үзен юатып, аерылышканда, кабул ителгән гадәт буенча, үпкәләүгә охшатып, чыраен чыткан булса да, җиңел генә котылганына сөенеп, үз өенә күчеп куйды.
Яңа ирен куып чыгаргач, балалар матди хәлләренең хөртиләнеп китүен сизмәсеннәр дип, Зәйнәп үзен кызганмыйча, төрле эшкә алынып җигелде. Бала табу ялына да бик азга гына чыкты, анда да җәй көннәрендә үз урынына Рәфикъны җибәрә торган булды. Бөтен ышанычлары бәрәңге, кишер, суган утыртылган бакчаларында һәм куе сөтле, мәгәр бик азгын, бер мөгезле, Чаланка исемле сыерларында иде. Балалар кояшка тартыла барган саен, киемнәргә ихтыяҗ арта торды. Зәйнәп, үзен гаепле кешегә санап, тешен шыгырдатып түзде-түзде дә, һәр көнне ихтыяҗы чыгып торган вак-төякне, кирәк-яракны алуга да акча юнәтә алмагач, үзе дә сизмәстән, олы улын битәрләп алды.
– Характерыңны күрсәтеп, күкерт кебек кабынмыйча, үзең акча эшли башлаганчы булса да, Мирсәет абыеңны куып чыгармыйча түзсәң, мондый мескен хәлгә төшмәс идек. Аңардан артмаса да тамгалап тора иде.
– Әни, мин сине аңладым. Быел укуымны тәмамлыйм да тәкә Хәлименә тракторчы ярдәмчесе булып барам. Читтән торып, Чистайның механизаторлар курсына укырга керермен.
Әнисенең газаплануын күрү Рәфикъка да бик авыр иде. Иң якын кешесен кызганудан үз йөрәге дә сыкрана, чөнки ул гаилә кичергән кыенлыклар өчен үзен гаепле итеп сизә. Ник шулай пырдымсызланды соң ул, Мирсәет шунда аягын сөйрәп йөрсә, дөнья җимерелер идеме? Бер-берсен тапканнар икән, яшәсеннәр иде шунда. Рәфикъ, күңеленең нечкәрүен сизеп, әнисенә җылы сүзен ирештерүне кирәк тапты. Аның уйларын җырлагандай моңсу тавышы белән янә әнисе бүлдерде.
– Юк, улым, укуыңны ташламыйсың. Урта белемне ал, аннан соң үзең карарсың.

Рәфикъ, әнисен ишетмәгән кеше сыман, үзенең күптәнге хыялын ярып салды.
– Исән булсам, беренче получкамнан син кызыгып яшәгән, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән Ырынбур шәлен алып бирермен.
– Әй балам, балам, рәхмәт инде үзеңә, может, киләчәктә тормышыбыз рәтләнер, гел болай булмас, әле бүгенгесен яшисе бар. Әйттем бит, лампага салырга ярты литр карачиным, ике әчмуха чәем калды, сабын урынына савытлар юарга ком кулланам... Әтиең үләр алдыннан, ничек тә балаларны укытырга тырыш, безнең нәсел башлы булса да, уку эләкмәде, дип әйтеп калдырган иде.

 

***


Әнисе белән ихлас аңлашу Рәфикъның чираттагы ял көненнән соң, күрше Әлмәт авылына укырга китүе алдыннан булды. Бернинди бәла-каза, кайгы- хәсрәт турында уйланырга да урын калдырмаслык язгы, кояшлы иртә иде. Эреп бетмәгән карлардан җыелган гөрләвекләр ярыша-ярыша байлыкларын Мораса елгасына ташый. Атна ахырында Рәфикъның урамнан акча табып кайтачагы турында бар шәйдән хәбәрдар саба җиле дә сизенми иде әле. Ә өйдә исә, хәзер сәке кырыенда аунап яткан акчаларның мәктәп янындагы чокырда сибелеп ятуларына сөекле әнисе шик белдергәч, Ленин башы төшерелгән кызыл кәгазьләр, каз бәбкәләре кебек аналарына ышанып, сыланып, барына канәгать булып, артыгын таләп итмичә, тыныч кына яшәгән гаиләгә борчу, сагышлы тынгысызлык алып килде. Балалар, куркыныч еланнан качкан шикелле, сәкенең аргы башына ук күченеп утырдылар, дигән идек. Берсе дә кымшанмады, акчага кагылмады.
Өйләргә ут, газ кергәнче, авыл хатыннарының иң күп вакытын уздыра торган, эш, уй-фикерләрен тәртипкә китерү урыны, сердәше, аңлаучысы мич иде. Ул кешеләрне салкыннан саклаучы, дөньяда иң тәмле коймак, кабартмалар, җәймәләр, ипиләр белән сөендерүче чыганак булып торды. Табагачы белән чуен чүлмәкне, табаны алыштыра-алыштыра кайнашкан арада Зәйнәпнең уйлары тулы иреккә чыкты. Әлбәттә инде, аны иң борчыганы Рәфикъ алып кайткан каһәр суккан акчалар иде. Улының кеше кесәсенә яисә сумкасына керүенә аның һич кенә дә ышанасы килми. Ул бит бөтен киләчәк тормышыңа, намусыңа кара тамга салу дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы, ваемсызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә, төрле юллар белән хуҗасын табарга, һич югында, директорның үзенәме, башка берәүгәме кертеп бирергә тиеш иде.
Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы, башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп куйды да, катгый карарга килеп, хуҗасыз һәм гаепсез акчаларны әүвәл, тизрәк котылырга теләгәндәй, алъяпкыч кесәсенә тыгып, аннан аңына килеп, эш киемен салып, соры бамбази күлмәгенә урнаштырып, балаларына:
– Шыпырт кына өйдә утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен! – дип, тиз-тиз атлап, олы улы Рәфикъ артыннан ук диярлек чыгып та китте.
Мәгәр ул, агачтан туймаган ут кебек, акчалы кешеләр өчен ишекләрен һәрдаим ачык тоткан кибет ягына борылмады, ә Рәфикъ укый торган Әлмәт авылына йөреп эшләүче, тарих укытучысы Нәсимнәргә юл алды. Ул карт әнисе белән авылның Чебил дип аталган (элек анда хәзер тулысынча татарлашкан чувашлар көн иткән, исеме шуннан калган, диләр) очында яши иде. Өйләре тышкы кыяфәте, купшылыгы белән күршеләренекеннән аерылып тормаса да, аңлатып булмаслык эчке сөйкемлелеге, мәгърифәт нуры белән үзенә тартып торгандай тоелды Зәйнәпкә. Урамда каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече капканы ачканда, кулларының калтыравын басарга тырышып, эчкә үтте. Әнисенә балаларча ярдәм итәм дип, әхлакның тыюлы сызыгын үтеп, тайгак юлга басуын аңлаган Рәфикъның да шул ук урамдагы мунча бүрәнәсе артында качып торуыннан Зәйнәп хәбәрдар түгел иде, әлбәттә.
Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып кергән ханымны уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле тарих укытучысы, тыштан ачык чырай белән, чынлыкта бераз сәерсенеп, хәтәр хәбәр көткәндәй сагаебрак каршы алды. Яшел төскә ак сызыклар төшерелгән спорт костюмы гәүдәсенең төзлеген күрсәтеп тора. Әлбәттә, зыялы кеше ошбу бусаганы бик сирәк атлап кергән ханымга гаҗәпләнүен сиздермәде.
– Рәхим итегез, Зәйнәп апа. Әни, бездә кунак бар, чәеңне сикерт. Ни йомыш төште, Зәйнәп апа?
Үзе үк ашыгыч бирелгән соравы өчен оялгандай:
– Минем фәннән Гайнанов начар укымый. Тәртибе дә, белүемчә, малайлар өчен тавыш күтәрерлек түгел. Ул интернатта кунарга калмаганда, еш кына чакрымнарны бергә саныйбыз. Сезне бик хөрмәт иткәне, яратканы тавыш төсмереннән сизелеп тора.
– Рәхмәт инде җылы сүзләрегез өчен, – дип, Зәйнәп йомгакны ничегрәк сүтәргә белмичә, беразга югалып калды.
– Йомыш дисәң дә ярый. Бик авыр хәлдә калдым әле. Дөресе, киңәш-табыш итәргә дип сезгә килгәнием
– Рәхим итеп түрдән узыгыз!
Ханым янәдән, ник килгәненә үкенгәндәй, эшнең зурга китәсен аңлап, әйтергәме икән, әллә улының өлгерешен белешеп чыгып китәргәме дип, икеләнеп торды да, бу хәлне ачыкламыйча калдырырга ярамый дигәндәй, тавышының калтырануын басарга тырышып:
– Беләсезме, Нәсим Кадырович, Рәфикъ юлдан таптым дип, өйгә 25 сум акча алып кайтты. Хәзерге заманда кем шулчаклы акчаны төшереп калдырсын инде! Бу хәлнең шәһәрдә, һич югында район үзәгендә булуы мөмкин әле. Улым турында начар сүз әйтәсем килми. Үзем дә гаепле. Кирәк-яракны алырга акчабыз юк, дип зарланып торам. Мине жәлләп берәр укытучының сумкасына кермәдеме икән?
Нәсим шунда ук бүген генә директор бүлмәсендә булган сөйләшүне исенә төшерде. Башкортстаннан эшкә җибәрелгән биология укытучысы Рәсимәнең, өенә кайтырга чыкканда, укытучылар бүлмәсендә дәреслеген онытып калдыруы исенә төште. Коридор тәрәзәсе төбендә калдырган сумкасыннан акчасы югалуын һәм, гомумән, күрше авыллардан килеп укучылар өчен ачылган интернатта урлашу очраклары ешаюы турында сүз булган иде. Ул гына да түгел, Рәсимә тавыш күтәргәннән соң, бу очракны тикшерүне, ягъни бурны кояш яктысына чыгаруны, озак еллар директор вазифасын башкаручы, каракны тотып булуга ышанмаса да, җаваплылыкны үз өстеннән төшерү өчен, бу эшне, тавышын бөердән чыгарып, Нәсимгә тапшырды.
– Син, иптәш Нәсим Кадырович, тарихчы, психолог, комсомол оешмасы секретаре, әхлак, тәрбия мәсьәләләре синең кулда. Кирәк булса, милиция белән дә куркытып ал! Бу эшне башка кешегә тапшырсаң, үпкәләвең бар, – дип, арзанлы шаяртып та куйды.

Нәсимнең Замир Ярулловичтан:
– Ә сез каракны табып булуга ышанасызмы? – дигән соравына директорның җавапка сүз әрәм итеп тормыйча, күп мәгънәле итеп, җилкәләрен сикертеп куюы хәтеренә төште. Кулы кычыткан карак малаен анасы үзе тотып китерә, шома балык үз теләге белән җәтмәгә килеп керә түгелме? Хәзер үк участковыйны чакыр да егетне каталашкага озат! Ә сиңа нәрсә, мәктәп, комсомол, бәлки әле РОНО буенча ялтыравык рәхмәт кәгазе эләгер. Эшне зурдан җибәреп, сасысын чыгарасың килмәсә, Гайнановны якасыннан тот та директор каршысына китереп бастыр, бу очракта да синең чын тәрбияче, намуслы укытучы буларак абруең артыр!
Шул авыл кешесе буларак Нәсим Гайнановларның, әтиләре үлгәннән соң, мохтаҗлыкта яшәсәләр дә, хөрмәткә лаеклы, горур гаилә икәнлеген яхшы белә. Аларның кемнедер нахакка рәнҗеткәне, кеше малына кул сузганнары ишетелгәне юк. Нәсим алдында оятыннан кара янып, битен ертып малаен фаш итәргә килгән ханымнаң дүрт баланы җидегә ярылып эшләп, аякка бастырырга, намуслы, милли җанлы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуыннан да хәбәрдар иде ул. Әгәренки, Нәсимнең фани дөньяда иң якын кешесе булып киткән Рәсимә туташ, акчасын төшереп калдырып, Рәфикъ тапкан булса, яшь кешене гаепсезгә рәнҗетсәң, гөнаһысын кем белән уртаклашырсың? Егет кисәге, әнисенең гаҗиз чарасызлыктан бәргәләнүен күреп, сумкадан акчаны алган булса да, бер тиенен дә үзенә тотмаган очракта да иптәш Гайнановны берничек тә аклап булмый. Киңәш бирергә бик маһир олы педагоглар бу очракта үзләрен ничек тотарлар иде икән?
– Зәйнәп апа, чәйдән баш тартсагыз, өегезгә кайтыгыз да шул акча кисәген кирәк-ярагыгызга тотыгыз. Бәлки, аны кемдер чыннан да төшереп калдыргандыр, ә үткен күзле Рәфикъ аны күреп алгандыр. Әлләни зур сумма түгел, әйтик, борыны мышкылдаган берәрсе кесәсеннән кулъяулыгын алганда, акчасын ияртеп чыгарып, чәчеп калдырган булуы да ихтимал. Укытучылар – оешып җитмәгән, инспекторлар, көтелмәгән тикшерүләр, контроль эшләр, дәгъвалы ата-аналар белән куркытылган, сәер халык. Сез – бу казанда кайнаган кеше, барысын да беләсез.
Бу мизгелдә тарих укытучысының йомры башына мәшәкатьле, хәтта хәвефле, шаян бер уй килә. Өч ел элек кенә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган, урта гасыр татар әдәбияты, суфилар фәлсәфәсе, хикмәте белән яхшы ук таныш Нәсим кайсыдыр кыйссадан укыган бер әхлакый сабакны исенә төшереп елмаеп куя. Гадилеге белән гали бу мәзәк булган хәлне чагылдырганга охшаган. Бер хан сараенда барган, хәзергечә әйтсәк, киңәшмә көндезге намаз вакытына туры килә. Күбесе өсләрендәге затлы халатларын, тәһарәт алганда, чөйгә элеп куя һәм шунда бер вәзирнең янчыгы белән алтыны юкка чыга. Тавыш-гауга куба. Хан күрәзәчесен чакырта. Акыл иясе, шактый уйланып торганнан соң, ханның үзенә генә мондый киңәшен бирә имди.
– Намаз вакытында сараегызда булган барча кешегә бертигез итеп киселгән таякчыклар таратыгыз. Һәм «берсе минем чәнчи бармак калынлыгында башкаларыннан озынрак, шунысы бурга эләгер» дип тә өстәгез. Кәкре куллы адәм тотылып, хур булудан шөлләп, таякчыкны караңгы бүлмәдә кыскартыр һәм шул гамәле белән тотылыр. Бурны хәбескә озатканнан соң, каракның бүреге яна мәкале шул вакыйгадан соң туган, диләр. Нәсим ошбу риваятьне исенә төшереп, сумкага кергән баланың кем булуын тәгаен белгән тәкъдирдә дә, әкәмәт серле уенны дагалап карарга булды. Гасырлар агып, иҗтимагый-сәяси вазгыятьләр үзгәрсә дә, кешенең, бу очракта каракның эчке дөньясы, үз-үзен яклау, курку хисе үзгәреш кичерми.
Интернатта һәр төнне бер укытучы кунарга тиеш иде. Нәсим, аның кизү көне булмаса да, бер сылтау табып, үз чиратын алыштыра. Мәктәпкә килгән уңайда ук, җәннәт агачыннан ясалган Муса таякларын, алыштыра алмасалар да, үз бурычларын үтәрләр дип көлемсерәп, кырдан арыш камылларын кисеп ала килеп, кунарга калган укучыларга тарата.
– Барыгызга да тигез итеп киселгән камыллар өләшәм. Тик берсе генә аз гына озынрак. Шул салам эләккән укучы Рәсимә апагыз төшереп калдырган (сумкасыннан урлаган дип әйтә алмады) һәм хуҗасына акчаны кире кайтарырга оялган кеше булыр. Хәерле сәгатьтә, камылларыгызны сытмагыз, бөкләмәгез соңыннан, һәркайсыгыздан янәдән үлчәп, җыеп алырмын.
Укучыларны бу сынау шатландырды дип раслау дөрес булмас иде. Берәүнең дә, бөтен көтүне пычраткан сыер өчен җавап бирәсе килмичә, без шул хурлыкка лаекмы дип уйласалар да, ахыр чиктә, бу югалтуны миңа сылтап калдырмасыннар өченгә дип, мырлый-мырлый булса да ризалаштылар. Дөресен генә әйткәндә, Нәсим Кадырович алардан сорап та тормады. Укучыларына янәдән бер ачыкламыш та кертте.
– Акчаны тапмаган, алмаган булсагыз, нәрсәсеннән шөлләп торасыз. Чистарынып, борынгы греклар әйтмешли, катарсис узарсыз.
Уенның хикмәтен аңлап җитмәгән бер укучының:
– Әгәр ул озын камыл гаепсез кешегә туры килеп, кемдер нахакка рәнҗетелсә? – дигән соравына укытучының Аллаһ ялгышмый дип әйтәсе килсә дә, марксист- тарихчы, комсомол оешмасы сәркатибе башкарак аңлатма бирде:
– Гаебе булмаса, гафу үтенербез. Һәм беркадәр тантаналы төстәрәк өстәп куйды: – Биредә сезнең намусыгыз, ахыр чиктә мәктәпнең абруе сынала...

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 10, 2016
Фото: pixabay
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: