БИБИМӘМДҮДӘ

Мулла кызлары ана карыныннан ук дан-дәрәҗә белән туа бит алар. Үсә төшкәч, гыйлемгә, укырга-язарга өйрәтәчәкләр, җитлегүгә, бер-бер дин әһеленә кияүгә димләячәкләр, остабикә сыйфатында үзләре дә балаларга аң-белем бирәчәк, аш-суда иң түргә утыртачаклар. Сәдаканың да иң мулы аларга.

Өчиле мулласы Зиннәтулла имамның өлкән кызы Бибимәмдүдәнең дә тормышы шушы йомык түгәрәк эчендә тәгаенләнде. Тәгаенләнде, ләкин түгәрәк эченә сыймады, көтүдән аерылган кырыкмыш тайдай тулганды да болганды.

Бибимәмдүдә, барча үз ишләре кебек үк, гыйшык вә мәхәббәт илә никахка кереп, мәхдүмә җефет, сөелгән-яратылган ир хатыны булу турында хыялланды. Йөрәк түрендә йөрткән яшерен җани мәгъшугы да бар иде.

Мәгъшук аның тормышына һич көтмәгәндә килеп керде. Бервакыт шулай инеш комлыгына атасының тәһарәт комганын ышкып агартырга төшкән иде. Җәйге матур көн. Дымык, тыныч. Ындыр ышыгындагы тал-тирәкләр, төзгә каткан зифа камышлар белән бергә күктәге кояш та, офык читенә кунаклаган челтәр болытлар да ниндидер илаһи хозурлыкка талган. Урам тузанына чумып утырган кош-кортлар гына ара-тирә иренчәк авазларын чыгаргалый. Печән өсте бит, халык болында, авылның коргаксыган мичкәдәй бушап калган мәле.

Бибимәмдүдә як-ягына күз төшереп алды да, күлмәк җиңнәреннән ыштан балакларына кадәр сызганып, эшкә тотынды. Ул хәзер бала-чага түгел ич инде, унберне тутырды, алны-артны карап йөрергә туры килә.

Эше ырый, комган өстендә нурлар уйный башлады, әнә. Эше ырыганга күңеле дә күтәренке, җырлар да инеш суыдай агыла.

Сазың күп моң кылады,

Ишеткән таң кылады...

— Мәрхәбә, чибәр кызыкай, кил әле, колакларыңны тешлим, яшең җиткәч,

яучы җибәрермен.

Бибимәмдүдә иң әүвәл балакларын сыдырып төшерде, шуннан соң гына сүз катучының үзенә сирпелеп алды. Бу яшен тизлегендә булса да, ул аның ирен өстендә тәгаенләнеп килүче каз мамыгыдай күперек мыегын да, сирәк тешләрен дә, орчыкка тартым очлы ияген дә абайлап алды. Киеме дә килешле: озынча яңа камзул, сафьян чүәк.

— Абау!

Кыз кабалана-кабалана җыенды да, йөгерә-атлый китеп тә барды.

— Мин сине беләм, син Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибимәмдүдә мәхдүмә, — дип кычкырып калды телчән егет.

Бибимәмдүдәнең дә күңеленә корт керде, кемсәнең кемлеген бик тиз ачыклады. Сәмигулла мәзиннең җәмәгате Әсмабикә абыстайның кардәше икән. Казанбаш авылы мулласы Хөснелгата имамның улы ди. Кышкар мәдрәсәсе шәкерте. Исеме — Харис.

Шәкерт Өчилегә елга бер булса да килеп китә иде, тора-бара бер-берсенә сүз дә кушкалый башладылар. Апасы аша сәлам дә җибәргәли. Бибимәмдүдәгә шул җитә, төннәр буе татлы хыял дәрьясында йөзә, мәгъшугының йөзен-битен, кием-салымнарын кат-кат күз уңыннан үткәрә, шуннан бетмәс-төкәнмәс ләззәт таба. Ә Харисның тәүге очрашуда уйнап-шаяртып кына әйткән «яучы җибәрәм» дигән сүзләре хәзер инде башка төсмер алды, дымсу туфракка төшкән бодай бөртегедәй җылы шытым бирде.

— И Ходаем, гасре сәгадәт көннәр насыйп ит!

Бибимәмдүдәне бөтенләй башка көннәр көтеп торган икән. Әүвәл өч кенә көн ятып, анасы Камилә остабикә дөнья куйды. Бу кайгыдан аз-маз айный башлаган иде, янә яман хәбәр: сөйгәне Харис шәкерт мәдрәсә мөдәррисе Мөхетдин имам-хатыйбның төпчек кызы белән никахлашкан. Харисны ул дастаннардагы гыйшкы хакына яуларга атылучы каһарман шаһзадә итеп күз алдына китерә иде. Бердәнбере. Яклаучысы, терәге, ышанычы.

Алданудан да хәтәррәк хурлык-кимсенү юк икән.

Актыгы: мин бер вөҗүдемне сиңа иттем фида;

Белмәдең лә, белмәдең кадерем! Гөнаһ! И бивафа!

Әсмабикә абыстай да әлеге хәбәрдән зир-зөбәр хәлдә иде.

— Хәзрәтнең ярты мәхәлләсенә сатылган, — дип ачына-ачына зарланды, — сукыр икән, синдәй суырып йотарлык уңган сылукайны кылый күзгә алыштыра димени сукыр булмаган кеше, бик пар килгән идегез, хәерлегә генә булсын.

Суырып йотарлык. Әйе, Бибимәмдүдәнең чыгышы, ерак бабалары, ыру-нәселе Чулман — Агыйдел буйлары төбәге белән бәйле булгандыр, күрәсең, килеш-килбәте, төс-кыяфәте башкалардан аерылып тора иде.

Бибимәмдүдәнең үзгә чалымнары шуңа күрә һич тә гайре табигый хәл түгел, ата-бабадан мирас булып килгән хәзинә. Аксыл озынча йөз, озын кара чәч, күмәч ияк, карлыгач канатыдай сызылып киткән нәзек каш астыннан нур бөркүче килешле күркәм күзләр — болар бербөтен кимәлдә аның нәзберек-купшы буй-сынына тәңгәл килеп, үзенә бер әһле һиммәтлелек өстиләр иде. Нәкъ «Идегәй»дәгечә:

Кашларына карасам,

Каләмнән пәйда булгандай;

Күзләренә карасам,

Күгеннән пәйда булгандай;

Буйларына карасам,

Нурдан пәйда булгандай!

Сылукайның җилегенә май тулып кына килгән чагы. Калку күкрәкләре, түгәрәкләнеп өлгергән янбашлары, тыгыз балтырлары күлмәк-камзул эченнән менә без, дип ымсындырып тора.

Авылда Бибимәмдүдә йомырка эчендәге сары кебек кадерле вә мөхтәрәм зат иде. Авыз сулары корый иде егетләрнең. Ләкин мулла кызына өмет итеп буламы соң — сүз кушарга да кыймыйлар иде. Шулай да, Мәхмүт исемле бер тәвәккәле бәхетен сынап карамак иткән булса кирәк, яучы җибәргән. Моны ул үзе сизми дә калды, фәкать, колактан-колакка таралган чыш-пыш хәбәрләрдән генә белде. Атасы Зиннәтулла бик тузынган, имеш, үз урыныгызны белергә кирәк, минем кызым гыйлемле, тиңе дә гыйлемле булачак, дип яучыларның ятланган үгет-нәсихәтен ярты юлда бүлгән.

Булыр, кәбестәдәй катлы-катлы бик тә четерекле кеше ул. Бер карыйсың, нәсел-нәсәп сагында уяу торучы һавалы ыру әһеле, икенче карыйсың, бер эштән дә тартынмаучы авыл агае. Хаҗәте чыкса, сука артыннан да йөри, печәнен дә чаба, көтү дә көтә. «Һәр эчкерсез гамәл саваплы, Аллаһы Тәгаләгә салават кына булсын», — дип өйрәтә мәхәллә халкын.

Бибимәмдүдә атасына рәхмәтле генә булды. Ник дигәндә, күңел яралары бөтәшеп бетмәгән иде әле. Хәлбуки, Мәхмүт һич тә ким-хур егет түгел. Хәлле гаиләдән, күп итеп мал-туар асрыйлар, имана җирләре дә хәтсездер, мөгаен, хак арткан язгы чорда орлык белән дә алыш-биреш итәләр, дип тә сөйлиләр иде. Кысан вә тар басулы Өчиле шартларында бу үзе бер төшемле гамәл.

Алай да үкенече юк, Ходайның рәхмәте киң, шәт, мәрхәмәтеннән калдырмас.

***

Габдулла ТУКАЙның әнисенә багышланган “БИБИМӘМДҮДӘбәянын тулысынча “КУ” журналының апрель (№4, 2016) саныннан PDF форматта укырга мөмкин:

http://magarif-uku.ru/subscription/kazan-utlary-n4-2016/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: