Бармагыңнан үбәр идем... (бәянның дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Еллар үтте. Армия хезмәте дә артта калды. Ансамбль кызларының кайберләре кияүгә чыкканнар, шул исәптән Ләйсирә дә. Мине көтсенмени – бестолковыйны. Сәбилә никтер ялгыз икән әле. Үземнең дә башыма өйләнү фикере керми. Өйләнсәң дә, ни торыр җир юк, ни институт бетерелмәгән. Әллә инде акылга да утырып бетелмәгән?.. Дуслар да бер-бер артлы башлы-күзле булып, гаилә корып яшиләр. Инде соңгысын өйләндереп йөрим – шаһит егет булып. Күпмесендә бу вазифаны башкарганмындыр, санаган юк. Дустым Азат өйләнә. Булачак хатыны Хәдичә – искиткеч сөйкемле, уңган-булган кеше. Каян табалар шундыйларны, миңа бер дә очрамыйлар. Шул кичне Хәдичә, колагыма кирт киртләп, туйга үзенең менә дигән сердәше шаһит кыз булып киләчәген әйтеп куйды. Кара аны, ычкындырасы булма, ялгышырсың, дип тә өстәде. Ярый, килсен, китәр әле! Инде миңа өйдәгеләр дә күп кандидатуралар күрсәттеләр, күнегелгән.

Менә туйга җыеналар. Кунаклар арасында кемнәр генә юк. Барысы да бәхетлеләр, парлылар, мин генә дуадак ата каз кебек басып торам. Әле кызмаганмын. Бераз шәраб чеметеп алсам, туктатып булмас үземне – баянны алып уйный да, җырлый да, бии дә башлыйм. Дөресен генә әйткәндә, шуның өчен чакыралар да инде үземне туйларга. Ни күрим – Хәдичә Азатыннан вакытлыча аерылып, минем янга бер кызны җитәкләп килә. Ерактан ук сүзен безне таныштырудан башлый:

– Менә бу – Зәбир, шаһит егет, безнең дустыбыз. Ә бу – минем сердәшем, Төзүчеләр институтының яшь доценты Галия.

Мин күзләремә күренәме, бу өнемме-төшемме дигәндәй, авызымны ачып, әлеге Галиягә карап каттым. Шул бит бу, әйе... теге вакытта имтиханда мине батырган кыз.

Хәдичә сүзен дәвам итте. – Нәрсә өнсез калдың, башка вакытта бик кыю бит үзең, – дип, миңа күзен кысып, кызның сыйфатын баш бармагы белән бәяләп, Азаты янына йөгерде.

Хәдичә бу кыз белән теге вакытта очрашканымны белми ич. Каян белсен?.. Монысы да хәтерләми. Аллага шөкер!

Минем уңайсыз хәлдә калуымны аңлап булса кирәк, Галия сүз башлады.

– Хәдичә сезнең турыда бик күп сөйләде. Төзүчеләр институтын тәмамламыйча армиягә алынуыгыз турында да. Карагыз әле, нигә шунда үземә мөрәҗәгать итмәдегез. Мин бит еш кына керү имтиханнарын кабул итәм. Хәзер яңадан бездә укырга теләгегез юкмы? Терәк барында сезгә уку бик җиңел булыр иде. Сезнең талантлы икәнлегегез йөзегезгә чыккан. Сезнең кыяфәтегез зыялы, сез – музыкант, шагыйрь, композитор – бу күркәм сыйфатларыгыз арасында архитекторлык юнәлеше аеруча калку күренер. Әйдәгез, бергә булыйк!

– Рәхмәт сезгә. Менә бит мине тормышта нинди бәхетле борылыш көтә икән! Сез иреклеме?

– Әйе. Гафу итегез, мин сезгә һич яшерми әйтә алам. Инде, ялгышлык белән кияүдә булдым. Яшьлек хатасы. Бер студентым тәкъдим ясап, яшәп карадык. Хәзер, укып бетергәч качты. Ә сез акыллы, һичшиксез, акыллы.

– Анысын дөрес әйтәсез. Әйдәгез, ул турыда сүз кузгатмыйк әле. Бүген бәйрәм – дусларыбызның тантанасы! Җырлыйк, биик!

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар ник болай?

Аккан сулар кире кайтмый,

Яшь гомерләр дә шулай.

Без аның белән бүтән беркайчан да очрашмадык.

***

Армиядән кайткач, мин Төзелеш институтында укуымны дәвам итеп тормадым, документларымны алып, Пединститутның музыка укытучылары әзерли торган факультетына имтихан бирдем. Комиссиядәгеләр пеләш башыма карап тордылар да, тавышыма сокланып, укырга алырга булдылар. Яңадан җырлы тормыш башланып китте. Югыйсә бит Сәбиләгә минем Авыл хуҗалыгы институтында укып йөрүем ошамыйдыр, ярый алайса, Төзүчеләр институтын бетереп, йортлар төзү комбинатының директоры булырмын дип хыялланып йөрүләрдән чыккан иде бу җүләрлекләр. Менә шулай һаман укып, җырлап, Сәбиләгә карап янып-көеп яшим. Бәйрәмнәре дә булгалый яшәешебезнең. Ансамбль кызларының туган көннәрен үткәрәбез җыелышып. Әнә Гөлиянең егерме биш яше тулган – шуның юбилей кичәсендә өйләрендә утырабыз.

Дөресен әйтим, соңгы араларда кызларыбызның миңа карата мөнәсәбәте аеруча җылы юнәлеш алды. Сизелә. Әллә картаябыз дип уйлыйлар микән? Ансамбльдә өйләнмәгән шундый егет бар, понимаешь, ә алар күктәге бөркетне эзләсеннәрме? Картаеп кияүгә чыкмыйча калсалар, яннарындагы чыпчыктан да мәхрүм калалар ич. Кара инде, кара, каршымда күзләрен уйнатып утыручы Сәрияне! Янәшәсендә Сәбилә, миңа карата игътибары – «нуль». Әй, җаныкаем, синең дә яшең бара!.. Сәрия өстәл астыннан аягы белән миңа төртә, нәрсә әйтмәкче буладыр... Һаман саен онытылып Сәбиләгә карап утыргангамы икән? Карамаска тырышам бит инде. Ул бертуктаусыз аякка төртә, башы белән ымлап, мине каядыр чакыра. Нәрсә булган моңа, чыгып керик әле, ди ахрысы. Ярый, чыктым да ди, шуннан нәрсә? Әллә инде күбрәк киткәнме – әйткән тостларның берсен дә калдырмый эчеп утыргач? Ярый, чыгыйм инде, тилмертмим кызны? Берәүгә дә сиздерми, чыгып керүемә сәбәп тапкан булып, Сәрия артыннан юыну бүлмәсенә юнәлдем. Керүем булды, шарт итеп эчке яктан ишекнең келәсен элде дә куйды Сәрия. Стенага мине китереп терәде дә, күкрәкләрен оясыннан чыгарып, битемне уа башлады.

– Нәрсә кирәк сиңа, ник аның артыннан тилмереп йөрисең, кара монда, аның мондыйлары юк та әле, – дип «кавыннарын» кулыма тоттырды. Әле күзгә, әле биткә каплавыннан сулыш ала алмый тончыгып үлә яздым.

– Бүген түгел, Сәрия, – мәйтәм, – бүген түгел!..

– Кайчан, кайчан?..

Ул бу сүзләрнең кайчан үтәләчәген гомере буе көтеп йөрде бугай...

Ә минем күзләр һаман башкада булды, беләсез...

Юыну бүлмәсеннән Сәрия белән бергә чыктык. Шул минутта Гөлиянең әтисе ике шешә аракыны форточкадан урамга атты, ә әнисе... Әле генә миңа «кияү» дип ычкындыргалаган әнисенең йөзенә кара болыт кунган иде. Әлбәттә, кунакка чакырылу күңелле булып бетмәде, хуҗаларның ниятенә туры килеп җыелмаганбыз икән шул. Әти-әнисенә «кияү»нең чәчле яки чәчсез булуы да мөһим түгел икән – акыллы гына булсын. Күрәләр бит, ишетәләр, сыныйлар – Зәбир төпле кеше: эчми, тартмый, әлегә өйләнмәгән, ялгыз – кызларына менә дигән пар түгелме соң? Кызларын кавыштыру, дөресрәге чын-чынлап ярәштерү өчен, туган көне дигән булып җыйган мәҗлестә Сәрия эләктереп маташа түгелме аны? Ачуы чыккан әти кешегә мәҗлесне тарату өчен бер литр аракыны тышка томыру – урынлы гамәл, минемчә. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп таралыштык...

Аңладым, пеләш булу мәхәббәткә комачауламый икән бит. Ләкин барыбер эч поша, чәч булса, мишәйт итмәс иде әле. Гаеп миндә түгел лә – нәселдә – безнең, ир-затларның берсендә дә юк ул чәч дигән нәрсә. Шулай да өйләнмичә калмаганнар. Бик акыллы булу галәмәтедер инде бу – чәч коелу, шулай диләр ич. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, җитмәсә, артист булып киттем бит әле. Өстәвенә атаклы кызлар ансамбле «Сөмбел»дә җырлап йөрим. Кызлар, пеләшлек килешми, диләр. Парик киеп җырларга кушалар. Язмыштан узмыш юк, бу кирәклекне инкарь итеп булмый, «ялтыравыкны» каплап, парик киеп җырлап йөри башладым. Югыйсә, башым болай да матур – йомры. Виртуозныкы кебек түгел. Үзе әйтмешли: «Безләр нишләр, чәчсез калсак – чүмәлә башлар!»

Аллам сакласын, чыннан да, ул пеләш калса – эше харап: утыз-кырык җөйле, ямау өстенә ямау баш, ярый әле чәченең куелыгы каплап тора ул кичергән язмыш сырларын. Җә, ярый, монысы аерым тема.

Авылым сабан туена бер кайтуымда да киеп куйдым бит мин бу парикны. Гадәтләнгән. Шуны кимичә җырлап булмый башлады. Мәйдан кырыенда рәхәтләнеп моңланып, дуслар белән туйганчы сөйләшеп, күңел өчен генә, туган якның матурлыгы, халкының гүзәллеге, яшәүнең чамасыз ямьлелеге өчен бераз «тамак чылатып» алгач, мөлдерәп миңа карап торган кызга күзем төште. Сөйләшеп, читкәрәк, зиреклеккә кереп киттек. Яныбыздан челтерәп инеш ага. Көмеш суында елтыр-елтыр килеп балыклар уйный, янәшәдә генә ишетелеп торган Сабантуй музыкасына бииләр. Кыз минем җырлавыма, тавышыма соклануын дулкынлану катыш белдерде. Йөзе моңлы, керфекләре, иреннәре, каушаудан микән, дерелдиләр. Иягендәге сөйкемле чокыры, муенындагы бәләкәй генә миңе муенса төймәләренең дәвамы ителеп, әле кояшка да үрелеп карарга насыйп булмаган түшендә миңа карап тора сыман. Их, егетләр! Шунда кереп югалыр идем!

Мин, ирексездән, үз-үземне белештерми, кызны кочып, янәшәдә үсеп торган зирек агачына кыстым. Ул: «Нишлисез сез, җибәрегез, кеше күрер», – дип чәчемә ябышты. Башымда парик икәнлеге шунда гына искә төште. Кыз: «Гафу итегез!» – диде дә, зиреклектән чыгып, халык арасында югалды. Мин ул салдырып биргән паригымны тотып, нишләргә белми калдым.

Бу хәлне күрмәделәр микән, дигәндәй тирә-юньгә карыйм. Шаһитлар юк: күктә болытлар җыела башлаган, агачлар шаулый, инеш ага, балыклар качкан. Ниндидер яшел бака гына, «мин күрмәдем» дигәндәй, үлән арасына сикерде. Ачудан кулымдагы парикны бака сикергән якка томырдым да яңадан Сабантуйга, дуслар янына юнәлдем. Тормыш дәвам итә.

Бер еллап вакыт үтте. Авылда яңадан Сабан туйлары гөрләп узды. Теге кыз күренмәде, ләкин күңелдә аның якты образы һәрвакыт яши бирде. Көннәрдән бер көнне почтальон миңа таныш түгел кешедән хат тапшырып китте, шаккатырсың – теге кыздан. Мин аның исемен дә белми идем. Ләйлә икән. Хатында: «Теге вакыттагы хәл өчен тагын бер тапкыр гафу итегез! Сез һаман күңелемнән чыкмыйсыз. Быелгы Сабантуйга кайтырга батырчылык итмәдем, чөнки мин кунак кызы гына шул. Инде сезне бөтенләйгә югалттым, ахрысы», – диелгән иде. Үзе адресын язмаган. Оныткандыр. Бәлки, әле тагын язар...

Менә ул бер күрүдә мине оныта алмый икән. Бер күрүдә бит әле – минем шикелле, Сәбиләгә гашыйк булган кебек. Сәбилә хәзер кайда йөри, Кустанаена кайтып киткәнме, Казандамы? Җәйге яллар үтеп китсен инде – көзгә таба күрешергә насып булыр.

Авылдагы тормыш үз җае белән дәвам итте. Халык печәндә, бакчада. Инде җәйге ялымның соңгы көннәре бетеп бара. Шул арада, урман бете кадалып, авылның бер малае авырып китте. Менә бәла – ул хәтерсезләнеп калды. Беркөн моны бөтенләй югалттылар. Авыл халкы бер гаилә кебек бит – бөтен дөньяны бетереп эзләү башланды. Үлде микән әллә дигән фикерләр дә булмады түгел. Эзлиэзли җәфаланып беткәннән соң, көн азагына таба, Сабантуй үтә торган җирдән бер йомгак чәч табып кайттылар. Әлеге малайныкына охшаган – бакырсыман. Бөтен халык аптырашта. Ничек болай булырга тиеш соң бу? Нүжәли?..

Күрше колхозның кукуруз басуын турарга киткән агайлар югалган малайны ияртеп кайтып керделәр. Ничек ул анда барып чыккан?.. Сөенечнең чиге юк. Шунда, кукуруз басуыннан чыга алмыйча, адашып йөргән. Арган. Йоклаган. Теге чәч йомгагын бер читкә атып бәрделәр дә, җиңел сулап, барысы да өйләренә таралыштылар. Мин китмәдем. Ныклап карыйм, әлеге дә баягы минем парик икән. Кызганып куйдым үзен. Инешкә төшеп, юып, селкеп, элекке хәленә кайтарып киптердем – кирәге булыр...

Паригым миңа ияреп яңадан Казанга кайтты. Гастрольләр, концертлар яланбаш, йә түбәтәй, йә эшләпә киеп үтә. Парик – пенсиядә, кирәге юк. Ята шунда – шүрлектә.

Беркөн яныма дустым, атаклы баянчы Лимар Ашмарук килде. Аның белән, гомумән, еш күрешәбез. Килгән саен әлеге парикны киеп көзгегә карый. Ул – пеләшнең пеләше. Карый да:

– Күрәле, кордаш, унсигез яшь бит, ә! Нишләп безне Ходай каргаган икән? – дип уфтана.

– Ал үзеңә! – мәйтәм. – Киеп чык сәхнәгә!

– Нигәдер оялта...

– Күнекмәгәнгә ул, – мәйтәм, – бер күнексәң, салмассың да әле! Бүген Оперныйда концертың, на всякий случай ал үзең белән, кисәң киярсең, кимәсәң – юк.

– Әлфия Авзалова ни дип әйтер бит әле?

– Ә син аннан сорап торма!

Шундый фикергә килдек тә концертка киттек. Утырам карап, әнә Әлфия апа сәхнәгә чыга, әле баянчылары күренми, җырлый башлый:

Нихәл итим, гармунчыбыз,

Гашыйк булды үземә...

Күрәсең, шулай уйланылган. Шул сүзләрне әйткәч кенә, баянчылар ике яктан уйнап чыгарга тиешләр икән. Чыктылар. Карыйм, Лимар кигән бит тегене. Әлфия апа яңадан баянчылар уйнаганга кушылып: «Нихәл итим...» – дип җырлап, Лимарга каравы булды... шып итеп туктады. Микрофонда актанышча «бәтәч» дигән сүз әйтелде. Бу матур гаҗәпләнү, ревер аша кабатлана-кабатлана, Опера театрының бөтен бизәкләренә сыланды. Халык беркавым өнсез торды... Һәм зал көчле алкышларга күмелде. Белмим, кайчан да булса Опера театрыбызда мондый кул чабуларның ишетелгәне булды микән?..

Шулай итеп, минем парик Лимар башында дөньяның күркәм сәхнәләренә гастрольләргә йөри башлады.

Соңрак Лимардан: «Аны урладылар...» – дигән хәбәр килде.

Кем башларында матурлык символы булып халкыбызга хезмәт итә икән ул хәзер?

 

"КУ" 9 (сентябрь), 2016

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: