Эссе җәйнең ун көне

БЕРЕНЧЕ КӨН

И Раббым! Хәерле көннәр кыл! Бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән ташлама! Үзең җибәргән бу эсселеккә түзәргә сабырлыклар да бир инде.

Сабира, болдырдан төшеп, абзарга юнәлде. Кояш күтәрелеп кенә килә, ә үләндәге чык инде кибеп өлгергән. Бер тамчы яңгыр төшмәгәнгә айдан артты. Һавада да дым калмагандыр. Абзар ишеген ачуга, йөзенә парлы җылы һава килеп бәрелде. Хатын тиз генә талгын су алып кереп, сыер алдына салды. Аның йотлыга-йотлыга эчкәнен кызганып карап торды.

Малкайларга бигрәкләр авыр шул. Кешеләр теләгән чагында күләгәгә кереп, сусаганда су эчеп, авыр булса да, бу челлә кызуыннан кача ала. Ә маллар үзләренә хуҗа түгел.

Сабира сауган сөтенең өстен генә каплады да, урамда чыбыркы шартлаткан тавышны ишетеп, абзар ишеген ачты. Сыер белән тана ашыкмый гына урамга юнәлделәр. Капка төбендәге чирәмне чемченеп караганнар иде дә, авызга керердәй яшеллек таба алмагач, гадәтләнелгән сукмактан авыл башына юл тоттылар. Сабира карашы белән малларын борылышка кадәр озатты. Капка янында баскан килеш, бераз урамга карап торды. Көтү куучы сирәк. Берничә йорттан гына мал чыкты. Элек көтү куу үзе бер йола иде. Урам башына кадәр озату мәҗбүри булмаса да, авыл халкы малына ияреп бераз баргандай итә, күршесе белән тегесен-бусын сөйләшә, хәл-әхвәл сораша, төн эчендә туган яңалыклар белән таныша иде.

Мал асрардай кешесе дә кимеп бара бит аның авылда. Саный китсәң, авылда йә карт-коры, йә риэлторлар китереп тутырган шәһәр ялкаулары. Аннан тыш ата-анасы белән яшәп картая баручы берничә егет-җилән, колхоз эшеннән башканы белмичә, кияүгә чыга алмый калган берничә карт кыз белән ирдән аерылып кайткан хатын. Ул ялгызлар, болай да катлаулы дөньяда тагын ир хатыны мәшәкатен дә тартмыйм әле дип, сыңар канатлы булып яшәүне өстенрәк күреп гомер итә бирәләр. Пенсиягә чыккач, авылга кайтып төпләнүче берничә гаилә бар барын. Ә авылда җир җимертеп эшләүче, үзен авылда хуҗа итеп тоеп дөнья көтүчеләр сирәк, ай-һай сирәк!

Сабира өйгә кергәндә, ире Мидхәт торып чәй куйган, өстәл янында ипи кисеп тора иде.

– Бүген көтүгә кем чыкты? – диде, эшеннән аерылмыйча гына.

– Әхтәмнекеләр иде бугай.

– Балалары кайтты микән, берәрсен яллаганнармы?

– Кичтән Чаллыдагы малайларының кайтып туктаганы күренде, шул

чыкмады микән?!

– Әхтәмнекеләр авыл юлына тузан төшерми. Миһербанлы балалар булып үстеләр. Узган атнада Маратлары кайткан иде. Аның белән сөйләшеп тордык.

Авылны сагынам, Мидхәт абый, кайтып шушында гына төпләнер идем, үземә берәр шөгыль дә табар идем – балаларга бигрәк бернәрсә дә юк бит, ди.

– Мәктәп булып мәктәбенә кадәр бетерделәр бит. Коллективы унбиш кешедән артмаган мәктәпне башлангычка калдырып, зур экономия ясаганнардыр инде, адәм тәганәләре, – диде Сабира, ярсый төшеп. Мидхәт, бу темага сүз башлап, дөрес эшләмәгәненә төшенде, тиз генә теманы алыштырырга тырышты. Гомерен мәктәпкә багышлаган хатынын бик яхшы аңлый ул. Оптимизация дип, гөрләп торган мәктәпне бетереп, унбер яшьтән балаларны күрше авылга йөреп укырга мәҗбүр итәләр. Авылдан бертөркем ата-ана кулларыннан килгәнчә көрәшеп караганнар иде дә, кая ул! Хакимияттә «чебен дулап тәрәзә вата алмаячагын» әйбәтләп аңлатып җибәргәннәр. Мәктәп директоры, үзенең туган авылында директорлык тәкъдим иткәч, сөенә-сөенә китеп барды. Монда ник мәктәпне бөтенләй ябып куймыйлар – исе дә китмәде. Райондагы бер мәктәпне бер елга булса да яптырмый калдыра алган директор турында сөйләделәр. Аларныкы яптырмаска тырышып та карамады.

– Килмешәк – килмешәк инде. Аңа синең авылың ни дә, балаларың ни, – дип, авыл халкы гөжләде-гөжләде дә ахырдан язмышына буйсынды. Салонында солярка исе аңкып торган автобуслары күпмегә чыдар тагын.

Шушы хәлдән соң берничә яшь гаилә авылдан күченеп китте. Кайсы – мәктәпле күрше авылга, кайсы – шәһәргә үк.

– Балык – тирән суны, кеше яхшы җирне эзли, диләр бит инде. Ата-баба нигезе дип авылга ябышып ятучылар юк хәзер.

Авыл киләчәге турында иртәнге сөйләшүләр, гадәттә, шундыйрак рухта тәмамлана.

– Әнисе, мин, болындагы эшләрне оештырып җибәргәч, районга кереп чыгармын. Югалтма. Ихсанны озак йоклатма. Көн кызуында бәрәңгене эшкәртеп кайтсын. Тагын бер-ике көнгә соңласак, тырпаеп торган сабактан башка берни дә калмаячак.

– Ярар, әтисе, исән йөр. Вакытың булса, мәгариф бүлегенә кереп, белешеп чык әле: ремонтка буяу кайтмадымы икән?

Сабира, гараж ишеген ябып, ирен озатып калды. Өйгә кереп киткәненә күп булса ярты сәгать вакыт үткәндер, ә кояш шул арада никадәр биек үрмәләгән. Иртән иртүк кыздыра. Күктә кулъяулык кадәр дә болыт кисәге күренми. Иртәнге җиләслек турында әйтәсе дә юк. Хатын, уйлана-уйлана, кош-кортка җим салды, качып чеби чыгарган ак тавыгын чебиләре белән иркен читлеккә чыгарды. Бозауны тыкрыкка чыгарып бәйләде. Улакларга су агызып куйды да бакчадагы беседкага кереп утырды. Көн дә шушы эш. Яшь барган саен, хуҗалыктагы мәшәкатьнең күплеге сиздерә. Ире дә, балалары да мал-туар, кош-кортны киметү, яшелчә бакчасын кечерәйтү ягын каерсалар да, Сабираның һаман да яшь чактагыча барысын да булдырып яшисе килә. Мидхәтнең көндәлек хуҗалык эшенә элек тә вакыты калмый иде, хәзер бөтенләй дә юк. Колхоз таралганчы, баш агроном булып эшләде. Берничә ел рәис булып та алды. Булдыклы булудан тыш, андый эштә кирәкле «өстәгеләргә ярый белү» дигән фәнне өйрәнергә теләмәү сәбәпле, озак тоткарланмады. Хәзер менә авылдашларының пай җирләрен туплап, фермер хуҗалыгы оештырды да, тырышып-тырмашып, шуны тарткан көне. Бусы инде колхоз гына да түгел. Үзең өчен эшлисең дисәләр дә, үзең дигән кешегә күпме кала икән? Гомумән, нәрсә кала икән? Тузган нервылар, йөрәк чире – анысы кала. Гаилә тормышында тынгысызлык: һәркөн күккә карап, Ходайдан яңгыр яудыруын, йә туктатуын теләү, көнгә ничә мәртәбә яхшыга өметләнеп, телевизордан, интернеттан алдагы көннәргә һава торышын карау... Сабираның соңгы елларда кәефе, яшәү рәвеше нәкъ һава торышындагыча: һәр катаклизм аның йөрәге аша үтә. Иренең борчылганын күреп, аннан да ныграк үрсәләнә, берничек тә ярдәм итә алмавыннан, гаҗизлектән интегә иде.

Хатын, бераз уйга чумып утыргач, өйгә кереп китте. Улы Ихсанны да уятырга вакыт.

Студент уллары – җәйге каникул вакытында әтисенең уң кулы. Авыл хуҗалыгы институтында укучы егеткә атасы басудагы теләсә нинди эшне, теләсә кайсы техниканы ышанып тапшыра. Кичә ташылып бетмәгән печән түкләрен саклап, әле таң алдыннан гына болыннан кайтып ятты. Әзер печәнгә хуҗа тиз табыла. Ташып бетерергә өлгермәсәң, иртәнгә күрше авыллар, кайчагында үзебезнекеләр үк, эшне «ярыйсы ук җиңеләйтеп» куялар.

– И бала-бала, иптәшләрең төн буе күңел ачып, төшкә кадәр йоклыйдыр инде. Син җәй буе эштән башканы күргәнең юк. Рәнҗемә инде безгә, – диде ана эчтән генә.

Әтисе белән кичтән сөйләшү буенча, ул хәзер гөнаһ шомлыгы колорадо коңгызларыннан бәрәңге басуын эшкәртеп кайтырга тиеш. Берсе булмаса, берсе булыр дип, Мидхәт игенчелеген дә, терлекчелеген дә ташламаска тырыша. Үзләренә бик күп кирәк булмаса да, ел саен берничә гектар бәрәңге дә утыртмый калмый.

– Бартерга, вак-төяк йомышка ярап куя ул, – ди.

Өстәл әзерләп, чәен кайнарлатып алды да Сабира верандага Ихсанны уятырга чыкты.

– Әни, тагын ун гына минут йоклыйм инде...

Балаңны жәлли-жәлли уятудан да авыр нәрсә бар микән? Кодрәтеннән килсә, үзе күптән эшләп куйган булыр иде инде. Юк шул, монда Ихсан кирәк. Вакыт та көтми. Сыекчасын әзерләп, басуга барып җиткәнче, кояшның нәкъ

кыздырган чагы булачак.

Ярый, икенче тапкыр эндәшүгә, егет авырлык белән булса да торды. Тышта

билдән салкын су белән юынып керүгә, Сабира улы алдына кайнар чәен куйды,

сөт өстен, балын алдынарак этте.

– Әни, кичә болында бер кызык булды бит әле. Су буенда учак яктык та утырабыз шулай сөйләшеп. Төн урталары үткәч, Ташлы ягыннан машина тавышы ишетелә башлады. Тавышына караганда «КамАЗ» булырга тиеш, дибез. Бераздан фара яктысы да күренде. Таһир әйтә: «Әйдә, утны сүндерик тә төйи башлагач кына яннарына барырбыз, – ди. – Өстендә тоткач, милициягә тапшырсаң да була», – ди.

Илнур:

«Кирәкми, йә танышлар булып чыгар. Аннары гомергә Ташлыга кызлар янына да бара алмассың», – ди. Ул арада машина туп-туры безнең янга килеп туктады. Кабинадан егетләр коела башлады. Карасам, берсе үземнең группадаш Мәгъсүм». «Нишләп йөрисең?» – мин әйтәм.

«Әбигә печән әзерләшергә кайткан идем», ди. Аның әнисе Ташлыдан бит. «Әзерләдеңме соң?» – дим. «Булмады бит әле. Саклап утырасыз бит,– ди.– Ярар, башка җирдә бетмәс әле.» «Урлашып йөргәнче, нигә чапмыйсың соң?» – дигән идем, кычкырып көлде.

«Җүләрме әллә син, – ди. Әбисе дә ничек «әзерләгәнен» белә бит инде аның. Риза булып, чыгарып җибәрә. Үзе намаз укыган буладыр әле. Менә сөйләшеп кара син шундыйлар белән.

– Кеше һаман фермер хуҗалыгын элекке колхоз дип белә инде ул. Колхозныкы урлашсаң да җитә, урлашмасаң да бетә иде. Председательләр, белгечләр күпме кирәк урлаштылар, шуңа халыкка да каты кагылырга курыктылар.

– Исеңдәме, әни, бер елны бөтен кеше Сабантуйда ял иткән көнне, без бәрәңге утырткан идек.

– Ничек истә булмасын, улым. Онытырлык бәрәңге булдымыни ул. Беренче ел булгач, орлык бәрәңгесе дә, алырга акчасы да юк иде бит. Әтиең күрше райондагы бер колхоз базыннан чыгарып түгәсе калдык-постык, черек –чарык бәрәңге төяп кайтты. Шуннан әйбәтрәк дигәннәрен чүпләп утырттык бит ул елны. Мин аннан бәрәңге үсәр дә димәгән идем инде. Үсте бит. Көзгә таба хуҗалар да күбәйде. Берсендә әтиең шашардай булып кайткан иде. «Басуга төшсәм, кеше өмәгә килгәнмени! Кем матай белән, кем машина белән килеп туктаган. Янып-пешеп бәрәңге алалар. Мин күренүгә, күбесе качу ягын карады.

Бер хатын һаман каерып-каерып казуын белә, ди. Янына килдем дә: «Ходай ярдәм бирсен», – дип әйтәм, ди. «Ярар, телеңә салышып торма. Эшләп тапкан малың түгелдер әле. Бер-ике капчык бәрәңгең кимегәннән хәерчеләнмәссең», – ди икән теге хатын. Шәһәр тикле шәһәрдән кайталар иде бит. Каравылчы ялламыйча булдыра алмады әтиең.

– Безнең як халкы ничек тә булса тир түкми мал табарга ярата. Үзебезнең тулай торакта яшәүчеләрдән дә сизәм мин аны. Нәрсәнедер башкалардан алданрак эләктерә алса, ул аны үзенеке дип исәпли. Хаклымы, түгелме – анысында эше юк. Дөреслекне эзли башласаң, «Бармаклар да тигез түгел», дип, үзен аклап куя.

– Эшләп табу почётта түгел шул хәзер, улым. Дөньясы шундыйга әйләнеп бетте. Алга таба тагын ни язгандыр.

Кичке ашка Мидхәт борчылып кайтып керде.

– Улым, син препаратны инструкциядә күрсәткәнчә салгансыңдыр бит?

– Әйе инде, әти. Беренче эшләвеммени? Нигә? Нәрсә булган?

– Син сиптереп чыккансың. Бер коңгыз да үлмәгән. Хәшәрәтләр бәрәңге сабагында берни булмагандай кукраеп утыралар. Районнан кайтышлый басуга кереп чыккан идем.

– Белмим инде, мин инструкция кушканча эшләдем, әти. Ялган препарат булгандыр.

– Менә ышанып ал син. Ел саен ала торган базадан алган идем, югыйсә. Шул гына җитмәгән иде. Тагын күпме расход, күпме солярка яндырырга кирәк!

Көн-таң атса, борчу-мәшәкать, планлаштырылмаган бер расход килә дә чыга.

Мидхәт районнан болай да кәефсезләнеп кайткан иде. Язгы чәчүгә ярдәм йөзеннән дәүләт бүлеп биргән акчаны һаман ала алмыйлар. Урак өсте җитә бит инде. Комбайннарга ягулык алырга иш янына куш булыр дип, өметләнеп торалар иде бит.

– Иртәгә үк икенче төрлесен алып кайтып сиптерергә кирәк инде.

– Менә шуннан соң, үзебез үстергән экологик чиста бәрәңге ашыйбыз дип ашыйбыз инде, – дип сүзгә кушылды Сабира. Ирнең болай да янган йөрәгенә бу сүзләр утка керосин сипкән кебек тәэсир итте.

– Мин гаеплемени соң аңа? Сатып алып ашыйк алайса. Анысы чистарактыр. Үзен гаепләмәгәнне белсә дә, соңгы вакытта бик тиз кызып китә торганга әйләнде Мидхәт. Хәлен сорамасаң: «Эшләрең ничек бара дип тә сорамыйсың», – дип үпкәли. Кайчагында, ялгышып, вакытлы-вакытсыз сорасаң: «Син дә сорап торма ичмасам. Ничек булсын инде!» – дип, орышып ташлый. Сабира иренә рәхәт булмавын яхшы аңлый. Тик һава торышы өчен дә (Ходай эше!), апрель аена кергәч кенә, алда чәчү торганын искә төшергән чиновниклар өчен дә, намуссыз алыпсатарлар өчен дә, авылны, халкын язмыш иркенә ташлаган җитәкчеләр өчен дә якын кешесеннән авыр сүз ишетәсе килми шул. Иренә үзе кебегрәк итеп җавап бирәсе килсә дә, хатын, Ходайдан сабырлык сорап, кулын гына селтәде дә ишегалдына чыгып китте. Бераздан, тынычланып, Мидхәт тә болдырга чыгып басты.

– Мин РОНОга кереп чыктым. Буяуның кайчан буласы билгеле түгел әле, диделәр.

– Нигә билгеле түгел, диделәр инде?

– Сезгә буяуны кайдан аласын да белмиләр әле. Поставщиклар арасында тендер уйнатылмаган диме.

– Июнь үтеп бара бит инде. Аны беренче сентябрьгә ремонтлап та чыгарга кирәк бит. Җиң сызганып, төзүчеләр бригадасы көтеп тора дип беләләрме?

– Менә анысын мин белмим инде, әнисе.

Мәктәпләрен башлангычка калдырып, балалар бакчасы белән куштылар да, яңа статус биреп, Сабираны мөдир итеп калдырдылар. Пенсиягә чыгар алдыннан чит коллективта эшләргә туры килер микәнни дип борчылып йөрүләр юкка булды булуын. Шулай да педагогикага кагылышы бик аз булган хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү бер дә җанына канәгатьлек китерми шул. Тик эшләргә кирәк. Юкны бар итеп эшләргә! Ач паёкка утыртылган җирле үзидарәгә тагын кереп карарга кирәк инде. Буяудан башка да күпме эш башкарасы бар бит анда. Башына мең төрле уй салган авыл хатыны хуҗалыктагы кичке эшләренә тотынды.

*****************************************************************

“Эссе жәйнең...” калган 9 көне ничек үтүен белергә теләсәгез – “Казан утлары” журналының 7 санына (июль,2016) ия булу юлларын карагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: