Бер уч борчак (бәян)

Үзе белә!..
– Әтиең төрмәдә, әниең авыру, ә син оялмыйча трай тибеп йөрисең!
Зариф чыдап торды-торды да, түзмәде, мышкылдап елап җибәрде. Әллә
авыртудан, әллә гарьләнүдән, әллә куркудан... «Сталин» (малай аның мәктәп
директоры икәнен байтактан гына белде, беренчеләр коридор стенасындагы
портретны аныкы дип йөри иде) малайның колагын бик шәп борып тоткан
иде шул, сүзен әйтеп бетермичә җибәрмәде.
Әти төрмәдә булгач, ник чабып йөрергә ярамый икән соң? Ә авыру әнисе
янында шыпырт кына йөри Зариф. Ул ни әйтә, йөгереп кенә эшли дә ата. Әнисе
аны еш кына югары очтагы Хөббениса түтиләргә җибәрә. Малай аннан нәни
кәстрүл белән кайнар аш алып төшә. Аш суынмасын дип кызу-кызу атлый, шул
арада, тукталып, кәстрүлдән килгән хуш искә хозурланып ала. Тәмле-е! Кайткач,
әнисе аңа бераз өлеш чыгара үзе. Тик аның белән генә тамак туймый шул.
Әтисе сугыштан исән-имин кайткан аның. Ул чактагы шатлыкны Зариф бик аз
гына хәтерли. Ә тамагы туйганчы ашый башлаганы исеннән бер дә чыкмый. Әтисе кайтканга бит инде ул! Тик ул рәхәт вакытлар күпкә бармады. Әтисен тагын алып киттеләр. Әнисе, кергән бер кешегә: «Бер уч бодай өчен», дип елый-елый сөйли иде. Үзе озакламый түшәккә егылды. Күршеләр «кайгыдан», диде. Хөббениса түтиләре әллә нинди үләннәр белән дәвалап карады, өшкерде дә, төчкерде дә...
Әтисе кайтканчы бер рәхәт күрмәде инде Зариф. Алай дисәң... Булды
рәхәт вакытлары. Җырларга яратты ул. Тик мәктәптә түгел – анда аны берәү
дә кирәксенмәде. Әнисе авыл кырыендагы әрәмәлеккә чыбык-чабык җыярга
җибәргәч җырлый иде. Бөтен әрәмәлек яңгырап тора иде инде, малай үз
тавышына үзе шакката иде. Өй стеналарында кара төстәге радиоалгыч эленгән,
шул көне буе сөйләп тора. Ара-тирә җырлар яңгырый, һушы китеп тыңлый
шуларны Зариф. Сүзләрен дә шуннан отты, онытса, үзеннән чыгарып та
җырлады.
Бервакыт әрәмәлек кырыеннан узып баручы бер атлы кеше ишетеп алган
моны. Зариф үзе сизмәде, тырышып-тырышып «Рамай»ны суза иде. Үзе күңеле

белән әллә кайларга китте. Кош булып очып йөрде, шаулы урманнар, зу-ур
сулы күлләр өстеннән узгандай булды...
– Әй, малай! – дип дәшкән тавышка сискәнеп китте Зариф. Әтисен төрмәгә
утыртканнан бирле шулай һәрнәрсәдән куркып китә ул. Тагын ниндидер хәтәр
эш булыр дип шикләнә.
– Курыкма, апаем, Шәйдулла абзыең мин! Кил әле бире!
Зариф чыбыкларын ташлады, әүвәл сәерсенеп карап торды.
Абзый арбасыннан сикереп төште дә аңа таба турылап китте.
– Бик матур җырлыйсың, кем өйрәтте?
Малай җилкәләрен генә сикертте. Кем өйрәтсен инде, үзе белә!
– Җырчыларны яратам мин. Әй, үзәкләрем өзелеп тә китә инде!.. Тамагың
ачтымы? Мә, капкалап ал!
Анысына сәерсенеп тормады малай, тоз сибелгән ипи телеменә ике куллап
ябышты. Нишләп шулай гел ашыйсы киләдер инде аның...
Икенче тапкырында колхозның ындыр табагы кырыеннан узып барганда күрде ул
Шәйдулла абзыйны. Киребеткән кәҗәләрен басу ягыннан алып кайтып килеше иде.
Малайны күргәч, абзый кем беләндер сөйләшеп торган җиреннән тукталып калды.
– Әй, апаем, син икәнсең! Кил әле, кил, апаларыңны дәртләндер әле эшкә!
Аларның да тыңлыйсы килә сине!
Зариф «ә» дә, «җә» дә димәде, туктап, аңа аптырап карап тора башлады.
Кәҗәсе тартылды, ычкынмакчы булып бәргәләнде.
– Менә болай итәбез... – диде Шәйдулла абзый, кәҗәнең бавын Зариф
кулыннан алып, баганага бәйләп куйды. – Әйдә, ялындырма! Хезмәт хакың
– бер уч борчак!
Бер уч борчак... Малай абзыйга күтәрелеп карады. Аның әтисен дә шул
бер уч... бер уч бодай өчен алып киткәннәр түгелме соң? Күзләре яшь белән
тула башлады...
– Кит әле, сиңа тигән кеше юк бит! Нәрсә сытылып торасың? Җырламасаң
җырлама, ярар! Йә, ач әле кесәңне! Авансом! Икенче вакыт җырларсың, яме!
Шәйдулла абзый Зарифның зур авызлы кесәсенә чыштырдатып бер уч
борчак койды.
Һәрберсен озаклап чәйни-чәйни кайтты малай. Моннан да тәмле нәрсәне
күптән ашаганы булмаган икән. Кайтып җиткәнче кесә бушады. Борчак
турында әнисенә әйтеп тормады. Йә куркып калыр тагы...
Бер-ике көн үтте, «бер уч борчак» артыннан килүче булмады. Зариф аның
тәмен авызында кабат тойгандай булды. Беркөнне кәҗәсен тагын ындыр табагы
кырыеннан алып кайтты. Дәшүче булмаса да, шунда кайнашучы апалар янына
үзе килде.
– Миңа Шәйдулла абзый кирәк иде!
– Ә-ә, җырчы егет килгән! Абзаң юк шул! Безгә генә җырлап бирмисеңме соң?
– Ник җырламаска! – диде Зариф, үзе күз кырые белән генә борчак өеменә
күз ташлады.
Хатыннар көлешә-көлешә аның ертык кесәсенә ярты гына уч (малайга
шулай күренде) борчак салып куйдылар да аңа карап тора башладылар. Зариф
та кыюланып китте, кәҗәсен кочаклап утырып, «Сарман» көен сузып җибәрде.
Башта тып-тын калып тыңладылар. Аннары кайсыларыдыр мышык-мышык
борын тарта башлады. Әллә малайны жәлләделәр, әллә үзләрен уйладылар.
Бик матур иде шул Зарифның тавышы. Киткәндә:
– Апаем, тагын кил яме, бер дә оялма! – дип калдылар.

Малайның даны авылга тиз таралды. Бервакыт кибет тирәсендә җыелып
торган апалар үзләре дәшеп туктатты.
– Син җырласаң, бернинди радио да кирәкми, әйдә, сузып җибәр әле!
– диделәр. Зариф ялындырмады. Җырлаганнан соң кесәсендә ни дә булса
кайтачагын яхшы белә бит ул.
Бервакыт мәктәптә аны «Сталин» янына алып керделәр. Коты очты
малайның. Тагын колакны бора инде, дип уйлады. Әмма аныңча булып
чыкмады.
– Сине, энекәш, бик матур җырлый, диләр. Ник бездән качып йөрисең?
Ник мәктәптә җырламыйсың?
Кайчан качканы бар әле аның? Мәктәптә кем әйткәне бар аңа җырла дип?
– Иртәгә матур киенеп кил. Мәктәп сәхнәсендә җырларсың.
Матур киенеп дип... Ние бар, шул инде...
Киемең ямьсез дип тормадылар әле, котыра-котыра кул чаптылар. Балалар да,
укытучылар да. Бөтен кеше сиңа шаккатып карап торганда, бик күңелле була икән ул.
Кесәсенә әйбер салмасалар да...

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 7, 2016

Фото: pixabay

 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: