Гаилә (дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

– Байтактан бирле аралашасыз, алышу-барышу турында сүз кузгатышканыгыз бармы? – дип кызыксынды Халисә, Гөлнурның элеккечә кичләрен чыгып китәргә атлыгып тормавын күреп. – Арагыздан кара мәче үтмәде микән?!

– Баштагы мәлне «өйләнәм» сүзен еш кабатлый иде, соңгы вакытта никтер сүрәнләнде, – дип җавап бирде кыз, башын күтәрмичә, иңсәләрен сикертеп.

– Башкага күзе төшмәгәндер бит?

– Ул ягы сизелми... Хәер, егетләрне аңламассың – шәһәрнекеләрне бигрәк тә.

– Бүген очрашырга сүз куешмадыгызмыни?

– Өч көнлек командировкага киттем, диде.

Гөлнурның кичләрен сирәк чыгуы, көннән-көн үз эченә йомыла баруы ике арада барлыкка килгән каршылык нәтиҗәсе икәнлекне Халисә чамалый иде, үзе ачылып китәргә теләми, әллә кыенсына – димәк, тормыш манзараларын күп күргән кеше буларак, төпченеп, хәлнең асылын ачыклау Халисә өстенә төшә.

– Гөлнур үскәнем, яшермичә әйт әле: арагызда берәр хәл бармы? – диде хатын, кызның яшьле күзләрен күреп.

– Бар шул, Халисә апа... Төп башына утыртты, ахрысы, мине Айдар...

– Аңламадым?

– Кавышырга һич теләге юк. Бай кызга күзе төшкән бугай...

– Дөньяда бердәнбер егет Айдар гына түгел ләбаса! Баш ярылып, күз чыкмаган. Бу чибәрлегең белән менә дигән егетләргә тап булырсың әле.

– Халисә апа, авырга уздым мин...

– Айдарга әйттеңме?

– Әйе.

– Нәрсә ди?

– Төшерергә куша. Мин сиңа өйләнмим. Бала белән генә мине үзеңә бәйли алмассың, ялгызың үстерергә калачак, ди.

– Инде нишләргә уйлыйсың?

– Югалтырга исәбем юк.

– Бик дөрес!

– Дөресен дөрес тә, ирсез бала табуымны әти-әни ничек кабул итәр? Алар каршында гына түгел, туган-тумача алдында ояты ни тора! – дип, Гөлнур үксеп еларга кереште.

– Тап! Үзем карап үстерермен. Бала минеке булыр. Ә синең ныклы тормыш корып, яңадан яшәр чагың алда әле... Сугыш елларында да тол аналар әллә ничәшәр бала карап, аякка бастырганнар. Шөкер, хәзер тормыш утырып килә, бала ашату, киендерү – кулдан килми торган нужа түгел, – диде Халисә, әйткән сүзендә тайпылышсыз калуын раслап.

***

Егерме яше дә тулмаган бит әле! Яшьлегенең иң үзәк чагы. Шушы көннән бала анасы булып, тол хатыннар сафына басасы килмәде кызның. Алдагы көннәрендә бәхетле тормыш корып җибәрә алыр, бәлки? Яшәеше тәртипкә кереп, гаиләсе иркенлектә яшәсә, баланы кире кайтару мөмкинлеге дә килеп чыгар?!. Баланы гына түгел, Халисә апасын да үз тәрбиясенә алыр. Аның да башка таянычы юк. Кылган игелеген дә онытырга ярамый...

Сөясе-сөеләсе килә Гөлнурның. Бүтән хилаф сукмакка тайпылмас иде инде. Бәлки, уку хәстәренә дә ныклап торып керергәдер? Абруйлы белгечкә әйләнә икән, аның белән санлашырлар, парын да, бәхетен дә берьюлы табар...

Алай да соңгы, төпле карарга килгәнче, Гөлнур Айдар белән ныклап сөйләшү ниятенә керде. Фатирларына туры барырга кыенсынды, эшләгән урынында очрата алмады. Кагылган саен: «Айдар бүген килмәде», «Айдар командировкада», – дигән җавапларны ишетте. Очрашудан качып йөрүе җитмәгән, иптәшләрен дә алдашырга өйрәткән бугай...

Эштән кайтышлый гына эзенә төшү мөмкинлеген чамалап, кыз алар яшәгән йорт янына килеп көтәргә булды. Озак торырга туры килмәде.

– Монда сиңа ни калган? – Айдарның беренче соравы шул иде.

– Синең соңгы сүзеңне ишетергә телим.

– Син аны күптән беләсең.

– Мин баланы төшермәячәкмен...

– Вәт, дура!.. Аны ничек карап үстермәкче буласың?

– Үзеңнең кулдан килмәсә, ата-анаң ярдәм итәр. Аларга китереп бирермен, – диде Гөлнур, елый язып. Тыныч кына сөйләшмәкче иде, үзе дә сизмәстән кычкырыбрак әйтте.

Бу мәлдә Айдар да каушады. Тыныч холыклы, иплегә санап йөргән кызның күз алдында кинәт үзгәрүе аны аптырашта калдырды.

– Мин ярдәмнән баш тартмыйм. Авырыңны төшерергә акча бирәм. Башка чыгымнарыңны да түләрмен, – дип тезеп китте Айдар, хәтәр ярдәмчел бәндә сыман.

– Мондый оятсыз кешедән, ялганчыдан акча алырга хурланам мин. Бала тугач, ярдәм ягын үзең карарсың... Кемлегеңне күрербез, – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, Гөлнур китеп барды...

***

Илфас гадәттәгедән иртә уянды. Урман кисәргә килүчеләр белән очрашырга тиеш ул бүген.

Барасы юл озын түгел, атын кауламады егет. Килеп җиткәч, малкаен тугарып, арбадагы печәнгә кушты. Иртә иде әле. Көзге куе томан җир өстенә канатын җәеп килә. Вакыты белән күз күреме хәтсез кысыла. Томан тагын да куера калса, юлаучыларның делянканы чамаламыйча узып китүләре дә ихтимал, каршыларына чыгып торуың яхшы.

Аланлык очында егет колагына сәер шытырдау ишетелде. Кыргый җанвар йөрүе түгел бу. Учак тергезергә җыенучы бәндәнең коры ботаклар сындыруына охшаган. Урманчының үткен күзе бер шәүләнең кабалануын шәйләде – ул, чынлап та, коры ботакларны ашык-пошык сындырып, чокырга тыгызлап сала иде. Ул арада, калай савытының бөкесен ача башлагач кына, бензин сибеп ут төртергә чамалавын төшенде Илфас. Учак тергезергә түгел, урманны утка өерергә чамалый бит бу мәхлук!..

– Ни кыланасың син, явыз? Урманны көлгә очырасың бит! – дип җан көченә оран салуын үзе дә сизми калды Илфас.

Якын-тирәдә җан иясе булырын уена да кертмәгән бәндә, кайтаваз таратып яңгыраган көчле тавышны ишетүгә, каушап калды. Тәне калтыраудан кулындагы савыты җиргә тәгәрәде һәм, аваз салучының үзенә таба килүен күреп, олы юлга томырылды, качкынның үзе түгел, эзе дә югалды. Ул утырып киткән машинаның әче төтене генә томанга уралып калды...

...Явызлыктадыр нияте, берәү дә таң тишегеннән урман эченә кереп, учак якмас, дигән шик туды егеттә.

Томан, сыекланып, җиргә утырып килә. Кояш нурлары сөзелеп төшә башлагач, алан өсте шактый яктырды. Агач ботаклары яшь агачлар утырту өчен тирән итеп ярылган буразнага тутырылган иде. Нәрсә яндырырга теләде микән соң ул монда, дигән шик белән урманчы егет ботак-сатакны кузгата башлады. Берничә агачны алып куюга, өем селкенгәндәй булды. Өнме, әллә төшме бу?.. Буразнада хатын-кыз гәүдәсе иде... Күкрәген сытып торган ботаклардан арынгач, тирән сулыш алып, ыңгырашып куйды. Яшь кенә чибәр кыз. Баш чүмеченнән кан саркый. Һәрвакыт үзе белән йөртә торган сумкасыннан бинт алып, кызның башын бәйләде Илфас һәм ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты, яралыны хастаханәгә озатты. Кыз һушына килмәгән иде әле...

 

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: