Әманәт

Маҗаралар башланганчы...

...Узган гасырның соңгы бер елында миңа Согуд Гарәбстанына бару насыйп булды. Әткәй мәрхүм васыятьләреннән берсе – Бөек Ватан сугышында һәлак булган абыйларымның каберләрен табып, зиярәт кылу булса, икенчесе – барыбыз өчен дә дип Хаҗ кылу иде.

Олы абыйның үлем хәбәренә кадәр килгән хаты: «Мадъярларның «Тарпа» дигән авылы өчен сугышка керәбез», – дигәне соңгысы булса, кече абыйныкы: «...Сугыш бетәргә күп калмаганга охшый, чәчүгә чыкканчы кайтарырлардыр, баянны сораучы булса – сатыгыз, монда хуҗалары ташлап качкан хуторларда нимес гармуннарының төрлесе очрый, «аккордеон» дигәннәренең ак телләренә басып уйнап караган идем – татар көйләре тальяндагы кебек яңгырый. Командирлар рөхсәт итсә – үземә биш рәтлесен, энекәшкә өч рәтле, сөяк тышлы, ефәк эчлесен алып кайтырмын, парлап уйнарбыз... (бер-ике юл боздырылган).

...Гродноны алгач, званиемне үстерделәр, мин хәзер сержант булдым, («младший» дигәне әйтелми). Медале дә озак көттермәстер... (боздырылган юллар).

...Кичә сакта торганда, сыерчык сайравын тыңладым. Нәкъ бездәгечә сайрый. Әллә безнең өянкедәге ояда үсеп очкан сыерчык идеме икән ул?..»

...Хат шушы урында өзелә. Барыбызны да гаҗәпкә калдырып, ничә еллар буена елаткан бу хат «хәбәрсез югалды» хәбәреннән соң өч ай узгач, таныш түгел кул белән язылган конвертта килде. Әллә инде шуннан чыгып, әнкәй үзе үлгәнче кече абыйны – исәндер, гарипләнгәндер, шуңа гына үз кулы белән яза алмыйдыр, бер кайтмаса – бер кайтыр, дип көтеп яшәде. Соңгы хата язылганнарны көйгә салып «укый» иде. Аның соңгы хат булуына ышанырга теләмәде, мәрхүмә...

...Абыйларның кайда җирләнүен белергә әткәй республика органнары аша юллату сорап караса да, «хәбәрсез югалган солдатларны эзләү дәвам итә» дигәннән артык җавапка ирешә алмады.

...Институтта укыганда, кече абыйның өзелгән соңгы хатын конвертка салып җибәргән лейтенантны үзлегемнән эзләп тапсам да, аның җавабы шатландырырлык түгел иде: «Үлем хәбәре күмү взводына тапшыргач җибәрелә, ә күмү взводының маршрутын да, язмышын да хәрәкәттәге армия частьлары контрольдә тота алмый, аларның да, бомба яки снаряд төшеп, һәлак булуы ихтимал. Сугыш кагыйдәләргә буйсынмый. Аның үз кагыйдәләре, үз кануннары, үз законсызлыклары...» «Бәлки» һәм «ихтимал»ларга өметләнеп, 60 яшем тулганда Хаҗ сәфәренә юллама табуга ирештем. Күңелнең бер почмагында абыйларны күргән-белгәннәрнең берәрсе белән очрашу өмете дә пыскый иде...

...Әгәр дә 30 нчы елларда «кулак» дип әткәй-әнкәйнең йорт-җирен, каралты-курасын, мал-туарларын сатмаган булсалар, әткәй васыятьләренең берсен булса да үтәү мөмкинлегем булыр идеме?! «Раскулачивание» дигән мәхшәрне үз күзләре белән күргән авылдашларым мине очраткан саен: «Атаңны талап саткан Юзбашев оныклары хөкүмәттән компенсация акчасы ала, ә син йоклап йөрисең», – дип тукый торгач, ниһаять, сорап карарга тәвәккәлләдем һәм тиешле оешмаларга гаризалар җибәрдем. Җавап артыннан ике ел чабарга туры килсә дә, тырышу бушка китмәде: ике катлы нарат йорт, бозаулары белән ике сыер, колынлы бия, алты баш сарык, икешәр оя каз-үрдәк, кием-салым, савыт-саба өчен ун мең сум компенсация акчасы бирделәр. Ягъни, бер бозау кайтты! Авариядә ватылган «Москвич-12» машинасын «запчастька» саткан акчаны да өстәгәч, Хаҗ кылу юлламасына җитәрлек сумма тупланды.

...Шатлык белән әзерләнеп һәм әсәрләнеп юлга чыктык.

Юл газабы – гүр газабы, дисәләр дә, җәфа күрмичә генә, Мәккә каласына килеп төштек. Кунакханәләрнең шәп дигәненә урнаштырдылар. Ашханәсе этаж саен, ашау-эчү бушка. Гыйбадәтеңне генә калдырма! Шулай итеп, без Согуд Гарәбстаны короленең кунаклары статусындагы хаҗилар булдык.

«Хаҗи булдык» сүзе җиңел язылса да, чын хаҗи булу өчен күп көч сарыф итәргә кирәклеген мин анда баргач кына тойдым.

Ислам дине йолаларын шәригатьчә үтәү өчен сәламәтлек тә, ихласлык та, җаваплылык та кирәклеген белә идем.

...Ихрамнан башлап, Корбан гаетендәге таш атуга тиклем гыйбадәт-йола төрләренең барысын да, мөмкин кадәр Коръән кушканча, үтәргә тырыштым.

Кыймылдарлык хәлем калмаганда да, фарыз гамәлләрне генә түгел, сөннәтләрен дә калдырмадым. Кая да булса бара алмаганда, утырган, яки яткан килеш үтәдем. Бу минем мактануым да, аклануым да түгел. Язмама ялган керүдән саклануымны күрсәтү дип кабул итәрсез.

...Хаҗ вакытында гыйбадәт гамәлләрен җиренә җиткезеп кылуда «хызырның» ярдәмен сүзләр ярдәмендә генә аңлатып булмас. Аларны үлчәү ихтималы да, җае да юк. Аның ярдәмен чиксезлек белән генә күрсәтеп булыр иде. Чиксезлекнең үзен нинди тамгаларда күрсәтергә? Шуңа күрә... шулардан чыгып, язган сүземә ышануыгызга өметләнеп, тагын бер серемне ачам: «хызыр» «маҗараларын» исәпкә алмаганда, минем Хаҗда күргән, белгән, кылганнарым башка хаҗиларныкыннан аерылмый.

Атың барда – җир таны, атаң барда – ир таны, дигәннәр. Бу заманда атай да, ат та түгел – эшне үзеңнең атың популяр булу хәл итә икән. Бер канатым театрга, икенчесе телевидениегә тоташып көч алган атым аркасында, бүлмәдәге тугыз танышның һәркайсы, күреп булмаса ишетеп, мине беләләр булып чыкты. Күрше бүлмәдәге якташлар арасында да танучылар табылгач, мине монда шөһрәтле кешедән саныйлар. Мин, әлбәттә, моңа каршы түгел идем...

Очрашкан чакларда: «Бә, ...син дә мондамыни?!» – дип, юк сүзне бар итәргә тырышып, намазга да, Мәккә урамнарын тамаша кылырга да, ашханәгә дә бергә барабыз.

...Барыбызның да өстендә, гомум мунчадагы кебек, ак чүпрәк бөркәнчек кенә булса да, минем кулдагы видеокамера үз ролен үтәгәндер – кая барсам да, таныш хаҗилар миңа иярергә, «кинога төшәргә» тырыша, абруемны шул ныгыта иде. Кемнедер ишәккә атландырып, кемнедер дөя сыртында видеотасмага, кайберләрен ишәк хуҗасы белән кочаклаштырып фотога төшерәм.

Ни өчен ишәк хуҗасы белән, дигәндә, ул үзебезнең Питрәч керәшене Сергей булып чыкты. Кайчандыр хоккейчы булган икән. Кредит түләүдән качып, Гарәп Әмирлеге командасына күчкән. Үз капкасына алка керткән өчен гаепләнеп, куылгач, монда килгән. Җиденче ел инде илгә кайтканы юк икән, Мәккәдә боз сарае төзелгәч, кабат уйный башларга өметләнә. Җилән, чалмага өстәмә исемен алыштырган – Сөләйманга әверелгән, тормышыннан канәгать, «ниһаять, үземне таптым», ди. Килүебезнең икенче көнендә иртән иртүк булды бу очрашу. Бездән акча алмады. Киңәшләрен дә кызганмады. Өстәвенә, күп хатынлы гарәпнең адресын бирде, өйләдән соң унҗиде хаҗи шул гаиләне тамаша кылырга киттек. Тик... гаиләнең ашау вакытына туры килдек. 30 метрлар чамасы ара калдырып, дүрт хатынның бер ирне ничек бүлгәләүләрен күрәсебез килеп көтсәк тә, кызыклы тамаша урынына, каяндыр кинәт пәйда булган полицейскийның ачулы йөзен күрү генә насыйп булды. Коръән тыйган гамәлләр белән шөгыльләнәбез икән!..

Бәхетебезгә, арабызда инглизчә сөйләшүче бер абзый бар – шул коткарды. Аңлавыбызча, ул гарәп хатыннарына беребезнең дә дәгъвабыз юклыкка ышандырырга тырышса да, полицейский, беләзекләрдәге язуларны укыгач, группаларга аерып тезде дә көткән машиналарына таба алып китте, төялергә ымлады. ...Чирек сәгать узмагандыр – кунакханәбезгә китереп тә «аударды». Җаваплы кешеләрне чакыртып, ниндидер язуларга кул куйдылар, фотоаппаратларны алдылар. Миңа шундагы тылмач аша видеокамерамның саклау бүлмәсенә бикләнәчәген, рөхсәтсез камера тотып урамга чыккан өчен штраф түләргә кирәклеген төшендерделәр. Мин, үзебезчә, акчам юклыкны аңлатырга тырышсам да, ишетүче булмады. Инглизчә сөйләшә белгән теге хаҗи гына полицейскийдан нидер сорады да миңа карап тынычланырга ымлады.

Ашыбызга төшкән «тараканнан» котылып, бүлмәбезгә кайтып керүгә ирешкәч, озакка сузылган фикер уртаклашуларның нәтиҗәсендә: ислам дине туган бу җирдә тәртипләр кирәгеннән тыш кырыс икән, дингә ислах – реформа кирәк икән, дигән карарга килдек. Протоколларсыз, сүздә генә, әлбәттә. Төрле карарлар кабул итеп, аларны үтәмәскә өйрәнгәнлектән, реформа сүзен кабат искә төшерүче булмады. Үзебезне җиңүчегә санап тынычландык. Видеокамерамны тартып алулары кәефемне бозса да, бүлмәдәшләремнең берләшә белүе аны тиздән йолып алачагыбызга өметләндерде.

...Инде бу бердәм төркемнең һәркайсы белән аерым-аерым таныштырып үтү кирәктер. Мине таныгансыздыр: авылда туып, шәһәрдә гомер уздырган бер «даһимын». Калган тугыз «даһиның» өчесе «Казан ятиме», икесе Мәскәү астыннан – табиблар. Түбән Новгород белән Чувашиядән ике бизнесмен – итчеләр.

Казан ятимнәреннән Мәхмүт абый кайчандыр судья булган. Хәзер адвокатлар коллегиясендә юрист-консультант вазифасында икән. Рәшит Нуриевич – хәрби очучы булып эшләгәндә чукраклангач, таможня хезмәтенә күчкән, монда күз кирәк, колак безгә нипочём, дип көлә. Орден-медальләре өстенә «Очучы бәхете» дигән китап яздырып, Язучылар оешмасында «член» булуына таныклыгы бар, кирәксә дә, кирәкмәсә дә шуны күрсәтеп, үзен «әдип» дип таныта. Хәйдәр Кыямович исә Иске Бистәнең яңа мәчетендә «запасной» мулла икән, пенсиягә «куылганчы» төрле органнарда «числился», соңгы эш урынын «контролёр за исполнением наказания» дип горурлана. (Куштырнаклар эчендәге сүзләр аның үз авызыннан чыкканга, үзгәртүне кирәк санамадым.) Подполковниктан уздырмадылар, аерган хатыннар өстән яздылар, ди. Түбән Новгородныкыларның кәсебе кышын кыяр, җәен каз үстерү булса, Чувашстанныкылар ат итеннән казы ясап сата икән. Ниятебез – татар яшәгән һәр төбәктә «хәләл» кибетләре ачу, диләр. Бу Шыгырдан мөселманнарының шыгырдавы гына түгел, кыскасы, бүлмәдәшләрем хәллеләр, телләрендә – Алла, ниятләре – малда...

...Хаҗ сәфәренә кадәр күзгә-күз очрашкан булмасак та, кайбер ниятләр, фикер уртаклыгы безне бер бүлмәгә урнаштырды. Уныбызны да «яңа ислахчылар» дияргә булыр иде, тик беребез дә аны нәрсәдән башларга, нәрсәгә омтылырга икәнен күз алдына китерми.

– Ниндидер агымда яшәү мәҗбүриме?

– Әйе! – диләр алар, шуның өчен генә үзләрен «ислахчы»га саныйлар. Мин дә шул төркемнең бер әгъзасы буламдыр инде. Минем дә күңелем әллә кайларда оча, мин дә үзгәреш телим.

Безне, барыннан да элек, дин өлкәсендә күпне белү түгел, күп нәрсәне белмәү берләштергәндер дигән фикер дөрес булыр иде. Тик без нәрсәне белмәвебезне дә белә алмыйбыз. Әмма сүздә, бәхәстә һәркайсыбыз үзенең күп нәрсәдән хәбәрдар булуын, башкалар белмәгәнне белүен күрсәтергә тырыша.

– Мәче башлы ябалакның холкын-табигатен өйрәнү өчен, аны төнлә күзәтергә кирәк. Мин чын-чынлап дин юлына бастым. Тәүбәгә килдем. Юлымда калу өчен – Ислам диненең асылына төшенү, серләрен чишү өчен, иң элек аның туган илен күреп белү мөһим булганга, мин бүген монда – ислам динен биргән илдә... – диде Хәйдәр Кыямович бер әңгәмәбезнең кызган вакытында.

– Аллаһы Тәгалә җирне илләргә бүлгәләп карамый. Бөтен галәм Аныкы. Динне «ил бирде» дигән фикер... наданлыктан. Аны ил түгел – Алла бирә, Алла иңдерә. Без Рәсүлуллабызга илаһи вәхиләр иңә башлаган Мәккә каласында гөнаһка кереп утырабыз, – дип төзәтмә кертә Мәхмүт абый Хәйдәр хәзрәт сүзенә.

Шулай, сиздерми генә, бәхәс кузгалды. Һәркем үзенең белгәнлеген күрсәтергә тырышып, наданлыгын раслый башлады.

– Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң византиялеләр белән булган сугышларда Коръән хафизлар шәһит киткәч, хәзрәте Гомәр ибне Әл-Хәттаб, хафага төшеп: «...Әгәр дә без тиз арада Коръән аятьләрен җыймасак, аның күп өлеше юкка чыгуы ихтимал. Ничек тә Коръәннең язма нөсхәсен булдырырга кирәк...» – дип сүзен дәвам итә Мәхмүт абый. Сагаябыз... Мәхмүт абыйның сөйләвен бүлдерүче юк. «Республиканың атказанган юристы» дигән дәрәҗәле пенсионер бит! «Рәсүлебез башкармаган эшне ничек инде без башкарыйк?» – дип Гомәргә каршы чыкты Әбүбәкер.

Тынлык урнаша. Хәйдәр хәзрәт ятарга дип урын әзерли. Янәсе, аңа болар күптән билгеле!

– Бу бит каршы чыгу түгел, ә куркып калу, шик белдерү, – дим мин, бәхәс сүнмәсен өчен. Мәхмүт абыйга, күрәсең, шул гына кирәк:

– Дөрес әйтәсең: куркып калу, шик белдерү – каршы бару түгел. Хәйдәр хәзрәт, мәсәлән, минем әйткән һәр фикеремне шик астына ала икән, бу аның миңа каршы чыгуы түгел, ә мәсьәләне тирәнрәк төшенергә теләве, бәхәссез кабул ителердәй җавап эзләве. Эзләнү гаеп түгел...

Хәйдәр хәзрәтне «йомшак тотып катыга утыртуы» белән Мәхмүт абый бүлмәбезнең лидеры булып танылды.

Барыбыз да «йотылып» аны тыңлыйбыз. Күптәннән таныш легенданы беренче тапкыр ишеткәндәй күрсәтергә тырышабыз.

– ...Хәзрәте Гомәр әйтә: «Үзебездән булмаса, булдыручыны табып, бу изге гамәлне кылдырырга һәммәбез бурычлыбыз», – ди. Табалар кешесен! Ул Зәед ибне Сабит-пәйгамбәребезнең сәркатибе булган Сәхабә икән.

– Зәед! – диләр аңа. – Син сәламәт акыллы, зирәк фикер йөртүче, тапкыр телле, хәтерле кеше. Без сиңа ышанабыз. Син Коръәнне өйрәнү һәм туплау эше белән шөгыльләнергә тиешсең!

– Әгәр Арафат тавын бер урыннан икенче урынга күчереп куярга булса, җиңелрәк булыр иде, – дип, Зәед ибне Сабит эшнең үтә дә җаваплы булуын искәртә.

Әгәр дә ул шулчак карышкан булса, безнең кулда бүген шушы Коръән булмас иде.

...Яфракларга, дөя-куй хайваннарының калак сөякләренә язылганнардан, аерым сәхабәләрнең хәтерләрендә сакланган фикерләрдән беренче нөсхә Коръәнне туплый бу изге җан.

– Икенчел нөсхә Коръән дә бармы әллә? – ди Мәскәү асты хаҗие, учакка утын өстәп. – Гаҗәп икән, бик гаҗәп... «икенчел Коръән»...

– Гаҗәпләндерерлеге шул: туплау эшләрен төгәлләгәч, Коръәннең төп нөсхәсен ул Гомәргә түгел, ә шик белдергән Әбүбәкергә тапшыра! – ди Хәйдәр хәзрәт, сүзгә кыю катнашып.

– Кемгә тапшырса да, шул нөсхәдән күчерелә-күчерелә үрчеп, Коръән барып җитмәгән ил калмый. Тәңречелек белән яшәгән безнең бабаларыбыз да аңа табына. ...Мөстәкыйльлегебезне югалтуга беренче адым шул чакта ясалмадымы икән? – ди Мәхмүт абзый, провокацион фикер өстәп.

Әллә аңламаудан, әллә куркудан бу сорауга җавап бирергә ашыгучы юк. Тынлык урнаша.

– Коръән – ислам диненең мәйданнар яулап, халыкларны буйсындыруда иң отышлы коралы булган.

– Мәхмүт абый! Син судья булган кеше. Хөкем процессы барган вакытта кодексларның статьяларын тикшермиләр. Мин әйткәннәрне үз карашыңны яклауга таба борма. Коръәнне тикшерүнең нәрсәгә алып баруы сиңа сер булырга тиеш түгел. «Хакыйкать хакына» дигән булып, күңелләргә коткы салып утырма. Яшәүнең Алла хөкеме икәнен, гөнаһларыбызны ярлыкатыр өчен Хаҗга килүебезне онытмыйк. Коръәнгә ышанычыбызны югалтмыйк!

...Мондый патетик чыгышлардан соң «яшәсен!» дип кычкырырга яисә «көчле алкышларга күмәргә» гадәтләнгән булсак та, сөйләшүнең юнәлешен үзгәртү кирәклеген тоеп: «Амин!» – дидем мин. Барысы да миңа таба борылдылар. Шуннан файдаланып сүземне дәвам иттем:

– Ничек уйлыйсыз: Коръәнне Конституциягә тиңләү дөресме? Әллә үз чорының универсаль кодекслар җыентыгымы ул?

– Ә нигә үз чорының гына?

– Уголовный кодекс бар иде – үзгәрде, гаржданский башка. Коръән һаман шул килеш яши бирә!

– Яшәсен! – диде Хәйдәр хәзрәт, ни белән чагыштырырга маташсак та. –

Коръән чагыштыргысыз, бердәнбер ул, ягъни, кояш кебек...

Бәхәснең кызып барган чагында, биргән сорауларга җаваплар бугаздан чыга башлагач, бүлмә ишеге ачылып, агарынган йөзле, күгәргән борынлы – Рәсәй хаҗиларының җитәкчесе килеп керде.

– Нинди мал бүлешәсез сез? «Сезнекеләр сугыша», – дип, кизү торучы кереп уятты. Ятыгыз, зинһар.

– Сугышмыйбыз, хакыйкать эзлибез.

– Хакыйкать табылган – Коръәндә ул, – диде җитәкче.

– Әгәр сорауларыбыз булса?

– Сорауларыгызны иртәгә Мәккә каласының иң мәртәбәле имамына бирерсез. Рәсәй таралгач барлыкка килгән мәмләкәт хаҗилары белән очрашу үткәрергә киләчәк, ди. Сынатасыгыз килмәсә, сорауларыгызны язып барыгыз. Түлке, җәмәгать, Коръәнгә тел тидерүдән сакланыгыз.

– Без Коръәнгә тел тигезмәбез, хаҗи. Тик андагы кайбер аңлашылмаган аятьләр буенча соравыбыз гына ихтимал.

– Зинһар, фетнәчелеккә тартмагыз. Болай да гөнаһлар баштан ашкан. Пенсиягә чыгарга да күп калмады...

Җитәкче китте.

Без, ясигъ намазына бармыйча, сораулар әзерләргә керештек.

Миңа аларны теркәп бару эшен йөкләделәр. Иң беренче сорау итеп Мәскәү врачыныкын куйдык: «Әгәр, Зәед әфәнде исән булып, аңа Коръәнне заманга яраклаштырып язу эшен йөкләсәләр, алыныр идеме икән? Алынса, күпме гонорар билгеләнер иде икән?.. Әллә инде Нобель премиясенә тәкъдим ителер идеме икән?..»

Бу сорау «провокационный» дип табылды, мәсьәләгә җитдирәк килергә куштылар.

– ...4 нче сүрә, 81 аять: «Нинди дә булса яхшылыкка ирешсәң – Алладан, ә начарлыкка юлыксаң – ул үзеңнән», – диелгән. Язмыштан узмыш юк, дигәнне фаш итмиме бу? Ягъни, начарлыкка юлыкканда, Алла читтә калып, ләүхелмәхфүз юкка чыкмыймы?

– Чыга! – дидем мин, ашыгып.

– Чыкса – яз шуны сорау итеп, шомартып!..

Тагы 16 нчы сүрәгә күчеп, 95 нче аятькә карыйк: «Алла, теләсә, һәммәбезне бертөрле итә ала. Теләгәнен аздыра, теләгәнен туры юлга юнәлдерә ала. Әмма сездән барлык кылган гамәлләрегез өчен үзегездән генә җаваплар соралыр...» Инде, шуңардан чыгып, сорауны яз: «Димәк, Алла кешеләрне үзе теләп аздыра, туздыра да шуның өчен кешене җавапка тарттырамы? Бу аятькә таянганда, «гадел», «иң шәфкатьле» дигән зат кем була соң?..

Гомәр Хәйям болай дип язган:

«Яраттың да, Ходай, минем җисемне син.

Язып куйдың эшләнәчәк эшемне син.

Үзең язган гөнаһларны кылган өчен,

«Җәһәннәмгә, кеше, син кер, дисең!»

– Гомәр Хәйям сүзләрен язаргамы, юкмы? – дидем мин, тукталып.

– Сорауны яз, ә җавапны миннән түгел, шәехтән сорарсың...

...Мөмкин кадәр ишетелмәгән, яңа сораулар гына бирергә дип килештек тә, көймәбез комга терәлеп, туктап калдык.

– Ә кем боларны барыбыз исеменнән шәехкә җиткезергә алына? – диде Мәхмүт ага.

Барыбыз да атказанган юристның үзенә карадык. Ә ул исә катгый баш тартты:

– Киләсе сайлауларда, исән-сау булсак, мин үземне мөфтилеккә кандидат итәргә ниятлим. Мөфтиенә узалмасам – казыйлыкка казык кагарга да риза. Шул ноктадан караганда, үземне Коръәннән хата эзләүче итеп күрсәтү яраган эш булмас. Сорауларның мәхәллә мулласы авызыннан әйтелүе дөрес булыр.

– Әйе шул, – диде Хәйдәр хәзрәт, кабынып, – мәхәлләбездә беренче хәзрәт булу-булмау мәсьәләсе чишелергә торганда, Коръәнгә ревизия ясаучы булып күренергәме? Ярый ла Муса Бигиевтан Тукай гына көлгән. Хәзер һәр рифмачы үзен Тукайдан өстен саный... Көлеп кенә калмаслар... Әнә... кем... Чувашстан батырлары сорасын!

– Без батырлар түгел – ә Батыр районы сугымчылары!

– Шуңа күрә әйтәм дә... Сезгә бит «хәләл» супермаркеты ачарга фатиханың хаҗлысы кирәк... Җайлаштырып шуңа бәйлисез дә...

– Бәйлисе юк! Суперлар белән ил тулы, итен генә китер...

– Алайса, әнә – Мәскәү дантистлары сорасын! Алар дин гыйлемендә наданлыкларын яшермиләр...

– Беренчедән, без дантист түгел, ә терапевт высшей категории; икенчедән, стоматолог дипломыбыз да бар безнең; өченчегә, «ислам дине докторы» дигән диплом обещали... Так что, пускай теледиктор и спрашивает... ему терять нечего...

Минем бакчага ыргытылган таш иде бу. Җавапсыз калу бизәмәс:

– Йә бетәсең, йә сүтәсең очрагы бу, әфәнделәр, – дидем мин. – «Коръән серләре» авторының язмышын беләсездер: аны, үлгәнче үк «Аллаһы Тәгаләнең каһәре сукты», диделәр.

Сораулар язылган кәгазь минем алда калды.

...Күмәкләшеп җомга намазына киттек. Мәчеттә Урта Азиядән, Рәсәй төбәкләреннән һәм башка мөселман илләреннән килгән хаҗилар белән гыйбадәт залы тулган иде...

*******************************************************************

Әхтәм Зариповның аеруча мавыктыргыч, гыйбрәтле, вакыйгаларга бай, дини йолаларыбызга, яшәешебезгә кагылышлы әлеге бәянен "КУ"ның июль, август саннарыннан укый аласыз. Журналны Татарстан Китап Нәшриятының "Нур-маркет" кибетеннән, шулай ук эш көннәрендә "Казан утлары" журналы редакциясеннән сатып алырга мөмкин! Шулай ук журналыбызның электрон (ПДФ) версиясенә язылучылар да бу бәян һәм алдагы яртыеллыкта журналда басылачак башка әдәби әсәрләр, яңалыклар белән 300 сум акча бәрабәренә танышып бара алачак. Язылыгыз, үкенмәссез!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: