Агулы теш

Колхозлашу елларында репрессия корбаннары булган якын туганнарыма багышлыйм. Автор.

Авылдан куылуларына егерме өч ел узгач, 1956 елның җәендә Рәшидә туган якларын күреп киләсе итте. «Тагын күпме гомер бардыр?.. Исән чакта әти-әнинең, әби-бабайларның каберләрен зиярәт кылып кайтырга кирәк», — дип уйлады ул. Гомере буе сагынып яшәде. Туган туфрагыма бер аяк басармын микән, калган кардәшләрем белән бер күрешермен микән дип, саргаеп яшәде Рәшидә. Балаларының кендек каны тамган, Сабиты белән бәхетле көннәре узган нигезне бер күрер өчен җанын фида кылыр чаклары булды.

Өйләнешкән чакларында аңа бары унҗиде яшь иде. Ә Сабиты — унсигездә... Гөрнадирдай ике улы — Вакыйф та, Васыйл да япь-яшь килеш сугыш кырында ятып калды. Вакыйфка — егерме бер, Васыйлга унтугыз яшь иде... Күз нурларының сөякләре кайсы төбәкләрдә җирләнгән икән? Җирли алдылар микән әле? Окопларда гына күмелеп калмады микән? Уйлар, уйлар... Йөрәкләрне әрнетә, сулышлар кысыла. Инде менә акладылар да... Сабитның бер гаебе булмаган... Соң, аның гаепсезлеген шул чакта ук тикшерергә булмады микәнни?!. Тоткынлыкта узган гомерләрнең хакын бүген кем түли? Кичергән газапларның ярасын ничек төзәтәсең?! Гаепсезләрне гаепләүчеләр рәхәтләнеп яши бирә. Рәшидә шулай уйлап, еш кына үз-үзе белән сөйләшә. Авылда Рәшидәнең бертуган энесе Гали яшәде. Ул репрессиягә эләкмәде. Гали — шәһәрдә укып кайткан кеше. Кайсы яктан нинди җилләр исүен тоюга, тормыш җилкәнен шул якка көйләде. Авылларны коллективлаштыру турында сүз калкына башлауга, мал-туарын әкренләп бетерде. Өч сарык, бер кәҗә, ике оя каз гына асраган Галигә тел-теш тидерүче булмады. Ул — авылның бердәнбер мөгаллиме дә бит әле. Яңача хәреф танып укый-яза белүче дә бармак белән генә санарлык. Казан тиклем Казанда чыккан гәҗитләрне укып баручы Гали сүзен дә үлчәп сөйләште. Мәзәкләр сөйләргә яратучы Сабитка да киңәш биргәләгән иде дә... Гата белән Шакир пычрак ыргытырга җай тапканнар шул. Пычрагы юылса да, эзе кала икән...

Хәзер инде Гали дә юк, Сабит та. Мәрхүмнәр. Ярый әле, Аллага шөкер, Наиләсе белән Аниясе бар. Наилә узган ел гына кияүгә чыкты. Алар менә дүртәүләп ата-баба туфрагына, туган авыллары Елгабашка кунакка кайттылар. Куылган чакта кызлар нарасый яшендә иде әле. Авылны бөтенләй хәтерләмиләр. Аларның хәтерендә — Пермь урманы, барак тормышы, хокуксыз балачак...

Рәшидә үзе Елгабашта туды, үсте. Шушында кияүгә чыкты, балалар тапты. Куылса да, сөрелсә дә, аның башка туган җире юк. Галинең хатыны Маһупкамал кунакларны якты йөз, җылы сүз белән каршы алды.

— И, апакаем, күрешер көннәребез дә булган икән... Ничекләр кайтып җиттегез? — дия-дия, дымлы керфекләрен яулык чите белән сөртте. Иртәгесен Рәшидә үз көе белән зиратка барырга ниятләде. Аниясе:

— Әни, мин дә сиңа иярәм, — дип сүз кушса да, Рәшидә риза булмады.

— Кызым, сез, әнә, җизнәң, апаң белән әрәмәлеккә чыгыгыз. Бик матур ул. Җиләк җыярсыз, кызынырсыз. Зиратта мин озак юанырмын. Коръән чыгармын дип торам. Икенче юлы бергәләп барырбыз.

Балачактан шигырь, хикәя язып җенләнгән Ания табигатьне үлеп ярата. Әйтерсең лә агачтагы һәр яфрак аның белән серләшә, урмандагы бар тереклек аны аңлый... Авылга якын гына әрәмәлеккә күтәрелүгә, Тәлгать белән Наилә колачларын җәйгән имән күләгәсенә сузылып яттылар. Букчаларыннан икесе ике китап алып, мондагы чынбарлыкны оныттылар... Ания дә китап укырга бик ярата. Тик аның күңеле урынында түгел. Уенда — язылачак әсәре. Моннан җитмеш ел элек булган вакыйгаларны күзалларга тырыша ул. Аның геройлары менә бүген Ания басып торган юлларда йөргән. Ул чактагы кешеләрнең уенда ни булган? Әнә, күләгәсендә Наилә белән Тәлгать ятучы юан имәнгә дә җитмеш кенә яшь бар бит инде. Димәк, ябалдашларын канаттай җәйгән имән — шул чорларның шаһиты! Әй, әкияттәгедәй, телгә килсен дә сөйләсен иде ул белгәннәрен! Наилә бераздан кызынырга уйлады. Күлмәген салып баш астына кыстырды да җилкәсен кояшка каратып сузылып ятты. Тәлгать тә кәләшеннән калышмады. Өс киемнәрен салып, кояш нурлары кочагына тәгәрәде. Ания, кошлар җырын тыңлый-тыңлый, уйларына уралып утырды да әрәмәлекнең тар сукмагы буйлап эчкә кереп китте. «Урман нигә болай серле була икән? — дип уйлады Ания.

— Һәр үсемлектән ниндидер тылсым бөркелә. Син аларны түгел, алар сине күзәтә сыман. Әрәмәлек, диләр. Әрәмәлек кенә түгел бу. Революциягә хәтле Шәрифҗан абый тоткан урман шушыдыр бит инде». Монда Краснокама ягындагыдай мәгърур наратлар гына юк. Усак, имән ише яфраклылар икән. Ания, сукмак буйлап бара торгач, түгәрәк аланлыкка килеп чыкты. Аланлыкның бер ягында — миләшләр, икенче ягында балан куаклары тезелгән. Аяк астында бихисап җиләк. Җир җиләкләренең кайсысы бармак башы кадәр булып үскән, кайбер тармаклары ап-ак чәчәктә. Ания белән Наиләне урман кызы дип атасаң да, һич ялгыш булмас. Алар яши торган бараклардан ерак та түгел шаулап урман үсә иде. Әниләре белән әтиләре урман кисте. Алар кул пычкысы белән кисеп, юан-юан наратларны аударды.

Ә беркөнне әниләре эшкә бара алмады. Ул чагында, мөгаен, Аниягә — биш, Наиләгә сигез яшь чамасы булгандыр.

— Балалар, — диде әниләре, авыртудан билен уа-уа. — Карап керегез әле. Берәр хатын-кыз күренмәсме? Миңа ярдәм кирәк булыр... Кызлар, яшь булсалар да, эшнең кая баруын тиз төшенделәр. Әниләре йөкле иде. Ания — бер якка, Наилә икенче якка барактан баракка йөгерде, тик ярдәмгә килердәй кеше тапмадылар. Рәшидә әкренләп җыена башлады. Тулгагы тукталып торган араларда оек-чабатасын киде. Бала тугач төрергә дигән иске-москы чүпрәкләр төргәген Наиләгә тоттырды.

— Урыс авылы ерак түгел, өч чакрым тирәсе генә. Ничек тә барып җитәрбез... Аллаһы Тәгалә рәхмәтен салмый калмас... Юлга кузгалдылар. Наилә төенчекне тотты. Ания, әтисе ясап биргән кечкенә чанасын сөйрәп, арттан иярде. Апрель аеның юмарт кояшы күзләрне чагылдыра. Кичтән җебеп боткаланган карны төнге салкын шытырдатып катырган. Атлаган саен, аяк астында изелеп кар шыгырдый. Ул шулай шытыр-шытыр килеп, юлчыларны ашыктыра кебек. Тизрәк атларга кирәклекне Рәшидә үзе дә бик әйбәт белә. Ешайганнан-ешая барган тулгак аны туктата. Ул ике учы белән билен тотып боргалана, сыгылып-сыгылып төшә, гасабиланып тирә-якка күз сала. Үзе пышылдап кына Ходайга мөрәҗәгать итә. «И Аллам! Нарасыйларым хакына, кичергән газапларым хакына рәхмәтеңнән ташлама!..» Алар шулай мең газап, көч-хәл белән авыл башына килеп җитте. Кызлар авыл башындагы беренче йортның ишеген шакыды. Эчтән гайрәтле ир-ат тавышы ишетелде:

— Кто там? Йорт янына килеп җитәрәк карга батып егылган Рәшидә, бер терсәгенә таянып калкынды да җан ачысы белән кычкырды:

— Памаги! Зинһар, памаги! Рожать!.. Иңенә сырма салган озын буйлы ир ишекне ачты.

— Что вам надо? — дип эндәште ул калын тавыш белән. — Откуда?

— Барак, барак, из барак, — дип үрсәләнде Рәшидә, мүкәләп тора-тора.

— А-а, — диде ир, ашыкмыйча гына, кемлегегез аңлашылды дигәндәй. — Враги народа. Уходите!

Балаларның борын төбендә шапылдап ишек ябылды. Рәшидә көч-хәл белән торып, урам уртасына чыкты. Үзе күз яшьләрен йодрыгы белән сөртә-сөртә, берөзлексез теләк теләде. «И Ходаем, берәр игелекле бәндәңне юлыма чыгарсана... Чыгарсана». Кызлар абына-сөртенә, егыла-тора барып, әле бер йортның, әле икенче йортның ишеген шакыдылар. Әмма аларга ярдәм кулы сузучы булмады. Әниләренең хәле авырайганнан-авырая. Ул, барган җиреннән кинәт туктала да сыгылып төшә. Тешләрен шыгырдатып әкрен генә ыңгыраша. Үзе кызларны юатырга тырышып сөйләнә:

— Курыкмагыз, балалар, Аллаһы Тәгалә ташламас... Берәр рәхимле бәндә очрамый калмас...

Тулгактан интегүче йөкле хатын, аның артыннан ике бала көпшәк карлы сукмактан әкрен генә атлый. Инде авылның түбән очына җитеп киләләр. Анда, мөгаен, инеш агадыр. Каршыда, ерак та түгел, шактый зур таллык җәелгән. Озын-озын талларның очында карга оялары. Кошлар үзара каркылдаша-каркылдаша, үз оясы янында мәш килә. Мөгаен, чыгачак бәбкәләренә йомшаграк итеп урын әзерлиләрдер. Шул мәлне Рәшидә җан ачысы белән ыңгырашты да бөгелеп кар өстенә егылды. Ике кыз икесе дә, куркышып, әниләре янына йөгереп килде. Кызлар, елый-елый, әниләренең башыннан тотып:

— Әни, үлмә! Әни, җаным, үлмә! — дип, күз яше аралаш такмакларга кереште. Арган, талчыккан Рәшидә бар көченә ачыргаланып кычкырып җибәрде:

— Ярдәм итегез! Кешеләр бит сез! Адәм балалары! Тавыш, салам түбәле кыйшайган өйләргә бәрелә-бәрелә, урам буйлап таралды, нечкә билле яз җиленә кушылып, талларга килеп бәрелде. Кайтаваз булып кабат авылның икенче ягына китте:

— Яр-дәм и-те-геез! Сез бит ке-ше-ләәр. Адәәм ба-ла-ларыы! Наилә кинәт торып басты да чишмә кебек аккан күз яшьләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, бар көченә аваз салды.

— Помогите! Ма-ма уми-ра-ет! По-мо-ги-те!

Тал башында үз эшләре белән мәшгуль кара каргалар, хәвеф килүен сизгәндәй, дәррәү күккә күтәрелде. Шулчакны иң кырый йортның җил капкасыннан бер әби килеп чыкты.

— Господи, помоги! Господи... — диде ул, тиз-тиз генә чукына-чукына. Аннары Рәшидәнең иңнәреннән алып торгыза-торгыза: «Потерпи, доченька, потерпи, милая», — дип юатты. Хатынны җитәкләмәкче булды. Әмма Рәшидәнең хәле юк иде инде. Карчык эшнең ашыгычлыгына төшенде. Ул тиз генә өенә чапты. Озак та үтмәде, аннан кул чанасы сөйрәп чыкты. Рәшидәне ипләп кенә шул чанага утыртты да су буена таба ашыкты. Анда җир казып эшләнгән кара мунча бар икән. Мунчага кичтән яккан булсалар кирәк, шактый җылы тоелды. Әби, Рәшидәне ләүкәгә урнаштыргач, ишек янындагы имән мичкәдә калган суга кулын тыгып карады. Су салкын иде. Әби тагын өенә йөгерде. Аннан мунчага ягып җибәрде. Мичтән төшкән ялкын яктысы мунча эчен яктыртып, җылытып җибәрде. Матчага кагылган юан кадакка, таш өстенә җылынырга берәр чиләк су куйды. Рәшидә шактый тынычланды. Аңа бөтенләй таныш булмаган рус карчыгы бу мәлдә әнисе кебек якын иде. Авырткан билен уа-уа, әбигә рәхмәтләр укыды. Түшәм-бүрәнәләрен кара корым каплаган мунча җылынгач, Рәшидә йокымсырый башлады. Тулгагы да кимегәндәй тоелды. Хатынның халәтен һәрдаим күзәтеп торган карчык, ишекне ачып, мунчаны җилләтте.

— Йоклама, йоклама, әйдә, кызым. Бала юлда! — диде әби, аның эчен тоткалап. Тулгакның кимүе юньлегә түгеллеген белгән әби өенә кабат йөгерде. Аннан ниндидер үлән төнәтмәләре белән касторка мае алып төште.

— Эч, кызым, эч. Бала юлда. Көчән. Янып-пешеп ике-өч сәгатьләп газаплангач, кара мунчада сабый тавышы яңгырады.

— Бог милостив... — диде әби, күз яшьләрен тыя алмыйча. Рәшидә игезәк ир балалар тапты. Аларның берсенә

— Сәлим, икенчесенә Кәрим дип исем куштылар. Тик... малайлар кыска гомерле булды. Өч кенә көн яшәделәр. Әтиләре аларны, бараклардан ерак түгел, урман аланындагы тоткыннар зиратына җирләде. Каберләре югалмасын дип, пар миләш утыртты. Әрәмәлек аланындагы миләшләр ерак еллар упкынында калган фаҗигане Аниянең исенә төшерде. Бу вакыйганы ул язылачак әсәрендә, һичшиксез, файдаланыр. Әнисенең Сәлим белән Кәримгә багышлап чыгарган бәетләрен дә кертер. Кич утырып бәйләм бәйләгәндә, шул бәетләрне көйләп утырыр иде: Бисмилләһи вә билләһи, Җитте Корбан гаете; Мин җырлыймын, сез тыңлагыз Игезәкләрем бәетен. Карадин кара кайгылар, Сап-сары сагышларым; Урман шавы алып килә Улларым тавышларын. «Кыска булды гомеребез, Өч кенә көн яшәдек; Әнием, кара кайгыларны Юа синең яшьләрең...» Үз дөньясы сукмаклары буйлап сәяхәттә йөргән Анияне ир-ат тавышы сискәндереп җибәрде.

— Ул каенны нигә терәтеп торасың? Аумый ул. Ания, миләшләрдән күзен алып, тавыш ягына борылды. Озын чыбыркысын иңенә аскан, чүл гарәбедәй кара чырайлы, базык гәүдәле егет аның янына килеп баскан иде. Ания, егеткә баштанаяк күз салгач, җавабын да соравы сыман итеп бирде.

— Ә-ә, аумыймыни? Мин тагын ава дип торам. Җөмләсен тәмамлауга, кыз китәргә дип борылган гына иде, егет аның каршысына басты:

— Ашыкма әле, чибәркәй. Танышмадык ич. Минем исемем — Хөснетдин. Хөснетдин Сәгъдәтшин.

— Сәгъдәтшин дигән сүзне ишетүгә, Аниянең башы әйләнеп китте. «Әллә, Ходаем, шул Сәгъдәтшиннар малаемы?» — дип коты очты. Ания сул учы белән маңгаен тоткан хәлдә китәргә дип тагын талпынган гына иде, Хөснетдин аны беләгеннән эләктереп алды. — Нәрсә, авыл егете белән сөйләшеп торасың килмимени! Ә үзегез авыл кешесе үстергән ипине ашыйсыз, тартынып тормыйсыз! Аниянең бу ябышкак егеткә җен ачулары чыкты. Теленә берсеннән-берсе усалрак сүзләр килде. Кыз аларны әйтергә генә ашыкмады. «Аллам сакласын, урман уртасында бәйләнеп маташуы бар. Гарьлеген кая куярсың», — дип уйлап алды. Бар сабырлыгын җыеп, сүзне йомшартыбрак җибәрергә тырышты.

— Хөснетдин, мин сезгә бер кәлимә сүз әйтмәдем бит әле. Тик торганда миңа бәйләнүегезнең сәбәбен аңламыйм.

— Э-э, аңламый ул, — дип мыгырданды егет, авызына капкан папиросына ут кабыза-кабыза.

— Сөйләшәсе килмәгәнең күренеп тора ич!

— Мин сезне белмим, сез — мине. Ни турында сөйләшәсең? Тәмәке төтенен борын тишекләреннән чыгара-чыгара:

— Ә мин сезне беләм. Атагыз колхозга кергән-керүен. Ну, гел корткычлык эшләп йөргән. Сез — шул Сабит кызы, — диде тегесе.

— Нинди корткычлык эшләгән соң ул?

— Анысын мин каян белим! Ну, тикмәгә кумаганнар бит инде.

Әти-әнисе кичергән газапларны, шатлыксыз, хокуксыз узган балачакларын, оясы туздырылган кошлардай вәйран калган гомерләрен күз алдына да китерә алмый торган бу мәгънәсез адәмгә Ания ни дип тә җавап бирмичә, бер мәлгә тынып калды. Аның җанында давыл кузгалды. Ул бөтерелә, дулый, актарыла. Фикер җебенең очы кайдан башлана да, ничек дәвам итә. Моны Ания хәзер генә таба алмый. «Менә шушы Хөснетдиндәй кешеләр аркасында бер гаепсезләр харап булган инде, — дип уйлап алды ул. Җанында кузгалган давылны туктатырлык көче юк иде Аниянең. — Сез, сез! — дип кычкырды ул ачуыннан.

— Сез — провокатор! — Һәм кырт борылды да авылга таба йөгерде. Көтүченең:

— Ха! Чебен дулап тәрәз ваткан! — дип кычкырган тавышы гына ишетелеп калды. Аниянең канына тоз салса да, Хөснетдин үз-үзеннән канәгать калмады: «Вәт, дур-рак! — дип сүкте ул үз-үзен. — Шушындый аулакта тәгәрәтә-тәгәрәтә, яратам, дип иркәлисе урында... Син — кулак кызы, имеш! Дуррак! Ну, ничава, провокаторын күрсәтәм әле мин аның...» Әкренләп су буена туплауга баручы сыер көтүе артыннан Хөснетдин дә кузгалды. Сукмак буйлап Урта дисәтинә аланлыгына җитсә, ни күзе белән күрсен! Өс киемнәрен салган ир белән хатын-кыз битләренә китап куйганнар да күккә карап яталар. «Ә-х-хх, — дип куйды Хөснетдин, — ул ир урынында мин булсам...»

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: