Бармагыңнан үбәр идем... (бәянның дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

***

Безне каршылаган төзелеш начальнигы Рудамирга:

– Нинди инвалид алып килдең син монда? – ди икән. Ничава, шул тишек корсак белән дә сынатмадым әле башкаларга. Ни бит, Сәбилә янына акчалы булып, яхшы кәчтүм киеп, пеләшемне парик белән каплап кайтып керсәм, «бесполезно» булмас, бәлки.

Колхоз бәрәңгеләре алып, ферма түбәләре ябып, байтак акча эшләп, сентябрьнең унбишләрендә институтка кайтып кердек. Шулай, эшләгән кешегә сүз әйтүче юк институтларда – соңга калып кайтсак та. Укулар күптән башланса да, эленке-салынкы йөрисең башта. Әле менә үземә яхшы кәчтүм эзләдем. Шәһәр кибетләрен аркылы-торкылы йөри торгач, таптым тагы үзен – шәп, караңгы коңгырт төстә, минсиңайтим. Министрлар гына кия торган. Күзе маңгаена менсен әле Сәбиләнең.

Киеп барып кердем репетициягә, исе дә китмәде, мәнсезнең. Ә үзе, ә үзе – тагын да ныграк чибәрләнгән. Ул чәчләрен эре дулкын ясатып бөдрәләтүен әйтимме, өстендә теге беренче күргән вакыттагы кебек күлмәк кенә түгел, бик бай кеше кызына охшап, купшы туташларда гына була торган куе зәңгәр кәчтүм. Минекенә, әйтәм ич, борылып та карамады. Фу, дигән сыман карашын гына күреп калдым. Үземнең әллә исем киттеме? Тач мәктәп завучы булган да куйган инде, менә шул. Беләм, күрәм, сизәм – тагын янына килсәм, «бесполезно» диячәк. Җитмәсә, ачу китереп, Мәхмүт белән сөйләшеп тора бит әле. Мәхмүтен дә әйтер идем инде, «дус, дус» дигән булып йөри, ә үзе һаман шул Сәбилә кырыенда бөтерелә. Янәмәсе Сәбиләнең хисләрен бик хәйләкәр генә белешеп, миңа җиткереп торачак. Нигәдер һаман җиткерә алмый әле. Дус түгел син, Мәхмүт – төлке, ә тегесе – елан.

Мин үзем бу хәлгә күнегеп тә, күнеп тә барам төсле инде. Тик менә баш белән йөрәк кенә тарткалаша. Баш, мескенлеккә калып йөрмә шуның белән, ди, ә йөрәк... ә йөрәк, нигәдер, киреләнә.

Башыма караганда, йөрәгем Сәбиләне ныграк ярата шикелле. Йөрәкнең бәгыре бар шул аның. Гадәттә, приборлар янып чыкмасын өчен, предохранитель куялар. Минем йөрәгемнең предохранителе йомшак бугай, менә-менә янып чыгарга тора. Эчемдәге бәгырь, предохранитель ролен үтәрлек түгел, түзмәс, озакламый янып чыгар, эшләр болай барса. Электр тогы арткан чакта приборлар эштән чыкмасын дип, көчәнешне киметәләр, миңа да мәхәббәт утын сүндеребрәк «нуль»гә төшерергә кирәк булыр. Һәм шулай иттем дә. 

Сәбиләгә гупчым игътибар итмәгәндәй булып йөрим. Бер репетицияне калдырмый ансамбльгә киләм. Кыска гына вакытка концертлар белән якынтирә авылларга чыгып керәбез. Укуыннан бушаган чакларында Сәбилә дә баргалый. Ул ансамбльдә икенче сопрано партиясен алып бара. Тавышы матур. Андый үзгә тавышлы кызлар ансамбльдә өчәү генә: Рания, Рушания һәм ул. Сәбиләне пианинода бик яхшы уйный, диләр, ләкин аның уйнаганын беркайчан күргәнем дә тыңлаганым да булмады. Шулай да кечкенә чагында Кустанайда музыка мәктәбендә укыганлыгы миңа мәгълүм иде. Сәбиләнең ансамбль кызлары рәтендә үтә матур итеп басып җырлавы күз алдымда: алар ярым түгәрәк ясап тезеләләр дә, ул, үзәккә бераз яны беләнрәк борылып, сул кулын артка яшерер, башкалар да аның төслерәк, талгын гына тибрәлеп, җыр сузалар. Сокланып туя алмаслык күренеш һәм халәт. 

Җырла, комачауламыйм, тимим теңкәңә, язмышыма шулай язгандыр, бәхетле бул, күңел кошым! Мин синең янәшәңнән үз юлым белән барам, ялгызым, җаныма сагыш тулган килеш, җырларым белән...

Мәхәббәт утында өтәләнеп инде менә өченче ел үтеп бара. Сәбиләнең миңа карата карашы чак кына да үзгәрмәде. Бу халәткә инде, берәрсе булса, күптән кул селтәгән булыр иде, Их, Сәбилә, Сәбилә... Ник очрадың соң син минем гомер юлымда?.. Әллә берәр җиргә китеп югалыйм микән? Еракка-еракка... Ичмасам онытылыр идең... Себергә?.. Анда да җырчылар кирәктер? Танылып, данлыклы җырчы булып, яңадан Татарстанга кайтып керсәм, син нәрсә дияр идең?.. Уйларга гына җайлы, анда суык шул. Катып-туңып йөргәнче, Ташкентка китсәм дә була. Йә, бардым ди, шуннан нәрсә? Сәбиләгә ачу итепме? Аның ни гаебе бар? Җүләр дә инде мин. Әнә, берәү, кем әле – Кәрим Питрәчев дигән егет, Магаданга барган ди бит. Өзелеп сөйгән яры: «Дөнья читенә алып китсәң дә риза!» – дигәч, ул, башта үзем барып урнашыйм, аннан сине чакыртырмын, дип шул җәһәннәм тишегенә китеп барган. Менә бит мәхәббәт нишләтә? Алтын приискасына эшкә кергән егет, сөйгәненә килсен дип акча җибәргән, ә тегесе монда кияүгә чыгып йөри икән. Менә син ышан кызларга. Ә Сәбилә бит миңа ым да какканы юк. Җүләрләнеп Себергә китәмме соң?! Нәрсәгә миңа Сәбилә? Йөрсен Мәхмүте белән, бәхетле булсыннар! «Бесполезно»дан башка сүз дә белми бит ул. Бетте-китте, бу турыда бүтән уйлау юк. 

Ромео белән Джульеттаныкы кебек мәхәббәткә әверелгәнче туктатырга кирәк безнең арадагы мөнәсәбәтне. Аларның болай булган бит: Джульетта ярату хәсрәтеннән дару каба да озаграк йоклый, ә Ромео аны үлгән дип белеп, үзен-үзе үтерә. Йокысыннан уянгач, Джульетта, аны үлгән хәлдә күреп, янәшәдәге кинжал белән үзен кадап үтерә. Мондый чарасызлыкка барып җитмәгән бит әле мин. Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәтен искә алыйк. Алар бер-берсе белән гаиләләренең дошманлыгы аркасында кавыша алмыйлар.

Ләйләне башкага кияүгә бирәләр, ә Мәҗнүн чүлгә китеп ялгыз яши башлый. Ләйләгә багышлап җырлар яза, күп газаплар кичерә. Соңыннан икесе дә сагыштан саргаешып үләләр.

Юк инде, Сәбиләкәй, мондый ук хәлгә төшәргә Мәҗнүн түгел әле Зәбир – өмет итмә!

Таһир белән Зөһрәнең язмышлары кызганыч. Таһирны сандыкка салып суга агызалар. Ул, исән калып, читтә өйләнә, аннан, кире әйләнеп, туган ягына кайта. Ә монда аны тотып алып, гәүдәсен тураклыйлар. Зөһрә сөеклесен кырык көн буе елап озата. Бигрәк кызганыч. Мине кызганып еларлык сөйгән яр да юк бит. Сәбиләнең күзеннән кырык көнлек түгел, бер секундлык яшь тә чыкмас, мөгаен. 

Отелло белән Дездемонаны кара инде син. Көнчелектән сөйгәнен буып үтерүгә барып җитә бит Мавр. Ну, Мәхмүт, болай йөрсәң, Дездемона ясыйм мин синнән!..

Үземне дә «Сүнгән йолдызлар»дагы Мәхдүмгә тиңлим түгелме соң? Ул бөкре, ә мин – пеләш. Юк, туктале, Зәбир, бирешмә, башыңны югары тот! Җырлавыңны бел! Менә быел бишенче мәртәбә «Кышкы эстрада» җыр фестивале була, шунда син лауреат булырга көрәш! 

«Химиклар» мәдәният сараенда уздырыла торган бу фестивальгә ансамбль быел аеруча нык әзерләнде. Безгә – Мәхмүт белән икебезгә аерым җырлау номинациясендә чыгыш ясау хокукы бирелде. Мин Рим Хәсәновның «Син  – гомер агышларым» дигән җырын җырларга булдым. Мәхмүт үзенә шул ук композиторның «Сиңа тагын мин бер киләм әле» җырын сайлады. Исәбе – бу юлы лауреат исемен алу иде. Миңа нәрсә, күнегелгән, инде өч елда өч мәртәбә лауреат булдым, ә Мәхмүт көнләшә. Инде өч елның берсендә дә дипломант исеме эләктерә алганы юк бит. Кызганып та куям үзен. Быел бирсеннәр иде инде аңа да.

Залдагы халыкның күплеге – сөендергеч хәл. Буш урындыкларга карап җырлавы бик авыр. Дәртләнә алмыйсың, дулкынлану да булмый. Җырны җиренә җиткереп башкару өчен тамашачының сулышын тою мөһим. Кемгә ничектер, миңа шулай. Бераз дулкынлану җаваплылыкны арттыра. 

Бүген һәр җырчыга бер җыр башкарырга кушылган – шул бәяләнә. Алдан җырлау чираты Мәхмүткә эләкте. Ул бу очракны бәхеткә санады, күрәмсең, шатлыгы йөзенә чыккан иде. Чөнки миннән соң җырлау аңа кыен булыр, жюри аны-мине чагыштырып карагач, өстенлек кемгә биреләчәге көн кебек ачык. Дөресен әйтим, шәп җырлады ул көнне Мәхмүт, аның өчен сәхнә артында чын күңелемнән җан атып утырдым. Алдан әйтеп куям, аның исеме «Кышкы эстрада» фестивале дипломантлары арасына кертелгән иде.

Ниһаять, Мәхмүттән соң ике номенант җырлагач, миңа чират җитте. Җайлап кына, уйланып, җырның эчтәлегенә чумып, көйгә кушылдым. Рәхмәт Виртуозга, ул уйнаса уйный инде!..

Акты ташып, акты ярсып кар сулары,

Шулдыр инде язның...

Кинәт микрофонда тавыш бетте. Әллә сүндерделәрме?.. Ләкин җырлавымны дәвам иттем. Уйнавыннан туктап, аптырап калган баянчым Виртуоз Актанышев миңа яңадан кушылды. Тавышымны көчлерәк чыгарырга тырышып, көчәнебрәк җырларга керештем. Тамакка әллә нәрсә булды – әче төер утырды, тавыш кырылып чыга башлады. Микрофонга җырлагандагы кебек хисләнеп җырлауның эзе дә калмады. Карлыккан тавышым бөтенләй бетәр дип, сәхнәдән чыгып киттем. Залдагы тамашачы бу хәлгә ризасызлык белдереп, тавыш куптарды. Кайберләре: «Звукорежиссёр, на мыло!» – дип кычкыра ук башлады. Сызгыру, дөбердәүләр...

Әмма бераздан микрофон терелде. Фестиваль үз эшен дәвам итте. Ләкин мин инде кабат сәхнәгә чыгып җырларлык хәлдә түгел идем. Ул елны мин «лауреат»сыз калдым.

Нигәдер соңгы еллар миңа гел кирелеген генә күрсәтеп тора әле. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә эшләр уңай якка бармый, инде менә җыр өлкәсендә дә бәхетсезлекләр өстәлеп тора. Андый минутларда, һәрвакыт, элегрәк печән чапкан чакта, урманда, бер кара еланны аракыдан бушаган шешәгә кертеп калдырганым искә төшә. Шунда, һәркөнне барган саен, шешә эченнән тилмереп карап тора иде, җаныкаем. Нигә аны шулкадәр җәфа чиктердем икән? Ни гаебе бар ул җан иясенең минем каршыда? Бер начарлык та кылмады бит югыйсә ул. Йөрсен иде рәхәтләнеп үзенең аланында. Ә мин аның башына җәпле таяк белән бастым да, шешәгә тыгып куйдым. Җиңдем, янәмәсе... Агулы нәрсәне үтерергә кирәк, диләр бит инде. Тиктомалдан вәхшилек кылдым түгелме соң? Хәзер менә шул еланны искә төшерәм авыр чакларымда. Әллә шуның җәбере тия микән, дим? Еланнарның каргышы төшә, диләр бит. Шулайдыр. Шулай булмаса, мондый михнәтләр үземне читләп узар иде. Ярый, Аллага тапшырган инде. Үлде инде ул елан шунда, хәерлегә булсын алдагы язмышым.

Ансамбльдәге көннәр гадәттәгечә үтә торды. Мин, Авыл хуҗалыгы институтын ташлап, Төзелеш институтының кичке бүлегенә укырга кердем һәм төзелешкә эшкә урнаштым. Архитекторлар әзерли торган бүлеккә эләгеп булмады, Промышленность һәм гражданлык объектлары төзү бүлегенә алдылар. Бу болайрак булды.

Әйе, архитектор буласым килә, керү имтиханнары тапшырып йөрим. Рәсем ясауга махирлыгым бар. Мәктәптә укыганда да андыйрак эшләрне миңа тапшыралар иде. Математикадан әллә ни мактанырлык чамам юк югын, әмма укытучыбыз Вера Павловнаның безне интектерүе белемгә гаять файдалы нигез салгандыр, шулай дияргә нигез бар. 

Менә математикадан имтихан бирәм. Мәсьәлә, мисалларны тиз генә чишеп, иң беренчеләрдән булып, имтихан алучы япь-яшь кыз алдына килеп утырдым. Чибәр дә инде, нәгаләт! Миннән яшьрәк тә бугай. Кай арада югары белем алып, бездәй «ломоносовларны» сыный бит, әй. Институтлар ташлап йөрсәң, шулай була ул, Зәбир. Менә яшь кызлар үзеңнән сынау алалар хәзер. Яңаклар уттай яна, колаклар кызыша. Тирли-пешә чибәркәйнең мәсьәлә-мисалларымны тикшерүен күзәтәм. Алай сызгаламый, ялгышлар юк, күрәсең. Менә тотынды бу өстәмә сораулар яудырырга: логорифмнар, ди, интеграллар... Соңгы терминны гомумән ишеткән юк. Үтмәдек без аларны мәктәптә, минәйтәм. Шундый чибәр кыз сораулар биргәндә, җавабын да тиз генә табып булмый бит әле аның. Тәмам батырды бу мине. Тотлыга ук башладым. Күз алларым томаланып китте. Томан артындагы әлеге кыз җә убырлы карчыкка әверелә, сихерче рәвешләренә керә, аждаһа төсле дә булып китә. Агулы сорауларын чәчеп бетергәч, «дүртле», диде. «Дүртле?» Нишлим ул «дүртле» белән? Конкурстан үтмим бит. Димәк, армиягә! Шагом марш! Нишлисең, юри батырды инде бу мине, юри. Конкурс зур, кемнедер сызарга кирәк, димәк, мине.

Хезмәт итеп кайтсам кайтам, әмма «бишле» куегыз инде, дип ялынмаячакмын. Соңыннан гарьлеген кая куярсың. Председатель малае бит мин!
 

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 9 (сентябрь), 2016

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: