Галәм гөле ташны ярган... (бәянның дәвамы)

Бәянның башы монда.

Фоат белән алар иртүк юлга кузгалдылар. Шулай да хатын сизде: ире нидәндер шомлангандай, бик ачылмый гына сөйләшә. Вакыт-вакыт эчке ярсуы тышка бәреп чыга иде. Әлбәттә, Рәйхания аның хәлен бик яхшы чамалый, уколдан да коты очкан ир затына операция дигән сүз мәхшәр булып күренәдер. Үз хаҗәтең төшеп, мәҗбүрият алдында торганда да, коточкыч бит әле ул. Ә монда хатының өчен корбан буласы. Икебез дә гарип калсак, нишләрбез, дип тә көенәдер.
Ул юлларны бөтенләй дә күрмәгәндәй, машинасын куалый. Рәйхания вакыт- вакыт:
– Ашыгасың, кадерлем, өлгерәбез ләбаса, – дип куештыра. Ир аны ишетми дә кебек. Ул алга чаба. Бераз баргач кына телгә килеп:
– Тизрәк барып җитәсем, сине тизрәк терелтәсем килә, – дип җаваплый.
Анализлар тапшыру бүлмәсенә дә алдан Фоат үзе кереп китте. Нәтиҗәләрен коридорда әрле-бирле йөренә-йөренә көтте. Рәйхания янына утырып:
– Менә күрерсең, бөтенесе дә шунда хәл ителер, гомер буена икебезгә бер юрган, бер түшәк дигәндәй, без икебез бер кеше кебек инде, бер уйласаң, – дип аны юатып алырга да җай тапты.
Фоат хәтта кайчак Рәйханиянең күз яшьләрен күргәндә дә сөенә: аңа хатыны яши кебек тоела иде. Авыру газапларына яшисе килү ләззәте кушыла да җанын тыелгысыз сулкылдата. Моны карап тору иргә җиңел түгел, шулай да бу халәттә ниндидер билгесез өмет чагылышы бар иде шикелле.
– Бөтенесе дә хәл ителер, менә күрерсең... – дип кабатлады ул янә.
Тик... бу анализлар Рәйханиягә куаныч китермәде: кан күрсәткечләре чагышмый, диделәр.
– Ничек инде, без егерме ел бергә яшибез ласа, бер түшәктә йоклап, анализлар туры килмиме? – дип ачу-үпкәсен белдерде ир шәфкать туташларына. – Вәйран башны хәйранга калдырып андый сүз әйтмәгез әле сез безгә...
Шәфкать туташы иңбашларын сикертте.
– Бәлки берәр туганыгыз ризалашыр? – дип үз тәкъдимен кертте аннан ак халатлы кыз. – Кызыгыз, улыгыз да ярый...
«Кызыгыз, улыгыз» дигән сүздән хатынга йөрәгендәге иң нечкә кыллар өзелеп киткәндәй тоелды, күкрәк турысы кысылып куйды. Эчтән генә: «Аллам сакласын! Алар өлешенә керергә язмасын», – дип кат-кат тәкрарлады. Күзләренә яшьләр тулды, үкси-үкси елаудан тыела алмады.
Фоат аны юл буена тынычландырып кайтты:
– Борчылма, Володя бар бит әле безнең. Үз теле белән әйтте ләбаса: «Синең өчен җаным жәл түгел», – диде. Ә син яшь сыгасың. – Фоат инде баягы капкынга эләккән тычкан халәтеннән ычкынган, сөйләшүдән туктамый, бераз кәефе дә күтәрелгәнгә охшап тора иде. Хатын моны сизенсә дә, сүз әйтмәде, күңелен җәрәхәтләмәскә булды. Барды, карышмады, һичшиксез яраячак, дип ышанды. Ни дисәң дә, хатынына башлап ярдәм кулы сузды. Тик чир упкыныннан тартып алырга хәленнән килми икән, тагын нишли алсын инде ул? Анализлар ярашмаганга ул гаепле түгел ләбаса...
– Әле бит Камал Абрамович бар. Ул барыбер ярдәм итәчәк! – дип, эчке өметен уятып куйды хатын.
Теге шомлы таңда, берәүнең әҗәлен көткәндә, шәфкать туташы шундый өмет уятты бит аңарда: «Бер-берсенә әгъза бирүчеләр әз түгел, бәлки берәр туганыгыз ризалашыр?» – диде.

Рәйханиянең күз алдында һаман шул соры хастаханә диварлары, берәүнең әҗәлен көтеп утырганда, һич үтмәс минутларга уралган ямьсез хатирәләр бөтерелде.
***
Ул чакта Рәйхания шәфкать туташыннан шактый мәгълүмат белешергә өлгерде. Үзен кызыксындырган сорауларны биреп калырга тырышты. Ул беркүпме тын гына утырганнан соң:
– Үлгән кешенең бөерен күчереп утырту әллә ничегрәк инде үзе. Кыргыйларча диимме? – диде.
– Нәрсәсе кыргыйларча? Табибыбыз «Кеше алырга әзер икән, бирергә дә каршы булмаска тиеш» дигән гыйбарәне еш куллана. Америка профессоры шулай дип әйткән, ди. Дин кешеләре дә моңа каршы килми, ди. Фанилыктан китеп баручы зат үз гомеренең бер кисәген кемнеңдер гомеренә ялгап калдыра икән – бу начар түгел бит инде. Икесенең дә үлеп китүеннән кемгә файда соң? Ләкин алдың да куйдың түгел шул, бу бик четерекле мәсьәлә. Тикшерүләр, анализлар...
– Яраган очраклар бармы соң? – дип сорап куйды Рәйхания бик белергә теләп.
– Нишләп булмасын? – диде шәфкать туташы. – Әнә коридорда стенд эленеп тора. Анда барысы да кемнеңдер бөере аркасында яшәп ята.
Рәйхания чит бөер куйдыручыларның, хәтта егерме биш елгача гомерләре озаюын, аларның бөер эшчәнлеген җайга сала торган дарулар эчеп булса да, тормыштан өзелми яшәп ятуларын белде. Стендтагы ир-атлар да, хатын-кызлар да фоторәсемнәрдә шат чырайлы, алар һич кенә дә авыру кешеләргә охшамаган иде. Аның күңелендә өмет чаткылары уйнап алды.
– Хәзер сез коридорда көтеп торыгыз, анализлар әзер булгач, чакырырбыз. – Шәфкать туташы бу сүзләрне бераз кырысланып әйтте шикелле. Рәйханиянең сораулары әле тагын да күп булса да, артыгын сорашырга кыймады. Әкрен генә коридорга хәсрәттәшләре янына чыгып утырды. Ишекләр ачык булгангамы, кабинетта ниндидер аппаратлар эшли, аларның тигез ритмы гел йөрәк тибешен хәтерләтә иде.
– Әллә теге кеше терелдеме? Йөрәге эшләп киттеме әллә соң? – дип куанып сорады хатын.
– Юктыр...
– Йә, ни дип әйттеләр?
– Ни әйтсеннәр инде, анализлар алдылар да чыгарып җибәрделәр, – дип кәефсез генә җаваплады Рәйхания.
– Их, бу кеше гомере! Ничек кызганыч!
–Үлмәсен иде ул, мин шуны гына телим хәзер, – диде Рәйхания күршесенә теләктәшлек белдереп.
– Үлмәсен... – дип кабатлады ир заты.
Ә чынлыкта алар иртә таңнан өчәүләшеп берәүнең үлемен көтәләр иде...
***
Кызының көне буе үз тирәсендә бөтерелүен Рәйхания үзенчә юрады. Мине кызгана, балакаем, бер-бер чара табылмас, дип куркадыр, мөгаен, дип фикер йөртте. Төсе качкан тәмам. Cүзләрен дә санап кына сөйләшә. Ашау-эчүенең дә рәте китте.
– Ник бер дә кәефең юк соң, балам? – дип назлап кына кызының чәчләреннән сыпырды Рәйхания. – Уеңны кычкырып әйт, йөрәгеңне талап ятмасын.
Ул кызының дәрьядай төпсез күзләренә төбәлде. Ул күзләрдә исә ана хәсрәтенең 
шомлы күләгәсе генә түгел, әллә күпме наз да чагыла, айның ундүртенче кичәсе кебек нурлы йөзеннән яктылык сирпелә иде.
Таңсылу үксеп елап җибәрде. Керфек очларыннан тәгәрәп төшкән энҗедәй яшь бөртекләрен ана учлары белән сөртеп алды.
– Елама, балам, Ходай кушмаган эш булмас. Үлмәскә язган икән, бөерсез көенчә дә яшәтә ул Аллаһы Тәгалә... Һаман бер балык башы инде: туйдырдым сезне дә...
– Әнием, – диде кыз, – рөхсәт ит сиңа үз бөеремне бирергә.
Рәйхания баскан урынында чайкалып куйды:
– Ни сөйләгәнеңне беләсеңме, балакаем? – диде ул, күзләрен зур ачып.
– Беләм... Мин барып белештем. Мөмкин, диделәр. Безнең кан төркеме дә,
башкалары да туры килә. Стендта эленеп тора анда: бер ана кызына үзе донор булган. Рәйхания бермәл тын ала алмый торды. Көчкә үзен җыеп:
– Их, балам... Әни кеше йөрәген бирергә дә ризалашыр ул. Әллә син моны бик җиңел хәл дип белдеңме? – дип куйды.
– Синең авыруың безгә дә рәхәт түгел.
– Түгелдер дә соң... Мин моны рөхсәт итә алмыйм, кызым... Синең әле яшисең бар. Кияүгә чыгасың... Бала табасың... Авыру хатын беркемгә дә кирәк түгел ул. – Мин кияүгә чыкмаска да риза, әнием, син генә терел. Сәламәт булсаң, яныңда ярдәм итеп яшәве күпкә рәхәтрәк.
– Ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы, балам? Бу хактагы уйны башыңа да кертмә, яме! Ә миңа ярдәм итүче табылыр. Әнә, Рәшит абыең бар. Аның белән каннарыбыз туры киләдер. Володя да риза, ди бит...
Рәйхания кисәк борылып үз бүлмәсенә кереп китте. Караватына ятып битен колак мендәре белән каплады һәм тыела алмыйча, тавышсыз гына үзен-үзе өзеп елады. Гүя җаныннан моңарчы җир өстендә бер генә кеше дә кичермәгән иң ачы күз яшьләре сыгылып чыкты. Менә бит нинди хәлгә куйды ул балаларын! Үзе ни хәлгә калды? Менә бит нинди фаҗига язылган аның язмышына.
Ул кызын күтәргәндә, үтереп лимон ашыйсы килүен, туган көнендә җеп өзәрлек хәле булмаса да, шатлык-куанычта коенуын – җир өстендә өр-яңадан, яңача яши башлавын, йокысыз төннәрен, күкрәк сөтен имезгәндә, нарасыеның ирен читләреннән аккан ап-ак сөткә наз тулы, бәхетле күзләр белән яратып карап торуын, бәгырь җимешенең җиргә сак кына басып тәпи атлап китүен, «әннә» дип теле ачылуын, могҗизалы әкиятләр тыңлый-тыңлый тирән йокыга талуын, кара күлмәк, ак алъяпкычын килештереп киеп, беренче кат мәктәпкә баруын күз алдына китерде. Инде институтны да уңышлы тәмамлап чыкты, эш кешесе булды менә... Ана кеше өчен баласыннан да кадерлерәк җан иясе юк шул җир йөзендә!
Ә кызы мәрхәмәтле... Шунысы үкенечле түгел: олы җанлы, кешелекле балалар калдырып китә икән лә җир өстенә... Хәер, улына әллә ни аңлатып тору кирәкмәде. Үзе дә әнисенең җанын бимазалап артыгын теләк белдермәде. Шулай да бик боек йөри, дөньядан рухы сүнгән кеше кебек. Әле беркөнне генә улының машинасын куйганда, арт белән коймага бәрелә язып калуыннан коты чыкты. Кызы:
– Әни, ник карап торып үзеңне бетерәсең? Син бит барыбер аңа ярдәм итә алмыйсың. Аннан йөрәк авырта, дисең... – дип шелтәләде.
– И-и, кызым, минем йөрәгем юлда сезнең алдыгыздан йөгерә бит шулай, – дип пошынып җавап бирде Рәйхания.
Хатын үз уйларыннан сискәнүдән бөтен гәүдәсе белән җыерылды. Ничек инде, ул үләргә җыенмый лабаса. Медицина алга киткән бу дөньяда аны гына күрәләтә үтермәсләрдер, шәт? Шул мәлдә карашына ышыкланып, Камал Абрамовичның өметле җөмләләре узгандай булды: «Яшиләр бит әле. Сез дә яшәрсез...»

 ***
Рәйхания нигәдер иртә уянды. Йокы күлмәге өстеннән кофтасын иңнәренә салып, йортка чыкты. Тирә-күршенең көтү куганын, сыерларның иренеп кенә мөгрәвен, кызларның чиләкләрен чыңлатып, суга чишмәгә төшеп китүен, ишегалдындагы тал башында оя корган кошның салмак аваз чыгарып, чи-чи килүен ишетте. Дөнья яңа көнгә әзерләнә иде. Дөнья яши иде... Иртәнге хәрәкәт аның күңелендә яшәү чаткыларын тергезеп җибәргәндәй булды. Ирексездән балачагындагы матур хыяллары биләмәсендә калды.
...Рәйханиянең әнисе ул көнне мышный-мышный песи аягына бинт урап утырган кызын күреп гаҗәпләнеп куйды.
– Нигә урыйсың син аны? – дип сорады.
– Аягын җәрәхәтләгән, – дип җавап бирде кыз, күтәрелеп карамыйча гына. Мәче дә кызның итәгенә сузылып яткан да тәпиен алга ук сузып, Рәйханиянең
ураганын тик кенә күзәтеп утыра иде. Шунда кыз катгый карарга килде: «Шәфкать туташы булачакмын»...
Тик аңа сатучы булырга язган иде. Шәфкать туташлары әзерләү училищесына имтиханнарга соңга калдыгыз, диделәр. Үртәлә-үртәлә авылына кайтып китте.
Сатучылыкка укырга кирәк дигән карарга килгәнче, тагын бер елга якын вакыт үтеп киткән иде инде. Дөресрәге, бабасы каршы төште:
– Мизан янында гадел була алырыңа ышансаң гына бар, кызым, – диде. – Нәфсене җиңә алганнар һөнәре бу. Гөнаһка нибары бер адым...
– Үз авылдашларыма андый явызлык кылмам бит инде, бабакаем, – дип көлде кыз.
Сатучылыкка укып бетерүгә, Фоаты армиядән кайтып җитте. Ә бу һөнәр бик тә кирәкле булып чыкты. Алар урнашкан совхоз кибетендә сатучыны лаеклы ялга озатканнар иде.
***
– Хафизова, сез кайтып китә аласыз. Кан анализларыгыз күрсәтүенчә, бу кешенең бөерен организмыгыз кабул итәргә җыенмый. Кан ойый да китә, бернишләтер хәл юк, – диде шәфкать туташы Рәйханиянең хәленә керергә тырышкандай.
– Ә аларга ярармы соң? – Хатын хәсрәттәшләренә төбәлеп, җайсыз сорау биргәнен сизмичә дә калды. Аннары уңайсызланып кына: – Ә бәлки, үлем түшәгендәге кеше үзе терелер, – дип куйды.
– Ә бәлки... – дип кабатлады ак халатлы кыз. – Без могҗизаларга Кыш бабайдан бүләк көтүче балалардай ышанабыз. Тик кайчакта өметләребез акланмый шул... Табиблар, шәфкать туташлары өчен үзләре дәвалаган затларны исән-сау күрүдән дә зуррак бәхет юк. Моны сез, кешеләр, беркайчан да аңлый алмассыз. Бу кичерешләрне тоюдан бөтен дөньябыз тулылана...
Рәйхания аңарга сокланып карап куйды. Чибәрлегенә дә, ичмасам, бер күз дә төшермәгән әлегәчә. Зифа буена, башлыгы тагын да яктыртып күрсәткән зур зәңгәр күзләренә аклык ничекләр килешкән! Өчесенең күз алдында, үлеләр һәм тереләр дөньясы чигендә сакчы фәрештәдәй басып тора ул.
Шәфкать туташы янә кулындагы кәгазьләрне актарыштырып, арадан берсен өскәрәк тартып чыгарды һәм:
– Иванов, – дип эндәште. – Әйдәгез минем белән. Карап карыйк, сезнең анализлар ни күрсәтер икән...
Ир көрәктәй куллары белән битен сыпырып төшерде дә шәфкать туташына иярде.

– Һәркемнең яшисе килә! – дип куйды Рәйхания, башмакларын пакетка сала- сала.
– Һәркемнең яшисе килә! – дип кушылды чит хатын.
Алар өчәүләп берәүнең үлемен көттеләр һәм өчесенең дә яшисе килә иде... Инде менә икәү генә калдылар. Рәйханиягә ничектер аеруча җиңел булып китте. Әлеге минутта яши бит әле ул! Үлмәгән. Үз аяклары белән больнистан чыгып бара әнә. Ә калганы барыбер без уйлаганча түгел, Аллаһы Тәгалә кушканча булачак.
Рәйхания чыкканда, Фоаты машинаны кабызып көтеп тора иде инде. Ул хәлне шунда ук аңлады.
– Димәк, сиңа язмаган ул бөер, – диде дә радионы ачты.
Шомлы тавыш ниндидер күңелсез хәбәр җиткерергә тырыша иде: Иделнең кайсыдыр тармагында балыклар үлгән. Анализлар күрсәткәнчә, суда сульфат, фенол һәм марганец артып киткән, ди.
– Кешеләр табигатькә яхшы мөнәсәбәт күрсәткәнгәдер инде монысы, – дип куйды Рәйхания авыр уйларыннан аерылырга теләп.
– Җәй көне бик эсселәрдә бер булды бит мондый очрак, суда кислород җитмәгән, диделәр. Табигать үзе гаепле, диделәр. Әле дә шундый бер-бер хәл килеп чыккандыр...
– Аңламассың бу дөньяны, – дип авыр сулады хатын.
Икесе дә бер мәлгә сүзсез бардылар. Машина кайчакта тигез генә юырта, вакыт-вакыт чокыр-чакырларга төшеп киткәли.
– Ашыктырма, – ди, Рәйхания иренә табан борылып.
Ул шул арада уйларына бикләнеп, сәер тынлыкка чумды. Табигать матур шулай да, дип сокланды машина тәрәзәсе аша. Табигатьтән аерылып яшәргә язмасын. Гаилә белән табигатькә чыгарга яраталар иде алар. Шуңа бакчаны да Чулман буеннан алдылар. Йорт тирәсендәге мәйдан да җитәрлек югыйсә: ун сутыйга бәрәңгесен дә, кишер-чөгендерен дә, кыяр-помидорын да утырталар. Ә Чулман буендагысын җиләк-җимеш бакчасы иттеләр. Шашлык пешерергә мангал куйдылар, утырып ял итәргә беседка кордылар. Күршеләре: «Тәмам шәһәр кешеләренә әйләнеп беттегез инде!» – дип көнләшү тулы күзләр белән карады. Әллә шуларның зәһәр күзе тиде микән соң? Хәзер барысы да бетте микәнни?
Ир хатынының эчке халәтен тоясы, уен беләсе килүдән тизлекне арттыруын да сизми.
– Бу өмет тә киселде, – дип уйлыйдыр ул. – Чиратта Володя инде...
***
Табиблар хәзер УЗИ аппаратларын үзләре белән йөртә икән. Алдагы елларда да алар аны районнан авылга алып килгәннәр иде. Ишетте Рәйхания ишетүен, әллә ничек, аяклары шешенүне авыруга санамады бер дә. Ак халатлы бу фәрештә дә кешеләрнең сәламәтлеге өчен ниләр эшләүләрен шактый озак сөйләде.
– Шунысы кызганыч, кешеләр соңгы чиккә килеп җитмичә торып, үзләренең авырулары хакында белмиләр, дөресрәге, үз-үзләренә игътибар итмиләр, – диде ул. Хастаханәгә юллама да биреп калдылар.
Рәйханиягә кыен булып китте. Ул, нигәдер, мин генә шундыйрактыр, дип уйлаган иде. Үзеңне ничек шул хәлгә төшерергә мөмкин, дип көенде. Аны район клиникасындагы табибка яздырган шәфкать туташы чын-чынлап ачуланды лабаса: «Бу хәтле игътибарсыз булырга ярамый, балалар хакына дип тә яшәргә тырыша кеше», – диде.
Менә хәзер инде ул кая кушсалар, шунда бара, ни сорасалар, шуны эшләргә 
әзер иде. Медицина ничек кенә үсеш-үзгәреш кичермәсен, авырулар саны гына кимеми. Ни өчен шулай бу? Чирен яшергән – үлгән, диләр, һәммәсе дә үзләре гаепле микәнни?
Чир бит һавадан иңгәндәй, көтмәгәндә ябырылды. Көтмәгәндә аяктан екты. Кемнең үзен чирле дип хис итәсе килсен? Әлбәттә, Рәйханиягә дә моның белән килешү җиңел булмады.
Әнә бит Камал Абрамович әйтеп тора, операция ясатып, башкаларның бөерен куйдырсаң да, могҗизага ышанырга ярамый, ди. Бу бик күп дарулар, дәвалану курслары, хастаханә ятаклары дигән сүз. Әле организм чит әгъзаны кабул итәме, юкмы? Күп очракта кире кага, ди шул.
Рәйхания сырхауны урын өстенә ятып кичерергә җыенмый, көрәшәчәк ул, ихтыяр көчен туплап үзен-үзе җиңәчәк барыбер. «Минем яшисем килә!» – дип кабатлады ул эчтән, иреннәрен тешләп.
***
Рәйханиянең Фоатны очратмаса, кәефе кырыла торган иде. Фоаты да шулай: мәктәп коридорында һаман кызны күзләде. Ә беркөнне дәресләр беткәч тә, алар физкультминутка чыктылар. Шунда малай аның кулына кәгазь кисәге тоттырып өлгерде, Рәйхания йөгереп кереп тә китте.
Кызның бөтен тәне буйлап ток үткәндәй тоелды. Учын йомарлаган килеш, иңбашларын сикерткәләп, ләззәтле мизгелләр кичереп утырды.
«Шулай да ни язды икән соң?» дип, бөтен кыюлыгын югалтып, әкрен генә учын ачты. Бөгәрләнгән кәгазь кисәген туздырып җибәрде. Анда чалыш-чолыш хәрефләр белән: «Әйдәгез, иртәгә районга барып кәртечкәгә төшәбез. Рамилә белән Фәнсөяргә дә әйт», дип язылган иде. Кыз бермәлгә ушын җыя алмыйча торды. Ул башкарак хат көткән иде түгелме? Ул хатка сибелеп яткан хәрефләр дә башкарак мәгънә җиткерергә тиеш иде шикелле...
Шулай да Рәйхания районга барырга кызларны күндерде. Февраль аеның кояшлы, якты бер көнендә алар фотога төшәргә җыенып, авылны чыгып киттеләр. Язга авышкан көндә олы юл көзгедәй ялтырый. Урыны-урыны белән тайгаклыклар барлыкка килгән. Ә кояш, алар чыркылдаша-чыркылдаша көлешкәнгә яратып карагандай, иксез-чиксез нурларын коя. Алар Рәйхания белән Фоатны урыйлар, урыйлар... малай белән кыз бер-берсенең күзләренә дә тоташ нур булып күренәләрдер төсле...
Фоат әле кыш суыгы китеп бетмәсә дә, башына кепка киеп алган. Рәйхания дә юка йон яулыгын чәчләрен чыгарып бәйләп куйган. Юк, юк, туңмыйлар шикелле бер дә. Рамилә белән Фәнсөяр генә үзләренә күрә генә түгел, калын башлыклары өстеннән башларына капюшоннарын да ябып куйганнар хәтта.
Алар ул көнне дүртәүләп фоторәсемгә төштеләр. Иң алга Рәйхания белән Фоатны утырттылар. Ике кыз артка басты. Фоат кепканы, Рәйхания яулыкны салмады. Арттагы кызлар исә яланбаш калып, чәчләрен төзәтештерделәр. Акчаны дүрт фото өчен дә Фоат түләде. Көзен колхоз кырында бәрәңге алган өчен биргән гадел хезмәт хакын җыеп куйган иде. Хәтта егетләрчә: «Менә кирәге чыкты ичмасам», дип горурланып башын арткарак ташлап, борын чөйгәндәй итте.
Ә кайтышлый алар ике әфлисун сатып алдылар.
– Кабыгын пәке белән урталай кисик без аның. Аннары ике ягыннан җепкә эләктерәбез дә җим салып куакка эләбез. Кошларга бер дигән җимлек булачак... – диде Фоат, яңалык уйлап тапкандай.
– Әйе шул, баш та соң үзеңдә, ә язын җирдә череп бетәчәк ул, – диештеләр кызлар да куанышып.

Шулай да бу сәфәр кошларга бер бәйрәм ясар өчен сәбәпче булды. Шуңа сөенеп туя алмадылар. Ул бәхетле чаклар – күңел хәзинәсе. Авыл баласы беркайчан да үзен генә уйламый шул. Менә аның хакында да кемнәрдер кайгыртырга тиешле көннәр килеп җитте. Күзе түбән, күңеле сүрән чагы Рәйханиянең...
***
Рәшит сеңлесенең хәлен белергә бу араларда гадәттәгедән ешрак керештерде. Бер урамда торалар, аралары да әллә ни ерак түгел. Әбиләренең сүзе колагына эленеп калган шулай да. Ничек дия иде әле ул? «Кыз туганыңның өенә кагылып хәл белешергә өлгермәсәң, түр тәрәзә турында һич югы чыбыркыңны шартлатып уз, – ди иде. – Кылны кырыкка ярырдай вакытыңда да онытма». Рәшитнең баш мие әбисенең алтын җөмләләрен таркатырга кереште. Туганлык төшенчәсе үз җаеңны караудан өстенрәк шул. Әбисе хәйләкәр карчык булды: һәрчак Рәйханиянең хәлен Рәшиттән, Рәшитнең хәлен сеңлесеннән сорашты. Туганлык җепләре өзелеп китмәсен, янәсе...
Бу юлысы да сүз тагын чир турында сөйләшүдән башланып китте.
– Әллә соң, сеңлем, мин дә барып карыйммы икән? – дип куйды ул үзе дә сизмәстән.
– Барасыңмы соң? Белмим инде...
Рәйхания күңеле үзенә ярдәм итәргә җыенган кешеләрнең барысын да эчтән читкәрәк этәрә. Тик үз-үзенә каршы килеп булса да, теле һаман ярдәмгә чакыра иде. Шулай да иртүк торып, алар анализлар тапшырырга районга юл тоттылар. Рәшит Фоаты кебек үк иртәдән кәефсез, үтә дә борчулы иде. Авыз ачып бер генә сүз дә сөйләшмәде. Рәйхания аңа таба ялгыш кына башын борды: сулу алуы ук дөрес түгел, киң кырлы кепкасы астыннан куркынган күзләре елтырый. Аларны кан алган. «Ай Аллам, нигә бара инде бу бала?» дип уйлады ул.
Хастаханәнең ни икәнен белмәгән ир-ат өчен моны Рәйхания бик табигый хәл дип кабул итте. Ирекле баштан йә кемнең пычак астына кереп ятасы килсен соң? Гарип калсаң?.. Аллам сакласын... Шушы хакта уйламый гына бер чарасыз
адымга барып буламы?
Рәйхания үзе дә дәшми генә баруын белә. Абыйсы машинаны тизләтә төшә.
Тәрәзә аша арыш басуыннан күкчәчәк, мәтрүшкә исләре борынга бәрелә. Инде районга да кереп киләләр.
– Нишлисе булыр инде, сеңлем, аннары? – Рәшит кулын рульдән ычкындырып, беренче җөмләсен әйтте.
– Гөлсәрия белдеме?
– Юк. Әйтергә батырлыгым җитмәде...
– Каршы килсә?.. Гаиләдән уза алмассың бит...
Ир дәшмәде. Чигәсендәге кан тамырлары тартышып куйды. Гадәттә машина түбәсенә тия язган башы рульгәчә иелде, үзе дә мескен бер затка охшап калгандай тоелды. Мондый хәлдә җаның үкчәңә төшәр... Рәйханиянең аны ихластан кызганудан йөзенә эссе бәрде.
– Әллә соң кире борылыйкмы, абый? – дип, тирән әрнү аша иңрәде.
– Юлга чыктык бит инде... Бүген каршыда торган мәсьәләне хәл итәргә кирәктер инде, бер башлагач...
– Ә иртәгә...
– Иртәгәсе көн Ходай кулында әле ул...
Рәшит сеңлесе артыннан юаш кына адымнар белән лаборатория коридорыннан алга атлады.

– Тагын бер пациент алып килдегезме? Егет таза күренә. – Шәфкать туташы йөзенә канәгатьлек төсе чыгарып, Рәшиткә төбәлде.
– Абыем ул минем...
– Абыегыз... Димәк, ярап куюы да бар.
Бу сүзләрдән Рәшитнең йөзеннән кан качты. Адымнарын саташтырды.
Кәнәфигә килеп утыргач та, дерелдәп-калтырап торган бармакларының агач урындыкка батып керердәй булып ябышуыннан шәфкать туташы үзе дә куркып калгандай тоелды.
– Бераз тынычланыгыз... Югыйсә, энәне ычкындыруыгыз мөмкин. Ә кан тамырлары белән шаярырга ярамый... Болай да качарга гына тора алар...
Рәйхания исә теге чакта үлеп ятучы затны уйлады. Белде микән ул әҗәлен өч кеше көтеп утырганны? Белмәгәндер шул. Моны белсә, һичшиксез, куркуыннан терелер иде... Тегеләрнең берәрсенә бөерен биреп, гомерен бүләк итеп, бакыйлыкка күчкәндер инде, бахыр... Берәүнең әҗәлен көткәндә, хәсрәттәшенең телефонын алган иде дә шалтыратырга йөрәге җитмирәк тора әле нигәдер. Бәлки, операцияләрдән соң больницадан да чыгарга өлгермәгәндер...
Хәер, үзе дә моннан бер-ике ел элек җир өстендә шундый хәлләр дә булуын белсә, куркуыннан үләр иде, мөгаен. Ә чарасызлыкка килеп төртелгәч, курку дигәне дә кача икән...
Әнә абыйсы аның хакына бар эшен ташлап килде, канын да кызганмый хәтта... Туган туган инде, ни дисәң дә. Хатынның күзләренә яшь төелде.
– Еларга ярамый! – дип кисәтү ясады ул үз-үзенә. – Җебемәскә кирәк! Абыйның болай да катлаулы халәтен, борчуларын тагын да тирәнәйтү дөрес булмас...
Ул арада палатадан, кан тамырына мамык каплаган кулын өскә күтәреп, Рәшит тә килеп чыкты. Аның куркуы әле бетмәгән, йөзе ап-ак, күз тирәләре тартышып- тартышып ала иде.
– Аллага тапшырдык, сеңлем...
– Бераз көтәргә туры киләчәк. Әнә өстәлдә газет-журналлар, караштыра торыгыз, вакыт тизрәк үтәр... – Шулай диде дә сары чәчләре чепчигы астыннан бөдрәләнеп чыккан, зур зәңгәр күзләреннән илаһи яктылык, ак халаты аша да биленең нечкәлеге, нәзакәтлелеге чалымланган яшь кенә кыз бала, үзенчә киңәш бирүче кыяфәтендә ак ишекле бүлмәгә юнәлде.
Рәшит газет-журналлар актарыштырды, тик алардагы хәбәрләрнең берсе дә башына кермәде. «Әллә кеше аңламаслык итеп яза башлаганнармы соң?» дип үз-үзенә гаҗәпләнде ул. Вакыты да барыбер озак үтә, минуты елларга тиң иде. Әлбәттә, күңел төпкелендә бер яшерен өмет яши, менә хәзер шәфкать туташы килеп чыгар да: «Сезнең каннарыгыз туры килми, бернишләр хәл юк», дияр кебек иде...
Газапларның тагын да тирәнәйгән бер мәлендә яшь чибәр шәфкать туташы күренде. Ул Рәйханиядә янә өмет чаткысы кабыза алганына сөенгәндәй:
– Булды бит, ниһаять, анализларыгыз туры килә. Бер-берегезгә теләсә кайсы әгъзагызны бирә аласыз, – дип, озын ак коридорны балкытып елмайды.
– Теләсә кайсы әгъзаны?.. – дип кабатлады Рәшит, калтырануын баса алмыйча. – Юк инде, бөерне, йөрәкне, мәсәлән...
Ир Рәйханиягә күтәрелеп карады. Ул да борчудан коелып төшкән кешегә охшап тора иде. «Сөенечнең эзе дә юк, нигә болай бу?» – дип аптырап уйлап алды абыйсы. Алар сүзсез генә машинага юнәлделәр.
Юл буена ир үзе караган киноларны исенә төшерә-төшерә, операция өстәлендә яткан ир егетләр кергән кадрларны барларга тырышты.
– Б-р-р... – дип башын селкеп куйды ул кинәт. Рәйхания аңа ни булганын белергә теләп күтәрелеп караса да, ир дәшмәде, машинаның тизлеген арттырды. Күз алдыннан шуышкан кадрлар коточмалы иде. Әллә нинди алагаем эре аппаратларга тоташтырылган әрвах белән бер халәттәге җан ияләре, ак халатларын кан чуарлап бетергән җитди докторлар, аларның кан чәчрәгән күзлек пыяласын сөртеп кидерүче, яру-кисү коралларын кулларына тоттырып торучы шәфкать туташлары, кайчы-пычакның шакы-шокы килүе... Пычрак мамык, марля... Бу хакта сеңлесенә ни әйтә алсын инде ул? Пычакны егет чактан сөймәде, кесәсенә пәке тыгып та йөргәне булмады, бу эшкә дә һич кушыласы килми: аягы тартмый, күңеле теләми иде аның.
– Аллага тапшырдык, сеңлем, – дип куйды ул янә уйларыннан аерылмый гына.

– Аллага тапшырдык, абый...

 

Бәянның дәвамын сайтыбызда алдагы көннәрдә укып барыгыз.

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: