Гаилә (дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

Тыкы-тыкы... Тәгәрмәчләрнең бер көйгә туктаусыз тыкылдавына күнегеп бара Гөлнур. Ул икенче тәүлеген юлда. Тагын шул чама вакыт барасы. Самолётта очасы калган, дип үкенеп алган иде әүвәл. Аннары үз-үзен тынычландырды: калган гомер эчендә поездга утырып, ерак араларга сәфәр кылырга туры киләме-юкмы, дөнья күреп, йөреп калсын әле... Купедан урын булмавы гына кызганыч, билетлар сатылып беткән булып чыкты.

Гомуми вагондагы ыгы-зыгыдан башы томалана башлаган Гөлнур, проводник белән килешеп, купега урнашты. Янда тагын бер юлдаш булу да хатын күңеленә хуш килде. Сөйләшеп вакыт үткәрергә кеше бар.

Таныштылар. Икесе бер шәһәргә баралар икән. Ул да татар хатыны булып чыкты. Бу килештән Гөлнурда җәелеп сөйләшү кайгысы юк иде. Поездга утырганнан бирле рәтләп йоклаганы да булмады. Хатын күзләрен йомды.

Гөлнурның бу тиклем онытылып йоклаганы булмагандыр. Ул күзен ачканда, кышкы кояш байтак күтәрелгән иде. Юлдаш хатын иртәнге чәйне эчеп, каршы стенага арка терәп китап укып утыра. Шунысы гаҗәп: проводник хатынның кычкырып, чәй өләшеп йөрүен дә ишетмәгән хәтта Гөлнур.

Ул кичтән күршесенең исеме Әлфинә икәнен белеп, аның кая баруы белән кызыксынырга өлгергән иде. Юынып, тамак ялгап алгач, ныклабрак танышу исәбенә керде. Соңгы елларда анда кешеләр язмышы белән кызыксыну ихтыяҗы көчәя төште. Бер хәсрәте дә булмаган бәндә юк дөньяда. Кем үзен бәхетле саный? Кайсысы үзен бәхетсезләр рәтенә кертә?.. Шундыйларның фикерләрен ишетәсе килә Гөлнурның. Кайгы-хәсрәт – бәхетсезлекме? Бәхетлеләр тормышына да кайгы-хәсрәт үтеп керәме? Бәхетсезләр арасында хәсрәтсезләр булырга мөмкинме?

– ...Нәкъ шулай.

– Ахыры ничек беткән инде?

– Синекеннән үзгәрәк... Сеңлем шофёр бәйләнә башлагач, җай туры китереп, кулына монтировка эләктергән дә теге мәлгуньнең түбәсенә орган. Качасы гына калган да, үтердем дип уйлап, милициягә хәбәр иткән...

– Шуннан?

– Шуннан... Шуннан ни буласы билгеле инде. Кулга алып, сеңелне ябып куялар. Гаепсезгә санап, бераздан чыгардылар. Теге мөртәт шофёр исән калган. Үзен тикшерә башлаганнар. Байтак хатын-кызны мәсхәрәләвен ачыклаганнар.

– Үзен утыртканнармы?

– Ничек әйтсәң дә ярыйдыр: акылын җуйган ул. Үзенең кемлеген белми башлаган. Диваналар йортына япканнар...

Гөлнур хатынга сорау бирә, ә күңеленнән үзе белән килеп туган вакыйганы күз алдына китерә. Хәйләкәррәк кыланганда, ул да афәттән котыла алыр иде, мөгаен... Ярый, бәхетенә, Илфаскае аның җан тәслим кылырга тиешле урынында пәйда булган.

– Ул хөрәсәннең исеме ничек иде микән? Алай истә-оста калмагандыр инде?

– Ничек калмасын! Хәтергә гомерлеккә сеңде бугай. Сеңелнең котылып калуын көтеп, суд мәрәкәсе артыннан йөргәндә, бәлагә тарытучының кем булуы белән кызыксынмыйча каласыңмыни? Белдек. Хәбиб атлы иде ул. Фамилиясе дә «Х» хәрефенә башлана – Хөрмәтов. Математик буларак, мин атамаларны һөнәрем буенчарак, тамга белән күңелгә сеңдерергә тырышам. Моныкы Х2, ягъни икс квадратта.

– Аның явызлыгы квадратта гына бетмәгәндер, – диде Гөлнур, үзалдына сөйләнгәндәй уйланып. Теге чакта кабинага кереп утыргач, шофёр аның кая юл тотуы белән кызыксынды, исемен сорады. Гөлнур үз исемен әйткәч, шофер: «Минеке Хәбиб», – дигән иде. Әллә инде әле искә алган Хәбиб? Әллә адашлар гынамы?

– Мине утырткан шофёр да Хәбиб исемле иде. Битендә элекке яра эзе дә бар иде, – диде Гөлнур, сагаеп.

– Нәкъ үзе бит, малайкаем. Теге Хәбибнең дә бите яралы иде, – дип мөһер сукты Әлфинә.

– Төрмәгә дыңкычлыйсы иде дә аны...

– Сары йорт гомерлек зиндан булыр аңа, мөгаен. Анысы төрмәдән дә яман.

***

Зәлифәләр яшәгән йорт тимер юл вокзалыннан ерак түгел иде, тиз тапты Гөлнур. Икенче катка күтәрелде һәм фатирның ишек кыңгыравына басты. Берничә тапкыр басса да, эчке яктан ишеккә таба килүче аяк тавышы ишетелмәде. Әллә звоноклары эшләмиме дип, Гөлнур ишекне йодрык белән төя башлады. Шундук каршыдагы фатирның ишеге ачылды.

– Кем кирәк?!

– Мин Зәлифәләргә килгән идем, – диде Гөлнур. Хатын төпченә башласа, кияүнең исемен дә, нинди фамилия йөртүләрен дә белми ләбаса! Хәер, күрше болары хакында төпченмәде. Яшькә үз тирәсендәге хатынның йөз-кыяфәте буенча кайсы милләттән икәнлеген чамалап, Гөлнурга якынайды да саф татар телендә:

– Сез Зәлифәнең кеме буласыз? – дип сорап куйды.

– Мин аның анасы белән бертуган апасы... Соңгы вакытта элемтәләр өзелгән иде, – дип үз ялганын тезеп китте Гөлнур.

– Килүегез юкка булган шул. Бер атна элек китеп барды алар.

– Кая?

– Болгариягә. Эшкә түгел, ялга киттеләр. Нәсимне бүләкләп, санаторийга путёвка бирделәр.

Бу җаваптан үзенә кирәкле бер яңалыкны отып калды Гөлнур: Зәлифәнең иренең исеме Нәсим икән.

– Кызганыч! – дип, Гөлнур юл төенчеген күтәрде.

– Алдан хәбәрләшмәгәнсез икән шул...

– Туры килмәде, элемтә өзелеп торды.

– Хәзер кая барасыз инде?

– Вокзалга төшәрмен. Билет алып, китү хәстәрен күрергә кирәк.

– Озын юлдан соң черем итмичә вокзалда төн үткәрү газап булыр, калыгыз бүгенгә. Иртән билетка заказ бирербез. Керегез миңа, – дип, чын күңелдән үгетләде күрше хатын.

– Таныш түгел кешегә мәшәкать тудырып, – дип кыенсынган иде Гөлнур.

– Ничек таныш булмасын? Сәкинә исемле мин, Зәлифәнең туганы – минем туган. Без туганлашып, ярдәмләшеп яшәдек. Мине үз анасы шәенә күрде Зәлифә. Әйдәгез, әйдә, – дип, хатын Гөлнурны җитәкләп үк алды.

Керделәр.

Чәй янындагы әңгәмә Зәлифәгә турыдан-туры бәйле барды.

– Үзенең үткәне турында Зәлифәнең ихластан ачылып сөйләгәне булдымы? – дип кызыксынды Гөлнур, сөйләшер өчен таяну ноктасын эзләп. Бу хатыннан берни яшереп тормаска иде аның исәбе. Дөресен бәян итәр. Кайчандыр бер җанны кыҗратып, хәтер төбендә яткан серләрне түгеп, җиңеләеп калырга кирәктер ләбаса!

– Эчкерсез зат ул. Андыйларны «Эчендәге – тышында», диләр. Минем белән тел яшереп сөйләшмәде, – дигән җавап ишетте Гөлнур.

– Ата-анасы хакында да сөйләгәне булгандыр?

– Алар турында нәрсә әйтсен соң? Бер мәлне минем әтине дә, әнине дә күргәнем юк, кем икәннәрен дә белмим, – дип ачынып алган иде, кабат искә төшермәде.

– Күрмәгәч – белмәс шул, – диде Гөлнур, авыр көрсенеп һәм кинәт куырылып алды. Яшьлек хаталарын төзәтү әмәле юк шул инде. Бары тик җан сызлатып үкенергә, эчтән янып сызарга гына кала.

– Сез Зәлифәгә бик нык охшаган да хәтта, – диде хуҗабикә, Гөлнурны еракка җәелә башлаган уйларыннан арындырып.

– Бик якыннар бит, шуңадыр...

– Бертуганнармы?

– Аннан да якынрак, – диде Гөлнур һәм чын дөреслекне яшерерлек көче беткәнне сизеп: – Минем кызым ул Зәлифә!– дип әйтеп салды.

Бүлмә эченә авыр тынлык урнашты. Бәгырьгә тия торган бушлык иде бу.

– Үз-үземне һич гафу итә алмыйм. Мин аннан бернинди ихтирам-шәфкать, матди ярдәм көтмим, бары тик мине гафу итүен, кичерүен генә телим. Алдына тезләнеп, гафу сорарга килгән идем мин монда, – дип, ара-тирә тамган күз яшьләрен сөртештереп утырган җиреннән үкереп еларга кереште Гөлнур...

 

Бәянның ахырын "Казан утлары" журналының 11 нче санында (2019) укыгыз.

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: